Burger
Роза исемле. Ник Казанның 18 урамына гына хатын-кыз хөрмәтенә исем бирелгән?
опубликовано — 29.03.2018
logo

Роза исемле. Ник Казанның 18 урамына гына хатын-кыз хөрмәтенә исем бирелгән?

Топонимикада урын тапкан революционер хатын-кызлар, очучылар, шагыйрәләр һәм башка гүзәл затлар турында бәян итәбез

На «Инде» новый текст на татарском языке. На этот раз мы перевели материал, приуроченный к 8 Марта, в котором попытались разобраться, почему на карте Казани так мало улиц, названных в честь женщин. Также на татарском языке доступны текст о фантастике в татарстанской литературе, гид по историческим кладбищам Казани, история татарской архитектуры и татарстанского кино, обзоры классической музыки и деятельности НИИ «Прометей».



Казанда ике меңгә якын урам бар, ләкин шуларның нибары ике дистә чамасы* гына хатын-кыз исемен йөртә. Өстәвенә, «хатын-кыз» урамнарның күбесе шәһәр читендә урнашкан (чыгарма: Казансу янындагы Зоя Космодемьянская һәм Иске Татар бистәсендәге Сара Садыйкова урамнары). Һәйкәлләр һәм сыннарга килгәндә хәл тагын да катлаулырак: Җиңү паркындагы солдат анасы һәм Лядской бакчасындагы татар әбисеннән кала хатын-кыз фигурасы бары тик Державин һәйкәле барельефында (өч шәрә муза рәвешендә) һәм Чернышевский белән Кремль урамнары чатындагы «Ышаныч» композициясендә генә очрыйдыр (бер малай кызга эттән качарга булыша). «Инде» үзләре хөрмәтенә шәһәр урамнарына исем бирелгән гүзәл затларның ни белән танылганлыгы турында сөйли, һәм исемнәренең мәңгеләштерелүенә ни өчен нәкъ менә коммунист хатын-кызлар һәм солдат аналары лаек булуын Санкт-Петербургтагы Европа университеты доценты Алиса Клоц ярдәмендә аңлата.



* «Инде» редакциясе шәһәр картасында хатын-кызлар хөрмәтенә исем бирелгән 18 урам тапты. Бу рәсми сан түгел, чынбарлыктагыдан бераз аерылырга да мөмкин. Өстәп, шунысын да искәртеп узыйк: язмабызның башисеменә карамастан, калада Роза Люксембург урамы юк.

Алиса Клоц, тарих фәннәре кандидаты, Ph.D., Санкт-Петербургтагы Европа университеты доценты

Дисбаланс хакында

Урам атамаларындагы җенси дисбаланс Россия яки советлардан соңгы чор проблемасы гына түгел, ә дөньякүләм мәсьәлә. Бөтен дөньяда урамнарга «күренекле» кешеләр — хөкемдарлар, сугыш каһарманары, фән һәм мәдәният эшлекләренең исемнәрен бирү гадәткә кергән, ә алар арасында ир-атлар күбрәк. Бу хатын-кызларның әлеге өлкәләрдә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләре тарихи яктан чикләнгән булу белән аңлатыла, ә аның сәбәбе — җәмгыятьтә кечкенә урын алып тору. Башкача әйткәндә, хатын-кыз хөрмәтенә исем бирелгән урамнарның әллә ни күп булмавы — җенесләр арасындагы тигезсезлекнең гап-гади чагылышы.

Соңгы елларда феминист кызлар бу мәсьәләгә аеруча игътибар итә башлый. Һиндстанда яшәүче программист кыз Аруна Шанкаранараянан җиде шәһәр — Лондон, Париж, Сан-Франциско, Мумбай, Нью-Дели, Ченнаи (Тамилнад штаты үзәге) һәм Бенгалуруның (Карнатака штаты үзәге) цифрлы картасын ясаган һәм аларда «ир-ат» һәм «хатын-кыз» исемле урамнарны билгеләгән. Гүзәл затлар хөрмәтенә исем бирелгән урамнарның процент ягыннан иң күбе — Бенгалуруда (39%). Европадагы башкалаларда исә андый урамнар саны бармак белән генә санарлык. Әйтик, Римда — нибары 3,5 процент, Мадридта 7 процент урамга хатын-кыз исеме бирелгән. 2015 елның августында француз феминистларының бер төркеме Париждагы 600 урамның «исем алыштыру» акциясен уздырды: урам исеме язылган күрсәткеч такталар вакытлыча яңаларына — атаклы француз хатын-кызларның исемнәре язылганнарга алыштырылды. Урам исемнәре мөһим символик мәгънәгә ия, шуңа күрә бу мәсьәләдә хатын-кызларның ир-атлар белән бер дәрәҗәдә урын алуы әһәмиятле.

Ни өчен беренче чиратта игътибарны революционер һәм сугыш каһарманы булган хатын-кызларга юнәлтүе турында

Совет властеның тәүге елларында урам исемнәрен алыштыру процессы актив төс ала. Идеологик проблемалы патша заманы яки чиркәү белән бәйле атамалар урынына урамнарга Кызыл Армия, Карл Маркс кебек инкыйлаб рухындагы, коммунист исемнәр бирә башлыйлар. Бу принцип барлык совет чорында сакланып килде. Революционерлар һәм сугыш каһарманнары арасында, әлбәттә, берникадәр хатын-кызлар да була, мәсәлән, «Народная воля» революцион оешмасының җитәкчеләреннән Софья Перовская, фашистлар кулы белән һәлак ителгән совет диверсанты Зоя Космодемьянская. Болар — гомумсоюз масштабындагы каһарманнар, ләкин шул ук вакытта һәр төбәктә, һәр калада үзләренең күренекле хатын-кызлары булган, һәм урамнарга шуларның исеме кушылган (бу мөмкинлектән Казан да баш тартмый). Бер яктан караганда, урамнарга революционер хатын-кызлар һәм каһарманнарның исемен бирү гадәте билгеле бер тарихи хакыйкатьне чагылдыра: Россиядәге инкыйлабчылык хәрәкәтендә чыннан да хатын-кызлар шактый була һәм алар еш кына алдынгы рольләрне башкара (шул ук Софья Перовская Александр Икенчене үтерү эшен оештыру белән җитәкчелек итә). Икенче яктан, беренче чиратта сәяси үзаң тәрбияләүне күздә тоткан «хатын-кызларны азат итү» мәсьәләсе большевиклар хәрәкәтенең мөһим юнәлешен алып тора. Шунлыктан совет дәүләтен төзүдә хатын-кызларның да катнашуын символик яктан ассызыклап күрсәтү хакимият өчен бер зарурият була, шул исәптән топонимика ярдәмендә дә.

Хатын-кызларны сыннарда һәм һәйкәлләрдә гәүдәләндерү турында

Россия империясендә, башка Европа илләрендәге кебек үк, халыкка ачык сыннарның күбесе аллегорик фигуралар булган, алар арасында хатын-кызлар да, нигездә музалар һәм антик алиһәләр, очраган. Соңрак, чын тарихи шәхесләргә һәйкәлләр куя башлагач, постаментка бастырылган хатын-кызлар саны үзеннән үзе кимегән. Европа сынчылык сәнгатендәге төп хатын-кыз фигурасы, әлбәттә, Изге Мәрьям сыны. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң пьета — Гайсә Мәсихне кызганып сыктаучы Мәрьям ана сурәте — дингә катнашы булмаган сын — кайгыга чумган солдат анасы образында чагылыш таба. Бу традицияне СССРда да яхшы беләләр, аңлыйлар — 1945 елдан соң иҗат ителгән күпсанлы ана сыннарының нигезендә нәкъ менә шул гадәт-йола ята.

Хатын-кыз фигуралы скульптур композицияләрнең сирәклеге, булган очракта да, гүзәл затларның гадәти хатын-кыз ролендә (әби, ана, гыйшык объекты) сурәтләнүе җәмгыятьнең патриархальлеге турында сөйли. Һәм бу, телгә алганыбызча, Россия яки советлардан соңгы чор өчен генә хас үзенчәлекле проблема түгел. Мәсәлән, Смитсон университеты тикшеренүләре күрсәткәнчә, АКШта чын тарихи персонажларны гәүдәләндергән скульптур композицияләрдән хатын-кызлылары нибары җиде процент кына тәшкил итә. Хәзер АКШта күренекле америкалы гүзәлләргә һәйкәлләр кую зарурлыгы турында кызу бәхәсләр бара. Әйтик, 2020 елга, АКШ Конституциясенең хатын-кызларга сайлау хокукы биргән 19 нчы төзәтмәсенә йөз ел тулу уңаеннан, суфражисткаларга һәйкәл куяргә вәгъдә итәләр.

Казанның «хатын-кыз» урамнары

Надежда Тимашова урамы

Надежда Тимашова (1928−2008) Кировта туа, тик 1955 елдан «Казтрансстрой»да эшли. Тимер юлчылар хастаханәсе, елга порты, Спорт сарае, Албаба, Колаңгы һәм Каратун станцияләре — барысы да аның хезмәт җимеше. 1966 елда Надежда «Татмебель» оешмасына күчә, аның командасы тырышлыгы белән Татарстанда йорт җиһазлары җитештерү биш тапкыр арта. 1987 елдан 2008 елга кадәр әлеге ханым республиканың Ветераннар (пенсионерлар) советын җитәкли, 1989 елда Надежданы СССР халык депутаты итеп сайлыйлар. Тимашова хөрмәтенә исем бирелгән урам 2011 елда Казанның Идел буе районына караган «Казан утары» коттедж комплексы (Боровое Матюшино юлы тирәсендә) территориясендә барлыкка килде. Әлегә Надежда Тимашова урамында тугыз йорт хисапта тора.

Марина Раскова урамы

Марина Раскова (1912−1943) Советлар Союзы Герое исеме бирелгән тәүге очучы-штурман кызларның берсе буларак таныла. Хәер, авиация өлкәсендә карьера ясаганчы, ул Мәскәү консерваториясендә укып алырга һәм химик-лаборант булып эшләргә өлгерә. 1937 елда очучылар төркеме составында Раскова хатын-кызлар арасында «АИР-12» белән очу ераклыгы рекордын куя (сүз уңаеннан, 1938 елда үз рекордын үзе үк яңарта). 1938 елда тагын бер рекорд очыш ясала: Мәскәүдән — Ерак Көнчыгышка. Очучы кыз 6450 чакрым араны 26 сәгать 29 минутта уза һәм тайга сазлыкларына төшәргә мәҗбүр була. Расковага катапульта белән атылып парашютта сикерергә туры килә, чөнки самолетның пыяла кабинасы андый кискен шартларда төшүгә яраклаштырып эшләнми. Тайгада ике кап шоколад, пычак һәм револьвер белән генә калган кызны ун көннән соң гына табалар. Күрсәткән батырлыгы, очу эшендә керткән яңалыгы өчен Расковага Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бөек Ватан сугышы елларында ул хатын-кызлардан өч авиаполк оештыра, ә үзе Саратов янында авиаһәлакәттә (сәбәбе — начар һава шартлары) якты дөнья белән хушлаша. Казан белән Раскованың һич бәйләнеше юк, ләкин шәһәрнең Совет районындагы бер урам аның исеме белән атала.

Люба Шевцова урамы

Люба Шевцова (1924−1943) — фашистларга каршы эш йөрткән «Яшь гвардия» яшерен оешмасы әгъзасы. Луганск өлкәсендә туа, актриса булырга хыяллана, ләкин аның уй-ниятләренә сугыш комачаулый. Бөек Ватан сугышының тәүге айларында Люба хәрби госпитальдә эшли, 1942 елда разведка мәктәбен тәмамлый һәм «Яшь гвардия»гә керә. Шевцова листовкалар тарата, әсирләрнең лагерьлардан качуын оештыра, партизаннар хәрәкәте штабына хәбәрләр тапшыра. 1943 елда кызны кулга алалар. Немецлар аннан яшерен мәгълүмат тартып алырга өметләнә, әмма Шевцова ахыргача һични дәшми. 1943 елның 9 февралендә аны Ровеньки шәһәре янындагы урманда атып үтерәләр. Соңрак Любаның җәсәден Ровеньки үзәгендәге фашизм корбаннары туганнар каберлегендә җирлиләр һәм аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирәләр. Казанда Шевцова исемен Авиатөзелеш районындагы урам йөртә.

Лиза Чайкина урамы

Лиза Чайкина (1918−1941) — Бөек Ватан сугышы елларында партизан отряды оештыручы. Казанның иң кыска урамнарыннан берсе (нибары өч йорт) аның исемен йөртә. Лиза да Татарстан белән һичничек бәйләнмәгән: тумышы Тверь ягыннан, Бөек Ватан сугышы елларында яшерен хәрби часть һәм партизан хәрәкәте сугышчысы була. 1941 елның 21 ноябрендә кызны хәрби заданиене үтәгән вакытта эләктерәләр, аны коточкыч җәфалап, Пено бистәсендә (Тверьдән ерак түгел) атып үтерәләр. Үлгәннән соң, Лизага Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Зоя Космодемьянская урамы

Зоя Космодемьянская (1923−1941) — Бөек Ватан сугышы вакытында Советлар Союзы Герое исеме бирелгән беренче хатын-кыз (үлгәннән соң). Ул Тамбов өлкәсендә туа, мәктәп укучысы булган килеш фронтка китә, 1941 елда разведка-диверсия частеның сугышчысына әверелә. Немецлар кулына төшкән 10 торак пунктны Сталин фәрманы белән бер атна эчендә яндырырга тиешле отрядта юлга чыкканда, Зояга 17 яшь кенә була. Космодемьянскаяны бер йортка ут төртеп яткан чакта тотып алалар, аны зәмһәрир салкында ярымшәрә килеш кыйныйлар, тырнакларын суыралар, бармакларын сындыралар һәм ахырда асып куялар. Зоя Космодемьянская исеме белән Казанның Вахитов районындагы урам атала. Дружининның хәзер төзекләндерелергә тиешле атаклы «чәй йорты» нәкъ менә шунда урнашкан.

Зифа Басыйрова урамы

Зифа Басыйрова (1910−1979) — Татарстан Республикасының атказанган артисты, татар халык җырларын зур сәхнәдә башкарган тәүге җырчыларның берсе. Мөслимдә туып-үскән кыз тамашачы каршында беренче тапкыр 1930 елда чыгыш ясый, ә инде 1940 елга бөтен республикага танылган була. 1956 елдан Зифа — Татар дәүләт филармониясе солисты. Татар сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен Басыйрованы ике «Почет билгесе» ордены, медальләр һәм Татарстанның атказанган артисты исеме белән бүләклиләр. Зифа Басыйрова урамы Казанның Совет районында урнашкан. Бу — шәхси йортлар секторы, шунлыктан Басыйрова урамы коттеджлардан гына гыйбарәт диярлек.

Зәйтүнә Даутова урамы

Зәйтүнә Даутова (1951−1977) — альпинист-инструктор. Ул Казанның Утар бистәсендә туып-үсә — аның хөрмәтенә исем бирелгән урам да шунда. Студент чагында «Торнадо» лагеренда альпинизм белән шөгыльләнә. Спорт казанышлары өчен күпсанлы дәүләт грамоталары белән бүләкләнә, 3750 метр биеклеккә күтәрелгәне өчен, «СССР альпинисты» бөтенсоюз хөрмәт билгесенә лаек була. Даутованың гомере 1977 елның 7 июлендә 26 яшьтә өзелә — ул Домбайда (Карачай-Черкесия) тагын өч инструктор белән бергә таудан егылып төшә.

Гөлшат Зәйнашева урамы

Гөлшат Зәйнашева (1928−2005) — татар шагыйрәсе һәм драматургы. 1952−1963 елларда Татарстан китап нәшриятында әдәби мөхәррир, аннары татар радиосында музыкаль тапшырулар мөхәррире һәм Татарстан Язучылар берлеге клубы директоры булып эшли. 1950 еллар ахырында «Замандашыма», «Тыңларсыңмы җырларымны», «Гөлләр иле» кебек шигъри җыентыкларын чыгара башлый. Аның шигырьләрен Рөстәм Яхин һәм Сара Садыйкова көйгә сала. 1991 елда «Илле җыр» китабы өчен Зәйнашева Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лаек була. 2011 елда Казанның Башкарма комитеты «Казан утары» коттедж бистәсендәге (Идел буе районы) урамга аның хөрмәтенә исем бирде.

Галия Кайбицкая урамы

Галия Кайбицкая (1906−1993) — Татар дәүләт академия театры актрисасы, опера һәм балет театры солисты, хатын-кызлардан ТАССРның беренче халык артисты. Казахстанның Җаек каласында туа, 1920 еллар башында, яңа ачылган театр техникумына укырга керү өчен, Казанга күчеп килә. 1923−1933 елларда академия театрында Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи әсәрләрендә рольләр башкара. Параллель рәвештә Казан музыка училищесының вокал бүлегендә дәресләр ала, ә аннары Мәскәү консерваториясе карамагындагы Татар опера студиясенә укырга керә. Аны тәмамлагач, 1938 елда Казанның опера һәм балет театрына күчә, монда Кайбицкая колоратур сопрано өчен партияләрне 20 ел башкара. Җырчы һәм актриса хөрмәтенә аның исеме Азино-1 бистәсендәге урамга бирелә (торак йортлардан тыш анда Совет районының социаль яклау бүлеге урнашкан).

Вероника Тушнова урамы

Вероника Тушнова (1911−1965) — совет шагыйрәсе. Казанда ветеринария институты профессоры Михаил Тушнов һәм хатын-кызлар өчен Югары Бестужев курсларын тәмамлаган Александра Постникова гаиләсендә туа. Мәктәптән соң Казан дәүләт университетының медицина факультетына укырга керә, ләкин 1931 елда гаилә башлыгының яңа вазыйфага билгеләнүе сәбәпле, алар Ленинградка күченә, анда Вероника медицина буенча укуын төгәлли. Соңрак гаилә Мәскәүгә юл тота. 1941 елда башкалада Тушнова Горький исемендәге Әдәбият институтына керә, әмма сугыш башлану аркасында, укуын өзеп, Казанга эвакуацияләнә. Тушнованың тәүге шигырь һәм поэмалар җыентыгы «Беренче китап» (1945) дип исемләнә. Аның сүзләренә бихисап эстрада җырлары язылган, әйтик, «Не отрекаются любя», «А знаешь, все еще будет!..» һәм «Сто часов счастья» шундыйлардан; аларны төрле елларда Алла Пугачева, София Ротару, Тамара Гвердцители һәм башкалар җырлады. 2015 елда шәһәр хакимияте Тушнова исемен Салмачы бистәсендәге бер урамга бирде.

Клара Цеткин урамы

Клара Цеткин (1857−1933) — Германия Коммунистлар партиясенә нигез салучыларның, феминизм хәрәкәтенең чишмә башында торучыларның берсе. Германиядә Клара хатын-кызлар өчен хезмәт кануннарын йомшарту, аларга гомуми сайлау хокукы бирү өчен чыгыш ясый, хатын-кызлар өчен «Тигезлек» сәяси газетасын булдыра һәм шунда 25 ел хезмәт куя. 1910 елда Копенгагенда узган социалист хатын-кызларның Халыкара конференциясендә Халыкара хатын-кызлар көне булдыру турында карар кабул ителә. Соңрак бу датаны Нью-Йоркның текстиль сәнәгате предприятиеләре эшчеләренең демонстрация көненә (1857 елның 8 марты) туры китерәләр. Цеткин Роза Люксембургның якын дусты була, ләкин 1907 елда Клараның улы Константин белән Розаның гыйшык куертуы сәбәпле, көрәштәшләр арасы бозыла (гашыйкларның юллары аерылгач, ханымнар янә дуслаша). Моннан тыш Цеткин Владимир Ленин һәм Надежда Крупская белән дә дус була. Хакимияткә нацистлар килгәч, 1933 елда ул СССРга күчеп килә. Шул ук елны Мәскәүдә үлә. Цеткин һичкайчан Казанда булмый, шуңа да карамастан 1927 елда шәһәрнең Киров районындагы Мәскәү юлына аның хөрмәтенә исем бирелә.

Мария Ермолова урамы

Мария Ермолова (1853−1928) — рус актрисасы, хатын-кызлардан РСФСРның беренче халык артисты. Мәскәүдә туып-үсә, ләкин аның нәсел тамырлары татарлар белән бәйле. Мариянең балачагы әтисе Николай Ермолов суфлер булып эшләгән Кече театрда уза. Соңрак ул бу чорны үзенең төп актерлык мәктәбе дип атый. 1871 елда Ермолова театр училищесын тәмамлый һәм Кече театр труппасын урнаша. «Гроза» спектаклендәге (1873 елгы премьера) Катерина роле Марияне актриса буларак таныта. Замандашлары искә алганча, чираттагы спектакльдән соң тамашачылар, аны алкышлап, 17 тапкыр сәхнәгә чакыра. Ермолова III һәм IV чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, адвокат Николай Шубинский белән гаилә кора. 1928 елда вафат була. Новодевичье зиратында Чехов, Станиславский һәм МХТ театры актерлары янәшәсендә җирләнгән. Сәхнәдә иҗат итү чорында Ермолова гастрольләр белән Казанга өч тапкыр килә, бүген исә Авиатөзелеш районындагы Яңа Каравай бистәсенең бер урамы аның исемен йөртә.

Софья Ковалевская урамы

Софья Ковалевская (1850−1891) — математик, механик, Санкт-Петербург фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Россиядә беренче профессор хатын-кыз һәм дөньяда беренче математика профессоры булган хатын-кыз. XIX гасырда Россиядә хатын-кызлар югары уку йортына керә алмаган, ә чит ил паспорты алу өчен иреңнән яки әтиеңнән рөхсәт алу таләп ителә. Шуңа күрә Софья яшь галим Ковалевский белән ялган рәсми никах терки дә Германиягә юл тота. Мондагы җирле университет кагыйдәләре буенча да хатын-кызларга лекция тыңлау рөхсәт ителми, ләкин Софьяның остазы — профессор Вейерштрасс — шәкертенең белем алуын тели һәм аның дәресләрен шәхсән үзе алып бара. Ковалевскаяның төп фәнни казанышы — каты җисемнең хәрәкәтсез нокта тирәли әйләнеше хакындагы мәсьәләнең өченче классик чишелешен табу (моның ни аңлатканы караңгы анысы). Профессор ханым беркайчан да Казанга килми, әмма Авиатөзелеш районындагы дистәдән артык шәхси йортлы кечкенә урамга аның исемен биргәннәр.

Саҗидә Сөләйманова урамы

Лирик шагыйрә Саҗидә Сөләйманова (1926−1980) Башкортстанда туа, Уфа педагогика институтын тәмамлый, аннары гомер буе диярлек Әлмәт техникумында укыта. Аның тәүге шигъри җыентыклары Татарстанда дөнья күрә, ә Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Урсал тауда» җыры Әлмәтнең рәсми булмаган гимнына әйләнә. Сүз уңаеннан, республиканың нефть башкаласында шәһәр читен үзәк белән тоташтырган бер урамга аның хөрмәтенә исем бирелгән. Казанның «Харовое» паркы артындагы урам Сөләйманова исемен йөртә.

Мәгубә Сыртланова урамы

Кызыл Армиянең 46 нчы гвардия авиаполкын немецлар «төн пәриләре» дип атый: аның пилотлары гел хатын-кызлардан гына тора, һәм алар барлыгы 23 мең хәрби очыш ясый. Отрядтагы бердәнбер татар кызы Мәгубә Сыртланова (1912−1971) тумышы белән Бәләбәйдән. Кыю кыз Саратовта очучылар мәктәбен тәмамлый, сугыш башлануга ук, аны фронтка алалар. «Сугышларда Сыртланова гадәттән тыш кыюлык, батырлык һәм тәвәккәллек күрсәтте, 780 тапкыр хәрби очышка күтәрелеп, сугыш күгендә 928 сәгать очты, 190 тонна бомбалы йөк ташлады», — дип язылган пилотның бүләкләү кәгазендә. Сугыштан соң Сыртланова Казанның Искра урамындагы йортта яши, тик бүген аның исемен Таулар бистәсендәге урам йөртә. Казанның 52 нче гимназиясенә дә Сыртланова хөрмәтенә исем бирелгән, мондагы музейда аның шәхси әйберләре тәкъдим ителә, ишегалдында исә каһарман очучының һәйкәле урын алган.

Софья Перовская урамы

Революционер ханым Перовская (1853−1881) хөрмәтенә Авиатөзелеш районының шәхси йортлардан гыйбарәт бистәсендәге бер урамга исем бирелгән. Петербург губернаторының кызы 16 яшендә кызлар өчен курсларда укый, шунда алдынгы карашка ия апалы-сеңелле Корниловалар белән таныша. «Шикле затлар» белән аралашуны туктату турында әтисенең үтенечен ишетүгә, «Народная воля» оешмасының булачак җитәкчесе Киевка качып китә һәм, әтисе аңа паспорт бирергә вәгъдә иткәч кенә, кире кайта (кулда документ булу күпкә киңрәк мөстәкыйльлек бирә). Перовская «халык арасына чыга»: төбәкләрдәге авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Соңрак рәсми теркәлмичә генә бергә яшәгән иренең дуслары белән Александр Икенчегә һөҗүм планын әзерли һәм нәтиҗәдә бу операциягә җитәкчелек итә: анда катнашучыларның урыннарын билгели һәм, ак яулыгын селтәп, бомбаны ташларга хәбәр бирә. Бу гамәле хөрмәткә лаекмы, түгелме, анысы хакында сүз йөртү кыен, ләкин совет коммунистлары өчен Перовскаяның батырлыгы бәхәссез.

Сара Садыйкова урамы

Казанда туып-үскән Сара Садыйкова (1906−1986) туган шәһәреннән ике генә тапкыр —1922−1928 һәм 1934−1938 елларда Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясендә укыганда гына озак вакытка китеп ала. Башка вакытта исә аның тормышы Казан белән тыгыз бәйләнгән. Ул Татар академия труппасында эшли, опера һәм балет театры солисты була. Яшәү дәверендә ул 400 ләп җыр яза, 18 спектакльгә музыка иҗат итә. Милли музыкада яңа жанрлар — танго, фокстрот, блюзларны ачып, Садыйкова совет чорында татар мәдәнияте яңарышының бер символына әверелә. Казанның Иске Татар бистәсендә, Татарстан урамын Nefis заводы янындагы Вахитов мәйданы белән тоташтырган урамга аның хөрмәтенә исем бирелә.

Ульяна Громова урамы

Ульяна Громованың (1924−1943) туган каласы Краснодонга Бөек Ватан сугышы вакытында немец гаскәрләре килгәндә, кызга 18 яшь була. Шуңа да карамастан Ульяна башка яшь партизаннар белән «Яшь гвардия» яшерен оешмасын кора. Бу оешма диверсия операцияләре генә ясап калмыйча, немецларга буйсынмаска өндәү-үгетләү эше дә алып бара. 1943 елның гыйнварында Громова башка яшь гвардиячеләр белән бергә немецлар кулына эләгә һәм җәзалап үтерелә. Партизан кыз хөрмәтенә Казан читендәге бер урамга аның исеме бирелә, сүз уңаеннан, ул Громованың көрәштәше Люба Шевцова урамы белән кисешә.

Тәрҗемә: Илгизәр Зәкиев. Рәссам: Анастасия Ярушкина