Burger
15-минутлык белешмә: академик музыка дөньясына беренче адымнар
опубликовано — 03.11.2017
logo

15-минутлык белешмә: академик музыка дөньясына беренче адымнар

Бик җентекле кулланма: Скарлаттидан Кейджга кадәр

«Инде» продолжает публикацию переводов лучших текстов редакции на татарский язык. В новом выпуске — путеводитель по миру академической музыки для тех, кто только начал ею интересоваться.



Еш кына академик музыка дөньясын ниндидер зыялылар галәме сыман кабул итәләр, имеш, ул белемсез тамашачыларга дустанә мөнәсәбәттә тугел, тик юкка... Шул ук вакытта Казанның София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев, Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт оркестры кебек үз музыкаль брендлары булуга карамастан, хезмәтләре белән кызыксыну кими дип уйлаучы музыкантлар үзләре дә борчыла. «Инде» бу мәсьәләгә үз өлешен кертте: музыкантлар һәм музыкаль тәнкыйтьчеләре ярдәмендә академик музыка дөньясына беренче адымнарын ясый башлаганнар өчен үзенчәлекле белешмәлек туплады. Әлеге белешмәлек аларны бу өлкә белгечләрен дә куркуга салырлык әсәрләрдән тыеп калу һәм кызыксынучанлыкны дөрес юлга кертеп җибәрү нияте белән башкарылды.


Олег Соболев

музыкаль тәнкыйтьче, Sobolev//Music телеграм-каналы авторы

Мондый белешмәлекләр эчтәлеге, гадәттә, XVIII−XIX гасырлар дәверендә язылган классикадан тора. Ләкин хәзерге Бейонсены тыңларга күнеккән буынга килгәндә, классиканы күзаллауны соңгы 100 ел эчендә язылган әсәрләрдән башлау җиңелрәк булыр дип саныйм. Сәяхәтне Игорь Стравинскийның «Весна священная» әсәреннән башларга киңәш итәр идем. Бу — ХХ гасырның бик мөһим әсәре. Музыканы аңлау өчен, аның тарихи контекстын, авторның биографиясен һәм башка бик күп мәгълүматка ия буларга тиеш дип санала, әмма, Стравинскиның әсәрләренең асылын аңлау җинел булу сәбәпле, әлеге юллама аңа кагылмый. «Весна священная» ның эчтәлеге хәзерге тамашачылар өчен яхшы аңлашыла торган ритмик кисәкләрдән тора, шуңа күрә аның өзек-өзек, кискен темпераменты күңелгә җиңел ята. Әсәрнең 1958 елда Нью-Йорк филармониясе һәм Бернстайн башкаруында тыңларга киңәш итәм. И.Стравинский, моны тыңлагач, көндәлегендә бары тик бер сүз — «wow» дип язып куя — моннан да яхшырак киңәш, мактау була алмый. Шулай ук 1961 елда Евгений Светланов уйнаган версияне дә тыңларга мөмкин. Бу вариант шактый югары темпта булуы белән аерылып тора — Е.Светланов башкаруында «Весна священная» гадәттәгедән тизрәк, һәм алай уңышлырак та әле.

«Весна священная». Игорь Стравинский, дирижер Евгений Светланов

Сәяхәтне дәвам итеп, авангардка кереп китмичә, киресенчә, үткәнгә кайтып, классик симфонияләр һәм фортепиано өчен язылган әсәрләр тыңлап карау мәслихәт. Кагыйдә буларак, нәкъ менә шундый инструменталь форма — хәзерге заман тыңлаучысы өчен иң күнеккәне. Мин Бетховенга күчергә киңәш итәм. Музыка тарихында ике чорны аерып торган чик аның исеме белән бәйле: Бетховенга кадәр музыка ниндидер эш-хәрәкәткә өстәмә генә була, ләкин бу композитор музыканы абсолют сәнгать дип санаган. Ул үзенең максатчан рәвештә читкә кискен тайпылуы нәтиҗәсендә, музыканың мөстәкыйльлек яулап алуына иреште. Мин Тугызынчы яки Бишенче симфониягә тукталмаска өндим, чөнки алар артык танылган, шуңардан, күпләргә күңелсезрәк тоелырга мөмкин. Әүвәл Алтынчы «Пастораль» симфонияне «татып» карагыз: төзелеше һәм моң яңгырашына килгәндә, әлеге симфония Бетховенның иң аңлаешлы әсәрләреннән берсе санала, хис-тойгы югарылыгында да җиңел кабул ителә. Бетховен әсәрләрен башкарган дирижерлардан Артуро Тосканинины билгеләп үтә алам, ләкин, 1930−1950 еллар язмалары бик үк сыйфатлы булмаганлыктан, аны тыңларга тәкъдим итмәс идем. Ә менә Герберт фон Караянның 1980 елларга кадәрге язмаларын тыңлап карарга була. Соңрак, исә, ул тәүге CD-дискларны популярлаштыру максатыннан эксперименталь рухта яздырылган, яңгырашында тирәнлек сизелми. Гомумән, беренче чордагы CD-язмаларны мондый кимчелек өчен еш тәнкыйтьлиләр: анда оркестрны ишетүе кыен. Ләкин Караянның язмалары күп, сайлап алу мөмкинлеге хәйран.

Алтынчы «Пастораль» симфония. Людвиг ван Бетховен, дирижер Герберт фон Караян

Иоганн Себастьян Бах — көнбатышның традицион музыка сәнгатенең төп шәхесе. Аның тарафыннан иҗат ителгән яңалыкларына карамастан, үз тормышында Бахның бернинди дә революция ясамаганын онытмаска кирәк. Ул үзенең әсәрләрен шул замандагы барокко традицияселәре кысаларында иҗат итә. Аннан соңгы 40 елда әлеге композиторның йогынтысы сизелми диярле - бу шәхеснең үз юнәлешен булдырмаганлыгы турында сөйли. Әмма, Бахны Мендельсон белән Шуман яңадан терелтәләр, алар билгеле бер дәрәҗәдә композиторның культын формалаштырып, аның исемен популярлаштыручылар булалар. Бахның әсәрләре бихисап күп: орган музыкасыннан башлап, оратория жанрларына кадәр. Мин Бахның вокал музыкасыннан яки ялгыз башкару өчен язылган әсәрләреннән, мәсәлән, Гленн Гульдның виртуоз башкаруындагы Гольдберг-вариацияләреннән башларга киңәш итәм. Музыка тарихында иң күп сатыла торган язмалар исемлегенә алар бик лаеклы рәвештә кергән, фортепианода ялгыз башкаруның көнбатыш традицияләре белән танышу өчен уңышлы юл булып торалар. Хор музыкасына килгәндә исә, бу өлкәдә Бахтан да әһәмиятлерәк композиторны күзаллау читен. Төп шедеврлар шулар булса да, өчәр-дүртәр сәгать бара торган күләмле ораторияләргә кереп чуму зарурлыгы юк, кыска кантаталардан, әйтик, дирижер Карл Рихтер яздырганнарның берәрсеннән башлау яхшырак. Бах әсәрләрен, гомумән, барокко музыкасын башкаруда ике традиция яшәп килә. Боларның берсе — модернизмны кичеп чыккан романтик чор традициясе. Монда Бах әсәрләре зур оркестрлар тарафыннан заманчалаштырылган телдә башкарыла. Икенчесе — historical informed performance дип атала торган аутентик рухта башкару культурасы. Рихтер Бахны заманча манерага башкара — һәр урыны аңлаешлы, яңгырашлы һәм дөрес басымнар белән уйный. Мондый музыка исә бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучылар өчен яхшы. Ни дисәк тә, аутентик барокко таләпләрендә башкару ысулы хәзерге тыңлаучы өчен ят нәрсә.

Моцартка килгәндә, аның белән бәйле ике проблема бар. Беренчесе — аның даһи сәләте бик яшь килеш формалашкан дигән миф, янәсе, ул ана карынында диярлек музыка яза башлаган. Ләкин әлеге миф дөреслеккә туры килми. Чөнки Моцартның балачагы булмаган, аны атасы үз максатларына ирешү өчен кулланган. Моцарт көн саен бик күп эшләргә мәҗбүр булган, шул сәбәпле тулы кеше булу өчен кирәкле белем алу юлында бушлыклар пәйда була. Кирәкле белемне тупландырганнан соң гына, кыска вакыт эчендә искиткеч күп шедеврлар иҗат итүче композитор булып үсеп җитә. Бу бәйгедә аның белән Шуберт кына ярыша ала. Моцартның беренче чор иҗаты, минем карашка, соңрак язылган әсәрләренә каранганда шактый калыша. Икенче проблема: Моцартның сәләтенең көче атаклы фортепиано әсәрләрендә түгел, ә опера өчен язылган музыкасында ачыла. Мин «Волшебная флейта» операсын карарга киңәш итәм, чөнки әлеге әсәр тәэсирлеге һәм виртуозлыгы белән күңелгә озакка кереп кала. Ни өчен тыңларга түгел, ә карарга дип сорарсыз сез. Хикмәт шунда ки, «Волшебная флейта» — singspiel, яисә, зингшпиль — алман-австрия опера театрының билгеле бер жанры. Аның төзелеше мюзикл рәвештә — сюжетны алып барган әңгәмәләр җырлы-көйле номерлар белән бүленә. Ә язмаларны тыңлаганда, моны сабыр гына уздыру җиңел түгел, ә карап, күзәтеп барганда, әллә ни кыенлык тудырмый. Үз-үзеңне сынау карар өчен «Ария Королевы ночи» әсәрен кушып карарга мөмкин. Әлеге кыска гына әсәрне тыңлаганда, һуштан калып, егылырга да мөмкин — ул шулкадәр тәэсирле язылган. Хәтта XXI гасыр авангарды күзлегеннән караганда да, әлеге хезмәт искиткеч язылган. Һәм, гомумән, опера җырчысы Моцартны анык күзалларга мөмкинлек бирә.

Аннары мин модернизмга — 1920−1940 еллар музыкасына кереп китәргә тәкъдим итәм. Бу чорда академик музыканың гаҗәеп күтәрелеше күзәтелә. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң халыкларда милли аң үсеше белән бергә моңарчы академик музыканы күз алдына да китереп булмый торган илләрдә (мәсәлән, Үзәк Америкада) композиторлар барлыкка килә. Бу период белән танышуны венгр композиторы Бела Бартоктан башларга киңәш итәм. ХХ йөзьеллык башы музыкасының иң әһәмиятле шәхесләреннән берсе булып, ул ниндидер гайре табигый рәвештә төп тенденцияләр һәм агымнардан читтә иҗат иткән. Б.Барток венгр халык иҗатына таяна, музыка материалын авылларда мөстәкыйль рәвештә үзе җыйган. Ул музыканың кагыйдәләр тупланмасы булмавын һәм кирәк чакта аларны үзгәртергә мөмкин икәнен һәрчак аңлап эш иткән. Мин аның төп әсәре — 1943 елда язылган «Концерт для оркестра» әсәрен тыңларга тәкъдим итәм. Яман шеш авыруы аркасында үлем алды халәтендә язылган булса да, бу — неоклассик рухтагы җиңел һәм күңелле әсәр; ул юмор белән сугарылган һәм тыңлаучыга күңелсезләнергә ирек бирми. Бартокны оркестр вариантында начар итеп башкару кыен, чөнки ул музыка иҗат итүчеләрнең һәрчак җиренә җиткереп эшләүчеләреннән берсе, ләкин инде иң яхшысын сайларга дигәндә, бу — венгр Фриц Райнерның 1956 елгы язмасы. Бартоктан модернизмның төп ике трендына — додекафониягә дә, неоклассицизмга күчәргә мөмкин. Әмма додекафония әле хәзер дә вакытсызрак яңгырауга карамастан, неоклассицизмга табынган 30 нчы еллардагы Стравинский, Хиндемит һәм башка саллы-саллы авторлар турында моны һич тә әйтеп булмый. Әлеге өлкә белән кызыксына гына башлаганнар өчен бу дөньяга кереп китү читен булачак, чөнки бу, асылда, композиторларның тарих чоңгылында калган музыканы эшкәртүе һәм аны аңлап кабул итүе турында бәян. Ә бу мәсьәлә музыка тарихчылары өчен генә кызыграктыр».

Концерт для оркестра. Бела Барток, дирижер Фриц Рейнер

Бартоктан соң романтизм чорына алыну мантыйкка ярашлы. Бу чорга аңлаешлы, гади, үзенә күрә бер күңелле итеп сагыз чәйнәп алуга тиң музыка хас дигән ялган фикер урнашып калган. Ләкин чынлыкта алай түгел: беренчедән, романтизм идеаллары хәзергеләрдән гаять ерак тора, шуңа күрә аларга төшенү гаять авыр; соң чор романтикларның әсәрләре арасында сабырлык җитә алмастай фәлән сәгатькә сузылганнары бар - музыкага яңа килгән кешенең бу әсәрләргә теше үтмәячәк. Исемлекнең иң ахырындагы Брукнер белән Малер урынына мин ансамбль музыкасына мөрәҗәгать итәргә һәм Феликс Мендельсонның кыллы октетыннан башларга киңәш итәр идем. Бу әсәр шул чор музыкасы турында тулы күләмле күзаллау булдырырга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә Мендельсон күп очракта шул чор музыкасының төп билгеләрен формалаштырган, өстәвенә, ул әле бик җайлы, һәркемгә аңлаешлы композитор. Октетны ул 16 яшендә иҗат итә һәм, минемчә, бу яшьтә Моцарт язганнардан бер баш өстен тора. Мендельсон октетын мин чехияле Яначек һәм Сметана квартетлары башкаруында тыңларга киңәш итәм.

Феликс Мендельсонның кыллы октеты, Яначек һәм Сметана квартетлары

Хәзерге заман музыкасына килгәндә, анда шартлы рәвештә ике — Европа һәм Америка полюсларын аерып карарга мөмкин. Европа музыкасы үткәндәге традицияләрнең үстерелүен яки музыканы концептуализм идеяләре аша яңа мәгънәләргә баетуны яисә мультидисциплинар күзлектән фикер йөртүне күз уңында тота. Гомумән, Европадагы яшь композиторларның һичберсе диярлек музыканы үзгә, аерым бер материал итеп кабул итми. Бу исә вакыт-вакыт, әйтик, Иоханнес Крайдлерның җиде сәгатьлек «Аудиогид» операсы кебек бик сәер нәрсәләрнең тууына этәргеч була. Европалылардан мин француз композиторы Оливье Мессианны киңәш итәр идем. Ул бик күпләргә йогынты ясаган: Пьер Булез, Штокхаузенга лекцияләр укыган, күпләрне додекафоник музыка язарга өйрәткән. Мессианга бик экспрессив, интуиция дәрәҗәсендә аңлашыла торган музыка хас. Хәер, аның яңгырашы һәрчак гади дип бәяләнә алмый, әмма эмоциональ яктан аңа шундук төшенәсең. Мондый бәяләмә аның төп әсәре — Турангалила-симфония өчен дә хак. Иң яхшысы — аны Корея дирижеры Мен Хун Чон башкаруында тыңлау. Америка традициясе академик музыканың популяр тармагы — минимализмны барлыкка китерде. Стив Райх белән Филип Гласс турында хәтта музыкадан ерак кешеләрнең дә ишеткәне бардыр. Бу, чыгышы белән өлешчә төньяк һинд музыкасына бәйле булса да, 100 процент Америка музыкасы, АКШның җирле халкы һәм XX гасыр уртасына хас Америка контркультурасы, аерым алганда, хиппи хәрәкәте белән дә бәйләнеше бар. Шулай да мин Райх белән Гласска түгел, ә Джон Кейдж иҗатына күз салырга киңәш итәм. Аның музыкасы биниһая күләмдә өстәмә белемнәр таләп итә дип фикер йөртүчеләр шактый. Монда хаклык юк түгел, шунлыктан аның 1940 еллар ахыры иҗаты — әзерләнгән фортепиано өчен соната һәм интерлюдияләрен тыңларга киңәш итәм — бу гади, тәэсирле һәм аһәңле музыка, анда бер үк вакытта Кейджны борчыган бөтен идеяләр дә — тавыш яңгыратуның төрле мөмкинлекләрен эзләү, музыканы башкаруда сайлау мөмкинлеге, концептуализм сизелә. Кейджны аңлагач, АКШның үзенчәлекле авторларын — мәсәлән, Мортон Фелдман, Генри Кауэлл, Лу Гаррисон, Гарри Парч һәм башкаларны да тыңлап карарга мөмкин. Академик мөхит турында күзаллаулары әлегәчә чиктән тыш консерватив карашта калганнар өчен бу музыка аеруча мавыктыргыч булачак.

Рус музыкасы аерым бер урын алып тора һәм аның үз традицияләре бар, конкрет эпохаларга хас музыка белән һич уртаклыгы юк, шул ук вакытта ул Европа музыкантларына да йогынты ясаган. Дөнья музыкасына иң зур өлеш керткән рус композиторы — Мусоргский. Ул Шостаковичка гына түгел, француз импрессионистларына да тәэсир иткән, ә алар аркылы — Европа авангардына да. Рус академик традицияләре белән танышуны Шостаковичтан башларга киңәш итәр идем (Чайковский күп нәрсәдә Ауропа традицияләренә таяна, өстәвенә, тәмам туйдырырлык дәрәҗәдә күп уйналган). Фикеремчә, еш кына коточкыч музыка язуына карамастан, Шостакович — бөек композитор: аның аңлаешлы неоромантик тональ рухтагы берничә әсәрен алып карагыз, мисал өчен, киноларда еш кулланыла торган Сигезенче кыллы квартетны. Фон өчен генә тыңлый торган музыка түгел ул, чөнки артык кискен һәм нервлы, әлеге музыка балаларга тыңлату өчен дә бармый — композиторның әсәрләр исемлегендә Сигезенче кыллы квартет — эмоциональ күзлектән иң авыры. Шостакович иҗаты рус музыкасының бер-бер артлы узган инкыйлаблардан соң нәрсәгә ирешкәнен күзалларга мөмкинлек бирә. Сүз уңаеннан, үзе яһүд булмаса да, ул яһүд музыкасы белән шундый мавыга (андый мотивлар Сигезенче кыллы квартетта да ишетелеп китә), бу исә аны гомумән ХХ гасырда рус интеллигенциясе тарихы белән якынайта кебек тоела.

Алексей Мунипов

журналист, «Фермата» телеграм-каналы авторы

Мин XIX гасырдан түгел, ә барокко музыкасыннан башларга киңәш итер идем. Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәзерге заман кешесенә ул аңлаешлырак һәм асылына төшенү өчен кулланмалар кирәкми, һәм төрле сәбәпләр аркасында, Бетховен симфонияләре кебек катлаулы хис-тойгылар да уятмый. Өстәвенә, мондый камера музыкасына колагыбыз ияләнгән инде — Девендра Банхарт һәм Джоанна Ньюсомның беренче альбомнарыннан, Донованның иске дискларыннан һәм New Weird America җыентыкларыннан бароккога кадәр ара әллә ни ерак та түгел. Инглиз мәктәбе вәкилләре — Генри Перселл белән Джон Доулендтан башлагыз, а аңарчы исә, Перселл белән күптән таныш икәнегезгә ышану өчен, Клаус Номиның The Cold song әсәрен кушып алыгыз — «Король Артур» операсыннан What power art thou who from below ариясе ул. Шулай ук Андреас Шолль — Crystal Tears. John Dowland and his contemporaries (2008) һәм O Solitude (2010), Анне Софи фон Оттер — Music for a while (2004) һәм Дон Апшоуның Angels hide their faces: Dawm Upshow sings Bach and Purcell (2005) альбомын тыңларга тәкъдим итәм. Ә аннары — алман опера җырчысы Кристина Шефернең гаять үзенчәлекле Apparition (2007) җыентыгын. Анда ул Перселлны XX гасыр авангардчысы, америкалы Джордж Крам әсәрләре белән катнаштырып башкара.

The Cold song. Клаус Номи

Француз һәм итальян бароккосына күчкәч, хәзерге контртенорлар — Филипп Жарусски, Макс Эммануэль Ценчич, Йестин Дэвис иҗаты һәм болар бик актив башкарган кастратлар тарихы белән танышыгыз (Питер Барбье, «Кастратлар тарихы», 2006). Бер юлдан «соңгы кастрат» Алессандро Морескиның безнең көннәргә хәтле килеп җиткән 1902нче елда язылган бердәнбер язмасын тыңлап карау зарур. Бу язма теге яки бу музыканы ничек башкарырга кирәклеге турында күзаллаулар никадәр тиз үзгәреп торуын искәртә (әлбәттә, Морескиның бөек җырчы булмаганлыгын, мөгаен, Фаринеллиның шәбрәк җырлаганлыгын да күз уңында тоту комачауламас).

Ave Maria. Алессандро Морески

Безнең дә үз бароккобыз булганлыгына ышаныр өчен, соңыннан Сесилия Бартолиның St. Petersburg альбомын тыңларга мөмкин (без бу хакта ни өчен белмәвебезнең сәбәбе — бөтен архивлар өстенә бик озак вакытка Валерий Абисалович Гергиев менеп утырган һәм аларны һичкемгә бирергә теләми).

«Иду на смерть» ариясе — шедевр. Шулай ук тагын бик таныш берәр әсәр, әйтик, Вивальдиның «Времена года»сын тыңлап карагыз, ләкин ул күңелгә үтәрлек башкаруда булырга тиеш, мәсәлән, Il Giardino Armonico ансамбле аутентистлары башкаруында. Шуннан соң барокко операларына да, әйтик, Гендельнең «Роделинда»сына, колак салырга уйласагыз, белеп торыгыз, аларны һич селкенмичә, бирелеп тыңларга кирәк дигән сүз түгел — дүртәр, алтышар сәгать барган бу операларны үз вакытында берәү дә алай тыңламаган. Тамашачылар залга кереп-чыгып йөргән, гәпләшкәннәр, тамак чылатканнар. Венеция опера театрларының ложаларында махсус көзгеләр эленеп торган: аеруча мәшһүр арияне күрми калмас өчен, шул көзгеләр ярдәмендә, залга борылып тормыйча гына, сәхнәне караштырып торырга, ә калган вакытта — тамак ялгарга, шахмат уйнарга яки партердагыларга югарыдан төкерек чәчеп утырырга мөмкинлек булган. Билгеле бер югарылыкка ирешкәч, сез һичшиксез үзегезгә L’Arpeggiata ансамблен ачарсыз, аның һәр иҗат җимешен тыңларга була, ә беренче чиратта — La Tarantella һәм All Improvviso альбомнары. Болар барокко юнәлешенең чып-чын рок-н-ролл булуын дәлилли. Гениаль Music for a while пластинкасы аерым урын алып тора, Перселл джаз импровизацияләре өчен этәргеч булып хезмәт итә. Сүз уңаеннан, Apple Music музыка хезмәтенең плей-листлары музыкага карашларны киңәйтү өчен уңышлы ысул. Мисал өчен, The best of chaconne тупланмасын карасак, монда барокко рухындагы биюнең бер үк ритмик фигураларын Монтеверди, Люлли, Перселл, Рамо эшкәртүендә ишетергә була. Рамо Теодор Курентзисның (The Sound of light) ничек башкарганына колак салып алыгыз әле. Тагын бер һич үкендермәслек язма — Марен Мареның Кристоф Куан башкаруында, ни сәер, бик заманча яңгыраш тапкан виола да гамба өчен сюиталары (Людовик XIV сараендагы бу гамбистны «Дөньяның бар иртәләре» фильмында Жерар Депардье уйнады). Моның сәбәбе исә аларның нигездә бихисап реверберация белән яздырылуында, шуңа күрә алар дарк-эмбиент кебек үк яңгырый.

St Petersburg. Сесилия Бартоли

Гомумән, музыканы аңлый, аралый башлау өчен яхшы юлларның берсе — бер үк әсәрне төрле башкаруда тыңлап карау. Мисал өчен, Перселлның Ground in С Minor әсәрен бер-бер артлы мәшһүр клавесинчылар Ванда Ландовски, Густав Леонхардт башкаруында тыңласагыз, собу әсәренең Никита Мндоянц, Вадим Холоденко һәм Антон Батагов тарафыннан эшләнгән фортепиано өчен эшкәртмәләренә игътибар бирсәгез, аерма сизеләчәк.

Бахның инструменталь музыкасын, иң әүвәл, Ганнибал Лектерның яраткан әсәре — Гольдберг-вариацияләрен бәяләр өчен, һичбер махсус әзерлек таләп ителми. Бах аларны Россиянең Саксониядәге илчесе, йокысызлыктан интеккән граф Кайзерлинг өчен яза. Гольдберг-вариацияләрнең төрле иҗатчылар башкаруындагы язмалары хисапсыз, ләкин Гленн Гульдтан башлау уңышлырак. Вариацияләрнең ул башкарган рәвеше (дөресрәге, алар ике төрле, ул беренчесен 1955 елда, икенчесен, үлеме якынайгач, 1981 елда яздырган) һичшиксез, гасырның иң яхшы ун язмасы исемлегенә керә. Шуннан соң Бах кантаталарына күчәргә дә мөмкин, ә яхшырак аңлау өчен, «И.С. Бах белән литургия елы» дип исемләнгән галәмәт зур һәм гаҗәеп мавыктыргыч лекцияләр циклыннан бер кисәкне булса да тыңлап карагыз.

ХХ гасырга Чарлз Айвзның серле «Җавапсыз калган сорау» пьесасы белән аяк басу мәслихәт. Бу әсәрнең 1906 елда иҗат ителгәненә ышану бик читен. Яки инде Стравинскийның бернинди дә аңлатмалар таләп итми торган «Весна священная» әсәреннән башларга була. Хәзерге заман тыңлаучысы бу музыкада джаз да, хардрок риффларын да, киләчәктә әле уйлап кына табылачак нәрсәләрне дә бик җиңел аңлар. Гомумән, классиканың һичзаман кузы эчендә һәм хәзерге вакытта яшәмәвен, аңа әйләнә-тирә дөньяның һичшиксез тәэсир иткәнлеген сизү өчен, 1910−1920 еллар музыкасын күбрәк тыңлау зарур. Тирәлекнең йогынтысы кайчак һич көтелмәгән рәвештә булуы искәртелә. Ул елларда академик музыка дөньясына джаз бәреп керә, ул Стравинскийда, Хиндемитта, «Джонни кабат-кабат уйный» (Кшенек) кебек операларда ишетелеп китә. Джордж Антейлның «Джаз симфониясе»н, аның Икенче сонатасын («Аэроплан») тыңлагыз, тик шулай да «Кыргый соната» белән «Механик балет»тан башлау кулайрак — алар хәзер дә бик тәэсирле. Ул чор музыкасында джаздан кала кабаре чалымнарын сизми мөмкин түгел, аннан башка, әйтик, Курт Вайль дә булмас иде. Иң әүвәл аның «Өч грошлык опера»сыннан (1928) башлагыз, ә аннары «Махагони шәһәренең чәчәк атуы һәм егылуы» (1929) операсын тыңларга мөмкин, һәрхәлдә, аннан бер номерны — Alabama song җырын мөгаен, ишеткәнегез бардыр (күпләр өчен әлеге җырны The Doors төркеме тарафыннан иҗат ителмәгәнлеге һаман да көтелмәгән яңалык булып кала). Вайльдән соң Арнольд Шенбергның «Ай Пьеросы»н (1912) аңлау җиңелрәк булачак. Ул ХХ гасыр музыка дөньясында бик әһәмиятле әсәр, модернизм кабаресыннан башка ул дөньяга килә дә алмас иде. Һәм менә шулардан соң Эдгар Варезның бакылдау тавышлары, сирена авазлары яңгыраган әкәмәт «Америки»ын (1921) тыңлагыз. Монда инде һәммәсе дә колачлана — Стравинский да, Малер да, Шенберг та, футуристлар да, биг-бендның җиңүле адымнары да.

«Америки». Эдгар Варез

Хәзер, арткарак чигенеп, бераз романтикларны тыңларга мөмкин, мәсәлән, Андраш Шифф башкаруында Шубертның фортепиано өчен язылган әсәрләрен, аерым алганда, әле чагыштырмача яңа булган ECM лейблындагы язмаларны. Шубертның җыр циклларына да колак салу мәҗбүри, беренче чиратта, «Кышкы юл» циклына, ул шул ук Шифф яки Петер Шрейер башкаруында булса да ярый, аннары исә — Ханс Цендернең радикаль интерпретациясен (Klangforum Wien башкаруындагы вариантта). Илаһи озынлыкларны һәм паузаларны колачлаган Шубертның үзен генә дә сугыштан соң чор авангардизмы, аннары, әйтик, Леонид Десятников һәм Валентин Сильвестров белән тоташтырып карарга була. Андый маршрутларны шактый сызарга мөмкин — мисал өчен, Эрик Сатидан — Кейджга, минимализмнан — эмбиентка. Гомумән, Сати — музыка дөньясына аяк басучылар өчен оттырышсыз вариант, шул ук Стив Райх (ләкин соңгы чоры түгел), Жерар Гризе (беренче чиратта аның «Акустик киңлекләре»), Луи Андриссен, Арво Пярт (1970–1980 еллардагы әсәрләре) — мин махсус монда бик төрле композиторларны искә алам.

Сүз ахырында Алексей Любимовның тагын бер альбомы белән танышырга киңәш итәм. Аның иҗатыннан һәр нәрсәне тыңларга була. Pourguoi je suis si sentimental дип исемләнгән бу җыентык советлардан соң чорның поставангард үрнәге, моңсу һәм бик матур фортепиано музыкасы. Ул 1995 елда дөнья күрә һәм мин аның аша кайчандыр Сильвестров, Мансурян, Пелецис һәм Рабинович-Бараковский кебек иҗатчылар булуын белдем. Киев композиторы Валентин Сильвестровны аерым тәкъдим итәр идем. Аның хакында белүчеләр әле һаман да әллә ни күп түгел, бу һич тә кичерерлек түгел. Әлеге композитор белән танышуны пианист Дженни Линның Nostalghia.Silvestrov: piano works җыентыгыннан башларга мөмкин. «Тихие песни» дип аталган дәвамчыл тарихлы искиткеч вокаль цикл да ярый. Бу җыентык 1977 елда иҗат ителә, «Мелодия» студиясендә 1988 елда яздырыла (ләкин чыгарылмый) һәм 2004 елда ECMда чыга.

Nostalghia. Валентин Сильвестров, Дженни Лин башкара

Данияр Соколов

Sforzando фонды директоры

Кызганычка, мәктәпләрдә музыкаль белем бик начар бирелә: балалар бу фәннең тарихы турында хәтта гомуми мәгълүмат та белми. Дәресләрдә алар иң яхшы очракта, шул совет җырларын өйрәнсә генә инде. Шәһәрдә дә хәлләр мактанырлык түгел: бездә нибары бер опера һәм балет театры гына бар, анда да билет эләктереп калу бик авыр. Академик музыка яңгыраткан «Орфей» радиосы ябылды. Консерваториядә студент концертлары көн саен диярлек булып тора, тик заллар һәрчак буш. Без бу хәлне үзгәртергә теләп, үзенә күрә урам протесты — «Музыка тирә-юнебездә» фестивален үткәрдек (2014 елда узды — «Инде» искәртмәсе). Шәһәр буйлап фортепианолар куеп чыктык, Лядской бакчасында пианистлар оркестры оештырдык. Урамдагы фортепиано эксперименты уңышлы булып чыкты: үтеп баручылар арасында пианинода уйный белүчеләр һәрчак табылып торды, ә бервакыт төнлә фортепианода бер сукбайның шактый шәп уйнаганына шаһит булдым. Хәзер без яшьләр оркестры — Sforzando белән камера опералары кую белән мәшгуль. Моның өчен Актерлар йортында үз мәйданчыгыбызны оештырабыз, чөнки Казан кебек зур калада бер музыка театры да булмау сәер хәл.

Музыка дөньясындагы яңа кешегә барокко эпохасыннан башларга кирәктер, дип саныйм. Монда мин композитор Доменико Скарлаттины аерып күрсәтер идем. Америкада шундый бер мәзәк йөри: имеш Уолл-стриттагы яңа миллионер Скарлатти музыкасын белмәсә, аны байларның элита җәмгыятенә кабул итмиләр икән. Монда фамилия классик музыканың — ә аның белән танышлык белем дәрәҗәсен күрсәтә — бөтен катламларын да колачлый дип уйлыйм. Ни өчен нәкъ менә ул? Аның формасы идеаль, шул ук вакытта һич тә күңелсез түгел. Скарлатти музыкасы кояштай якты, бароккога хас бөтен «бизәкләр»гә ия, ләкин алар бер дә артып китми. Минем күзәтүемчә, Скарлаттины балалар да бик яхшы кабул итә.

Бах, Моцарт һәм Бетховенга килгәндә, болар, һичшиксез, чып-чын поп-композиторлар: аларның көйләрен һәркемнең ишеткәне бар. Бах — бөек шәхес, һәм аның бөеклеге гадилектә. Музыка мәктәпләрендә уку-укыту нәкъ менә шушы композитордан башлана: техник яктан Бах бик катлаулы түгел, ләкин ул минимум чаралар ярдәмендә максимум нәтиҗәгә ирешә. Мин Бахны үз чорының джазмены дип саныйм. Ул нота дәфтәрләренә, нечкәлекләрен күрсәтеп тормыйча, көйнең төп нигезен генә язып куя торган булган, шуңа күрә бу көйне башкарган вакытта, композитор алдан сызылган чикләр кысасында импровизациягә бирелә алган. Дөрес, импровизация шул заман музыкаль формаларында бара. Хәтта хәзер дә башкаручылар, фантазиясе җитәрлек булганда, Бах көйләренә үзенчә аранжировка ясый ала, һәм бу һич тә кануннардан тайпылу итеп каралмаячак. Аның музыкасы үзе шундый мөмкинлек бирә, ул индивидуаль интерпретацияләр өчен ачык. Сүз уңаеннан, хәзер Бахны әсәрләренә джаз өслүбендә эшкәртмәләр күп, аларны тыңлаганда, бер дә диссонанс тоелмый. Бах — якты рухлы композитор да әле. Аның әсәренең үзәгендә теләсә нинди трагедия яшеренергә мөмкин, фәкать финалда һәрвакыт хэппи-энд — аның көйләре мажорда төгәлләнә. Дөньяны шулай тоемлау Бахның һәрвакыт чиркәүдә эшләгәнлеге белән бәйле, шул ук вакытта ул дуэльлары, гашыйклык вакытлары, бәхәсле чаклары, гаилә мәшәкатьләре булган тулы канлы, бәхетле гомер кичергән, шуның өстенә фәкыйрьлектән дә интекмәгән. Мин башта аның фортепиано өчен Итальян концертын тыңларга киңәш итәм.

Моцарт Бах сыман ук техник күзлектән шактый гади композитор. Аны балалар һәм өлкән музыкантлар еш уйный. Инде өлгереп җиткән музыкантлар үз программаларына Моцарт әсәрләрен сирәк кертә, чөнки аларны артык гади дип саныйлар, ә һәр музыкант үзенең виртуозлыгын һәм осталыгын күрсәтергә тели. Фәкать нәкъ менә Моцарт пианистлар өчен лакмус кәгазе булып хезмәт итә — аның саф структурасында башкаручының барлык хата-кимчелекләре дә ачык ишетелә һәм Моцартны уйнаганда музыкантның яшеренер, капланыр нәрсәсе юк. Өстәвенә, бу очракта рухи әзерлек тә кирәк. Минемчә, Бах әсәрләрен балалар барысыннан да яхшырак уйный. Тормыш башлаганда акылның төрле шаблоннар, борын чөю, көнкүреш проблемалары белән томаланмаган булуына бәйле ул, ә мондый музыканы башкарганда бу бик мөһим. Ә өлкәннәр исә... гомер соңында беркемгә дә, бернәрсә дә исбатларга кирәкми, янәдән бәхетле балачакка кайту, ыгы-зыгылы тормыштан яктылык һәм тынычлык дөньясына китү теләге уяна. Моцарт музыкасы нәкъ менә шул хакта. Аның теләсә кайсы сонатасын тыңларга була, ләкин иң бөек әсәре — «Тылсымлы флейта» операсы.

Бетховен минем өчен аеруча кадерле композитор: аспирантурадагы җитәкчем аны ярата, әсәрләрен яхшы уйный иде, үзем дә аның сонаталары һәм вариацияләреннән концертлар әзерләдем. Бетховен музыкасында романтизм эпохасына хас зур масштаблылык формалаша башлау сизелә. Моны Наполеон гамәлләре белән бәйләп карыйлар. Мәгълүм булганча, Бетховен Наполеонга бик соклана һәм сәясәтче сыйфатында бу император Европага күп файда китерәчәк дип саный. Әмма сугыш сугыш инде ул, композиторның идарәчедән бик тиз күңеле кайта. Бишенче концертын ул Наполеон хөрмәтенә «Император концерты» дип атый, ләкин соңыннан бу исемнән баш тарта, шуңа карамастан тарихка беренче варианттагы исем кереп кала. Французлар Бетховенны романтизм чорының тәүге композиторы дип бәяли, башка белгечләр исә бу фикер белән бәхәскә керә: шәхсән мин аны классицизм эпохасына кертеп карыйм. Ничек кенә булса да, шунысы хак: аңа эпохалар чигендә яшәргә туры килгән, бу исә аның әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Хәтта әзерлексез тыңлаучы да аның беренче иҗат җимешләре белән (классицизм эпоха чорына караган) соңгы чордагы романтик әсәрләре арасында аерманы сизеп алачак. Бетховенның кайсыдыр бер әсәрен аерып күрсәтү кыен, мин Беренче, Сигезенче һәм Утыз беренче сонаталарны киңәш итәр идем.

Алга барып, хронологик тәптиптә романтизмга таба атларга тәкъдим итәм. Монда ике фамилияне билгеләп узам: Шопен һәм Лист. Поляк Шопен Россия составындагы Польшадан Франциягә китәргә мәҗбүр була. Аның музыкасында тарихи Ватанны юксыну чагылган дип карала. Шопен әсәрләрендә фольклор мотивлар күп (халык иҗатына мөрәҗәгать итү романтизм өчен гомумән хас күренеш), фәкать ул фольклорны моңсу, минор формада гына җиткерә. Шопен — кече составлар өчен иҗат итүче композитор, ул симфонияләр язмаган. Моның сәбәбе дә бик гади — ул заманда музыканы югары катлау җыелган салоннарда еш тыңлаганнар. Бу — театр сәхнәсе түгел, шунлыктан кечкенә форматтагы музыка — соната, романс, ноктюрн, вальслар языла. Башлап китәр өчен, мин Шопенның Икенче скерцосын тыңлап карарга тәкъдим итәм.

Лист — Шопенның тулы капма-каршысы. Уттай янып торган композитор, үз эшенең чын остазы. Композитор-виртуозлар модасы нәкъ менә аннан башлана, бу очракта музыка да, аны башкаручы да бердәй югары дәрәҗәгә ия. Лист әсәрләрен уйнавы авыр: аның осталыгы цирк артистлары өлгерлегенә якын булган, гадәти кешеләрнекенә караганда, бармаклары күбрәк кебек тоелып китә сыман. Ул да романтизм эпохасы вәкиле һәм аның иҗатына да фольклорга мөрәҗәгать итү хас, ләкин халык иҗатын һич көтелмәгән рәвештә эшкәртә. Листны ишеткән, тыңлаган балалар күп, бу хакта үзләре генә белми. Аның Икенче венгр рапсодиясе «Том и Джерри» мультфильмының Том фортепиано концерты биргән бер сериясендә яңгырый (минемчә, дөньясын онытып уйнаган пианист Том өчен модель булып Артур Рубинштейн образы хезмәт иткән). Аның тагын Н-mоll сонатасын (музыкантлар аны «Хамоль» соната дип тә атый) да тыңларга кирәк.

«Том и Джерри» мультсериалының бер сериясе

Илебездә классик музыка үсеше Европаныкыннан соңарып барган, гомумән алганда, безгә музыканы Глинка XIX гасыр башында гына алып килгән. Нәкъ менә Чайковский һәм «Рус бишлеге» вакытында музыкабыз Европаны куып тота. Чайковскийда халык иҗаты тәэсире сиземләнә. Андагы рус рухына төшенер өчен, атаклы «Балалар өчен альбом» әсәреннән башларга кирәк. Бу — Чайковскийның фортепианода уйнарга өйрәнә торган балалар өчен 24 көе (мондый өйрәнчек нота дәфтәрләрен билгеле композиторларның күбесе язган). Чайковскийда уку-укыту тәрбия һәм идеология белән янәшә бара. Альбом бала өчен көн тәртибеннән гыйбарәт. Беренче композиция «Иртәнге гыйбадәт» дип атала. Анда баланы өлкән тормышка әзерли торган кисәкләр дә бар: «Курчакның авыруы», «Курчакның үлеме». Әлеге альбомның төрле интерпретацияләре яшәп килә, әмма мин Михаил Плетнев башкаруындагысын тыңларга киңәш итәм.

«Балалар өчен альбом». Петр Чайковский, Михаил Плетнев башкара

Мин һәр кеше белергә тиеш дип санаган «иң-иң» композиторлар исемлегендә Чайковскийдан соң Рахманинов килә. Монда Скрябин һәм Стравинский кебек бөек шәхесләр читтә кала, ләкин бу — музыка үсешенең башка юлы, анда модерн үзенчәлекләр күп, шуңа күрә алар өйрәнчекләр, яңа кешеләр өчен катлаулы. Телгә алынган композиторлар белән чагыштырганда, Рахманиновны XIX гасыр кешесе дип бәяләргә мөмкин булыр иде, ул үткәндәге традицияләргә тартылып, үзенә кадәргеләр ирешкәнне виртуозларча эшкәртә. Чыгышы белән дворянин Рахманинов инкыйлабтан соң туган илен ташлап китәргә мәҗбүр була. Ул АКШка күчеп киткәч, аңа монда язмыш елмая — әсәрләре искиткеч зур кызыксыну уята. Ул музыканы заказ буенча да яза, ләкин хәтта, беренче карашка, акча өчен иҗат иткәндә дә, бөек әсәрләр тудыра. Паганини темасына Рапсодия турында әйтүем. Рахманинов Икенче һәм Өченче концертлардан тыңлый башлау җиңелрәк, шулай ук аның «Симфоник биюләр»ен һәм «Алеко» камера операсын аерып күрсәтер идем. Шопендагы кебек, Рахманинов музыкасында тарихи Ватанын юксыну сизелә. Аның сугыш вакытында СССРга акчалата актив булышуы, кайтырга теләп, Сталинга хатлар язуы мәгълүм. Сүз уңаеннан, Казанның сәләтле композиторларыннан берсе булган Рөстәм Яхин Рахманиновның соңгы чор романтик традицияләрен турыдан-туры дәвам итүчеләрдән. Рахманинов һәм Яхин романсларын бер-бер артлы тыңлап, моны үзегез дә төшенә аласыз.

Дмитрий Шостаковичны остаз бабам дип атый алам: аспирантурадагы җитәкчем Виктор Александрович Столов Шостакович шәкерте була. Шостаковичның төп әсәре — Җиденче «Ленинград» симфониясе. Профессорларыбыз безгә Шостаковичның бик читен, катлаулы тоелуына гаҗәпләнсәләр дә, аның башка әсәрләре кабул итү өчен авыррактыр. Мөгаен, бу Шостакович музыкасының укытучыларыбыз яшәгән, бөтенсоюз төзелешләре, заводлар, индустриализация, бишьеллыклар кебек нәрсәләр белән янган шул замандагы идеологик чынбарлык рухына яхшы туры килгәндер. Ләкин шәһәр блокадасы вакытында язылган Ленинград симфониясен Россиядә һәркем белергә тиеш, чөнки анда сугышның бар коточкычлыгы сүзләрсез генә анык сурәтләп бирелгән. Шул ук вакытта Шостакович, әлбәттә, реакционер һәм пропагандист түгел. Билгеле булганча, 1948 елда ул «формализм»да, «буржуаз декадентлык»та, «Көнбатыш алдында тәлинкә тоту»да гаепләнә һәм хакимият аның иҗатын тыя. Минемчә, классик музыка Шостакович белән Прокофьевта тәмамлана һәм формалар, авазлар, ХХ гасырның икенче яртысындагы технологияләр белән экспериментлар башлана.

Фото: обложка — Shutterstock, 1, 2 — Wikimedia, 3 — Flickr

Тәрҗемә: Илгизәр Зәкиев