Burger
RuTat
«Инде» белән Maxima компаниясеннән татар әкиятләренең альтернатив юрамасы. Әкият геройлары бәхетле — моның өчен югары технологияләргә рәхмәт
опубликовано — 05.10.2021
logo

«Инде» белән Maxima компаниясеннән татар әкиятләренең альтернатив юрамасы. Әкият геройлары бәхетле — моның өчен югары технологияләргә рәхмәт

Камырбатыр экосистемасы, Шүрәле тиктоклары һәм белем алуның әһәмияте

Зирәклек, күп вакытта хәйлә, шулай ук үҗәтлек — татар әкиятләре геройларына шушы сыйфатлар хас. Тик бу сыйфатлар аларның тормышына һәрвакытта җиңеллек кенә китермәгән. Программалы тәэмин итүне җитештерүче Maxima югары технологияләр һәртөрле кыен очракларда ярдәмгән килер дип ышандыра. Моны дәлилләр өчен, «Инде» Maxima белән бергәлектә, кыен хәлгә юлыккан әкият геройларының тормышында IT булса, язмышлары кайсы якка үзгәрер иде икәнлеге турында уйланды.


ПАРТНЕРЛЫК МАТЕРИАЛЫ

Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте

Су анасы суга чумгач, төп герой аның алтын тарагын урлап өенә йөгерә. Төнлә Су анасы малайның өенә килеп, тәрәзәсен шакый һәм урланган таракны кайтаруын таләп итә. Герой юрган астында качып яткан арада, бу эшкә аның әнисе килеп кушыла: таракны табып алып, тәрәзәдән урамга ата. Шуның белән таралышалар. Альтернатив чынбарлыкта малай акыллырак эш йөртә: Су анасының алтын тарагын сатып, табышны предметларның хәрәкәтен күзәтү трекерын барлыкка китерү буенча стартапка салырга тәкъдим итә. Проект уңышка ирешә, ә безнең геройга бу юнәлеш ошап китә һәм ул икенче стартапны да эшләтеп җибәрә. Бу юлы ул — Blockchain нигезендә үзәкләштерелмәгән кушымталар, уеннар һәм цифрлы активлар өчен бүлеп бирү сервисын барлыкка китерү. Барысы да уңышлы килеп чыга: герой әнисе йортыннан китеп, мөстәкыйль тормыш кора башлый, вәгъдә ителгән дивидентларны кайтара һәм Су анасына яңа тарак ала.

Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте

Ярлы гына гаиләнең хуҗалыгында Кәҗә белән Сарык яши. Көннәрдән бер көнне карты карчыкка малларны өйдән куарга тәкъдим итә, чөнки аларны ашатырга дигән печән бәясе көннән-көн арта икән. Маллардан котылган очракта, алар калган печәннәрен сата алачак, ди. Карчык ризалаша. Кәҗә белән Сарык бер капчык асып, туган йортларыннан чыгып китәләр. Юлда барганда, алар бер бүре башы табып алалар һәм аны капчыкка салалар. Төнге урман буйлап барганда, Кәҗә белән Сарык бер учак күреп ала, шунда барып җылынып, төн чыгарга уйлыйлар. Тик менә бәла: учак тирәли бер төркем бүре ботка пешереп утыралар икән. Кәҗә белән Сарыкны күргәч, куанганнар, ди, болар. Шул арада Кәҗә хәйлә кора: капчыкларында ит барлыгын әйтә, юлдашыннан бүре башын чыгарырга сорый. Сарык башны чыгара. Кәҗә хәйләсен дәвам итеп, капчыкта 12 бүре башы барлыгын әйтә һәм башкасын чыгарырга куша. Сарык капчыкта актарынган кыяфәт ясап, шул ук башны алып килә. Хәйлә эшкә ярый: бүреләр куркуга калып, таралышып бетәләр. Кәҗә белән Сарык аларның боткаларын ашап, җылыда төн уздырып, иртәгесен юлларын дәвам итәләр. Шул рәвешле, геройлар хәйлә ярдәмендә үлемнән котылып калалар.

«Инде» белән Maxima юрамасы буенча: Кәҗә белән Сарык үзләренең иҗтимагый яктан якланмаганлыгын һәм тыныч картлыкларын үзләре генә оештыра алуларын аңлыйлар. Курсларга язылып, IT үзләштерәләр һәм җәнлекләрнең йөзләреннән тану системасын ясау буенча компания оештыралар. Бу өлкәдә иң шәп белгечләрне үзләренә җәлеп итәр өчен, халык арасында компьютер һәм machine learning остасы, күпләрнең хыялындагы остаз — Сеньор Бүре инде аларга эшли дигән сүз тараталар. Иң кәттә белгечләр аларның командасына күчеп беткәннән соң, күп проектлар барлыкка килә, оешманың бәясе арта һәм Кәҗә белән Сарык чыннан да зур чыгымлы Сеньор Бүре дә эшкә яллый ала.

«Камырбатыр» (татар халык әкияте)

Борын заманда ялгыз гомер итүче бер пар — ир белән хатын камырдан әвәләп малай ясыйлар. Камырбатыр тиз арада көчле булып үсә. Көчен дөрес куллана алмавы аркасында, авыл халкын төрлечә имгәтә. Халык аннан шүрли, шуңа Камырбатыр авылдан китәргә мәҗбүр була. Юлда барганда, ул төрле сәләткә ия кешеләр очрата: берсе күккә оча ала, шуңа аягын бәйдә тота, икенчесе давыл чыкмасынга, борын тишеген ябып тота, өченчесе, эшләпәсен салып, бар җир йөзен боз белән каплый ала икән (шулай ук әкияттә 60 чакрымнан чебен күзенә эләгә ала торган җәядән атучы, таулар барлыкка китерүче дә искә алына). Шушы кешеләр берләшеп, кызын Камырбатырга кияүгә бирергә теләмәгән бер байга каршы көрәшәләр.

Әкиятнең альтернатив юрамасында Камырбатыр барлык көчен хәерле эшкә куллана: белем ала, үзе кебек үзенчәлекле, эшлекле кешеләр өчен социаль челтәр барлыкка китерә. Алар белән аралашудан соң, физик яктан гына түгел, хәтта караш-фикер ягыннан да көчләү булырга тиеш түгеллеген, моңа бәйле кешеләрдән алар бирергә тиеш булмаган һәм теләмәгән нәрсәләрне таләп итү дөрес булмавын аңлый. Бераздан акылга утырган Камырбатырның шәхси тормышы җайлана һәм ул кайчандыр үзе кебек булган көч һәм сәләтен дөрес кулланмаган һәм адашканнарга ярдәм итә.

Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте

Татар халкының иң танылган әкиятләренең берсе. Шүрәле урманда яши, юлына юлыккан кешеләрне кытыкларга ярата, ә кешеләр берөзлексез көлүдән буылып үлә, ди. Альтернатив юрамада Шүрәле кешеләрне көлдерүнең башка җаен таба — ТикТок челтәрендә кызык видеолар төшерә, күпсанлы аудитория җәлеп итеп, танылган блогерга әйләнә. Ә кешеләргә утын эзләп урманга барырга да кирәкми, Камырбатыр инде китереп бирүне көйләгән, аның өчен кушымтаны Сеньор Бүре эшләгән.

Maxima компаниясы 2008 нче елдан бирле эшли һәм программа продуктларын җитештерү белән шөгыльләнә. Алар барлыкка китерү һәм эшләтү буенча IT-продуктларның тулы циклын тормышка ашырып, бизнес бурычларны комплекслы хәл итүгә юнәлтелгән.

Maxima төрле тикшеренү юнәлешләренә ярдәм күрсәтә, мәсәлән, Big Data белән эшләү һәм машиналы укыту. Компаниянең ФТТКЭ (НИОКР) бүлегендә сервисларны барлыкка китерү өчен катлаулы математик модельларны төзү буенча эш алып барыла. Аларның базасында үз-үзеңне тоту аналитикасы белән бәйле мәсьәләләр чишелә.

Maxima хезмәткәрләре өчен заманча офис һәм программалы тәэмин итү (ПО) белән эшләү мөмкинлеге тудырган. Шулай ук компаниянең IT School Maxima белем алу үзәге бар, биредә һәр теләгән кеше үзенә туры килердәй курс таба алачак. Белем бирү программасы IT өлкәсендә беренче адымнарын ясаучылар өчен төзелгән, курсны тәмамлаганнан соң аларга кече позицияләргә урнашу тәкъдим ителә.

Maxima төрле дәрәҗәдә әзерлекле hәм төрле өлкә IT белгечләрен эшкә чакыра. Әгәр дә бу компания сезгә туры килә икән, форманы тутырыгыз, сезнең белән элемтәгә чыгачаклар.

Рәсемнәр: Сергей Котов