«Гарри Поттер» на татарском. Одиннадцатая глава второй книги о юном волшебнике
«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод выполнен волонтерами просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Одиннадцатую главу по нашей просьбе оформила казанский иллюстратор Лия Сафина.
11 нче бүлек
Дуэль клубы
Һарри якшәмбе иртәсендә уянганда хастаханә бүлмәсен кышкы кояш яктырткан иде инде. Аның кулы бик каты авырта иде. Ул тиз генә утырды да, Колинның ятагына карап куйды, әмма кичә эленгән озын пәрдә аркасында бернәрсә күренмәде. Аның уянганын ишетеп, мадам Помфри, ыгы-зыгы килеп, иртәнге ашны алып килде һәм Һарриның кулы белән бармакларын суза башлады.
– Барысы да тәртиптә, – диде ул, Һарри солы боткасын сул кулы белән авыр ашап утырганда. – Ашап бетерсәң, китергә дә мөмкин.
Һарри хәленнән килгәнчә тизрәк киенде һәм Гриффиндор манарасына ашыкты, ул Һермиона белән Ронга Добби һәм Колин турында сөйләргә ашкынды. Әмма алар анда түгел иде. Һарри аларның кая булганнарын уйлап һәм аның турында кайгыртмаганнары өчен бераз үпкәләп, эзләргә китте.
Һарри китапханә яныннан үткәндә, ишектән Перси Уизли чыгып бара иде, бу юлы аның кәефе теге соңгы күрешкәндәгедән күпкә яхшырак иде шикелле.
– Ой, сәлам, Һарри, – диде ул. – Искитмәле очтың кичә, чыннан да искитмәле. Йортлар кадәхәсендә Гриффиндор алга күчте – син илле балл җыйдың.
– Син Рон белән Һермионаны күрмәдеңме? – дип сорады Һарри.
– Юк, күрмәдем. – диде Перси, йөзеннән елмаюы югалды. – Рон кызлар бәдрәфендә түгелдер дип ышанып калам.
Һарри теләмичә генә көлеп җибәрде, Персиның киткәнен көтеп торды, шуннан соң туры Елак Миртлның бәдрәфенә китте. Һарри Рон белән Һермионаның тагын ник шунда булганнарына һич тә төшенә алмый иде, ләкин Филч яки префектларның якын тирәдә булмаганнарына инангач, бүлмә ишеген ачты һәм аларның бикле кабинадан килгән тавышларын ишетте.
– Бу мин, – диде ул, арттан ишекне ябып. Кабинадан башта тонык, су чәчрәгән тавыш ишетелде, кемдер көрсенеп алды, шуннан Һарри ишек тишегеннән үзенә карап торган Һермионаның күзләрен күрде.
– Һарри! – диде ул. – Син безне шулкадәр куркыттың, әйдә, кер. Синең кулың ни хәлдә?
– Әйбәт, – диде Һарри, кабинага кереп кысылгач. Бәдрәф өстендә иске казан тора иде, һәм шуның чатыр-чотыр иткәнен ишетеп, Һарри учак янганын аңлады. Су үткәрми торган, күчерелмә ялкыннарны тылсымлап ясау Һермионаның сәләте иде.
– Без сине күрергә бармакчы идек, ләкин әвергеч төнәтмәне ясарга булдык, – Һарри кабинаның ишеген бикләгәндә аңлатты Рон. – Төнәтмәне беркем күрмәсен өчен иң яхшы урын шушында дидек.
Һарри аларга Колин турында сөйләргә тотынды, ләкин Һермиона сүзен бүлдерде.
– Без беләбез инде, Профессор Макгонагаллның Профессор Флитвикка сөйләгәнен бүген иртә белән ишеттек. Шуңа күрә да без тизрәк селкенергә кирәк дип уйладык.
– Малфойга гаебен тизрәк танытсак, яхшырак булыр, – дип мыгырдады Рон. – Беләсезме нәрсә дип уйлыйм мин? Аның квиддичтан соң кәефе шундый начар иде, ул мөгаен ычкынып киткәндер һәм Колинга эләккәндер.
– Тагын бер нәрсә бар, – диде Һарри, Һермионаның йорт үләне бәйләмен өзеп, казан эченә ташлаганын карап. – Добби төн уртасында минем яныма килгән иде.
Рон һәм Һермиона таңга калып, күзләрен күтәрделәр. Һарри аларга барысын да сөйләп бирде, тегеләр авызларын ачып тыңлап тордылар.
– Серләр бүлмәсен элек тә ачканнар идемени? – дип сорады Һермиона.
– Барысы да туры килә, – тантаналы тавыш белән диде Рон. – Люциус Малфой монда укыган вакытта аны ачкандыр да, ә хәзер инде үзенең яраткан улына моны ничек эшләргә икәнен аңлаткандыр. Бу ачык күренә. Шулай да Добби сиңа бу бүлмәдә нинди хәшәрәт җанварлар булганын әйтсә, тагын да яхшырак булыр иде. Аның мәктәп буйлап яшеренеп йөргәнен ни өчен беркемдә күрмәгән, беләсем килә минем.
– Бәлки ул үзен күзгә күренмәс итә аладыр, – диде Һермиона, сөлекләрне казанның астына салып. – Яки яшеренә ала – мәсәлән, хәрби киемнәр кигән каһарманга салышадыр. Мин хамелеон убырлар турында укыдым…
– Син артык күп укыйсың, Һермиона, – диде Рон, үлгән алтынкүзләрне сөлек өстенә салып. Ул буш букчаны бөгәрләде һәм Һаррига карады.
– Димәк, Добби безне поездга утырудан туктатты һәм синең кулыңны сындырды… – Ул башын селкеде. – Беләсеңме нәрсә, Һарри? Ул сине коткарудан туктамаса, мөгаен үтереп тәмамлар инде.
Колин Кривига һөҗүм иткәннәре һәм аның хәзер тораташтай каткан хәлдә хастаханәдә ятканын дүшәмбе иртәсенә инде бөтен мәктәп белде. Һава көтмәгәндә шөбһә һәм гайбәт белән авыраеп киткән иде кебек. Беренче ел студентлары сарай тирәсендә бары тик тыгыз төркемнәрдә йөрделәр, әйтерсең аерым йөрергә кыюлыклары җитсә, аларга ташланырлар иде.
Джинни Уизли, тылсым дәресләрендә Колин Криви янында утыручы кыз, акылдан язган иде кебек. Һарри Фред белән Джордж Уизли аның кәефен күтәрер өчен дөрес булмаган юлны сайлаганнарын сизде. Алар, өсләрен тун белән каплап, сыннар артыннан Джинниның өстенә сикерәләр иде. Персиның ачуы чыгып, Миссис Уизлига язачагы һәм Джинниның начар төшләр күргәне турында сөйләгәнен әйткәч кенә туктадылар.
Шул арада, укытучылардан качырып, им-том, амулет һәм башка саклагыч нәрсәләр сату гөрләде.
Невилл Лонгботтом, башка Гриффиндор малайлары аңа бернинди куркыныч янамаганын аңлатканчы (аның каны саф иде, шуңа күрә аңа беркем дә һөҗүм итәргә тиеш түгел), зур һәм әкәмәт сасы яшел суган, шәмәхә кристалл һәм чери башлаган тритон койрыгы сатып алды.
– Алар баштан Филчка килделәр, – диде Невилл, аның түгәрәк битендә курку чалымнары иде. – Һәм мине сквиб дисәң дә ярый, бөтен кеше моны белә.
Декабрьнең икенче атнасында Профессор Макгонагалл, гадәттәгечә, Раштуа бәйрәмнәренә калган кешеләрнең исемнәрен җыя башлады. Һарри, Рон һәм Һермиона шул исемлеккә кул куйдылар; алар Малфойның калганын да ишеттеләр, бу хәбәрне шикләнеп кабул иттеләр.
Ял көннәре әвергеч төнәтмәне кулланып, Малфойга гаебен танырга мәҗбүр итеп карар өчен иң кулай вакыт булыр иде.
Кызганыч, әмма төнәтмә әле әзер түгел иде. Аларга икемөгез мөгезе һәм бумсланг тиресе җитми иде. Ләкин бу кирәк-яракларны табып була торган бердәнбер урын – Снейпның үз чоланы иде. Чолан талаганда Снейпның кулына тотылганчы, Слизеринның борынгы җанвары белән очрашу хәерлерәк булыр, дип уйлап куйды Һарри.
– Безгә чын диверсия оештырырга кирәк, – диде Һермиона, чөнки ике төнәтмә дәресе булган пәнҗешәмбе килеп җитә иде. – Шуннан соң беребез Снейп бүлмәсенә кереп, кирәкле әйберне алып чыгар.
Һарри белән Рон аңа борчылып карадылар.
– Минем фикеремчә, ул әйберне мин урлап чыгарга тиеш, – шундый ук тавыш белән дәвам итте Һермиона.
– Сезне икегезне дә юк-бар өчен дә мәктәптән куарга мөмкиннәр. Ә минем абруем чиста. Сезгә бары тик Снейпның игътибарын биш минутка гына җәлеп итәрлек ыгы-зыгы ясарга кирәк.
Һарри көчтән генә елмайды. Снейпның төнәтмә бүлмәсендә аңлы рәвештә ыгы-зыгы оештыру йоклаган аҗдаһаның күзенә төрту белән бер тигез иде.
Төнәтмә дәресләре зур базларның берсендә үтә иде. Пәнҗешәмбе дәресе гадәттәгечә үтеп бара иде.
Егермеләп казан агач өстәл арасында кайнап ята, ә шушы агач өстәлләрдә бакыр үлчәү белән кирәк-ярак савытлары тора иде. Снейп өстәлләр арасында йөреп, Гриффиндор укучыларын ачуланып, Слизеринлыларны көлдерде. Драко Малфой, Снейпның яраткан укучысы, Рон белән Һаррины күзен кысып котыртып утыра иде, чөнки ул аларның җавап бирергә уйласалар «Гаделсезлек» дигән сүзне әйтеп өлгергәнче җәза алачакларын белә иде.
Һарриның Өрелеп Кабарта Торган Эремәсе артык сыек иде, ләкин ул башка мөһим әйберләр турында уйлады. Ул Һермионадан берәр билге көтеп утырды, һәм Снейпның туктап, мыскыл итүләрен көчкә тыңлады. Снейп борылып Невиллны мыскыл итәргә китеп баргач, Һермиона Һарриның күзенә карады һәм башын селкеде.
Һарри тиз генә өстәл астына төшеп, Фред фейерверкларының берсен кесәсеннән алып, аны тылсым таягы белән яндырып җибәрде.
Фейерверк чыҗылдый башлады. Берничә секунды гына барлыгын аңлап, Һарри фейерверкны һавага ташлады, һәм ул туры Гойлның казанына төште.
Гойлның төнәтмәсе шартлап, бөтен бүлмәгә түгелде. Бөтенесе акыра-бакыра башладылар, чөнки Өрелеп Кабарта Торган Эремә аларга эләгә иде. Ул Малфойның битенә эләкте һәм Драко һавалы шар кебек тулды. Гойл да кабарды, күзләре кечкенә тәлинкә хәтле иде. Снейп исә тынычлыкны кайтарырга һәм нәрсә булганын белергә тырышты. Ыгы-зыгы вакытында Һарри Һермионаның Снейп кабинетына кереп киткәнен күрде.
– Тынычлык! ТЫНЫЧЛЫК! – дип кычкырды Снейп. – Кемгә төнәтмә эләкте, монда Өреп төшерә торган төнәтмә артыннан килегез. Моны кем эшләгәнен белсәм…
Һарри Малфойның борыны кечкенә кавын кебек асылынып торганын күреп, көлмәскә тырышты. Ул ярты сыйныфның Снейп өстәленә чапканын күрде, кемнендер кулы шешкән иде, кемдер зур, шешеп чыккан иреннәр аркасында сөйләшә алмады, шул вакытта Һермиона Снейп бүлмәсеннән шыпырт кына чыкты, аның күлмәге бераз күпереп тора иде.
Барысы да агу кайтаргычны эчкәннән соң, Снейп Гойл казанына килеп, аның эченннән янып беткән фейерверк өлешләрен чыгарды. Бүлмәдә көтелмәгән тынлык барлыкка килде.
– Моны кем ташлаганын белсәм, – дип пышылдады Снейп, – Аның мәктәптән куылуын таләп итәчәкмен.
Һарри бик нык кайгырган кеше кыяфәтен ясарга тырышты. Снейп туры аңа карап тора иде. Ун минут үткәннән соң шалтыраган кыңгырауны барысы да шатланып каршы алды.
– Ул бу эшне мин эшләгәнемне белде, – Ыңгырашкан Миртл юыну бүлмәсенә юл тоткан вакытта, сөйләп бара иде Һарри Рон белән Һермионага.
Һермиона яңа компонентларны казанга ташлады һәм төнәтмәне катнаштыра башлады.
– Бу ике атнада әзер булачак, – диде ул, шатланып.
– Снейп синең гаебеңне берничек тә исбатлый алмый, – тынычландырды Рон Һаррины. – Нәрсә эшли ала ул?
– Снейпны белә торып, берәр начар әйбер инде, – диде Һарри, төнәтмәнең куыкканын карап торып.
Бер атна үткәч, Һарри, Рон һәм Һермиона һолл аша үтеп барганда, белдерү такта янында күп кеше җыелганын күрделәр. Алар барысы да пергаментта язылган кулъязманы укып торалар иде. Шеймус Финиган белән Дин Томас алар янына бик дулкынланып килделәр.
– Алар Дуэль Клубын башлап җибәрәләр! – диде Шеймус. – Бүген беренче очрашу! Мин дуэль дәресләренә каршы түгел, алар бүгенге көндә бик кирәкле булырга мөмкин...
– Син Слизерин аҗдаһасы дуэльда кыйнаша белә дип уйлыйсынмы? – сорады Рон, ләкин ул да кәгазьне игътибар һәм кызыксыну белән укыды.
– Кирәкле булырга мөмкин, – кичке ашка барганда диде ул Һарри белән Һермионага. – Барыйкмы?
Һарри белән Һермиона да риза булдылар, шуңа күрә кич белән сәгать сигездә алар Олы Залга ашыктылар. Озын аш өстәлләре югалды, һәм бер дивар буенда алтын сәхнә барлыкка килде, аның өстендә меңгә якын шәм асылынып тора иде. Түшәм кара бәрхеткә төренгән кебек, барысы да Тылсым Таякларын тотып, дулкынланып торалар иде.
– Безне кем укытачак икән? – дип сорады Һермиона, алар кеше арасына кереп киткәндә. – Кемдер миңа Флитвик яшь чагында дуэль чемпионы булды дип әйткән иде, бәлки ул укытыр.
– Әлегә билгеле түгел, – дип башлап китте Һарри һәм ыңгырашып җибәрде. Кара җимеш төсле мантия кигән Гилдерой Локһарт сәхнәгә таба бара, аның янында кара мантиядә Снейп тора иде.
Локһарт кулы белән ишарәт итеп, тынычлык булдыруларын сорады һәм барысына да аның янына җыелырга кушты.
– Мине барыгыз да ишетәме? Барыгыз да күрәме? Бик әйбәт! Профессор Дамблдор миңа бу Дуэль клубын оештырырга рөхсәт бирде. Сезне кирәк вакытта үзегезне сакларга өйрәтергә кирәк, әйтик, мәсәлән, мин үземне сансыз тапкырлар яклаган кебек, күбрәк детальләр өчен китапларымны укыгыз…
– Ассистентым белән таныштырасым килә, ул – Профессор Снейп, – киң итеп елмаеп өстәп куйды Локһарт. – Ул дуэльләр турында бераз гына беләм дип әйтте һәм башлар алдыннан күрсәтмә уен белән булышырга риза булды. Хәзер инде курыкмагыз дип әйтәсем килә, мин сезгә төнәтмәләр мөгаллимен исән-сау килеш кайтарырмын, бернәрсәдән дә курыкмагыз!
– Алар бер-берсен үтерсәләр, менә әйбәт булыр иде, – Рон Һарриның колагына мыгырдап куйды.
Снейп иреннәрен кысып куйды, Һарри Локһартның нигә һаман көлеп басып торуын аңламады. Снейп аңа шулай караса, ул бөтенләй икенче якка качып йөгереп китәр иде.
Снейп белән Локһарт капма-каршы басып, баш ия башладылар, һәрхәлдә, Локһарт кулларын борып шулай эшли иде, ә Снейп ачу белән башын селкеде. Алар тылсым таякларын кылыч кебек баш өстеннән күтәрделәр.
– Күрәсезме, без тылсым таякларыбызны әзер килеш тотабыз, – диде Локһарт сүзсез төркемгә. – Өчкә кадәр санаганнан соң, без беренче әфсенне әйтәбез. Беребез дә үтерү максатын куймый, әлбәттә.
– Мин алай дип әйтмәс идем, – диде Һарри, Снейпның йөзенә карап.
– Бер-ике-өч…
Икесе дә тылсым таякларын күтәрделәр һәм бер-берсенә юнәлттеләр; Снейп «Экспеллиармус» дип кычкырды, ал ут янып киткәндәй булды һәм Локһартны аягыннан бәреп төшерде, ул диварга бәрелде һәм идәнгә ишелеп төште.
Малфой һәм кайбер башка Слизеринлылар шатландылар. Һермиона аяк бармакларында биеп торды. «Уф, исән микән?!», дип чәрелдәп җибәрде ул.
– Кем кайгыра соң әле монда? – дип әйттеләр Рон белән Һарри бергә.
Локһарт калтыранып кына аягына басты. Аның эшләпәсе төшеп киткән, ә чәчләре үрә торган иде.
– Менә шулай, – диде Локһарт кире менеп,
– Бу коралсызландыру әфсене иде. Күргәнегезчә, мин тылсым таягын югалттым, оһ,рәхмәт яусын, Миссис Браун. Аларга бу әфсенне күрсәтү бик шәп идея, профессор Снейп, ләкин сез каршы килмәсәгез, сезнең максатыгыз ачык күренә иде… Сезне туктату минем өчен җиңел булыр иде, ләкин минем аларга күрсәтәсем килгәнемә күрә...
Снейп аны чып-чынлап буып үтерергә әзер сыман иде. Мөгаен, Локһарт та шуны күргән булса кирәк, чөнки киләсе сүзе итеп ул болай диде:
– Ярар, бүгенгә күрсәтмә сугышлар җиткән, хәзер мин сезне парларга бүләм. Профессор Снейп, булышасыгыз килсә…
Алар кешеләр аша үтеп, һәрберсенә пар таба башладылар. Локһарт Невилл белән Джастин Флинч-Флетчлины бергә куйды, ләкин Снейп башта Рон белән Һарри янына китте.
– Хыял төркемен аерырга вакыт җитте, – дип көлеп җибәрде ул. – Уизли, син Финниган белән, ә Поттер…
Һарри Һермионага таба юнәлде.
Ләкин Снейп «Мин алай уйламыйм», дип, Малфойны чакырды.
– Сез данлыклы Поттер белән нәрсә эшләрсез икән. Ә сез, Мисс Грэйндҗер, Мисс Булстрод белән баса аласыз.
Малфой авызын ерып борылды. Аның артыннан Слизеринда укыган бер кыз килеп бара иде, ул Һаррига Пэгс белән ял көннәрендә күргән рәсемне хәтерләтте.
– Иптәшләрегезгә борылып баш иегез, дип әйтте Локһарт. Һарри белән Малфой көчкә генә башларын иеп, бер-берсеннән күзен алмыйча карап тордылар.
– Тылсым таякларыгызны әзер тотыгыз, – дип кычкырды Локһарт. – Мин өчкә кадәр санагач, иптәшегезне коралсызландыру өчен әфсеннәрне әйтегез. Бары тик коралсызландыру өчен, безгә бернинди бәла-каза кирәк түгел-бер… ике… өч…
Һарри тылсым таягын селтәп алды, әмма Малфой «ике» дә башлап китте, әфсенен әйтте: Һарри башына таз белән суккан кебек хис итте.
Ул сөртенеп китте һәм, вакытын юкка сарыф итмичә, тылсым таягын Малфойга таба юнәлтеп, «Риктусемпра!» – дип кычкырды.
Көмеш яктылык Малфойга эләкте һәм ул икегә бөгелеп гыжларга тотынды.
– Мин бары тик коралсызландырырга гына куштым! – дип кычкыра башлады Локһарт, Малфойның тез чүккәнен күреп.
Һарри аңа кытыклау әфсенен җибәргән иде, шуңа ул көлүдән туктый алмады. Һарри артка чигенде, Малфойны идәндә яткан вакытта сихерләү дөрес булмас иде дип уйлады, ләкин бу хата иде; Малфой, авыр сулап, тылсым таягын Һарриның тезенә юнәлтте һәм «Таранталлегра» диеп кычкырды, шул секундта Һарриның аягы кинәт кенә тиз селкенә башлады.
– Булды! Җитте! – акырды Локһарт, ләкин Снейп җаваплылыкны үз өстенә алды. «Фините Инкантатем» дип кычкырды ул, Һарриның аяклары биюдән, ә Малфой көлүдән туктады һәм алар күзләрен күтәрделәр.
Сәхнә өстендә яшел төтен иде. Невилл белән Джастин сулый алмыйча идәндә яттылар; Рон кызыл битле Шеймусны тотып тора, соңгысы сындырылган сөяк яки берәр начар нәрсә эшләгәне өчен гафу үтенә; әмма Һермиона белән Милисент Булстройд әле дә селкенәләр иде, Милисент Һермионаны муеныннан тоткан, ә ул шыңшып тора иде. Һарри моны күреп, алга чыкты һәм Милисентны этеп җибәрде. Бу бик авыр булды, чөнки ул аннан күпкә зуррак иде.
– Кадерлеләрем… – дип Локһарт кешеләр арасыннан үтеп, көрәшнең нәтиҗәсен карады. – Китегез, Макмиллан…
– Саклык белән, Мисс Фосетт, кысып тотыгыз, каны туктаячак.
– Минемчә, сезгә начар әфсеннәрдән саклануны өйрәтергә кирәк, – диде зал уртасында дулкынланып басып торган Локһарт.
Ул Снейпка карап куйды, кара күзләренең ялтыраганын күреп, тиз генә күзен алды.
– Әйдәгез Невилл Лонгботтом белән Финч-Флетчлины бергә куеп карыйк.
– Начар фикер, профессор Локһарт, – диде Снейп. – Лонгботтом иң җиңел әфсеннәр белән дә җимереклек китерә. Без Финч-Флетчлидан калган өлешләрне хастаханәгә шырпы кабында җибәрәчәкбез.
Невиллның болай да түгәрәк, алсу бите тагын да кызылрак булды.
– Поттер белән Малфойны бергә куйсак нәрсә дисез? – дип сорады Снейп кәкре елмаеп.
– Бик шәп фикер! – диде Локһарт, Һарри белән Малфойга зал уртасына күрсәтеп.
– Хәзер, Һарри, Драко сиңа таягын юнәлткәч, син болай эшлисең.
Ул тылсым таягын күтәреп авыр хәрәкәт ясамакчы иде, ләкин таягы төшеп китте. Снейп көлеп куйды. Локһарт таягын тиз генә күтәреп, «Һай, таягым артык дулкынланган ахры», диде.
Снейп Малфой янына килеп, колагына нәрсәдер әйтте. Малфой да авызын ерды. Һарри Локһартка борчылып карап куйды һәм әйтте: «Профессор, сез миңа бү әйберне яңадан күрсәтә алмассыз микән?»
– Куркасынмы? – дип пышылдады Малфой, Локһарт ишетмәс өчен.
– Хыялланып тор, – авыз кырыйларын селкетеп кенә җавап бирде Һарри.
Локһарт аның җилкәсен тотып: «Мин эшләгәнне генә эшлә», диде.
– Нәрсә? Миңа да Таякны төшереп җибәрергәме? – дип җавап бирде Һарри. Ләкин Локһарт тыңламады.
– Бер-ике-өч-әйдәгез!
Малфой таягын тиз генә күтәреп «Серпенсортия», дип кычкырды. Таягының очы шарт итте.
Һарри шуннан озын кара елан чыкканын һәм һөҗүм итәргә әзерләнүен коты алынып карап торды. Кешеләр артка чигенеп, кычкыра башлады.
– Селкенмә, Поттер, – ялкаулык белән генә диде Снейп, аның бу тамаша белән канәгать булуы күренеп тора иде. – Хәзер мин аннан котылам.
– Миңа рөхсәт бирегез! – дип акырды Локһарт. Ул таягы белән селкеде дә, каты тавыш ишетелде. Еланны өскә күтәреп, кире идәнгә төшерде. Ул тагын да усалланып, чыҗылдап Джастин Финч-Флетчли янына юнәлде.
Һарри шуны ник эшләгәнен дә аңламады. Ул хәтта аны эшләргә уйламады да. Ләкин аны аяклары үзләре алып бардылар һәм ул юләр кебек еланга «Тимә аңа!» дип акырды.
Һәм могҗиза, аңлатылмаслык нәрсә, елан тыңлады, бакча шлангысы сыан шуышып төште һәм Һаррига карады. Һарри үзенең курыкмаганын сизде. Ул еланның аңа тимәячәген белде, ләкин ни өчен – монысын үзе дә аңламаган иде.
Ул Джастинга карады, аның битендә сорау, яки хәтта рәхмәт чалымнары булыр дип уйлады, ләкин бары тик усаллык һәм куркулыкны күрде.
– Син нәрсә эшләгәнеңне аңладынмы? – дип кычкырды һәм Һарри сүз әйтеп өлгергәнчә залдан чабып чыгып китте.
Снейп алга чыгып, таягы белән селкеде һәм елан кара төтендә югалды. Ул да аңа көтелмәгәндәй карап торды, бу хәйләкәр караш иде, һәм Һаррига ул ошамады. Ул тирә-юньдәге пышылдауны томанда булган шикелле ишетте, һәм шуннан соң аның мантиясын кемдер тартты.
– Әйдә, селкен, – дип әйтте Рон аның колагына. Ул Һаррины залдан чыгарды, ә Һермиона артларыннан чыгып китте. Алар ишекләрдән чыгып барганда, кешеләр берәр төрле авыруны эләктерәм дигән кебек ике яклап чигенәләр иде.
Һарри, бер әйбер дә аңламыйча, Рон белән Һермионага ияреп, Гриффиндор бүлмәсенә барды. Шуннан соң Рон аны кәнәфигә төртеп җибәрде һәм болай диде:
– Син елантелле ич! Ник безгә әйтмәдең?!
– Мин нәрсә?! – дип сорады Һарри.
– Елантелле! Син еланнар белән сөйләшә беләсең!
– Әйе, беләм. Хәзер икенче тапкыр гына булды әле бу хәл. Мин ялгыш кына боа констрикторны Дадлига җибәрдем – озак сөйләргә кирәк – ул миңа беркайчанда Бразилиядә булмаганын сөйләгән иде дә, мин аны үзем сизмичә чыгарып җибәрдем, ләкин бу хәл тылсымчы икәнемне белгәнче булды.
– Боа констриктор сиңа беркайчанда Бразилиядә булмаганын сөйләдеме? – дип кабатлады Рон.
– Шуннан ни? Монда күбесе шулай сөйләшә беләдер, – диде Һарри.
– Юк, белми. Бу бик гадәти сәләт түгел. Һарри, бу начар хәл.
– Нәрсә начар? – Һарриның ачуы чыга башлады. – Нәрсә булды соң бөтенесе белән? Мин ул еланга Джастинга тимәскә кушмасам...
– Һай, син шуны әйттенмени?
– Нәрсә дип әйтәсең килә? Син шунда булдың бит, ишеттең мине.
– Мин синең парселтанг телендә сөйләшкәнеңне ишеттем. Еланнар телендә. Син анда теләсә нәрсә әйтергә мөмкин идең. Джастин курыкты, бу гаҗәп түгел, син еланны котырткан идең кебек, бу бик сәер күренә иде, беләсеңме…
Һарри аңа текәлеп карады.
– Мин башка телдә сөйләштемме? Ләкин мин аны сизмәдем, ничек инде телне белмичә анда сөйләшеп була?
Рон башын селкеде. Алар Һермиона белән икесе дә моңсу иделәр. Һарри нәрсә шул кадәр начар икәнен аңлый алмады.
– Сез миңа аңлата аласызмы: әкәмәт зур еланны Джастинның башын тешләп алудан туктатуда нинди начарлык бар? Джастинны Башсыз Диярлек Никка әйләнүдән коткардым бит, минем моны ничек эшләгәнем шулай ук мөһиммени?
– Әйе, мөһим, – диде Һермиона әкрен тавыш белән генә. – Чөнки Салазар Слизерин нәкъ менә еланнар белән сөйләшә белү сәләте белән танылган. Шуңа да Слизеринның тамгасы – елан.
Һарриның авызы ачылды.
– Нәкъ шулай, – диде Рон. – Хәзер инде бөтен мәктәп сине аның оныгы дип уйлаячак яки тагын берәр нәрсә чыгарачак.
– Ләкин мин аның оныгы түгел бит, – Һарри каушап калды.
– Сиңа моны дәлилләве бик авыр булачак. Ул меңнәрчә еллар элек яшәгән. Барысы да булырга мөмкин, – диде Һермиона.
Һарри төнлә берничә сәгать йоклый алмыйча ятты.
Пәрдәдә булган ярыктан ул кар яуганын карап, уйланып ятты.
Ул Салазар Слизерин нәселеннән була аламы? Әтисенең гаиләсе турында бернәрсә белми иде бит. Дурслилар тылсымчы туганнар турында җаваплар бирергә тыелалар иде.
Әкертен генә Һарри парселтанг телендә сөйләшергә тырышып карады. Ләкин сүзләр килеп чыкмады. Күрәсең, бу телдә сөйләшер өчен елан янында булырга кирәк иде.
– Ләкин мин Гриффиндорда, – дип уйлады Һарри. – Бүлүче Эшләпә, миндә Слизерин каны акса, монда билгеләмәс иде.
Ләкин баштагы җирәнеч тавыш:
– Һай, ләкин Бүлүче Эшләпә сине Слизеринга билгеләде, хәтерлисеңме?
Һарри борылып ятты. Ул Джастинны иртәгә үләннәр дәресендә күрәчәк, шуңа аңа шунда барысын да аңлата: ул еланны котыртмады, ә киресенчә, туктатмакчы иде.
– Моны, – ачуы чыгып уйлады Һарри, – тинтәк тә аңлар иде.
Шулай да төнлә яуган кар иртә белән шундый каты буранга әйләнде һәм үләннәр дәресен үткәрмәскә булдылар. Профессор Спраут мандрагорага шарф белән бияләй кигезмәкче иде, бу мөһим эшне беркемгә дә тапшырасы килмәде, чөнки бу үлән Миссис Норрис һәм Колин Кривины коткару өчен кирәк иде.
Һарри моның турыда Гриффиндорның уртак бүлмәсендә уйлап утырды, ә Һермиона белән Рон шул вакытта тылсымлы шахмат уйнадылар.
– Ходай хакына, Һарри, – ачуланып әйтте Һермиона, чөнки Рон җиңә башлады. – Джастинны барып эзләп тап, бу синең өчен шул кадәр мөһим булса.
Һарри торды һәм, Джастинның кая икәнен уйлап, чыгып китте.
Һогварт сараенда куе, соры, һәр тәрәзәдән күренә торган кар аркасында гадәттәгедән караңгырак иде. Һарри дәресләр барган бүлмәләр яныннан үтеп, анда утырган балаларны карап барды. Профессор Макгонагал кемгәдер үзенең дустын бурсыкка әйләндергән өчен акыра иде. Бер күзе белән карарга теләсә дә, Һарри, бәлки Джастин буш вакытын китапханәдә дәрес эшләп үткәрә дип уйлап, китапханәгә китте.
Һаффлпафф студентлары, хәзер үләннәр дәресендә булырга тиешле кешеләр, монда эшсез утыралар иде.
Озын китап киштәләр арасында Һарри аларның бергә утырганнарын һәм нәрсәдер турында дәртләнеп сөйләшкәннәрен күрде. Джастин алар арасында күренмәде. Ул яннарыннан үтеп барганда, нәрсә турында сөйләшкәннәрен ишеткәч, туктады һәм кеше-кара күрми торган почмакка елышты.
– Мин Джастинга яшәү бүлмәсендә качырга куштым. Поттер аны үзенең киләсе корбаны итеп билгеләсә, аңа бераз саграк булырга кирәк. Әлбәттә, Джастин Поттерга үзенең маггл икәнен әйткәннән бирле шундый нәрсәне көтеп тора иде. Мондый әйберләрне Слизерин варисына әйтмиләр, гадәттә, – дип сөйләп утырды бер таза гына малай.
– Син чыннан да шулай дип уйлыйсыңмы? – сорады сары чәчле кыз.
– Һанна, ул бит елантелле! Моның сихерчеләр сыйфаты икәнен бөтен кеше белә! Сезнең кайчан да булса еланнар белән сөйләшә белә торган яхшы кеше турында ишеткәнегез бармы? Слизеринны үзен дә Елан теле дип йөрткәннәр бит, – җавап бирде тегесе.
Бөтенесе дә пышылдый башлады, ә Эрни дәвам итте:
– Диварда нәрсә язылганын хәтерлисезме? Варисның дошманнары, сак булыгыз! Поттер Филч белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә түгел иде. Без белгәнчә, Филчның песиенә һөҗүм иттеләр. Беренче курс студенты Криви Поттерны туйдырып бетерде, квиддич вакытында аның җирдә ятканын фотога төшереп ачуын чыгарды. Шуннан соң аңа да һөҗүм иттеләр.
– Ул һәрвакыт шундый яхшы булып күренә иде, – үз сүзләренә ышанмыйча әйтте Һанна. – Шулай да ул, Үзегез-Беләсез-Кемне юкка чыгарды. Бәлки, ул андый начар түгелдер, ә?
Эрни тавышын түбәнәйтте, Һаффлпаффлар якынрак утырды, Һарри да яхшырак ишетер өчен якынрак килеп басты.
– Беркем дә аның Үзегез-Беләсез-Кем белән очрашканнан соң ничек исән калганын белми. Ул бит кечкенә генә бала булган, үләсе булган бит инде югыйсә. Мондый әфсеннән соң бары тик бик көчле Караңгы Тылсымчы гына исән калырга мөмкин, – ул, бөтенләй пышылдауга күчеп, дәвам итте. – Бәлки шуңа күрә Үзегез-Беләсез-Кем аны үтерергә теләгәндер. Кемгә көндәш кирәк? Поттер тагын нинди сәләтләрен яшерә икән?
Һарри башка түзә алмады. Тамагын чистартып, китап киштәләр арасыннан чыкты. Аның ачуы чыкмаса, ул бәлки күргән тамашаны кызык буларак та кабул итер иде: аны күреп, бөтенесе таш кебек катып китте, ә Эрниның йөзе ап-ак булды.
– Сәлам, – диде Һарри. – Мин Джастин Финч-Флетчлины эзли идем.
Һаффлпаффларның иң куркыныч уйлары расланды, алар бөтенесе куркып Эрнига карадылар.
– Сиңа аннан нәрсә кирәк? – калтыраган тавыш белән сорады Эрни.
– Мин аңа Дуэль клубында булган хәлләрне аңлатырга, дөресен сөйләргә телим, – диде Һарри.
Эрни иреннәрен тешләп, тирән сулыш алды да әйтте:
– Без дә анда булдык. Барысын да күрдек.
– Алайса сез мин әйткәннән соң еланнын китүен күрергә тиеш идегез, – җавап бирде Һарри.
– Күргәнем шул, киреләнеп, ләкин шул ук вакытта калтырап әйтте Эрни, – син ул елан белән сөйләштең, һәм шуннан соң аны Джастинга җибәрдең.
– Мин бернәрсә дә җибәрмәдем! – ачуланып кычкырды Һарри. – Мин аңа хәтта тимәдем дә.
– Ләкин син бик якын идең, һәм дә башыңа әллә нинди уйлар килсә, – ашыгып өстәде ул. – Минем гаиләмне тугызынчы буынга кадәр тикшерә аласың, минем каным саф.
– Миңа синең каныңа барыбер! Нигә мин маглларга һөҗүм итәргә тиеш? – үтә тәвәкәллек белән сорады Һарри.
– Мин син үзең яшәгән маглларны күрә алмыйсың дип ишеттем, – җавап бирде Эрни.
– Алар белән яшәп, аларны күрә алмау мөмкин дә түгел. Сиңа карар идем әле мин, – диде Һарри.
Ул борылды һәм, алтын әфсен китабын чистарткан Мадам Пинсның шелтәләгән карашын күреп, китапханәдән чыгып чапты.
Ярсулы Һарри кая чапканын да белмәде. Нәтиҗәдә зур һәм каты нәрсәгә бәрелеп егылды.
– Ой, сәлам, Һагрид, – диде Һарри, башын күтәреп.
Һагридның бите мехлы киемнән күренми дә иде, ләкин аннан башка тагын кем бөтен коридорны үзенең туны белән каплый алыр! Аның бер бияләендә бу юлы үлгән әтәч эленеп тора иде.
– Нишләп ятасың, Һарри? – дип сорады ул башлыгын салып. – Син нәмәшләп дәрестә түгел?”
– Үткәрмик диделәр, – торып җавап бирде Һарри. – Син монда нишлисең?
Һагрид әтәчне күтәреп күрсәтте.
– Икенчесен үтерделәр инде, – аңлатты Һагрид. – Төлке яки канны суыра торган аю кандала бу. Миңа тавык оясын саклар өчен әфсен кулланырга директордан рөхсәт сорарга кирәк.
Ул Һаррига тагын бер тапкыр карап куйды.
– Барысы да яхшымы соң? Бик каты чабасың, нәмәгә борчыласың?
Һарри Эрни һәм башкаларның аның турында нәрсә әйткәннәрен кабатлый алмады.
– Бернәрсә дә түгел. Миңа китәргә кирәк. Әверелеш дәресе алдыннан китапларны алып киләсе иде, – җавап бирде Һарри.
Ул үз юлы белән китте, башында әле дә Эрниның сүзләре иде.
– Әлбәттә, Джастин Поттерга үзенең маггл икәнен әйткәннән бирле шундый нәрсәне көтеп тора иде...
Һарри баскычтан менеп, караңгы коридорга борылды; монда утлар тәрәзәдән эреп торган бозлы җил аркасында сүнгән иде. Коридорның уртасына җиткәч, Һарри нәрсәгәдер абынды. Ул аяк астына карады да, сүзсез катып калды.
Джастин Финч-Флетчли идәндә ята иде, тәне салкын һәм каты, битендә шаккату хисе катып калган, ваемсыз күзләре түшәмгә караган иде. Ләкин тагын бер әйбер бар иде. Аның янында Һарри үз гомерендә күргән иң сәер гәүдә ята иде.
Бу Башсыз Диярлек Ник иде. Ләкин аның бите гадәттәгечә ак һәм үтә күренмәле түгел, ә кара төтен кебек, башы яртылаш кына тоташкан, ә битендә Джастинда да булган шаккату хисе, ул селкенмичә ята иде.
Һарри тиз генә аягына торып басты, йөрәге дөп-дөп тибә. Ул буш коридорга карады һәм тәннәр яныннан чабып киткән үрмәкүчләрне күрде. Бүлмәләрдән укытучылар тавышы ишетелде.
Ул моннан чабып китсә, беркем дә монда булганын белмәс иде. Ләкин аларны болай гына калдырып китеп булмый. Булышырга кирәк. Берәр кеше аның бу эшләргә бернинди бәйләнеше юк икәненә ышаныр микән?
Һарри паникага бирелеп басып торганда, янындагы ишек дөбердәп ачылып китте. Пивз Полтергейст акырып чыгып бара иде.
– Ник чүлмәәк Поттер! – дип кычкырды ул һәм яныннан очып китеп, күзлеген, төшереп җибәрде. – Нәрсә эшлисең мондаа, нигә качасың?
Пивз шаккатып туктады. Джастин һәм Башсыз Диярлек Никны күреп алды. Ул эченә күбрәк һава алып, Һарри аны туктатып өлгергәнче:
– ҺӨҖҮМ! ТАГЫН БЕР ҺӨҖҮМ! КЕШЕМЕ ЯКИ ӨРӘКМЕ, СИҢА БАРЫБЕР КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ! КАЧЫГЫЫЫЗ!
Ишек артыннан ишек ачыла башлады, бөтен кеше коридорга чыкты. Берничә минут эчендә шундый ыгы-зыгы башланды, Джастинга изелү куркынычы янады, ә кешеләр Башсыз Диярлек Ник өстендә басып торды.
Һарри диварга терәлеп басып торганда, укытучылар тынычрак булырга куштылар. Профессор Макгонагалл үзенең сыйныфы белән чабып килде, берсенең чәчләре әле дә аклы-каралы иде.
Ул үзенең таягы белән кыңгырауны яңгыратып, тынычлыкны кайтарды һәм барысына да сыйныф бүлмәләренә кире керергә кушты.
Коридор кешедән чистара башлагач, Һаффлпафтан Эрни чабып килде.
– Тотылды! – Һаррига бармагы белән төртеп, кычкырып җибәрде ул.
– Анысын белербез әле! – кискен генә әйтте профессор Макгонагалл.
Пивз хәзер шатлыктан сикереп, авызын ерып тора иде, чөнки ул хаосны ярата иде.
Бөтен укытучылар да Джастин белән Башсыз Диярлек Никны тикшерер өчен иелгәч, ул җырлап җибәрде:
– Әх, Поттер, адәм актыгы, нишләдең син. Студентларны үтереп йөрү кызык дип уйлыйсың син.
– Җитте Пивз! – дип кычкырды Макгонагалл, һәм Пивз, артка чигенеп Һаррига телен күрсәтте.
Профессор Флитвик һәм астрономия укытучысы профессор Синистра Джастинны хастаханәгә күтәреп киттеләр. Ләкин берсе дә Башсыз Диярлек Никны нишләтергә белмәде.
Ахыр чиктә, Профессор Макгонагалл һавадан зур җилләткеч ясап, Эрнига тапшырды һәм баскычтан өскә таба күтәрергә кушты. Соңгысы Никны зур һава корабы кебек селкеп китте.
Шулай итеп, Һарри белән Профессор Макгонагалл икәү генә калдылар.
– Бу якка, Поттер, – диде ул.
– Профессор, – дәште Һарри, – ант итәм, мин бернәрсә дә…
– Анысы инде минем карамакта түгел, – кыска гына җавап бирде ул.
Алар бер почмакка кадәр тынлыкта бардылар, шуннан соң Профессор Макгонагалл зур һәм иләмсез таш гаргойл алдында туктады.
– Лимонлы ширбәт, – диде ул. Мөгаен, бу серсүз булгандыр, чөнки шулчак гаргойл җанланып китте, ә арттагы дивар икегә аерылды.
Һарриның коты очкан булса да, ул гаҗәпләнмичә кала алмады. Дивар артында түгәрәк баскыч эскалатор кебек өскә менеп киткән иде. Ул һәм Профессор Макгонагал кергәннән соң, дивар тагын ябылды. Алар озак кына баскычтан менгәндә Һарриның бераз башы да әйләнеп киткән иде, шуннан соң ул гриффон рәвешендәге җиз чүкечле зур имән ишекне күрде.
Ул аны кая алып килгәннәрен аңлады. Монда Дамблдор яши иде булса кирәк.
Йортлар кадәхәсе — Кубок факультетов
Эремә — раствор
Өрелеп кабарта торган ремә — Раздувающий раствор
Раилә Фәрхетдинова тәрҗемәсе