«Гарри Поттер» на татарском. Третья глава второй книги о юном волшебнике
«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод появился по инициативе просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и хужожников из Татарстана и остальной России. Третью главу по нашей просьбе оформили участницы мастерской по иллюстрации проекта «Архидети» — Чулпан Зайдуллина, Даша Родионова и Айсылу Фассахова.
«Архидети» — проект, включающий серию обучающих мастерских для подростков в диапазоне от современного танца до архитектуры и лагерные программы «Архисмена».
3 нче бүлек
ОЯ
– Рон, – дип авыр сулап, Һарри тәрәзәгә елышты. Һәм, рәшәткә аша сөйләшә алыр өчен, тәрәзәне этеп җибәрде. – Рон, син ничек?.. Нәрсә?..
Алдында пәйда булган нәрсәләрне күргәч, Һарриның авызы ачылып китте, чөнки бу аны чыннан да шаккатырга мәҗбүр итте. Рон һавада эленеп торган, фирүзә төсендәге машинаның арткы тәрәзәсеннән салынып диярлек тора иде. Алгы якта, елмаеп, Ронның игезәк абыйлары Фред белән Джордж утыра иде.
– Бар да яхшымы, Һарри? – дип сорап куйды Джордж.
– Ни булды соң? – диде Рон. – Ник син минем хатларыма бер дә җавап язмадың? Мин сине унике тапкыр кунакка чакырдым. Ә аннары әти өйгә кайтты да, синең маггллар каршында тылсым кулланып, кисәтү алганыңны әйтте…
– Ул мин түгел идем... Ә ул кайдан белгән соң?
– Ул бит министрлыкта эшли, – диде Рон. – Мәктәптән тыш башка җирләрдә тылсым кулланырга ярамаганлыгын син беләсең бит инде.
– Син моны миңа сөйлә инде, – диде Һарри, һавада йөзеп торучы машинага карап.
– Ой, бу саналмый инде, – диде Рон. – Без бит аны алып кына тордык. Бу әтинең машинасы, без аны тылсымламадык. Тик бергә торучы маггллар каршында тылсым куллану…
– Ул мин түгел идем дип әйттем бит инде, хәзер аңлата башласам, бик озакка китәчәк. Карагыз әле, сез Һогвартстагыларга Дурсльләрнең мине бикләп куйганнарын һәм кире Һогвартска җибәрергә рөхсәт итмәүләрен әйтә аласызмы? Тагы бер кат тылсым куллана алмыйм бит инде мин. Алайса Министрлыкта мине өч көн эчендә ике мәртәбә тылсым кулланган дип уйлаячаклар.
– Мыгырдавыңнан тукта әле, – диде Рон. – Без сине үзебез белән өйгә алып китәргә дип килдек.
– Тик сез дә мине тылсымлый алмыйсыз бит…
– Моның кирәге дә юк, – диде Рон башы белән алгы утыргычларга күрсәтеп, һәм, көлемсерәп, – син минем белән кемнәр килгәнен онытып җибәрдең бугай, – диде.
– Менә моны рәшәткәгә бәйләп куй әле, – диде Фред, бауның бер очын Һаррига ыргытып.
– Дурсльләр уянса, мин мәет, – диде Һарри бауны рәшәткәгә бәйли-бәйли, һәм Фред машинаны өскә күтәрде.
– Борчылма, – диде Фред, – һәм читкә кит.
Һарри Һедвиг янынарак күчте (ябалак бу эшләрнең никадәр мөһим икәнлеген аңлый иде булса кирәк, чөнки ул һаман тынын да алмыйча утыра иде). Машина тагы да катырак үкерә башлады һәм кинәт, гөрселдәп, тәрәзә рәшәткәләрдән азат ителде, ә Фред туп-туры һавага очып китте. Һарри тәрәзә янына чабып килде – рәшәткәләр җиргә тияргә берничә фут кала асылынып тора иделәр. Рон, тыны бетеп, аларны машинага күтәрде. Һарри, коты алынып, йокы бүлмәсенә колак салды – Дурсльләрнең тыннары да юк иде.
Рәшәткәләр хәвеф-хәтәрсез генә Рон янына, арткы утыргычларга урнаштырылганнан соң, Фред Һарриның тәрәзәсенә якынайды.
– Кер, – диде Рон.
– Тик минем Һогвартс өчен кирәк-ярак әйберләрем... тылсым таягым, себеркем…
– Кайда соң алар?
– Баскыч астындагы чоланда бикләп куелганнар, ә мин бүлмәдән дә чыга алмыйм…
– Хәл итмәслек түгел, – диде Джордж алдагы утыргычтан, – кая, юл бир әле, Һарри.
Фред белән Джордж Һарриның тәрәзәсенә үрмәләделәр. Джордж кесәсеннән гап-гади чәч кыстыргычы алып, йозакны ачып маташканда, Һарри әйберләре артыннан үзенә барырга кирәк булгандыр дип уйлый башлады.
– Тылсымчыларның күбесе магглларның бу трюгын бушка вакыт уздыру гына дип кабул итәләр, – диде Фред, – бу эш бик тиз башкарылмаса да, аны белү бер дә комачау итми.
Кечкенә генә шылт иткән тавыш чыкканнан соң, ишек ачылып китте.
– Димәк... без синең әйберләреңне алырбыз, ә син бүлмәңдәге кирәк-яракларыңны җый да Ронга бир, – дип пышылдады Джордж.
– Иң астагы баскыч белән сак булыгыз – ул шыгырдый, – дип пышылдады Һарри игезәкләр караңгылыкта югалганнан соң.
Әле бер, әле икенче почмакка чабып, Һарри әйберләрен җыярга кереште, һәм аларны тәрәзә аша Ронга бирә барды. Аннан ул чемоданын алып менәргә булышыр өчен, Фред белән Джордж янына юнәлде. Шунда Һарри Вернон җизнинең ютәлләвен ишетте.
Ахыр чиктә алар көч-хәл белән өскә менеп җиттеләр, аннан Һарриның чемоданын ачык тәрәзә аша чыгардылар. Чемоданны тартышыр өчен Фред Рон янына машинага менде, ә Һарри белән Джордж йокы бүлмәсе ягыннан төрттеләр. Дюйм артыннан дюйм узган саен чемодан тәрәзә аша шуышты. Вернон җизни тагын бер кат ютәлләп куйды.
– Тагын әз генә, – дип әйтте Фред, чемоданны көч-хәл белән машинага таба тартып. – Тагын бер кат яхшы итеп төртсәгез...
Һарри белән Джордж җилкәләре белән яхшылап төрттеләр, һәм чемодан арткы утыргычка килеп төште.
– Ярый, киттек, – дип пышылдады Джордж.
Тик Һарриның тәрәзә төбенә менеп басуы гына булды, кинәт артта бик каты чыелдау яңгырады, ә аннан соң Вернон җизнинең акыруы яшен суккандай тирә-якка таралды:
– Каһәр суккан ябалак!
– Мин Һедвигны онытканмын!
Һарри яңадан бүлмәгә төшеп, тиз генә Һедвигның читлеген эләктерде һәм аны Ронга сузды. Ул комодка үрмәләп маташканда, Вернон җизни ишеккә шапылдатып сугып җибәрде, һәм ишек ачылып китте.
Күпмедер мизгел Вернон җизни бусага төбендә басып торды, аннан, чыгарыннан чыккан үгез кебек үкереп, Һарриның тубыгына ябышты.
Рон, Фред һәм Джордж Һаррины кулларыннан тотып, көчләре җиткән кадәр аны тәрәзәдән тарттылар.
– Петуния! – дип үкерде Вернон җизни. – Ул кача! УЛ КАЧА!
Бәхеткә, Уизлилар Һаррины кинәт кенә тартканнан соң, Һарри Вернон җизнинең кулларыннан ычкына алды – ул инде машинада иде һәм машинаның ишеген шап итеп ябып та куйды.
– Газга бас, Фред! – дип акырды Рон, һәм машина айга таба атылды.
Һарри үзенең ирекле булуына һаман да ышанмый иде. Ул тәрәзә янына үрмәләде; төнге җиләс һава аның чәчләрен уйнатты. Һарри тагын бер кат Бүрекүз урамының кечерәя баручы өй түбәләренә карады. Вернон җизни, Петуния апа һәм Дадли һаман да шаккатып, Һарриның тәрәзәсеннән карап торалар иде.
– Киләсе җәйдә күрешербез! – дип акырды Һарри.
Уизлилар эчләре катып көләргә тотындылар, Һарри да көлемсерәп утыргычына ауды.
– Һедвигны җибәрергә кирәк, – диде Рон. – Ул безнең артыбыздан очып барыр. Аның инде күптәннән канатларын җәйгәне булмагандыр.
Джордж чәч кыстыргычын Ронга сузды, һәм бер мизгелдән соң Һедвиг шатланып, тәрәзәдән очып чыкты. Машина яныннан ул өрәк шикелле «йөзеп» барды.
– Тәк... Ни булды соң, Һарри? – дип түземсезлек белән сорап куйды Рон. – Нинди хәл бу?
Һарри аларга барысын да сөйләп бирде. Добби, аның кисәтүләре, шәмәхә пудинг фиаскосы турында да сөйләде ул. Сүзен тәмамлаганнан соң, бик озакка сузылган, шаккаткыч тынлык урнашты.
– Бик сәер, – диде ниһаять Фред.
– Һичшиксез шулай, – дип килеште Джордж. – Боларның барысын да кем оештырганын да әйтмәде мени ул Добби?
– Әйтә алган булыр иде дип уйламыйм, – диде Һарри. – Сөйләгән идем бит, нидер әйтергә теләп сүз башлаган саен, ул башын диварга суккаларга тотына иде.
Һарри Фред белән Джорджның бер-берсенә карап куюларын күреп алды.
– Ничек уйлыйсыз, ул миңа ялган сөйләдеме икән?
– Хм, – диде Фред, – өй эльфлары зур тылсымга ия, тик гадәттә алар ул тылсымны хуҗалары рөхсәтеннән башка куллана алмыйлар. Добби яныңа сине Һогвартска җибәрмәс өчен килгәндер дип уйлыйм. Мәктәптә сезгә үч саклаучы берәр кешене күз алдына китерә аласызмы?
– Әлбәттә, – диде Һарри белән Рон беравыздан.
– Драко Малфой, – дип өстәп куйды Һарри. – Ул мине күралмый.
– Драко Малфой? – диде Джордж артына борылып. – Люциус Малфойның улы түгелдер бит?
– Шулай булырга тиеш. Бу бит бик киң таралган фамилия түгел, шулай бит? – диде Һарри.
– Әтинең аның турында сөйләгәнен ишеткәнем бар, – диде Джордж. – Ул Үзегез-Беләсез-Кем яклы булган.
– Һәм Үзегез-Беләсез-Кем юкка чыкканнан соң, – дип Һаррига карарга дип борылды Фред, – Люциус Малфой кире кайтты. Имеш андый эшләрдә катнашырга бер дә теләмәгән дип сөйләнеп тә йөргән әле ул.
– Тирес кисәге... Безнең әти аны Үзегез-Беләсез-Кемгә бик якын булган дип уйлый.
Һарри Малфойлар гаиләсе турында күп нәрсә ишеткән иде инде, шуңа күрә бу сүзләр аны бер дә гаҗәпләндермәде. Малфой янында Дадли Дурсль бик акыллы, уйчан һәм хисле малай кебек тоела иде…
– Мин Малфойларның өй эльфы тоталармы юкмы икәнен белмим... – диде Һарри.
– Аның хуҗасы кем генә булмасын, шуны төгәл әйтеп була: ул бик олы тылсымчылар гаиләсе булырга тиеш, һәм шулай ук бай да булырга тиеш ул гаилә, – диде Фред.
– Әйе-е, безнең әни дә гел, өйдә эльф булып, аның керләр үтәкләвен тели иде, – диде Джордж. – Тик безнең бөтен булган нәрсәбез – ул чормада яшәүче бер карт өрәк һәм бөтен бакчага таралган гномнар. Өй эльфлары бары борынгы йорт-сарайларга гына ияләшәләр. Бездә алар гомумән була алмыйлар.
Һарри сүзсез утырды. Малфойда гел бары яхшы әйберләр генә булуыннан чыгып фикер йөртсәң, аның гаиләсе дөрестән дә тылсымлы алтынга күмелеп яшиләрдер. Ул Малфойның зур сарай буйлап йөрүен күз алдына китерде. Янына гаилә хезмәтчесен җибәреп, Һарриның Һогвартска баруын тоткарлау, чыннан да, Малфойның кулыннан килә торган эш. Доббиның сүзләренә ышанганнан соң, Һарри шулкадәр ахмак булып чыгамы инде хәзер?
– Синең артыңнан килүебезгә мин бик шатланам, – диде Рон. – Бер хатыма да җавап алмагач, бик борчылдым. Мин башта бу Эрролның хатасыдыр дип уйлаган идем.
– Кем ул Эррол?
– Ябалагыбыз. Ул бик карт инде. Инде ничә кат хат илткәндә җиргә егылып төште ул. Аннан Гермесны җибәрмәкче идем…
– Кемне?
– Префект булганнан соң, әти белән әни Персига ябалак алып биргәннәр иде, – диде Фред алгы яктан.
– Тик аны миңа Перси бирмәде. «Үземә дә кирәк», ди.
– Перси быел үзен бик сәер тота әле, – диде Джордж кашын җыерып. – Бертуктаусыз хатлар җибәрә, гел бүлмәсендә бикләнеп утыра. Ул префект тамгасын күпме ялтыратырга буладыр инде... Син артык көнбатышка авыштың ахры, Фред, – дип өстәде ул, компаска төртеп.
Фред рульне боргалады.
– Сезнең машинаны алуыгызны әтиегез белә инде димәк? – дип, нинди җавап ишетәсен алдан чамалап сорады Һарри.
– Э, юк, – диде Рон. – Ул бүген кичен эштә булырга тиеш. Машинаны гаражга әнигә сиздермичә генә куя алырбыз дип өметләнәм.
– Әтиегез Тылсым Министрлыгында нишли соң ул?
– Ул иң күңелсез бүлектә эшли, – диде Рон. – Маггллар ясаган әйберләрне кулланудагы гаеп эшләр бүлеге.
– Нәрсәдәге?
– Маггллар ясаган әйберләрне кире тылсымлаудан гыйбарәт аның эше. Ул әйберләр кире маггллар кибетенә яки өенә эләгергә мөмкин бит. Мәсәлән, былтыр ниндидер бер убырлы карчык үлгән булган, һәм аның чәй кибетен борынгы әйберләр кибетенә сатканнар. Бер маггл хатын сатып алган моның чәй кирәк-яракларын, өенә алып кайткан һәм дусларын чәй белән сыйларга теләгән. Коточкыч хәл булган анда. Әти берничә атна буе бер ялсыз эшләде ул вакытта.
– Ни булган соң?
– Чәйнек бөтенләй котырырган һәм чәй сиптерергә тотынган. Ә бер кеше борынына ябышкан шикәр кыскычлары белән хастаханәгә озатылган. Әти чыгарыннан чыккан иде. Ул бүлектә әти һәм бер Перкинс атлы карт сихерче генә эшли икән. Бу хәлләрне яшереп калу өчен аларга күп нәрсәләр кулланырга туры килде, хәтта Оныттыру тылсымын да.
– Тик әтиегез... бу машина...
Фред көлеп җибәрде.
– Әйе, әти маггллар белән бәйле әйберләр белән саташа. Безнең абзар маггллар әйберләре белән тулы. Ул аларны сүтә, тылсымлый һәм кире җыя. Әгәр дә ул үзенең өен килеп тикшерсә, аңа үз-үзен кулга алырга туры килер иде. Бу хәлләр әнине дә акылдан яздыра.
– Бу төп юл, – диде Джордж, алгы якка карап. – Ун минутлардан кайтып җитәргә тиешбез... Һәм бик вакытлы да – тиздән таң атачак.
Көнчыгыш офыкта сыек кына алсулык күренә башлаган иде.
Фред машинаны төшерә башлады. Һарри караңгы кыр кисәкләрен һәм агач кәүсәләрен күреп алды.
– Без авылдан бераз читтәрәк икән, – диде Джордж. – Оттери Сент Кэчпоун.
Җир якынлаша иде инде. Кып-кызыл кояш нурлары агачлар арасыннан үтеп чыга да башладылар.
– Төшәбез! – диде Фред, җиңел сулап, һәм машина җиргә килеп бәрелде.
Алар зур булмаган йорт тирәсендә урнашкан гараж янына килеп төштеләр. Шунда Һарри беренче тапкыр Ронның өен күрде.
Бу өй кайчандыр дуңгыз абзары булган булса кирәк, аннан инде төрле-төрле урыннарга бүлмәләр өстәп төзегәннәр, шулай итеп ул берничә катлы өйгә әверелгән; ул өй әйтерсең лә тылсым көче белән генә тотрыклыгын саклаган кебек тоелды (һәм бу бик мөмкин дә, дип үз эченнән уйлап куйды Һарри). Кызыл түбә өстендә дүрт-биш морҗа утырып тора иде. Керү уңаендагы коридорда «Оя» дип язылган такта куелган. Керү ишеге төбендә тәртипсез рәвештә резин итекләр һәм бик нык күгәргән казан ята иде. Берничә симез көрән тавык йорт тирәсендә эзләнеп йөриләр иде.
– Алай әллә ни ис китәрлек түгел инде, – диде Рон.
– Искиткеч! – дип шатланып әйтеп куйды Һарри, Бүрекүз урамын исенә төшереп.
Алар машинадан чыктылар.
– Менә хәзер чыннан да бик тыныч кына итеп өскә менеп китәргә кирәк, – диде Фред. – Һәм әнинең иртәнге ашка чакырганын көтегез. Шуннан, Рон, син аска төшәсең дә, әнигә «Кара әле, әни, төнлә безгә кем килгән!» диясең. Ул Һаррины күрүенә бик шат булачак. Ә безнең машинада очуыбызны берсе дә белергә тиеш түгел.
– Дөрес, – диде Рон. – Киттек, Һарри, баскан урынымда йоклыйм инде мин...
Өйгә таба караганнан соң Ронга эсселе-суыклы булып китте. Өйдә йокыларыннан торганнар иде. Миссис Уизли йорт тирәсе буйлап тавыкларга җим сибеп йөри иде. Һәм бу кыска буйлы, таза, ачык күңелле хатын өчен хәзер юлбарыс кебек күренү бик урынлы иде.
– Ах!
– И, җаным, – диде Джордж.
Миссис Уизли кулларын биленә куеп, аларның каршысына килеп басты. Ул бер гаепле йөздән икенчесенә күз йөртеп чыкты. Аның өстендә – чәчәкле алъяпкыч, ә кесәсеннән тылсым таягы күренеп тора иде.
– Шулай итеп, – диде ул.
– Хәерле иртә, әни! – диде Джордж күңелле һәм бик канәгать тавыш белән (һәрхәлдә аның үзенә шулай тоелды).
– Сез минем ничек борчылганымны күз алдыгызга китерә аласызмы соң? – диде Миссис Уизли үзәк өзгеч пышылдау белән.
– Гафу ит, әни, үзең күрәсең, без мәҗбүр идек...
Өч улы да Миссис Уизлидан озынрак булсалар да, алар аның орышуыннан бик куркалар иде.
– Караватларыгыз буп-буш! Бернинди дә язу юк! Машина да юк! Ә бәлки сез һәлакәткә очрагансыздыр? Мин монда борчылып акылдан шаша яздым, ә сезгә барыберме? Беркайчан да мондый хәлләр... Менә әтиегез кайтсын гына. Билл, Чарли, Персиның беркайчан да сезнең кебек булганнары юк иде…
– Префект Перси, – дип мыгырдады Фред.
– ПЕРСИДАН ҮРНӘК АЛЫРГА КИРӘК ӘЛЕ СЕЗГӘ! – дип кычкырды Миссис Уизли, Фредның күкрәгенә бармагы белән төртеп. – Сез бит үләргә дә мөмкин идегез, сезне күрергә мөмкин иделәр, әтиегез сезнең аркада эшен югалтырга мөмкин иде...
Бу сәгатьләр буе сузылгандай тоелды.
Миссис Уизли үз алдына юткереп куйганнан соң гына Һаррига таба борылды. Һарри артка чигенде.
– Мин сине күрүемә бик шатмын, Һарри, кадерлем, – диде ул. – Әйдә, кер, хәзер иртәнге аш була.
Ул борылды да өйгә кереп китте, Һарри куркып кына Ронга карады, ул аңа башын селкеп куйганнан соң, Һарри Миссис Уизли артыннан кереп китте.
Ашау бүлмәсе бик зур түгел һәм кысырыграк иде. Бүлмә уртасында чиста агач өстәл һәм урындыклар; Һарри янындагы урындыкның кырыена утырды да күзәтергә тотынды. Моңа кадәр аңа тылсымлы өйдә булырга туры килмәгән иде. Дивардагы сәгатьнең бер генә угы бар, ә саннары урынына төрле сүзләр язылган (мәсәлән, «Чәй вакыты», «Тавыкларны ашату вакыты», «Соңга калу вакыты» һәм башкалар). Камин өстендә китап киштәләре урнашкан. Китаплар арасында «Сырны тылсымла!», «Пешергәндә кулланылар торган тылсымнар», «Бер минутлык табын – могҗиза!» дип исемләнгәннәре дә бар иде. Һәм, Һарри дөрес ишеткән булса, югыч янындагы иске радиодан «Танылган тылсымчы-җырчы Селестина Уорбек белән убыр вакыты җитте» дигәннәре яңгырады.
Миссис Уизли бераз тәртипсезрәк итеп иртәнге аш әзерли башлады (колбаса кисәкләрен табага тезгәндә, ул малайларына усал итеп карап куйды).
Вакыт-вакыт ул «белмим, сез нәрсә уйлап йөрисездер», «гомердә дә ышанмас идем» дип мыгырдап алды.
– Мин сине гаепләмим, кадерле Һарри, – диде ул Һарриның тәлинкәсенә сигез (әллә тугыз инде) колбаса кисәге куеп. – Артур белән мин дә бик борчылдык, әле үткән төнне генә синнән җомга көн дә хат килмәсә, барып алырбыз дип уйлап тора идек. Тик шулай да, – (хәзер инде ул тәлинкәгә өч йомырка тәбәсе төшерде), – ярты илне канунсыз рәвештә үтеп килгәндә, сезне бит күрергә мөмкин иделәр.
Ул сак кына югычтагы савытларга таягы белән селтәп алды, һәм алар үзләре юылырга тотындылар.
– Болытлы иде бит, әни, – диде Фред.
– Ашаганда авызыңны ябып тор! – дип кырт кисте Миссис Уизли.
– Алар бит аны ач килеш тотканнар, – диде Джордж.
– Син дә! – диде Миссис Уизли, ләкин инде бераз йомшара төшеп. Ул Һаррига ипи кисәгенә май ягып бирде.
Шул вакытта озын йокы күлмәгеннән бер кечкенә генә җирән гәүдә күренде, тик ул аш бүлмәсенә керергә дә өлгермәде, чыелдап, бүлмәдән чыгып качты.
– Джинни, – диде Рон Һаррига акрын гына. – Минем сеңлем. Ул җәй буе синең турында сөйләп йөрде.
– Әйе, аңа сезнең култамгагыз* кирәк булачак, Һарри, – дип әйтте көлемсерәп Фред. Тик бу вакытта ул әнисенең карашын сизеп алды да башын тәлинкәсенә иде.
Тәлинкәләр ялт иткәнче, берсе дә бер сүз дә сөйләшмәде. Әлбәттә, моңа бик күп вакыт та сарыф ителмәде.
– Мин шундый арыдым, – диде Джордж исни-исни, һәм, ниһаять, ул чәнечке белән пычакны өстәлгә куйды, – Мин йокларга ятармындыр һәм…
– Ятмыйсың! – диде Миссис Уизли. Йокламаганыңа үзең гаепле. Бакчага чык, гномнар тагын бөтен бакчаны бозып бетергәннәр.
– Әни-и…
– Сез дә, – диде ул Рон белән Фредка карап. – Ә син йокларга ят, кадерлем, – дип өстәде ул Һаррига карап. – Син бит алардан бу машинада йөрергә сорамадың.
Тик Һарри тиз генә:
– Мин дә булышырмын, Рон. Минем беркайчан да гномнарны бетерүне күргәнем булмады, – диде.
– Рәхмәт инде, кадерлем, тик бу эш бик күңелсез, – диде Миссис Уизли. – Ә хәзер, әйдәгез, Локхартның моның турында ни уйлавына күз салыйк, – дип ул киштәдәге бик авыр китапны алды. Джордж ыңгырашып ук куйды:
– Әни, без аның ничек эшләнгәнен беләбез бит инде.
Һарри Миссис Уизли тоткан китапның тышлыгына карады. Анда матур алтын хәрефләр белән «Гилдерой Локхарт. Өй корткычлары турында белешмәлек» диелгән иде. Һәм шулай ук дулкынлы сары чәчле һәм ачык зәңгәр күзле бик матур тылсымчының зур портреты төшерелгән иде. Тылсым дөньясында фотосурәтләр, гадәттә, тере булалар, һәм бу тылсымчы аларга гел күз кысып тора иде. Миссис Уизлига ул бик ошый иде.
– Эх, ул искиткеч, – диде ул. – Ул үз фәнен бик әйбәт белә, бу искиткеч китап…
– Әни ул дип үлә инде, – диде Фред ишетелерлек итеп пышылдап.
– Аның кадәр кирәкми инде, Фред, – диде Миссис Уизли (аның колаклары кызарып чыккан иде). – Ярый, әгәр дә сез Локхарттан да яхшырак беләбез дип уйлыйсыз икән, чыгыгыз да эшләгез, әгәр бер генә гном булса да калса, карагыз аны.
Исни-исни мыгырданып, Уизлилар Һарри белән бергә чыгып киттеләр.
Бакча бик зур иде, Һарри уйлавынча, ул шундый булырга да тиеш. Тик ул Дурсьләргә бер дә ошамас иде, мөгаен, – монда чүп үләннәре күп, биек булып үскән печән, шулай ук дивар буйлап боргаланып киткән агачлар, моңа кадәр күргәне булмаган чәчәкләр һәм зур яшел, бакалар белән тулы буачык та бар иде.
– Магглларның да гномнары бар бит, беләсеңме, – диде Һарри Ронга газон аша узганда.
– Әйе, күргәнем бар, – диде Рон. – Һәм алар шуларны гном дип уйлыйлармы инде? Кармак тоткан Санта-Клауслар кебек бит алар... – дип Рон чалмабаш* куагына иелде.
Шулвакыт чалмабаш куагы дерелдәп куйды, һәм Рон кулында нидер тоткан килеш:
– Бу гном, - диде.
– Әйләндер! Әйләндер мине! – дип чинады гном.
Ул Санта-Клауска бер дә охшамаган иде, әлбәттә. Ул кечкенә һәм әйтерсең лә тиредән тегелгән кебек иде. Зур, бәрәңге кебек пеләш башлы нәрсә иде ул. Гном аяклары белән төрткәләп алганнан соң, Рон аны кулын сузган килеш тотып тора башлады; аннан ул аны аягыннан эләктерде дә башын аска калдырды.
– Менә нишләргә кирәк, – диде Рон.
Ул гномны баш өстенә күтәреп («Әйләндер мине!») , лассо* кебек әйләндерергә кереште.
Һарриның шаккатып карап торганын күреп алганнан соң:
– Бу аларга бернинди дә зыян китерми, син бары аларның башларын гына әйләндерергә тиешсең. Шулай итсәң, алар ояларына юлны тапмаячаклар.
Ул гномны кулыннан ычкындырып җибәрде. Егерме фут очып барганнан соң, гном, гөрселдәп, кырга килеп төште.
– Бик якын, – диде Фред. Минеке әнә теге бүкәнне дә узып китәчәк, дип бәхәсләшергә әзермен.
Гномнарны бик җәлләмәскә Һарри бик тиз өйрәнде. Беренче корбанын ул әйләндермичә генә ыргытырга җыенган иде, тегесе, моны сизеп алып, очлы тешләрен Һарриның бармакларына батырды. Аларны каерып алуы бик кыен булды... Әлегә…
– Вау, Һарри... Бу илле фут тирәсе булырга тиеш.
Һава очып баручы гномнар белән тулды.
– Күрәсеңме, безнең гномнар акылга бераз сайраклар, – диде Джордж биш (әллә алты инде) гномны бергә тартып чыгарып. – Алар белән көрәшү башлана икән, үзләре үк өскә чыгалар, юк бит тирәнгәрәк яшеренергә.
Күпмедер вакыттан соң гномнар төркеме, җилкәләрен сылындырып, кырдан китә башлады.
– Алар кире кайтачаклар, – диде Рон күздән югала баручы гномнарга карап. – Бу аларга ошый. Әти алар белән бик йомшак. Ул аларны бик кызыклар дип саный.
Бу вакытта түр яктан ишек тавышы ишетелде.
– Ул кайтты! – диде Джордж. – Әти өйдә!
Алар бакчага ашыктылар һәм өйгә уздылар. Мистер Уизли күзлеген салып, күзләрен йомган килеш ашау өстәленә капланган иде. Ул ябык кеше иде, пеләш, ләкин бер-ике бөртек чәче балаларыныкы кебек үк җирән. Өстендә – яшел төстәге, тузанланып һәм тузып беткән кием.
– Нинди төн, – дип мыгырдады ул, барысы да аның янына тезелеп утыргач. Ул чәйнекне капшап карады. – Тугыз рейд! Тугыз! Карт Мундунгус Флетчер артым белән борылуымны гына көтеп, миңа сихер салмакчы булды...
Мистер Уизли бер йотым чәй эчте дә авыр сулап куйды.
– Берәр нәрсә таба алдыңмы, әти? – дип сорады Фред түземсезлек белән.
– Бары берничә эреп югалучы ачкыч һәм тешләүче чәйнек кенә, – диде Мистер Уизли иснәп куеп. – Шулай да безнең бүлеккә кагылмый торган берничә эш булган. Мортлик сорау алу өчен берничә сасы көзәнне алып киткән. Шөкер, болар эксперименталь тылсымга кагыла.
– Эреп югалучы ачкычлар нәрсәгә кирәк булырга мөмкин инде? – диде Джордж.
– Магглларны котыртыр өчен, – дип авыр сулап куйды Мистер Уизли. – Эри торган ачкыч саталар да, аннан ул, билгеле, юкка чыга. Һәм нәтиҗәдә аны таба да алмыйлар. Әлбәттә, монда кемнедер гаепләве дә авыр, чөнки маггллар бит ачкычларның эрүен кабул итә алмыйлар, һәм аларның бары югалуы турында гына әйтәчәкләр. Мең рәхмәтләр булсын аларга. Тылсымны инкарь итәр өчен алар барысына да әзер... Безнең кебекләр бит нәрсәне генә тылсымламыйлар, күз алдына китереп бетерүе дә кыен.
– МӘСӘЛӘН, МАШИНАЛАРНЫМЫ?
Миссис Уизли кулына кылыч сыман озын кисәү агачы тотып килеп керде. Мистер Уизлиның күзләре ачылып ук китте. Ул гаепле кеше кебек хатынына карады.
– М-машиналарнымы, Молли, кадерлем?
– Әйе, Артур, машиналарны, – диде Миссис Уизли, күзләрен ялтыратып. – Иске җимерек машина сатып алып, бары ничек ясалганын гына белер өчен генә аны сүтеп утыручы тылсымчыны күз алдына китерегез әле. Ә чынлыкта исә ул аны оча торган ясар өчен тылсымлаган икән.
Мистер Уизли күзләрен йомгалап алды.
– Ярый, кадерлем, моны эшләсә дә, ул бит канунны бер дә бозмады, аңлыйсыңмы? Гәрчә... э-э... ул моның турында хатынына сөйләргә тиеш булса да. Канунда шундый сүзләр бар... Әгәр дә тылсымчының очарга нияте булмаган икән, машинаның очарга сәләтле булуы…
– Артур Уизли, бу канунны син үзең яздың һәм шул сүзләргә сылтаманы да үзең уйлап чыгардың бит! Һәм барысы да шул абзарыңдагы магглларның чүп-чары белән утыру өчен! Синең игътибарың өчен әйтәм, бүген шул син очарга “өйрәткән” машинада безгә иртән Һарри Поттер килеп төште.
– Һарри? – диде Мистер Уизли. – Һарри кем?
Ул боргаланып алды һәм Һаррины күргәч, сикереп куйды.
– Йә Раббым, бу Һарри Поттермы? Синең белән күрешүемә бик шатмын, Рон синең турында бик күп сөйләгән иде…
– Синең малайларың үткән төнне Һарриның өенә барып, кире монда кайттылар! – дип акырды Миссис Уизли. Моның турында ни әйтергә уйлыйсың, ә?
– Сез чыннан да очтыгызмы? Яхшы гына уздымы? Мин... Минем шуны әйтәсем килә, – дип калтыранып куйды ул, Миссис Уизлиның күзләреннән очкыннар атылганын күргәч, – бу бер дә дөрес адым булмаган, малайлар, сез, дөрестән дә, зур хата ясагансыз…
– Әйдәгез, без аларны үзләрен генә калдырыйк әле, – диде Рон, Миссис Уизлиның бака кебек өрелгәнен күргәч. – Әйдә, Һарри, мин сиңа үземнең бүлмәне күрсәтәм.
Алар ашау бүлмәсеннән чыгып, баскычтан тар бер юлга килеп чыктылар. Ул бөтен өй буйлап зиг-заглап сузылган иде. Өченче баскычта ишек ачылып китте. Ишек ябылырга өлгергәнче, Һарри якты коңгырт-кара күзләрне күреп алды.
– Джинни, – диде Рон. – Аның болай оялуы бик сәер, гадәттә аның ишеге гел ачык килеш тора.
Алар тагы ике аралыктан уздылар һәм «Рональд бүлмәсе» дип язылган ишек янына килеп җиттеләр.
Һарри эчкә узды, аның баш түбәсе кыек түшәмгә тиеп тора иде диярлек. Бу бүлмәгә керү мичкә сәяхәт ясау белән бер иде, чөнки Ронның бүлмәсендә һәрнәрсә дә әфлисун төсендә иде: Ронның карават япмасы да, диварлар һәм хәтта түшәм дә. Яхшылап караганнан соң, моның нидән шулай булуын Һарри бик тиз аңлады: каерыла башлаган обойларның һәр дюймында да җиде тылсымчының плакатлары ябыштырылган иде. Аларның барысы да кызгылт сары киемнәрдән һәм себерке тоткан иделәр.
– Сезнең квиддич командасымы? – дип сорады Һарри.
– Чейли Кэннонс, – диде Рон япмасындагы «Ч» хәм «К» хәрефләренә күрсәтеп. – Лигада тугызынчы урында.
Ронның тылсым китаплары почмакта аунап яталар иде, алар янында бик күп сандагы Мартин Миггс комикслары да бар иде. Ронның тылсымлы таягы – бака уылдыгы белән тулган аквариум эчендә, аквариум янында кояш нурларына күмелеп, Ронның күсесе – Скрабберс йоклап ята иде.
Һарри идәндәге үзләре уйный торган уен карталары аша атлап чыкты һәм кечкенә генә тәрәзәдән карады.
Иң аста, кыр буйлап гномнар киләләр иде. Алар кабат бер-бер артлы Уизлиларның бакчаларына үтеп керә башладылар. Һарри Ронга таба борылды. Ул каушап, Һарриның ни әйтәчәген көтеп, аның артыннан күзәтә иде.
– Бераз кечерәк инде, – диде ашыга-ашыга Рон. – Синең теге маггллардагы бүлмәң кебек үк түгел. Мин нәкъ чормада яши торган өрәк астында. Ул гел торбаларга суккалый, ыңгыраша да...
Тик Һарри киң итеп елмаеп:
– Бу, минемчә, дөньядагы иң гүзәл йорт, – диде.
Ронның колаклары кызарып чыкты.
* Култамга – автограф
* Чалмабаш – пион
* Лассо – бер очында элмәк ясалган бау
Гүзәл Әхмәтгәрәй тәрҗемәсе, Айдар Шәйхин мөхәррирлегендә
Переводчик — Сарбиназ Шайхулова, корректор — Айдар Шайхин
Һарри Поттерны татарчага тәрҗемә итү төркеме, 2018 ел