Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Девятая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 03.11.2018
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Девятая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод появился по инициативе просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Девятую главу по нашей просьбе оформила московский иллюстратор Соня Абрамова.



9 нчы бүлек

Дивардагы язулар

Коридорда җыелган укучылар арасыннан үзенә юл ярып, Аргус Филч килеп җитте. «Ни булды монда? Ник җыелыштыгыз?» — дип, сораулар яудырды ул. Шулчак Миссис Норрисны күреп калды да, бу коточкыч күренешкә ышанырга теләмичә, битләрен каплады.

— Минем мәче! Миссис Норрис! Ни булган аңа? — дип кычкырды Филч җан ачысы белән. Шуннан аның ярсу тулы күз карашлары Һаррига таба юнәлде.

— Син! Син! Син минем мәчене үтердең! Син үтердең аны! Мин... Мин үтерәм сине! — дип бакырырга тотынды.

— Аргус!

Укытучылар төркемен иярткән Дамблдор фаҗигале вакыйгалар урынында пәйда булды. Ул тиз-тиз генә Һарри, Рон, Һермиона яныннан узып китте дә, Миссис Норрисны факел аслыгыннан алып куйды.

— Аргус, әйдәгез минем белән! — диде ул Филчка. — Мистер Поттер, мистер Уизли һәм миссис Грэйнджер, сез дә иярегез!

— Минем эш бүлмәсе иң якыны, директор... өске катта гына... миннән кыенсынмагыз, рәхим итегез! — диде Локһарт.

Җыелган халык икегә бүленеп, укытучылар өчен юл ачты. Дамблдордан рәхмәт сүзен ишеткәч, Локһарт шатланып куйды һәм үзен әллә кемгә куеп, масаеп директор артыннан атлады; аларга профессор МакГонагалл һәм Снейп та иярде.

Алар Локһартның караңгы эш бүлмәсенә кергәч, диварларда ниндидер хәрәкәтләнү башланды. Гарри шуны шәйләде ки: чәчләрендә бигуди булганлыктан, фотосурәтләрдәге берничә Локһарт качышып калдылар. Чын Локһарт исә, шул арада, өстәлдәге лампаны кабызды. Дамблдор Миссис Норрисны өстәл өстенә салгач, аны җентекләп тикшерергә тотынды. Һарри, Рон, Һермиона күз карашлары белән алмаштылар да, яктылыктан читтәрәк торган урындыкларга барып утырдылар һәм күзәтүләрен дәвам иттеләр.

Дамблдорның озын кәкре танавы очы Миссис Норрис йоныннан дюйм ераклыгында гына иде. Мәчегә директор ярымай күзлекләр аша карый, ә озын бармаклары белән сак кына аның тәнен капшый. Профессор Макгонагалл да өстәл янына иелгән килеш нидер күзәтә иде. Ярты гәүдәсе белән күләгәдә булган Снейп, барсыннан да арттарак басып торды. Аның йөзендә сәер чырай сизелә иде: әйтерсең, ул көлеп җибәрүдән чак-чак тыелып тора. Локһарт исә арлы-бирле йөреп, күптөрле уй-фикерләрен әйтеп-әйткәләп торды:

— Һичшиксез, ул каргыштан үлгән. Бәлки, Трансмогрифиан Ләгънәтедер. Аны кулланганнарын мин бик күп тапкырлар күргәнем булды. Эх, кызганыч! Шул фаҗигале минутта кирәк урында булган булсам, мәчене коткарып калырлык контртәүбәне әйткән булыр идем.

Локһартның бетмәс сүзләре Филчның сулкылдап алулары белән бүленеп-бүленеп торды. Миссис Норрисны әлеге хәлендә күрү бик авыр булганлыктан, битен куллары белән каплаган Филч өстәл янындагы урындыкта утыра. Һарри, Филчны бик өнәп бетерми, тик аңа карата кечкенә булса да кызгану хисе уянган иде аның күңелендә. Үзе белән ни булачагы турында ныграк кайгырды Һарри: әгәр дә Дамблдор Филчның сүзләренә ышанса, аны, һичшиксез, мәктәптән куачаклар.

Дамблдор үзенең тылсым таягы белән Миссис Норриска кагылып, төрле гаҗәп сүзләр укынса да, үзгәрешләр булмады — мәче һаман карачкы кыяфәтендә ята бирде.

— Мин хәтерлим, шушыңа охшаш һөҗүм итүләр сериясе Уагадугуда булды, — диде Локһарт, — Бу вакыйгалар турында минем автобиографиямдә язылган. Шул чакта мин бар халыкны да бөтиләр белән тәэмин иттем һәм бүтән бер мәет тә булмады.

Аның сөйләгәннәрен раслап, Локһартның дивардагы фотосурәтләре баш селкиләр. Ә берсенең башында һаман да чәч җәтмәләре алынмаган иде. Ниһаять, Дамблдор тураеп басты.

— Аргус, мәче үлмәгән, — диде ул, йомшак кына.

Шулчак Локһарт аның ярдәме белән булдырылмый калган үтерүләрнең санын исәпләүдән туктап калды.

— Үлмәгән? Ә нигә соң ул шундый салкын һәм хәрәкәтләнми дә? — дип сорады Филч, Миссис Норриска бармак арасыннан гына карап.

— Аны ташка әйләндергәннәр. — диде Дамблдор. («Әһә! Мин дә шулай уйлаган идем!» — дип өстәде Локһарт). — Тик нинди юл белән икәнен әлегә белмим.

— Аңардан сорагыз! — дип кычкырды Филч, күз яшьләрен түгүдән шешенеп беткән йөзе белән Һарри ягына карап.

— Икенче курста гына укып йөрүче моны эшли алмый. — диде Дамблдор. — Моны Кара магия белән иң-иң югары...

— Ул! Ул гына кылган бу явызлыкны! — үз сүзендә нык торды Филч. — Диварга ниләр язганын үзегез дә күрдегез! Ул бит...Ул... Минем бүлмәдә... Тапкан... Минем сквиб икәнемне белә ул!

— Гафу итегез, мин Миссис Норриска беркайчан да кагылмадым! — дип кычкырып әйтте Һарри, бүлмәдәге кешеләр һәм Локһарт фотосурәтләренең сораулы карашыннан үз-үзенә урын табалмыйча. — Мин хәтта сквиб ни икәнлеген дә белмим.

— Бар да ялган! Ул миңа килгән «Тизтылсым» хатларын күргән! — тәкърарлады Филч.

— Директор, рөхсәт итсәгез, мин дә бер-ике сүз әйтер идем — диде Снейп, күләгәдә басып торган килеш.

Һарри котылгысызлык якынайганын сизә иде, чөнки белә — Снейп ни генә әйтсә дә, аның сүзләре Һаррига каршы булачак иде. Сәер елмаюлары аркасында үз фикерләренә үзе ышанмаган кешегә охшап куйса да, Снейп сөйләвен дәвам итте:

— Поттер һәм аның дуслары кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урында килеп чыгулары бик ихтимал. Тик шикләнерлек җирләр дә бар шул. Өске кат коридорында нишләп йөргәннәр? Ник алар Хэллоуинны бәйрәм итүдә юклар иде?

Һарри, Рон, Һермиона аклана башладылар: «…үлем туена багышланган бәйрәмдә йөзләгән өрәкләр бар иде, безнең анда булганлыгыбызны һәркайсы да раслый ала».

— Тик нигә сез арытаба да бәйрәм кичәсендә калмадыгыз? Нигә сезгә югары катка менергә, шушы коридорга килергә кирәк иде? — дип сорады Снейп; аның кара күзләре шәм яктысында ялтырап киттеләр.

Рон белән Һермиона Һаррига карап куйды.

— Чөнки... Чөнки... Чөнки без арыганлыктан йокларга ятырга уйлаган идек. — диде Һарри. Әгәр дә бу коридорга аларны бары тик үзенә генә ишетелә торган тавышлар чакырып китерде дигән булса, аның сүзләренә берсе дә ышанмас иде. Шуңа күрә, ул ялганларга уйлады.

— Кичке ашны ашап тормыйчамы? — дип сорады Снейп. Аның караңгы йөзендә тантаналы елмаю барлыкка килде. — Өрәкләр үз бәйрәмнәрендә тере кешеләрне сыйламыйлар, дип уйлый идем мин.

— Без ач түгел! — дип кычкырып әйтте Рон. Тик шул вакытта аның ашказаны бу сүзләрнең дөрес түгеллеген белдертеп, ишетерлек итеп урылдап алды. Снейпның әшәке елмаю тагын да киңәя төште.

— Директор, минем уйлавымча, Поттер бөтен дөреслекне сөйләп бетерми төсле. — диде ул. — Бар нәрсәнең дә ничек булганын аңлатып бирмәс борын, без аны кайбер өстенлекләрдән мәхрүм итергә тиешбез. Минемчә, иң яхшысы — аны квиддич буенча Гриффиндор такымында уйнаудан туктатырга.

— Северус, — кырт кисте профессор Макгонагалл, — аны квиддич уеныннан аеру өчен мин бер нинди дә сәбәпләр күрмим. Бу мәченең башына себерке белән сукмаганнар бит. Поттерның берәр явызлык эшләгәнлеген исбат итүче бертөрле дә дәлилләр юк.

Дамблдор игътибар белән Һаррига карады. Аның зәңгәр күзләре карашыннан Һарри үзен рентген нурлары белән тишерелгәндәй хис итте.

— Северус, гаепсезлек турында онытмагыз, — диде Дамблдор. Снейпның моңа бик ачуы килде.

— Минем мәчене ташка әйләндергәннәр! Кем дә булса моның өчен җәзага тарттырылырга тиеш! — дип чыелдады Филч, күзләрен акайтып.

— Аргус, без аны терелтә алачакбыз, — диде Дамблдор тыныч кына. — Күптән түгел профессор Спраут берничә Мандрагора тапкан. Алар бераз үсә төшкәч, мин Миссис Норриска җан өрәчәк даруны эшләргә боерырмын.

— Бу эшкә мин алынам! — дип кысылды Локһарт. — Мин бу даруны йөздән артык тапкыр ясаганым бар. Мандрагораның Терелтүче Йотымын мин йоклаган килеш тә әзерли алам.

— Гафу итегез! Бу мәктәптә Төнәтмәләр фәнен мин укытам, ялгышмасам! — диде бозлы тавыш белән Снейп. Бүлмәдә уңайсыз тынычлык барлыкка килде.

— Үз бүлмәләрегезгә кайтсагыз да була, — диде Дамблдор Һарри һәм аның дусларына.

Алар, йөгерүгә күчмичә генә, тиз-тиз китеп бардылар. Локһартның эш бүлмәсеннән бер кат югарырак менеп җиткәч, буш классларның берсенә керделәр һәм ишекне ябып куйдылар. Дусларының бозык йөзен күргәч, Һарри чыраен сытып, сорау бирде:

— Сезнең уегыз буенча, бары тик мин генә ишеткән тавышлар турында мин укытучыларга сөйләргә тиеш идемме?

— Юк, — икеләнүсез әйтте Рон. — Бүтән беркемгә дә ишетелмәгән тавышларны ишетү яхшы билгеләрдән түгел. Хәтта сихерчеләр дөньясында. Рон тавышыннан сизелгән нидер Һаррины тагын сорарга мәҗбүр итте:

— Ә син миңа ышанасыңмы соң?

— Әлбәттә, ышанам. дип җавап бирде Рон. — Тик... син бу вакыйгаларның нык сәер икәнлеген танырга тиешсең.

— Бар да бик сәер шул — мин аңлыйм аны. Нык сәер. Дивардагы теге язу ничек аңларга? «Бүлмә ачык...» Нәрсә аңлатырга мөмкин бу?

— Болар миңа нәрсәнедер хәтерләтә. Кемдер миңа, Билл иде бугай, Һогвартста яшерен бүлмә барлыгын сөйләде — диде Рон пышылдап кына.

— Ә сквиб нәрсә ул? — дип сорады Һарри, көлемсерәп.

— Бу һич кенә дә кызык түгел шул. Сүз Филч турында баргач, бигрәк тә. Тылсымчылар гаиләсендә туып та, бернинди магик сәләтләре булмаганнарны сквиб дип атыйлар. Магллар гаиләсендә туган магларга карата үзенә бер төрле капма-каршылык. Тик сквиблар бик сирәк очрый. Әгәр дә Филч «Тизтылсым» курсы буенча тылсым өйрәнә икән, димәк ул сквиб. Хе, бу хәл күп нәрсәләргә ачыклык кертә. Мәсәлән, менә нигә Филч укучыларны күрә алмый икән, — дип елмаеп куйды Рон.

Кайдадыр сәгать сукты.

— Төн уртасы! — диде Һарри. — Снейп тагын килеп җиткәнче, ятып йокласак хәерлерәк булыр. Я кабат безне берәр нәрсәдә гаепләр.

***
Миссис Норриска кемнеңдер һөҗүм итү вакыйгасы мәктәптәге барлык сөйләшүләрнең төп һәм бердәнбер темасы булды. Үзенең кайгысы турында оныттырмас өчен Филч бар тырышлыгын салды. Ул даими рәвештә фаҗигә булган коридорны күзәтеп йөрде, җиңаятьче һөҗүм урынына яңадан килер дип уйлады. «Миссис Скауэрның Универсаль Магик Чистарткычы» ярдәмендә дивардагы язуларны кырып маташканын да күрде Һарри. Тик тырышлыгы файдасыз булды — канлы сүзләр таш диварда шул килеш кала бирде. Фаҗигә урынын каравылламаган вакытта, Филч коридорлар буйлап йөрде, бер гаепсез укучыларга бәйләнеп, аларны я киң сулыш алганнары, я бәхетле күренгәннәре өчен җәзаламакчы булды.

Миссис Норрисның язмышы турында Джинни Уизли бик кайгыртты. Ронның сүзләре буенча, ул мәчеләр ярата иде.

— Син Миссис Норрисны белеп тә өлгермәдең бит, — дип, тынычландырды сеңлесен Рон. — Дөресен генә әйткәндә, ул мәчесез безгә күпкә яхшырак. Бу сүзләрдән соң Джинниның иреннәре дерелди башлады.

— Хогвартста мондый хәлләр еш булгалый. — дип өстәде Рон. — Бу вәхшилекне кылган җанварны эзләп тапкач, аны һич кенә дә уйлап тормыйча мәктәптән куачаклар. Тотылып өлгергәнче, Филчны да ташка әйләндереп өлгерсә ярар иде!
Джинниның агара башлаганын күргәч, Рон тизрәк өстәп куйды. — Шаярам гына бит мин, сеңлем! Шаярам гына!

Миссис Норриска кемнеңдер һөҗүм итүе Һермионага да тәэсир итмичә калмады. Аның күпчелек вакытын китаплар укып үткәрүе гадәти күренештән саналды. Тик хәзер ул бүтән эшләргә бөтенләй кагылмас булды — көне-төне буена башы китапханәләрдән чыкмады. Һарри белән Рон аның уй-ниятләрен белешергә тырышып карасалар да, нәтиҗә булмады. Киләсе чәршәмбе җиткәнче...

Һаррины Төнәтмәләр кайнату дәресендә тоткарладылар. Аны Снейп алып калып, парталардан суалчаннарны кырырга мәҗбүрләде. Ашыгып төшке ашны ашаганнан соң, Рон белән күрешер өчен китапханәгә таба чапты. Каршысына Үләннәр фәне дәресендә бергә утырган Джастин Финч-Флетчли килә иде. Исәнләшәм дип Һарри авызын гына ачып өлгерде, тегесе аны күреп, барган җиреннән кире борылды да башка якка китеп барды. Дусын Һарри китапханәнең иң ерак өлешендә тапты. Рон Магия Тарихы буенча өйгә эшен үлчәү белән мәшгуль иде. Профессор Биннс «Аурупа тылсымчыларының урта гасырлардагы җыелышы» дигән темага өч фут озынлыкта инша язырга кушкан.

— Үз күзләремә ышанмыйм, тагын 8 дюйм җитми икән... — дип әйтте Рон ачу белән үзенең пергаментын бер таратып, бер җыеп. — Ә Һермионаның язуы вак булса да, аныкы 4 фут һәм 7 дюйм озынлыкта.

— Ә ул кайда? — дип сорады Һарри һәм сантиметр алып, үзенең өй эшен үлчәргә тотынды.

— Шунда кайдадыр, — диде Рон, китап киштәләре арасына күрсәтеп. — Чиратта торган китабын эзли. Минемчә, ул Раштуа җиткәнче бөтен китапханәне укып чыкмакчы бугай.

Һарри Ронга Джастин Финч-Флетчли белән булган хәлләрне сөйләп бирде.

— Аңламыйм, нигә шуның өчен борчыласың? Ул бит бер дивана кисәге генә — диде Рон, өйгә эшен зур-зур хәрефләр белән язып. — Ул бит, тиле, адым саен Локһартның нинди «бөек» укытучы икәнен сөйләп йөри.

Шкаф артыннан Һермиона күренде. Йөзендә канәгатьсезлек хисе сизелсә дә, дуслары белән сөйләшергә әзер иде. Алар янына килеп, өстәл артына утырды да сөйли башлады:

— «Хогвартс: Тарих» китабының бөтен экземплярларын да алып бетергәннәр. Чират кәгазе дә инде ике атнага алдан тутырылып куелган. Локһартның китаплары белән бергә сыймады шул, югыйсә үземдә дә бар иде ул китап. Өйдә гына калды шул.

— Нигә кирәк булды ул сиңа? — дип сорады Һарри.

— Башкаларга нигә, миңа да шуңа, — җаваплады Һермиона. — Яшерен Бүлмә турындагы риваятьне укып чыгасы иде.

— Ул риваятьтә нәрсәләр язылган? — диде Һарри.

— Шул Бүлмә тарихы. Эчтәлеген белмим. Бүтән китаплардан да эзләп карадым, таба алмадым — дип куйды Һермиона, уфтанып.

— Һермиона, иншаңны укып чыгырга биреп тор әле! — диде төшенкелеккә бирелгән Рон, кул сәгатенә карап.

— Юк, бирмим. Үзеңнекен языр өчен сиңа ун көн бирелгән иде! — диде Һермиона, ачуланып.

— Миңа ике дюймлык кына кирәк, бир инде, зинһар! — ялынды Рон.

Кыңгырау чыңлады. Рон белән Һермиона, талаша-талаша, Магия Тарихы дәресенә киттеләр.

Магия тарихы Хогвартс дәресләренең иң күңелсезе иде. Бу фәннән белем бирүче профессор Биннс — укытучылар арасында бердәнбер өрәк. Ә дәресләренең бердәнбер кызыгы — аның класска язу тактасы аша килеп керүе. Профессор бик карт һәм тузган иде, кемнәрнеңдер сөйләвенә караганда, ул хәтта үзенең үлемен дә сизми калган. Имеш, бер көнне йокысыннан уянган да, укытучылар бүлмәсендәге камин янындагы кәнәфидә үз тәнен онытып калдырып, дәрес бирергә чыгып киткән. Шул вакытлардан башлап, аның һәр туачак көне алдагысына охшаган.

Гадәттәгечә, бүген дә күңелсез иде. Профессор Биннс үзенең конспектларын ачып куйды да, иске тузан суырткыч кебек, выжылдый башлады. Аның сөйләве астында укучылар бик тиз йоклап китә иделәр дә, вакыт-вакыт берәр шәхес исемен я датаны язып куер өчен генә уянып китәләр. Биннсның мыгырдавына ярты сәгать үтмәстән, моңа кадәр беркайчан да булмаган вакыйга башланды. 1289 елгы Сихерчеләрнең халыкара Конвенциясе турындагы күңелсез лекцияне бүлдереп, Һермиона кулын күтәрде. Бу хәлгә профессор Биннс бик аптырады:

— Мисс... э...

— Грэйнджер, профессор. Миңа кызык булып китте, Яшерен Бүлмә турында безгә сөйли алмассыз микән? — диде Һермиона, яңгыравык тавыш белән.

Ачык авыз белән утырып, тәрәзә ягына караган Дин Томас бу сораудан дертләп үк куйды. Ул ниндидер транстан чыккан кебек булды. Лаванда Браунның шундук йокылары ачылып китте, ә Невиллның терсәге өстәл өстенән бөтенләй шуып төште. Профессор Биннс күзләрен йомгалап алды да, шыгырдавык коры тавыш белән болай диде:

— Мисс Грэйнджер, без укыган фән Магия тарихы дип атала. Мин миф һәм риваятьләр белән түгел, фактлар белән генә эш итәм.

Кемдер акбур сындырган тавышка охшатып бераз ютәлләп алды да, лекциясен дәвам итте профессор:

— Шул ук елның сентябрендә Сардиния тылсымчыларының комитеты...

Профессор кисәктән туктап калды, чөнки Һермиона янә кулын болгый иде.

— Ә риваятьләрнең нигезендә реаль фактлар ятмый мени? — дип сорады Һермиона.

Профессор Биннс аптырашта калды. Моңа кадәр бер укучы да аны бүлдергәне юк иде әле. Һермионаны баштанаяк күзәтеп бетергәч, болай диде:

— Кхем, кхем... Шулай дисәк тә була. Ә менә сез сораган риваять ул матур һәм мәгънәсез әкият кенә.

Бөтен класс профессорның һәрбер сүзен йотлыгып тыңлар булды. Аларның шундый игътибарын сизеп калгач, Биннс әлеге риваятьне сөйләмичә калалмады һәм әкрен генә сүзен башлады:

— Ярый. Уйларга бераз вакыт бирегез... Яшерен Бүлмә... Белүегезчә, мең ел элек (төгәл датасы билгесез) Хогвартс мәктәбенә шул чорның дүрт бөек тылсымчысы нигез сала. Мәктәпнең дүрт Йорты алар исемнәрен йөртә: Годрик Гриффиндор, Хельга Хаффлпафф, Ровена Рейвенкло һәм Салазар Слизерин. Ул дәвердә кешеләр магиядән бик нык куркалар, шуңа күрә тылсымчыларны көчле эзәрлекләү башлана. Шул сәбәпле дүрт бөек тылсымчы маггларның кызыксынучан күзләренә күренмәс җирдә Хогвартс сараен төзиләр.

Кыска гына пауза ясап, классны күзәтеп чыккач, сөйләвен дәвам итте профессор:

— Берничә ел дәвамында Хогвартска нигез салучылар бердәм булып хезмәт салалар, магик сәләтләре булган балаларны эзләп табып, аларны белем алу өчен мәктәпкә кабул итәләр. Арытаба фикер каршылыклары барлыкка килеп, Слизерин һәм калганнар арасында конфликт учагы кабына. Слизерин фикеренчә, Хогвартста уку өчен студентларны сайлап алуны катгыйлаштырырга кирәк. Магик белем бары тик тулысынча тылсымчы гаиләләрдә генә сакланырга тиеш дигән фикердә иде ул. Мәктәпкә маггл гаиләләреннән балалар алуга Слизерин каршы килә башлады, чөнки ул аларны ышанычсыз кешеләр дип санады. Күпмедер вакытлар узгач, Гриффиндор һәм Слизерин арасында шушы мәсьәлә буенча талашу була һәм икенчесе мәктәпне ташлап китергә дигән карарга килә.

Профессор Биннс тагын пауза ясап алды да, иреннәрен түгәрәкләтте. Бу вакытта ул картайган, җыерчыкланып беткән ташбакага охшаган иде. Бераз хәл җыйгач, арытаба сөйли башлады:

— Тарихи чыганаклар безгә шушы вакыйгаларны тасвирлый. Ләкин бу фактлар Яшерен Бүлмә турындагы риваять янында томаланып калды. Риваять эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Слизерин Хогартс сарае эчендә яшерен бүлмә төзеп калдырган һәм аның турында калган өч тылсымчы белмәгән дә. Слизерин ул бүлмәне шундый итеп бикләп куйган ди, анда бары тик аның чын варисы гына үтеп керә алачак. Бары тик чын варисы гына Яшерен Бүлмәне ачып, андагы Явыз көчне чыгарып, Хогвартс мәктәбен магиягә хакы булмаганнардан зат итә ала.

Сөйләвен тәмамлагач, бүлмәдә тынлык урнашты. Профессор Биннсның элекке дәресләрендәге йокы тынлыгы түгел иде бу. Класста ниндидер киеренкелек сизелә. Профессор тагын берәр нәрсә өстәп әйтмәс микән дигән уй белән бар укучылар да аңа карады. Укытучы, бу темадан ялыкканлыгын сиздереп, болай диде:

— Бу риваять, әлбәттә, сафсата, юк-бар сүз генә. Билгеле, иң тәҗрибәле маг һәм тылсымчылар ул яшерен бүлмәне эзләп карадылар каравын. Тик берсе дә аны таба алмады. Димәк, ул юк. Бу риваять бары тик куркыту өчен генә барлыкка килгән бер әкият.

Һермиона янә кулын өскә күтәрде дә, чираттагы соравын бирде:

— Сэр… Бүлмә эчендә яшеренгән Явыз көч дип сез нәрсәне атыйсыз?

— Сөйләүләр буенча, анда бары тик Слизеринның чын варисы тарафыннан гына буйсындырырлык аҗдаһа яши, — диде профессор Биннс үзенең шыгырдвык коры тавышы белән. Балалар куркулы күз карашлары белән алмаштылар.

— Әйтеп торам бит сезгә, ул бүлмә юк, — диде Биннс, үзенең язмаларын кыштырдатып. — Бернинди дә Яшерен Бүлмә юк һәм андагы аҗдаһа да юк.

— Әгәр дә Бүлмә бары тик Слизеринның чын варисына гына ачыла икән, димәк, аны башкалар таба алмыймы? Ул бүлмәнең һаман да ник табылмаганлыгы аңлашыла бит, — диде Шэймус Финниган.

Бу фикергә профессор Биннсның ачуы килде:

— Юк-бар сүз сөйлисең, О'Флэрти. Хогвартсның ничәмә директорлары да таба алмаганны...

— Профессор, бәлки, ул бүлмәне ачыр өчен Кара Магияне куллану кирәктер, — дип бүлдерде укытучысын Парвати Патил.

— Мисс Пэннифэзер, магның Кара Магияне кулланмавы аның бөтенләй куллана белмәгәнлеген һич кенә дә аңлатмый. Кабат әйтәм, Дамблдор кебек тылсымчы да...

— Бәлки, Слизеринның кан кардәше булу кирәктер. Әгәр дә бу шулай булса, Дамблдор да таба алмас, — дип дәвам итмәкче иде Дин Томас. Тик профессор бу сөйләшүләрдән туйган иде һәм кырт кисеп бу теманы туктатырга булды:

— Җитәр! Бу бары тик миф! Бүлмә юк! Слизерин тарафыннан бәләкәй генә чолан төзелгәнлегенә дә бернинди дәлилләр юк! Сезгә бу тиле хикәяне ник сөйләгәнмендер, шуңа үкенеп бетә алмыйм. Ә хәзер, рөхсәт итсәгез, без сезнең белән чын тарихка, җитди, төгәл, дәлилләнгән фактларга күчәбез.

Биш минуттан соң ук клас элеккеге йокылы тынлыкка күчте.

***
Дәрестән соң, кичке ашка кадәр букчаларын калдырып торырга дип, коридор аша китеп барганда, Рон Һарри белән Һермионага болай дип сүз башлады:

— Салазар Слизеринның карт тиле икәнен мин күптәннән беләм кебек. Тик менә чиста канлылык турындагы ботканы ул пешергән дип һич тә уйламадым. Акча бирәбез дисәләр дә, мин Слизерин Йортына укырга керүдән баш тартыр идем. Чынлап та! Әгәр дә мине Бүлүче Эшләпә шул йортка тәгаенләгән булса, мин шундук поездга утырган да өйгә кайтыр идем.
Һермиона ризалык белән башын селкеде, тик Һарри берни дә эшдәшмәде. Бүлүче Эшләпәнең аны тәүдә Слизеринга озату теләген Һарри үзенең дусларына сөйләгәне юк иде. Былтыргы уку елы башы һаман да хәтердә, әйтерсең ул былтыр түгел, ә кичә генә булган. Йортларга бүлүче Эшләпәнең тавышын, аның әйткән сүзләрен беркайчан да онытмас Һарри: «Син бөек кеше булачаксың. Бөеклеккә илткән юлда сиңа, һичшиксез, Слизерин ярдәм итәчәк!»

Һарри шул вакытта ук Слизерин репутациясенең ниндилеген ишетеп белә иде, күпчелек кара тылсымчыларның Слизеринны тәмамлаганнары да аңа мәгълүм. Һарриның «Слизеринга гына түгел! Слизеринга гына түгел!» дигән теләге көчле булды, Эшләпә аны Гриффиндор Йортына тәгаенләде.

Коридорлар буйлап йөргәндә, яннарыннан Колин Криви үтеп китте.

— Сәлам, Һарри!

— Сәлам, Колин, — диде Һарри.

— Һарри… Һарри… минем класстагы бер егет синең турында болай дип сөйләде...

Колин гәүдәгә бәләкәйрәк иде. Олы Залга китеп баручы халык дулкынына ул каршы килә алмады һәм үзе дә аларга ияреп китте. Колинның «Хуш, Һарри» дигән сүзләре генә ишетелеп калды.

— Аның классындагы егет синең турында ни сөйләгән микән? — дип кызыксынды Һермиона.

— Мине Слизеринның варисы дип уйлыйдыр, — диде Һарри. Джастин Финч — Флетчлиның да аның яныннан качканын исенә төшергәч, Һаррига кыен булып китте.

— Теләсә нәрсәгә ышаналар да йөриләр инде, — диде Рон, җирәнү белән.

Халык бераз сирәгәйгәч, киләсе баскычтан бер кыенлыксыз менделәр.

— Синеңчә Яшерен Бүлмә бармы, юкмы? — дип сорады Рон Һермионадан.

— Белмим, — диде ул, кашларын җыерып. — Дамблдор хәтле Дамблдор да Миссис Норристны терелтә алмагач, бу һөҗүмне ясаган явыз гади генә тылсымчы түгел дигән фикер туа.

Һермиона сөйләгән арада алар мәчегә һөҗүм ясалган коридорның азагына барып җиттеләр. Туктап калып, тирә — якларын караштырдылар. Бар да шул килеш. Тик факел аскуймасына асылынган мәче юк иде дә, «Яшерен Бүлмә ачык» дигән язулы дивар янында буш урындык тора.

— Бу җирләрне Филч каравыллый, — дип пышылдады Рон. Коридорны тагын бер кат карап чыксалар да, беркем дә күренмәде. Коридор буш иде.

— Без бераз тирә-якны караштырып чыксак, берсе дә үпкәләмәстер бит?! — дип сорады да Һарри, букчасын ыргытып, соңгы көннәрдәге вакыйгаларның серен чишер өчен ярдәмче дәлилләр эзли башлады.

— Килегез әле монда, карагыз! — дип кычкырды кинәт Һермиона. — Нинди гаҗәп хәл бу?

Аның чакыруын ишеткәч, Һарри дивардагы язу янындагы тәрәзәгә килде. Һермиона витражның бер почмагына күрсәтте. Пыяладагы кечкенә ярыктан чыгып китү өчен ике дистәгә якын үрмәкүч бер-берсе белән тарткалашып тора. Озын көмеш пәрәвез җебе өстән аска сузылган, шуның буйлап бөҗәкләр үрмәләп менеп, ничек тә тышка чыгып качу юлын эзлиләр иде.

— Үрмәкүчләрнең үзләрен шулай сәер тотуларын күргәнегез бар идеме элегрәк? — дип сорады Һермиона аптырап.

— Юк, — диде Һарри. — Ә син, Рон? Рон?

Дусы ягына борылып караса, Рон читтә, еракта тора иде. Әйтерсең ул да, үрмәкүчләр кебек, тизрәк качып китү теләге белән яна.

— Ни булды? — дип сорады Һарри.

— Мин... куркам... үрмәкүчләрдән... — җаваплады Рон.

— Мин моны белми идем, — диде Һермиона, Рон ягына аптыраулы караш ташлап. — Синең бит төнәтмәләргә ничәмә тапкырлар үрмәкүчләр салганың бар.

—Үле булсалар, мин каршы түгел, — диде Рон, тәрәзә ягына карамаска тырышып. — Миңа аларның кыймылдаганнары ошамый.

Һермиона кеткелдәп куйды. Аның көлүен Рон бик тиз туктатты:

— Бу һич кенә дә кызык түгел. Беләсең килсә, миңа өч яшь булганда, Фред минем уенчык аюны олы ямьсез үрмәкүчкә әйләндергән иде. Аның уенчык себеркесен чындырганым өчен үч алды шулай итеп. Кулыңдагы аюыңда кинәт кенә бик күп аяклар үсә башлаганың күрсәң, син дә үрмәкүчләрне яратмас идең.

Рон үзе сөйләгәннәрдән үзе дертләп куйды. Һермионаның көлеп җибәрүдән чак-чак тыелып калганы сизелде. Теманы үзгәртергә кирәклеген аңлап калгач, Һарри сүз башлады:

— Хәтерлисезме, идәндә су бар иде? Кайдан агып чыккан ул? Әле суның бер тамчысы да калмаган.

— Су шушы тирәдә җыелган иде. Шушы ишек янында, — диде Рон, төртеп күрсәтеп.

Ачам диеп, ишекнең җиз тоткасына үрелде дә кинәт кулын тартып алды.

— Ни булды? — дип сорады Һарри.

— Мин анда керә алмыйм. Бу бит кызлар бәдрәфе, — дип мыгырдады Рон.

— Эй, Рон, анда бит берсе дә юк, — диде Һермиона, шул якка атлый башлап. — Монда бит Елак Миртл яши. Киттек, карап чыгабыз!

«Эшләми» дигән язуга игътибар итмичә, Һермиона ишекне ачып җибәрде. Һарри күргән бәдрәфләрдән монысы иң куркынычы һәм җирәндергече иде. Чатнаган зур көзге астында куба башлаган таш раковиналар тезелгән. Юеш идәндә янган шәмнәрнең яктысы чагыла. Кабиналарның агач ишекләре тырналган, буяулары кырылып беткән. Һермиона бармагын авыз янына китереп, тавышланмаска кушты һәм иң ерактагы кабинкага юнәлде. Барып җиткәч, сүзен башлады:

— Миртл, сәлам, хәлләрең ничек?

Һарри белән Рон якынрак килделәр. Елак Миртл, иягендәге бетчәсен сытып, бак өстендә утыра иде.

— Бу бит кызлар өчен бәдрәф. Ә сез кызлар түгел! — диде Миртл, шикләнү белән Рон һәм Һаррины күзәтеп.

— Әйе, кызлар түгел! Мин аларны мондагы э-э-э... матурлык белән таныштырмакчы идем, — диде Һермиона, куллары белән тонык көзге һәм юеш идәнгә күрсәтеп.

— Ул берәр нәрсә күрмәде микән? Сора әле! — дип эндәште Һарри Һермионага.

— Пышылдап нәрсә сөйлисең анда? — диде Миртл.

— Бер әйбер дә. Без бары тик бер сорау бирмәкче идек сиңа, — диди Һарри шүрләбрәк.

— Бу кешеләр кайчан гына минем турында яман ат чыгарудан туктар микән?! — диде Миртл, күз яшьләреннән калтырый башлаган тавыш белән. — Мәрхүм булсам да, миндә дә бит хисләр бар...

— Миртл, беребезнең дә сине ачуландырасы килми, — диде Һермиона. — Һарри бары тик...

— Бер кешенең дә мине ачуландырасы килми! Шәп әйтелгән! Мондагы тормышым болай да коточкыч. Хәзер килеп кешеләр минем үлемне дә бозмакчылармы?!

— Миртл, нәкъ синең ишегең янында Хэллоуин төнендә кемдер мәчегә һөҗүм итте. Соңгы вакытта син берәр төрле сәер хәлгә очрамадыңмы, дип сорамакчы гына идек без, — диде Һермиона тиз генә.

— Шул төндә берәр кешенең якын — тирәдә йөргәнен күрмәдеңме?дип Һарри да сораулар бирүгә кушылды.

— Әлләче, игътибар итмәдем, — диде Миртл үксеп. — Пивз мине шулкадәр үпкәләтте ки, мин монда килеп, үз-үземә кул салмакчы булдым. Аннан соң, искә төште инде, болай да...

— Болай да үлгән кеше икәнлегең, — дип ярдәмгә килде Рон.

Миртл ачы кайгысыннан сулкылдап куйды да, һавага күтәрелде, бәдрәф суларына чумып, барсының да өс киемнәрен юешләде. Ерактан ук ишетелгән елау тавышларыннан Миртлның канализация торбалары буйлап әллә кайда еракка киткәне аңлашылды.

Һарри белән Рон авызларын ачып катып калдылар, Һермиона шулчак әйтеп куйды:

— Бу әле Миртлның күтәренке кәефле чагы иде. Әйдәгез, киттек моннан.

Миртлның үкереп елавыннан котылдырып, бәдрәф ишегенең ябылуы булды, кемдер Һарриларга кычкырып эндәште. Алар хәтта куркуларыннан артка сикереп куйдылар.

— РОН!

Баскычның өске аралыгында Перси Уизли басып тора иде. Күкрәгендә Префект билгесе балкый, ә йөзендә аптырау чырае катып калган:

— Ул бит кызлар бәдрәфе! Сез анда нишләп йөрисез?

— Караштырып чыктык, Хэллоуин фаҗигасе турында яңа мәгълүматлар эзләдек, — диде Рон.

Персиның ачулы кыяфәте Һаррига миссис Уизлины хәтерләтте.

— Тиз арада... югалыгыз... моннан... — диде Перси, кулларын селти-селти, Һарриларны куып. — Төшке аш вакытында монда килгәнегезне башка берәү күргән булса?! Шул турыда әз генә булса да, уйламадыгыз мени?!

— Безгә монда бөтенләй килергә ярамый әллә? — дип сорады Рон, абыйсына ачулы караш ташлап. — Без ул мәчегә бармак белән дә тотынмадык!

— Джиннига мин дә шулай әйттем, — диде Перси ярсу белән. — Тик ул сине барыбер мәктәптән куачаклар дип уйлый. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр аны шундый кәефсез килеш күрәм. Елый-елый бөтен күзләре шешенеп бетте бит. Аны да уйла бераз! Бөтен беренче курс Джинни турында гына сөйләп йөри хәзер.

— Син ул Джинни хакында уйлап та бирмисең! Мин кылган гамәлләр өчен сине староста итеп куймаячаклар, шуның өчен генә куркып йөрисең, — диде колаклары кызара башлаган Рон.

— Гриффиндорга биш балл минус! — дип кычкырды Перси, Префект билгесенә төртеп күрсәтеп. — Бу сиңа дәрес булыр, дип ышанам. Тагын бер эзләнү, тикшеренү эшләр булса, мин шундук әнигә хат язам!

Әйтер сүзен әйтеп бетергәч, Перси китеп барды. Җилкәсе, Ронның колаклары кебек, кызарып чыккан иде.

***
Кич көне Һарри, Рон һәм Һермиона Персидан ерактарак йөрергә тырыштылар. Ронның һаман да кәефе юк, ул Сихер фәне дәфтәрендә яңадан-яңа хаталар җибәреп өй эшен эшли. Тылсым таягы ярдәмендә хаталарын төзәтеп караган иде дә, тик килеп чыкмады. Пергамент дәфтәре дөрләп янырга тотынды. Шул ялкындай үзе дә кабынып китеп, «Әфсеннәр китабы»н шапылдатып ябый куйды. Нәрсәсе кызык, Һарри белән Һермиона да шуны ук эшләделәр.

Яңа гына өзелеп калган сөйләшүне дәвам иткәндәй, Һермиона сүз башлады:

— Кемнең эше икән бу? Бөтен сквиб һәм магглларны Хогвартстан куырга дигән уй кемнең башына килгән соң?

— Уйлап карыйк! — диде Рон, аптыраган кыяфәт чыгарган булып. — Без белгән кешеләрдән кем магглларны бар дип тә белми?

Рон Һермионага карап куйды. Аның бу сүзләрен һич кенә дә чынга алмыйча Һермиона болай диде:

— Әгәр син Малфой дип уйласаң...

— Әлбәттә, ул инде, — ачу белән дәште Рон. — Үзең ишеттең бит: «Чиратта сез, Шакшы каннар». Аның әшәке комак йөзенә карагачтын да, кем икәнлеге аңлашылып тора бит...

— Слизеринның чын варисы Малфой? — дип сорады Һермиона, ышаныр-ышанмас кына.

— Гаиләсен кенә алып кара, — диде Һарри, китапларын ябып куеп. — Алар барысы да Слизеринда укыганнар. Малфой һәрвакыт шуның белән мактана. Аларның Слизерин нәселеннән булуы бик мөмкин хәл. Әтисенең кирәк дәрәҗәдә явыз икәнлеге дә барыбызга мәгълүм.

— Яшерен бүлмә ачкычы аларда гасырлар буе сакланадыр бәлки. Атадан улга күчереп яшәгән булсалар... — диде Рон.

— Шулай булуы да ихтимал. — Һермиона аларның фикере белән ризалашты.

— Тик моңа ничек дәлилләр табырга соң? — диде Һарри, күңелсезләнеп.

Пышылдап кына Һермиона егетләрне үзенең уй-ниятләре белән таныштыра башлады:

— Дөреслекне белү өчен юллар бар. Тик бу эшне аткарып чыгу бик авыр булачак. Һәм куркыныч. Бик куркыныч. Без илледән артык мәктәп кагыйдәсен бозачакбыз.

— Бер-ике айдан соң гына аңлатыр булсаң, безгә хәбәр итерсең, ярамы? — диде Рон, ачуы килеп.

— Тыңлагыз, — дип дәвам итте сүзен Һермиона. — Безгә Слизерин Йортына эләгеп, Малфойга бер-ике сорау бирергә кирәк. Тик ул без икәнлекне аңламыйча калсын.

— Бу бит була торган хәл түгел, — диде Һарри, Рон шаркылдап көлеп җибәргәч.

— Юк, булдырабыз аны. Безгә бары тик чак кына Күпйөзле төнәтмә кирәк, — диде Һермиона.

— Нәрсә соң ул? — дип аптыраштылар егетләр.

— Берничә атна элек Снейп дәрестә бу төнәтмә турында сөйли башлаган иде...

— Төнәтмә кайнату дәресендә Снейпны нык тыңлап утырабыз инде без. Әйтерсең бүтән эшебез юк, — диде Рон.

Һермиона, аның сүзләренә игътибар бирмичә, сөйләвен дәвам итте:

— Күпйөзле төнәтмә кешене теләсә кемнең кыяфәтенә кертә. Күз алдына китерегез! Өчебез дә Слизеринның өч укучысына әверелә алабыз. Без икәнлеген берсе дә аңламый калачак. Һичшиксез, Малфой нидер булса да сөйлиячәк безгә. Бәлки, нәкъ әлеге вакытта ул үзенең Слизерин варисы булуы белән мактанып йөридер дусларына...

— Бу Күпйөзле төнәтмәң һич кенә дә ышаныч уятмый әле. Әгәр дә без, ялгыш кына, мәңгелеккә Слизерин укучылары булып калсак?! — диде Рон, чырайларын сытып.

— Төнәтмәнең сихере күпмедер вакытка кына җитә, — диде Һермиона. — Тик менә аның рецептын табу бик авыр, диләр. Снейп сүзләренә караганда, ул «Иң көчле төнәтмәләр» дәреслегендә бар. Ә бу дәреслекне китапханәнең Тыелган Секциясеннән табып була. Аны кулга алу бер ысул белән генә мөмкин: укытучының имзалы рөхсәт кәгазе кирәк.

— Бу китап сезгә нигә кирәк булды дигән сорауга ничек җавап бирмәкче буласың? Шундагы төнәтмәләрнең берсен кайнатып карыйм диячәксеңме? — шикләнү катыш сорады Рон.

— Төнәтмәләр теориясен генә өйрәнер өчен дип әйтсәк, безнең шанслар бар, дип уйлыйм мин, — диде Һермиона.

— Кит әле, юкны сөйләмә. Кайсы укытучы моңа ышансын иде. Андый ук юләр түгел инде алар, — диде Рон.



Денис Мансуров тәрҗемәсе