Burger
Хроникаль кадрлардан слэшерга кадәр: Татарстан киносы тарихы
опубликовано — 04.10.2017
logo

Хроникаль кадрлардан слэшерга кадәр: Татарстан киносы тарихы

Кыскача обзор

Вслед за английским «Инде» начинает говорить на татарском языке. Наслушавшись сетований на падение интереса к татарскому среди молодежи, мы решили периодически публиковать переводы наших лучших русскоязычных материалов и, в перспективе, оригинальные тексты. Первый на очереди — перевод обзорного гида Алмаза Загрутдинова по татарстанскому кино, опубликованный в предверии фестиваля дебютного документального кино «Рудник» на просветительском портале Sygma.


Казанда кино бөтен дөнья белән бер үк вакытта диярлек барлыкка килә: монда беренче фильмны 1897 елда — Парижда абыйлы-энеле Люмьерларның премьерасыннан соң һәм Россиядә үткән киносеанстан соң бер ел узгач күрсәтәләр. Ә инде 1898 елда Казанда беренче кадрлар да төшерелә. Люмьерларның «Синематограф» киноаппараты объективына актерларның Шәһәр театрыннан чыгып барган вакыты эләгә. Джордж Дюморье романы буенча әзерләнгән «Трильби» спектакле репетициясеннән өйләренә таралышкан вакытлары була ул (кадрда яшь Василий Качалов та күренеп китә). Шул көннән башлап, хроникаль рәвештә төшерелгән мизгелләр гадәти күренешкә әйләнә. Кино тасмасында шәһәр бәйрәмнәре («Казанда масленица бәйрәме. Күренешләр һәм типлар», «Васильево. Балалар бәйрәме»), хәрби парадлар, ярышлар («Ослан. Ялик узышлары») һәм истәлекле вакыйгалар (Идел елгасында Романов күпере ачылуы, Казан летчигы Александр Васильевның очышы) теркәлеп кала. Оператор Эдуард Тиссэ 1918 елда большевикларның Казанны алуын да яздырып калган, соңрак ул шул рәвешле Сергей Эйзенштейн белән бергә эшләгән.

Татарстанда беренче тулы метражлы уен фильмы 1927 елда төшерелгән. Әлеге «Булат батыр» фильмы газеталарда «пугачевщинаның искиткеч зур тарихи боевигы» дип язылып чыгарылган. Шул чор рухы белән сугарылган әлеге кино хезмәт ияләренең царизм кул астында изелүен күрсәтә. Моны җәза отрядлары һәм татарларны көчләп чукындыру белән бәйле күренешләр аша сурәтлиләр. Сюжетның шартлылыгы төшерү урынының конкретлылыгы ярдәмендә игътибардан читкә юнәлтелә: фильмны агач өйләрдән торган Иске Татар бистәсендә, Арча кырында һәм Казан Кирмәне диварлары янында төшерәләр. «Булат батыр» фильмы хәзерге көндә дә иске Казанны күзалларга мөмкинлек биргән мөһим чыганак булып кала.



Кинохроника: Идел елгасы аша Романов күпере ачылу, 1913

1929 елда Казанда кино төшерү эше Казахстан, Кырым, Башкортстан һәм башка милли төбәкләрне берләштергән «Востоккино» акционерлык җәмгыятенә тапшырыла. Аның татар бүлекчәсе өлешенә тәүге елда ике картина төшерү бәхете насыйп була. Болар — акча бәрабәренә ахырзаманны булдырмый калырга вәгъдә иткән мулла турында «Комета» сатирик комедиясе (фильм, кызганычка каршы, сакланмаган) һәм ТАССРның 10 еллыгы уңаеннан әзерләнгән «Татарстан. Дүрт елга иле» документаль лентасы.

1932 елда «Востоккино»ның татар бүлекчәсе җитештерү остаханәсе базасында «Союзкинохроника» оештырыла, киләчәктә ул Казан кинохроника студиясенең нигезен тәшкил итәчәк. «Татарстан», «Республикаара киножурнал» һәм «Халыклар дуслыгы» киножурналларын чыгару бу студиянең төп бурычы санала. Сугышка кадәр чорда сюжетларның төп темалары трактористлар съезды, университет тормышыннан күренешләр һәм этнографик эскизлардан гыйбарәт булса, соңыннан исә нефть чыгару һәм «КамАЗ» заводы уңышлары өстәлә. Нәфис фильмнар бөтенләй төшерелми, шунлыктан иң яңа дәвергә Казан үз кинематография традицияләрен тәмам югалткан хәлдә аяк баса. Шул ук вакытта 1990 нчы еллардагы мөстәкыйльлек турында хыяллар, 2000 нче еллардагы нефть акчалары белән куәтләнеп, «милли татар киносы»ның кирәклегенә ышанычны ныгыта. Хәер, бу «татар киносы» нинди булырга тиешлеген әле дә һичкем белми кебек.



«Күктау» фильмыннан бер кадр (реж. Илдар Ягъфәров, 2004)

Иң яңа тарихи чорыбызда дөнья күргән тәүге татар фильмы — Илдар Ягъфәровның «Күктаү» картинасы (2004). Төп герой — Америкадан бер гаилә менә-менә уллыкка алырга җыенган ятим малай, тик ул андый киләчәкне авырсынып кабул итә һәм үзенең чын әнисен табарга карар кыла. И. Ягъфәровның ата белән бала мәсьәләсе һәрчак милли яссылыкка күчерелә һәм үз-үзеңне танып белү хисенең югалуын, аның эзләнүен колачлаган киңлекләргә күтәрелә. Мондый мотив кыска метражлы «Югалту»да аеруча ачык яңгыраш таба. Бу фильмда төп герой — шактый уңышка ирешкән Мәскәү пианисты — әтисенең югалуы турында хәбәр алгач, туган авылына кайта, монда ул үзен туган-тумачаны, тамырларны онытуда гаепләгән абыйлары белән очраша. И. Ягъфәров эстетикасында «татарча кино» станында хезмәт куючы барлык режиссерлар өчен уртак урыннар сизелә. Болар — милләт өчен борчылу, гаиләне үзәккәкую, ана кешенең (киңрәк планда — буыннар бәйләнешен тәэмин итүче хатын-кызларның) үзенчәлекле, калку роле. Татарның үз-үзен камил рәвештә танып белүенә ирешү — җирле режиссерларның һәрберсе өчен дә иң беренчел бурыч, һәм менә шул юнәлештәге эзләнүләр бүген Татарстан киносының төп үзенчәлекләрен билгели. Шул ук вакытта ул массакүләм совет кинематографы идеалларыннан, мәктәптәге тәрбияче ролендәге сәнгати идеядән этәргеч алып, «кино халыкныкы гына була ала» дигән шигарьне корал итә дә, тамашачы белән бик вәкарьләнеп, кайчак хәтта истерик интонациядә сөйләшә — көннән-көн глобальләшә барган бу дөньяда милли барлык, милли хисләр турында лозунгларсыз, күз яшьләрсез фикер йөртү әле җирле режиссерларның һичберсе тарафыннан тормышка ашырыла алмады.

Мондый кино пространствоның чикләнгәнлеген һәм бере-береңә карата ышаныш тонын сөйми: ул, гомумән, һәркемгә мөрәҗәгать итә һәм һичкайчан аерым бер тамашачыга йөз тотмый. Киң масштаб исә эпик тышча белән капланган җир-туфрак, туган як, ана кебек архиэпик детальләр булуын таләп итә. Туфрак белән туган якны, кагыйдә буларак, авыл гәүдәләндерә — күп кенә картиналарда вакыйгалар нәкъ менә авыл җирендә бара («Айсылу», «Тапшырылмаган хатлар», «Бибинур»). Тулысынча диярлек руслашкан һәм бозылган шәһәрдән аермалы буларак, кинематографистлар фикеренчә, авылда чын татарлар яши: алар чәй эчә, әниләрен ярата һәм сүгенми. Шул ук вакытта мондый «җиргә якынлык» вакыйга урынының шартлылыгын юкка чыгара алмый. Ул географиягә һич тә бәйләнмәгән, димәк, теләсә кайсы төбәктә була ала. Чагыштыру өчен, Элла Манжееваның «Акчарлак» яки Кантимир Благовның «Кысынкылык» картинасындагы, якут фильмнарындагы эчке тамырлар үзләре төшерелгән төбәккә сузылган. Бу исә, ким дигәндә, чынбарлыкка охшашлык өсти. Казан очрагында, мондый күзлектән караганда, «Булат батыр» шушы көнгә кадәр иң яхшы фильм булып кала бирә.



«Тапшырылмаган хатлар» фильмыннан бер кадр (реж. Рөстәм Рәшитов, 2017)

Авыл — туган туфрак, туган якның турыдан-туры метафорасы, ә инде туган як ана кеше дә монда дигән сүз. Татарстан кинематографында бер җенеснең өстенлеге күзгә бәрелеп тора: татар фильмнарының абсолют күпчелегендә сюжет конфликты үзәгенә хатын-кыз куелган. Ул — тәннәренең бронзадай ялтыравы галәм киңлекләреннән үк күренеп торган эпик масштабтагы фигура. «Күктау»да малай үз-үзен табар, аңлар өчен, әнисен эзли; «Бибинур»дагы төп герой — бер татар әбисе тиздән үләсен төшендә күрә дә «әшәке татарлар» итеп сурәтләнгән, аналарын, туган телләрен санламаган балаларының эшләрен тәртипкә салырга карар кыла. Чын-чынлап уңышсыз «Дилемма»да (2009) хатын-кыз культы абсурд дәрәҗәсенә җиткерелә: картина герое кинәт элекке тормышында Болгар ханбикәсе булуын искә төшерә. «Айсылу»да «хатын-кыз темасы» сабын опералары жанрында тәкъдим ителә: татар авылында туып-үскән инвалид кыз башкала сәхнәләрен яуларга чыгып китә. Язучы Гадел Кутуйның атаклы романы буенча төшерелгән «Тапшырылмаган хатлар»да төп героиняның абсолют өстенлеге сюжет югарылыгында ук билгеләнгән: ул балаларын да тәрбияләп үстерә, уңышлы карьера да ясый, кешеләрне коткара, әйләнә-тирәдәгеләрнең барысын да үзенә гашыйк иттерә. Кайчак мондый культ бәхәсле нәтиҗәләргә дә китерә. Әйтик, кыска метражлы «Рудольф Нуриев. Рудик» (режиссеры Рабит Батулла) фильм-биографиясендә кечкенә малай татар булган өчен генә бөек биюче дәрәҗәсенә ирешкән дип аңларга мөмкин, һәм бу фикер аның тормышында ана кешенең хәлиткеч роле аша ышандырып ассызыклана.

Икенче яктан исә, туган җир мәсьәләсенә башаяк чуму режиссерларны фольклорга алып килә алыр иде, әмма әлеге потенциал аларның игътибарыннан читтә кала бирә. Казан язучысы Денис Осокин («Солы чыпчыклары», «Инкыйлаб фәрештәләре» фильмнарының сценарий авторы) сценарие нигезендә Алексей Барыкин төшергән кыска метражлы «Коры елга» фильмы, мөгаен, бу юнәлештә күзгә күренердәй бердәнбер эштер (чын мәгънәсендә ялгышлык дип санап, «Сокровища О.К.» фильмын читкә этәреп куйганда). Хәзер исә А.Барыкин татар мифологиясенә нигезләнгән хоррор булачак «Юха» картинасы белән мәшгуль.

Вакыт-вакыт үз-үзеңне танып белү мәсьәләсе дини яссылыкка күчә. Мәсәлән, Алексей Барыкин катнаш гаиләдә балага исем сайлау кыенлыгы турында «Гаилә мәшәкатьләре» комедиясен төшерде; Илшат Рәхимбай имам белән атакай мөнәсәбәтләре турында притча («Күз алдыңа китер» проекты) иҗат итте, Павел Москвинның «Бушлык» фильмында герой үз Алласын таба алмый интегә; Юлия Захарованың «Халима» фильмында мәктәптә укучы кыз яулык (хиҗаб) бәйләгән өчен яшьтәшләре тарафыннан кыерсытыла. Әлеге мотивның популярлыгы аның нәкъ менә Казан өчен якын булуы белән аңлатыла: монда күпмилләтле мәктәп сыйныфлары, катнаш никахлар — гадәти күренеш, ислам бәйрәмнәре ял көне санала, ә манаралардан әйтелгән азан чиркәү чаңы белән чиратлаша.



«Коры елга» фильмыннан бер кадр (реж. Алексей Барыкин, 2013

Билгеле бер кино традицияләрнең булмавы режиссерларны сәнгатьнең башка төрләрендә таяныч эзләргә мәҗбүр итә, шуңа күрә 2000 нче еллар башында Татарстан киносы XX гасыр башында дөнья кинематографиясе узган юлга басып, театр йогынтысына бирелә. Әйтик, шул ук «Күктау»дагы бер рольдә Камал театрының хәзерге баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев уйнады. Татар театры актерлары Татарстанда төшерелгән барлык тулы метражлы фильмнарда да диярлек иң үзәк кадрларда урын алды һәм еш кына бу — киноларның иң төп йомшак ягы да булды. Театр дөньясы, киңрәк планда алганда, гомумән, сәхнә тормышы белән соклану кинокартиналарның сюжетына да үтеп керә: «Айсылу»ның герое гаҗәеп матур тавышы белән шәһәр тамашачысын яуларга чыгып китә; Илшат Рәхимбайның «Ышанмыйм» исемле кыска метражлы фильмында героиня Камал театры актерына гашыйк була; «Тапшырылмаган хатлар»дагы төп геройның актер ире аның үзен дә актриса итеп күрергә тели. Бу гына да түгел, хәзер Татарстанда совет драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча «Мулла» киносын төшерәләр.

Милли киноның иң мөһим хасияте — һичшиксез, тел. Ләкин режиссерлар җанлы урам теле урынына фильмга әдәби сөйләмнең югары үрнәкләрен кертә, шул сәбәпле вакыйгалар чынбарлыктан тагын да аерылып, гыйбрәтлелек чикләрендә йомыла, бикләнә генә бара. Казанда хәзерге кулланыштагы татар телен нигез итеп алган кино төшерелгәне юк әле дип ышандырып әйтергә була. Моннан тыш, татар киноларында телгә өстәмә мәгънә дә салына — үз-үзеңне, асылыңны югалту буларак күзалланган иң кискен мизгелләрдә фильм геройлары русча сөйләп җибәрә (әйтик, «Тапшырылмаган хатлар»да төп героиняның ире кебек). Җирле кино сәнгате әһелләре якут киносы тәҗрибәсен искә алып аклангандай итә, тик алар якут киносындагы милли телнең билгеле бер кысалар эчендә түгел, ә тормышның гадәти бер тарафы буларак яшәп килүен оныта. Якут телендәге кино хоррор да, мелодрама да булырга мөмкин, ә хәзерге татарча кино, мәҗбүри бер шарт кебек, шушы яңа дөньяда татарларның язмышы турындагы гыйбрәтле хикәят кенә.



«Бушлык» фильмыннан бер кадр (реж.Павел Москвин, 2017)

Шунысы да игътибарга лаек: Казанда төшерелә торган фильмнар саны елдан ел арта. Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале беренче тапкыр Татарстан киносы секциясен туплады. Аңа 10 фильм керде. Моннан тыш Казан мәдәният һәм сәнгать институтының кино факультетын тәмамлап чыгучылар да актив иҗат эше алып бара, һәвәскәрләр дә кушыла. Яңа буын иске идеалларга ябышып ятмый һәм көч туплау өчен чиста жанрга китә. Әйтик, хәзер Казанда инглиз телендә веб нуар-сериал (Russian noir проекты) һәм Казан ханлыгы турында тарихи комедия («Кәрван-сарай») төшерелә. Фәкать яшьләргә, әүвәлге буын кебек үк, шул ук сорауларга җавап эзләргә, «татар киносы»ның лирик комедия һәм мелодрама ишеләрне генә кабул итәргә күнеккән консерватив аудиториясе каршында үз сәнгати юлларының яшәүгә лаек икәнен, мөгаен, аяк терәп исбатларга да туры киләчәк. Татарстанда әле беркемнең дә слэшер төшергәне булмау чынлыкта хәтта кызганыч та бит.

Тәрҗемә: Илгизәр Зәкиев

Фото: обложка: «Бушлык»