Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Двенадцатая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 01.12.2018
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Двенадцатая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод выполнен волонтерами просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Двенадцатую главу по нашей просьбе оформила казанский иллюстратор Динара Галиева.



12 нче бүлек

Әвергеч төнәтмә

Таш баскычтан төшкәч, Профессор МакГонагалл ишеккә шакыды. Ишек әкрен генә ачылды, һәм алар керделәр. Профессор МакГонагалл Һаррига көтәргә кушты һәм аны монда ялгызын калдырды.
Һарри тирә-якка каранды. Гаҗәеп ки: бу елны Һарри бик күп остазларынын эш урыннарында булды, тик Дамблдорныкы аңа күбрәк ошый иде. Әгәр ул үзен мәктәптән «тибеп» чыгарырлар дип курыкмаган булса, ул аны кабат карап чыгар иде.
Бу киң һәм матур түгәрәк бүлмә иде; сирәк-мирәк монда колакка ят булган тавышлар да ишетергә була. Орчыклы өстәлләрдә жуылдый һәм төтен чыгара торган көмеш кораллар тора. Диварлар, назлы йокыга талган, элеккеге директорларның һәм директорбикәләрнең сүрәтләре белән капланган. Монда тырнаклы, бик зур өстәл бар иде, һәм аның артындагы киштәдә кыршылып һәм җыртылып беткән Бүлүче Эшләпә утыра иде.
Һарри каушый иде. Диварлардагы йокыга талган тылсымчыларга ул сагаеп карады. Чыннан да, Эшләпәне тагын бер тапкыр киеп караудан берни дә булмас бит?.. Шушы уку бүлегенә кереп, дөрес карар кылганмы икән? Бары шуны беләсе килә иде аның.
Шыпырт кына өстәл тирәли йөреп, ул эшләпәне торган киштәсеннән алып, әкрен генә башына киде. Эшләпә шуның кадәр зур һәм тирән иде, хәттә малайның күзләрен каплады (бу хәл аңа эшләпәне беренче тапкыр киеп караганын хәтерләтте). Караңгы. Һәм ул көтә. Тиздән Һаррига әкертен тавыш ишетелде.
– Ни эшләгәнеңне беләсеңдер бит, Һарри Поттер?
– Ә-әйе, – дип мыгырдады Һарри. – Гафу итегез, Сезгә бер соравым бар иде...
– ...сине шушы уку бүлегенә җибәреп, дөрес иткәнемме икән... шуны сорыйсың килдеме? – кыю гына җавап бирде Эшләпә. – Сине урнаштырырга шактый мәшәкатьле иде. Әмма мин үз сүземдә калам. Слизеринда син шәп укыр идең.
Кинәт Һарриның башы әйләнеп китте. Ул эшләпәне түбәсеннән тотты да, тизрәк салды. Эшләпә аның кулында асылынып торды, ул шундый уңган һәм каралган иде. Һарри аны кире киштәгә куйды, ул үзен шундый авыр хис итә иде.
– Син хак түгел, – дип кычкырды ул хәрәкәтсез һәм тыныч эшләпәгә. Ә эшләпә исә кыймылдамады да. Һарри янәдән аның янына килде һәм аңа карап торды. Бераздан әллә нинди сәер кыштырдый торган тавыш ишетелде, һәм ул борылып карады.

Бүлмәдә ул бер үзе түгел иде. Алтын колгачыкта күркәгә охшаган, яртылаш йоны йолкынган бер кош утыра иде. Һарри аңа карап катты, ә кош исә усал гына карап, янәдән сәер кыткылдый башлады. Һарри аны чирле дип күрде: күзләре моңсу, ә койрыгыннан берсеннән берсе каурыйлар коела иде.
Дамблдорның җанварына карап, Һарри кошның шушы (үзе басып торган) бүлмәдә үлүеннән курыкты. Тик көтмәгәндә кош ут булып кабынды.
Бу хәлне күреп, Һарри шаклар катты, тизрәк өстәл янына чапты, аннан бер стакан булса да су эзләде, тик таба алмады. Кош утлы тупка әйләнде, бер чинады да, күмергә әйләнде.
Ишек ачылды. Бүлмәгә Дамблдор керде, йөзе кырыс иде.
– Профессор, – авыр сулап, сүз әйтте Һарри. – Сезнең кошыгыз... Гафу итегез, мин бер ни дә эшли алмадым… аны ут капты да…
Ә Дамблдор аңа елмаеп:
– Аның болай да вакыты җиткән иде. Соңгы көннәрдә ул үлем хәлендә иде. Мин аңа бу эш белән сузмаска кушкан идем.
Һарриның йөзен күреп, ул кеткелдәп куйды.
– Фоукс — феникс кошы, Һарри. Үлергә вакыт җиткәч, бу җанварлар ялкын кеби яналар һәм күмердән янәдән тереләләр. Менә, кара әле син моңа...
Шул ук вакытта, күмер арасында, Һарри кечкенә генә, җыерылган, яңа туган кошчыкны күрде. Бу сабый, моңа кадәр булган кошка караганда, аның кадәр күрексез түгел иде.
– Кызганыч, син аның үлгән чагын күргәнсең, – диде Дамблдор, өстәленә утырды. – Ул чыннан да бик матур кош, каурыйлары ни тора: алар кызыл һәм алтын төстә. Феникслар – искиткеч җанварлар. Алар авыр йөкне дә күтәрә алалар һәм, шул ук вакытта, бу кошлар хуҗаларына тугры булулары белән аерылып торалар.
Фоуксның янганын күреп, Һарри монда нигә килгәнен дә оныта язган, әмма Дамблдор аны үзенә каршы биек урындыкка утырткач, уткен зәңгәр күзләре белән карагач, ул әйтәсе сүзен исенә төшерде.
Дамблдор сүз әйтеп тә өлгермәде, ә бүлмәдәге ишек дөбердәп читкә очып китте, һәм бүлмәгә Хагрид керде: күзләре кыргый, тузган кара чәчләре өстендә башлык асты, ә кулында мескен үлгән әтәч тирбәләнә иде.
– Моны Һарри берничек тә эшли алмады, Профессор Дамблдор! – ашыгып әйтте Хагрид. – Бу чебеш үлгәнче дә мин аның белән ике тапкыр сөйләштем. Аның вакыты юк иде...
Дамблдор нидер әйтмәкче иде, әмма Хагрид шаркылдап көлеп җибәрде, дулкынлануыннан әтәчнең, селки-селки, каурыйларын төрле якка очырып.
– Андый эшкә аның кулы да күтәрелми. Мин моның турында хәттә Тылсым министрлыгында да ант итә алам!
– Хагрид, мин...
– ...әйе, сезгә начар малай эләккән, сэр, әйе, Һарри беркайчан да...
– Хагрид! – дип кычкырды Дамблдор. – Һарри ул кешеләргә һөҗүм иткәндер дип уйламыйм.
– Уф! – диде Хагрид, һәм аның кулындагы мескен әтәч җиңелчә генә асылынып калды. – Ярар, мин тегендә… тышта көтәрмен, директор, – диде ул һәм, каушап, ашыга-ашыга чыгып китте.
Дамблдор кошның каурыйларын себерергә тотынды.
– Сез мине гаепле дип уйламыйсыздыр бит, Профессор? – өметләнеп кабатлады Һарри.
– Юк, Һарри, мин алай уйламыйм, – җавап бирде Дамблдор, әмма аның йөзе янәдән кырыс иде. – Тик минем синең белән сөйләшеп аласым килә.
Дамблдор аны, аның озын бармакларының очларын карый иде, ә Һарри борчуланып әңгәмәне көтә иде.
– Минем шуны сорыйсым килгән иде... Һарри, синең миңа берәр нәрсә сөйлисең киләме? Берәр нәрсә турында булса да?
Һарри ни әйтергә дә белмәде. Ул Малфойның: «Киләсе чират – сезнеке, Шакшыканнар!» – дип кычкырганын һәм Елак Миртлның бәдрәфендә кайнаган Әвергеч төнәтмәне исенә төшерде. Аннары ул, кайчандыр ике тапкыр ишеткән, оят тавышны, Ронның әйткән сүзләрен: «Берәү дә ишетә алмаган тавышларны ишетү яхшыга түгелдер, хәттә тылсым дөньясында да», – искә алды. Шулай ук ул кешеләрнең үзе хакындайөрткән фикерләре турында һәм үзен Салазар Слизерин белән ничектер бәйле булганлыгы турында уйланды.
– Юк, – диде Һарри. – Сөйлисе әйберем юк, Профессор…
***
Джастинга һәм Башсыз диярлек Никка карата оештырылган һөҗүм барлык нервлануларны куркуга әверде. Кызык, Башсыз диярлек Никның язмышы кешеләрне күбрәк борчый иде. «Кем моны өрәккә каршы эшли алган микән? – дип кешеләр бер-берсеннән сорашалар иде. – Нинди көчләр болай да мәрһүмгә зарар китерә ала соң?» Ә шулай да, Хогвартс Экспресска барлык билетлар сатылып беткән иде. Димәк, укучылар Раштуа бәйрәмнәренә өйгә «таярга» җыеналар.
– Күрәмсең, без бер үзебез генә калачакбыз, – диде Һаррига һәм Һермионага Рон. – Без, Малфой, Крэбб һәм Гойл. Күрәмсең, каникуллар бик күңелле узачак…
Крэбб белән Гойл, Малфойга ияреп йөргәнгә күрә, каникулларны монда уздырырга булдылар. Күп кеше китәргә булгач, Һарри шатлана гына иде. Ул кешеләрнең читләнеп үтүләреннән туйган иде инде. Әйтерсең лә ул казык тешләрен үстергән яки елан кебек агу белән һөҗүм итә ала. Ул кешеләрнең нидер мыгырдауларыннан, аңа төрттерүләреннән, узып киткән арада ысылдауларыннан да туйган иде.
Көннән бер көнне Фред һәм Джордж шаярып алырга булдылар. Һаррины күргәч, алар аның сукмагына күчеп бергә атларга булдылар.
– Слизеринның варисына юл бирегез! Күрәсезме, иң бөек тылсымчы килә! – дип кычкыралар иде алар.
Перси мондый хәлне бер дә ошатмады.
– Моның белән шаярмыйлар, – салкын гына дәште ул.
– Аяк астында буталмасаң идең син, Перси, – диде Фред. – Күрмисеңме әллә, Һарри ашыга.
– Ә-ә, аны бит Серләр бүлмәсендә бер чокыр чәй белән зур казык тешле хезмәтчесе көтә бит, – дип шаркылдап көлде Джордж.
Джинни да монда шаярыр нәрсә күрмәде.
– Җиттеме сезгә, юкмы, – дип ялынып сорый иде ул Фредтан, ә Фред һаман, ишетерлек итеп,Һарридан аның киләсе корбаны турында сорый иде; ә Джордж Һаррины очраткач, имеш, аннан сакланып, бер баш сарымсакны болгый башлады.
Һарриның исе дә китмәде; киресенчә, «Һарри – Слизеринның варисы» кебек фикер тозсыз иде (Фред белән Джодж моны, ниһаять, аңладылар), һәм Һарриның күңеле тынычлыкка иреште. Әмма аларның кыланулары Драко Малфойга йөдәткеч иде, һәм ул алардан җирәнә иде.
– Бәлки ул үзенең чын варис булганын дәлиллисе киләдер, – дип чамалады Рон. – Берәрсе аннан өстенрәк булсамы… аның җене котыра бит! Күр, ничек килеп чыга: бар пычрак эш аңа, ә дан – сиңа…
– Бераз гына калды инде, – кәнәгатьтавыш белән җавап бирде Һермиона. – Әвергеч төнәтмә әзер диярлек... Тиздән барысы да ачыкланачак.

***
Менә укуның да яртыеллыга тәмамланды, һәм, кырларны ак карлар каплаган кеби, сарайны да тирән тынлык яулады. Юк, бу даирә күңелне төшерми иде, киресенчә Һарриның күңелендә тынычлык тудырды; Гриффиндордан тыш Һермиона белән Уизлиларның фейерверклар җибәреп, аларның бер-берсе белән аулакта көч сынашулары Һаррины шатландыра иде. Фред, Джордж һәм Джинни мәктәптә калырга булдылар, Уизлиларның әти-әнисе белән Мисырга, Биллга кунакка барырга теләк белдермәделәр. Сабыйлар кебекуеннар белән мавыкмаган Перси Гриффиндорның уртак бүлмәсендә дә вакытын артык уздырмый иде. Һаваланып, ул иптәшләренә Раштуа бәйрәмнәрендә калырга булган сәбәбен әйтте: укытучыларның болай да вакытлары борчулы, һәм аның максаты – аларга нинди дә булса ярдәм күрсәтү.
Рашута иртәсе суык һәм «ап-ак» иде. Иртә таңнан Һермиона Һарри белән Ронны уятты; ясанган һәм дусларына бүләкләр әзерләгән.
– Торыгыз! – челтәрләрне ачып, кычкырды ул.
– Һермиона, сиңа монда керергә ярамый, – диде Рон, кояш нурларыннан күзләрен каплап.
– Раштуа мөбарәк булсын, сине дә бәйрәм белән! – дип Һермиона аңа бүләген ыргытты. – Мин бер сәгать элек торган идем инде, төнәтмәгә алтынкүзкәйләрне салдым. Ниһаять, ул әзер.
Уянгач, Һарри торып утырды.
– Чынлапмы?
– Әлбәттә, – диде ул; Ронның караватында йоклап яткан күсене, Скабберсны, урыныннан бераз күчерде дә, үзе бер кырыйга утырды. – Әгәр без чыннан да моны эшләргә телибез икән, бүгенге кич – иң яхшы форсат.
Шул мизгелдә бүлмәгә Хэдвиг очып керде, томшыгында кечкенә бер кап бар иде. Ул Һарриның караватына утырды.
– Сәлам! – диде аңа Һарри, шатланып. – Димәк, син миңа башка үпкәләмисеңме?
Кошчык, аңа яхшы мөнәсәбәтен күрсәтү уңаеннан, Һарриның колагын җиңел генә чукып алды; һәм бу Һарри өчен иң зур бүләк иде. Хэдвиг алып килгән капны Дурсльлар җибәргән икән Аның эчендә бер тешчистарткыч һәм кечкенә хат бар иде: Дурсльлар җәйге каникулларга да калып булмасмы, дип кызыксыналар иде.
Башка Раштуа бүләкләре күңелгә күбрәк хуш килде. Хагрид олы банка каймаклы бәрәңге балы җибәргән (моны Һарри эретеп ашарга кирәклеген белде). Рон аңа «Пушкалар белән очу» китабын бүләк итте, бу китап аның яраткан Квиддич төркеме турында иде. Һермиона аңа зиннәтле тавис каурыен әзерләгән. Соңгы ачкан бүләгендә Уизли апаның кулдан бәйләнгән свитеры һәм үзе пешергән зур кара җимеш бәлеше иде. Апаның котлау хатын уку Һарри өчен вөҗдан газабы иде, чөнки башына иң беренче килгән уй – Уизли абыйның машинасы иде (аны теге тал агачы янында бәрелешкән көннән бирле күргәне юк иде) һәм аннан соң Рон белән икесенең кагыйдәне бозарга ниятләре.
Әвергеч төнәтмәне татып карарга куркыныч булса да, берәү дә Хогвартсның Раштуага багышлап уздырган кичәсен ошатмый калмады.
Зур зал бик гүзәл иде. Аны дистәләтә кырау белән капланган Раштуа чыршылары, түшәмдәге, чалыштырып эленгән, очлы яфраклардан һәм чыпчык җилеменнән ясалган бизәү җиһазлары гына түгел, түшәмнән җылы һәм коры, сокландыргыч кар бизи иде. Җыелган кунаклар Дамблдорның яраткан гимннарын башкардылар, ә иң яңгыравыклы тавыш Хагридныкы иде – һәр чи йомырка эчкән саен, аның тавышы көчәя иде.Фред Персиның тамгасын сихерләгән булган, һәм анда «Аңгыра» сүзе барлыкка килгән. Перси моны сизмичә, кешеләрнең нигә аннан көлгәннәрен аңламыйча йөрде. Һарри яңа свитерда килде; Драко Малфой мыскылдап көлсә дә, ул моңа игътибар итмәде. Малфой әле белми иде: әгәр җае килеп чыкса, берничә сәгатьтән соң аны җәза көтә иде.
Раштуа пудингының өченче өлешен ашагач, Һермиона дусларын, кичке планнар турында сөйләшер өчен, залдан чакырып чыгарды.
– Берәр кемгә әверелергә теләсәк, безгә кемнең дә булса чәч-тырнаклары кирәк булыр, – диде Һермиона. Аның тавышы шундый гадәти иде, әйтерсең лә кибеткә сабын алырга җибәрә. – Крэбб белән Гойлныкын ала алсагыз, әйбәт булыр иде; алар – Малфойның иң яхшы дуслары, ул аларга бар нәрсә турында сөйли ала. Һәм тагын бер әйбер: Крэбб белән Гойл турында сөйләшәбез дә… атылып кермәсеннәр иде генә үзләре. Моның белән нидер эшләргә кирәк… Мин барысы да турында уйладым, – диде ул, дусларының шаккаткан йөзләренә игътибар итмичә. Ул аларга шоколад пирожныйларны күрсәтте. – Мин аларга йоклата торган дару салдым. Аларның саран булганнарын бик яхшы беләсез, менә бу тәм-томнарны ашасыннар өчен, аларны күренә торган җиргә куярга кирәк. Ашагач, алар йоклап китерләр. Менә шул вакытта сез аларның берничә чәчен өзеп алырсыз, чуланга яшерерсез.
Һарри белән Рон бер-берсенә дулкынланып карап куйдылар.
– Һермиона, минемчә, моның нәтиҗәсе...
– … яхшы булмас.
Әмма хәзерге вакытта Һермионаның күзләре корычтай иде, нәкъ Профессор МакГонагаллныкы кебек.
– Әвергеч төнәтмәбездә Крэббның, Гойлның чәчләре булмаса, бу ни була соң? Малфойны тикшерергә бик телисездер бит, шулаймы?
– Ярар-ярар, – диде Һарри. – Ә син? Ә син кемнең чәчен өзеп алырга уйлыйсың?
– Миндә бар инде, борчылма! – Һермиона кесәсеннән кечкенә шешә чыгарды: аңа нәни генә, бердән бер чәч кисәге салынган иде. – Мелисентаны хәтерлисезме? Без аның белән Дуэль Клубында ярышкан идек. Ул мине буып маташканда, шушы чәч мантияма эләгеп калган булган. Раштуага ул өенә кайтып китте, әмма кире кайтуы турында Слизериннарга әйтәм әле мин!..
Һермиона кайнап утырган төнәтмәне карарга киткәндә, Рон Һаррига карап куйды: аның күзләрендә котылгысызлык иде.
Әлеге операция нәкъ Һермиона әйткәнчә узды, Һарри да, Рон да моңа бик гаҗәпләнделәр. Раштуа чәеннән соң алар буш холлда Крэбб белән Гойлны көтеп тордылар — бу ике «корбан» Слизерин табыны алдында ялгызы гына, пирожныйларның инде дүртенче өлешен «әрәм итмәскә» булдылар. Шоколад пирожныйларны Һарри иң күренә торган урынга куйды — холлдагы култыскага. Крэбб белән Гойлның килгәннәрен күргәч, Һарри белән Рон керү ишеге янындагы рыцарьларның хәрби киемнәре артында качтылар.

– Вәт, тазарачаксың! – дип пышылдады Рон, Крэбб, пирожныйларгы күрсәтеп, Гойлның терсәген төрткәч. Алар әлеге тәм-томнарны шундый ләззәт белән зур авызларына тутырдылар. Башта алар саран гына, рәхәтләнеп ашадылар, ә инде бер мизгелдән соң идәнгә аудылар.
Иң авыры – аларны холл аркылы чуланга өстерәп бару иде. Бу «йокы чүлмәкләрен» чиләкләр һәм швабралар арасында качыргач, Һарри Гойлның, ә Рон Крэббның берничә чәчен өзеп алды. Әле тагын аларның аяк киемнәрен дә алырга туры килде, чөнки үзләренеке аларга кечкенә иде. Эш беткәч, малайлар Елак Миртлның бәдрәфенә юл тоттылар.
Һермиона төнәтмәне сихерләгән вакытта, бүлмәдән куе төтен чыга иде. Йөзләрен мантия белән каплап, Һарри белән Рон, куркып кына, ишеккә шакыдылар.
– Һермиона?
Кинәт ишек эшермәсенең чылтыраган тавышы ишетелде, ишек ачылды. Һермиона кояштай балкый иде, ул бик дулкынлана иде. Янында төнәтмәнең ккайнаган тавышы ишетелә иде. Туалет утыргычында өч стакан да әзерләнеп куелган иде.
– Булдырдыгызмы?– пышылдап сорады Һермиона.
Һарри аңа Гойлның чәчен күрсәтте.
–Яхшы. Ә мин кер юу йортыннан мантияларны алып өлгердем, – диде ул; кулында – кечкенә пакет. – Крэббка һәм Гойлга әверелгәч, сезгә башка зурлыктагылары кирәк булыр.
Өч дусның күзләре казанга төште. Төнәтмә майлы, кара, авыр кайнап торган пычракка охшаган иде.
– Мин барысын да дөрес эшләдем, – диде Һермиона, кабат таплар тамган «Нык тәэсир итүче төнәтмәләр» дип аталган битне укып. – Китапта язылган сүзләргә ышансаң... бер эчкәч, без үз хәлебезгә бер сәгатьҗән соң кайта алачакбыз.
– Ә хәзер нәрсә эшләргә? – пышылдады Рон.
– Шушы төнәтмәне өч стаканга бүлеп, чәчләрне өстәргә булыр.
Һәр стаканга Һермиона төнәтмәне шактый күп салды. Аннан соң, калтыраган кулы белән, кечкенә шешәсендәге чәчне беренче стаканга салды.
Төнәтмә, чәйнек кайнагандай, каты чыжылдады һәм бик пычрак күбекләнде. Бер мизгелдә ул сары төскә керде.
– Уух! Менә нинди икән ул — Милисент Булстроуд. Әйттем диярсез әле: бу төнәтмә — чәчнең хуҗасы кеби җирәңгечтер!
– Үзеңнекен өстә, – диде Һермиона.
Һарри Гойлның чәчен уртадагы стаканга, ә Рон соңгысына ташлады. Төнштмә кайный башлады, күбекләнде: Гойлныкы хаки төсенә керде, ә Крэббныкы ямьсез коңгырт төскә әверелде.
– Көтеп торыгыз! – туктатты Һарри. – Барыбыз бергә эчмәсәк, дөресрәк булыр… Крэббка һәм Гойлга әверелгәч, монда сыя алмавыбыз ихтимал. Милисент Булстроуд та тылсымчы түгел.
– Дөрес фикер, – дип өстәде Рон, ишекне ачып. – Алайса төрле бүлмәләргә бүленергә тәкъдим итәм.
Әвергеч төнәтмәде түкмичә генә, Һарри күрше бүлмәгә керде.
– Әзерме? – дип сорады ул.
– Әзер! – дип Ронның һәм Һермионаның тавышлары ишетелде.
– Бер! Ике! Өч!
Борынын каплап, Һарри төнәтмәне ике зур йотым белән эчеп куйды. Бу эчемлекнең тәме озак кайнатылган кәбестәне хәтерләтә иде.
Тиздән төнәтмә аның барлык эчке әгъзаларын бора башлады, әйтерсең лә тере еланнарны йоткан.Әллә чирли башлаганмы инде (хәтта шундый фикер дә килде аның уена)? Ашказаныннан алып бармак очларына һәм аякларына кадәр аны пешерә башлады. Ул кәкрәеп килде, тыны кысылып, тезләнде. Инде түзәрлек түгел иде. Тире кайный, кайнар балавыздай эрегән кебек тоела иде аңа. Һәм менә күз алдында аның куллары үсә, бармаклары юаная башлады, тырнаклары киңәйде, учларындагы буыннары, болт башларына ошап, күперде. Маңгаендагы чәнчү чәчшләрнең кашларга кадәр үскәнен билгеләде, иңбашлары авырттырып киңәйде, ә күкрәге артык киңәйгәч, кигән мантиясы җыртылды. Аяк киеме аякларын кыса башлады, чөнки зурлыгы — дүрт тапкыр кечкенәрәк иде.
Әверелү шактый тиз тәмамланды. Һарри бите белән салкын таш идәндә ята иде. Шул хәлдә ул, ерак урнашкан бәдрәфтән, Миртлның кәнәгатьсез мыгырдаганын ишетә иде. Ул көчкә аяк киемен атып ташлады һәм яткан урыныннан торды. Ул үзен Гойл кебек тоя башлады. Олы һәм кылтыраган кулы белән Һарри мантиясын салды (хәзер бу мантия ярты метрга тубык сөягенә дә тими иде), алдан әзерләп куйганын киде һәм көймәгә охшаган Гойлның аяк киемен киде. Һарри күзләренә төшкән чәчләрен рәтләп куймакчы иде дә, әмма кулы бары каты кылны тойды. Бер әйбер аны гаҗәпләндерде: күзлектән караганда, бар нәрсә томанлы булып күренә иде. Асылы шунда ки, Гойл күзлек кими иде, ул аңа кирәк түгел иде дә. Һарри күзлеген салды.
– Сезнең анда хәлләрегез ничек? – дип сорады ул Гойлның тавышы белән.
– Ярыйсы, – дип мыгырдады Крэбб.

Һарри ишекне ачты һәм ватылган көзге янына килде. Көзгедә ул аңгыра һәм тирән урнашкан күзләре белән карап торган Гойлны күрде. Һарри үзенең колагын кашып алды. Нәкъ шуны ук Гойл да кабатлады.
Менә Ронның да бүлмә ишеге ачылды. Алар бер-берсенә карадылар. Рон, йөзе чырайсыз һәм бераз юләрләнгән буса да, Крэббка нык охшаган иде — чүлмәк кеби тараштан алып озын, горилланыкына охшаган, кулларга кадәр.
– Бу ышанмаслык бит! – диде Рон. Көзге янына килгәч, ул ямьшәйтелгән борыны белән терәлде. – Моңа ышанып булмый!
– Ашыгырга кирәк, – диде Һарри, кул сәгатенең беләзеген бераз бушатып, чөнки ул Гойлның юан беләзек сөяген кыса иде. – Безгә әле Слизериннарның кунак бүлмәсен табырга кирәк. Иярергә берәр кеше табылсын иде, мин моңа бик өметләнәм…
Рон, Һаррига текәлеп карап, болай диде:
– Белсәң иде, фикерли торган Гойлны күрү ничек сәер икәнен.
Ул Һермионаның бүлмә ишегенә шакыды.
– Әйдә, ашыгырга кирәк!
Шул вакытны киеренке, яңгыравыклы тавыш аңа дәште.
– Мондый хәлләрдән соң... юк, мин бармыйм. Мине көтмәгез, үзегез генә барыгыз.
– Һермиона, Милисент Булстроудның ямьсез икәнен без беләбез инде, берәү дә сине танымас, борчылма!
– Юк, чыннан да, мин бара алмам. Сез, икегез, ашыгыгыз. Вакытыгызны әрәм итәсез бит!
Һарри аптырап Ронга карады.
– Бу күбрәк Гойлга охшаган, – диде Рон. – Укытучы аңа берәр сорау биргәндә, аның кыяфәте шундый.
– Һермиона, синең белән барысы да яхшымы? – дип сорады Һарри.
– Әйе, әйбәт… Бара торыгыз.
Һарри сәгәтька карады. Кыйммәтле алтмыш минутның бишесе очты да китте.
– Ярар, кайткач, барысың да аңлатырсың алайса, яме, – диде ул.
Һарри белән Рон бәдрәфнең ишеген әкерен генә ачтылар, барасы юлларында кеше очрамаячагын аңлагач, кузгалдылар.
– Болгама әле кулларың белән, – диде акрын гына Һарри.
– Ә?
– Крэбб аларны бүтәнрәк тота: тәненә ябышкан кебек.
– Менә болаймы?
– Әйе, болай яхшырак...
Мәрмәр баскычтан малайлар аска юнәлделәр. Аларга Слизеринның кунак бүлмәсенә барыр өчен, иярерлек берәр кеше кирәк иде. Тик якында берәү дә булмады.
– Берәр уең бармы? Нишлик? – пышылдап сорады Һарри.
– Слизеринчылар иртәнге ашка гел әнә тегеннән киләләр, – диде Рон, җир астына күрсәтеп.Ул әйтеп тә өлгермәде,кинәт керү ишегеннән озын, бөдрә чәчле кыз күренде.
– Гафу итегез, – диде Рон. – Без кунак бүлмәбезгә юлны югалттык...
– Гафу, кунак «бүлмәбез»? Мин Каргатырннан.
Һәм ул, малайларга сәер карап, үз юлы белән китеп барды.
Һарри һәм Рон таш баскычтан аска, караңгылыкка ашыктылар. Барган саен, малайларның һәр адымыннан каты тавыш килә иде: Крэбб белән Гойл зур аяклары белән дөбердәп атлаган кебек. Барысы да, алар өметләнгәнчә, җиңел булмас кебек тоела иде.
Лабиринтның борылышлары буш иде. Алар мәктәп астына тирәнрәк, ераграк керделәр, һәм һаман, сәгатькә карап, сарыф иткән вакытларын күзәтеп тордылар. Чирек сәгать узгач, өметсезлеккә бата башлаганда, алларында бер сәер хәрәкәт күрделәр.
– Ха! – кычкырып җибәрде Рон. – Менә аларның берсе!
Кырыйдагы бүлмәдән нидер чыкты. Якынрак килгәч, малайларның йөрәкләре “дөб” итте. Бу Слизерин түгел — Перси иде.
– Син монда нинди җилләр белән килдең? – гаҗәпләнеп сорады Һарри.
– Бу сезнең эшегез түгел. Син Крэбб бит, әйеме?
– Ә… Ә, әйе, әлбәттә, – дип җавап бирде Рон.
– Бүлмәгезгә барсагызчы иде, – кырыс дәште Перси. – Бу көннәрдә коридорда йөрү куркынычсыз түгел.
– Ә син нәрсә? Нишләп йөрисең?
– Минме? Миңа берни дә зыян китерә алмый.
Рон белән Һарриның артында ниндидер кайтаваз ишетелде. Алар янына Драко Малфой килә иде, беренче тапкыр! Һарри аны күрергә бик шат иде.
– Монда икән сез! – сузып дәште ул. – Сез Зур залда йокыга талган идегезме әллә? Мин сезне эзләгән идем. Бер әйбер күрсәтәсем бар әле үзегезгә.
Малфойның күзләре Персига карата: «Юк итәм», – дигән кебек карыйлар иде.
– Син монда нишлисең соң, Уизли? – көлемсөрәп сорады ул.
Персиның ачуы килде.
– Старостага берыз гына да булса ихтирам күрсәтә белергә кирәк, – диде ул. – Миңа синең тәртибең бер дә ошамый.
Малфой бары елмайды һәм Һарри белән Ронны үзе белән алып китте. Һарри Персидан гафу үтенергә теләгән иде, ләкин кинәт аңына килде. Ул һәм Рон Малфой артыннан бардылар; Малфой бер якка юлларын борды.
– Бу Питер Уизли!..
– Перси, – дип тизрәк туктатты Рон.
– Ә нәрсә? – диде Малфой. – Минем аның монда төннәр буе йөргәнен күргәнем бар. Һәм мин моның сәбәбен дә беләм. Ул үзен Слизеринның варисын тота алыр, дип уйлый ахрысы.
Аның көлүе кыска хәм мыскыл итүчегә охшаган иде. Рон белән Һарри бер-берсенә карап куйдылар.
Малфой шәрә, дымлы таш дивар янында туктап калды.
– Хәзерге вакытта моның серле исеме нинди? – дип сорады ул Һарридан.
– Э-э…
– Ә, әйе, «чиста кан»! – диде Малфой, берәүне дә тыңламыйча, һәм диварның таш ишеге ачылды. Малфой бу ишектән керде, Рон белән Һарри аның артыннан керделәр.
Слизеринның кунак бүлмәсе озын һәм тәбәнәк җирастында урнашкан бүлмә иде. Диварлары кыргый ташлардан ясалган, түшәмнән чылбырларга беркетелгән яшел лампалар яктырта иде. Уеп ясалган бизәкле каминда ут яна иде, һәм тирә яктагы урындыкларда слизеринчыларның силуэтлары күренә иде.
– Монда көтегез, – диде Малфой малайларга, үзе кырыйдагы буш урындыкларга таба кулын селтәде. – Хәзер бер әйбер алып киләм – күптән түгел әтием миңа бер әйбер җибәрде.
Малфой аларга нәрсә күрсәтә ала икән соң? Һарри белән Рон урындыкларга утырдылар, үзләрен туган йортта хис иткәндәй булдылар.
Малфой бер минуттан соң кире кайтты, кулында гәҗит иде. Ул аны Ронга сузды.
– Бу сезне көлдерергә тиеш, – диде ул.
Һарриның һәм Ронның күзләре шаккатудан зур булдылар. Ул тиз генә язылганны укып чыкты, көчкә көлде дә гәҗитне Һаррига бирде.
«Пәйгамбәрнең көндәлек тормышы» дигән язмада «Тылсым министрлыгындагы эзләнүләр» дигән өзек бар иде. Анда болай әйтелә иде:

ТЫЛСЫМ МИНИСТРЛЫГЫНДАГЫ СОРАШУ


Артур Уизли, «Магглларның кануннарга каршы артефактлар кулланышы» офис бүлегенен җитәкчесе, бүген, Магглларның машинасы белән хәйләгәне өчен илле галлеонлык штраф түләргә мәҗбүр булды.
Мистр Люциус Малфой, Һогвартс тылсым һәм сихер мәктәбенең рәисе, Мистр Уизлиның эштән китүен теләде (моңа кадәр, монда сихерләнгән машина бәрелгән иде).
– Уизли Министрлыкның дәрәҗәсен түбәнгә төшерә, – диде Мистр Малфой безнең репортерга. – Кануннар төзүне аңа бирергә ярамый. Аның Магглларны саклау актын юкка чыгарырга кирәк.
Мистр Уизли бер җавап та кайтара алмады, ә аның хатыны, репортерларны куркытып, куып җибәрде.


– Я? – түземсезлек белән сорады Малфой; Һарри аңа гәҗитне кире кайтарды. – Эчләр катып көлерлек бит бу!
– Ха-ха, – моңсу гына көлде Һарри.
– Артур Уизли магглларны бик ярата. Ул хәтта, тылсым таягын сындырып, аларга кушылырга әзер, – нәфрәт хисе белән өстәде Малфой. – Беләсеңме, чын әйтәмен, ул Узлилар беркайчан да «чиста каннар» дан булмадылар.
Ронның, ә төгәлрәк әйтсәк — Крэббның, ачуы гына кабарды.
– Крэбб, ни булды? – дип сорады Малфой.
– Эчне бора, – мыгырдады Рон.
– Бар, Хастаханә Канатына бар һәм, минем исемнән, барлык Шакшыканнарны тибеп җибәр. Хм... Нигә «Пәйгамбәрнең көндәлек тормышы» мәктәптәге шушы һөҗүмнәр турында сүз әйтми икән? Минемчә, Дамблдор бу хәлләрне яшереп куярга тели. Әгәр һөҗүм итүләр туктатылмаса, аны эштән куып чыгарулары ихтимал. Әтием Дамблдорны «иң зур бәхетсезлек» дип юкка әйтмәгәндер. Ул Шакшыканнарны ярата. Намуслы директор Криви кебекләрне Хогвартска алмас иде.
Малфой уйдырма камерасы белән фотога төшерә башлады. Шул ук вакытта Колин кебек кыланды.
– Поттер, сине фотога төшерсәм ярыймы? Поттер, имзаңны бүләк итсәңче? Аяк киемеңне яларга мөмкинме, Поттер?
Шулай кыланганнан соң, ул Һарри белән Ронга карады.
– Нәрсә булды соң сезнең белән? – дип сорады ул.
Бераз соң булса да, Һарри белән Рон көлеп җибәргән булдылар. Малфойга канәгатьлелеген белдерде. Чынлыкта, аңа Крэбб белән Гойлның шундый әкрен булулары ошый иде.
– Изге Поттер, Шакшыканнарның дускае, – сузды Малфой. – Грэйнджер Шакшыкан белән дус булгач, нинди тылсымчы булсың соң ул, я? Имеш, Слизеринның варисы!
Һарри белән Рон Малфойны игътибар белән тыңлап тордылар, үзенең серен ачмасмы дип өметләнделәр. Әмма Малфой тавышын үзгәртте.
– Эх, варисы кем икән? Шуны белергә иде… Мин аңа булышыр идем…
Рон шаклар катты, һәм Крэббның йөзе тиле иде. Бәхеткә каршы, Малфой берни дә сизмәде.
– Әмма синең берәр фаразың бардыр бит, – диде Һарри.
– Белмим! Белмим, Гойл! Күпме бер үк нәрсәне кабатларга була?! Ичмасам, әти дә Серләр бүлмәсенең ачык булган вакыты турында берни әйтми. Әйе, бу илле ел элек, аның монда эшләгән заманында иде. Ул барысын да белә һәм сер итеп тота. Мине «сер тотмас үрдәк»тәй күрә ахырысы. Ләкин мин бер әйбер беләм: Серләр бүлмәсе әле ачык булган чакта, Шакшыканнарның берсе үлгән иде. Минемчә, юк, мин ышанам, бу Грэйнджер булырга тиеш! – тәмләп әйтте Малфой.
Рон Крэббның олы йодрыкларын кысты. Әгәр Рон Малфойга шул йодрыклары белән катышса, малайларның барлык планнары бозыла ала. Шуңа күрә Һарри дустына кисәтмәле күзләре белән карады.
– Ә син беләсеңме, Малфой, Бүлмәне ачкан кешене тотканнар икән? – дип сорады Һарри.
– Әлбәттә. Аны тибеп җибәрделәр бит, – җавап бирде Малфой. – Ул әле хәзер дә Азкабанда булырга тиеш.
– Азкабан? – дип сорады Һарри.
– Азкабан – тылсымчылар төрмәсе ул, Гойл, – шикләнеп җавап бирде Малфой. – Менә чын әйтәмен, син болай да бик әкрен, Гойл, әмма бүген күпкә катырак.
Ул урынында да тик утыра алмады, һәм болай диде:
– Әти моңа бәйләнмәскә куша. Слизеринның варисы үз эшен эшләсен. Әти Шакшыканнарны мәктәптән куарга кирәклеген әйтә, тик үземә катышмаска куша. Әйе, әтинең җилкәсенә бик күп эш ауды. Үзегез дә беләсездер инде, Тылсым министрлыгы мәктәптә эзләнүләр оештырган.
Һарри Гойлның тиле йөзен кайгыртучанлыкка алыштырырга булды.
– Әйе... Әле ярый алар күп нәрсәне таба алмаганнар. Әтинең кара сихер йолалары өчен бик кыйммәтле җайланмалары бар. Ул аларны идән астында саклап тота.
– Шә-әп! – диде Рон.
Малфой аңа карады. Һарри да. Рон кызарып чыкты. Чәчләре дә кызыл төскә керде. Борыны озыная башлады – вакытлары чыкты! Рон кире хәленә кайта башлады. Куркуыннан, ул Һаррига карады: дусты да үз хәленә кайта иде.
Икесе дә җилпенеп аякка бастылар.
– Минем эчем өчен дару кирәк, – диде дә Рон, дусты белән бүлмәдән тизрәк чаптылар. Малфой берни дә сизмәгән булса гына иде. Гойлның зур аяк киемнәре Һарриның аяклары өчен бик буш булды, мантияның читләрен күтәрергә туры килде. Алар караңгы холлга юнәлделәр. Ә аннан исә, чуланнан, дөбердәгән тавышлар ишетелә иде: Крэбб белән Гойлны анда бикләгән булганнар. Аяк киемнәрен салгач, чулан ишеге янында калдыргач, малайлар мәрмәр баскыч буйлап Елак Миртл янына чаптылар.
– Ярый, вакытны зая уздырмадык, – тынчыгып эндәште Рон; алдындагы бәдрәф ишеге ябылды. – Һәҗүмчене ачыклый алмадык, әмма мин иртәгә әтигә язмакчы буламын: идән астын тикшерсеннәр иде.
Һарри битен ярылган көзгедән карый иде. Ул үз хәлендә. Һарри күзлекләрен киде, ә Рон Һермионаның бүлмә ишегенә шакыды.
– Һермиона, чык әле, сөйлисе әйбер бар.
– Китегез моннан! – дип кычкырды Һермиона.
Һарри белән Рон бер-берсенә карадылар.
– Нәрсә булды соң? – сорады Рон. – Син, безнең кеби, үз хәлеңә кайткан булырга тиешсең.
Ишек аша Елак Миртл килеп чыкты. Һарриның моңарчы аның шундый бәхетле йөзен күргәне булмады.
– Оооооо, күрсәгез иде сез! – диде ул. – Бу бит котычкыч!
Алар ишекнең ачылганын ишеттеләр. Аннан Һермиона чыкты.Бик елаган булган ул. Өстенә битен каплый торган мантия кигән.
– Ни булды? – кыюсыз сорады Рон. – Әллә ямьсез Милисентаның борыны үзеңнекеңә үзгәрми калдымы я башка нәрсәме?
Һермиона мантиядан битен ачты. Рон мондый әйбер килеп чыгуын белмичә, раковинага бәрелде.
Аның битен кара йон урап алган иде, күзләре сары төскә кергән, чәчләре арасыннан колаклар үсеп чыккан иде.
– Бу мәченең бер яхшы йоны иде, – диде Һермиона. – Димәк, Милисентаның мәчесе булырга тиеш! Һәм дә төнәтмә хәйваннарны кире кешеләргә әверми!
– У-ух! – диде Рон.
– Сиңа начар кушамат кушачаклар инде, – шатланып әйтте Миртл.
– Борчылма, барысы да әйбәт, – тиз өстәде Һарри. – Хәзер безнең белән Хастаханә канатына барырсың. Мадам Помфи беркайчан да буш сораулар бирми…
Һермионаны бәдрәфтән чыгарга бик озак күндерергә кирәк булды.Елак Миртл аларны яңгыравыклы көлүе белән озата барды.
– Көт кенә! Тиздән синең койрыгың барлыгы турында беләчәкләр! Көт кенә!


Каргатырн — Когтевран
Форсат — шанс, благоприятный случай

Гөлчәчәк Мостафина тәрҗемәсе