Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Четырнадцатая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 15.12.2018
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Четырнадцатая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод выполнен волонтерами просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Четырнадцатую главу по нашей просьбе оформила казанский иллюстратор Соня Лигостаева.



14 нче бүлек

Корнелиус Фадҗ

Һарри, Рон һәм Һермиона Һагридның зур куркыныч җанварларны яратканын белә иделәр. Алар беренчедә укыганда ул үзенең агач йорында аҗдаһа асрамакчы булган иде һәм «Йомшак» исемле дәү өч башлы этне алар әле бик тиз оныта алмаслар. Һәм, әгәр малай чагында Һагрид мәктәптә ниндидер җанвар яшерелгән дигәнне ишеткән булса, аны күрер өчен ни генә эшләмәсеннән Һарриның иманы камил иде. Җанвар бик озак бер урынында яткан һәм аңа бераз күпләгән аякларын язып алырга кирәк дип уйлар иде ул, мөгаен. Һарри хәтта унөч яшьлек Һагридның ул җанварга муенса һәм бау кидереп караганын күз алдына китерә иде. Ләкин шул ук вакытта Һарри Һагридның берәүне дә үтерергә нияте булмаганын да белә иде.
Һарри Риддлның көндәлеген ничек укырга кирәклеген белгәненә дә бераз үкенә иде. Рон белән Һермиона аннан күргәннәрен кат–кат сөйләтеп йөдәттеләр, бу сөйләүдән һәм аннан соңгы фикер алышулардан аның косасы килә иде инде.
– Бәлки Риддл ялгышкандыр, – диде Һермиона, – Бәлки кешеләргә һөҗүм иткән җанвар башка берәү булгандыр...
– Һогвартска ничә җанвар сыядыр дип уйлыйсың син? – диде Рон иренеп кенә.
– Без барыбыз да Һагридның мәктәптән куылуы турында моңарчы да белә идек, – диде Һарри борчылу белән, – һәм Һагрид чыгарып җибәрелгәч, һөҗүмнәр туктаган булса кирәк. Югыйсә Риддлга бүләген бирмәсләр иде.
Рон башкачарак фикер әйтте.
– Риддл берез Персига тартым... һәм кем кушкан соң аңа Һагрид турында әләкләргә?
– Ул җанвар кемнедер үтергән бит, Рон. – диде Һермиона.
– Һәм, әгәр Һогвартс ябылган булса, Риддлны ниндидер маггллар ятимнәр йортына озаткан булырлар иде. – диде Һарри. – Мин аның монда калырга теләвен аңлыйм.
– Син Һагридны Караңгыр Тыкрыгында күрдем дисең, име Һарри?
– Ул Ит Ашаучы Лайлачларга каршы дару алды анда, – диде Һарри тизрәк.
Өчесе дә сүзсез калды. Озак кына дәшми торганнан соң, Һермиона куркып кына иң четерекле сорауны биреп куйды:
– Һагридның үзеннән барып сорыйкмы әллә?
– Ооо, менә дигән хәл белешү булачак бу, – диде Рон, – Сәлам, Һагрид. Әйтче, син бу арада кирмәнгә берәр тиле һәм йонлач җанвар кертеп җибәрмәдеңме, алай-болай?


Ахырда алар, яңадан бер һөҗүм дә булмаса, әлегә Һагридка бер ни дә әйтмәскә булдылар. Гәүдәсен күрсәтми генә тавыш чыгарган бу нәрсәдән бүтән бернинди пышылдау да ишетелмәгәч, алар Һагридка барып аның ни өчен мәктәптән куылу турына сүз кузгатасы булмас дип ышана да башлаганнар иде. Җастин һәм Чак Кына Башсыз Калган Ник катырылганнан соң инде дүрт ай булып килә иде, һәм бөтенесе дә һөҗүм итүченең, кем булса да, бу эшеннән ваз кичкән дип уйлый башлаганнар иде. Пивз да үзенең «Поттер, б*ктыр» дип җырлавын ташлап, Әрни Макмиллан да беркөнне Үләннәр дәресендә бик ягымлы гына итеп атылып чыгарга торган агулы гөмбә чиләге сорады. Мартта өченче бакчада берничә мандрагора ыгы-зыгы куптарды. Моннан Профессор Спроутның сөенече эченә сыймады.
– Бер-берләренең савытларына керергә тырыша башлаулары белән тулысынча җитлегеп беткәннәрен беләчәкбез. – диде ул Һаррига. – Шул вакыт без хастаханә ятучыларны терелтә алачакбыз.
Пасха каникулы вакытында икенчедә укучыларга тагын бер әйбер турында уйлап килергә куштылар. Өченче сыйныфка күчкәч укыячак дәресләрне сайларга вакыт җиткән икән. Һәм кимендә Һермиона бу әйбергә бик җитди карады.
– Киләчәгебез моннан торачак бит, – диде Һермиона фәннәр исемлеген карап утырган һәм сайлаганнарын билгеләп барган Һарри белән Ронга.
– Төнәтмәләр дәресеннән ваз кичәр идем, – диде Һарри.
– Ярамый шул, – диде Рон караңгы йөз белән. – Әлегәчә кергән бар дәресләр дә кала. Югыйсә, үзем дә Караңгы Көчләрдән Саклану дәресеннән баш тартыр идем.
Һермиона гаҗәпләнүеннән:
– Ул бит бик мөһим дәрес! – диде.
– Локһарт укытканча гына түгел, – диде Рон. – Мин аннан пиксиләрне чыгарырга ярамаганнан башка бер ни дә өйрәнәлмәдем.
Невилл Лоңботтомга гаиләсендәге барлык ир һәм хатын тылсымчылардан кайсы фәннәрне алу хакында төрле–төрле киңәш тулы хатлар килгән иде. Баш эшләтүдән телен чыгарып борчылган йөз белән ул янындагы кешеләрдән яңгырашына күрә кайсы җиңелрәк булыр, Саннар фәнеме, югыйсә Борынгы Руннармы, дип сораша иде. Һарри кебек үк магллар арасында үскән Дин Томас, ахыр чиктә, күзләрен йомган килеш таягы белән исемлеккә төртте дә таяк очы тигән фәнне сайлады. Һермиона исә берәүне дә тыңлап тормады, исемлектәге барлык фәнне дә билгеләде.
Һарри, әгәр Вернон җизнәсе белән Петуния апасына тылсым дөньясында булачак эше турында киңәш сорап язган булса, аларның нәрсә җавап бирүләрен күз алдына китереп, елмаеп куйды. Киңәш бирүчеләр дә табылмады түгел, табылды. Перси үз тәҗрибәсен уртаклашырга атылып тора иде.
– Киләчәктә ни белән шөгыльләнергә теләгәнеңнән тора, Һарри, – диде ул. – Беркайчан да киләчәгең турында уйлана башлау иртә булмас, шуңа күрәзәләр дәресен тәкъдим итәр идем. Кешеләр Магглар белемен кирәксез дип әйтәләр, тик син миннән сорасаң, тылсымчы магглар җәмгыятен да яхшы абелергә тиеш; әгәр алар белән тыгыз элемтәдә булган эш сайлыйсың икән, бигрәк тә. Минем әтигә кара, ул һәрвакыт магллар белән эш итә. Ә абыем Чарли өйдә утыра торган кеше булмады беркайчан да, шуңа Тылсымлы Хайваннар дәресен сайлады. Кулыңнан килгәннәрне сайла, Һарри.
Тик Һарри фикеренчә Квиддитч уйнаудан башка аның кулыннан юньләп башка бер ни дә килми иде кебек. Ахырда ул Рон сайлаган яңа дәресләрне сайлады һәм әгәр булдыралмаса, кимендә аңа ярдәм итәчәк дусты булачак дип уйлады.
Гриффиндорның киләсе квиддитч уены Һаффлпаффка каршы булырга тиеш иде. Вуд һәр көн кичке аштан соң хәзерлек уеннары уздыруда нык торды ки, Һарриның квиддитч белән өй эшләрен караудан башка бернигә дә вакыты калмый иде диярлек. Ни әйтсәң дә, әзерлек күнегүләре яхшыра иде, кимендә элеккеге кебек юешләнмиләр иде алар. Шимбә көнге уен алды кичен ул Гриффиндорның җиңү ихтималы бу кадәр зур булганы юк иде әле дип уйланып, себеркесен кертеп ташлыйм дип үз бүлмәсенә керде.
Тик шәп кәеф озакка бармады. Баскычларның соңгыларына басып менеп җиттем дигәндә генә ул ризасыз йөзле Невиллга тап булды.
– Һарри... мин моны кем эшләгәнен белмим... менә күрдем генә...
Һаррига шүрләгән күзләре белән карап, Невилл ишекне төртеп ачты.
Кемдер Һарриның сандыгын актарып, бөтен әйберне тирә-якка чәчеп аткан иде. Пыран-заран китерелгән җөббәсе идәндә ята иде. Карават япмасын тартып төшергәннәр, шунда гына торган тартма әрҗәне урыннарын йолкканнар, эчендәге әйберләр матрас өстенә чәчелгән иде.
Һарри авызын ачып, берничә ертылып атылган Трольләр Белән Сәфәрдә китабының битләрен таптап караваты янына килде. Алар Невилл белән икәүләп җәймәсен кире ятагына мендереп атуга Рон, Дин һәм Шәймүс килеп керде. Дин каты итеп сүгенеп алды.
– Ни булган фонда, Һарри?
– Белсә идем үзем... – диде Һарри. – Ләкин Рон Һарриның җөббәсен тикшерә иде. Барлык кесәләре кирегә әйләндерелгән иделәр.
– Кемер нидер эзләгән монда, – диде Рон. – Берәр нәрсәң югалганмы?
Һарри киемнәрен туплап сандыгына сала башлады, нәкъ Локһартның соңгы китабын атып бәргәндә генә ул нәрсәнең юк икәнен аңлады.
– Риддлның көндәлеге гаип, – диде ул Ронга пышылдап.
– Ни? Һарри башы белән бүлмәнең ишегенә ымлап күрсәтте дә Рон аның артыннан ияреп чыкты. Алар яртылаш бушап калган Гриффиндорларның уртак бүлмәләренә, Борынгы Руннарны Җайлап дигән китап укып утырган Һермиона янын ашыгып бардылар.
Яңалыкны ишеткән Һермиона «аһ» итте.
– Бары тик гриффиндорлы гына урлаган була ала, башкалар безнең серсүзне белми бит...
– Шулай шул, – диде Һарри.
Алар икенче көнне уянганда кояш елмая, җиңелчә генә, талгын гына җил исә иде.
Гриффиндорлар өстәле алдында такымының тәлинкәләренә йомырка тәбәсе өеп тутырган җиреннән Вуд күтәренкелек белән:
– Квиддитч өчен менә дигән көн, – диде. – Һарри, кил әйдә монда, ныклап ашап алырга кирәк сиңа.
Һарри исә шыгырм тулган Гриффиндорларның өстәленә карап, Риддлның көндәлеген сыпырткан кеше монда, күз каршындамы икән дип уйланып карап тора иде. Һермиона аңа бу урлау турында укытучыларга хәбәр итәргә инәлеп торса да, бу фикер ошатмады ул. Кемгә сөйләсә дә, көндәлек турында барын да түкми-чәчми бәян итәргә туры киләчәк, һәм Һагридны илле ел элек ни өчен укуыннан куылганы турында тагын әллә күпме кеше беләчәк иде. Бу әйбернең сәбәпчесе буласы килми иде аның.
Квиддитч әйберләрен алырга дип ул Рон һәм Һермиона белән Зур Залдан чыккач, борчыласы әйберләр исемлеге тагын да зурайды, тагын бер җитди әйбер өстәлде. Аның мәрмәр ишмә баскычка аяк басуы гына булды, тагын теге тавыш ишетелде.
– Бу юлы үтерәм... рөхсәт итче, ерткалыйм… өзгәлим...
Ул бик каты кычкырып җибәргәнгә Рон белән Һермиона куркышларыннан ике якка сибелделәр.
– Теге тавыш, – диде ул иңбашы аша карап, – тагын ишеттем менә әле... сез ишетмәдегезмени?
Күзләрен зур итеп ачкан Рон башын селкеде. Ә менә Һермиона учы белән үзенең маңгаена берне шапылдатып алды да:
– Һарри... Мин бер әйбер белдем ахрысы! Китапханәгә барып килергә кирәк! – диде дә баскыч буйлап өскә таба сикереп менеп тә китте.
Тавышның кайдан килүен белергә тырып торган Һарри һаман як-ягына карана иде.
– Нәрсә белде ул? – диде ул зиһене таралып
– Мин белгәннән күбрәк булса кирәк, – диде Рон башын чайкап.
– Нигә аңа китапханәгә барырга кирәк булды соң?
– Һермионаның башка эше бармыни? – диде Рон иңнәрен кагып. – Берәр нәрсә белмәсә, китапханәгә җилдерә.
Тавыш тагын ишетелмәсме дип, Һарри һаман китмичә басып тора бирде, тик хәзер инде кешеләр квиддитч аланына бармак өчен Зур Залдан чыга башладылар һәм кычкырып сөйләшә-сөйләшә алгы ишеккә таба юнәлделәр.
– Бар син, – диде Рон. – Сәгать унбер тулып килә... Уен...

Һарри очып кына Гриффиндор Манарасына барды да Нимбус Ике Меңен элдереп зур, тышка чыгып барган кешеләр агымына кушылды, тик фикере һаман теге күренмәгән тавыш иясе тирәсендә чуаланды һәм шкафыннан кансу җөббәсен алганда, бердән–бер юану фикере шул иде ки, хәзерге вакытта барысы да уен карарга тышка чыккан иде булса кирәк.
Такымнар аланга кергәндә аларга дәррәү кубып кул чаптылар. Оливер Вуд бераз җылынып алу максатыннан капка–баганалар тирәли очып килгәч, Терекөмеш ханым тупларны җибәрде. Кенәри сарысыннан киенгән Һаффлпафф уеннчылары бер ноктага җыелганнар, уен алдыннан хәрәкәт алымнары хакында соңгы фикерләрен алыша иделәр.
Нәкъ Һарри үзенең себеркесенә атланып маташканда аларга таба ыргылып, йөгереп диярлек, кулына зур шәмәхә тавыш көчәйткеч тоткан Профессор Макгонагал килеп басты.
Һарриның коты ботына төште.
Тавыш көчәйткечен күтәреп:
– Уенны кичектерәбез, – диде Профессор Макгонагалл шыгырым тулган стадионга карап. Тамашачылар ризасызлык белән шауладылар, кычкырыштылар. Гакылыннан шаша язган Вуд җиргә ыргылды дә, себеркесеннән дә хәтта төшми Профессор Макгонагаллга таба йөгерде.
Ничек инде, Профессор! – диде ул кычкырып. – Уйнарга тиешбез... кадәх бит... Гриффиндор бит...
Профессор Макгонагалл аңа әйләнеп тә карамады һәм һаман тавыш көчәйткече аша кычкырды:
– Барлык укучылар Өйләренең уртак бүлмәләренә үтсеннәр, анда Өй башканнары барын сөйләп бирер. Тизрәк булыгыз, зинһар!
Моннан соң ул тавыш көчәйткечен төшерде дә, бармагы белән Һаррины үзенә чакырды.
– Поттер, син минем арттан бар...
Бу юлы профессорның ничек итеп Һарридан шикләнгәнен аптырап уйлап торганда ул Ронның зарланып торган кешеләр арасыннан аерылганын күреп алды, Рон алар янына йөгереп килде дә алар өчәүләшеп кирмәнгә таба юнәлделәр. Һарри Профессор Макгонагаллның Ронны куып җибәрмәгәненә гаҗәпләнде.
– Әйе, син дә барсаң булыр, Үизли...
Яннарыннан үтеп баран кайбер укучылар уенның кичектерелүе хакында шикаятләрен белдерә иделәр, кайберләренең йөзләре борчулы иде. Һарри белән Рон Профессор Макгонагаллга ияреп мәктәпкә керделәр, аннары мәрмәр ишмә баскычтан менделәр. Тик бу юлы аларны бер укытучының да бүлмәсенә алып кермәделәр.
Алар бергәләшеп хастаханә бүлмәсенә килеп җиттеләр дә Профессор Макгонагалл гадәттән тыш йомшак тавыш белән:
– Сезгә бу әйберне ишетү бик авыр булыр инде, – диде. – Теге нәрсә тагын һөҗүм итте... ике һөҗүм булды.
Һарриның коты очты. Профессор Макгонагалл ишекнке этеп ачты да Һарри белән Рон эчкә уздылар.
Мадам Помфри озын, бөдрә чәчле бишенче сыйныф кызы алдында иелеп нидер эшли иде; Һарри аны үтеп барышлый гына Слизериннарның уртак бүлмәләренә юл сораган Каргатырн кызы икәнен таныды. Ә киләсе караватта ятучы исә...
– Һермиона! – диде Рон ыңгырашып.
Һермиона һич кымшанмый, пыяла сыман күзләре шыр ачык килеш ята иде.
– Аларны китапханә янында тапканнар, – диде Профессор Макгонагалл. – Моның ни аңлатканын берегез дә әйтеп бирә алмас инде? Бу әйбер яннарында идәндә ята иде...
Аның кулында кечкенә түгәрәк көзге күренде.
Һарри белән Рон һаман Һермионадан күзләрен ала алмыйча бергәләшеп башларын чайкап куйдылар.
– Мин хәзер сезне кире Гриффиндор манарасына кадәр озатыйм, – диде Профессор Макгонагалл авыр сулап. – Миңа барыбер укучыларга әйтәсе сүзем бар.
– Барлык укучыларга да Өйләренең уртак бүлмәләренә сәгать кичке алты тулуга кайтып бетәргә кирәк. Шул вакыттан соң бер укучы да аннан чыгарга тиеш түгел. Һәр дәрескә сезне берәр укытучы озатып йөртәчәк. Бер укучы да укытучылардан башка бәдрәфкә барырга тиеш түгел. Әлегә бүтән Квиддитчка хәзерләнүләр һәм уеннар булмаячак. Кичке чаралар уздырылмаячак.
Уртак Бүлмәгә шыгырым тулган гриффиндорлар Профессор Макгонагаллны бүлдерми генә тыңладылар. Профессор укыган төргәген җыйнады да утырган тавыш белән: «Күптән бу кадәр кәефем төшкәне булмаганын әйтеп тә тормыйм. Җинаятьче тотылмаса, мәктәпне ябып куюлары бик ихтимал. Әгәр берәрегез бу хакта берәр нәрсә белә дип уйлый икән, үтенеп сорыймын, килеп әйтегез».
Ул бераз гына сәер итеп сурәт–ишек аша чыгып киткәч, гриффиндорлар шундук сөйләшә дә башладылар. – Ике гриффиндорлы, ул да Гриффиндор өрәген санамасак әле, берәү Каргатырннан, берәү Һаффлпаффтан, – диде бармаклары белән санап Үизли игезәкләренең дусты Ли Дҗордан. – Укытучыларның берсе дә Слизериннарга бер ни дә булмаганын күрми микәнни? Бөтенесе дә Слизериннан килгәне аңлашый микән? Слизерин варисы, Слизериин җанвары... ник шунда барлык Слизеринны гына сөреп чыгармыйлар икән? – диде ул җикереп һәм аннан–моннан баш кагулар күренде, кул чабулар ишетелде. Перси Үизли Линың артында утыргычта утыра һәм бүген шым һәм ләм-мим иде. Йөзе агарынган, үзе берни дә әйтәлмәс хәлдә иде.
– Перси шок хәлендә, – диде Һаррига Дҗордҗ әкерен генә, – Теге Каргатырннан кызы, Пенелопа Клиәватәр, ул староста иде. Миңа калса, Перси җанварның старосталарга һөҗүм итә алуын хыялына да кертеп кармаган булгандыр.
Тик Һарри бик тыңламады аны. Аның күз алдыннан хастаханә караватында ятучы, таштан коелгандай Һермиона китә аламды берничек тә. Һәм, әгәр тиздән бу явызҗанны тотмасалар, аңа гомере буена диярлек Дурсьләр белән яшәү татый иде. Том Риддл, мәктәп ябылган булса, киредән маггл ятимнәр йортына кайту янаганга күрә Һагридны саткан булса кирәк. Хәзер инде Һарри бөтенләе белән аның ниләр хис иткәнен аңлый иде.
– Нишлибез? – диде Рон Һарриның колагына пышылдап. – Һагридтан күрәләр дип уйлыйсыңмы?
– Безгә барып аның белән сөйләшергә кирәк, – диде Һарри тәвәкәлләп. – Бу юлы да ул булуына ышаналмыйм, тик әгәр теге юлы җанварны ул җибәргән булса, димәк ул Серләр Бүлмәсенә ничек керәсен белергә тиеш, бер ярдәм булыр иде бу безгә.
– Макгонагалл безгә дәресләрдән башка бер ни өчен дә манарадан чыкмаска диде бит.
– Әтиемнең иске күренмәс мантиясен алырга вакыттыр, – диде Һарри тагын да тавышын кыса төшеп.
Һаррига әтисеннән бары без генә әйбер калган иде: озын, көмеш төсмерле Күренмәс җөббә. Бу аларның мәктәптән берсенә дә белдермичә ычкынып, бердән-бер Һагридка барып килү мөмкинлеге иде. Алар гадәттәге вакытта йокларга яттылар. Невилл, Дин һәм Шәймеснең Серләр Бүлмәсе турында сөйләшүләреннән туктап, ниһаять йоклаганнарын көтеп алдылар да, тордылар, яңадан киенеп өсләренә күренмәс мантияне капладылар.
Караңгы һәм бушап калган кирмән корридорлары буйлап бару рәхәт булмады. Моңарчы төннәрен берничә тапкыр кирмәнне гизгән Һарри аны кояш баеганнан соң бу кадәр кеше белән тулганын күргәне булмаган иде әле. Укытучылар, старосталар һәм өрәкләр парлашып корридорлар буйлап гайре табигый берәр нәрсә булмасмы дип карап йөри иделәр. Җөббәләре күренмәс булса да, ул малайларның тавышларын да яшерә алмый иде; Рон, Снейп басып торган җирдән ерак түгел аягын шапылдатып басты да малайлар бик четерекле берничә секунд уздырдылар. Аллага шөкер, Ронның сүгенеп алган вакытына туры китереп Снейп төчкереп куйды. Малайлар икәүләшеп имән ишеккә барып җиткәч җиңел сулап куйдылар.
Күк йөзе ачык, йолдызлы төн иде. Алар Һагридның өендәге ут бөркелеп торган тәрәзәләренә таба ашыктылар һәм җөббәне бары тик ишек төбенә үк барып җиткәч кенә салып аттылар.
Ишек кагулары булды, Һагрид аны шыр итеп ачып та җибәрде. Ул аларның йөзләренә зәнбәрәк төзәп тора иде. Артында Тырнак атлы эте өреп куйды.

– Ә-ә-ә, – диде ул аларга карап һәм коралын төшереп. – Сез икәү мында нишәп йөрейсез?!
Һарри эчкә атлап керде дә:
– Бу әйбер нәрсәгә кирәк булды? – диде зәнбәрәккә күрсәтеп.
–Болай гына, болай гына, – диде Һагрид мыгырдап. – Мин теге нине көтә идем... юк, бер ни түгел... Утырыгыз... Чәй ясыйм хәзер.
Ул үзенең нишләгәнен белмәде. Чәйнектәге суны түгеп, учакны сүндерә язды һәм аннары дәү кулын тартып куйды да, фәгъфүр чәйнекне төшереп челпәрәмә китерде.
– Хәлләрең ничем, Һагрид? – диде Һарри. – Һермиона турында ишеттеңме?
– Ишеттем, әйе, – диде тавышында бераз гына кайгыруы сизелгән Һагрид.
Ул әле бер, әле икенче тәрәзәгә борчулы карашлар ташлады. Аннары ул аларның олы чынаякларына кайнар су агызды да (чәй каплары салырга онытты) малайларның тәлинкәләренә олы кисәкләп җимешле ләвеш салып маташканда гына кемдер каты итеп ишек какты.
Һагрид ләвешен төшереп җибәрде. Һарри белән Рон куркышларыннан бер-берләренә карап куйдылар да күренмәс җөббәне өсләренә ябып, бер почмакка барып постылар. Һагрид аларның күренмәс булганнарын күргәч, зәнбәрәген эләктереп, тагын бер кат ишеген шыр итеп ачты.
– Хәерле кич, Һагрид.
Бу Дамблдор иде. Ул керде, йөзе үтә җитди иде, ә артыннан бик сәер бер кыяфәтле кеше ияреп керде.
Нидер көткән бу кеше чал чәчен туздырып атты, өстендә әкәмәт төрле кием бар иде үзенең: буй-буй кәчтүм, кансу төсле галстук, озын кара җөббә һәм очлы шәмәхә батинкәләр. Култык астына сары яшел чүлмәк эшләпәсен кыстырган иде.
– Бу әтиемнең түрәсе, – диде Рон пышылдап, – Корнилиус Фадҗ, Тылсым Министры! Һарри Ронның авызын ябар өчен аңа терсәге белән нык кына төртеп алды.
Һагрид агарынды, тирләп пеште. Бер утыргычына авыр итеп барып утырды да әле Дамблдорга, әле Фадҗга карады.
– Начар яңалыклар бар, Һагрид, – диде Фадҗ тотлыгып, – Бик начар. Килергә мәҗбүр булдым. Маггл тумышлыларга дүрт һөҗүм. Ныкка китте бу. Министрлык нидер эшләргә тиеш.
– Мин беркайчан да, – диде Һагрид Дамблдорга инәлеп карап, – Сез бит беләсез, мин беркайчан да... Профессор Дамблдор, әфәндем...
– Менә нәрсәне аңлавыгызны телим, Корнелиус – мин Һагридка тулысынча ышанам, – диде Дамблдор Фадҗга кашларын җыеырып.
– Карале, Альбус, – диде Фадҗ кыенсынып, – Һагридның үткәннәре аңа каршы. Министрлык нидер эшләргә тиеш бит... Мәктәп мөтәвәллиләре элемтәгә керделәр...
–Тагын бер кат әйтәмен, Корнелиус, Һагридны алып китүегез берничек тә ярдәм итмәячәк, – диде Дамблдор. Аның күзләрендә Һарри моңарчы беркайчан да күрмәгән ялкын чагылып китте.
– Үзеңне минем урныма куеп кара, – диде Фадҗ кулындагы казан эшләпәсен әвәләп. – Бик каты өстемә баралар минем. Нидер эшләгәнемне күрсәтергә кирәк. Әгәр Һагрид булып чыкмаса, ул кире кайтыр һәм бүтән аңа берсе дә ябырылмас. Тик мин аны алып китәргә мәҗбүрмен. Мәҗбүр. Бурычымны үтәмәгән булам югыйсә...
– Алып китәргә? – диде Һагрид калтыранып. – Кая алып китәргә?
– Бик кыска вакытка гына, – диде Фадҗ Һагридның күзенә карамыйча гына. – Бу җәза түгел, Һагрид, бер тәдбир генә. Әгәр башка берәрсен тотсалар, сине тулысынча аклап чыгарачаклар...
– Азкабан түгелдер бит? – диде Һагрид ыңгырашып.
Фадҗ җавап биреп өлгермәде, кемдер ишеккә тагын бер кат нык итеп шакыды.
Дамлдор аны ачты. Бу юлы Һарри кабыргасына терсәк татыды, чөнки ул ишетелерлек итеп аһ иткән тавыш чыгарды.
Һагридның алачыгына озын юл җөббәсенә төренгән, салкын һәм канәгать елмаюлы Люсиус әфәнде Малфой атлап керде. Тырнак ярсып өрергә тотынды.
– Килеп җиттеңдәмени, Фадҗ, – диде ул ризалыклы тавышы белән. – Яхшы, бик яхшы...
– Син мында нишәп йөрисең, – диде Һагрид ачуыннан шешенеп. – Минем өемнән чыгып кит!
– Әй, мөхтәрәм әфәнде, зинһар миңа ышаныгыз ки, бер рәхәтлек тә кичермим мин бу сезнең... э-е-е... сез моңа авыз тутырып өй дисезме ул? – диде Малфой алачыкның эчен карап һәм бер дә мыскыллы елмаюын яшермичә. – Бары тик мәктәпкә кагылып чыккан идем, мөдир әфәнденең монда киткәнен әйттеләр миңа.
– Ә мин сезгә ни өчен кирәк булдым икән, Люсиус? – диде Дамблдор. Аның сүзләре ягымлы, ләкин күзләрендә һаман ялкын дөрли иде.
– Бик яман хәбәр, Дамблдор, – диде Малфой иренеп кенә һәм куеныннан күн кәгазь тартып чыгарып, – мөтәвәллиләр фикеренчә сезгә китәргә вакыт җитте. Бу Эштән Чыгару Фәрманы – барлык унике имза да анда бар. Миңа калса, сез эшегезне инде кирәгенчә үти алмыйсыз. Бүгенге көндә ничә һөҗүм булды инде? Бүген кичен тагын икәү, әйе бит? Болайрак барса, озакламый Һогвартста бер маггл тумышлы да калмас, һәм моның мәктәп өчен никадәр зур югалту булачагын барыбыз да беләбез.
– Карагыз әле, Люсиус, – диде Фадҗ борчулы кыяфәт белән, – Дамблдорны алып атумы?.. юк, юк... болай итәргә ярамый...
– Мөдирләрне эшкә алу яисә эштән алып ату – мөтәвәллиләрнең карамагында, Фадҗ, – диде йомшак кына Малфой. – Тик Дамблдор бу һөҗүмнәрне туктата алмагач...
– Карагыз әле, Малфой, аларны Дамблдор да туктата алмагач, – диде Фадҗ, хәзер инде аның иске иреннәре тиргә баткан иде, – башка кем туктата алсын соң?
– Күз күрер, – диде Малфой әфәнде бик яман гына елмаеп. – Тик уникебез дә карара кабул иткәч инде...
Һагрид утырган җиреннән сикереп торды, аның йонлач кара сакалы түшәмгә тиеп алды.
– Алар бары да ризалашканчы ничәсен куркыттың, ничәсен шантаж иттең, ә, Малфой? – диде ул җикереп .
– Кадерле әфәндем, беләсезме, көннәрдән бер көнне бу холкыгыз сезне берәр яманлыкка илтеп җиткерәчәк, Һагрид. – диде Малфой әфәнде. – Мин сезгә Азкабан сакчыларына болай кычкырмаска киңәш итәр итем. Аларга бу ошамас.
– Син Дамблдорны алалмассың! – дип җикерде Һагрид; Тырнак исемле эте куркышыннан үз кәрҗинендә, чинап, бөреште, җыерылды. – Аны алсагыз, Маггл тумышлыларның каршы куярлык бер ниләре дә булмаячак. Киләсе һөҗүм үлем белән тәмамланачак.
– Тынычлан, Һагрид, – диде Дамблдор кырыс кына. Аннары Малфойга карап:
– Әгәр дә мөтәвәллиләр минем китүемне телиләр икән, Люсиус, мин, әлбәттә, китәрмен...
– Ничек инде... – диде Фадҗ коелып төшеп.
– Китмәгез! – диде Һагрид ырлап.
Дамблдор Малфойның салкын соры күзләренннән үзенең ачык зәңгәр күзләрен алмады.
– Алай да, – диде Дамблдор һәр әйткән сүзен әкерен генә, үлчәп, барысы да ишетерлек итеп, – шуны белегез ки, бу мәктәптә миңа чыннан да тугры кеше калмаганда гына киттем саналырмын мин. Тагын шуны да белегез ки, Һогвартста берәрсе ярдәм сораса, аңа ярдәм ителәчәктер.
Бер генә секундка Һаррига Дамблдорның карашы үзе белән Рон посып торган почмакка юнәлде дип тоелды.
– Бик төче сүзләр сөйлисез, колакка хуш та... буш, – диде Малфой башын иеп. – Барыбыз да сезнең мондый... э-е... үтә индивидуаль идарә итү өслебегезне сагынырбыз инде, Альбус, һәм өмет итәбез ки, сездән соң килүче кеше бу ниләрне... үтерүләрне туктатырдыр.
Ул алачыкның ишегенә ашыкты, ачты һәм Дамблдорга борылып башын иеп чыгып китте. Фадҗ нишләргә белмәстән эшләпәсен әвәләп Һагридның алдан чыкканын көтеп торса да, Һагрид ашыкмады, күкрәгенә тутырып һава алды да бик әкерен генә:
– Әгәр берәүләрнең яңа берәр нәстә беләсе килсә, бары тик үрмәкүчләр артыннан барсыннар. Алар кирәкле җиргә җиткерерләр. Шуны гына әйтәсе ием.
Фадҗ аңа гаҗәпләнеп карады.
– Киләм, киләм, – диде Һагрид үзенең сукыртычкан тиресеннән тегелгән пальтосын киеп. Тик менә инде чыгып китәм дигәндә генә тагын туктады да, – һәм мин өйдә булмаганда кемгәдер Тырнакны карап торасы булачак әле. – Артыннан ишек шап итеп ябылды да Рон өстеннән Күренмәс Җөббәне тартып төшерде.
– Менә хәзер бетте баш, – диде ул карлыккан тавышы белән. – Дамблдор да китте. Мәктәпне ябып куюга тиң инде бу. Ул киттеме, һөҗүм көт тә тор син хәзер.
Тырнак ябылган ишекне тырный-тырный уларга тотынды.


Зәнбәрәк – арбалет
Ләвеш – пирог
Мөтәвәллил – попечитель
Тәдбир – мера предосторожности

Заһир Хәсәнов тәрҗемәсе