«Гарри Поттер» на татарском. Шестая глава второй книги о юном волшебнике
«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод появился по инициативе просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Шестую главу по нашей просьбе оформил казанский уличный художник AleshaArt.
6 нчы бүлек
Гилдерой Локһарт
Әмма икенче көнне Һарриның кәефе яхшылардан түгел иде. Иртәнге аштан бирле вакыйгалар берсеннән-берсе күңелсез борылыш ала барды. Зур Залдагы дүрт озын өстәл дә ризыкларның муллыгыннан хәтта сыгылып тора иде! Әйе, ниләр генә юк иде монда: тәлинкә-тәлинкә ботка дисеңме, ул тозлы балык дисеңме, кыздырган ипидән әйтерсең пирамида өеп куелган иде, күпләп пешкән йомырка, ысланган һәм кыздырылган дуңгыз ите дисеңме, — бар да бар иде монда. Шуңа да карамастан, бүлмә өстендә соры болытлар куерырга тора иде. Һарри белән Рон Гриффиндорлар өстәлендә Һермиона янына урнаштылар. Соңгысы исә «Убырлар белән сәяхәт» кулъязмаcын сөт савытына терәтеп куеп, укып утыра иде. Һермионаның коры гына итеп «Хәерле иртә» диюненнән шунысы аңлашылды: аңа аларның монда ни рәвешле килеп чыгулары ошамый иде, ул моңа каршы иде кебек. Ул да булмады, Нэвил, шатланып, бер кулы белән аларны сәламләргә ашыкты. Ул үзе түгәрәк, тулы йөзле, эшләре гел уңмый торган малай, шуның өстенә, җитмәсә, аның хәтере дә алтын балыкныкы кебек, бик кыска иде. Һарриның мондый кешене беренче очратуы иде бу.
— Менә-менә миңа әбием җибәргән әйберләр килеп җитәргә тиеш, югыйсә, мин үзем белән барысын да алмадым бит, — диде Нэвил.
Һарриның ботка ашыйм, дип, кулына калагын гына тотуы булды, кинәт баш очында канат җилпегән тавышлар ишетелде. Йөзләп яки шул чама ябалак яшен тизлеге белән атылып керде, һәм, бүлмә буйлап түгәрәкләр ясый-ясый очып, сафсата сатып утырган укучылар төркеме арасына хат һәм төенчекләрне (посылкаларны) төшереп калдыра бардылар. Шулар арасынан зур һәм йомарлы бер төргәк нәкъ Нэвилның башына килеп төште, һәм, аһ, дигәнче, зур һәм соры бер нәрсә Һермионаның чүлмәгенә килеп төшеп, аларның барысын да сөт һәм йонга батырды.
— Эррол! — дип кычкырды Рон, сөткә баткан ябалакны аягыннан тартып чыгарып. Эррол кинәт тынып калды, һәм аңсызланып, аякларын өскә калкытып, өстәлгә сузылып ятты. Аның томшыгында кызыл юеш конверт иде.
— Юк! — дип аптырап кычкырып җибәрде Рон.
— Барысы да тәртиптә, ул исән әле, — дип тынычландырырга ашыкты аны Һермиона, ябалакка сак кына бармак очы белән төртеп караганнан соң.
— Аның турында түгел лә, мин менә нәрсә турында әйтәм, — диде Рон, кызыл конвертка төртеп. Һарри фикеренчә, бу гадәти хат иде, ә менә Рон белән Нэвил аннан аңлатма көткән шикелле тораташ катып көтеп торалар иде.
— Ни булды? — дип сорады Һарри.
— Ул... ул миңа Акырак җибәргән, — диде Рон сүрән генә.
— Сиңа аны ачсаң яхшырак булыр, — дип пышылдады Нэвил, куркып кына. — Ачмасаң, үзеңә начаррак була. Миңа берсендә әбием җибәргән иде, мин аны ачмавыма әле дә үкенәм, — дип, бугазына килеп тыгылган төерен йотып куйды ул.
Һарри аларның тораташ булып каткан йөзләре аша кызыл конвертка күз ташлады.
— Нәрсә соң ул — Акырак? — дип аптырап сорады ул.
Ләкин Ронның ике күзе дә, бар игътибары да шул конвертта булды: аның почмакларыннан төтен чыга башлаган иде.
— Ач инде тизрәк, — Нэвил һаман үз сүзендә тора иде. — Берничә минуттан ул туктаячак бит барыбер.
Рон, калтыранган кулларын сузып, конвертны Эрролның томшыгыннан алды һәм ашыга-кабалана ачты. Нэвил яшен тизлеге белән колакларын каплады. Аның бу кыланышының нигә булганын Һарри бер мизгел үткәч кенә аңлады. Башта аңа бу хат шартлаган кебек булды, кинәт шушы зур бүлмәдә гөрселдәү тавышыннан колаклар чыңлап калды, ул гына түгел, хәтта түшәмнән тузан катыш акбур тузаны күтәрелде.
— …машина урлау, мин алар сине мәктәптән кусалар да аптырамаячакмын, көтеп кенә тор, мин синең башыңа җитәм, машина урынында юклыгын күргәч әтиең белән минем ни уйлавымны күз алдына китерәсеңдер, һәм тиз генә онытмассың, дип уйлыйм...
Уизли ханым гадәттәгедән йөз тапкыр катырак кычкыра иде, аның бу тавышыннан хәтта өстәлдәге тәлинкә-кашыклар дерелдәп куйды, шуның өстенә, таш диварлардан кайтаваз булып та тавышы яңгырый. Әлеге тамаша башланганнан бирле кешеләр, башларын боргалап, як-якка каранып, әлеге Акырак килгән бичараны эзлиләр иде. Рон исә оятыннан урындыгына шул дәрәҗәдә сыенган, аның бары тик җете-кызыл маңгае гына күренеп калган иде.
— ...кичә төнлә Дамблдордан хат килде, әтиең оятыннан җир тишегенә кереп китәргә әзер иде, без бит сине алай тәрбияләмәдек, сез бит Һарри белән икегезнең дә тормышын зур куркыныч астына куйгансыз...
Һарри үзенең исемен ишетүгә аптырабрак калды. Ул бар кыяфәте белән үзенең бу колак өзгеч тавышны тыңламавын күрсәтергә теләде. Барып чыкккандырмы, юкмы, анысы билгесез, әлбәттә.
— ...бу бит коточкыч, әтиеңне эштә тикшеренү, сораштыру көтә, бу тулысы белән синең гаебең, һәм әгәр дә син тагын бер шундый гамәл кылсаң, без сине туп-туры өйгә алып кайтачакбыз!..
Ниһаять, көтелгән тынлык урнашты. Сүзләрен әйтеп бетерүгә, кызыл конверт Ронның кулыннан төшеп китте, яна башлады һәм озак та үтмичә, бөтенләй көлгә әйләнеп бетте. Һарри белән Рон хәйран калып басып тора, алай дисәң, аларның аптырау катыш гаҗәпләнүләре инде сүрелеп бара иде.
Шулвакыт Һермиона «Убырлар белән сәяхәт»ен ябып, Ронның баш очына карап тора башлады.
— Рон, синең ни көткәнеңне мин белмәдем, әмма син...
— Син моңа лаек, дип кенә әйтә күрмә, — дияргә ашыкты Рон.
Һарри үзенең боткасын читкә этәреп куйды. Эченнән ул үзен гаепле итеп хис итә иде. Уизли әфәндене эшендә тикшеренү, сораштыру көтә. Уизли ханым һәм Уизли әфәнде аның өчен җәен әшләгән барлык яхшылыктан соң!.. оятыңнан үләрсең!..
Әмма аның мондый уйларга бирелеп торырга һич вакыты юк иде. Менә профессор МакГонагалл Гриффиндорлар өстәле янына якынлаша, аның кулында җәдвәлләр иде. Һарри үзенә тиешлесен алды һәм күрде: аларның ике сәгать Үләннәр фәне һәм аның беренчесе Һаффлпаффлар белән бергә була.
Һарри, Рон һәм Һермиона сарайдан бергә чыгып киттеләр. Алар яшелчә бакчасын узып киттеләр, һәм тылсымлы үсемлекләр үсә торган бакча янында туктадылар. Бернигә дә карамастан, Акыракның да бер файдасы тиде: ул да булса Һермиона егетләргә җитәрлек җәза бирелде, дип, алар белән дустанә мөнәсәбәттә сөйләшә башлаган иде.
Алар бу бакчага җитәрлек якынлашкач, сыйныфташларының тышкы якта Профессор Спраутны көтеп торуларын күрделәр, һәм тизрәк алар янына барып бастылар. Ул, зур-зур атлап, чәчәк түтәлләре буйлап килә, аның артыннан исә Гилдерой Локһарт атлый. Профессор Спраутның кулында бихисап бәйләвечләр. Һарри үзен гаепле хис итте, күзен Усал Талга төбәде һәм аның кайбер ботаклары бәйләнгәнлеген күреп алды.
Профессор Спраут тәбәнәк кенә сихерче хатын, аның чәчләре һәрчак җилдә тузгып җилферди, башына кигән әшләпәсендәге ямаулыкларны санарга хәтта бармаклар җитмәс иде; өс киеменә һәрвакыт зур-зур кисәк туфрак ияргән була, кулындагы тырнаклары Петуния Апаны хәтта һуштан яздарырлык! Гилдерой Локһартның исә киресенчә, фирәзә мантиясе һәрвакыт чиста-пөхтә, аның алтын кебек чәчләре шундый ук фирәзә төсендәге, алтын белән эшкәртелгән башлыгы астында матур елтырыйлар.
— Сәлам барчагызга да, — дип исәнләште ул биредә җыелган укучылар белән. — Мин Профессор Спраутка Усал Талны ничек дәваларга икәнен күрсәтә идем. Әмма бу мин Үләннәр Фәнен аннан яхшырак беләм, дигәнне аңлатмый. Бары тик миңа сәяхәтләрем вакытында мондый экзотик үсемлерләр белән эш итәргә туры килгәнлеген аңлата...
— Егетләр-кызлар, бүген өченче номерлы бакча, — диде Профессор Спраут, кәефе кырылган тавыш белән генә.
Укучылар, кызыксыну чагылдырып, шаулап алдылар. Аларның моңа кадәр бары тик беренче бакчада гына эшләгәннәре бар иде, ә өченче номерлы бакчадагы үсемлекләр өйрәнү өчен кызыклырак һәм хәтта куркынычрак та. Професссор Спраут каешына тагылган ачкычлар арасыннан кирәген сайлап, ишекне ачып җибәрде. Шулчак Һарриның битенә дымлы җир, ашлама катнаш түшәмнән асылынып торган бик зур, кулчатыр кадәр чәчәкләрнең ниндидер авыр исе килеп бәрелде. Ул Рон белән Һермиона артыннан эчкә кереп китмәкче иде, Локһартның аның җилкәсенә куйган кулы туктатып калды.
— Һарри! Минем сиңа бер-ике сүз әйтәсем бар иде. Профессор Спраут, ул бер-ике минутка гына соңга калып барса, каршы килмәссездер бит?
Профессор Спраутның каршы икәнлеге йөзенә үк чыккан иде, әмма Локһарт «Бик яхшы», — дип аның борын төбендә ишекне ябып куйды.
— Һарри, — диде ул, башын кагып, аның зур ак тешләре кояшта ялтырап тора иде. — Һарри! Һарри! Һарри! — дип кабатлады ул.
Һарри бик аптырады, хәтта авызын ачып бер сүз дә әйтә алмады.
— Мин болар турында ишеткәч... — әлбәттә, бу хәлләрдә минем дә өлешем барлыган аңлыйм. Мин үз-үземә кул салырга да риза идем.
Һарри аның ни турында сөйләвен башына да китерә алмый иде. Ул бу турыда әйтмәкче иде дә, Локһарт аңа авыз ачарга да ирек бирмәде:
— Минем моңа кадәр болай аптырашта калаганым юк иде әле. Һогвартска машинада очып килергә! Әлбәттә, мин синең моны ни өчен эшләгәнеңне беләм. Бик ерактан күренә. Һарри, Һарри, Һарри!
Аның сөйләшмәгәндә дә шулай утыз ике энҗедәй тешен күрсәтә алуы бик гаҗәеп күренеш иде.
— Дан ярату сиңа миннән йокты бит, я, кире какма инде? — дип сораулы караш ташлады аңа Локһарт. — Миннән йокты бит сиңа бу авыру. Гәҗитнең беренче битенә син минем белән эләктең бит, һәм икенче шундый форсат булырмы-юкмы, дип, монысын кулдан ычкындырмадың.
— Юк, Профессор, беләсезме...
— Әй, Һарри, Һарри, Һарри, — диде Локһарт, аның җилкәсеннән үрелеп тотып. — Мин барысын да аңладым. Моның бер тәмен татыгач кабат шуңа омтылуың табигый ки, һәм мин синең алдыңда моның өчен гаеплемен, башыңа тагын шундый уй килер, дип белергә тиеш идем. Әмма, егет, шуны аңла: үзеңне таныту өчен машинада очарга кирәкми. Бу уйны бөтенләй башыңнан чыгарып ташла! Андый гамәл кылыр өчен әле синең вакытың җитәрлек. Әйе, мин хәтта синең ни уйлаганлыгыңны беләм! Син болай уйлыйсың: «Әлбәттә, аңа әйтүе җиңел, ул дөньякүләм танылган инде!» Әмма миңа унике яшь чагында мин дә синең кебек үк гади бер малай идем, һәм үз-үземә сүз бирдем: мин беркем белмәгән кеше булып калу белән генә чикләнергә тиеш түгел! Синең маҗараларың турында да берничә кеше булса да белә бит. Мин Исемен-Әйтергә-Ярамаган-Кеше хакында! — Ул Һарриның маңгаендагы ярага күз салды. — Беләм, беләм, моны, әлбәттә, «Тылсымлы атналык»та мин биш тапкыр рәттән алган Иң Сөйкемле Елмаю Бүләгенә тиңләп булмый, шулай да, әмма нигез салынган.
Шулай дию белән ул, серле елмаеп, күздән дә юк булды. Бер мизгел Һарри аңына килә алмыйча торды, аннары, бакчада булырга тиешлеген исенә төшереп, эчкә таба ыргылды.
Профессор Спраут бакчаның уртасында, агач эскәмия артында басып тора. Анда исә якынча егерме пар төсле колакчыннар ята иде. Һарри Рон белән Һермиона янына барып баскач, Профессор сүз катты:
— Без бүген Мандрагораларны күчереп утыртачакбыз. Ягез, кайсыгыз аларның үзенчәлекләре турында сөйләп китә ала?
Һермионаның кулы беренче күтәрелде, һәм моңа беркемнең дә исе китмәде.
— Мандрагораның ике төрле атамасы бар, һәм ул бик көчле ныгытучы, тереклек сәләтен күтәрүче үсемлек, — дип ярып салды Һермиона, әйтерсең лә ул дәреслекне яттан белә иде. — Ул каргыш төшкән, әверелдерелгән кешеләрне кире үз халәтенә кайтару өчен кулланыла.
— Бик яхшы. Гриффиндорларга ун балл өстәлә, — диде Профессор Спраут. — Мандрагора барлык агу кайтаргычның иң мөһим өлешен тәшкил итә. Шулай ук ул бик куркыныч та әле, аның белән саграк булырга кирәк. Ни өчен шулай икәнен кем белә?
Янә Һермионаның кулы яшен тизлеге белән өскә ыргылды, ул хәтта Һарриның күзлеген төшереп җибәрә язды.
— Мандрагораның елавын ишеткән кешегә үлем котылгысыз, — дип шундук җавап кайтарды ул.
— Бик яхшы! Тагын өстәмә ун балл, — диде Профессор Спраут. — Безнең мондагы Мандрагоралар исә бик яшь.
Ул савытлардагы рәт-рәт булып утырган үсемлекләргә күрсәтеп, сүзләрен әйтеп бетерүгә, барысы да, якыннанрак карау өчен, бер адым алга чыктылар. Әлеге әрҗәләрдә йөзгә якын кызгылт-яшел үсемлек кучкыл-кучкыл булып рәт саен үсеп утыра иде. Һарри өчен бу үсемлекләр башкалардан бер нәрсәсе белән дә аерылмый, ул хәтта Һермионаның »Мандрагораның елавы» сүзен санга сукмады, әһәмият бирмәде.
— Барыгыз да колакчыннарны алыгыз, — диде Профессор Спраут.
Укучылар арасында үзара көрәш, ыгы-зыгы, этеш-төртеш башланды, чөнки берсенең дә диярлек ал, йонлач колакчын аласы килми иде.
— Мин сезгә аларны кияргә кушкач, барыгыз да колакларыгының тулысынча капланган булуына инанырга тиеш, — диде Профессор Спраут. — Колакчыннарны салыр вакыт җиткәч, мин баш бармакны өскә күтәрермен. Ярыймы? Колакчыннарны киегез!
Һарри үзенекен алып киде. Аның аша бер тавыш та ишетелми икән! Профессор Спраут исә ал, йонлач колакчын киде, җиңнәрен сызганды да, кучкылланып утырган бер үсемлекне ныгытып кысып тотып, тартып чыгарды.
Һарри соклануыннан кычкырып җибәрде, әмма аны берәү дә ишетмәде.
Мандрагораның төбеннән, тамыр урынына, кечкенә, тонык, гайре килбәтсез бер бала чыкты. Яфраклар аның нәкъ баш түбәсеннәр үсә, йөзе сыек яшел, тәне тимгелле, үпкәсеннән йөрәк үзгеч тавыш чыкканы аермачык иде.
Профессор Спраут өстәл астыннан зур чүлмәк алып, Мандрагораны шунда салды һәм, яфраклары гына күрененерлек итеп, кара, дымлы, уңдырышлы туфракка күмеп куйды. Аннары кулындагы туфракны кагып төшерде һәм, ниһаять, баш бармагын өскә күтәреп, колакчыннарын салып куйды.
— Бу үсемлекләр үренте генә булганлыктан, аларның тавышы ул хәтле куркыныч түгел, — бу сүзләрне әйткәндә аның тавышы шундый тынч иде, ул, әйтерсең, әле генә карабодай гөленә су сибеп туктаган. — Шуңа да карамастан, аларның тавышы сезнең колагыгызда берничә сәгать дәвамында яңгырарга мөмкин. Беренче көнне үк дәресләрдән азат ителүегезне теләмәсәгез, колакчыннарыгызны яхшылап киегез. Аларны салырга вакыт җитүен мин сезгә белдертермен.
— Дүрт кешегә бер поднос булыр, монда чүлмәкләр җитәрлек, туфрак менә бу капчыкларда. Берүк Явыз Капшагычка кагыла күрмәгез, чага торган гадәте бар.
Әйтеп бетерүгә, җилкәсеннән астыртын гына сузылган кызгылт-кара кармавычка «шап» иттереп китереп тә сукты.
Һарри, Рон һәм Һермиона янына Һаффлпаффта укыган көдрә чәчле бер малай килеп кушылда. Һарриның аны күргәне бар иде, әмма сүз кушкан гына юк.
— Джастин Финч-Флэтчли, — диде ул, Һаррины кулыннан кысып. — Мин синең кем икәнлегеңне, әлбәттә, беләм, атаклы Һарри Поттер бит син!.. Ә син — Һермиона Грейнджер, барлык фәннәрдән дә алда баручы (аның белән дә кул кысып күрешү Һермиона өчен зур дәрәҗә), һәм, әлбәттә, Рон Уизли. Теге оча торган машина синеке иде бит?
Ронның хәле елмаерлык түгел, чөнки ул һаман Акырак белән булган вакыйгадан айный алмаган иде әле.
— Локһарт сокланырлык, шулай бит? — диде Джастин шатланып, һәм алар чүлмәкләрен аждаһа тизәге белән тутыра башладылар. — Искиткеч батыр егет! Сезнең аның китапларын укыганыгыз бармы? Әгәр мин убыр белән телефон өйчегендә калсам, куркудан йөрәгем табан астына төшәр иде, ә ул курыкмаган, аек акылда калган. Бу бит гаҗәп!
— Белгәнегезчә, мин Итон укучылары исемлегендә идем. Аның урынына монда эләгүемә ничек шат икәнемне хәтта сүзләр белән аңлатып булмый! Дөрес, әниемнең башта бераз кәефе кырылган иде, әмма мин аңа Локһартның китабын укырга биреп тордым, аны укыганнан соң ул, мөгаен, гаиләңдә укымышлы тылсымчы булуның нинди отышлы булуын аңлагандыр...
Моннан соң аралашуны алар кирәк дип тапмадылар. Колакчыннарын киделәр дә, бар игътибарларын Мандраголарга юнәлттеләр. Профессор Спраут моны бик оста башкарган иде, әмма чынлыкта бу эш андый җиңел булып чыкмады. Мандрагоралар иске чүлмәктән чыгарганда да, яңасына кертеп утыртканда да каршылык күрсәттеләр: боргаландылар, әйләнделәр, бөтерелделәр, тибештеләр, кечкенә очлы йодрыклары белән болгандылар. Тешләрен шыгырдаттылар. Һаррига бер юан Мандрагораны күчереп утырту өчен ун минутлап вакыт кирәк булды.
Дәрес ахырына ул, башка укучылар кебек үк, тирләп пешкән, туфракка батып беткән, шуның өстенә, бар җире дә авырта иде. Алар өстерәлеп диярлек сарайга кайтып җиттеләр, тиз генә юындылар, аннары Гриффиндорлылар Әверелдерү дәресенә киттеләр.
Профессор Макгонагалл дәресләре болай да иң авырлардан санала иде, бүген аеруча катлаулы булды. Һарри былтыр зур көч куеп өйрәнгән бар мәгълүмат, әйтерсең, җәй буена җилләп, баштан чыгып беткән. Бирем түбәндәгедән гыйбарәт иде: коңгызны зур сәдәфкә әверелдерергә. Һарриның тырышлыгы юкка булды, һәм аның бар эше дәрес буе шул коңгызны өчтәл өстендә аның таягыннан качарга өйрәтүгә кайтып калды.
Ронның эшләре тагын да мөшкелрәк иде. Ул, төзәтергә теләп, кемнәндер алган Спиллотейп (тылсымлы ябыштыргыч тасма) белән үзенең таягын ураган. Әмма моның бер файдасы тимәде, ә киресенчә. Аның таягы ул да булса шыгырдап куя һәм очкыннар чыгара, ә Рон коңгызны әверелдерергә теләгәндә исә соры төтен, ә аның артыннан ук бөтенләй тәмсез, бозылган йомырка исләре чыгара иде. Төтен аркасында күзенә берни күренмәгәнлектән, ул ялгыш коңгызны терсәге белән сытты һәм икенчесен сорап алырга мәҗбүр булды. Профессор МакГонагаллның бу эшкә кәефе кырылды.
Төшке ашка дәшеп чыңлаган кыңгырауны ишетүгә, Һарриның әченә җылы йөгерде. Аның мие сыгылган лимонны хәтерләтә иде. Һарри һәм Роннан кала башкалар сыйныфтан чыгып киттеләр. Рон исә ачуланып тылсымлы таягы белән өстәлне төйде.
— Бер файдасыз тинтәк нәрсә!
— Икенчене сорап өеңә хат яз, — дигән тәкъдим бирде Һарри, таяктан чыккан очкыннарга карап.
— Әйе, әлбәттә, һәм тагын бер Акырак көтәргәме аннары? — дип җавап кайтарды Рон, сызгырып торучы таягын дөңгечләп букчасына сала-сала. — Таягың ватылуга син үзең гаепле... — дигән тавыш кына ишетелеп калды.
Алар ашарга төштеләр. Һермиона үзенең Әверелдерү дәресендә ясаган зур пәлтә сәдәфләре белән мактанып алды, әмма бу Ронның болай да булмаган кәефен бозып кына җибәрде.
— Көннең икенче яртысында нинди дәресләр әле безнең? — дип сорады Һарри, сүзне икенчегә бору нияте белән.
— Кара Көчләрдән Саклану, — дип җавап кайтарды Һермиона.
— Нигә әле Локһарт укыткан фәннәр янында синең кечкенә йөрәк билгеләре куелган? — дип бәйләнде Рон, аның кулыннан җәдвалын тартып алып.
Һермиона кәгазен кире тартып алды, ике бите уттай яна башлады.
Ашап бетерүгә, өчесе дә тышка чыктылар. Һермиона таш баскычка утырды да, «Убырлар белән сәяхәт»енә кереп чумды. Һарри белән Рон исә Квиддич турында сөйләшә башладылар. Ләкин бераздан Һарри үзендә кемнеңдер күз карашын тоемлап алды. Башын күтәргәч, ул бер бик кечкенә, тычкан төсле чәчле малайны күреп алды. Бу малайны Һарри Бүлүче Эшләпәне кигән көнне дә күргән иде. Малайның кулында гади Магллар камерасы, үзенә Һарриның текәлеп кравын күргәч, чия кебекк кызарды.
— Барысы да тәртиптә, Һарри. Мин — Колин Криви, — диде ул бер сулышта, һәм бер адым алга атлады. — Мин дә Грииффофндорлар төркемендә. Сине фотосурәткә төшерсәм, ни әйтерсең? — диде ул, камерасын күтәрә төшеп, өмет тулы тавыш белән.
— Фотосурәткә? — дип аптырап сорады Һарри.
— Әйе. Шулай итеп, мин үземнең синең белән таныш булуымны исбатлый алыр идем, — диде Колин Криви, тагын да якыная төшеп. — Мин синең турыда барысын да беләм. Миңа синең турында бик күп сөйләделәр. Үзең-Беләсең-Кем сине һәлак итәргә теләгәч ничек исән калуыңны да, соңыннан аның ничек юкка чыгуын да, маңгаеңдагы яшен төсле яра эзенең ничек барлыкка килүен дә, — аның күз карашы Һарриның маңгаенда тукталып торды, — безнең тулай торактагы бер малай тагын шуны әйтте: әгәр синең фотосурәтеңне дөрес ясатсаң, ул селкенәчәк икән.
Колин авыр итеп сулап куйды да, дәвам итте:
— Монда бик искиткеч, шулай бит? Һогвартстан хат алганчы мин үземнең тылсым көченә ия була алуымны хәтта башыма да китерми идем. Минем әтием гади сөт җыючы, ул әле һаман да моңа ышынып җитә алмый. Минем аңа бик күп фотосурәтләр җибәрәсем килә. Шуларның берсе синеке булса, бик шат булыр идем. — Малай Һаррига үтенечле күзләре белән карады. — Синең дустың безнең икебезне төшерә алмас микән? Син аңа кул куя аласыңмы?
— Нәрсә? Һарри, син әллә фотосурәтеңә кул куеп бирә башладыңмы?
Кинәт Драко Малфойның ачы итеп шулай дип кычкыруы кайтаваз булып яңгырады хәтта. Колин артыннан килеп чыкты ул. Малфой үзен шулай иркен тота, әйтерсең лә ул туганнан бирле шушында, Һогвардста яши. Җитмәсә, ике иске дустын – Краби белән Гойлны да үзе белән иярткән.
— Чиратка тезелеп басыгыз! — дип зәһәрләнеп, тамак киереп кычкырды Малфой шушында җыелып торган кешеләргә. — Һарри Поттер култамгалы фотосурәтен өләшә!
— Юк, ул ялганлый! — дип, ачуы кабарып җавап кайтарды Һарри, йодрыкларын төйнәп. — Авызыңны яп, Малфой!
— Син көнләшәсең, шул гына, — дип ярып салды Колин. Краби белән чагыштырганда, аның гәүдәсе тегесенең муены кадәр генә иде.
— Көнләшәм? — дип аптырашта калды Малфой, аңа хәтта башка кычкырырга да кирәк түгел, чөнки барысы да болай да тыңларга әзер иде. — Нәрсәдән? Син минем маңгаемны иләмсез шрам ярып үтми, дип әйтмәкче буласыңмы? Юк инде, рәхмәт. Минем уйлавымча, маңгаеңда яра булу гына сине үзенчәлеклк итә алмый.
Краби белән Гойл юләрләрчә көлеп куйдылар.
— Лайлач аша, Малфой! — дип ачулы кычкырды Рон. Ул арада Краби да, көлүеннән туктап, янаган рәвештә йодрыкларын уйната башлады.
— Уизли, мин сиңа саграк булырга кидәш итәр идем, — дип көлемсерәп куйды Малфой. — Булган хәлләрдән соң, син үзеңне бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш, югыйсә әниең сине шундук килеп алачак! — Һәм, нечкә чырылдавык тавыш белән үртәп куйты: «...әгәр дә син тагын бер шундый гамәл кылсаң...»
Якында гына торган бишенче ел укучылары кычкырып көлеп куйдылар.
— Уизлига синең култамгаң куелган фотосурәт кирәк, — дип авыз ерып куйды Малфой.
— Бу аның гаиләсе белән бергә алынган йортыннан да кыйммәтлерәк булыр...
Рон, сикереп чыгып, Спиллотейп (тылсымлы ябыштыргыч тасма) белән уралган таягын күтәргән генә иде, Һермиона «Убырлар белән сәяхәт»ен шап итеп ябып, ачулы ырылдап дәште: «Кара!»
— Нәрсә майтарасыз сез монда? — Гилдерой Локһарт, зур-зур адымнар белән, аларга таба килә, ә аның артыннан фирәзә мантиясе җилфердәп кала иде. — Кем ул монда култамгалы фотосурәтләр өләшә?
Һарри, җавап бирергә дип, авызын гына ачкан иде, Локһартның аның җилкәсенә куелган кулы туктарга мәҗбүр итте.
— Сорап торган буласың тагын! Менә без синең белән тагын күрештек, Һарри!
Локһартка берегеп диярлек торган Һарри, оятыннан уттай янып, Малфойның көлемсерәп үз төркеменә таба борылуын күзәтте.
— Кил монда, Криви әфәнде! — диде Локһарт Колинга, авызын зур ерып. — Ике фотосурәт, шуннан да яхшыракны уйлап табып булмас, һәм без икебез дә анда синең өчен култамгабызны куярбыз.
Колин кабалана-кабалана камерасын капшарга тотынды һәм аларны төшерү белән, төштән соңгы дәресләр башлануын белдереп, кыңгырау чыңлады.
— Тизрәк дәресләргә ашыгыгыз, — дип команда бирде Локһарт, һәм Һарри белән бергә сарайга юл тотты. Һарри исә бу мизгелдә үзенең Юкка Чыгаручы Әфсенгә ия булмавына бик үкенде.
— Акыллылар сүзе, Һарри, — диде Локһарт аталарча, кырый ишектән керә-керә. — Криви белән тарткалашта мин синең яклы булдым. Икебез бергә төшкәч, курсташларың сине тәкәббер дип уйламас, мөганен...
Һарриның ык-мык килеп торуына карамастан, Локһарт аны коридор буйлап баскычтан өскә өстерәп диярлек менгезә иде, шул вакытта дәрескә ашыгучы укучылар аларны күзләре белән бораулап калды.
— Карьераның башлангыч өлешендә үк шулай култамгалы фотосурәтләр өләшү — акылсызлыкның чиге. Дөресен генә әйткәндә, Һарри, бу бит читтән караганда үз-үзенә гашыйк малайның эш-гамәле кебек күренә. Җитәр шундый вакыт, син минем кебек дәрәҗәгә ирешерсең, һәм андый фотосурәтләрне, кая гына барсаң да, төргәге белән йөртергә мәҗбүр булырсың, — дип бераз көлемсерәп куйды. — Мин әле синең ул вакытың җиткәндер, дип уйламыйм.
Ниһаять, алар Локһартның бүлмәсенә килеп җиттеләр. Һарри, мантияне тартып төшереп, бүлмәнең иң түренә барып урнашты, алдына Локһарт язган җиде китапны куйды. Шул рәвешле ул чынбарлыктан бераз качу юлын тапты.
Шулчак шау-гөр килеп, бүлмәгә Рон белән Һермиона килеп керделәр һәм Һарри янына килеп утырдылар.
— Синең битеңдә хәтта йомырка тәбәсе кыздырырга була, — диде Рон. — Яхшы чакта син Криви белән Джинниның очрашмауларын телә, югыйсә алар, берләшеп, «Поттер җанатарлары җәмгыяте»н ачарга мөмкин.
— Дәшмә әле ул хакта, — дип ырылдады Һарри. Соңгы сүзләрне Локһарт ишетеп алса — бетте баш!
Сыйныфтагы бар кеше дә килеп утырып беткәч, Локһарт тамак кырып алды, аның артыннан ук тынлык урнашты. Ул алгарак чыкты һәм Нэвил Лиңботтомның «Трольләр белән сәяхәт» китабын тартып диярлек алды, һәм тышлыгындагы үзенең сурәтен барысына да күренерлек итеп тотты.
— Бу — мин, — диде ул, күз кысып, — Гилдерой Локһарт, Өченче дәрәҗәле Мерлин Ордены иясе, Караңгы Көчләрдән Саклану Берләшмәсенең Хөрмәтле Әгъзасы, «Тылсымлы Атналык»ның Иң-Сөйкемле-Елмаю номинациясендә биш тапкыр җиңүче — әмма хәзер сүз бу турыда түгел. Бандон Баншасыннан мине елмаю гына коткармады, юк.
Шулай диде дә, тынып калды: ул укучыларның көлүен көтә иде, берничәсе елмаеп куйды.
— Күрәм, барыгыз да минем китаплар җыентыгымны кулга төшергәнсез, бик яхшы. Бүгенге дәресне сорауларга җаваптан башлап җибәрербез. Борчылмагыз, каушамагыз, мин бары тик сез ул китапларны игътибар белән укыгансызмы, нәрсәләр үзләштергәнсез, дип кенә тикшерәм...
Сораулар язылган кәгазьләрне өләшкәч, ул, сыйныфка йөзе белән борылып, дәште:
— Сезнең утыз минут вакытыгыз бар. Башладык!
Һарри үзенең кәгазенә күз салды һәм түбәндәгеләрне укыды:
1. Гилдерой Локһартның яраткан төсе нинди?
2. Аның данлыклы сере нидә?
3. Сезнең фикерегезчә, Локһартның бүгенге көндә ирешкән иң зур уңышы нидән гыйбарәт?
Бу сораулар кәгазьнең ике ягына да язылып, әле тагын берничә бит дәвам итә иде:
54. Гилдерой Локһартның туган көне кайчан, һәм аның өчен иң яхшы бүләк нәрсә дип уйлыйсыз?
Ярты сәгать үтү белән, Локһарт кәгазьләрне җыеп алды һәм тиз генә күз йөртеп чыкты.
— Ай-яй! Минем яраткан төсем сирень икәнен санаулы гына кешеләр хәтерли икән. Мин моны «Кар Кешеләре белән бер ел» китабымда язган идем. Кайберләрегезгә «Вервольфлар белән ил гизү» китабын игътибар беләнрәк уку комачау итмәс иде! Уникенче бүлектә мин аерма-ачык итеп тугаен көнемә иң шәп бүләк — тылсым иясе һәм гади кешеләрнең үзара дус-тату яшәүләре, дип яздым. Әлбәттә, мин зур гына шешә Огденның Озак Торган Утлы Вискиеннан да баш тартмас идем!
— ...Әмма Һермиона Грейнджер минем данлыклы серемнең дөньяны явызлыктан коткару, һәм базарга үзем уйлап чыгарган чәчне карау һәм саклау чарасын тәкъдим итү икәнен белә! Бик яхшы кыз! Чынлап та (ул битнең икенче яган ачты), бик яхшы билгесен куям мин аңа. Кая ул, Һермиона Грейнджер?
Һермиона басты да, калтыранган кулын күтәрде.
— Бик шәп! — Локһарт соклануын яшерә алмады. — Яхшының да яхшысы! Гриффиндорларга ун балл өстәлә. Ә хәзер эшкә керешик...
Ул иелеп, үз өстәле астыннан зур, чүпрәк белән капланган читлек тартып чыгарды.
— Хәзер сак булыгыз! Бүген мин сезгә тылсым илендәге иң җирәндергеч җанварлардан сакланырга өйрәтермен. Әлеге бүлмәдә сез чыннан да куркыныч, коточкыч нәрсәләргә тап булырсыз. Әмма шуны истә тотыгыз: мин сезнең янда булганда, сезгә бернинди дә куркыныч янамый. Бары тик тынлыкны сакларга гына кирәк». Һарри, курка-курка, яхшырак күрер өчен, китаплар өеме аша читлеккә таба иелде. Шул арада Локһарт кулын чүпрәк астына тыкты. Дин һәм Симус көлүдән туктадылар. Нэвилл алгы рәттә куркып кына утыра бирде.
— Мин сезгә кычкырмаска кушам, — диде Локһарт, бар кешегә ишетелерлек итеп. — Югыйсә бу аларның ачуын чыгарырга мөмкин!
Барча кеше, тын алырга да куркып, көтеп тора, һәм ниһаять, Локһарт япманы ачып җибәрә.
— Әйе, — диде ул тыныч кына. — Яңа гына тотылган Корноул Пиксие.
Симус Финниган үз-үзен кулда тота алмады. Ул пырхылдап көлеп җибәрде. Әлбәттә, Локһарт моның куркып кычкыру түгеллеген шундук аңлады.
— Нәрсә? — дип елмайды ул Симуска.
— Алар… алар бит ул кадәрле куркыныч түгел, шулай бит? — дип әйтеп салды аптырашта калган Симус.
— Алай дияргә ашыкмагыз әле, — диде Локһарт, Симуска бармак янап. — Бу чукынчыкларның шаян шаяртулары зур һәлакәткә китерергә мөмкин!
Пиксиләр ачык зәңгәр төстә, якынча егерме сантиметр озынлыкта, очлы битле, тавышлары исә чәрелдәп чыга, әйтерсең бик күп попугай берьюлы талаша иде. Япмаларын ачу белән, алар бертуктамый тавыш чыгара башлады, бүлмәнең бар почмакларына таба очты, дөбердәү һәм тагын әллә нинди сәер тавышлар чыгарды. Якын-тирәдә утыручыларга өйләрен сытып күрсәттеләр.
— Ярар, — диде Локһарт. — Хәзер сезнең аларга ничек каршы тора алуыгызны карарбыз. — Шулай диде дә, читлекне ачып җибәрде.
Менә китте ыгы-зыгы. Пиксиләр, ракета кебек, һәр якка сикерешә башладылар. Икесе, Нэвиллны колагыннан тотып күтәрделәр һәм ул бермәлгә һавада асылынып торды. Берничәсе, тәрәзә аша сикереп чыгып, тәрәзә пыяласының кыйпылчыклары белән уйнарга кереште. Калганнары шул хәтле бүлмәнең астын өскә китереп бетерде, әйтерсең анда котырынган мөгезборын узган. Язу карасы савытларын бүлмә буйлап сиптеләр, китап һәм кәгазьләрне тураклап ташладылар, дивардагы картиналарны алып аттылар, чүп чиләген түгеп бетерделәр, китап-букчаларны алып, ватык тәрәзәләрдән аттылар. Берничә минуттан бар укучы өстәл астына качып беткән, бары бичара Нэвилл гына түшәмдәге кандилдә асылынап тора иде.
— Сез нәрсә? Кире куып кертегез аларны, кире куып кертегез! Алар бары тик Пиксиләр генә бит! — дип кычкырды Локһарт.
Ул, җиңнәрен сызганып, тылсымлы таягын болгап, кычкырып җибәрде:
— Пескипикси Пестерноми!
Моның бернинди дә нәтиҗәсе булмады, хәтта киресенчә, бер пикси, аның таягын алып, тәрдәдән атты. Локһарт, авыр сулап, үзенең өстәле астына качты. Бик вакытли качты, чөнки ул китүгә, Нэвилл, кәндил белән бергә, яңа гына профессор басып торган урынга ишелеп төште.
Шулвакыт кыңгырау чылтырады, һәм барысы да дәррәү ишеккә таба йөгерде. Ниһаять, сыйныфта тынлык урнашты. Локһарт, качкан җиреннән чыгып, Һарри, Рон һәм Һермионаның ишеккә юнәлгәннәрен күреп, дәште:
— Мин сезнең өчегезгә калган пиксиләрне читлекләренә куып кертергә кушам. — Шулай диде дә, аларның нәкъ борын төбендә ишекне ябып, чыгып китте.
— Син аңа моннан соң да ышанасыңмы? — дип ачулы сорады Рон, шул арада бер Пикси аның колак төбенә чаңгылдатты.
— Ул безгә бары тик бу эше гамәлдә башкарырга мөмкинлек бирде, — диде Һермиона, ике Пиксине Катыргыч Әфсен укып туктатты, һәм читлекләренә кертеп утыртты.
— Гамәлдә башкарырга? — дип кабатлап сорады Һарри, үзенең каршында тел күрсәтеп торган Пиксине тотарга теләп. — Һермиона, ул алар белән үзе дә нишләргә белмәде, бары шул гына...
— Сафсата, — дип җавап кайтарды Һермиона. — Син бит аның китапларын укыдың — аның кылган батырлыкларын исеңә төшереп кара әле!..
Бу бары тик сүзләрдә генә, — дип мыгырданды Рон.
Алсу Фазлыева тәрҗемәсе, Айдар Шәйхин мөхәррирлегендә