Burger
15-минутлык юллама: татар архитектурасының стильләре һәм формалары
опубликовано — 26.12.2017
logo

15-минутлык юллама: татар архитектурасының стильләре һәм формалары

Казанда Каһирәне кайдан эзләргә, татар бароккосы була аламы һәм ялган татар стиле кемгә кирәк?

«Инде» продолжает публикацию переводов лучших текстов редакции на татарский язык. Ранее мы переводили тексты о татарстанском кино, классической музыке и деятельности НИИ «Прометей». В новом выпуске — текст доктора архитектуры Нияза Халита об особенностях татарской архитектуры. Напомним, Нияз Халит ушел из жизни в августе этого года — перевод текста выполнен в соответствии с оригиналом, в настоящем времени.



Татар колориты эзләп, Казанга ел саен миллионнарча турист килә. Чынлыкта исә алар мультикультуризм казаны, хан алтыннары һәм аяныч язмышлы ханбикә турында дежур экскурсия әкиятләрен тыңларга мәҗбүр. Ләкин иң кыйммәтлесе тарихи кызык-мызыкта түгел, ә детальләрдә яшеренгән. «Инде» архитектура тарихы белгече, «татар архитектурасы» термины авторы Нияз Халиттән шәһәрнең туристларны аеруча җәлеп иткән урыннарынның берсе — Иске Татар бистәсендәге биналарның үзенчәлеге турында сөйләвен сорады.


Нияз Халит

архитектура докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, «Урта гасырлардагы Казан мәчетләре», «Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары» китаплары авторы

«Ник без, әйтик, рус бароккосы булу бәхәс уятмаса да, «татар бароккосы» төшенчәсе турында сөйләшә алмыйбыз?»

Татар архитектурасы нәрсә дигән аңлата

Мин «татар архитектурасы» терминын 1986 елда фәнни әйләнешкә үземнең кандидатлык диссертациясендә кертеп җибәрдем. Аңарчы бу сүз кулланылмый иде, «татар халык төзелеш сәнгате» төшенчәсе генә бар иде. Ләкин әлеге теманы мин әле студент вакытта ук өйрәнә башладым. Ул вакытта фәнни җитәкчем Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров: «Татар архитектурасы кебек күренеш юк ул, төзелгән биналар рус стильләренең интерпретациясе генә булып тора», — дип миңа гел әйтә килде. Ләкин мәсьәләгә бу рәвешле караганда, шәһәр һәм авылдагы бик күп биналар күләгә астында кала иде. Аларны ампир архитектурага да, чиста җирле өслүбтәге корылмаларга да кертеп булмый, чөнки аларда тегесенең дә, монысының да билгеләре кушыла. Татар бистәсе архитектурасы нәкъ менә шул үзенчәлекле күренеш булып тора, «урталыктагы», күзгә күренми торган архитектура мәдәният сегментына карый. Ник без, әйтик, рус бароккосы булу бәхәс уятмаса да, «татар бароккосы» төшенчәсе турында сөйләшә алмыйбыз? Ә барокко — чыгышы белән итальян стиле, Россиянең традицион мәдәниятенә аның һичбер катнашы юк.

Каюм Насыйри урамы, 10 нчы йорт, 1900−1910 еллар

Татар архитектурасы Татарстан белән генә чикләнмәгән. «Татар мәчете һәм аның архитектурасы» китабын әзерләгәндә, мин бөтен дөнья буйлап татар мәчетләрен өйрәнергә тырыштым, һәм һәркайда диярлек бер үк үзенчәлек күрдем. Бу исә Казан татарлары архитектурасы бары тик рус мәдәнияте йогынтысында гына үсеш алган дигән уйдырманы кире кага. Казан мәчетләре типологиясе буенча Европа һәм Азиядәге белән бердәй. Ләкин анда рус стиле йогынтысы булмаган икән, ни өчен соң күпчелек очракта стилистика, өлешләрнең бер бөтен объектта урнашуы, аларның бер-берсенә карата мөнәсәбәттә урыны, сәнгати образы Россиядәге кебек соң? Нәтиҗә бик гади: алар борынгы, уртак гадәт-йолалардан үсеп чыга. Ике халык янәшә яшәгәнгә күрә генә, татар классицизмы нәкъ менә рус архитектурасыннан кабул итеп алынган дип расларга ярамый. Мәсәлән, сез якында яшәп яткан күрше белән бик аралашырга теләмисез, ә шәһәрнең икенче башында торган дустыгыз янына барырга бик еш ризалашасыз, чөнки күрше белән түгел, ә нәкъ менә шул дустыгыз белән кыйммәтләр системасы уртак, якын. XVIII−XIX гасырда Казан татарларының төп массасы рус телен белмәгән һәм белергә дә теләмәгән, рус мәдәнияте алар өчен ят булган. Шул ук вакытта алар фарсыча, төрекчә, гарәпчә белгән, чөнки үзләрен зур ислам дөньясының бер өлеше дип тойганнар. Алар Санкт-Петербургка барырга атлыгып тормаган, карашлары Истанбул, Каһирә һәм Бохарага юнәлгән, берән-сәрән сәүдәгәрләр генә, башкалардан аерылып тору теләге белән янып, балаларын Парижга укырга җибәргән. Мәдәни кыйбланың Шәрыкка юнәлгән булуы ачык. Ә анда без шул ук Көнбатыш стильләрен күрәбез, фәкать алар җирле шәрехләмә кичергән. Иске Татар бистәсендә без шуларның йогынтысын табабыз. Татар, рус һәм төрек барокко формаларын гап-гади чагыштырып карау да Казан белән Истанбул формаларының якын туганлыгын, ә Санкт-Петербург стиленең бөтенләй башка рухта булуын шундук күрсәтә. Мисал өчен, Апанай мәчете манарасы формаларында Истанбулдагы Нуруосмание мәчете белән уртаклык сиземләнә, ә Борнай мәчете манарасы Каһирәдәге Мөхәммәд Али гыйбадәтханәсенең бер почмак манарасыннан күчермә булып тора.

Борнай мәчете, 1980−1990 еллар

Борнай мәчете. Каршыдагы ишегалдыннан күренеш

Бер караганда, Шәрык Казаннан ерак та кебек. Әмма татар бистәләрендә төп кагыйдәләрне сәүдәгәрләр билгели. Миллионер татар сәүдәгәре өчен архитектор һәм останы Истанбулга җибәреп кайтару яки андагы белгечне монда чакырту берни тормаган. Бу кешеләрнең психологиясен аңларга кирәк: аларга русныкы булган бернәрсә дә кирәкми, чөнки алар бөтенләй башка мәдәни яссылыкта гомер кичергән. Истанбул күренеше төшерелгән бер зур фотосурәтне үземнең дә күргәнем бар. Инкыйлабка кадәрге бу фотография хәзерге татар өенең бер диварында кадерләп сакланып калган иде. Монда сүз үз-үзеңне милләт буларак танып билгеләү турында бара. Рус милләте өчен, мисал өчен, күршедәге, якындагы Скандинавия түгел, ә Византия ягы илһам чыганагы булып тора, шул исәптән архитектура өлкәсендә дә. Югыйсә, Византия вакыт ягыннан да, ике арадагы ераклык ягыннан да күпкә читтәрәк кебек.

Татар архитектурасы традицияләре мең елдан артык тарихка ия һәм аның үзенә хас чорларга бүленеше бар: күчмә тормыш вакыты, Идел буе Болгар, Алтын Урда, Алтын Урдадан соң барлыкка килгән дәүләтләр, Россия империясе, Советлар чоры һәм Советлар Союзы таркалганнан соң оешкан дәүләтләр чоры. Мин «Казан ханлыгы» дип түгел, ә «Алтын Урдадан соң барлыкка килгән дәүләтләр чоры» дип махсус аерып әйтәм. Ник дигәндә, татар халкы бер милләт булган, сәяси мәйданда гына төрле төркемнәргә бүленгән. Әлбәттә, Кырым һәм Себер татарларының архитектурасы аерылып тора, ләкин монда гаҗәпләнер нәрсә юк: климат башка, төзелеш материаллары башка... Нигез мотивлар интерьерга күчә: Кырымда да, Себердә дә, гомумән, һәркайдагы татар йортында без ир-ат һәм хатын-кыз зонасына бүленеш, җиһазларның булмавын, диварларга тукыма һәм келәмнәр эленгәнен күрербез. Рус йортын күз алдында тотканда да шулай, күзгә күренеп торган аерымлыклар булса да, Себердәге һәм Краснодар краендагы йортлар төрле мәдәнияткә карый дип һичкем әйтмәячәк.

Казанның Татар бистәсе

Казан ханлыгы яулап алынган еллар татар бистәләре тарихының рәсми башланган вакыты дип санала. Тарихчылар әйтүенчә, шул вакытта татар халкы Кабан артына куыла. Шәхсән минем фикеремчә, анда Русь белән уртак тел тапкан Касыйм татарлары төпләнгәндер, ә баш ияргә теләмәгәннәрне кырып бетергәннәр яки алар качып котыла алган. Казанда җирле татарлар калган булса, борынгы татар топонимнары да сакланыр иде: мисал өчен, без татарларның Кремль тирәсендәге тауны ничек атаганнарын да белмибез. Кабан, Болак ише атамалар гына сакланган, алары да хәрби әһәмиятләренә бәйле рәвештә рус елъязмаларында урын алганга күрә генә. Ләкин качып котылган татарлар, күрәсең, кире кайткан, ә алар белән бергә Казан стиле дә янә уянган.

XVIII гасыр башында Иске Татар бистәсе ике урамнан гыйбарәт булган. Мәчетләр Россия империясенең мөселманнарга каршы сәясәте кырысланган чорларда даими җимерелеп торган. Монда сакланып калган иң иске корылмалар — Мәрҗани һәм Апанай мәчетләре, аларның яшь ягыннан кайсы өлкәнрәк икәнен әйтеп тә булмый. Югыйсә мондый сорауга җавап бик анык кебек — ник дигәндә, тарихчылар һәм экскурсоводлар, Екатерина Икенченең дин иреге турында указыннан соң төзелгән беренче таш мәчет буларак, Мәрҗани мәчетен телгә алалар. Ләкин Апанай мәчетенең дә үз дәлилләре бар. Аны алданрак төзегәннәр булса кирәк, фәкать рәсми теркәү эше императрица фәрманыннан соң гына башкарылгандыр. Михаил Рыбушкинда 1726 елгы, «шактый матур фасадлы», ике катлы таш мәчет турында сүзләр бар. Ул аскы катта татар һәм төрек телләре училище урнашкан дип яза. Сүзнең нәкъ менә Апанай мәчете турында баруы ихтимал. Мәрҗани мәчетенең яшен билгеләү мәсьәләсе күпкә гадирәк, ләкин төгәлрәк җавап алу өчен бу мәчетләрнең нигезләренә археологик тикшерү уздыру комачау итмәс иде.

Руслар яулап алганнан соң, татар архитектурасы һәм бистәләрдәге тормыш түбән тәгәрәгән дигән фикер яшәп килә. Юк, бу дөрес түгел. Бер мисал китерү дә җитә. 1767 елда Казанга килгәч, Әби патша (Екатерина Икенче) үзен бик тантаналы рәвештә каршы алган татарларның бай, үзенчәлекле тормышына шакката. Әле аннан да әүвәлрәк, 1715 елда, Казанга килгән шотланд сәяхәтчесе Джон Белл да шул ук фикерне куәтли, татар сәүдәгәрләренең Төркия һәм Фарсы илләре белән актив алыш-биреш итүен теркәп калдыра.

XVIII гасырда шәһәр бистәсе авылдан әллә ни аерылмый. Карл Фукс язганча, татар бистәсендәге йортлар феодал рухта салынган: монда — биек коймалар, тоташ капкалар, йорт үзе исә ишегалдының түрендә, тыгыз бүрәнә дивар артында урнашкан. Шәһәрдә төзелеш тармагындагы күп санлы чикләүләр, кагыйдәләр акрынлап бистәне хәзерге күренешкә китерсә дә, урыны белән мондый утарлар ХХ гасыр башына кадәр сакланып кала. Ләкин шәһәр таләпләре һәр нәрсәне берьюлы үзгәртми — яңа документ басылып чыгуга өйне күчереп куеп булмый бит. Үзгәрешләр хуҗалыкның яшәү дәверендә кертелә, иске йорт туза яки янгында зыян күрә, хуҗа кеше шәһәр хакимиятенә яңасын төзергә рөхсәт сорап бара һәм шул чакта йортын кабул ителгән кагыйдә-таләпләр буенча салырга вәгъдә итә. Шәһәрнең тышкы кыяфәтенә брандмауэр кебек гомумкала төзелешләре дә тәэсир итми калмый.

Татарлар шәһәр төзелеше кагыйдәләрен тулысынча кире кага алмаган, әлбәттә, ләкин аларның таләпләрен алдау ысул-алымнарын тапкан. Әйтик, төзелеш башланганчы объект проектын раслату инде XVIII гасырда ук мәҗбүри шарт итеп кертелә. Әмма архивларда казынганда, проектның һичкайчан диярлек чын корылма белән туры килмәвен күрәсең. Мөгаен, проектка ниндидер бюрократик формальлеккә дип кенә караганнардыр. Төзелеш объектының төп үлчәмнәре — зурлыгы, кат саны һәрчак сакланса да, калган бар нәрсәдә — фасад, бизәкләү кебек эшләрдә бернәрсә дә туры килми. Бу исә мәчетләрдә аеруча ачык күзгә ташлана: проектларда әллә нинди хыялый манаралар ясыйлар, чынлыкта исә андый манаралар бер дә төзелми. Мәчет төзү мәсьәләсе көн тәртибенә куелганда, динара бәхәс-көрәшләр бик кызу барган. Православие чиркәве һәр татар мәчетенең диярлек төзелешенә киртәләр тудырган, татарлар еш кына рөхсәтне Санкт-Петербургтагы Сенаттан барып алырга мәҗбүр булган. Мөгаен, иң кискен төзелеш тарихы Солтан мәчетенекедер, чөнки аңа юл аркылы гына Тихвин Изге ана иконасы чиркәве урнашкан. Санкт-Петербург архивында руханиларның төрледән-төрле югарылыктагы түрәләр белән язышуын дәлилләгән бик калын томлык саклана. Гаделлек йөзеннән шуны да искәртеп узу урынлы булыр: XIX гасырда инде дөньяви хакимият һәм шәһәр халкы мәчетләр төзелешенә бервакытта да каршы чыкмаган.

Татар укытучылар мәктәбе, 1900−1917 еллар

Апанаевлар йорты, 1920−1930 еллар

Югалган үзенчәлекләр

Заманча реставрация бик күп детальләрне юкка чыгарган. Татар бистәсе төсләргә бай мохит булган. Ул XIX гасыр ахырында аеруча матур балкыган, чөнки йортларның алгы якларын тыгыз, якын итеп салу таләп ителгән вакытларда төс милли үзенчәлекне күрсәтә алырдай бердәнбер чара булып калган. Таш мәчетләрдә буяу фасадның пластик элементлары белән берлек хасил итеп, декоратив детальләрне ассызыклаган. Агач төзелеш сәнгатендә исә фасадларны Урта Азия традицияләренә якын рухта буяу киң тарала, бу очракта төс форманы ассызыкламый, киресенчә, аны җимерә яки ваклый. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, биналарның диварларын аларда агач тышламасы яки штукатуркасы булу-булмауга карамастан буяганнар.

Мисал өчен, хәзерге Мәрҗани мәчете, һичшиксез, үзенең башлангыч барокко стиленә туры килми: бүгенге биек түбә астында манараның аскы өлеше яшерелгән, моннан исә элек түбәнең шактый түбәнрәк булганлыгы турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Моннан тыш, мәчет нигездә сары төскә буялган була — түбәгә менгәч, манараның иске штукатуркасының сары кисәген күргәнем бар. Башка традицион ядкәрләр белән аналогиядә карап фикер йөрткәндә, йөзлекләрнең зәңгәр төстә булганлыгын фаразларга мөмкин. Барокко стилендәге биналарга монохромлык хас түгел, аеруча ак төс ят. Төсләр гаммасы ягыннан Мәрҗани мәчете Изге Петр һәм Павел соборын хәтерләткәндер дип уйлыйм. Сафьян урамындагы 5 нче йорт — Апанаевлар йортында эркер була — моны фасадтагы эзләр һәм күпсанлы охшаш өйләр аша чамалый алабыз. Муллин йорты пластик элементларга байлыгы һәм төрлечә бизәкләнүе белән игътибарны җәлеп итә, ләкин «реставрация»дән соң ул арзанлы, вак-төяк нәрсәгә охшап калды. Бу әле өч мисал гына. Бу заманга килеп җиткән барлык өйләрдә дә, аларның гомуми халәте бик начар булмауга карамастан, күп нәрсә җитешми: витражлар, төтен юлларында чүкеп ясалган өске каплавычлар, яңгыр суы торбалары юк. Шунлыктан бүгенге бистә элекке кебек түгел, үз йөзен ярым-йорты гына саклаган хәлдә.

Стиль канунчалыклары

Теге яки бу өйнең тышкы күренеше нинди булачагына берничә шарт йогынты ясаган. Иң әүвәл, гадәт-йолалар тәэсирендә аның үзенчәлекле функциональ ягы формалаша: татар өе һәрвакыт ир-ат һәм хатын-кыз өлешләренә бүленә, эчке яктан бүленештә иркенлек саклана, урам ягыннан тышкы ишеге булмый. Мәчетләр дүрт композиция төренә аерыла: манара түбәдә яки керү ишеге өстендә урнаша ала, керү урыны манара нигезе янында ясала яки манара бинаның почмагында була ала. Әлеге типларның барысы да тарихта борын-борыннан сакланып килә һәм яңа стиль-агымнар тәэсирендә үзгәрми. Бу яктан Апанай мәчете игътибарга лаек. Ул Алтын Урдадан соңгы татар традицияләре үсешенең бер үрнәге булып тора. Бу чор ядкәрләре күптән югалган инде, ләкин архитектура һәм сәнгати бизәкләү элементлары борынгы агач төзелеш сәнгатен хәтерләтеп, сылап ясалган бай бизәкле бина фасадларында чагылыш тапкан.

Хәзер мин татар мәчете манаралары турында китап әзерләү белән мәшгуль һәм, шушы эшне тормышка ашырганда, аларга гомумән читтән йогынты булмаганлыгын төшенә барам. Манаралары түбәгә урнаштырылган яки керү ишеге өстендә булган агач мәчетләр, әле Болгар, Алтын Урда һәм соңрак чоргы татар дәүләтләреннән килгән яшерен традицияләрне үзләрендә саклый булса кирәк. Аларның архитектурасы шулхәтле канунлаштырылган ки, тышкы силуэтта, образда, фасадларның декоратив йөзендә урнашып калган схемалардан төзелеш барышында тайпылу рөхсәт ителмәгән.

Үзгәрешләр исә еш кына төзелеш яңалыклары тәэсирендә тормышка ашкан: пыялалар барлыкка килгәч, зур тәрәзәләр һәм витражлар куела, буяулар сәнәгый ысул белән җитештерелә башлагач, төсләрнең тональлеге, буяу рәвеше үзгәрә. Сүз уңаеннан, хәзер яшелгә буялган Солтан мәчете башта җете кызыл төстә була, манара өстендә алтын чатыр торганлыгы да мәгълүм.

Соңрак татар җәмгыятендәге югары катлауның госманлы һәм рус үрнәкләре аша кабул итеп алган чор стиле барлыкка килә. Шул вакытта модада булган стильдә бизәлүенә карамастан, эчке яктан йорт традицион рухын саклап калган: барокко стилендә бизәлгән татар өенә кергәч, без инде күнегелгән, рус интерьер стандартларына бөтенләй охшамаган бүленешкә тап булыр идек.

Әлбәттә, йортның тышкы күренешенә архитектор яки заказ бирүченең шәхси зәвыгы да тәэсир итә. Кайбер байлар чыннан да алдан ук ниндидер европачалыкка омтыла: мондый өйләрдә Европа стилендәге интерьерлар пәйда була, аларның тышкы ишеге урамга чыга, ләкин, кагыйдә буларак, ул ишек аерым бер бүлмәгә генә керә, аның аша йортка үтеп булмый. Бу бүлмәләр офис сыйфатында гына файдаланыла. Йортның торак өлешенә исә әүвәлгечә ишегалды ягыннан гына керергә мөмкин. Төзелеш тармагын кагыйдәләр белән көйләү ахыр чиктә хуҗалыклардагы феодаль стильне тәмам җимерә, биек диварлар һәм зур капкалар әле сакланып калса да, аларны шул чор өслүбенә ярашлы итеп кенә ясыйлар. Йорт тәрәзәләре хәзер туп-туры урамга карап торганга күрә, алардагы эш бүлмәләре махсус яктыртыла яки, эчке як урамнан күренмәсен өчен, бу тәрәзәләр пәрдә белән каплана.

Кайчандыр күчмә тормыш алып барган татарларда кышкы торак белән рәттән җәйгесен дә төзеп кую гадәте сакланган, кайчак ул ишегалдындагы гап-гади тирмә рәвешендә торгызылган. Күчмә тормыш калдыгы буларак, әле ХХ йөз башына кадәр, Казан татарларында ике янәшә өй тоту очраклары күзәтелгән. Кышкы һәм җәйге өйләр икенче кат аша каплаулы чыгып-кереп йөрү юлы яки галерея белән тоташкан була. Күчмә тормыш эзләре интерьерда да күзгә ташлана: йорт җиһазлары юк, диварларга тукылган чаршаулар һәм келәмнәр эленә, җыелмалы эчке бүлгеләр куллану. Шунысын да телгә алу кызык: империя хакимияте татар мәчетенең үрнәк проектын эшләгәндә, күчмә тормыш белән бәйле үзенчәлекне исәпкә алган: 1829 елда әзерләнгән үзәк симметрияле мәчет (мондый мәчет төрендә симметрия һәм күләмлелек бер үзәк тирәсендә формалаша, мәсәлән, Кол-Шәриф мәчетендәге кебек. — «Инде» иск.) проекты күчмә тормыш стиле калдыгыннан гыйбарәт. Ул сигез почмаклы тәбәнәк бурама (күчмә башкортларның бүрәнә һәм ботак-чатаклардан тиз генә корыла торган вакытлы йорты. — «Инде» иск.) рәвешендә эшләнгән. Дөрес, Казан губерниясендә бу проект бер дә кулланылмаган.

Казан архитектурасының кызыклы күренеше — ялган татар стиле. Ул татарлыкның ниндидер абстракт берләштерелгән идеясен чагылдыра. Тик мондый стильнең чын татар мәдәнияте белән уртаклыгы Җыр һәм бию ансамбле киемнәренең татарларга хас чын милли кием белән якынлыгы кадәр генә. Бу биналар Казанның экзотик образын чагылдыру максаты белән руслар тарафыннан төзелгән. Кагыйдә буларак, болар — хөрмәтле кунакларны кабул итә торган корылмалар, «шәһәр капкалары» (вокзал, елга порты), күргәзмә һәм парк павильоннары, сирәк кенә торак йортлар һәм кунак йортлары. Мисал өчен, Мәскәү урамындагы 42 нче йортның фасады нәкъ татарча, Тельман урамындагы җимерелгән 10 нчы йортныкы да шулай ук. Бу исемлеккә Сөембикә манарасын белән Кремльнең Спас манарасын да кертергә була.

Тельман урамы, 10 нчы йорт, Казан, 1990−1999 еллар

Фотографии: pastvu.com