Burger
RuTat
Казан ничек яңгырый: Кабан күле чупылдавы, Профсоюз урамындагы кичәләр һәм студентлар тавышлары
опубликовано — 20.05.2022
logo

Казан ничек яңгырый: Кабан күле чупылдавы, Профсоюз урамындагы кичәләр һәм студентлар тавышлары

Әкеренәйдек

Гидларда Казанны төрле мәдәниятлар һәм диннәр кисешкән урын буларак тәкъдим итәләр - бу шәһәрне үзгә һәм башкаларга охшамаган итә. Шәһәр үзенчә яңгырый: иртәнге азанга чаң авазы кушыла, татар сөйләше рус теле белән катыша. «Инде» тизлеген киметеп, Казанга колак салырга һәм шәһәр авазларын яздырып алырга уйлады. Ул авазлар үзгә, тик бөтен кешегә дә күнегелгән, табигый шаушу булып кабул ителә.


Һәркем шәһәрне үзенчә күрә һәм ишетә: кемдер үзәктә эшли һәм көн саен төшке ашка Кабан күленә төшә, анда татар көйләрен ишетә. Кемдер җирле диджейларның сетларына биеп, җомгаларын Профсоюз урамында уздыра, икенчеләр ялларда «Урам» экстрим-паркына өстенлек бирә, монда алар скейтборд чыгарган авазларны тыңлап шөгыльләнә.

Без шәһәрне һәрберебез өчен дә үзенчәлекле итә торган авазларны яздырдык. Алар - студентлар шәһәрчеге булган КФУ, Колхоз базары (җәйге чорда үзәктә тагын кайда җир җиләген табарга була?) янындагы тавышлардан иртәнге азан яңгыравына кадәр. Нәтиҗәдә матур аудиоязма гына түгел, ә видео да килеп чыкты. Хәзердән үк безнең тормыш хроникасына әйләнсен әле ул.