Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Седьмая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 29.09.2018
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Седьмая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод появился по инициативе просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Седьмую главу по нашей просьбе оформила казанский иллюстратор Надя Нечаева.



7 нче бүлек

Шакшыканнар һәм пышылдаулар

Киләсе берничә көнне Гилдерой Локһарт корридорда күрендеме, Һарри шундук аның күзеннән югала торган булды. Ә менә Колин Кривидан качу бераз читенрәк иде, чөнки ул Һарриның көн тәртибен яттан белә иде кебек. Колин өчен көненә алты-җиде тапкыр Һаррига «Нихәл, Һарри?» диеп, җавапка «Сәлам, Колин» сүзләрен ишетүдән дә тансыграк әйбер юк иде бугай. Һарриның тавышы никадәр ачулы булуга карамастан...

Һедвиг һаман да Һаррига теге, машина белән һәлакәтле сәфәрләреннән соң үпкәле иде әле, һәм дә Ронның таягы һаман да тоткарлык белән эшли бирде. Җомга көнне Ырымнар дәресендә ул Ронның кулында үзеннән үзе атып җибәрде дә, профессор Флитвикның нәкъ ике күзе арасына барып тондырды, сулкылдап торган олы яшел пешек эзе калдырды. Мондый әйберләр булуып торганга, атна азагына кадәр исән калуына шат иде Һарри. Шимбә көнне иртә белән ул, Рон һәм Һермиона Һагридның хәлен белеп кайтырга исәп тота иделәр. Тик торасы вакыттан берничә сәгать кала, аны Оливер Вуд, Гриффиндорның квиддитч такымының капитаны, рәхимсезләрчә селкетеп уятты.

— Ни бар? — диде Һарри йокы аралаш.

— Квиддитчка хәзерлек! — диде Вуд. — Тор әйдә, киттек!

Һарри кырын күз белән генә тәрәзәгә күз төшереп алды. Алтын катыш алсу күктә сыек кына томан эленеп тора иде. Хәзер, инде уянгач, ул кошларның мондый чыр-чуына ничек итеп йоклый алганына аптырады.

— Оливер, — диде Һарри ыңгырашып. — Әле таң ата гына бит әле.

— Нәкъ шулай, — диде Вуд. Бу алтынчыда укучы малай озын һәм төптән юан иде һәм әлеге вакытта аның күзләре дәрт чаткылары белән яна иделәр. — Бу безнең яңа әзерләнү программыбызның бер өлеше. Я, әйдә. Себеркеңне элдер дә, киттек, — диде ул күтәренкелек белән. — Башка такымнар әле әзерләнә башламаганнар. Быел бу эшне башлаучылар без булырбыз.

Уянып бетмәгәнлектән авызын ача-ача һәм җиңелчә генә калтыраган Һарри караватыннан шуышып төште дә, квиддитч киемнәрен эзли башлады.

— Егет икәнсең! — диде Вуд. — Унбиш минуттан аланда көтәм.

Үзенең кансу кызыл төстәге квиддитч киемнәрен табып, аннары җылырак булсын өчен плащын киеп алгач, Һарри Ронга үзенең кая киткәнен аңлаткан язу калдырды да, иңенә Нимбус Ике Меңен салып ишмә баскычтан аска, гомум бүлмәгә төште. Сурәт-ишеккә җитүе генә булды, артында нидер дөбердәгәнгә борылып караса, кулына нәрсәдер тоткан һәм муенындагы фотокамерасы тилеләрчә як-якка атынган Колин Криви да ишмә баскычтан атылып төшеп килә иде.

— Баскычта кемнеңдер синең исемеңне әйткәнен ишеттем, Һарри! Кара, миндә нәрсә бар! Менә чыгардым, сиңа күрсәтмәкче идем...

Колин аның авызына бер фото тыга язды һәм маның нинди фото икәнен күреп Һарриның исе китте.

Фотода хәрәкәтле, аклы-каралы Локһарт, Һарри үзенеке дип таныган бер кулны тарткалый иде. Фотодагы Һарриның, каршы килеп, күзгә күренергә теләмәгәнен күреп, чын Һарри шатланып куйды. Карап торган арада Локһарт, бу эшеннән ваз кичеп, фотның ак кырыена лапылдап утырды.

— Автографыңны куймассың микән? — диде Колин дәртләнеп.

Якында чыннан да берсе дә юкмы икән дип караган Һарри малайга салмак кына:

— Юк, — диде. — Гафу итәрсең, Колин, ашыгам. Квиддитчка әзерлек...

Һәм ул сурәт-ишек аша чыгып та киттте.

— Менә сиңа!.. Көтеп тор! Минем бер дә квиддитч уйнаганнарын күргәнем юк.

Колин да аның артыннан сурәт-ишек аша атылып чыкты.

— Анда сиңа кызык булмас ул, — диде Һарри тизрәк, тик йөзе дәртеннән балкыган Колин моны колагына да элмәде.

— Соңгы йөз елга факультет такымнарында син иң яшь уенчы булдың, име, Һарри? Име? — диде Колин Һарри белән янәшә юыртып.

— Димәк син бик яхшы уйныйсыңдыр. Мин бер кайчан да очып караганым булмады. Җиңелме ул? Бу синең себеркеңме? Булганнардан иң яхшысымы ул?

Һарри аңардан ничек котыласын белмәде. Авызын яба белмәгән шәүләң бар кебек иде бу гүя.

— Юньләп белмим мин квиддитчны, — диде Колин. — Чыннан да дүрт тупмы анда? Шуларның икесе оча торган, кешеләрне себеркеләреннән бәреп төшерә торганмы?

— Әйе, — диде арыган Һарри һәм квиддитчның катлаулы кагыйдәләрен аңлатудан ваз кичеп:

— Алар бладҗер дип аталалар. Һәр такымда икешәр Чукмар бар, алар үзләренең чукмарлары белән бладҗерларны сугып җибәрәрләр. Фред һәм Дҗорҗ Үизлиләр — Гриффиндор Чукмарлары.

— Ә башка туплар ни өчен кирәк? — дип сорады Колин һәм абынып, бер-ике адым аска убылды, чөнки яак астына карамый, Һарриның авызына карап атлый иде.

Куофлга килгәндә, ул зур гына, кызыл төстәгесе, аның белән гол кертәләр. Һәр такымда өчәр Куалаучы шушы тупны бер-берләренә ыргытып, аланның ике башындагы багана капкаларга атарга тырышалар. Ул өч багананың башынңа кыршаулар урнашкан.

— Ә дүртенче туп...

— ...ул алтын снитч, — диде Һарри, — анысы бик кечкенә, үтә җитез, аны тотуы бик читен. Бу — Эзләүченең эше, чөнки квиддитч уены алтын снитч тотылмыйча тәмамланмый. Кайсы такымның Эзләүчесе снитчне эләктерсә, шул такымга өстәмә йөз илле пуан бирелә.

— Ә син безнең Гриффиндор Эзләүчесе, име? — диде Колин хәйранлык белән.

— Әйе, — диде Һарри. Алар кирмән эченнән чыктылар да, чыклы үлән өстеннән атлый башладылар. — Сакчы дигәне дә бар әле. Ул капкаларны саклый. Менә шул инде.

Тик Колин сорау яңгырын аска, сөзәк чирәм өстеннән аланга төшеп җиткәнчегә кадәр туктатмады һәм чишенү бүлмәләренә җиткәч, Һарри аңа кул гына селтәп китеп барды. Колин аның артыннан чәрелдек тавышы белән:

— Мин берәр яхшы урынга утырам, алайсам, Һарри, — диде дә, трибуннарга ашыкты.

Калган Гриффиндор уенчылары инде чишенү бүлмәсендә иделәр. Вуд бердәнбер чыннан да уянган кешегә охшаган иде. Күзләре шешенгән җирән чәчле Фред белән Дҗордҗ Визлиләр янында, каршыдагы диварга башын терәп, дүртенчедә укучы Алисия Спиннет утыра иде. Калган ике куалаучы Кәйти Белл белән Әнҗелина Дҗонсон бер-берсенә терәлеп каршы якта йокы килүләреннән авызларын ачкалыйлар иде.

— Килдеңме, Һарри, нишләп тоткарландың? — диде Вуд түземсезлеген белдереп. — Аланга чыгып китәр алдыннан, тиз генә бер-ике сүз сөйләшеп алырга идем сезнең белән, чөнки җәйге ялларымны яңа әзерләнү программасын язып уздырдым, һәм бу юлы ул эшкә ярарга тиеш.

Вуд кулына Квиддитч аланы сурәтләнгән зур диаграмма тоткан, анда бихисап төрле төстә сызыклар, уклар һәм хачлар ясалган иде. Ул тылсым таягын белән тактага төртте дә, андагы уклар кортлар кебек хәрәкәт итә башлады. Ә инде Вуд авызын ачып, яңа тактикасын аңлата башлагач, Фред Үизли Алисиянең иңенә башын салды да, гырлап җибәрде.

Такталарның беренчесен аңлатыр өчен егермеләп минут китте, ләкин беренчесе астында икенчесе, икенчесе астында өченчесе дә күренә иде. Һарри Вудның бик озак итеп нидер сайравыннан оеп утырды.

— Димәк, — диде Вуд ниһаять һәм кирмәндә иртәнге ашка ниләр ашаячагы турында хыялланып утырган Һаррины сискәндерде. — Аңлашылдымы? Сорауларыгыз бармы?

— Минем бер соравым бар, Оливер, — диде Дҗордҗ. — Нигә син безгә боларны кичә, без йокламаган вакытта сөйләп бирмәдең?

Вудка бу ошамады.

— Тыңлагыз барыгыз да, — диде ул аларга кызып. — Без былтыр ук беренче урын алырга тиеш идек. Иң яхшы такым — безнеке. Тик кызгынычка күрә, бездән тормаган сәбәпләр аркасында...

Һарри үзен гаепле хис итеп урыныннан кузгалып куйды. Былтыр соңгы уен вакытында ул һушына киләлмичә хастаханәдә ятты, бу исә гриффиндорларның бер уенчыга кимрәк итте һәм алар соңгы өч йөз ел эчендә иң каты җиңелүгә дучар булдылар.

Вудка үз-үзен кулга алыр өчен берникадәр вакыт кирәк булды. Күренеп тора иде, аларның бу соңгы җиңелүе аны һаман бик каты борчый иде.

— Димәк, быел без моңар кадәр булганнан тагын да ныграк әзерләнәчәкбез... Ярый, киттек, яңа теорияләребезне практикага түгик! — диде Вуд көр тавыш белән һәм себеркесен эләктерде дә, шкафлар торган бүлмәдән әйдәп чыгып китте. Каткан, бөгелми торган аякларын өстерәп, йокыдан авызларын ача-ача, такымы артыннан сөйрәлде.

Алар чишенү бүлмәсендә бик озак булганнар икән, кояш инде тулысы белән чыгып өлгергән. Тик, алай да, томанның калдыклары стадиондагы чирәм өсендә һаман бераз бар иде. Алан эченә кереп барганда Һарри Рон белән Һермионаның трибуннарда утырганнарын күрде.

— Бетмәдемени әле бу синең? — диде Рон аптырап.

— Башламадык та әле, — диде Һарри Зур Залдан Рон белән Һермиона алып килгән кәтермәч һәм мармеладка кызыгып карап. — Вуд безгә яңа хәрәкәтләр өйрәтте.

Ул себеркесенә атланды да, аягы белән җиргә тибеп ыжгыртып өскә күтәрелде. Аның битенә килеп бәрелгән иртәнге салкынча һава аны Вудның озын нотыкларына карый күпкә яхшырак итеп уятып җибәрде. Нинди рәхәт тә соң яңадан квиддитч аланына кайтырга! Ул уң якка атылып алан буйлап Фред һәм Дҗордҗ белән ярышып алды.

— Бу нинди сәер тыкылдаган тавыш ул? — дип сорады Фред алар почмактан борылгач.

Һарри трибуннарга күз йөгертеп алды. Иң югары урыннарның беренә утырган Колин камерасын күтәргән дә, бер бер артлы әллә ничә кадр төшереп тора иде. Моның тавышы буш стадионда бик сәер итеп көчәйде.

— Монда кара, Һарри! Монда! — дип кычкырды ул чәрелдәп.

— Кем инде бу тагын? — диде Фред.

— Белмим, — дип алдады Һарри һәм мөмкин кадәр Колиннан ерак булыр өчен, шактый зур тизлек белән читкә атылды.

Яннарына һава ерып килеп җиткән Вуд кашын җимереп:

— Ни бар анда? — диде. — Нигә теге бәләкәч фото төшереп тора анда? Ошамый әле бу миңа. Ул безнең яңа әзерлек программасын белергә тырышкан Слизерин шымчысы булырга мөмкин.

— Гриффиндордан ул, — диде Һарри тизрәк.

— Слизериннарга болай да шымчы кирәк түгел, Оливер. — диде Дҗордҗ.

— Син моны кайдан беләсең? — дип сорады Вуд кызып.

— Чөнки алар монда үзләрүк килеп җиткәннәр. — диде Дҗордҗ төртеп күрсәтеп.

Яшел җөббәләр кигән һәм себеркеләрен иңнәренә салган берничә кеше аланга кереп килә иде.

— Бу ни инде тагын! — диде кызган Вуд ысылдап. — Мин аланны бүгенгә үзебез өчен сорап алган идем! Кирәкләрен бирәм әле мин аларның!

Вуд, ачуы көчле булганга, теләгәненнән бераз катырак итеп җиргә атылды да, селкенеп, себеркесеннән төште. Һарри, Фред һәм Дҗордҗ аның артыннан иярделәр.

— Флинт! — дип җикерде Вуд Слизериннарның капитанына. — Бу — безнең вакыт! Без моның өчен иртән-иртүк тордык! Таегыз моннан!

Маркус Флинт гәүдәгә Вудтан олырак иде. Ул җавап биргәндә йөзендә берникадәр тролль хәйләкәрлеге чалынып китте:

— Монда бит сезгә дә, безгә дә урын җитәрлек, Вуд.

Анҗелина, Алисия һәм Кейти дә яннарына килеп бастылар. Иңгә иң басып һәм Гриффиндорларга кырын карап торган Слизериннар арасында кызлар юк иде.

— Мин аланны үзебез өчен сорап алдым! — диде Вуд ярсуыннан төкерек чәчеп. — Безнең өчен!

— Тик, — диде Флинт, — минем монда Профессор Снейп кулы куелган махсус язуым бар.

«Мин, Профессор С.Снейп, Слизерин такымына үзләренең яңа Эзләүчеләренә күнегү уздырыр өчен квиддитч аланын кулланырга рөхсәт бирәм»

— Сезнең яңа Эзләүчегез бар, димәк? — диде Вуд зиһене таралып. — Кайда?

Һәм алты әзмәвер артыннан алларына, бөтен йөзендә мыскыллы елмаю таралган, кечкенәрәк җиденче малай чыгып басты. Бу Драко Малфой иде.

Фред Малфойга күралмаулык белән карап:

— Син бит Лүсиүс Малфойның улы, име? — диде.

— Драконың әтисе турында сүз кузгатуың да бигрәк сүз уңае, — диде Флинт һәм бөтен Слизерин такымы тагын да киңрәк итеп авызларын ердылар. — Аның Слизерин такымына биргән бүләкләрен күрсәтим сезгә.

Җидесе дә үзләренең себеркеләрен чыгарып күрсәттеләр. Иртәнге кояш карап торган арада Гриффиндорларның борын төпләрендә шәп итеп шомартылган, өр-яңа тоткалы һәм алтын хәрефләр белән эшләнгән җиде данә «Нимбус Ике Мең дә Бер» язуы ялтырап тора иде.

— Иң соңгы модель. Үткән айны гына чыкты әле. — диде исе китмәгән кыяфәт чыгарган Флинт себеркесенең сабыннан тузанын кагып. — «Ике Мең» нче серияне бик күпкә уздыра булса кирәк. «Ныксебергеч»ләргә килгәндә инде... — ул кулларына бишенче «Ныксебергеч»ләр тоткан Фред белән Дҗордҗга әшәке итеп елмайды, — ...ул аларны себереп кенә чыгара.

Гриффиндорлар ни әйтергә белмәделәр. Малфойның авызы шундый киң итеп ерылган иде ки, салкын күзләре дә хәтта сызак кына ачылган ярыкларга әверелделәр.

— Әй, карагыз, — диде Флинт, — аланны басалар. Рон белән Һермиона да «нинди шау-шу бу?» дип карарга килә иделәр.

— Ни бар? — диде Рон Һарридан сорап. — Нигә уйнамыйсыз? Бу нәстә монда нишләп йөри? — ул үзенең Слизерин квиддитч формасына карап торган Малфойга ымлады.

— Мин — Слизеринның яңа Эзләүчесемен, Үизли, — диде Малфой кәпрәеп. — Барысы да такымыбызга минем әтием бүләк иткән себеркеләргә сокланып торалар.

Рон авызын ачып каршындагы җиде мөкәммәл себеркегә текәлде.

— Яхшылар, име? — диде Малфой шома гына. — Бәлкем Гриффиндор такымы да бераз акча җыеп, яңа себеркеләр ала алыр. Бу бишенче «Ныксебергеч» ләрегезне сатып җибәрегез. Музейлар алачак. — Слизерин такымы шаркылдап көлеп җибәрде.

— Кимендә, Гриффиндорда берәү дә үзенә такымга керүен сатып алмый, — диде Һермиона кырыс кына, — бездә бары да сәләткә карап...

Малфойның йөзендәге кәпрәюе сүнә төште.

— Синнән сораучы булмады, кеченә пычрак шакшыкан, — диде ул төкрек чәчеп.

Һарри шунда ук Малфойный чыннан да ниндидер начар әйбер әйткәнен аңлады, чөнки бары да дәррәү аңа ябырылдылар. Фред белән Дҗодҗның аның өстенә ташлануын туктатыр өчен, Флинтка игезәкләрнең каршына чыгарга туры килде, Алисия чәрелдәп «Ничек телең күтәрелде» диде; ә Рон кулы белән җөббәсе эченнән таягын тартып чыгарып, «Син моның өчен җавап бирәчәксең» диде дә, Флинтның кулы астыннан, ачуыннан кайнап, Малфойның йөзенә төзәде.

Стадион эчендә бик яңгыраган шалт иткән тавыш ишетелде һәм Ронның таягыннан тискәре яктан яшел ут агымы атылды да, Ронның үзен, эченә бәреп, артка таба, үләнгә атып бәрде.

— Рон! Рон! Хәлең ничек? — дип сорады Һермиона чәрелдәп.

Рон нидер әйтергә дип авызын ачкан иде дә, тик бер сүз дә әйтә алмады. Моның урнына ул бик каты итеп кикереп куйды һәм авызыннан итәгенә берничә, селкенеп торган, лайлач килеп төште.

Слизериннарның көлүдән эчләре катты. Флинт икегә бөкләнеп себеркесенә асылынып тора иде. Малфой исә бөтенләй мүкәләгән, йодрыгы белән җиргә суккалый иде. Гриффиндорлар Рон янына җыелганнар, ә ул исә һаман ялтырап торган лайлачлар кикерә иде. Берәүнең дә аңа кагыласы килмәде.

— Иң яхшысы Һагридка алып барыйк аны, якынрагы шул, — диде Һарри Һермионага, кыз исә батырларча башын какты, һәм алар икәүләшеп Ронны култыклап алдылар.

— Ни булды, Һарри? Ни булды! Авырып киттеме әллә? Син бит аны дәвалый аласың, име? — Колин утырган урыныннан йөгереп төшкән дә, хәзер аларга ияреп биеп бара иде. Рон тагын бер кат укшып куйды да, янә бер төркем лайлач чыгарды.

— Ооо, — диде Колин гаҗәпләнеп һәм фотоаппаратын күтәреп. — Бераз гына аны тик тота алмассыңмы икән?

— Кит юлымнан, Колин! — диде Һарри кызып. Алар Һермиона белән, Ронны култыклап, стадионны чыктылар, кирмән җирлегеннән атлап, урман читенә юнәлделәр.

— Әз генә калды, Рон, — диде Һермиона урман сакчысының алачыгы күренә башлагач. — Хәзер әйбәтләнерсең... Әз генә калды...

Алачыкка егермеләп адым калгач, алгы ишек ачылып китте, тик анан чыгучы Һагрид булмады. Бүген тонык алсу-миләүшә төсендә җөббә кигән Гилдерой Локһарт атылып чыкты.

— Тизрәк, монда кач әйдә, — диде Һарри ысылдап һәм якындагы куак артына Ронны үзе белән тартып. Һермиона бик теләксез генә аның артыннан атлады.

— Җаен белсәң, бик җиңел ул, — диде Локһарт Һагридка. — Ярдәм кирәк булса, мине кайда эзләргә икәнен беләсең инде. Китабымның бер нөсхәсен бирермен. Синдә һаман минем бер китабым да булмаганына аптырыйм мин... Бүген кичтән берәрсенә кулымны куярмын да, сиңа җибәрермен. Ярый, сау булып тор.

Локһарт кирмәнгә таба атлап китте.

Һарри Локһартның күздән югалганын көтеп торды да, Ронны куак артыннан Һагридның ишек төбенә тартып китерде. Ишеккә алар бик каты шакыдылар.

Һагрид, бик ачулы йөзле, шунда ук килеп тә чыкты, тик, кем килгәнен күреп, карашы шунда ук йомшарды.

— Кайчан килерсез икән дип уйлап тораием... Әйдүк... Керегез... Профессор Локһарт тагы кергән мәллә дип тырам...

Һарри белән Һермиона Ронны тотып, бер почмагында мәһабәт карават, икенчесендә җитез генә утыны янып торган миче торган бер бүлмәле өйгә бусагадан керттеләр. Һарри Ронны утыргычка утыртып, барын да сөйләп бирде. Лайлач мәсьәләсенә Һагридның бер дә исе китмәде.

Һагрид Рон алдына зур бакыр таз китереп куйды да:

— Чыксын әйдә, бетсен, — диде көлеп, — берсе дә калмасын, Рон.

Ронның таз өстенә бөкләнеп утырганын күреп, борчылуыннан:

— Беткәнчегә кадәр көтүдән башка бер чара да күрмим, — диде Һермиона. — Бу ырым болай да бик катлаулы, ә син ватык таягың белән...

Бу арада Һагрид аларга чәй ясап арлы-бирле йөренде, ә аның бүре эте Тырнак Һаррига сырпаланып, селәгәен агыза иде.

— Локһартка синнән ни кирәк иде, Һагрид? — диде Һарри Тырнакның колак артын кашып.

— Миңа ничек итеп су аналарын коедан тартып чыгарырга кирәген киңәш итте, — диде Һагрид ачу белән

Моңарчы Һогвартстагы укытучыларны тәнкыйтьләү Һагридка хас түгел иде һәм шунлыктан Һарри аңа аптыраган караш ташлады. Һермиона исә гадәттәгесеннән бераз югарырак тавыш белән:

— Миңа калса син бераз катыраксың. Профессор Дамблдор аны бу эшкә иң туры килгәне булганга алгандыр бит...

— Ул бердән бер кеше иде. — диде Һагрид балаларга тәлинкәсе белән баллы кәнфитләр сузып. Рон исә бу вакытта тазына карап чапыр-чопыр йөткерде. — Чыннан да бердән-бер кеше иде. Соңгы арада Караңгы Көчләрдән Саклану укытучысы табу авыр була башлады. Халык килми. Бу эш кахәрле дип уйлый башладылар. Берәү дә озак эшли алмый. Сез миңа менә ни әйтегез, — диде Һагрид кисәк кенә Ронга таба борылып, — кемгә ырым атты соң бу малай?

— Малфой Һермионага нидер әйтте... бик нык дорфа булса кирәк ул сүз, моннан соң барысы да җикеренергә тотындылар.

— Чыннан да бик дорфа булды ул, — диде карлыккан тавыш белән Рон өстәл астыннан агарынган һәм тиргә баткан йөзен чыгарып. — Малфой аңа шапшаккан диде, Һагрид...

Рон тагын да иелеп күздән югалды да, авызыннан тагын бер төркем лайлачлар пәйда булды. Ә Һагрид кызып китте.

Ул Һермионага борылды да:

— Шулай дип әйттеме? — диде ырлап.

— Шулай диде! — дип җавап бирде Һермиона. — Тик мин ул әйбернең ни аңлатканын белмим. Бик дорфа икәнен генә аңладым, әлбәттә...

Рон янә өстәл астыннан күренеп:

— Бу иң каты хурлау сүзләреннән бере, — диде тыны кысылып. Шапшаккан магллардан, тылсымчы булмаган ата-аналардан туган тылсымчылар өчен чыннан да бик авыр кушамат. Малфойныкы кебек кайбер гаиләләр бар ки, аларга күрә аларның гаиләләре башкаларныкына караганда иң яхшылары, чөнки алар, саф каннар, янәсе. — Ул соңгы тапкыр бер кикереп куйды да, алга таба сузылган учларына бердән-бер лайлач килеп төште. Ул аны тазга атып бәреп, дәвам итте: — Башкаларыбыз бу әйбернең бер ни дә тормаганын беләбез. Невилл Лоңботтомга карагыз әнә... Ул саф канлы һәм ул кайчакны хәтта казанын дөрес итеп утырта белми бит.

— Һәм безнең Һермионабыз булдыра алмаган әфсен уйлап чыгарылмаган әле, — диде Һагрид горурланып. Һермиона кып-кызыл булды.

— Кешене алай атарга ярамый, — диде Рон калтыраган кулы белән тиргә батктан маңгаен сөртеп. — Пычрак кан, имеш... Гади кан. Көлке бит бу. Бу көннәрдә тылсымчыларның күбесе болай да катнаш бит инде. Без магллар белән өйләнешеп тормаган булсак, әллә кайчан үлеп беткән булыр идек. — Ул укшыды да, тагын иелеп күздән югалды.

— Мин синең ни өчен аны ләгънәтләргә тырышканыңны аңлыйм, Рон, — диде Һагрид көр тавышы белән тагын берничә лайлачның шап итеп килеп төшкән тавышын каплап. — Тик синең таягыңның кирегә атуы яхшыга гынадыр дип уйлыйм, чөнки син ырымыңны улына тидергән булсаң, Лүсиус Малфой үзе үк мәктәпкә атылып килеп җитәр иде. Бу бәладан котылдың, кимендә.

Һарри авыздан лайлачлар чыгудан даначаррак тагын ни булсын инде дип әйтмәкче иде дә, тик әйтәлмәде. Чөнки Һагридның баллы кәнфитләре тешләрен бер-берсенә катырып ябыштырып куйдылар.

— Һарри, — диде кинәт кенә башына ниндидер уй килгән Һагрид, — сиңа хәтерем калды әле. Сине имзалы фотолар таратасың дип сөйлиләр. Ник миңа берәү дә юк?

Ачуыннан Һарри тешләрен бер-берсеннән аерды.

— Мин берәүгә дә имзалы фотолар таратып йөрмим! — диде ул кайнап. — Әгәр Локһарт һаман да сүз таратып йөри икән... — тик шунда ул Һагридның көлгәнен күреп алды.

— Шаярттым гына, — диде ул Һаррины аркасыннан кагып һәм, шунлыктан, йөзе белән өстәлгә бәреп. — Чыннан син түгел икәнеңне белдем ул мин. Локһартка әйттем мин сиңа бу әйбер кирәк түгел икәнен. Син, аңа карый, тырышмыйча да данлыклырак дидем.

Һарри тураеп утырды да:

— Бу аңа ошап бетмәгәндер, име? — диде ияген уып.

— Ошап бетмәде, ие, — диде Һагрид күз кысып, — аннары мин аңа бер китабын да укымаячагымны әйттем, моны ишеткәч, ул чыгып китәргә булды. Баллы кәмфит биримме, Рон? — диде ул Ронның башын күтәргәнен күреп.

— Юк, рәхмәт, — диде хәлдән тайган Рон, — әллә ни булыр тагын...

Һарри белән Һермиона чәйләрен эчеп бетергәнен күреп Һагрид:

— Килегез, минем нәрсә үстергәнемне карагыз, — диде.

— Һагридның өе артында, кечкенә яшелчә бакчасында, Һарриның үз гомерендә дә мондый зурларны күрмәгән унлап кабак үсеп утыра, һәркайсы зур гына түмгәк зурлыгында иде.

— Бик яхшы үскәннәр, име? — диде Һагрид авызын ерып. — Һәллоуин табынына... ул вакытка җитешергә тиешләр.

— Син нинди ашлама керттең боларга? — диде Һарри.

Һагрид, берәрсе юкмы икән дип, иңбашы аркылы артына карап алды.

— Мин, ни... беләсезме... аларга берез ярдәм итеп торам...

Һарри Һагридның алачыкның кара диварына сөялеп торган чәчәкле алсу кул чатырын күреп алды. Моңарчы да бу кулчатырның күренгәнчә гади кулчатыр түгел дип уйларга ныклы сәбәбе бар иде Һарриның; чынлыкта ул хәтта җитди рәвештә Һагридның элеккеге мәктәп тылсым таягы шушы кулчатыр эченә яшерелгән дип уйлый иде. Һагридка тылсым кулланырга ярамый иде. Ул Һогвартстан өчтә укыган вакытта куылган булган, тик Һарри нигә икәнен белә алмады: бу хакта сүз чыкты исә, Һагрид бик каты итеп тамагын кыра башлый һәм сүз башка әйберләргә күчкәнчегә кадәр, ни сәбәпледер, саңгырауга әйләнә иде.

— Зурайту ырымыдыр, име? — диде Һермиона ярым ризасызлык, ярым гаҗәпләнү тавышы белән. — Ни дисәң дә, бик яхшы карагансың син боларны.

Һагрид Ронга баш кагып:

— Синең кечкенә сеңелең дә шулай диде. Кичә генә күрдем әле.

Шуннан кырын күз белән Һаррига карап һәм сакалын селкетеп:

—Тирә-якны карап йөрим дигән булды да, миңа калса өемә кереп йөргән башка берәүне күрмәмме әллә дип йөргәндер ул. — Ул Һаррига күз кысып алды. — Миннән сорасагыз, менә ул баш тартмас иде синең теге имзаланган...

— Сөйләнмә инде, — диде Һарри. Рон көлүеннән шаркылдап җибәрде һәм җиргә тагын лайлачлар коелдылар.

— Ипләп, — диде Һагрид җикереп һәм Ронны кадерле кабаклар яныннан тартып алды.

Төшке аш вакыты җитеп килә иде һәм таң атканнан бирле Һарри барлыгы баллы кәмфит ашаганга аның тизрәк мәктәпкә кайтып ашыйсы килде. Алар Һагрид белән саубуллашып кирмәнгә таба атлап киттеләр. Рон бер-ике тапкыр гына ычкылы тотып алды һәм бары тик ике кечкенә лайлач чыгарды.

Ишек төбе залының салкынчалыгына аяк басы өлгермәделәр, профессор МакГонагаллның яңгырау тавышы ишетелде:

— Менә сез кайда, Поттер... Үизли.

Ул аларга таба атлый, тавышы усал иде. Сез бүген кичкә икегез дә җәзалысыз.

Кикерүен тотып Рон:

— Нишләргә кирәк безгә, профессор? — дип сорады.

— Сез Филч әфәнде белән трофейлар бүлмәсендә көмеш бүләкләрне шомалыячаксыз, — диде профессор МакГонагалл. — Тылсым кулланасы булмагыз, Үизли... Бары тик кул белән генә.

Рон йотып куйды. Аргус Филчны мәктәптәге бер укучы да яратмый иде.

— Ә сез, Поттер, профессор Локһартка аны олылаучылардан килгән хатларга җавап бирергә ярдәм итәрсез, — диде профессор МакГонагалл.

— Бетте баш... Профессор, мин дә трофейлар бүлмәсенә барсам булмасмы? — диде Һарри өметләнеп.

— Берничек тә булмый, — диде профессор МакГонагалл кашларын җыерып. — Профессор Локһарт сезне үзе сорады. Төп-төгәл сәгать сигездә, икегез дә.

Һарри белән Рон Зур Залга зур кайгылары белән килеп керделәр, Һермиона артларыннан атлады, Үзегез-Бит-Мәктәп-Кагыйдләрен-Боздыгыз дигән йөз аңарда. Һарри «Көтүче бәлешен» көтелгәнчә тәмләп ашый алмады. Рон да, үзе дә бик начар хис иттеләр үзләрен.

— Мин Филч янында кич буе ятачакмын, — диде Рон көрсенеп. — Тылсым кулланырга ярамый! Ул бүлмәдә йөзләгән кубок булса кирәк. Маглларча чистартуны белмим бит мин.

— Әйдә алышабыз, — диде Һарри улап. — Мин Дурсльләрдә өйрәнеп беттем бу эшкә. Локһартны олылаучыларга җавап хатлары язу... Үләәәәәм.

Шимбә киче бик тип узды, һәм күз ачып йомганчы сәгать сигез тула биш минуттан иде. Һарри икенче кат корридорыннан аягын өстерәп Локһартның бүлмәсенә барды да, тешләрен кысып, ишек шакыды.

Ишек шундук ачылды. Локһарт аңа өстән аска карап, авызын ерып басып тора иде.

— Әә, картлач, килдеңме! — диде ул. — Әйдүк, Һарри, әйдүк...

Диварда, бихисап шәмнәр яктысында Локһартның ялтырап торган кысалы сурәтләре эленеп тора иделәр. Берничәсенә хәтта имзасын да куйган. Аларның тагын бер өеме исә өстәлдә тора иде.

Гүя бу дөньядагы иң рәхәт әйбер кебек:

— Син конвертларга адресларны тутыр! — диде Локһарт Һаррига. — Беренчесе Гләдис Гадҗионга, рәхмәт төшкере аңа... Мине бик олылый ул...

Минутлар әкәм төкәм тизлеге белән уздылар. Һарри гамьсез генә Локһарт әйткәннәргә «Ммм», «Дөрес» һәм «Әйе» дип кенә җавап биреп, чынлыкта аны тыңламады. Вакыт вакыт ул «Шан даими әйбер түгел, Һарри» яисә «Шан вә шөһрәт гамәлдән килә, моны исеңдә калдыр» дигән әйберләр ишетте.

Шәм янып һаман эреде, яктылык аның әйләнәсендә карап торган Локһартларның йөзләрендә уйнады. Ул инде меңенче конвертка авырткан кулы белән Вероника Смефлиның адресын яза иде. Хәзер инде күп тә калмагандыр, бәлкем, дип уйлады төшенкелеккә бирелеп Һарри. Әһ, вакыты килеп җитсен иде тизрәк...

Шул чак ул нидер ишетте... эреп бетә язган шәмнәрнең пыш-пош килүе дә, Локһартның үзен олылаучылары турында бытбылдавы да түгел иде бу.

Бу шундый тавыш иде ки, сөякләрнең җилегенә үтеп кереп тынны кыса торган, боздай салкын зәһәрле тавыш иде.

— Кил... кил яныма... үзеңне умырырга... өзгәләп атырга... үзеңне үтерергә бир...

Һарри сикереп торды һәм Вероника Смелфиның урамы язылган җирдә дәү генә шәмәхә тап пәйда булды.

— Нәрсә? — диде ул кычкырып.

— Чын әйтәм, — диде Локһарт. — Туп-тулы алты ай буена бестселлерлар исемлегендә булдым! Бөтен рекодларны кырдым!

Һарри кызып:

— Юк, бу түгел. Бу нинди тавыш? — диде.

— Гафу ит, — диде аптыраган Локһарт. — Нинди тавыш?

— Менә-менә бу тавыш — бер ни дә ишетмәдегезмени?

Локһарт Һаррига үтә гаҗәпләнү белән карап тора иде.

— Ни сөйлисең син, Һарри? Төш күреп алгансыңдыр син. Ярабби!.. Вакытка кара әле! Безнең монда утыруыбызга дүрт сәгать була язган бит! Беркайчан да ышанмас идем — вакыт күз ачып йомганчы юкка чыккан бит, име?

Һарри бер ни җавап бирмәде. Ул теге тавышны ишетер өчен колагын җәеп тыңлап тора иде, тик Локһартның, җәза алган саен Һарриның менә шундый яхшы урынга эләгәчәге турында мыгырдаганыннан башка бер ни дә ишетмәде. Аптыраш хәлендә калган Һарри чыгып китте.

Вакыт бик соң, Гриффиндорларның уртак бүлмәләрендә кеше калмаган иде диярлек. Һарри туры өскә, үз бүлмәсенә менде. Рон әле кайтмаган иде. Һарри пижамаларын киеп караватына менеп ятты да, көтә башлады. Ярты сәгатьтән уң кулын уып һәм караңгы бүлмәгә үзе белән лак исе ияртеп Рон кайтып керде.

Караватына чумган арада:

— Кулларым тыңламый башлады, — диде ул ыңгырашып. — Булды дигәнче, Квиддитч Кубогын ун дүрт тапкыр ышкытты. Аннары теге лайлачлар тагын Мәктәпкә Махсус Хезмәт Өчен Бүләк өстенә актарылып төштеләр. Аны чистарканчы йөз ел үтте... Локһарт янында ничек булды соң?

Һарри Невилл, Дин һәм Шәймесне уятмас өчен пышылдап кына бар ишеткәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирде.

— Локһарт бер ни дә ишетмәдем дидеме? — диде Рон. Һарри аның ай яктысында хәтта кашларын җыерганын ишетә иде кебек. — Алдагандыр дип уйлыйсыңмы? Аңлый алмыйм... күзгә күренмәгән берәү кергән булса да, ишек ачылыр иде бит.

— Беләм, — диде Һарри яңадан олы дүрт баганалы караватына чалкан ятып һәм япмасына карап. — Үзем дә бер ни аңлый алмыйм.


Дорфа — грубый, невежливый, бесцеремонный
Кул чатыры — зонтик

Заһир Хәсәнов тәрҗемәсе, Айдар Шәйхин мөхәррирлегендә