«Гарри Поттер» на татарском. Восьмая глава второй книги о юном волшебнике
«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод появился по инициативе просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Восьмую главу по нашей просьбе оформила казанский иллюстратор Лера Беркасова.
8 нче бүлек
Үлгән көн мәҗлесе
Октябрь җитте һәм суык белән дым тирә-якны биләп алып, сарайга да үтеп керде. Хәзер Помфри ханымның мәшәкатьләре күп иде, чөнки бар мәктәп ютәлли һәм төчкерә иде. Аның «Сауборыч төнәтмәсе» тиз һәм шәп савыктырса да, аны эчкән кешенең берничә сәгатьтән колагыннан төтен чыга иде. Төсе качкан Джинни Уизлины да Перси хастаханәгә озатты. Аның ялкын сыман җирән чәчләре артыннан сузылып агылган төтенгә карагач, аның башы тәмам яна сыман булып тоела иде.
Ядрә-ядрә тамчы яңгырлары атна буе мәктәп тәрәзләренә атты, күл ярларыннан ташты, чәчәклекләр ләпек сазына әверелде, ә Һагридның кабаклары түтәл хәтле булып җәелде. Ләкин Оливер Вудның энтузиазмына берни дә комачауламый иде, шуңа күрә квиддичка әзерләнүләр бер дә туктамады. Шуңа да Һэллоуинга җитәрәк бер җилле шимбә кичендә Һарри, энәсеннән җебенә кадәр чыланып, Гриффиндор манарасына кайтып бара иде.
Җил һәм яңгыр җәфаламаса да, бүгенге шөгыльләнүләр рәхә китермәс иде. Фред белән Джордж, Слизерин такымына шымчылык иткәннәр дә, тегеләрнең чыннан да өр-яңа Нимбус Ике Мең дә Бердә рәхәтләнүләрен күргәннәр. Тегеләр тизочар очкычлар сыман һаваны кисеп кенә үтәләр икән, ди.
Бушап калган коридордан узышлый, Һарри үзе кебек үк кәефсез тагын бер затны очратты. Гриффиндорның өрәге, Башсыз диярлек Ник, тәрәзәгә уйчан гына карап катып, үз эченнән генә нидер мыгырдый иде:
– …таләпләргә туры килмим… ярты дюйм гына бит инде шунда…
– Сәлам, Ник, – дип эндәште аңа Һарри.
– Сәлам, сәлам, – диде Башсыз диярлек Ник һәм тирә-ягына карады. Ул озын чәчле башына каурыйлы борынгы эшләпә, ә өстенә киң якалы кафтан кигән иде, бу якасы аркасында башының тулысынча диярлек киселгән булуы күренми иде. Ул төтен сыман аксыл һәм үтәкүренмәле булганга, Һарри аның аша тәрәздәге караңгы күк йөзен дә, пыялага тамган яңгыр суын да күрә ала иде.
– Балтаң суга төште әллә, яшь Поттер, – дип эндәште Ник һәм үтәкүренмәле кәгазь битен төреп, кесәсенә тыгып куйды.
– Сезнеке дә суда бугай, – диде аңа Һарри.
– Әй, – Башсыз диярлек Ник зифа итеп кулын селтәде. – Әлләни мөһим нәрсә түгел инде… мин анда барыбер бик керергә теләмәгән идем… гариза җибәргән идем дә, тик мин «аларның таләпләренә туры килмим» икән.
Аның һавалы тавышыннан бик сизелмәсә дә, йөзенә барыбер бик зур үпкә чалымнары чыккан иде.
– Әмма уйлап карасаң, – ул кинәт кенә кесәсеннән теге кәгазьне яңадан тартып чыгарды, – тупас балта белән муеныңа кырык биш тапкыр сугулары Кисекбаш аучылар җәмгыятенә керерлек казаныш түгелмени!
– Э-э-э, әйе, – диде Һарри, чөнки ул, күрәсең, килешергә тиеш иде.
– Мин әйтәм, – дәвам итте Ник, – мин үзем бу эшнең тәртип буенча барып, һәм башның гәүдәдән тиешенчә аерылуын бик теләгән идем! Бу мине авыртудан һәм менә бу уңайсыз хәлдән коткарган булыр иде. Хәлбуки…
Башсыз диярлек Ник кәгазь кисәген селкетте дә, ярсып, укый башлады.
«Кисекбаш аучылар җәмгыятенә башлары гәүдәдән тулысынча киселгән өрәкләр генә кабул ителә. Бу таләп үтәлмәгән очракта баш белән уйнап атта чабышу яки киселгән башлар белән поло уйнау кебек мөхтәрәм чараларда катнашу мөмкин түгел. Бик зур кызганыч ки, таләпләребезгә туры килмәвегезне хәбәр итәргә мәҗбүрбез. Иң изге теләкләр белән сэр Патрик Делэйни-Подмор»
Авыр сулап, Ник хатны кире тыгып куйды.
– Ярты дюймлы тире кисәге һәм кан тамыры гына бичара башымны тотып тора, Һарри! Бөтен кеше аны кисекбаш дип атый, әмма юк, кагыйдәләргә туры китереп башсызландырылган Патрик әфәндегә бу гына җитми.
Башсыз диярлек Ник берничә тапкыр тирән итеп сулыш алды да, тынычрак тавыш белән сорау бирде:
– Йә, ә сине ни борчый? Булыша аламмы сиңа?
– Юк, – диде Һарри. – Бушка гына җиде яңа Нимбус Ике Мең дә Бер себеркеләрен каян алырга икәнен генә белмәсәгез, Слиз…
Җөмләнең азагын Һарриның аягы яныннан ишетелгән ачы мияулау тавышы бүлде. Ул аска карады да, лампа сыман сап-сары ике күзне күрде. Бу мәктәп хуҗалыгын караучы Аргус Филчның укучыларга каршы тукталмас көрәштә тугры ярдәмчесе, арык гәүдәле соры гәүдәле песи, ягъни Миссис Норрис иде.
– Тизрәк кит әле син моннан, – диде Ник житез генә. – Филч бөтенләй кәефсез әле. Үзе салкын тидергән, өстәвенә, өченче елгылардан кемдер бишенче баз түшәмен бака мие белән батырган, ул көне буе шуны чистартты. Өстеңнән күпме пычрак акканын күрсә…
— Әйе шул, – диде Һарри, һәм, Миссис Норрисның ачулы карашын тоеп, артка чүкте. Әмма ул җитешмәде. Миссис Норрис берәр кыек эшне күрүгә, Филч моны шунда ук сизеп ала иде. Менә хәзер дә ул төчкерә-төчкерә дивар артыннан килеп чыкты: ул тәртип бозучыларны җәзаларга әзер иде инде. Филчның башы шакмак сурәтле йон шарф белән уралган, ә борыны тәмам кызарып чыккан иде.
– Пычрак! – дип кычкырды ул. Ул, яңакларын калтыратып, күзләрен акайтып, Һарриның квиддич киеменнән аккан юеш пычракка төбәп күрсәтте. – Бөтен җирдә пычрак! Юк, җитте! Минем белән барыгыз, Поттер!
Һарри моңсу гына итеп Башсыз диярлек Ник белән хушлашты да, Филч артыннан аска иярде һәм пычрак эзләр ике тапкырга артты.
Һарриның беркайчан да Филчның бүлмәсендә булганы юк иде әле – бу укучыларның иң курыккан урыны бит. Бу тәрәзәсез бүлмә тынчу һәм караңгы иде, чөнки аны тәбәнәк түшәмнән төшкән май лампасы гына яктырта иде. Дивар буйларында исә агач шкафлар тора. Һарри аларның ишекләренә беркетелгән язуларны – Филч җәзалаган һәрбер укучының исемнәрен күрде. Фред белән Джорджның махсус үзләре өчен бүлеп куелган аерым киштәсе бар иде хәтта. Филчның өстәле каршындагы диварда ялтырап торырлык итеп чистартылган богаулар асылган. Һогвартста һәркем белә: Филч гомер буе Дамблдорга ялварып, тәртип бозган укучыларны шул богаулар белән аякларыннан асып җәзаларга рөхсәт сорап маташа иде.
Филч өстәлендәге кара савытыннан каурый тартып чыгарды да, пергамент кисәге эзләп актарына башлады.
– Тирес, – дип усал гына мыгырдый башлады ул, – …аҗдаһаның чыжылдап торган маңкасы… бака мие… күсе эчәкләре... Җитәр миннән, җитәр… Үрнәк булыр башкаларга… Кайда соң инде… Әһә.
Ул өстәл эченнән пергамент кисәген тартып чыгарды, аны ачты һәм озын кара каурыен кара савытына манып, язырга тотынды.
– Исем – Һарри Поттер. Җинаять – …
– Ул бик аз гына пычрак иде бит! – дип акланды Һарри.
– Синең өчен аздыр ул, малай актыгы, ә минем өчен тагын бер сәгать авыр хезмәт! – Филч җикеренә иде. Шешкән борынының очында күңелсез бер тамчы чыкты. – Димәк, җинаять – сарайны пычрату. Тәкъдим ителгән җәза…
Юеш борынын сөртеп, Филч Һаррига усал караш ташлады. Егет исә җәзасын көтә иде. Каурый каләм пергамент өстенә төшә дигәндә генә, БАХ! – бүлмә түшәмен дер селкетеп, нидер дөбердәде.
– Пивз! – Филч акырып җибәрде һәм ачуыннан каурыйны алып ташлады. – Бу юлы мин сиңа күрсәтермен, валлаһи!
Филч, Һаррины тәмам онытып, бүлмәдән ашыга-ашыга чыгып китте, аңа ияреп Миссис Норрис та ашыкты.
Пивз – мәктәпнең полтергейсты, тормышын тәртип бозуга һәм кешеләрне тинтерәтүгә багышлаган, гел көлеп елмаючы, оча торган җан иясе иде. Һарри аны бик өнәп бетермәсә дә, хәзер аңа рәхмәтле нәкъ шушы вакытта эшләгән этлеге өчен рәхмәтле генә иде. Бу юлы ул чыннан да зур нәрсәне ваткан бугай, шулай булгач, Һарри бәлки җәзаланмый да калыр.
Шулай да Филчның кайтканын көтү дөресрәк булыр дип уйлап, Һарри өстәл каршындагы көя ашаган кәнәфигә утырды. Өстәлдә, Филч тутыра башлаган язу янында, көмеш язулы, ялтырап торган зур алсу конверт бар иде. Филч килми микән дип тиз генә ишеккә күз салып, Һарри конвертны кулына алды һәм язуын укыды:
ТИЗТЫЛСЫМ
Башлап җибәрүчеләр өчен тылсым үзөйрәткече
Кызыксынуы хәттин ашкан Һарри, конвертны ачып, борма-борма көмеш хәрефләр белән язылган пергамент хатны укый башлады.
«Хәзерге тылсым дөньясын иярләргә җитешмисезме? Гади әфсеннәрне белмәвегез аркасында кыенсынасызмы? Тылсым таягын куллана белмәгәнегез өчен кимсенәсезме? Бу проблем түгел!
Тизтылсым – өр-яңа, үтә дә гади, әкәмәт төгәл һәм ышанычлы тылсым курсы. Тизтылсымны үзләштергән йөзләгән тылсымчы һәм тылсымчыбикәләр тормышларын үзгәртә алды.
Топшэмнан З. Неттлс ханым яза:
«Әфсеннәрне истә калдырырга хәтерем юк, ә минем төнәтмәләремнән бөтен гаиләм көлә иде! Хәзер, тизтылсымны өйрәнгәч, мине һәр мәҗлестә көтеп алалар. Ә дусларым Ялтыравык төнәтмәмнең рецептын сорап җәфалыйлар!»
Дидсберида яшәүче Д.Дж. Прод менә нәрсә яза:
«Хатыным минем зәгыйфь әфсеннәремнән көлә иде, ләкин сезнең искиткеч Тизтылсым курсларын бер айда үтүгә, мин аны якка әверелдерә алдым! Рәхмәт яусын сиңа, Тизтылсым!»
Һарри конвертта яткан башка кәгазьләрне дә актарып чыкты. Филчка тизтылсым нәрсәгә кирәк булды икән? Бәлки, ул бер дә тылсымчы түгелдер? «Беренче дәрес: Тылсым таягын ничек тотарга (файдалы киңәшләр)» бүлеген укый башлаганда гына, Һарри ишек артында атлаган тавышны ишетте. Кәгазьләрне ашык-пошык кына конвертка салып, аны өстәлгә атуы булды, бүлмә ишеге ачылды һәм Филч килеп керде.
Ул җиңүгә ирешкән каһарман кыяфәтле иде.
– Бу эреп югала торган шкаф искиткеч кыйммәтле иде! – ул, сөенә-сөенә, Миссис Норрис белән сөйләште. – Бу юлы без аны акылга утыртырбыз, кадерлем.
Филч Һаррига, аннан өстәлдәге Тизтылсым конвертына күз салды, ә ул исә элек яткан урыннынан ярты метр читтәрәк иде.
Филчның ап-ак йөзе шунда ук кызарып чыкты. Һарри үзен диңгез давылы сыман ярсу һәм котыруга әзерләде. Филч өстәлгә ашкынып килде, конвертны эләктереп, бер тартмага олактырды.
– Син… син… укыдыңмы? – дип сорады ул.
– Юк, – дип алдап куйды Һарри.
Филчның төенле куллары бер-берсенә ябышты.
– Син минем шәхси почтаны укымас идең инде… Минем почта түгел инде бу… Дустымныкы бу… Шулай да…
Һарри, куркып, Филчны күзәтте, аның беркайчан да мондый сәер кыяфәттә булганы юк иде әле: күзе акайган, уң яңагы тартыша, ә башын ураган шарф бу күренешне тагын да гаҗәбрәк итә.
– Ярар, ярар… бар инде… һәм беркемгә сөйләнмә… Син бәлки җитешмәгәнсеңдер… Бар инде, миңа Пивз өстеннән кәгазь язасы бар… бар!
Бәхетенә ышанып бетә алмаган Һарри бүлмәдән атылып чыкты да, өскә ашыкты. Филчның бүлмәсеннән җәза алмыйча чыгу, мөгаен, мәктәптә гомергә дә булмаган сирәк вакыйгадыр әле.
– Һарри! Һарри! Барып чыктымы?
Сыйныф бүлмәсеннән Башсыз диярлек Ник йөзеп чыкты. Аның артында бик биектән килеп төшкән зур алтын-кара шкафның калдыклары ята иде.
– Пивзка әйттем дә, ул аны Филчның бүлмәсе өстенә ыргытты, – сөенеп хәбәр ите Ник. – Файдасы тияр дидем…
– Сез идегезмени ул? – дип сорады Һарри рәхмәтле тавыш белән. – Барып чыкты! Ул миңа җәза да бирмәде. Рәхмәт сезгә, Ник!
Хәзер алар бергә коридор буенча киттеләр. Һарри Башсыз диярлек Никның һаман баягы хатны тотып баруын искәртте.
– Кисекбаш аучылар җәмгыятенә керер өчен сиңа берәр нәрсә эшли алам микән, белмисеңме? – дип сорады Һарри.
Башсыз диярлек Ник туктап калды һәм Һарри ялгыш аның аша үтте һәм шунда ук үкенеп куйды: ул салкын суда коенгандай булды.
– Син чыннан да миңа булыша аласың бит! – диде Ник сөенеп. – Һарри… мин бәлки күп сорыймындыр… ләкин син баш тартмасаң…
– Әйт инде! – диде Һарри.
– Ярар. Бу Һэллоуинда минем биш йөзенче үлгән көнем булачак, – диде Башсыз диярлек Ник, горур кыяфәт белән.
– Оһ… – диде Һарри, моңа сөенергә дә, көенергә дә белмичә. – Чыннан дамы?
– Мин җир астында, иң зур базларның берсендә мәҗлес үткәрәм, – дип башлады Ник. – Бөтен илебездән кунаклар киләчәк. Син дә килә алсаң, зур хөрмәт булыр иде. Мистер Уизли белән мисс Грәйндҗер дә зур кунак булырлар иде, әлбәттә. Вәләкин сез мәктәптәге Һэллоуин мәҗлесен хуп күрерсез инде?
Ник борчылып Һаррига карады.
– Юк, – дип җавап бирде Һарри шунда ук. – Мин килермен.
– Кадерле дустым! – дип кычкырды Ник дулкынланып. – Һарри Поттер минем үлем көне мәҗлесендә!
Ник, сөенеченнән дулкынлануын дәвам итеп, өстәп куйды:
– Ә син ялгыш кына Патрик әфәндегә минем нинди куркыныч кыяфәттә була алуымны әйтәлмәссеңме?
– Әл… әлбәттә, – диде Һарри.
Башсыз диярлек Ник балкый иде.
– Үлем көне мәҗлесе? – Һермиона, кызыксынып китеп, кире сорады. Һарри, ниһаять, коры һәм чиста киемнәрен киеп, Уртак бүлмәдә дуслары янында утыра иде инде. – Дөньяда бик аз кеше генә шундый мәҗлестә катнашуы белән мактана аладыр. Бу искиткеч булачак бит!
– Нәрсәгә инде үлгәнеңнең юбилеен үткәрергә! – Рон төнәтмәләр дәресеннән өй эшен әзерләгәнгә күрә бик кәефсез иде. – Үлем турында ишетү шундый моңсу.
Тышта яңгыр коеп явуын һәм язу карасындай төскә кергән тәрәзгә тамчылавын дәвам итте, әмма бүлмәдә җылы һәм якты иде. Камин мичендә учак яна, йомшак кәнәфиләрдә җәелеп утырган укучылар укыйлар, сөйләшәләр, өйгә эшләрен әзерлиләр иде. Фред белән Джордж исә тәҗрибә белән мәшгуль булдылар: әгәр саламандрага Юлбасар фейерверкын ашатсаң, нәрсә булачак икән? Шуңа күрә Фред тылсымлы җанварларны тәрбияләү дәресеннән бер кызылсары кәлтәне «азат итте» дә, хәзер җан иясе кызыксынып карап торган балаларның карашлары астында, өстәлдә төтенли иде.
Һарри Рон белән Һермионага Филч һәм аның «Тизтылсым» китабы турында сөйләргә җыенганда гына, саламандра кинәт кенә һавага күтәрелде һәм, каты итеп чыжылдап һәм очкыннар чыгарып, кызу-кызу әйләнергә тотынды. Авызыннан кызылсары йолдызлар аттыргач, җиңелчә генә шартлау яңгырады да, ут ялмап алган саламандра юкка чыкты. Перси тавышы карлыкканчы игезәк Уизлиларга кычкыра башлагач, Һарри Филч турында да, алсу конверт эчендәге хат турында да тәмам оныты.
***
Һэллоуин якынлашкач, Һарри Башсыз диярлек Никка ашыгып биргән вәгъдәсе өчен үкенә башлады. Бөтен мәктәп Һэллоуин мәҗлесен ашкынып көтә иде. Олы залны һәр елдагыча җанлы ярканатлар һәм Һагридның галәмәт зур кабакларыннан – һәр кабакка өчәр кеше сыя алыр иде – ясалган фонарьләр белән бизәделәр. Дамблдор исә бәйрәмгә биюче скелетлар төркемен чакырган дигән сүзләр дә йөрде.
– Вәгъдә вәгъдә инде ул, – дип искәртте Һермиона. – Син Үлем көне мәҗлесенә барам дип сүз бирдең.
Кичке сәгать җиде тулгач, Һарри, Рон һәм Һермиона шәмнәр балкыган һәм өстәлләргә куелган алтын савытлар ялтыраган Олы зал яныннан үтеп киттеләр һәм базларга төшүче баскычка юнәлделәр.
Ник мәҗлес үткәрә торган зур җир асты залына илтә торган коридор да шәмнәр белән бизәлгән иде, әмма аларга карагач, кәеф бер дә күтәрелми иде. Озын, нечкә кара шәмнәр якты-зәңгәр ут чыгарып яна иделәр. Аларның зәңгәрсу яктысында дуслар үзләре дә өрәккә охшап калдылар. Атлаган саен коридор суына барды, Һарри калтырап куйды һәм мантиясен ныграк урады. Шулчак берьюлы мең тырнак галәмәт зур кара тактаны тырнаган сыман тавыш ишетелде.
– Бу музыкамы әллә? – дип пышылдады Рон. Алар почмакка җиткәч борылдылар да, кара бәрхет киемгә уралган Башсыз диярлек Никны күрделәр.
– Кадерле дусларым, – дип эндәште ул матәм тавышы белән, – рәхим итегез! Мәҗлескә килеп, мине ихтирам итүегез өчен рәхмәт.
Ул каурыйлы эшләпәсен салды да, баш иеп, аларны эчкә чакырды.
Монда искиткеч манзара хөкем сөрә иде. Җир асты залында йөзләгән өрәк җыелган. Мәрҗән сыман ап-ак парлар утызлап музыка пычкысында уйнаучы, кара бәрхет киемле, музыкантларның җан кыйгыч моңына ияреп бии. Түшәмгә беркетелгән зур шәмдәлгә куелган меңләгән шәмнән төн уртасыдай зәңгәр яктылык тарала. Дусларның сулышлары парга әйләнеп бара – монда суыткычта сыман салкын да иде.
– Бераз каранып киләбезме? – дип тәкъдим итте Һарри, чак кына булса да җылынырга өметләнеп.
– Саграк бул, берәрсенең эченнән чыга күрмә, – диде Рон борчылып һәм дуслар як-якка карап, бию мәйданы яныннан үтеп киттеләр. Кәефсез монах хатыннар яныннан да, богаулы, өздерелгән кеше кырыннан да, Һаффлпаффның шат күңелле өрәге – Таза монах яннынан һәм маңгаеннан ук чыгып торган рыцарь кырыннан да үттеләр. Өрәкләрнең Слизерин базында яшәүче Канлы Баронны урап узулары Һаррины гаҗәпләндермәде. Ул ябык, акайган күзле, көмеш кан тамчылары күренеп торган мантия кигән бер карт өрәк иде.
– Юк, юк – диде Һермиона, кинәт туктап. – Борылыйк, борылыйк, мин Елак Миртл белән сөйләшергә теләмим…
– Кем белән? – дип сорады Һарри, кире борылып киткәч.
– Ул икенче катта кызлар бәдрәфендә яши торган өрәк, – дип җавап бирде Һермиона.
– Бәдрәфтәге өрәк?
– Әйе. Ул бәдрәф бер ел эшләми инде, чөнки Миртл гел елый һәм ул урынны суга батыра. Мин ул урынны урап узып булса, анда кермим дә, чөнки Миртлның сине күреп, улый башлавы…
– Карагыз, анда ризык бар! – диде Рон.
Җир асты залының икенче ягында шулай ук кара бәрхет капланган озын өстәл куелган иде. Алар җитез генә аның янына килеп тә җиттеләр, әмма шунда ук тетрәнеп куйдылар. Ризыкның исе костыргыч иде. Озынча, әмма сасыган балыклар көмеш тәлинкәләрдә ята, зур савытларга кап-кара итеп көйдерелгән кекслар салынган, зур аш тәлинкәсендә симез ак суалчаннар биләп алган бәрән ите, аның янында – яшел күгәрекле сыр кисәге. Өстәлнең түрендә исә кабер ташы рәвешендә ясалган бик зур бәлеш, аңа зур кара хәрефләр белән язу язылган:
«Сэр Николас де Мимси-Порпингтон
1492 елның 31 октябрендә вафат булды».
Һарри, шаккатып, бер гәүдәле генә өрәкне күзәтте. Ул өстәл янына килде дә, иелеп, алга таба атлады. Өстәл аша йөзеп үткәндә, өрәкнең киң итеп ачылган авызына сасыган балык кереп чыкты.
– Ризык аша үткәндә аның тәмен татый аласызмы әллә? – дип сорады аннан Һарри.
– Бераз гына, – дип моңсу гына җавап бирде өрәк һәм каядыр йөзеп китте.
– Исе һәм тәмле көчлерәк булсын өчен махсус бу ризыкны сасытканнардыр алар, – диде Һермиона белдекле кыяфәт белән, һәм, борынын кысып, бераз иелде дә, игътибар белән бозыла башлаган бәрән итенә карады.
– Китик әле моннан, күңел болгана, – диде агарып чыккан Рон.
Әмма алар борылырга да өлгермәгәннәр иде, кинәт өстәл астыннан кечкенә генә бер кеше очып чыкты һәм аларның каршында, һавада эленеп калды.
– Сәлам, Пивз, – диде Һарри сак кына.
Тирә-яктагы өрәкләрдән аермалы буларак, полтергейст үтәкүренмәле дә, ак чырайлы да түгел иде. Ул җете-кызылсары төстәге бәйрәм эшләпәсе, һәм муенда әйләнә торган күбәләк галстук кигән иде. Иләмсез киң авызы нигәдер ерылган иде.
– Чикләвек ашыйсызмы? – дип тәкъдим итте ул һәм бозылган җир чикләвеге салынган мисне сузды.
– Юк, рәхмәт, – диде Һермиона.
– Бичара Миртл турында сөйләгәнеңне ишеттем, – Пивзның күзләре кабынып китте. – Син бичара Миртл турында начар сүз сөйләдең.
Ул киң итеп сулыш алды да, улап җибәрде.
– Ой! Миртл!
– Кирәкми, Пивз, нәрсә сөйләгәнемне әйтмә аңа, аның кәефе бик нык төшәчәк, – дип пышылдады Һермиона тәмам борчылып. – Мин алай дияргә теләмәдем, минемчә… э-э-э, сәлам, Миртл!
Аларның янына таза һәм тәбәнәк бер өрәк йөзеп килде. Һарриның моннан да бичарарак йөзле кызны күргәне юк иде әле. Тузган озын чәчләре һәм мәрҗән сыман төсләргә кергән калын пыялалы күзлеге аның ярты йөзен каплый иде.
– Нәрсә? – дип сорады ул күңелсез генә.
– Хәлләрең ничек соң, Миртл? – Һермиона, ясалма шат тавыш белән сорау бирде. – Сине бәдрәфтән башка урында күрергә шатмын.
Миртл төчкереп куйды.
– Мисс Грэйндҗер яңарак кына синең турында сөйләгән иде, – диде Пивз Миртлның колагына.
– Мин әйтәм… мәйтәм… син бүген бик гүзәл күренәсең, – дип бутала-бутала башлады Һермиона һәм Пивзка авыр караш ташлады.
Миртл исә Һермионага шикләнеп кенә карап куйды.
– Син миннән көләсең, – диде ул һәм аның үтәкүренмәле кечкенә күзләрендә көмеш күз яшьләре ялтырап куйды.
– Юк, чын әйтәм! Миртл бүген гүзәл кыяфәттә дип әйтмәдеммени? – диде Һермиона һәм башта Һарриның, аннары Ронның кабыргаларына авыр итеп төртте.
– Әй-әйе…
– Нәкъ шулай диде…
– Алдамагыз мине! – дип әйтеп куйды Миртл һәм аның йөзендә күз яшьләре ага башлады, ә Пивз исә аның артында басып, шатлыгыны чыдый алмыйча, телен күрсәтте. – Кешеләрнең минем артта нәрсә сөйләгәнен белми дип уйлыйсызмы? Таза Миртл! Ямьсез Миртл! Бичара, елак, мескен Миртл!
– Син «сыткыч Миртл» дигәннәрен оныттың, – дип пышылдады аның колагына Пивз.
Елак Миртл үкереп елый башлады һәм баздан очып чыгып китте. Аның артыннан Пивз да атылды һәм, черек чикләвекләр ата-ата, кычкырырга тотынды:
– Сыткычлы! Сыткычлы!
– Бичара, – диде Һермиона моңсу гына.
Башсыз диярлек Ник, өрәкләр төркемен ерып, аларга таба килә иде.
– Күңел ачасызмы?
– Әйе, әлбәттә, – дип алдаштылар алар өчесе дә.
– Начар түгел әле бу, – диде Ник горурлланып. – Улаучы Тол хатын Кенттан ук килеп җиткән… Нотык сөйләр вакытым җитә, оркестрга әйтеп килим әле.
Ләкин оркестр үзе нәкъ шушы мизгелдә уйнаудан туктады. Алар да, җир асты залына жыелган башка кунаклар да, тынып калдылар, чөнки каяндыр аучы быргысы тавышлары яңгырады.
– Менә алар да, – диде Башсыз диярлек Ник ачынып.
Баз дивары аша унике ат өрәге һәм аларга утырган башсыз җайдаклар бәреп керделәр. Кунаклар алкышларга тотындылар, аларга Һарри да иярде, әмма, Никның кайгылы йөзен күреп, шунда ук туктады.
Атлар бию мәйданының уртасына кадәр чабып бардылар да, үрә сикереп, тояклары белән җирне чокый башладылар. Төркемне җитәкләгән биек өрәк култык астында быргыга өрүче башын тоткан иде. Ул атыннан сикереп төште дә, һәр кунакны күреп алырлык итеп, башын өскә ыргытты, кунаклар, бу гаҗәп тамашадан көлешеп алдылар. Аннары, башы тиешле урынына төшеп урнашкач, өрәк тиз-тиз атлап Башсыз диярлек Ник янына килде.
– Ник! – диде ул күкрәгән тавыш белән. – Ничек хәлләрең? Башың һаман шунда эленгәнме әле?
Ул кычкырып көлеп җибәрде һәм Башсыз диярлек Никның җилкәсенә какты.
– Рәхим ит, Патрик, – диде аңа Ник, теләр-теләмәс кенә.
– Оу, тереләр! – диде сэр Патрик, Һарри, Рон һәм Һермионага күрсәтеп, һәм, гаҗәпләнгән кыяфәт белән сикереп куйды, шуннан аның башы янә муеныннан төшеп китте. Кунаклар тыела алмыйча көлә башладылар.
– Бик кызык, – диде Башсыз диярлек Ник ямансу итеп.
– Җитәр инде сиңа, Ник! – дип кычкырды сэр Патрикның идәндә яткан башы. – Ник аны Кисекбаш Аучылар җәмгыятенә алмаган өчен һаман үпкәләп йөри. Мин аңлата алам, менә карагыз…
– Минем уйлавымча, – дип бүлдерде аны Һарри, Никның мәгънәле карашын күргәч. – Ник бик тә куркыныч кыяфәтле һәм…
– Ха! – диде сэр Патрикның башы. – Ник үзе сезгә шулай дип әйтергә кушкандыр инде.
– Хөрмәтле җәмәгать, игътибар! Минем нотык сөйләр вакытым! – Башсыз диярлек Ник сәхнә янына килде, аңа очып менде дә, бозсыман зәңгәрсу яктылыкка туры басты.
– Кадерле мәрхүм әфәнделәр, ханымнар һәм туташлар, бик тә кызганыч ки…
Ләкин аны беркем дә тыңламады. Сэр Патрик, Кисекбашлар җәмгыятенең башка әгъзалары белән бергә, Баш хоккее уйный башлады, кунаклар исә, уенга бирелеп, Ник турында тәмам оныттылар. Башсыз диярлек Ник аларның игътибарын җәлеп итәргә тырышса да, кунакларның көчле алкышлары яңгыраганда сэр Патрикның башы аның яныннан йөзеп үтеп, хәйләкәр генә күз кыскач, ул да бирелде.
Һарри хәзер бик нык өшегән иде, ә инде тамагының ничек ачканын әйтәсе дә юк.
– Мин башка түзәлмим, – диде тешләре калтыраган Рон. Оркестр янә уйный башлады һәм өрәкләр бию мәйданына кайтты.
– Китик моннан, – дип килеште аның белән Һарри.
Алар, күзгә чалынган һәркемгә баш иеп һәм елмаеп, ишеккә таба атладылар.Бер минуттан алар кара шәмләр белән бизәлгән баскычтан менәләр иде инде.
– Пудингка булса да җитешербез әле, – диде Рон өмет белән һәм Керү һоллына илтә торган якка атлады.
Һәм шулчак Һарри моны ишетте:
– …өзәргә… ботарларга… үтерергә…
Бу Локһартның бүлмәсендә ишетелгән шул ук тавыш, шундый ук салкын, шундый ук куркыныч тавыш иде.
Һарри абынып китте һәм, егылмас өчен, салкын диварга терәлде. Ул бар көчен куеп, яхшырак ишетергә тырышты, тирә-ягына карады һәм караңгы коридорга игътибар белән карады.
– Һарри, нәрсә булды?
– Бу баягы тавыш. Дәшми тор…
– …шундый ач… шулкадәр озак…
– Тыңлагыз! – диде Һарри кичекмәстән һәм Һермиона белән Рон, аңа карап, катып калдылар.
– …үтерергә… үтерергә вакыт…
Тавышның көче зәгыйфьләнә башлады. Һарри шикләнми иде: ул каядыр бара, өскә менә. Ул, куркып һәм шул ук вакытта дулкынланып, караңгы түшәмгә бакты. Бу тавыш ничек үзеннән-үзе өскә менә ала икән соң? Бәлки, ул теләсә нинди дивар аша узырга сәләтле өрәктер?
– Бу якка! – дип кычкырды Һарри һәм һоллга илтүче баскычтан йөгерде. Әмма монда берни ишетеп булмый иде, чөнки Олы залга Һэллоуин бәйрәм итәргә җыелган балаларның тавышы яңгырый иде. Һарри мәрмәр баскычка йөгерде һәм икенче катка ашыкты. Рон белән Һермиона аннан калышмаска тырышты.
– Һарри, без…
– Ш-ш-ш!
Һарри колагын шомрайтты. Өстәрәк, күрәсең, өченче катта, әкренләп тынып баручы тавыш ишетелде:
– Мин канны сизәм… МИН КАННЫ СИЗӘМ…
Һарриның йөрәге жу итте.
– Ул кемнедер үтерергә җыена! – дип кычкырды ул һәм, Рон белән Һермионаның аптыраган йөзләренә игътибар итмичә, янә баскычтан өскә йөгерде. Ул баскычның өчәр киртләче аша сикерде һәм атлаган, чапкан тавышлары аша тагын нәрсәдер ишетеп алырга тырыша.
Өченче катка менеп җиткәч, Һарри янә коридор буенча чабырга тотынды, бер уңга, бер сулга каерды. Рон белән Һермиона, еш-еш сулап, аның артыннан бардылар.
– Һарри, нәрсә булды соң? – дип сорады Рон, маңгаендагы тирен сөртеп. – Мин берни ишетмим.
Ләкин Һермиона кинәт кенә кычкырып җибәрде һәм коридорның теге ягына төбәп күрсәтте.
– Карагыз!
Каршыдагы диварда нәрсәдер ялтырый иде. Алар акрын гына, караңгыда уңга-сулга карап, шул якка атладылар. Ике тәрәзә арасындагы диварга бик зур хәрефләр белән язылган ниндидер сүзләр ут яктысында ялтырыйлар иде:
СЕРЛӘР БҮЛМӘСЕ АЧЫЛДЫ.
ВАРИСНЫҢ ДОШМАННАРЫ, САК БУЛЫГЫЗ!
– Аның астында нәрсә ул? – дип сорады Рон калтыраган тавыш белән.
Якынрак килгәч, Һарри таеп егыла язды: идәндә кайдандыр аккан су җыелган иде. Рон белән Һермиона аны тотып калдылар һәм алар куркыныч сүзләр астындагы караңгы күләгә сыман әйбергә карадылар. Аннары өчесе берьюлы аның нәрсә икәнен аңладылар, шаккаттылар һәм, суны чәчрәтеп, артка чүктеләр.
Миссис Норрис, мәктәп хуҗалыгын караучының песие, лампа беркеткеченә койрыгыннан асып куелган иде. Аның акайган күзләре киң итеп ачылган иде.
Дуслар бу күренешкә берничә секунд тик карап тордылар. Аннан Рон телгә килде:
– Әйдәгез тизрәк китик моннан.
– Берәр нәрсә эшләргә кирәк… булышырга… – диде Һарри буталып.
– Ышан миңа, – диде Рон. – Кеше күргәнче таерга кирәк!
Ләкин соң иде инде. Еракта күк күкрәгән сыман булып ишетелгән тавышлар мәҗлеснең тәмамлануын аңлата иде. Коридорның теге ягыннан йөзләгән аяк тавышы һәм тамаклары туйган, шат балаларның авазлары яңгырады. Бер мизгелдән укучылар төркеме ике яктан да килеп чыкты.
Сүз боткасы, чырылдашу һәм әңгәмәләр асып куелган мәчене күрү белән шунда ук тынды. Һарри, Рон һәм Һермиона әйләнәнең уртасында калдылар, чөңки беркем дә аларга якынрак килергә кыймый иде, гәрчә арттарак басып калганнарның ни булганын беләселәре килсә дә.
Шунда берәү тынлыкны ярып, кычкыра башлады:
– Варисның дошманнары, сак булыгыз! Шакшыканнар, чиратта – сез!
Бу Драко Малфой иде. Ул башкаларны этеп, алга чыкты, аның салкын карашлары күзләренә җан керде, ак йөзе алсуланды. Катып калган һәм асып куелган песигә карагач, ул авыз ерды.
Айдар Шәйхин тәрҗемәсе