Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Десятая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 10.11.2018
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Десятая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод выполнен волонтерами просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Десятую главу по нашей просьбе оформила иллюстратор из Йошкар-Олы Анастасия Васильева.


10 нчы бүлек

Ярсулы бладжэр

Ел башында Локонс корнуэль пиксиләре белән уңышсыз сугышканнан соң, укучыларына үз китапларыннан өзекләр генә укый иде, яки кайбер, иң тәэсир итүче батырлыкларын сәхнәләштерә иде. Батыр тылсымчыны ул үзе уйный, ә башка рольләргә Һаррины чакыра иде. Күптән түгел генә Һарри Тыкылдык сихереннән газапланучы трансильван абзые булып уйнады. Аның «репертуарында» шулай ук салкын тигән кар кешесе һәм Локонс белән очрашканнан соң каннан баш тартып, салат яфракларын гына ашаучы убыр да бар иде.

Менә бүген дә, Караңгы Көчләрдән Саклану дәресендә, Һарри, бөтен сыйныф каршында вервольфны уйный иде. Башка вакытны Һарри ризалашмас иде дә, ләкин бүген Локонсның яхшы кәефен бозмаска кирәк иде.

– Бик яхшы уйныйсыз, Поттер, чын вервольф кебек. Аннан мин аңа ташланып җиргә аудардым да, бер кулым белән аны кысып, икенче кулымдагы таякчыкны муенына терәп, бөтен калган көчемне җыйдым да бик кыен Әвергеч әфсенен укыдым. Вервольф бик ачы кычкырып җибәрде, – яле, Һарри, кычкырып җибәр әле! Ачырак! Көчлерәк! Менә шәп! – аның йоны бетте, тешләре кечерәйде һәм үзе дә ул гади кешегә әйләнде. Гади, ләкин бик эффектив. Шул көннән, бөтен авыл кешеләре өчен, мин вервольфтан азат итүче батыр.

Кыңгырау тавышы ишетелде. Локонс өстәленнән басып:
– Өй эше сезгә: минем Вага-Вагадагы вервольфны җиңүем турында шигырь язып килергә. Иң шәп шагыйрьгә «Мин — тылсымчы» дигән китабымның, үземнем имзам белән бер нөсхәсе.
Укучылар гөрләп коридорга чыктылар, ә Һарри, сыйныф артында торучы Рон белән Һермиона янына юнәлде.
– Киттекме? – дип сорады ул шыпырт кына.
– Тукта, барысы да чыгып бетсен, – дип каушап җавап бирде Һермиона. – Хәзер киттек.
Ул Локонс янына каушаган кулларында кәгазь битен тотып килде. Рон белән Һарри аның артында иделәр.
– Профессор Локонс… м-мин… китапханәдә бу китапны алмакчы идем, – дип дулкынланудан калтыраган кулы белән кәгазь битен сузып әйтте Һермиона. – Ләкин күрәсезме, ул китапханәнең махсус бүлегендә, шуңа күрә укытучының рөхсәте кирәк. Мин… э-э… мин Сез язган «Убырлар белән йөрү» китабындагы акрын эшли торган агулар турында күбрәк укымакчы идем.
– Ә-ә, «Убырлар белән йөрү» китабы. Минем иң яраткан китапларымның берсе, — дип шатланган.

Локонс кулдагы кәгазьне алды.
– Ул сезгә ошыймы?
– Бик ошый! Ничек оста итеп сез агуны чәй иләге белән сөзеп алдыгыз! Сокландыргыч!
– Иң яхшы укучыма булышу минем бурычым, – горурланган Локонс тавис кошының зур каурыен чыгарды. Рон тетрәнеп куйды. – Матур, шулаймы? Мин аны махсус имзалар өчен генә тотам, — диде Локонс Ронның хисләрен үзенчә аңлап.
Ул кәгазьдә үзенчәлекле язма ясап, кире Һермионага бирде. Һермиона аны тиз генә сумкасына яшерде.
– Иртәгә беренче уен, шулаймы? – дип Локонс Һаррига мөрәҗәгать итте. – Гриффиндор Слизеринга каршы. Син бик өметле дип сөйлиләр. Мин бит үз вакытымда синең кебек үк тотучы булып уйнадым. Мине, хәтта, илнең җыелма командасына да чыкаргыннар иде. Ләкин мин тормышымны дөньяны кара көчләрдән саклауга бирдем. Әмма мин хәзер дә бик яхшы уйныйм. Кирәк булса, кайбер хәйләкәрлекләргә дә өйрәтә алам. Үз тәҗрибәмне яшь буынга тапшырырга мин гел шат.
Һарри ниндидер рәхмәт сүзләрен әйтеп, китапханәгә таба юнәлгән дуслары артыннан коридорга ашыкты.
– Менә бит, – диде Һарри алар өчәү генә калгач, – нинди китапны алырга җыенуыбызны да карамады, – ризалык имзасына карап әйтте Һарри.
– Чөнки ул юләр, – диде Рон. – Икенче караштан безгә ни эш, иң мөһиме — без теләгәнне алдык.
– Ул юләр түгел, – аны яклап Һермиона эндәште.
– Әлбәттә, син бит аның иң яхшы укучысы.
Китапханәдә кычкырып сөйләшергә ярамаганга, дуслар тындылар. Китапханәче Пинс ханым, ач козгынга охшаган, каушый торган ябык бер апа, Һермионаның калтырап тоткан кулларыннан кәгазьне алмакчы булды.
– «Көчле тәэсир итүче төнәтмәләр»? – ышанмыйча сорады ул. – Миңа укытучының рөхсәтен күрергә кирәк.
– Мин кәгазьне үземә калдырмакчы идем, — дип сабыр гына дәште Һермиона.
– Ярар инде, — Рон аның кулыннан кәгезьне тартып алды да, Пинс ханыма бирде. – Кирәк булса, тагын бер имзаны алырсың. Локонска батырлыгы турында сөйләп кенә җибәр, ул сиңа теләсә кайда имзасын калдырыр.

Пинс ханым кәгазьне ут каршысына күтәреп өйрәнеп алды. Ул шикләнә иде: бәлки укучылар укытучының имзасына охшатып үзләре кул куйганнардыр? Кәгазь дөреслек тестын үткәч, ул китапханә эченә кереп китте дә, берничә минуттан зур искергән китапны алып чыкты. Һермиона аны сак кына сумкасына качырып куйды да, дусларыбыз, шик тудырмаска тырышып, әкрен генә китапханәдән чыгып киттеләр. Биш минуттан алар инде Елак Миртл бәдрәфендә укып утыралар иде. Ронның көйсезләнүенә карамастан, Һермиона бу урынны сайлады: укучылар монда үз теләкләре белән беркайчан да кермәсләр, шуңа да бу урын мәктәптә иң тыныч җир иде. Дөрестән, Миртл гәдәттәгечә елап утыра иде, ләкин аларның бер-берсендә эшләре юк иде. Һермиона әкрен генә «Көчле тәэсир итүче төнәтмәләр» китабын ачты да, күгәргән битләрне өйрәнә башлады. Китап юктан гына китапханәнең махсус бүлегендә сакланмый иде: кайбер төнәтмәләр котычкыч көчкә ия иделәр, ә инде кирегә борылган кешенең яки убыр башында яңа үсеп чыккан куллар сурәтләре турында әйтәсе дә юк.

– Менә ул! – шатлыктан кычкырып җибәрде Һермиона «Әвергеч төнәтмәсе» дип исемләнгән битне тапкач. Һарри авыртудан бите кәкрәйгән кешенең сурәте рәссамның артык тырышуы гына дип ышанырга теләде.
– Мин белгән төнәтмәләрнең иң кыены бит бу, – дип әйтте Һермиона игътибар белән бит буйлап бармагы белән йөртеп. – Алтынкүзләр, сөлекләр, суүсемнәре, йорт үләне – болар әле ярый, аларны төнәтмәләр өчен ингредиентлар шкафында табарга була, ә менә икемөгезнең уылган мөгезен кайдан алырга? Яки бумслангның уылган тиресе! Ә кемгә әйләнергә теләгәннең өлешләрен ничек җыярга?
– Нәрсә-ә?? – гаҗәпләнде Рон. — Нинди тагын «кемгә әйләнергә теләгәннең өлешләре»? Мин Крэббның тырнакларын йотарга теләмим!
– Бәхеткә, өлешләр иң ахырда гына кирәк булырлар, — Һермиона Ронны ишетмәгәндәй укый иде.
Рон Һаррига карады, ләкин аны башка әйбер кайгырта иде.
– Тукта әле, Һермиона, безгә күпме әйберне урларга туры килер бит! Бумслангның тиресе мәктәп җиһазларында юк, димәк, безгә аны Снейпның шәхси запасларыннан алырга кирәк булыр, ә бу инде ничектер...
Һермиона көч белән китапны ябып куйды.
– Ничек телисез. Сез икегез дә чебешләр кебек курксагыз, мин дә мәктәп кагыйдәләрен бозарга теләмим. – Һермионаның йөзе гадәттән тыш кызарган иде, — ләкин сез магларның чын дошманы кем икәнен оныттыгыз, ахры. Малфойны туктатырга кирәк. Аларны башка төрле коткару юлы юк. Ләкин сезгә барыбер булса, мин хәзер ук китапны Пинс ханыма кире кайтарып бирәм.
– Менә көтмәгән хәл! Кагыйдәләрне бозарга өндәгән Һермионаны күрермен дип уйламаган идем. Ярар, мин әзер, – дулкынланып китте Рон, – ләкин тырнакларсыз гына!
– Төнәтмәне күпме әзерләргә? – дип сорады Һарри Һермиона тынычланып, китапны яңадан ачып куйгач.
– Суүсемнәрне тулы айда җыярга, алтынкүзләрне кайнатып өч атна тотарга кирәк – бер ай, димәк, бөтен кирәк-яракларны җыйсак.
– Бер ай?! Бер ай эчендә Малфой ярты маггларны юк итәчәк! – кычкырып җибәрде Рон, ләкин Һермионаның күзләре ачулы карый башлагач, ул – Безнең бит барыбер башка планыбыз юк, димәк, АЛГА! – дип ашыгып өстәде.

Һермиона, аларны берәрсе күзәтеп тормый микән дип тикшерергә чыгып киткәч, Рон Һаррига шыпырт кына:
– Иң яхшысы – сиңа иртәгә Малфойны себеркедән бәреп төшергә булыр, – диде.

***

Һарри шимбә көнне иртә торып, киләсе квиддич уены турында каушап уйлап утыра иде. Каушарга сәбәбе бар: капитаннары Вуд, әгәр Гриффиндор җиңелсә, бик ачуланыр, ә бит Слизеринлыларның иң яңа һәм иң тиз себеркеләре! Аһ ул слизеринлыларны! Шулай ярты сәгать утыргач, Һарри торып киенде дә, аска, ашханәгә төшеп китте. Озын өстәл артында инде бөтен команда җыелган иде. Барысы да дулкынланган, хәтта бик сөйләшмиләр дә иде.
Сәгать унбергә бөтен мәктәп квиддич кырында җыела башлады. Күк авыр болытлар белән капланган, яңгыр яварга тора иде. Рон белән Һермиона команданың чишенү бүлмәсенә, Һаррига уңышлар теләргә керделәр. Команда инде Гриффиндорның алсу киемнәренә киенгәннәр, ә Вуд, гәдаттәгечә, командага дәртләндергеч сүзен әйтә иде:
– Слизеринлыларның иң шәп себеркеләре булсын, ә безнең себеркеләрдә утыручы иң шәп
– Уенчылар, — дип башлады ул. — Без бик тырышып әзерләндек, теләсә нинди һава торышында очтык. (Августтан бирле чеп-чи инде, — дип күңелсез искәртте Джордж Уизли) – Юньсез Малфойның үз командаларына урынын сатып алган көнен каргасыннар! – Вуд, кызып китеп, Һаррига: «Ә син, Һарри, бүген үлсәң үл, ләкин Малфойдан тизрәк снитчны тотасы бул! Тотучыга бай әти түгел, ә остазлык кирәк. Ә безгә бүген җиңү кирәк! Бик кирәк!»
– Борчылма, Һарри, без яныңда, — күзен кысып йомшак кына әйтте Фред.
Гриффиндор командасы кырга чыккач, бөтен стадион шау-шуга килде. Үзләренеке генә түгел, Пуффендуй белән Когтевран да аларны бик шатланып каршы алдылар, ә Слизеринлылар исә киресенчә, сызгырып һәм кычкырып торалар иде. Квиддич укытучысы – Терекөмеш ханым – Флинт белән Вудны уртага, кулга-кул биреп исәнләшергә чакырды. Капитаннар кирәгеннән көчлерәк итеп кул бирешеп, бер-берсенә ачы күз ташлап, кире командаларына таба юнәлделәр.
– Минем сызгыруым буенча гына, — дип искәртте Терекөмеш ханым. – Өч... ике... бер...
Тамашачылар тавышы өстәмә көч биргәндәй, ундүрт уенчы кургаш күккә очып киттеләр. Һарри, снитчы табарга теләп, калганнардан биегрәк иде. «Әй, яралы бит!» – яңа себеркесе белән мактанып, аның астыннан Малфой очып китте. Һарри аңа карамый, нәкъ шул вакытта аңа таба авыр кара бладжэр оча иде. Чүт кенә бәрелмичә, чәчләрен тузгаткан Һарри читкә тайпылды.
– Чак кына ләкмәде, — дип аның яныннан Джордж очып китте. Ул бладжерны слизеринлыларның Адриан Пусейга таба бөтен көченнән җибәрде, ләкин ярты юлда туп әйләнеп, кире Һаррига таба юнәлде.
Һарри кинәт тизлеген төшерде, ә Джордж каты итеп бладжэрны Малфойга таба җибәрде, ләкин туп, бумеранг сыман кире кайтып, Һарриның башына бәрде. Бәхеткә, каты түгел.

Һарри себеркесен кызулатып кырның икенче ягына очып китте. Колак кырые белән тупның аның артыннан очуын ишетте. Бу нинди хәл соң бу? Бладжэрлар беркайчан да бер генә уенчы артыннан очмыйлар, аларның эшләре, киресенчә, күбрәк уенчыга хөҗүм итү.
Кырның икенче ягында аны инде Фред Уизли көтә иде. Һарри бөгелде һәм Фред бөтен көченнән бладжэрга сукты, ул, әлбәтә, читкә китте. «Эләктем», — дип шатланды Фред, ләкин ярсыган бладжэр яңадан Һарри артыннан очып китте һәм аңа тулы тизлектә качарга туры килде.

Эре яңгыр ява башлады. Тамчылар Һарриның йөзенә, күзлеген томалап, шапылдап төшә башладылар. Уенда кем җиңеп барганын Һарри белми иде, кинәт мәктәп комментаторы Ли Джордан: «Алтмышка – нуль, Слизерин алда», — дип игълан итте.
Гаҗәпләнәсе юк, слизеринлыларның себеркеләре тизрәк, тагын бу ярсыган туп Һаррига тынлык бирми. Аны ике игезәк Уизли сакласалар да, файдасы күп түгел: арлы-бирле очалар, бура таяклары белән янында болгыйлар, снитчны күреп тә булмый.
– Кемдер… бладжэрны… сихерләгән, – авыр сулап кычкырды Фред. Ул инде Һаррины шул ярсыган туптан күпме саклаганын саный да алмый иде.
– Тайм-аут алырга кирәк, — дип кычкырды бер юлы Вудка сигнал ясап һәм Һаррига таба очкан бладжэрны еракка җибәргән Джордж.
Вуд ризалашты, Терекөмеш ханым сызгырып уенны туктатты. Һарри игезәк Фред һәм Джордж белән, шашкан ярсылу бладжэрдан кача-кача, җиргә төштеләр. Вуд командасын бер түгәрәккә җыйды, Слизерин тамашачылары, уенны шулай урынсыз туктаткан өчен, аларны сызгыру тавышларына күмделәр.
– Бу нинди хәл? Болай барса, без җиңеләчәкбез! – Вуд бик кызган иде. – Фред, Джордж, сез Анжелинага ник булышмадыгыз? Аңа очкан бладжэр аркасында ул гол кертә алмады.
– Без аннан унбиш метрга өстәрәк идек, Оливер, Һаррины үтерергә теләгән бладжэрны туктатырга тырыштык, — дип кайнап китте Джордж. – Ул шашкан туп өчен Һарридан башка уенчы юк, диярсең, аны гына куалый. Слизеринлылар аны сихерләгән, ахырсы.
– Бладжэрларны соңгы тренировкадан соң Терекөмеш ханым үзе ябып куйды, ә анда алар белән барысы да яхшы иде, — ышанмады Вуд.
Терекөмеш ханым командага таба кыр буйлап бара иде. Аның артында Слизерин командасы көлеп, Һаррига бармак күрсәтеп кыланалар иде.
– Тыңлагыз әле, — Һарри Терекөмеш ханым килеп җиткәнче сүзен бетерергә тели иде, — сез икегез минем борын төбендә очып йөрсәгез, мин снитчны бер генә юл белән тота алырмын – ул үзе минем җиңемә керсә, шуңа күрә сез икегез башкаларны саклагыз, ә бу ярсулы бладжэр белән мин үзем хәл итәрмен.
– Юкны сөйләмә, — каршы әйтте Фред, — ул синең башыңны ярыр.
Вуд башта Һаррига, аннары игезәкләргә карады.

– Оливер, бу юләрлек! – ачуы килеп әйтте Алисия Спиннет, — без аны мондый туп белән берүзен калдыра алмыйбыз, барысын да тәфсилләп тикшерергә кирәк.
– Һәм уенны туктатыргамы? Алай без төгәл җиңеләчәкбез. Юк инде, ниндидер юньсез туп аркасында гына болай эшләп булмый. Оливер, җитте сиңа, әйт аларга, калдырсыннар мине, — диде Һарри.
– Ул син гаепле, Вуд! – түзә алмады Джордж. – «Үлсәң үл, ләкин снитчны тот», синең сүзләрең бит.
– Уенны дәвам итәргә әзерме сез? – килеп җиткән Терекөмеш ханым сорады.
Вуд Һарриның йөзеннән аның үз карарында нык торуын укыды.
– Ярар. Фред, Джордж, калдырыгыз Һаррины, бладжэр белән эшен үзе тәмамлар.

Яңгыр көчәеп китте. Терекөмеш ханымның сызгыруы буенча Һарри күккә биеккә очып китте һәм шул ук вакытта бладжэрның аның артыннан очуын ишетте. Һарри иң биеккә очып, таштай аска төште, бормала-бормала зигзаглар белән очты, штопорга керде – кыскасы, тик тормады, хәтта башы да әйләнә башлады, ләкин барыбер як-ягына карарга кирәк иде. Бладжэрдан сакланып, киләсе сальто ясаганда, яңгыр тамчылары күзлекне каплады, борынга керде. Көлгән тавышлар ишетелде. Чыннан да, ул бик кызык күренәдер, ләкин бу ярсылу бладжэрдан башка төрле котылу мөмкинчелекләре юк — бладжэр ярсыган булса да, андый җитез түгел иде. Һарри шулай тик тормый кыр өстеннән очып, күз кырые белән Эдриан Песьюның Вудны әйләнеп, Гриффиндор капкасына хөҗүм итәргә теләгәнен күреп алды.
Тагын колак очыннан бладжэрның сызгыруы ишетелде. Һарри тизлеген төшереп, кинәт икенче якка очып китте, бөтерчек кебек боргаланды.
– Поттер, балетка язылдың мәллә? — дип көлде Малфой.
Һарри колак салмыйча оча иде, Малфойга явыз караш кына ташлады. Һәм кинәт, нәрсә бу? Малфойның нәкъ сул колагы өстендә ул снитчны күрде! Малфой көлүдән үлә язып, аны күрми иде.

Һарри урынында катып калды. Малфойга башын гына борасы калды һәм бетте, Слизеринлылар җиңәчәк.
ША-АП!
Һарри бер урында озак торды: бладжэр Һаррига бөтен көче белән бәрелде. Түзә алмаслык авыртудан Һарриның күз аллары караңгыланды – ярсылу туп аның кул сөяген сындырды. Себеркесеннән чүт кенә егылмады, ә бладжэр әйләнеп, Һарриның башына төзәлде. Көчен җыеп ул читкә тайпылды, авыр башында бер генә уй иде – «Снитчны Малфойдан алдарак тотарга, снитчны тотарга».
Яңгыр һәм авырту аркылы Һарри Малфойга таба тулы тизлектә оча иде. Теге куркудан агарды: «Һарри мине себеркедән таранлап бәреп төшерергә тели», — дигән фикер очты башында.
– Син нәрсә! – кычкырып, Һарриның юлыннан читкә ташланды Малфой.
Себеркесен тезләре белән генә тотып, Һарри сәламәт кулы белән снитчка тартылды. Ниһаять, ул кулда! Салкын, юеш снитч кулында! Аңын җуярлык хәлендә Һарри җиргә егыла башлады.
Пычрак җиргә авып төшкәч, сынган кулы, табигатенә каршы, әллә ничек бөгәрләнгән иде, себеркесе дә читкә очты. Тамашачыларның кычкырулары һәм сызгырулары, ачы авырту аркасында, ничектер ерактан кебек ишетелә, ләкин Һарриның бар уйлары сәламәт кулындагы снитч турында иде.
– Җиңдек, — дип ыңгырарга гына өлгерде ул һәм аңын җуйды.
Биткә яуган яңгырдан ул хушка килде. Кемдер аның өстеннән тешләрен яктыртып тора иде.
– Сез? Юк, кирәкми, — дип шыпырдады Һарри.
– Ул нәрсә әйткәнен мин аңламыйм, — җыелган грифиндорлыларга карап әйтте Локонс.
– Кайгырма, Һарри, мин кулыңны хәзер төзәтәм.
– Юк, кирәкми! – каршы килде Һарри. – Болай булса яхшырак.
Ул утырырга теләде, ләкин түзә алмаслык авыртудан кире егылды. Фотокамера тавышы ишетелде.
– Мондый хәлдә фотога төшермә инде, Колин, — дип әйтте ул каты тавыш белән.
– Торма-торма, ят, — Локонсның йомшак тавышы ишетелде. – Бу бик гади әфсен, мин инде аны кулланганым бар.
– Ник мин хастаханәгә генә бара алмыйм? – тешен кысып сорады Һарри.
– Чынлап та, профессор, — пычракка баткан Вуд эндәште. Ул горурланып елмайды: аның Тотучысы яраланган булса да, алар җиңделәр. – Бик оста тоттың син аны, Һарри. Әфәрин!
Аяклар киртәсе аркылы Һарри игезәк Фред һәм Джорджның ярсыган бладжэр белән көрәшүләрен күзәтте. Ул уен беткәч тә тынычланмады һәм урынына керергә теләмәде.
– Читкә китегез әле, — үзенең яшел җиңнәрен җыеп әйтте Локонс.
– Бәлки, кирәкмәстер, — дип сорады Һарри, ләкин Локонс инде үзенең таягын сынган кулга терәде.
Кинәт ниндидер сәер хис җилкәсеннән бармак очларына кадәр тәгәрәп үтте, кулы бушаган шикелле булды. Һарри карамаска теләп башын читкә борды, күзләрен йомды, ләкин аның иң куркыныч уйларын ишеткәндәй, Колин Криивиның фотоаппараты, ут тизлеге белән, фотосурәтләрне ясый башлады. Курыккан тавышлар ишетелде. Аның кулы башка авыртмый иде, Һарри кулын бөтенләй сизми иде.
– Бик кызык, кайчак шулай булгалый шул, — аптырамаска теләде Локонс. – Ләкин сөяк бит башка сынмаган, ә бу иң мөһиме. Хастаханәгә кадәр бара аласызмы? Рон, Һермиона, булышыгыз әле аңа. Ә анда инде Памфри ханым… м-м... аны рәткә китерер.
Аягына баскач, Һарри үзен беръяклы итеп хис итте. Тулы сулыш алып, ул уң ягына карады һәм күргәненнән яңадан хуштан яза калды.
Җиңеннән асылынып торган кулы ит төсендәге резин бияләйгә охшаган иде. Ул бармакларын селкетергә теләде, ләкин бернәрсә дә үзгәрмәде.
Локонс сөяген төзәтмәде, ул кулыннан бар сөякләрен юкка чыгарды.
– Сезгә шунда ук минем яныма килергә кирәк иде, — Һарриның кулын карагач ачуга килеп әйтте Памфри ханым. – Сынган сөякне ялгарга кыен түгел, ә менә яңаларны үстерергә...
– Ләкин сезнең бит булып чыгачак? – ышанып сорады Һарри.
– Әлбәттә, ләкин алдан әйтәм: бик каты авыртыр ул. – Памфри ханым Һаррига төнге күлмәген сузды. — Сезгә бүген монда кунарга туры килер.
Һермиона пәрдә артында көтеп торды, ә Рон Һаррига киемен алмаштырырга булышты – сөяксез кулы җиңгә керергә берничек тә теләмәде.
– Син хәзер дә Локонсны якларсыңмы, ә, Һермиона? – ачы сорады Рон, Һарриның мамык сыман бармакларын чыгарып. – Һарри сөяксез калырга теләсә, үзе дә сорар иде.
– Һәрберебез дә хата ясый ала, икенче караштан, кул башка авыртмый бит? — Һермиона бирешергә теләмәде.
– Юк, ләкин бу инде кул түгел, — Һарри яткан урыныннан сикереп торды, кулы исә, хәлсез асылынып тора иде.
Һермиона белән Памфри ханым пәрдәдән керделәр. Табибә кулында «Сөякүстергеч» дип исемләнгән шешәне тоткан.
– Синең бүген төнең озын булыр, Һарри, — диде ул төнәтмә белән чынаякны сузып. – Сөякләрне үстерү рәхәт эшләрдән түгел.
Һарри парланып торган чынаякны алды. Төнәтмә авызны һәм тамакны яндырды, йөткертте. Памфри ханым куркыныч спортка һәм миңгерәү укытучыларга зарланып чыгып китте. Рон белән Һермиона Һаррига су бирделәр – «Сөякүстергеч» бугазда ачы тәм калдырды.
– Без бит җиңдек, — елмаеп искә төшерде Рон. – Шәп син снитчны тоттың, Һарри! Малфойның битен күрсәң иде, ул сине ертып ташларга әзер иде.
– Тупны кем сихерләгәнен беләсе иде, — уйга батып дәште Һермиона.
– Менә әвергеч төнәтмәсен кайнатырбыз да, шунда сорарбыз. – Һарри башын мендәркә салды. – Ул бу кайнатма кебек җирәнгеч кенә булмасын иде.
– Слизеринлыларның тырнаклары белән ул бал булыр дип уйлыйсыңмы? – чемердәп куйды Рон.
Пулат ишекләре кинәт ачылып китте һәм бүлмәгә Гриффиндорның бөтен командасы керде. Барысы да пычрак һәм чеп-чиләр.
– Менә Һарри, менә остаз! – сокланды Джордж. – Флинтның Малфойга ничек акырганын ишетсәң иде: колак төбендәге снитчны күрә алмады! Мескен бөтенләй җебеп төште.
Дуслар төрле тәмле-томнар, баллы пәрәмәчләр, кабак согын алып килделәр, барысы да Һарри янында җыелып, сыйланырбыз гына дигәндә, пулатка усал Памфри ханым килеп керде.
– Бу нинди хәл? – явыз кычкырды ул. – Авыруга ял кирәк, аңа әле утыз өч сөяген үстерәсе бар! Чыгыгыз, барыгыз да чыгыгыз!
Һарри берүзе калды.

Ике сәгатьтән Һарри дөм караңгыда түзә алмаслык авыртудан уянды: кулын йөзләгән энә кадаган кебек иде. Ләкин уянуның сәбәбе авырту гына түгел – караңгыда кемдер аның маңгаен чүпрәк белән сөртә иде. Һарриның коты очты.
– Кем бар? – кычкырып җибәрде ул. – Добби, сезме?
Йорт иясе, теннис тубы кадәр зур, җан әрнеткеч, күзләре белән Һаррига карап утырды, күзләреннән яшьләр акты.
– Һарри Поттер яңадан мәктәптә, — пышылдады ул. — Добби кисәтте Һарри Поттерны, кисәтте. Аһ, сэр, ни өчен сез Доббины тыңламадыгыз? Ник Һарри поездка соңга калгач өйгә кайтмады?
Һарри мендәренә терәлеп утырды да, йорт эльфының кулын этеп җибәрде.
– Сез монда нишлисез? Һәм минем поездка соңга калуымны кайдан белдегез?
Доббиның иреннәре калтырый башлады һәм Һарри кинәт барысын да аңлады.
– Димәк бу сез, — әкрен генә башлады ул. – Сез безне дивар аркылы чыгармадыгыз, киртә куйдыгыз.
– Әйе, мин! – горурланып әйтте Добби һәм башын шулкадәр тиз селкетте, хәтта колаклары җилферди башлады. – Добби Һарри Поттерны яшертен генә күзәтте, Добби поездка юлны япты һәм шуның өчен үзенә бармакларын үтүк белән үтүкләде, — ул Һаррига ун озын, бинтлаган бармакларын күрсәтте. – Добби бармаклары өчен борчылмый, ул Һаррины коткарыр дип уйлады. Һарри Поттер мәктәпкә башка юл белән килер дип Добби уйламады.
Ул алга – артка чайкалды һәм ямьсез башы белән селкетте.
– Добби Һарри Поттерның Хогвартска кайтканын белгәч шулай гаҗәпләнде, хәтта хуҗасының ашын да яндырды. Доббины шул кадәр кыйнадылар! Беркайчан да алай кыйнамаганнар иде.
Һарри мендәренә авыр ятты.
– Сезнең аркагызда Рон белән мине мәктәптән куарга теләделәр. Китегез моннан! Алайса сөякләр төзәлгәч, үтерүем дә ихтимал.
Добби моңсу көлеп куйды.
– Доббины инде күп тапкырлар үтерергә теләделәр. Доббиның хуҗасы аны көнгә бишәр тапкыр үтерергә ант итә.
Йорт эльфы мендәр тышының бер кырыена борынын сеңгерде. Ул Һаррига шундый мескен булып тоелды, ул, хәтта, ачуыннан туктады.
– Добби, нәрсәгә сез бу тышлыкны йөртәсез? – кызыгып сорады Һарри.
– Монымы? – Добби тышлыгын сыпырып җибәрде, — бу коллык билгесе. Хуҗалары Доббига бер киемне бүләк итсәләр, ул азат булачак. Ләкин алар бик сак, Доббига бер оекбаш та бирмиләр, Доббиның мәңгегә китәчәгеннән куркалар.
Добби күз яшьләрен сөртте һәм кинәт:
– Һарри Поттер өйгә кайтырга тиеш! Добби уйлады бладжэрдан соң…
– Бладжэр? – яңадан кызып китте Һарри. – Димәк, мине үтерергә теләгән ярсыган бладжэр өчен мин сезгә рәхмәтле булырга тиешме?!
– Сез нәрсә, бладжэр сезне үтермәс иде, — куркып аңлата башлады Добби. – Мин сезне сакларга теләдем. Һарри өчен монда калудан, гарип булып өйгә кайтуы яхшырак. Добби Һарри Поттерның өйгә кайтуын гына теләде.
– Шулай гына мени? – ачуланып сорады Һарри. – Барыбер аңлатыгыз әле миңа, ни өчен сез мине өйгә кайтарырга телисез?

– Аһ, Һарри Поттер белсә генә иде, — авыр сулап куйды йорт эльфы һәм күз яшьләре елга булып тышлыгына яудылар. – Тылсымлы дөньяның безнең кебек ташландыклар һәм коллар өчен ул күпме торганын белсә иде. Добби Теге-Кемнең-Исемен-Атарга-Ярамаганның иң куәтле вакытларын хәтерли әле. Минем кебек йорт эльфлары тараканнар дәрәҗесндә иделәр, Добби хәзер дә шу лук дәрәҗәдә, — йорт иясенең күз яшьләре яңадан тышлыкка тамдылар. – Ләкин барыбер, Сез Теге-Кемнең-Исемен-Атарга-Ярамаганны җиңгәннән соң, минем кебекләргә яшәү җиңеләеп китте. Һарри Поттер исән калды, Караңгы Лорд көчен югалтты. Караңгы көннәрнең бетүенә без ышанмаган да идек, ә хәзер бу яңа таң ату, ә Һарри Поттер өмет нуры кебек балкый. Ләкин Хогвардста котычкыч хәлләр башлана, бәлки, инде башланганнардыр да. Добби Һарри Поттерны мәктәптә калдыра алмый. Серләр бүлмәсе яңадан ачылган, борынгы вакыйгалар кабатлана.

Добби куркып тынып калды – кирәгеннән артыгын сөйләгән ахмак! Ул Һарриның карават янындагы өстәлдән су чүлмәген алды да, аны башына бәреп ватты. Күзләреннән очкыннар атылды, йорт эльфы идәнгә тәгәрәде.
– Начар Добби, бик начар! – пышылдап, кире урынына менеп утырды ул.
– Димәк, Серләр бүлмәсе дөрестән дә бар, — гаҗәпләнде Һарри. – Сез аны «яңадан ачылган» дидегез, сөйләгез миңа, Добби.
Йорт эльфы ватык чүлмәккә тартылды, ләкин Һарри аның кулыннан тотты һәм киләсе харапны туктатты.
– Мин бит магл түгел, Добби, миңа Серләр бүлмәсеннән куркыныч янамый.
– Аһ, сэр, сорамагыз, сорамагыз мескен Доббидан, — тотлыгып сорады эльф, караңгыда аның күзләре гаять зур иделәр. Бик караңгы эшләр башланып китәргә тора бу урында һәм Һарри Поттер китәргә тиеш. Китегез, өегезгә кайтыгыз. Һарри Поттер ашыгырга тиеш, монда бик куркыныч.
– Кем ул, Добби? – Һарри йорт эльфы үзенә зыян китермәсен дип кулын нык тота иде. – Кем аны ачты? Кем аны хәзер ачты?
– Добби әйтә алмый, Доббига әйтергә ярамый! – бакыра башлады эльф. – Өйгә кайтыгыз, өйгә!
– Мин беркая да кайтмыйм, — усал ташлады Һарри. – Минем иң якын дусларымның берсе — магл кыз, һәм Серләр бүлмәсе дөрестән дә ачык булса, аңа беренчеләрдән булып куркыныч яный.
– Һарри Поттер тормышын дуслары өчен бирергә әзер! – сокланып әйтте Добби. – Ул нинди кыю, нинди тәвәккәл! Ләкин ул үзен сакларга тиеш, үзен коткарырга. Һарри Поттерга ярамый...
Эльф кинәт тынып калды. Аның ярканат сыман колаклары селкенә башладылар. Һарри да коридордагы атлау тавышларын ишетте.
– Добби китәргә тиеш! – коты очып пышылдады ул. Шартлау тавышы ишетелде һәм Һарриның кулында һава гына калды. Ул урынына егылды һәм якынаеп килүче адымнарны ябып торган ишеккә күзләрен борды.
Пулатка озын йонлы халатка һәм төнге калфакка киенгән Домблдор чигенеп керде, аның артыннан профессор МакГонагалл да керде. Алар һәйкәлгә охшаган бер әйберне керттеләр дә, буш караватка салдылар.
– Памфри ханымны чакырыгыз әле, — пышылдап әйтте Дамблдор.
Профессор МакГонагалл Һарри караваты аркылы үтте дә, бүлмәдән чыгып китте. Һарри, йоклаган булып, тик ятты. Борчылган тавышлар ишетелде һәм пулатка профессор МакГонагалл белән, ашыгыч рәвештә төнге күлмәк өстеннән киелгән жикетта Памфри ханым керделәр. Һәйкәлне күргәч Памфри ханым «Аһ!» итеп куйды.
– Нәрсә булды? – хәрәкәтсез гәүдәне өйрәнеп, пышылдап сорады ул Дамблдордан.
– Яңа һөҗүм, — аңлатты Дамблдор. — Минерва аны баскычта тапты.
– Янында йөзем тәлгәше дә бар иде. Ул Һаррины күреп чыгарга теләгән дип уйлыйбыз, — диде профессор МакГонагалл.
Һарриның эче бөтерләнеп китте. Ул әкрен генә башын күтәрде һәм һәйкәлгә таба карады. Ай нуры аның битенә төшә иде. Бу Колин Грииви иде. Күзләре котычкыч әйберне күрүдән зур ачылганнар, фотоаппарат тоткан кулларын алга ташлаган.
– Катыру әфсенеме? – пышылдады Памфри ханым.
– Әйе, — дип җавап бирде МакГонагалл. – Уйлап кына карагыз, Альбус кайнар шоколад артыннан аска төшмәсә, нәрсә генә булыр иде?
Өчесе дә Колинның өстеннән иелделәр. Дамблдор көчкә генә аның кулыннан фотоаппаратны тартып алды.
– Бәлки, ул аңа һөҗүм иткәнне фотога төшерергә өлгергәндер? – түземсезләнеп әйтте МакГонагалл.
Дамблдор дәшми генә фотоаппаратның капкачын ачты.
– Аллам сакласын! – куркып китте Памфри ханым.
Ачык капкачтан төтен чыкты. Өч карават читтәрәк яткан Һарри да янган пластик исен сизде.
– Барысы да эрегән, — гаҗәпләнеп әйтте Памфри ханым.
– Бу нәрсәне аңлата, Альбус, — ашыгып сорады профессор МакГонагалл.
– Бу Серләр бүлмәсенең дөрестән дә ачык икәнен аңлата, — дип дәште Дамблдор.
Памфри ханым куркудан авызын куллары белән япты, профессор МакГонагалл Дамблдорга карап катты.
– Ләкин, Альбус, кем?
– Сорау кемдә түгел, ә ничек? – күзен Колиннан алмыйча әйтте Дамблдор.
Караңгы булса да, МакГонагаллның ай яктысы төшкән йөзендә Һарри тирән аптырау чалымнарын күрде.

Әвергеч төнәтмәсе — оборотное зелье
Терекөмеш ханым — мадам Трюк (в переводе «Росмэна»), в оригинале madam Hooch. Английское слово Hooch переводится как «самогон» (поэтому в переводе Марии Спивак для издательства «Махаон» героя зовут профессор Самогони), на татарском оно звучит как «көмешкә». «Терекөмеш» дословно переводится как «ртуть», что указывает на скорость и подвижность героя (на русском языке существует устойчивое выражение «быстрый как ртуть»; на английском ртуть называют также quicksilver, то есть «быстрое серебро»).


Айнур Җамалетдинов тәрҗемәсе