Яктылыкка таба бар: «Прометей» институтының һәм медиаарт пионеры Булат Галеевнең кыскача тарихы
«Инде» продолжает публикацию переводов лучших текстов редакции на татарский язык. Ранее мы переводили тексты о татарстанском кино и классической музыке. В новом выпуске — обзорный текст о деятельности казанского НИИ «Прометей» и пионере медиаарта Булате Галееве (этот же текст доступен на английском языке).
Совет чорының рәсми булмаган сәнгать фатирларда, дачаларда һәм подвалларда гына түгел, ә ни гаҗәп, дәүләт учреждениеләрендә — хакимиятнең борын төбендә дә яшеренгән иде. Илебездә видеоарт өлкәсенә беренче юл салучы һәм визионер Булат Галеев һәм Казанның «Прометей» фәнни-тикшеренү институты да әнә шулай яшәде, аның эшчәнлеге турында озак еллар бик сирәк белгечләр хәбәрдар иде. Соңгы елларда синестетик сәнгатьтәге Татарстан пионерлары һич көтмәгәндә кызыксыну уятты: Германиянең Карлсруэ каласында перформанс узды, ә хәзер исә — Мәскәүдәге «НИИ х Alpbau» поп-ап-галереясендә күргәзмә ачыла. Бу — исеме җисеменә туры килгән, өстәвенә гаять уңышлы музыка сәясәте алып барган «Наука и искусство» клубы белән Alpbau Struktura архитекторлык бюросының уртак проекты. «Инде» «Прометей» мирасының кыйммәте, Казан инженерларының дискотекалар өчен методик кулланмаларны ничек бастырып чыгаруы, Кремльне ничек яктыртулары һәм яңа рус байлары өчен яктылык органы ясаулары турында бәян итә.
«Прометей» бюросы студиясе, 1972 ел
Төрле арт-институцияләрнең «Прометей» архивы белән эшләргә, институт архивларындагы инсталляцияләрне күрсәтергә яки алар турында ниндидер хезмәт язарга омтылуы нигезсез түгел: Булат Мәхмүт улы Галеев (1940−2009) һәм «Прометей» командасы экспериментлары — 1960−1970 еллар өчен дөньякүләм яссылыкта алдынгы күренешләр. Аларның эшләрен еш кына медиасәнгатьнең башлангыч чор үрнәге рәвешендә искә алалар, ә Советлар Союзы өчен «Прометей» үз өлкәсендәге барлык юнәлешләрдә дә чын пионер булды. Ул беренчеләрдән булып яктылыклы музыкаль фильмнар, видеоинсталляцияләр ясый башлады һәм сәнәгать масштабында катлаулы яктылык җайланмалары җитештерүне җайга салды. Башка совет экспериментаторларыннан, әйтик, дөньядагы тәүге АНС оптик синтезаторы авторы Евгений Мурзиннан аермалы буларак, Галеев яктылыкның әһәмиятен хәтта музыкадан да югарырак бәяләгәндер. 1970 еллардан башлап, Галеев исеме халыкара югарылыкта танылу ала: үз хезмәтләрен чит ил күргәзмәләрендә тәкъдим итү, кинофестивальләрдә күрсәтү мөмкинлеге һич юк дәрәҗәсендә саналуга карамастан, уйлап табучы шактый билгеле Көнбатыш рәссамнары һәм композиторлары — үзе кебек үк фәнни техника һәм рәссам психикасы симбиозы тарафдарлары Николя Шеффер, Франк Малина, Янис Ксенакис, Лев Термен һәм Стеларк белән хат алыша.
Булат Галеев һәм «Кристалл» яктылык музыкасы җайланмасы
Абстракция
«Прометей» вәкилләреннән һичберсенең сәнгать өлкәсендә белеме булмый (Галеевне, әйтик, сәнгать мәктәбенә кабул итмәгән булганнар), димәк, алар үз хезмәтләрендә матурлык турында эчке күзаллауларына таянып эш йөрткәннәр. Галеев әйтүенчә, балачакта ул Кандинский һәм башка авангардчылар турында һични белмәстән, абстракт сурәтләр белән кызыксына.
Советлар Союзында Кандинский озак вакытлар тыелган рәссамнар хисабында йөрде. Ләкин бу «прометей»лыларга акрынлап аның турында мәгълүмат тупларга комачауламый: алар китапханәләрдәге альбомнардан һәм журналлардан аның репродукцияләрен эзлиләр, чит ил белгечләренең хезмәтләренә заказ бирәләр.
«Прометей» ветераны Рөстәм Фәттах улы Сәйфуллин әле бүген дә Луначарскийның Кандинский хезмәтләренә бәяләмәсен сүзгә-сүз сөйләп бирә ала. Бу бәяләмә «Прометей»ның яшәеш мантыйгында күп нәрсәне ачып сала: «Колорит музыкасы, буяулар симфониясе һәм сызыклардан гыйбарәт аһәңнәрне тулысынча диярлек күзалларга мөмкин, тавыш музыкасы белән кушылганда бигрәк тә. Ләкин динамика музыканың нигезе ул. Аның белән тиңләшер өчен, иң яхшы орфистларның нәфис иҗади калейдоскобы шундый ук динамик рәвеш алырга тиеш».
Гасыр башы абстракционистларыннан илһам алып, аларның иҗатын аңларга тырышып, «Прометей»да Дали, Миро һәм Кандинский рухындагы видеофильмнар әзерлиләр.
Андеграунд
Өлешчә үзенең ярымрәсми статусы сәбәпле, «Прометей» совет һәм дөньякүләм медиасәнгать тарихына керми кала. «Прометей» эшчәнлеген өйрәнгән алдынгы тикшеренүчеләрнең берсе, итальян сәнгать белгече, тәнкыйтьче Антонио Джеуза фикеренчә, Галеев үзе дә иҗади җәмәгатьчелек арасында дан казанырга омтылмаган.
— Советлар Союзында аралашу системасы гаять сәер булган: шәһәрләр бер-берсенә бәйсез монолит блоклар рәвешендә яшәгән, ә төрле калаларда тормыш кичергән кешеләр шуңа күрә дә бер-берсен бөтенләй белмәгән диярлек. Мәскәү белән Питер арасындагы андеграунд бәйләнешләр генә моннан чыгармадыр, мөгаен. Булат үзе дә эшләрен Мәскәүдә тәкъдим итү кызык түгеллеге турында искә алгалаган, күрсәткәндә дә — галереяләрдә түгел, ә фәнни конференцияләрдә, заманча сәнгать системасыннан читтә, — дип сөйли Джеуза.
Аның каруы, Казан рәссамнары «Прометей» белән даими хезмәттәшлек иткән. Мәсәлән, Константин Васильев (иҗат юлы башында абстракцияләр белән төрле тәҗрибәләр ясаган атаклы совет рәссамы. Хәзер Казанда аның музее эшләп килә. — «Инде» иск.) абстракт сәнгать белән мавыгу чорында махсус конструкторлык бюросы (МКБ) эшендә һәрдаим катнашып йөргән. Соңрак Надир Әлмиев тә (совет һәм Россия рәссамы, график. — «Инде» иск.) кушылып китә. Галеев җайланмаларның һәм сурәтләү чараларының дизайны мәсьәләсендә аның белән гел киңәшә торган була. Н. Әлмиев Галеевнең төп эшләреннән берсе булган «Кечкенә триптих» фильмын ясауда да катнаша.
«Яктылык архитектурасы»:
«Кура чаңы» дип исемләнгән җайланма шуннан гыйбарәт: Кремль диварлары чаң тавышына пропорциональ яктыртыла, чаң тавышы көчлерәк яңгыраган саен, яктылык та куәтлерәк була. 24 прожекторга куелган яктылык фильтрлары яктылык агымнарын кура җиләге төсенә буйый
Циркны динамик яктыртканда исә төсле динамик картина хасил була, ул төрле төстәге, күп санлы прожекторлар ярдәмендә ясала, цирк тирәсендәге җил куәтенә пропорциональ рәвештә өзлексез һәм салмак кына үзгәреп тора, ә төсләрнең куелыгы яуган яңгыр көченә бәйле рәвештә үзгәрә
«Поющий космос» яктылык-музыка витражы (1982) — «Төньяк балкышы» җайланмасы нигезендә ясалган витраж. Яктылык проекциясе өчен монда, «Татарстан» кунакханәсе витражларындагы кебек, кулдан ясалган блоклар һәм стандарт ЛЭТИ-60М диапроекторлары нигезендә эшләнгән яктылык эффекты проекторлары кулланыла.
Биш метрга өч метр зурлыктагы экранда музыка белән бергә «төньяк балкышы» кабынып-кабынып китә, «болытлар» йөзә, самолет, ясалма иярчен шәүләләре күренә, салют шәлкемнәре ачыла. Витраж Казан авиация институты музеена куелган
Җиңү монументының яктырту системасы дүрт кырлы колонканы яктырта торган төрле төстәге ике төркем прожектордан гыйбарәт. Яктылык монументны төрле яктан туры мәгънәсендә кочып ала, инженерлар уенча, шул рәвешле ул авыр ташка җанлылык өстәргә тиеш. Бу җайланма 1986 елның 9 маеннан башлап бер ел дәвамында һәр төн эшли, прожекторларны урлап киткәнче...
Архив
Бүген «Прометей»дан калган бар нәрсә - инженерлар хезмәт куйган бина, архив һәм Казан яктылык музыкасы үзәге булган институт мирасын сакларга, тәртипкә салырга тырышучы фикердәшләр төркеме. Кочак-кочак фәнни мәкаләләр һәм хезмәтләр (Галеевнең үзе исән чакта гына да 500 гә якын мәкаләсе басылып чыга), фәләннәрчә метр кинотасмалар һәм төрледән-төрле конструкцияләр, приборлар һәм инсталляцияләр — үзләре өчен кинәт «Прометей»ны ачкан хәзерге заман рәссамнары һәм сәнгать белгечләре өчен чын табыш. Антонио Джеуза да нәкъ шуны раслый:
— Беренче тапкыр бу архивка эләккәч, каршымда ни ятуын мин тиешенчә бәяли дә алмадым. Ләкин шуны аңлый идем: бу — минем өчен чын Эльдорадо. Хәзер шушы архив ярдәмендә генә дә 20, юк, 30 диссертация язарга мөмкин икәнен беләм.
Архивны тәртипкә салу эше күптән, ләкин бик акрын бара, чөнки Казан яктылык музыкасы үзәгендә нибары дүрт кеше һәм волонтерлар төркеме генә эшли. Мөмкинлек булганда, алар «Прометей»га игътибар җәлеп итәргә тырышалар һәм бу мәсьәләдә еш кына уңышка да ирешәләр. 2016 елда «Смена» заманча мәдәният үзәгендә яңадан торгызылган һәм камилләштерелгән «Кристалл» яктылык-тавыш җайланмасы күп еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр күрсәтелде. «Синестетик симфония» иҗат итүдә «прометей»лылар белән бергә рәссамнар Питер Кирн һәм Дмитрий Vtol да эшли. Проектка Политехника музее булышлык күрсәтә.
«Калейдофон», 1982 ел. Диапроектор нигезендә ясалган, проекцияле яктылык музыкасы җайланмасы. Яктылык эффекты бирә торган өстәлмәләр һәм махсус слайдлар ярдәмендә бу җайланма төсле абстракт композицияле сурәтләрне күбәйтү сәләтенә ия
Бюджет
«Прометей»ның Россия сәнгате өчен һич тиңдәшсез хәлен — ул Казан авиация институты составында иде — Көнбатыштагы Bell һәм Siemens ширкәтләре карамагында эшләп килгән эксперименталь лабораторияләр моделе белән чагыштырырга мөмкин. Галеев үзен теоретик дип санаган, ә «прометей»лыларның шөгылен инженер осталыгы белән сәнгатьне берләштерү дип атаган, мондый экспериментның билгеләмәсе әле киләчәктә генә ачыкланырга тиеш булган. Дәүләт уку йортында абстракт экспериментлар үткәрүнең кирәклеген раслау өчен, «Прометей» «хуҗалык килешүе нигезендәге эшчәнлек» белән шөгыльләнә. Тәүге зур килешү — Казан Кремленең Спас манарасын чаң тавышына бәйле рәвештә яктылыгы көйләнә торган «Кура чаңы» җайланмасы ярдәмендә яктырту. Соңрак циркны яктырту заказы алына, анысы һава торышына бәйле рәвештә үзгәрә торган динамик яктылык системасыннан гыйбарәт. 1968 елда «Кеше-машина» дип аталган аппаратура комплексын ясау проекты башлап җибәрелә. Конвейерның, космик корабның барлык системалары яки күзәтү системалары эшен чагылдырып, аларны динамик яктылык сурәтенә әйләндерә торган аппарат, гомумиләштереп әйткәндә, дисплей турында сүз бара. Ләкин ул предприятие җитәкчеләренә түгел, ә тәүлекләр буе приборларны күзәтеп торырга тиеш эшчеләр өчен дип чыгарыла. Конструкторлар уенча, динамик рәвештә үзгәреп торган яктылык индикаторлары күзләрне ял иттерергә, кәефләндерергә, шул рәвешле игътибарны арттырырга тиеш була. Мондый системалар КАМАЗ заводында һәм берничә хәрби объектка куела.
Бюро
«Прометей» башта студентлар өчен исемсез конструкторлык бюросы булыр дип ниятләнә, анда Казан авиация институтының радиоэлектроника факультетында укучыларның гамәли дәресләре узар дип уйлыйлар. «Прометей»ның барлыкка килү тарихын тулай тораклы совет классикасы дияргә мөмкин. КАИ һәм сәнгать училищесы студентлары бергә яшәгән, шулар арасында Олег Шорников белән Константин Васильев та була. Бергә гомер кичерү коллаборация идеясенә китерә: 1918 елдан соң беренче тапкыр Скрябинның «Ут поэмасы»н (башка исеме — «Прометей») яктылык белән бергә уйнап карарга.
1962 елда КАИ төпкелләрендә тәҗрибә рәвешендәге перформанс куелышы әзерләнә һәм чынга ашырыла. Тамашачылар хәрәкәт мөхитенә эләгерлек итеп, студентлар папирос кәгазеннән 180 квадрат метрлык бик зур ярымтүгәрәк экран ясый. Кәгазь артына төрле төстәге лампалар урнаштырып, аларны «Прометей-1» пультына тоташтыралар. Скрябин язмасы исә лампаларның янып-сүнеп алуы белән синхронлаштырыла.
— Концертны әле тагын берничә тапкыр кабатлыйлар, яктылык музыкасы коралларын эшләү идеясе көннән-көн популярлаша гына бара. Шуның белән бәйле рәвештә исемсез МКБ икегә бүленә: бер төркем электрон җайланмалар һәм төрле электрон музыка кораллары белән эшне дәвам итә, ә икенчесе — «Прометей» махсус конструкторлык бюросын оештыра. Ул исә бары тик яктылык белән тавыш синтезы мәсьәләләре, ягъни яктылык музыкасы белән генә шөгыльләнә, дип искә ала «Прометей» иҗатын өйрәнүче, коллективның проектларын җитәкләүче Анастасия Максимова.
«Прометей»ның булачак җитәкчесе Булат Мәхмүт улы Галеев Скрябин әсәрен кую турында һичнәрсә белми, ул вакытта КАИ белән бәйләнеше дә юк. Ул, әле яңа гына пединститутның физика-математика факультетын тәмамлап чыккан егет, яктылык музыкасы белән инде тирәннән шөгыльләнә башлаган була, үзе дә Скрябин белән бик кызыксына. Шуңа охшаш мәсьәләләр белән тулы бер төркем шөгыльләнүен белгәч, ул КАИга юл тота. Башта «Прометей» МКБда укытучы һәм инженер була, ә ике елдан аның җитәкчесенә әйләнә. Нәкъ менә Галеев «Прометей»ның ярты гасырга якын эшләү дәверендәге барлык проектларның инициаторы һәм идея ягыннан илһамландыручысы була.
Хакимият
«Хуҗалык эшчәнлеге»ннән тыш, «Прометей» идеологик яктан дөрес дип табылган берничә проект белән дә шөгыльләнә. Мәсәлән, 1964 елдан башлап, «Кристалл» яктылык музыкасы коралында концертлар куелып килә. Бу — «Прометей»ның иң танылган эшләреннән берсе. Кыздыру лампаларыннан җыелып, музыкага бәйле рәвештә төсен үзгәртә торган октаэдр турында сүз бара. Ә Җиңүнең 25 еллыгына якынлашкач, ул вакытта комсомолның өлкә комитетында абруйлы оешмалар исемлегендә булган «Прометей»га яктылык музыкасы спектакле әзерләргә кушалар. Шулай итеп, 1970 елда Горький паркындагы Һәлак булган сугышчы һәйкәле янында тере актерларсыз гына, «Тавыш һәм яктылык» театральләштерелгән спектакле уза. Анда тавышның стереофоник күчеше һәм динамик яктырту хисабына сугыш образлары тудырыла. Бер караганда, абстракт сәнгать тыелган нәрсә кебек. Ләкин бу спектакль тавыш ягыннан чынбарлыкка шактый якын итеп әзерләнә: граната шартлаган, эт өргән тавышлар, Җәлил шигырьләре, сугыш җырлары... Рәсми каналларны файдаланып, «прометейлылар» яңа сәнгать юнәлешен мөмкин кадәр күбрәк кертергә тырышалар. Соңрак Галеев мондый тормыш рәвешен «ярымподвал андеграунды» дип атый.
Дәүләт органнары белән мөнәсәбәтләр шома гына бармаган. «Прометей» концертларына һәм лекцияләренә КГБдан кураторлар даими килгәләп йөргән. Галеев махсус шулар өчен озын чыгышлар әзерләгән. Анда ул сәнгатьтәге технологик процессларның мөһимлеге, моның совет кешесендәге галәмгә омтылыш белән аваздашлыгы турында сөйләгән, шул рәвешле үз эшенең идеологик яктан кирәклеген раслаган. Анастасия Максимова фикеренчә, бу ирония катыш эшләнә, ләкин шул ук вакытта берәү дә «Прометей»ны советларга каршы рәссамнар итеп карамаган. Алар ышанычсыз элементларны ачыклый торган радардан түбәндәрәк яши белгәннәр. Дөрес, аларның абстрактлы (аларны хәзер шулай дип атыйбыз) яктылык музыкасы фильмнарына карата югарыдагыларның сораулары тумый калмаган, хәтта КАИ белән бик якынаеп киткән консерватория хезмәткәрләрен эштән куу белән дә янаганнар.
Кайчак Галеев Курехин рухындагы гамәлләр кылырга да булдыра, әйтик, Рафаэль Мостафин истәлекләрендә мондый вакыйга телгә алына: бер телевидение тапшыруында Булат Мәхмүт улы халыкка исеме таныш булмаган бер абстракционист рәссамны пычракка батырып, пыран-заран китереп ташлый. Соңыннан билгеле булганча, бу рәссамны Галеев үзе уйлап тапкан, ә аның «коточкыч» картиналарын үзе ясаган икән. Ни өчен кирәк иде соң бу, дигән сорауга: «Чын абстракционистларга кагылмасыннар өчен», — дип җавап биргән.
«Электрон рәссам» җайланмасы, 1976 ел. Төсле телевизорга электрон приставка ярдәмендә оператор экранда трансформацияләнә торган яктылык образлары «ясый» алган
Видео
«Прометей»ның мөһим, ләкин, ни кызганыч, безнең көннәргә тулысынча килеп җитә алмаган эшчәнлек тармагы — видео һәм музыка киселешендәге тәҗрибәләр. Берләшмәнең фильмнарында актерлар булмый, ә программалана торган махсус эффектлар әле уйлап табылмаган, шуңа күрә һәр кинофильм өчен эксклюзив төшерү модельләре ясала. Мәсәлән, «Прометей» (әлеге дә баягы Скрябин музыкасына) фильмы өчен ясалма ялкын төсле лампочкалар һәм трафаретлардан тора. Система гаять катлаулы була, партитураның һәр элементы өчен аерым визуаль эффект әзерләнә. Яктылык музыкаль тема драматургиясе белән я тулысынча яраша, яки аңа каршы контрапунктка баса. Тоташ экономия заманында фильмнар аклы-каралы тасмага гына төшерелә, ә тасмалар бик катлаулы ысул — дымлы гидротип басма ысулы белән ачыгайтыла.
Скрябиннан «Прометей» электрон музыкага күчә. Шулай итеп, инженерлар бу эшнең шаһитлары раславынча, Эдгар Варез әсәрләренә шактый абстрактлы видеофильм ясыйлар.
«Прометей»ның тагын бер иҗат җимеше — Свиридов музыкасына «Кечкенә триптих» (1975) фильмы. Бу — прокат өчен әзерләнгән бердәнбер фильм, аны кино алдыннан кинотеатрларда хәзерге реклама кебегрәк күрсәтәләр. Совет гражданында сораулар тумасын өчен, фильм башланыр алдыннан, кадр артындагы тавыш һәрвакыт аңлатма биргән, янәсе, бу — абстракция түгел, ә заманча технологияләрнең мөмкинлекләрен күрсәтү. Ун минутлык фильмны әзерләүгә бер ел вакыт китә.
Галеев үз замандашларын да кире какмый: 1981 елда «Прометей» совет электрон музыкасы өлкәсенә беренче юл салучылардан булган Крейчи һәм Немтин музыкасына «Космик соната» фильмын төшерә, ә 1996 елда София Гобәйдуллинаның «Аллилуйя» пьесасын яктылык партиясе белән бергә башкара.
Дискотека
«Светомузыка» төшенчәсе белән беренче ассоциация — дискотека. 1990 еллар башында «прометей»лылар урта техник уку йортлары өчен тавыш белән бәйләнештә булырлык яктылык җайланмалары ясау турында методик кулланма әзерләп чыгара. Берләшмә әгъзалары Казан яшьләренә осталык дәресләре уздыра, ә бию мәйданчыклары өчен яктылык приборларын өйдә ясыйлар.
— «Дискотека техникасы» дигән методик кулланма да була әле, аны елмаю катыш укыйсың, — дип сөйли Анастасия Максимова. — Анда игътибарны төсле лампочкаларга гына юнәлтергә түгел, ә интеллектуаль ял булдыруга бирергә кирәклеге язылган. Әйтик, тематик дискотекалар оештыру, аларны билгеле бер тематика буенча бизәлгән урында уздыру турында сүзләр бар.
Инсталляцияләр
— Хронологик яктан «Прометей»ны Советлар Союзындагы видеоарт пионерлары исемлегенә кертеп карарга кирәк, — дип бәян итә Антонио Джеуза. — Искиткеч, видеокамераларны һәм аларның кешелек белән мөнәсәбәтен сәнгати яктан төшенү фикере СССРда берьюлы ике кешедә — Андрей Монастырский һәм Булат Галеевтә үстерелә. 1985 елда А. Монастырский «Лампа белән әңгәмә» әсәрен яза, ә 1981 елда «Прометей»ның «Космик сонатасы» дөньяга чыга.
1990 елларда Казан консерваториясендә Советлар Союзында беренче видеоинсталляцияләр күргәзмәсе уза. Әлбәттә, аны берәү дә заманча сәнгать күргәзмәсе дип атамый, рәсми кәгазьләрдә ул «Прометей» уңышларын күрсәтү дип билгеләнә. Ул вакытта инде Галеев Европадагы видеоинсталляция күргәзмәләрендә катнашып, алардан күңеле кайткан була. Аның сүзләренчә, аларда бернинди дә эчтәлек юк, һәрнәрсә өстән-өстән генә уйлап эшләнгән, башкару югарылыгы та ташка үлчим. Бу жанрдагы хезмәтләренә ул үзе дә ирония белән карый һәм аларны «социалистик реализм ташларыннан корылган концептуаль сәнгать» дип атый.
— «Прометей»ның уңышы иң әүвәл аларның дөрес тел табуында. Видеоарт юнәлеше ул вакытта баш кына калкытып килә, аның белән ничек эшләргә, аны ничек аңларга икәнен беркем дә белми. Әлбәттә, әлеге эшләрне бик гади, беркатлы дип бәяләргә мөмкин, ләкин бу һич тә алай түгел. Әйе, алар гади, тик бу — дөрес гадилек. Әйе, заманча сәнгать үсеше алга киткән Көнбатыш өчен ул чакта җитдирәк нәрсәләр таләп ителгәндер, фәкать Советлар Союзы өчен «Прометей» теле идеаль иде, — дип ассызыклый А. Джеуза.
«Прометей» инсталляцияләре:
«Юеш биләүдәге электрон малай», 1990 ел. Бала арбасында телевизор ята, аннан елаган тавыш килә. Экранда — сабый сурәте
«Алга, капитализмның җиңүенә!», 1991 ел. Марксның «Капитал» хезмәтенә иллюстрация: дүрт телевизор үзәккә каратып куелган, экраннардагы этләр долларлар салынган савытка ыргыла
«Кинескоп пыяласы аша озын-озак һава үбеше», 1991 ел. Ике телевизор экранындагы гашыйк парлар бер-берсенә тартыла. Төшерелгән материал хронометражы — өч сәгать
«Руслар Европадан китә», тәкъдим итү вакыты — 1995 ел. 10 телевизорда танк колоннасы барганы күренә. Телевизорлар өстендәге экранда «Ельцин немец хәрби оркестры белән дирижерлык итә» дигән видеоязма куелган. Фонограммада «Славянка хушлашуы» дигән марш кулланылган. Канн кинофестивалендә бернинди комментарийларсыз күрсәтелә («Юмор хисе» бүлеген карагыз)
Космос
«Кеше-машина» яктылык индикациясе системасы Королев заказы белән эшләнә, ләкин аны космик корабка барыбер урнаштырмыйлар: конструктор үлгәч, заказдан баш тарталар. Бу системаның прототибын «Прометей» архивларында хәзер дә табарга була әле. Аз гына соңрак, 1971 елда, «Прометей» космик экспедицияләр үсешенә үз өлешен барыбер кертә — космонавтларга махсус аппарат бүләк итәләр, динамик яктылыклы сурәтләр ясау сәләтенә ия бу аппарат озын-озак тренировкалар вакытында психологик бушану өчен кулланыла.
— «Прометей» өчен әлеге эш бик зур өстенлекләр бирә, — дип сөйли Анастасия Максимова. — Беренчедән, хуҗалык килешүләре нигезендә килгән акча иҗади экспериментларга тотыла. Икенчедән, мондый элемтәләр булдыру аларга атаклы Конгресс, Жорж Помпиду үзәге китапханәләреннән, алай гына да түгел, тавыш һәм яктылык синтезы белән бәйле ниндидер китаплар булган барлык китапханәләрдән дә җаннары теләгән әдәбиятны соратып алдыру мөмкинлеге ача. Шунлыктан аларга велосипед уйлап табарга туры килми — галимнәрнең барысы да халыкара багланышта тора.
Хәрби-космик сәнәгать белән эш тәҗрибәсе 1960 елларда космик сәнгать турында хыялларга күчә: «Әгәр ниндидер чит планета вәкилләре бар икән, әгәр аларда сәнгать бар икән, аның гади музыка түгел, ә күзләр өчен музыка булу мөмкинлеге зур, чөнки яктылык һәр җирдә бар, ә тавыш алай түгел», — үз ысулын Галеев әнә шулай аңлата.
«Кеше-машина» автоматлаштырылган системасы, 1968 ел. Операторларның объектны нәтиҗәлерәк күзәтүен тәэмин итү өчен ясала. Система төзек эшләгәндә, экранда яктылык музыкасы картинасы уйный. Системада ниндидер тайпылыш барлыкка килүгә, сурәт кызыллы-аклы булып яна-сүнә башлый, музыкада колак өчен ятышсыз тавышлар пәйда була
Резиденция
1976 елдан 1990 елга кадәр Яшьләр үзәге бинасында (хәзер — «Ак Барс» банкы) «Прометей»ның яктылык музыкасы студиясе һәм күргәзмәләр залы була. Анда ул чор өчен гаҗәеп система урнаштырыла. Бу система 48 колонка һәм пространствоның билгеләнгән ноктасында теләсә кайсы мизгелдә тавыш барлыкка китерергә сәләтле «киңлек музыкасы» җайланмасыннан гыйбарәт. Әлеге залда Галеев, мәсәлән, атаклы «Төклетура очышы» («Полет шмеля») әсәрен шундый итеп куя, төклетура һәр тыңлаучы яныннан, аннары бөтен зал буйлап «очып уза».
1978 елда шунда ук «Прометей» музее ачыла, ә күргәзмә залында даими рәвештә концертлар һәм фильмнар куела башлый. Ул вакытта МКБ үз эшләренең һәм экспериментларының репрезентациясен шундый итеп җайга сала ки, теләге булган һәркем яктылык музыкасы белән кызыксынып китә ала.
Яшьләр үзәгендәге «Прометей» учагы Казандагы туристлык маршрутларының иң мөһим урыннарыннан берсенә әверелә, монда чит ил кешеләре дә, дипломатлар да, эстрада йолдызлары да килә. Дөресме-түгелме, Галеевтән Алла Пугачева үз фамилиясен лазер белән язып бирүне шәхсән үзе сораган, диләр. Советлар Союзында яктылык музыкасы концертлары бары тик Мәскәүнең «Россия» залында гына уза торган була.
— 1990 елда бу бинага банк кереп урнашканга күрә, «Прометей» туры мәгънәсендә урамга чыгарып ташлана. Яңа хуҗалар, хезмәткәрләрне алдан кисәтмичә, бинадагы бар әйберне тупас рәвештә болгап аталар. Шуннан соң музей экспонатларының яртысы диярлек ватылып-җимерелеп бетә, — дип искә ала Анастасия Максимова. — Бу бик зур фаҗига булды: 20 елдан артык хезмәт салынган архивны бер көн эчендә таладылар, җимерделәр.
Синестезия
Булат Галеев галәмендә иң төп төшенчә, мөгаен, синестезия, «төсле тавыш» төшенчәседер. Галеев синестезия турында дистәләгән теоретик хезмәт яза, беренче чиратта ул Артюр Рембоның «Сузыклар» сонетына туктала, анда шагыйрь хәрефләргә туры килгән төсләрне сайлап ала. Галеев өчен башка илһам чыганаклары — кинода тавышны экрандагы эш-хәрәкәтләргә турыдан-туры ярашкан рәвештә түгел, ә контрапункт режимында файдаланырга кирәк дип санаган Сергей Эйзенштейн; тавышлы-тамашалы симфония иҗат итү кирәклеге турында язган Василий Кандинский. Скрябин һәм Эйзенштейн фикерләрен Галеев үз диссертациясендә берләштергән. Бу фәнни хезмәт, Галеевнең үз хатирәләрендә искә алынганча, Эйзенштейн музеен карап торучы Наум Клейманны шаккатыра һәм аның Булатка мөнәсәбәтен якынайта (соңыннан Клейман Казан белгечләренә чит ил экспериментаторларының архив кинотасмаларын күрсәтә).
Галеев тырышлыгы белән «Прометей» яктылык һәм тавыш синестезиясе юлында алга китә. МКБ әгъзалары моннан ерак түгел урнашкан консерватория студентлары белән даими очрашып, төрле музыкаль партияләр һәм аларны визуализацияләү ысуллары турында фикер алышалар. Һәр эффект өчен диярлек аерым җайланма ясала. Консерватория студентларыннан пианиночы Ирина Леонидовна Ванечкина соңыннан Галеевнең хатыны булып китә, һәм музыка әсәрләре өчен барлык аңлатма-бәяләмәләрне Булат әфәнде Ирина белән эшли, алар бергә сценарийлар да яза. Галеев сүзләренчә, аның төркеме музыканы кешесез генә, механик рәвештә яктылыкка күчерүгә кискен каршы чыга. Галеев үзенең соңгы чор интервьюларында компьютер графикасын артык шома сурәт өчен тәнкыйтьли. Шуңа карамастан «Прометей» компьютер графикасы буенча күп кенә конкурс һәм фестивальләрдә катнаша. Аларда жюри еш кына Галеев командасының видеоарты хисаплау техникасыннан башка гына эшләнгәнен белми дә кала.
«Диско» яктылык музыкасы җайланмасы. Берничә кыздыру лампасыннан һәм трафаретлардан гыйбарәт әлеге җайланма, музыкага бәйле рәвештә, матур яктылык образлары тудыра, ул автомат режимда да, кулдан да идарә ителә ала. «Диско» 1985−1992 елларда, дискотекаларда файдалану өчен, серияле рәвештә күпләп эшләп чыгарыла
Юмор хисе
Замандашлары истәлекләреннән күренгәнчә, фәлсәфә фәннәре докторы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы дәрәҗәсенә карамастан, Галеев күңелсез кабинет корты булган профессорларга бөтенләй охшамаган. Киресенчә, аның кайбер хезмәтләрен үзенчәлекле юмор хисе аша гына кабул итеп була. Әйтик, «яңа рус байлары өчен яктылык органы» — шаярып ясалган декоратив җайланма. Анда электрон схема белән идарә ителә торган яктылык чыганаклары төрле төстәге хәмерле эчемлек шешәләренең төбенә урнаштырылган. «Прометей»ның аңлатма язуында әйтелгәнчә, яктылык органы яңа рус байларының һәм бик югары түрәләрнең бүлмәсен бизәүдә кулланыла ала. Аларның балалары өчен хәмерле эчемлек урынына төрле төстәге лимонадтан ясалган вариант та булырга мөмкин. Тагын бер үрнәк — 1990 елгы «От тюрьмы и от сумы не зарекайся» хезмәте. Тимер рәшәткә артында телевизор тора, янәшәдә видеокамера куелган; теләге булган һәркем камера каршына басып, рәшәткә артына «эләгә» ала.
Эпилог
1992 елда ук «Прометей» МКБ Фәннәр академиясе кул астына күчә һәм рәсми рәвештә КИТТУ-КАИ белән уртак эксперименталь эстетика фәнни-тикшеренү институты статусына ия була. Шул вакыттан башлап тәҗрибәләр теоретик яктан тирәнрәк нигез ала: «Прометей» хезмәткәрләре Татарстанда кинематограф тарихы, телевидение тарихы, яктылык сәнгате һәм кинетик сәнгать турында мәкаләләр язалар, яңа фильмнар төшерәләр, Галеев үзе чит ил күргәзмәләренә актив йөри.
1990 еллар башында «Прометей» консерваториядә берничә интерактив концерт оештыра. Ул вакытта берләшмә диапанорама ысулы белән эшли (ике яки күбрәк проекторның, кагыйдә буларак, музыка белән ярашып, бер-берсенә агылышы режимында башкарыла торган слайдлы-рәсемле композицияләр — «Инде» иск.). Махсус рәвештә консерваториядә галәмәт зур аналог сигналлы проекторлар урнаштырыла. Шул ысул белән, әйтик, «Дөнья сәнгатендә „Аве Мария“» аудиовизуаль спектакле куела, анда яктылык музыкалы спектакль, видеоинсталляцияләр, шигырьләр һәм җырлар бергә кушылып китә.
Советлар Союзы таркалгач, «килешүле хуҗалык эшчәнлеге» кыскара, ләкин бөтенләй югалып бетми. Ул вакытта «Прометей» лазерлар белән эшли, Ленин бакчасын һәм Казан университетының икенче корпусын яктырту белән шөгыльләнә.
— Заказлар күп иде, — дип аңлата Рөстәм Сәйфуллин, — ләкин барысы да объектның «тулы әзерлектә» булуын тели. Ул чорда коммерция, капитализм баш калкыткан иде инде, барысына да тизрәк һәм барысы да бер урыннан кирәк, янәсе, проектын да ясасыннар, материалларын да сатып алсыннар, төзеп тә бирсеннәр. Ләкин Булат Мәхмүт улы алай эшләргә җыенмады, заказдан баш тарта иде. Без, инженерлар — аксөякләр, дия иде ул.
2000 елларда хуҗалык килешүләре бөтенләй бетә, һәм «Прометей» грантлар хисабына яши башлый: синестезия проблемаларын тикшерә, фәнни конференцияләр уздыра. Компьютерлар белән экспериментлар актив алып барыла, ләкин ахыр чиктә бармак белән санарлык кына проектлар тормышка аша. Мөгаен, аларның иң күзгә ташланганы — «Җырлаучы шәмаил» булгандыр. Программа нигезендә гарәп язуын укып, аны көйгә күчереп, милли бизәкне милли көйләргә әйләндерә торган инсталляция иде ул. Галеев фикеренчә, милли иҗатның төрле жанрларына уртак билгеләр хас.
Булат Галеев 2009 елның 6 гыйнварында вафат була. «Прометей» фәнни тикшеренү институты статусында эшен башка дәвам итә алмый — Галеев анда Фәннәр академиясенең бердәнбер мөхбир-әгъзасы була. КАИ структурасында «Прометей» гамәли семиотика институты итеп үзгәртеп корыла, тик инде яктылык музыкасы сәнгате белән багланышы шулкадәр генә булып кала.
Кайту
«Прометей» эшләре әле Галеев вафатына кадәр үк заманча сәнгать әсәрләре исемлегенә эләгә. Мәсәлән, «Прометей» белән күптән кызыксынган куратор Антонио Джеуза аларны 2006 елда Мәскәүдә тәкъдим итә. Ул вакытта Антонио, мөгаен, «Прометей» эшчәнлеген яңадан төшенү омтылышы ясаган бердәнбер сәнгать белгече булгандыр (Гүзәл Фәйзрахмановадан кала). 2007 елда «Прометей» А.Джеуза мөхәррирлегендә чыккан «Россия видеоарты тарихы» җыентыгына эләгә, 2015 елда галимнең тууына 75 ел тулу уңаеннан, Казанда Галеев укулары уздырыла. Аңа төрле илләрдән һәм калалардан видеоарт һәм яктылык музыкасы белгечләре җыела. Мәскәүдәге «Наука и искусство» техно-клубында үтәчәк «Прометей. Демоверсия: Эксперимент сәнгатькә әйләнергә өмет уята» ретроспектива күргәзмәсе — Галеев мирасын камап алган туңлык диварындагы бер чатнама ярык ул. Быел безне аның исеме белән бәйле күп ачышлар көтә кебек.
«Эт өрер, кәрван йөрер», 1990 ел. Зур экранда Равельнең «Болеро» музыкасына акрын гына дөя атлый. Ул компьютер графикасы ысулы белән ясалган. Экран астына куелган телевизордан эт өрә.
The film documents the activities of Studio „Prometheus“
Наил Фәрхәтдинов
Мәскәүдә узачак «Прометей. Демоверсия: Эксперимент сәнгатькә әйләнергә өмет уята» күргәзмәсе куратордашы, Department of Research Arts хезмәткәре
Кристина Романова (Department of Researсh Arts кураторы. — «Инде» иск.) һәм бездә «Прометей» архивы белән эшләү фикере узган җәй Казанга килгәч туды. Ул чакта архивны күрергә һәм берләшмә хезмәткәрләре — Анастасия Максимова, Сөмбел Галәвина һәм Илнур Мостафин белән танышырга насыйп булды. Моңа кадәр «Прометей»ның эшчәнлеге турында гомуми күзаллауларыбыз гына бар иде, нигездә аның видеоарт өлкәсендәге тәҗрибәләрен белә идек. «Прометей» архивы да, аның фән һәм сәнгать белеме ягыннан кыйммәте дә искиткеч зур, тирәнтен тикшеренү өчен күпме вакыт таләп ителүен болай тиз генә әйтү дә мөмкин түгел. «НИИ»дагы күргәзмә бу эш өчен база булдырырга, Булат Галеев мирасының интеллектуаль һәм сәнгати потенциалын күрсәтергә омтылу ул. Әлегә «Прометей»ның бөтен хезмәтләре дә чын сәнгать әсәре булып бетмәде. Моның өчен аларны иҗади мохиткә яраклаштырырга кирәк, шуңа күрә без яшь рәссамнарны «Прометей» белән илһамланган эшләр иҗат итәргә чакырдык. Үз караш-хезмәтләрен Николай Онищенко, Анастасия Пожидаева, Казан рәссамы Александр Скобеев һәм Мисак Самокатьян ирештерде. Күргәзмә белән параллель рәвештә бер айлык уку-укыту программасы эшләячәк: «Прометей» мирасын өйрәнгән кураторлар һәм сәнгать белгечләре медиаарт һәм совет яктылык музыкасы тарихы турында сөйләячәк.
Бәлки, кемгәдер «Прометей» хезмәтләре артык гади, беркатлы сыман тоелыр, аеруча хәзерге технологик алгарышны исәпкә алганда. Ләкин шуны аңларга кирәк: Галеев сәнгатьне могҗиза дип санаган, һәм бу кайбер текстларда теркәлеп тә калган. «Прометей» могҗиза тудыру өчен кораллар ясау белән шөгыльләнгән дип әйтергә мөмкин. Шактый зур, авыр җайланмалар күргәзмәдә, заманча гаджетлар белән чагыштырганда, искелек булып күренсен дә, ди, әмма без инде күптән югалган хис — техникага шаккату хисен кире кайтарырга телибез икән, Галеев проектларына күз салу бик урынлы.
Тәрҗемә: Илгизәр Зәкиев