Burger
RuTat
«Инде» тикшеренүе. Татар модасында булган җитешсезлекләр һәм аларны хәл итү юллары
опубликовано — 08.10.2021
logo

«Инде» тикшеренүе. Татар модасында булган җитешсезлекләр һәм аларны хәл итү юллары

Дизайнерларның белем алуы, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм һәм фэшн-кластер

Глобальләшү бер халыкны башкалардан аерып торган нәрсәләрне — тел, традиция, халыкның мәдәни үзенчәлекләрен саклауны аз кайгырта. Бу мода өлкәсенә да кагыла: кием универсальләште, хәзерге вакытта ул милли үзенчәлекне чагылдырмый. Милли үзенчәлекне чагылдыра торган киемнәр масс-маркетта сатылмый, аларны мөстәкыйль эзләргә кирәк. Тик татар модасына ихтыяҗ бармы? Гомумән, заманча татар модасы — ул нәрсә? Әлеге сорауларга җавап табу өчен «Инде» журналисты Алсу Госманова Татарстан һәм Мәскәү дизайнерлары, этнограф, мода һәм сәнгать белгечләре белән сөйләште. Төрле (һәм кайчак каршылыклы) фикерләрне туплау өчен, «Инде» республикадагы милли тема белән эшләүче һәм эшләмәүче белгечләрдән интервью алды. Грузин дизайнерларының эшләре татарларга үрнәк була аламы? Милли модага чыннан да ихтыяҗ тудырып буламы һәм бу юнәлештә Рөстәм Миңнехановның костюмы ничек ярдәм итә ала? Үсеш алган очракта мода индустриясе инвесторларны регионга нәрсәсе белән җәлеп итәр һәм Татарстанга фэшн-кластер кирәкме? Әңгәмәдәшләребез шушы сораулар турында уйлана.



Татар модасы — нәрсә ул?

Элек

«Милли кием төшенчәсе Казан татарларының кием комплектына карата кулланыла», — дип сөйли КДУ ның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы өлкән укытучысы Гөлназ Әхмәтшина. Камзул, ир һәм хатын-кыз баш киемнәрен (түбәтәй һәм калфакны) бисер, зияк, тасма, алтын һәм көмеш җеп белән чигеп бизәгәннәр. Казан татар хатын-кызларының үзенчәлекле бизәнү әйбере — хәситә булган. Аякка мозаика техникасында эшләнелгән күн аяк киеме (читек, кәвеш) кигәннәр.

Сәнгать белеме докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова татар модасындагы үзгәрешләр хакында сөйли: «XVIII гасыр азагы — XIX гасыр башында актуаль саналган нәрсәләр XIX гасыр уртасында, ХХ гасыр башында бигрәк тә үз актуальлеген инде югалта. Татар модасы киемнең форма һәм силуэтын җиңеләйтергә, хәситә, изү кебек зур һәм авыр бизәнү элементарыннан, озын кунычлы читек, камзулдан котылырга омтыла һәм, гомумән, европалашуга таба йөз тота. Милли кием гореф-гадәткә әйләнә, көндәлектә һәм бәйрәм вакытларында кия торганнары европалаша».

Динә Гатина-Шәфыйкова

этнограф

ХХ гасыр башында шәһәрдә яшәүче татар хатыны европача күлмәк киеп, милләтен кечкенә генә калфак белән белдереп куя алган. Авыл җирлегендә этнокомпонент озак вакыт сакланып килгән, ә шәһәрдә, урбанизация, тормыш тизәюе һәм кием җитештерү процессының очсызаюы кебек күренешләргә бәйле этнокомпонентлар көндәлек тормыштан тиз киткән. Тик кызыксынуы булган кешеләрнең татар милли мотивлар катнашкан берәр элемент, бизәк, бизәнү әйберләре калган.


Хәзер

«Инде» сораштыруында катнашкан белгечләрнең бер өлеше «заманча татар модасы» төшенчәсе бөтенләй юк яки аның элементлары: алка, брошка һәм башка бизәнү әйберләре, өс киеменә төшерелгән орнамент, күн мозаикалы сумкалар гына бар дип саныйлар. Ә кайбер белгечләр аны мөселман киеме белән бәйле, ә бу бөтенләй дөрес түгел диләр. Икенчеләре шопер, свитшот, милли бизәк төшерелгән күлмәк, бизәнгечләр, осталар әзерләгән читек — болар бар да заманча татар модасы булуына ышаналар.

Марсель Искәндәров

архитектор-дизайнер, КДУ Дизайн һәм пространстволы сәнгать институтының Пространстволы проектлаштыру бүлеге җитәкчесе

Миллилекне экспертлы һәм төгәл итеп күзаллау юк, ә экспертлы дип аталган фикер популяр фикердән күпкә аерылмый. Мин жюри буларак катнашкан милли дизайнерлар бәйгесе нәтиҗәләре дә шуны күрсәтте. Җиңүчеләрнең нәтиҗәләренә караганда, экспертларның ничек булырга тиешлеге турында күзаллавы юк, дәүләтнеке дә шулай ук. Татарстандагы мода индустриясе күбрәк мөселман киеме белән бәйле, анда җирле үзенчәлекләр чагыла.

Римма Кашапова

татарларның традицион мәдәниятен өйрәнүче, «Алтын хәситә» халыкара проектының остазы

Хатын-кызлар заманча киемгә туры китереп алка, беләзек һәм башка бизәнү әйберләре тагалар. Бездә татар темасы белән эшләүче дизайнерлар аз түгел, аларны социаль челтәрләрдән табарга була.

Ирина Нигъмәтуллина-Харасова

“f-people concept store”ны оештыручы һәм директоры

Европадагы кебек киң мәгънәле «заманча татар модасы» дигән төшенчә юк ул. Дөрес, эш башкарыла, коллекцияләр чыгаралар, заказга тегәләр, аерым җирле маркаларның үз даими кулланучылары да бар. Кайберәүләренең шәхси бутик, кибет яки шоурумнары эшли, ләкин күпчелек очракта алар маркетплэйс яки күпбрендлы проектларда урнашалар. Бу коллекцияләр үзләрен нәкъ менә «татар» яки «татарстанлы» буларак билгеләмиләр дип уйлыйм, алар хәзерге Европа зәвыгенә яраклаштырылганнар. Ә инде аерым коллекцияләр милли колоритка ия икән, бу — санаулы гына очрак.

Рената Дорофеева

дизайнер

Минемчә, татар модасы юк. Әйе, Volga Fashion Week мода атналыгында хатын-кыз һәм ир-ат татар киемнәрен сыйфатлы итеп җитештерүче дизайнерлар үз эшләрен тәкъдим итте. Хатын-кызлар киеме ниндидер гаилә бәйрәмнәре, туйлар өчен урынлы тоелды. Аны кайсыдыр яшь кызның көндәлек тормышта киюен күз алдына китерә алмыйм.

Гөлназ Әхмәтшина

КДУның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы өлкән укытучысы

Глобальләшү һәм шәһәрләшү сәбәпле милли кием үзенең әһәмиятен югалта. Хәзер ир-атлар гомум кабул ителгән кием нормаларын кулланалар. Өлкән буынның аерым бер өлеше генә түбәтәй кия. Әлбәттә, мөселманнар арасында кәләпүш, иркен тегелгән күлмәк (кайчак аның якасы яки җиңе чигү белән бизәлгән була), бер төсле тукымадан тегелгән чалбар киючеләр бар. Шул ук вакытта мәчеткә йөрүче ирләрнең күбесе баш киеме белән генә чикләнә. Бу мәсьәләдә хатын-кызларның хәле уңайрак: алар милли бизәк төшкән сумка, күлмәк яки милли бизәк төшкән бизәнү әйберләрен ешрак кулланалар.

Айдар Мәрданшин

Mardesign заманча этник дизайн студиясен оештыручы (Мәскәү)

Татарлар узган гасырдагыча киенгән очракта гына чын татарлар була ала, ә масс-маркетны кулланучылар җирле җитештерүчеләргә ярдәм итмиләр дип уйлау — бераз сәер. Татар орнаментын, милли бизәкләр кулланып заманча свитшот яки кедлар эшләргә була, шул рәвешле үзеңнең кемлегеңне ассызыкларга мөмкин. Ә татар милли киеме фольклор (бию, театр тамашалары) кысаларында катып калган. Анда авылча киенүгә игътибар бирелә, аннан тыш бит әле шәһәр модасы да бар. Тарихи вакыйгаларга бәйле, аның турында без әзрәк беләбез, ул башка шәһәр һәм ил халкыннан бик күпкә аерылмаган. Хәзер дә шулай: шәһәр татарларының модасының милли өлешләре дә бар кебек, ләкин ул башкалардан күпкә аерылмый. Аның белән кызыксынучылар болай да милли кием кияләр һәм аның элементларын йөзек, брошка, муенса, яулык, аяк киемнәрендә кулланалар. Шул ук вакытта татар модасына гашыйк кызларның да ике-өч, күп дигәндә ун татар күлмәге бардыр — алар барыбер гомуми трендларга йөз тоталар. Игътибарны күбрәк элементларга юнәлдерергә кирәк.

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

сәнгать фәннәре докторы

ХХ гасыр дәвамында әлеге төшенчә тулысы белән диярлек юкка чыга. 1990 нчы елларда яңадан тергезелә башлый.

Татар модасы популярмы?

Белгечләрнең яртысы татар модасының популярлыгы көннән-көн арта дип уйлый, чөнки кешеләргә үз асылын белдертү мөһим һәм бу модага әйләнә. Икенчеләре моның белән килешми һәм гомумиләштерүгә (шул исәптән, киемдә дә) омтылган глобализациянең роле турында әйтә. Өстәвенә алар хәзер конкурентлыкка сәләтле татар модасын булдыра алган яшь дизйнерлар юк дип белдерәләр.

Эмилия Никифорова

ABAU бренды җитәкчесе

Татар модасы бик популяр түгел, ул аз сандагы кулланучы даирәсенә генә кызыклы. Нигездә татар сурәтләре төшерелгән киемнәрне Татарстанда яшәүчеләр өчен бүләккә дип алалар, туристлар сирәгрәк ала. Бу әле тагын шәһәрнең экскурсия узган урыннарында урнашу мөмкинлеге булмау белән дә бәйле. Без Бауман урамындагы сувенирлар кибетендә дә урнашып караган идек, тик безнең продукцияне сатуга куеп карарга да теләмәделәр. Сувенир кибетләре искергән сурәтләр төшерелгән түбән сыйфатлы эшләнмәләрен сатуны дәвам итәләр, ә яхшырак сыйфатлы, кызыграк сурәтләр белән эшләүче яңа җитештерүчеләрне кертергә дә теләмиләр. Сатудагы кыенлыклар Казан кунакарының интернет-кибетләр кулланмавы белән дә бәйле.

Айдар Мәрданшин

Mardesign заманча этник дизайн студиясен оештыручы (Мәскәү)

Татар модасы ихтыяҗга күрә җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителә. Осталарның саны артуы белән генә аның популярлыгы үсмиячәк: иң элек ихтыяҗ тудырырга кирәк, җитештерүчеләрнең саны да шуңа бәйле артачак.

Ләйсән Халикова

зәркән эшләнмәләре һәм кием дизайнеры

Татар бизәге төшкән свитшот һәм шоперларның санына карап, әлеге тема активлаша дияргә мөмкин. Үз мәдәниятын яраткан һәм шәхси имиджында аны күрсәтә алган аерым төркем кешеләргә милли эстетика һәрвакыт актуаль. Модада татар темасы актуаль булуының тышкы сәбәпләре билгеле: Казанда узган төрле халыкара спорт уеннары шәһәргә үсәр өчен көчле стимул бирде, хәзер иҗади инициативаларны чынга ашыру өчен бик уңайлы вакыт.

Динә Гатина-Шәфыйкова

этнограф

Безгә ошый торган этномотивлардан тыш татар модасы — барыннан да элек кулланучыларның үзкемлеген күрсәтергә ярдәм итә. Этномаркерларны актуальләштереп, милли мотивларга ияреп җитештерелгән өс, баш, аяк киемнәре аша син үзеңнең милләтен турында хәбәр итәсең. Тик һәр татар үз милләтен әнә шулай белдерергә әзер дип булмый. Татарларның аерым бер өлеше көндәлек киемнәре, аралашу теле, үз тарихы белән кызыксынуы, милли кием элементлары яки орнамент аша үзкемлеген белдерә.

Шуңа күрә чикләр юылган, тик үзеңнең башка икәнеңне белдерергә ихтыяҗ булган глобаль пространствода шушы этнообраз рефлексия һәм үзеңне өйрәнү алымы булып тора.

Ольга Михайловская

фэшн-журналист һәм мода тарихчысы (Мәскәү)

Шунысын аңларга кирәк: «уңышлы бренд»ны һәркем үзенчә күзаллый: кем өчендер ул миллион кешелек шәһәрләрдәге кибетләр челтәре, ә икенчеләр өчен — берничә тегүчеле зур булмаган ателье кысаларында эшләү һәм дуслар, танышлар (ә соңыннан дусларның дуслары, танышларның танышлары) арасында ун данәгә кадәрле кечкенә партияләр белән сату. Бу вариант көннән-көн киңрәк җәелә һәм модага кереп бара.

Миләүшә Мусина

дизайнер

Татар модасы популяр түгел, ләкин аны танытырга теләүчеләр күп, тик аңа ихтыяҗ түбән. Ә хәзерге заман мәдәнияте киресенчә тиз үзгәрүчән һәм көчле, шуңа күрә ул һәрчак популяррак булачак.

Ирина Нигъмәтуллина-Харасова

“f-people concept store”ны оештыручы һәм директоры

Милли мотивлар аерым коллекцияләрнең идеясы яки концепциясы гына була ала, ә киң күләмдә кулланылмый, чөнки кием һәм аксессуарларны төп сатып алучылар — яшьләр һәм урта яшьтәгеләр арасында аңа зур ихтыяҗ юк.

Икенче яктан, бу бит глобаль күренеш: мәсәлән, Алманиядә шакмаклы милли сарафаннар, ә Мәскәү яки Түбән Новгородта — кокошниклар, ә Нидерландта — агач башмаклар, ә Шотландиядә — килт кимиләр бит. Бу күбрәк сувенирларга кагыла кебек. Ә җирле брендларның эре брендлар белән конкуренция алып барырга катлаулы гына түгел, матди чыгымнар, иҗади ресурслар, бюджет кебек сәбәпләргә бәйле, бу мөмкин дә түгел. «Эре» дигәндә, күз алдыбызга без нәрсә китерәбез — шуны да аңларга кирәк. Мәсәлән, Gucciны без җирле брендлар белән чагыштыра алмыйбыз, шулай ук Zaraны да.

Татар модасының популяр булмавы — күп очракта дизайнерларга кагыла торган мәсьәлә, алар халык алырга теләгән милли төсмерле коллекцияләр тудырмыйлар. Әгәр бу әйберләр чыннан да зәвыкълы, кызыклы булса, халык аларны чыннан да алыр иде. Тик матди мөмкинлекләр кирәк. Шул ук күн мозаика эшләнмәләрен җитештерү күп көч таләп итә, бәясе дә очсыз түгел.

Анзор Канкулов

НИУ ВШЭ дизайн мәктәбенең (Мәскәү) өлкән укытучысы

Дөресен генә әйткәндә, Россия белгечләренә татар модасы турында әз нәрсә мәгълүм, тик ул кайчак искә алынгалый. Гомумән алганда, Казанда шушының белән шөгыльләнүче кешеләр мохите бардыр кебек тоелмый, шуңа күрә без күпне белмибез.

Рената Дорофеева

дизайнер

Ихтыяҗ юк дип уйлым. Шәхсән мин берәүнең, иртән күзен ачкач, үз-үзенә: «Миңа тиз арада милли күлмәк кирәк!» — дигәнен күз алдыма китерә алмыйм. Ләкин шул ук вакытта берәү дә Bluetooth технологиясе яки төймәсез телефон турында уйлап уянмаган бит. Сатып алучының проблемаларын хәл итеп, ихтыяҗ тудырырга була. Киемгә килгәндә бу эмоцияләр белән бәйле: «О, шәп күлмәк! Миңа да шундый кирәк!» Шуңа күрә мондый кызыклы тәкъдим бу очракта чыннан да ихтыяҗ тудыруга сәләтле.

Марсель Искәндәров

архитектор-дизайнер, КДУ Дизайн һәм пространстволы сәнгать институтының Пространстволы проектлаштыру бүлеге җитәкчесе

Хәзерге аудитория бу индустрия турында белми, аның өчен ул юк. Эстетик яктан конкурентлыкка сәләтле дизайнерлар булмаганга, ихтыяҗ да юк.

Гөлназ Әхмәтшина

КДУның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы өлкән укытучысы

Гади һәм уңайлы, шул ук вакытта милли колориты булган киемгә кызыксыну артканга күрә, дизайнерлар татар стиле белән экспериментлар уздыра. Кыйбат булмаган ярымкыйммәтле ташлар, агач кебек табигый материаллар; шулай ук пластик, полимер балчык кебек синтетик материаллар кулланганга күрә, милли мотивларда эшләнгән алка, йөзек, беләзек тагучы кызларның саны арта. Ләкин, кул эшенең бәясе кыйбат булганга, күн мозаикалы сумка яки аяк киемен бөтен кеше дә ала алмый. Кулай бәяләр тәкъдим иткән масс-маркет бу көрәштә шуңа күрә җиңәдер. Шул ук вакытта яшьләр арасында хәзер әйберләрне кастомизацияләү, кроссовка яки джинсовкага татар бизәкләрен төшерү — мода индустриясендә яңа нәрсә.

Татар модасының нинди проблемалары бар?

Белгечләр билгеләгән төп проблемалар: максатчан аудиториянең тарлыгы, татар колориты булган эшләнмәләргә ихтыяҗның азлыгы, әйбер җитешерүнең үзбәясе югары булуы, продуктны дөрес итеп таныту проблемасы, яшь һәм сәләтле дизайнерлар кытлыгы, татар дизайнерларының үз мәдәнияты турындагы белемнәренең сайлыгы.

Миләүшә Мусина

дизайнер

Татар киемен җитештерүчеләрнең иң мөһим проблемасы — әйбер җитешерүнең үзбәясе югары булу. Дизайнерлар сатып алучыга яраклашырга тиеш, ә күпчелек очракта халык аз бәягә кыйммәт булып күренгән әйбер алырга тели. Татар дизайнерларның киемнәре масс-маркетта юк, чөнки алар эшне андый күләмле масштабларда алып бара алмыйлар. Күпчелек кечкенә җитештерүдә утырып кала, ә масс-маркетка эре җитештерүчеләр һәм зур әйләнешләр кирәк, башкача ул табыш китерми.

Айдар Мәрданшин

Mardesign заманча этник дизайн студиясен оештыручы (Мәскәү)

Татар киемнәре җитештерүчеләрнең иң зур проблемасы — ул максатчан аудиториянең тар булуы. Моңа татар модасы белән кызыксынган һәм мондый киемне сатып ала алырдай матди мөмкинлекләре булган татарлар карый. Ихтыяҗ зур булмавына бәйле, товарның үзбәясен киметер өчен, җитештерүче аның күләмен ясалма рәвештә арттырырга тиеш.

Шул рәвешле масс-маркет киемнәре күпкә арзанрак, ә татар дизайнер һәм модельерларының бәясе конкуртенлыкка сәләтсез булып кала. Тагын бер җитешсезлек товарны таныту белән бәйле. Мода базары бик конкурентлы, шуңа күрә күпчелек дизайнер һәм модельерлар, юнәлешенә карамыйча, максатчан аудиториянең тар сегменты белән эшләргә мәҗбүр.

Ольга Михайловская

фэшн-журналист һәм мода тарихчысы (Мәскәү)

Иң катлаулы сорау — акча мәсьәләсе. Банктан кредит алу мөмкин түгел диярлек, инвесторлар табу да катлаулы, чөнки Россия өчен мода индустриясе асылда таныш түгел. Нишләргә? Үз көчеңә таянырга кала! Әгәр дә үз милкең булмаса? Иң кыены — шул, ә калганын ничек тә көйләргә була.

Римма Кашапова

татарларның традицион мәдәниятен өйрәнүче, «Алтын хәситә» халыкара проектының остазы

Татар дизайнерларының кимчелекләре юк, проблема аудитория белән аралашуда, эшләнмәләрнең сыйфатында, дизайнерларның аудиториясен киңәйтергә омтылмавында. Бездә үзләрен татар милли киеме, аяк киеме һәм бизәнү әйберләре дизайнерлары дпп санаучы, шул ук вакытта татар мәдәнияте турында белемнәре сай авторлар эшли.

Этнодизайнер мәдәни традицияләрне һәм тарихны белергә тиеш. Мәсәлән, күп кенә авторлар: «Лалә — безнеке, борынгыдан татар бизәге», — дип әйтәләр. Лалә безгә Ислам белән бергә Үзәк Азиядән килгән. Лаләне төрекләр, казахлар, кыргызлар шулай ук үзләштерә ала, бу очракта алар хаклы булачак.

Кызганыч, еш кына сәләтле яшьләрнең үз идеяларын чынга ашыруга матди мөмкинлекләре булмый. Танылган модельер Ульяна Сергеенконың, мәсәлән, матди ярдәме бар, шуңа күрә ул үз коллекциясе өчен борынгы стильдәге Елец челтәре кайтарта ала.

Безнең кулдан килми. Күп еллар дәвамында яшьләр КМТТУ ның дизайн факультетында белем ала, моңа охшаш факультетлар КФУ һәм КазДМСУ каршында да бар. Коллекция барлыкка китерү — күп көч һәм матди чыгымнар таләп итә торган эш. Без КМТТУ ның дизайн факультеты деканы Венера Хаматова белән аның сәләтле укучыларының танылган дизайнерларга гади тегүче яки ярдәмче булып китүләрен күзәтәбез. Үз вакытында Катя Борисовага да, Serginnetti фабрикасына да китүчеләр бар иде.

Ирина Нигъмәтуллина-Харасова

“f-people concept store”ны оештыручы һәм директоры

Масс-маркет өчен коллекцияләрне даими җитештерү өчен, матди яктан ныклы булу кирәк. Тукымалар, фурнитура сатып алу, дизайнер, конструктор, кием өлгесе кисүчеләр, тегүче, танытучыларны эшкә ялларга, урын, фабрика арендаларга, маркетинг, сәүдә үзәкләрендә сату нокталарын арендалауны алдан бюджетка кертеп калдырырга. Болар ббар җирле җиңел промышленностьның көченнән килми, чөнки дәүләт әлегә аңа ярдәм итүдә кызыксынуын күрсәтми.


Рената Дорофеева

дизайнер

Әгәр киемгә милли костюмнан турыдан-туры цитата түгел, ә ниндидер мәдәни код кертелгән булса, продукт күпсанлы кулланучыга кызыклы була ала. Моның өчен командада кием, графика дизайнерлары, конструктор һәм тегүчеләр булырга тиеш. Миңа калса, шушы брендны булдыру юлында иң зур проблема — ул киемне барлыкка китерүдә һәм җитештерүдә төгәл көйләнгән система булмавы. Яшь кадрлар бу өлкәдә матди перспектива күрмиләр һәм белгечлек буенча эшләргә бармыйлар. Ә укытучыларның бу өлкәдә эшләү буенча да, системаны булдыруда да тәҗрибәсе юк, шуңа бу фикерне укучыларына җиткерә дә алмыйлар.


Татар модасын үстерү өчен нишләргә кирәк?

Барлык белгечләрнең дә диярлек фикерләре бер ноктада кисешә: татар дизайнерларына дәүләт программалары кирәк. Тик ярдәм һәрвакытта матди яктан гына түгел, бу коллекцияләрне тәкъдим итәрдәй фестивальләр оештыру да, уку йортларын тәмамлаганнан соң эш урыннары белән тәэмин итү дә булырга мөмкин. Икенче вариант — җирле дизайнерларга ташламалы урыннар белән сату мәйданчыгы булдыру. Белгечләр фикеренчә, яшьләргә ярдәм күрсәтүдән башлап, инфраструктура һәм дөрес пиар-эшчәнлек оештыруны колачлаган тулы канлы фэшн-индустрия кирәк.

Айдар Мәрданшин

Mardesign заманча этник дизайн студиясен оештыручы (Мәскәү)

Әгәр дәүләт татар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтә башласа, проблемалар хәл ителерме — әйтергә авыр. Дәүләт шартлар тудырырга тиеш, ә җитештерүчеләрен санын арттырырга тиеш түгел. Якынча ике ел элек без Литва үрнәгендә Казанда төрле осталар өчен йортлар системасы эшләргә тәкъдим иткән идек. Анда җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен артык бәя өстәмичә сата алыр иде. Бер яктан, бу — җитештерүчегә ярдәм, икенчке яктан, җитештерүчене гадел конкурентлыкка өндәү, шулай ук урын әзерләү һәм башка мәшәкатьләрнең булмавы. Миңа калса, татар киемнәрен җитештерүчеләргә кибеткә килеп, бәяне 1000 сум итеп билгеләп, киемне сатып җибәрү күпкә кулайрак. Аренда, сатучыларга хезмәт хакы түләү, салым кебек мәсьәләләрне дәүләт хәл итә ала — эшмәкәрләр рәхмәт кенә әйтер.

Татар дизайнын таныткан очракта, бәлки, Zara кебек эре брендлар татар бизәкләре, орнамент, өлгеләре белән кызыксынып, үз киемнәрен җитештерүдә кулланыр. Бу эш озакка сузылачак, тик бу очракта татар киеме масс-маркетта урын алыр дигән өмет бар.

Марсель Искәндәров

архитектор-дизайнер, КДУ Дизайн һәм пространстволы сәнгать институтының Пространстволы проектлаштыру бүлеге җитәкчесе

Монда Кытай тәҗрибәсен кулланырга була, аларда миллилек белән эшләүнең биш стиле бар. Беренчесе — белемнәрне, алымнарны тулысынча саклап калып, костюмны торгызу. Икенчесе — милли-популяр, ул гади халыкка аңлашыла торган, үзләренең милли кемлеген күрсәтергә теләгән иң гади кешеләр тарафыннан кулланыла. Өченчесе — милли элементларны академик югарылыкка адаптацияләү. Бу очракта миллилек классик мәдәният кысаларында кулланыла. Мәсәлән, опера һәм балетта миллилекнең берникадәр трансформациясе, тик бу классик дискурс кысаларында башкарыла. Дүртенчесе — миллинең заманча белән кушылуы, тик басым беренчесенә ясала. Моның үрнәкләрен татар эстрадасы артистларында, рус сәхнәсендә Кадышева һәм Бабкина мисалында күзәтергә була. Кытайдагы миллилек белән эшләү стиленең бишенчесе — интеллектуаль һәм нечкә өлкәгә кагыла, ул миллилекне яраклаштырып заманча сәнгать кысаларына кертә белә торган сәнгать әһелләренә ярдәм дәрәҗәсендә яши.

Тик андый сәнгать әһелләре санаулы гына, мода өлкәсендә бездә юктыр да әле.

Кытайда миллилекнең кешегә бу дөньяда үзбилгеләнү өчен кирәк икәнен аңлыйлар. Яшьләр үзләрен дөньякүләм мәдәни процессның бер өлеше дип билгелиләр һәм агымдагы трендларның эстетикасын һәм модалыкның гади атрибутларын уртаклашалар. Тик бу беренче этапта башкарыла. Ә соңыннан үзеңнең индивидуальлегеңне күрсәтү ихтыяҗы туа һәм миллилеккә акцент ясау моның бер алымына әйләнә ала. Хәзер бу юнәлештә алга китү күзәтелә. Мондый юл сәләт, тирән белем һәм туган якка карата мәхәббәт таләп итә, шул ук вакытта кеше замана белән белән бер сулышта булырга тиеш, чөнки миллилекнең дәрәҗәсен төшерү ихтималы бар.

Минемчә, рус модасында мондый хатаны Денис Симачев җибәрде: матрешка, балалайка һәм башка. Татар модасы белән мондый очракны булдырырга ярамый. Милли кодның гадәти сыйфатлары бар, тик алар инде бүгенге көндә оешып килгән кысалардан котылуны таләп итә. Бу — сызыкларның билгеле бер характерда булуы, кыргый, килешенмәгән чуар төсләр (әйе, бу өлешчә татарга хас, тик һәрвакыт түгел).

Заманча материал белән эшләү заманча милли мәдәният барлыкка китерүне күз алдында тота. Бу кабатлау яки сәләтле, алдынгы сәнгать әһелләренең алымнарын куллану нигезендә башкарыла ала. Оялырга кирәкми, чөнки үз вакытында Төньяк Европа илләренең, мәсәлән, фин һәм швед милли дизайн һәм архитектурасы Арне Якобсон кебек аерым шәхесләрнең иҗатлары нигезендә барлыкка килә. Аларның заманча формалары милли традицияиләргә нигезләнгән була, тик алар берникадәр үзгәреш кичергән, анда мин үрнәк итеп китерергә яраткан «матрешка-аракы» ише бернинди спекуляцияләр булмаган. Андый шәхесләрне үстерү һәм хуплауны дәүләт дәрәҗәсендә башкару кирәк.

Халыкның үз милли дизайнерлары булырга тиеш. Грузиягә игътибар итик. Миңа калса, бүгенге көндә постсовет киңлегендә бу — милли моданың иң күркәм үрнәге. Беренче карашка ул милли кебек тә түгел, аның кыйммәте дә шунда. Безнең өчен грузин милли кием белән түгел, ә заманча һәм иҗадилык белән тәңгәлләшә. Бу — музей дәрәҗәсендә катып калмаган, үсүен дәвам иткән милли мәдәниятнең тере булуының күрсәткече һәм нигезе. Яшъ дизайнерларны хупларга кирәк дизайн һәм пространство сәнгате институты кысаларында без шуны максат итеп алабыз да.

Мода белән шөгыльләнергә кирәк, җәмәгатьчелек һәм хакимият аңа карата уңай карашта булса, мөмкинлекләр арта: татар мәдәнияты хәзерге заманда яшәргә сәләтле. Һәм сүз һәрвакытта матди ярдәм турында гына бармый, кайчак ул комачауларга да мөмкин, мәсәлән, максатлар дөрес билгеләнмәгәндә. Андый очракта ул милли модага ясалма һәм спекулятив мөрәҗәгать тудыра алачак һәм милли позицияне югалтачак. Финанс ярдәмне төпле итеп алып бару да, медиалар тарафыннан игътибар да кирәк.

Ольга Михайловская

фэшн-журналист һәм мода тарихчысы (Мәскәү)

Масс-маркетны дөньякүләм корпорацияләр басып алган, алар белән көрәш алып бару мәгънәсез. Гарчә соңгы арада шул ук Zara га каршы торырдай Россиядә дә шактый сыйфатлы конкурентлар барлыкка килә, ләкин масштаблар барыбер чагыштырырлык түгел. Җирле брендлар үзләренең уникальлеге белән аерылып чыга ала. Глобаль брендлар индивидуальлеге булмаган серияле продукт җитештерә. Җирле брендлар аз күләмдә җитештерә, механиканы азрак, кул эшен ешрак куллана, бу югары технологияләр заманында югары бәяләнә. Җирле мода кешеләргә кияргә әйбер булмаганнан барлыкка килми — бу урында ул башка төрле мода белән тәңгәл. Ә масс-маркет — икенчел продукт.

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

сәнгать фәннәре докторы

Хәзер милли кием җитештерә торган профессиональ ательелар һәм тегү осталары да барлыкка килде. Тик төрле зәвыкъне, бигрәк тә яшьләр модасын тәэмин итәр өчен алар гына җитми. Дизайнерларны һөнәри уку йортларында әзерләргә, конкурентлыкка сәләтле мохит тудырырга һәм бәйге, демонстрацияле күрсәтүләрне, иҗади симпозиумнар, остаханәләрне ешрак оештырырга; сәләтле дизайнерларны, милли кием җитештерүчеләрне пропагандаларга һәм танытырга кирәк.

Миләүшә Мусина

дизайнер

Минемчә, яңа осталарның эшләнмәләрен тәкъдим итү өчен елдан-ел яңа мәйданчыклар булдырырга кирәк. Мода ул диңгез кебек, без аны даими рәвештә ярга бәреп, аны яшәтеп торган дулкыннарсыз күз алдына китерә алмыйбыз. Шуңа күрә һәр дизайнер — яңа караш. Татар киемнәрен, гомумән, миллине кию — күңел таләбе, дизайнерлар көчлерәк чакырган саен, күбрәк җаннар җавап кайтарыр. Әйе, кибеттән алу күнегелгәнрәк, ләкин күңел сорый икән, табасың да, көтеп тә торасың. Бу — берникадәр ватанпарвәрлек тә.

Әгәр эшкуарлар татар мәдәниятен үстерә икән, ул Татарстанның ярдәмен кулланырга тиеш. Ул җитештерү өчен льготалы мәйданчыклар, ниндидер түләүләр, грант рәвешендәге ярдәм дә булырга мөмкин.

Ирина Нигъмәтуллина-Харасова

“f-people concept store”ны оештыручы һәм директоры

Татар һәм җирле милли мода тарихка да, дөньяви брендларга да йөз тота ала. Атаклы брендлар, бигрәк тә Италиялеләр, үз тарихын, мирасын, үзенчәлеген саклыйлар. Үз исемнәрен еллар дәвамында горурланып йөртәләр. Алар күбесе 100–150 елдан артык яши. Made in Italy дигән төшенчә үзеннән-үзе брендка әйләнде. Аны Италиянең барлык җитештерүчеләре дә куллана алмый. Тарихка йөз тотуның күркәм үрнәге бу. Әгәр гомум кабул ителгән трендларга игътибар итмәсәк, модага тәңгәл килмәгән, кызык булмаган һәм беркемгә кирәге булмаган кием чыгарырга туры киләчәк. Алайса, ник көчне әрәм итәргә? Мода — трендның синонимы инде ул. Тегесе дә, монысы да мөһим.

Моны ничек төзәтергә? Дәүләт дәрәҗәсендә Татарстан брендларын алга сөрергә, грантлар бирергә, мода атналарына юлларга, инвесторлар эзләргә. Милли кием модалы һәм абруйлы дигән фикерне халыкка җиткерергә. Ләкин шул ук вакытта ул чыннан да мода таләпләренә җавап бирә торган һәм сыйфатлы булырга тиеш.

Мисал китерәм. Татарстан президенты күтәртелгән якалы уникаль эш костюмы киеп йөри. Бу — татар милли киеменең заманча интерпретациясе, элек ул казакин дип аталган. Мондый тегелеш XIX гасыр азагы — XX гасыр башы татар милли ир-ат киемнәренә хас булган һәм зыялылык билгесе дип кабул ителгән. Президенттан тыш “казакин”ны Казан мэры, президент аппараты җитәкчесе, «Ак Барс» командасы хоккейчылары да үз итте. Ягъни президентыбыз чын мәгънәсендә тренд чыгарды. Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова татар милли киеменнән рәсми чараларда катнашты, татарларны, татарстанлыларны, бөтен Россия халкын сокаландырды: бик урынлы һәм матур иде.

Анзор Канкулов

НИУ ВШЭ ның дизайн мәктәбенең өлкән укытучысы (Мәскәү)

Минемчә, милли моданы барлыкка китерергә була, мин моны берничә әйбергә нигезләнеп әйтәм. Мода — үзен иҗади яктан тормышка ашырырга теләгән кешеләрне кызыктыра торган иң якты креатив индустрияләрнең берсе. Моның Россиядә, бигрәк тә Татарстанда була алуында мин бер киртәләр дә күрмим. Монда шартлар тудырырга була. Парижда, мәсәлән, индустрия үсеше — озакка сузылган тарих, вакытлар узу белән генә барлыкка килгән. Индустрия — шул ук институтлар системасы һәм аралашуга юнәлгән билгеле бер структура. Ягъни кеше мода белән шөгыльләнә башлаганда, ачык кырда үзе генә торып калмый. Мода атналыгы, музей, дизайнерлардан әйбер алучы кибет һәм универмаглар белән килешү дә бар. Россия белән Татарстанда мондый система яралып кына килә әле. Әгәр дә ул шәһәр дәрәҗәсендә оешса, сәләтле яшьләргә үзләрен күрсәтүдә ярдәм итәр иде. Күпләр моның белән инде кызыксына, чөнки мода — шәһәрнең матди кеременә һәм төрле өлкәләргә актив тәэсир итәрдәй мохит булуын аңлыйлар.

Милан яки Парижда мода — туризмны алга сөрүче, шәһәрләргә бу кызыклы. Бездә андый калалар юк, тик республика җитәкчелеге, институтлары акчаны үзләре эшли алырлык итеп, индустрия структурасын булдыруга көч куя ала. Хәзер глобаль өлкәдә кулланучы түгел, ә җитештерүче булу мөһим. Люкс дәрәҗәсендә Louis Vuitton белән конкурентлык алып бару мөмкин түгел, ләкин индустрия даими яңарып торуны, яңа мәгънәләр һәм идеяләр бирүне таләп итә. Югыйсә, ул тиз туйдыра һәм игътисади яктан да торгынлык кичерә. Шуңа күрә мәгънәви яктан мода индустриясе яңа кешеләргә һәм яңа идеяларга ачык. Мин киртәләр күрмим.

Әгәр Казанда яңа сәләтле дизайнер барлыкка килсә, халык шат кына булыр һәм аны төрле күргәзмәләргә чакыра башларлар. Андый дизайнер барлыкка килү билегеле бер тырышлык таләп итә, безнең шартларда бу хакимият тарафыннан башкарылырга мөмкин. Яки ул үзлектән калкып чыккан зур сәләт иясе булырга тиеш. Бөек Британияда фэшн-дизайнны үстерү һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү буенча күләмле программа эшли. Иң элек ул белем алуга бәйле, чөнки кешеләргә каядыр укырга-өйрәнергә кирәк һәм система моны эшләргә мөмкин булган урыннардан башлый. Ярдәм күрсәтү уку барышында һәм тәмамлаган вакытта да дәвам итә. Бу грант рәвешендә була ала, чөнки аларның Париж яки Мәскәүгә барып, үз коллекциясен тәкъдим итәрдәй матди мөмкинлекләре юк, ә андый мөмкинлек булуы мөһим. Бу дөрес корылган финанс ярдәм, ул кемнеңдер куллына кору акча тоттыру түгел.

Римма Кашапова

татарларның традицион мәдәниятен өйрәнүче, «Алтын хәситә» халыкара проектының остазы

«Спартак» аяк киеме фабрикасы ябылуы кызганыч, ни өчен аның нигезендә татар милли аяк киемен җитештерүне оештырып булмый икән? Революциягә кадәр 2,5 миллион пар татар аяк киеме реализацияләнгән. XX гасыр башында бөтен Европа аларга гашыйк булган. Атаклы Айседора Дункан татар читекләрен кием Америкага юл алган.

Матурлык һәм мода темасына кагылышлы проектларны, кагыйдә буларак, арткы планга күчерәләр.

2012–2013 нче елларда Мисырга эшлекле сәфәр вакытында мин кулланма сәнгать өлкәсендә һөнәрче-осталар әзерли торган коллияттә булган идем. Дәүләт уку йортында осталарны әзерләп чыгаралар, шуннан аларга шәхси эшмәкәр булуда ярдәм күрсәтәләр, заказлар белән тәэмин итәләр — менә бу киләчәккә ак юл. Кызганыч, бездә бу кулланылмый.

Коллекция эшләү кыйбат: катлаулыгына, тукыма һәм фурнитура бәясенә, санына һәм сатып алучыларга бәйле төрле күләмдә миллионлаган сумнарда чыгымнар булырга мөмкин. Бигрәк тә хәзерге көндә бәяләр арта, Татарстан тукыма, фурнитура һәм башка кирәк-ярак җитештерми, барысын да каяндыр кайтартырга кирәк. Хәтта шул ук фурнитураны кыйбат саналмаган Кытайдан алган очракта да башка валюта кулланыла. Яшьләрне генә түгел, гомумән сәләтле осталарга ярдәм итә торган зур программа булдырырга кирәк.

Рената Дорофеева

дизайнер

Татар милли костюмының бай тарихы, традицион кием өлешләре һәм бизәү техникасы бар. Бу бай мирас белән рәхәтләнеп эшләргә була. Тик һәртөрле дизайн кебек, архитектура, интерьер җиһазы яки графика булсын, костюм дизайны чынбарлыкка яраклаштыру таләп итә. Минемчә, хәзер берәү дә калфак яки алъяпкыч такмаячак, ләкин тегелештәге экспериментлар ярдәмендә милли киемне стильләштерергә, шул ук вакытта төп элементларны саклап калырга була. Бизәк һәм киемне бизәү мотивларын принт яки чигүгә күчерергә мөмкин.

Үсеш потенциалы нәкъ белем алуга карата мөнәсәбәткә бәйле кебек тоела, чөнки фэшн-продукт җитештерү тегүчеләр, конструктор, продакт-менеджерлар катнашында башкарыла; шулай ук бу — сатып алучылар базарына төпле анализлы фэшн-маркетинг, әзер продуктны базарга кертү стратегияләрен кору, үзеңне күрсәтү һәм бәя сәясәте; җитештерелгән продуктны сату, китереп бирү чылбыры, логистика һәм сатучыларның сатып алучылар белән грамоталы аралашу буенча фэшн-ритейлны үз эченә алган күпкатлы эш.

Миңа калса, яшь белгечләрне бу юнәлешкә җәлеп итә алырдай фэшн-инфраструктура булдырырга, шул рәвешле аларны зур максатларга таба барырлык итеп илһамландырырга; бу өлкәнең мөмкинлекләрен күрсәтергә, IT өлкәдәге кебек фэшн-кластер барлыкка китерергә; эре брендларны һәм җитештерүче компанияләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итәргә, белем алуга төзәтмәләр кертергә кирәк. Хәзерге вакытта җиңел промышленность инкубаторы бар, тик ул бу өлкәдә эшләүгә кызыксындыруга караганда, киресенчә үзеннән этәрә.

Кием җитештерү өлкәсе бик кызыклы һәм табышлы, күпкатлы да. Аның белән шөгыльләнергә теләүчеләр җитәрлек. Әгәр дә фэшн-экосистемасын барлыкка китерүче үзәк булса, ул үзендә дизайнер, стилист, тегүче, конструктор, маркетологларның тәртипсез хәрәкәтләрен бер процесска берләштерә алыр иде. Гадәти эшкуарлар өчен бу өлкә аңлаешлы булып, аңа инвестицияләр җәлеп ителер иде. Шул рәвешле милли әйбер модага кереп китәргә мөмки.