Burger
Казан зиратларына баргач нәрсә карарга?
опубликовано — 24.01.2018
logo

Казан зиратларына баргач нәрсә карарга?

Казанның Арча, Яңа Татар бистәсе, Архангел зиратлары һәм башка каберстаннары турында юл күрсәткеч белешмәлек

В конце 2017 года мы начали переводить свои лучшие тексты на татарский язык. На «Инде» уже можно прочесть на татарском об истории татарской архитектуры, татарстанском кино, классической музыке и деятельности НИИ «Прометей». В новом году «Инде» продолжает эту практику. В новом выпуске — наш хэллоуинский гид по историческим кладбищам Казани.


Memento mori! «Инде» Яңа Татар бистәсе зиратында кем ятканын, Бишбалтада фотога төшү ни өчен хупланмаганын, Арча зиратында нинди кабер ташларына игътибар итү урынлы булуын бәян итә.


Арча зираты

Шәһәр үзәгенә якын матур урындагы тарихи каберлекләр

Адрес:

Ершов ур., 25б


Эш тәртибе:

Сәгать 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр (ял көннәрсез)

Ни өчен барырга:


Казанның хәзер дә кулланышта булган иң борынгы зиратын ачык һавадагы музейга әйләндерү турында сүзләр күптән йөри, ләкин бу ният әлегә тормышка ашмады — оешкан төстәге даими экскурсияләр дә, турист белешмәләре тотып, карап-өйрәнеп йөрүләр дә хыял гына булып кала бирә. Ә Арча зиратында карар нәрсә җитәрлек — инкыйлабка кадәр үк куелган, кайгы-хәсрәткә чумган фәрештәле кабер ташлары да, шулар янәшәсендә 1990 еллардагы текә агайлар истәлегенә куелган зур-зур гранит «кыялар» да бар, шуңа күрә монда кызыксынып арлы-бирле йөргән фланерлар саны мәрхүмнәрнең туганнарына караганда да күбрәктер. Тик иң мөһиме — бу зиратта ХIХ−ХХ гасырларның иң атаклы казанлылары үзләренең соңгы сыеныр почмакларын тапкан: Евклидныкы булмаган геометрия авторы, Казан университеты ректоры Николай Лобачевский, архитектор Михаил Коринфский, сәүдәгәр һәм старовер Яков Шамов (Шамов хастаханәсен төзер өчен акча биргән шәхес нәкъ менә шул инде), химик-органик Александр Арбузов, рәссам Николай Фешин, 114 тел белгән Казан университеты профессоры Николай Катанов. Әмма Арча зиратында иң популяр урын, мөгаен, Иосиф Сталинның улы Василий кабередер. Ләкин бу мазар инде 2002 елдан бирле буш (җәсәдне Мәскәүгә күчереп җирләделәр), ә аны әле һаман да кемдер карап, чистартып тора. Җирле өрәкләр турында гадәти хикәятләрне исәпкә алмаганда, зиратның иң серле табышмакларыннан берседер ул.

Нәрсәне белү урынлы:

Егор Червяцов

тарихчы

Губерна архивы документларына караганда, зират 1766 елда нигезләнгән. Кәшәнәнең староверлар ягында исә беренче каберлекләрнең дүрт ел әүвәлрәк барлыкка килүе язылган, ләкин ул каберләр сакланмаган. 1774 елның июлендә Казанны Емельян Пугачев явыннан саклаучыларның, бу һөҗүмдә катнашучыларның монда җирләнүе тарихи яктан анык рәвештә теркәлеп куелган. Арча каберстаны шәһәр зираты статусын 1835 елда ала. Каладагы чираттагы янгыннан соң, халык үтенеченә колак салып, зиратны ак таш дивар белән әйләндереп алалар, чөнки, беренчедән, каберләрне сыерлар таптап йөргән була, икенчедән, шәһәр киңәя-үсә бара һәм кайчандыр кала читендәге зират хәзер инде торак йортларга терәлеп үк диярлек урнашкан булып чыга.

Зиратның староверлар тарафы иң борынгысы булуы ихтимал, соңрак православие өлеше барлыкка килгәндер. XIX гасырда аерым лютераннар кишәрлегендә — алманнарны, бүгенге көннәргә кадәр сакланган костел янындагы католиклар кишәрлегендә полякларны җирли башлаганнар. Әүвәл яһүдләрне бөтен зиратны ярып уза торган чокыр читенә җирләгәннәр, соңрак бу кишәрлекне агачлар утыртып ныгытканнар, чөнки каберләр Казансуга агып китә торган булган. Зиратта татарлар да бар, ләкин аларны бу каберстанга бердәнбер сәбәп белән генә алып килгәннәр — үлгән затлар исән чакта атеист булып, үзләрен ислам кануннары кушканча җирләүләрен теләмәгән, ә Яңа Татар бистәсе зиратында хәтта совет чорында да андыйларга юл ябык булган.

1930 елларда, Мәскәүдәге Новодевичье зираты үрнәгендә, Арча зиратында да күренекле кешеләр аллеяләре барлыкка килә. Беренче төп һәм беренче аркылы аллеяләр — әнә шундыйлардан. Аларны ялгышып университет аллеясе һәм табиблар аллеясе дип тә атыйлар, ник ялгыш дигәндә исә, анда башка бөек затларның каберләре дә җитәрлек. Сурәтләргә төшерерлек матур урын бу: фәрештә, яслатучы сыннары, кәшәнәләр, төрбәләр, узган гасырларда төзелгән үзенчәлекле хуҗалык биналары, йөрәккә үтеп керердәй эпитафияләр. Беренче аркылы аллеянең ахырында ниндидер Зоя кабере бар, ул совет чорында 45 яшендә җан тәслим кылган. Аның туганнары мәгънәле ошбу юлларны язып куйган: «О путник, проходящий мимо, слезою не скверни мой прах. Сегодня дома я, а ты в гостях». Кенотафлар, ягъни мәетсез каберләр дә бар. Аларның иң билгелесе — авиация генерал-майоры Василий Сталинныкы. Арча зираты тарихында хакимияттән явызларча файдалану күренешләре дә билгеле: мәсәлән, элекке митрополит Анастасий әнисе Дарья Меткинаны, руханилардан булмаса да, чиркәү әһелләре кишәрлегенә җирләткән.

Архангел зираты

Сәяси репрессия турында шомлы истәлек

Адрес:

Даурия ур., 4 («Казан ярминкәсе» тукталышы)


Эш тәртибе:

Сәгать 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр (дүш. - җомга), сәгать 8:00 дән 14:00 сәгатькә кадәр (шимбә – якш.)

Ни өчен барырга:


Архангел зираты шәһәр үзәгеннән ерак урнашкан һәм унтугызынчы йөзьеллык һәйкәлләре белән мактана алмый. Икенче яктан, Казанның башка бер җирендә дә булмаган объектларны монда күрергә мөмкин. Әйтик, Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлектә үлгән Германия һәм Австро-Венгрия армиясе сугышчыларының каберләре. Зиратта алман һәм рус телләрендә язылган таш ядкәр сакланып калган.

Каберстанның үзәк өлешендә Бөек Ватан сугышы чорына караган хәрби мазарлык урнашкан. Монда Казанның төрле эвакуация госпитальләрендә үлгән сугышчылар, Казан гарнизоны һәм башка хәрби частьләрнең яугирләре җирләнгән. Чит ил сугышчылары җирләнгән кишәрлек тә бар, «Бу урында Казан шәһәре госпитальләрендә яралардан үлгән чит ил сугышчылары җирләнгән» дип язылган истәлек билгесе дә куелган. Госпитальләрнең сугышчыларны җирләү турында архив документларында әлеге каберстан Архангел зираты, Сугышчылар зираты, Туганнар зираты, Зират №1 буларак искә алына.

Моннан тыш, шәһәрнең иң читтәге мазарлыгы буларак, Архангел зираты репрессияләр чорында атылганнарны җирләү урыны булып хезмәт иткән. Монда күпме кеше күмелгәне әле дә төгәл ачыкланмаган. 1998 елда бу зиратта сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә Казандагы тәүге мемориал барлыкка килде.

Нәрсәне белү урынлы:


Әлеге каберстан Микала (Михаил) Архангел чиркәве тирәсендәге Архангел бистәсенең зираты буларак барлыкка килгән. Бу зиратта, ошбу бистә халкыннан кала, шәһәрнең якын-тирә районнарында, нигездә бик күп халыклы Сукно бистәсендә, үлгән кешеләрне дә җирләгәннәр. Төбәк тарихын өйрәнүче Лев Жаржевский «Казань. Город мертвых» китабында язганча, 1864 елда чиркәү әһелләре үтенече белән зиратны шәһәр идарәсе карамагына күчерәләр, чөнки руханилар анда үзләре генә тәртип урнаштыра алмый. Ул чордагы документларда Изге Рух иңү чиркәве (Хәзер Луковский урамында эшләп килә торган чиркәү - элекке курчак театры бинасы — «Инде» иск.) мәхәлләсе турында түбәндәгечә телгә алына: «Казанның иң күп санлы мәхәлләләренең берсе. Аның халкы бик еш кына безнең зиратта мәетләрен җирләү вакытында гаять үзиреклелек, чиктән тыш тәртипсезлек белән аерылып тора». Якыннарының җәсәден ашык-пошык казылган каберләргә салып, табутларны туң җир кисәкләре белән сүз өчен генә каплаштырып куеп, туган тиешле кешеләр, яз җиткәч, каберләрне аз-маз булса да тәртипкә китерү турында чакыруларны ишетмәмешкә салышалар. Хәзер, әлбәттә, Архангел зиратындагы каберлекләрдә андый тәртипсезлекнең эзе дә юк.

Горький паркында Дан аллеясе

Балалар паркы янында революционерлар истәлегенә мемориал

Адрес:

Ершов ур., 1 (Горький ис. парк)


Эш тәртибе:

Сәгать 8:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр (сиш. - шимбә)

Ни өчен барырга:


Мемориаль зиратның төп балалар паркы белән янәшәлеге монда килгән һәркемне гаҗәпкә калдыра. Дан аллеясе хәзер капка һәм койма белән уратып алынган, ә әле биш ел элек кенә каберлеккә, татлы мамык шикәр эзләп йөргәндә, ялгыш та килеп керергә мөмкин иде. Монда каберләр аз, ләкин бу урынның аерым статусы бик сайлап алынганнар гына җирләнә ала икәнен аңлата. Бу тирәдә ял итеп йөрүчеләргә һич таныш булмаган большевиклар янәшәсендә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре дә соңгы йокыга талган. 1933 елда Дан аллеясендә драматург, мәдәният һәм мәгариф буенча беренче халык комиссары Абдулла Зөлкарнәевне җир куенына иңдерәләр, тәүге татар режиссеры, актер Габдулла Камал да монда җирләнгән. Болардан тыш, бу мазарлыкта шагыйрь Һади Такташ һәм «халык драматургы» Галиәскәр Камал кабере дә бар. Дан аллеясе белән танышыр өчен юлга чыгар алдыннан, Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте музейлары турында язмаларыбызга күз салырга киңәш итәбез. Совет властеның беренче елларында нигез салынган Дан аллеясе, башка исеме белән әйткәндә, «чекистлар аллеясе» СССРда төп хокук саклау органнарының чишмә башында торган шәхесләрсез була да алмас иде.

Нәрсәне белү урынлы:


Дан аллеясенең тарихы 1918 елда Казанны аклар алгач үтерелгән революционерларны җирләгән вакыттан башлана. Монда вәисовчылар хәрәкәте башлыгы Сәрдәр Вәисов, революционер Абрам Комлев, Раифа монастеры янындагы урманда крестьяннар тарафыннан үтерелгән чекистлар урын тапкан. Зират территориясенә җирләү даими булмаган, аерым очракларда гына рөхсәт ителгән. 1920 елда бу мазарлыкта — Перекоп янында үтерелгән кавалерист Георгий Екимов, ә 1922 елда Казан шәһәр советы рәисе Алексей Галактионов кабере барлыкка килә. 1935 елдан соң бу каберстанда җирләү туктатыла. Совет чорында монда җир куенына иңдерелгән соңгы кеше — 1957 елда вафат булган Казан партия мәктәбе доценты Шәһит Җәләев. Ә 1997 елда бу мазарлыкка Казан Кремле территориясендәге казу эшләре вакытында табылган билгесез кешеләрнең сөякләре җирләнде.

Бишбалта зираты

Идел ярындагы тын манзара

Ни өчен барырга:


Казанның Киров районында, Идел яры буенда ук урнашкан мөселман зираты инде күптән эшләми, ләкин игътибарны җәлеп итүдән туктамый. Аның турында һичнәрсә диярлек билгеле түгел, бу исә кайбер тарихчыларга әлеге каберстанны XIV гасырлардан ук килә дип фаразларга мөмкинлек бирә, хәер, үлчәп-уйлап әйтелгән фикерләрнең күбесе зиратка XIX йөзьеллык урталарында нигез салынганлыгын яклый. Бу зират күзгә ташланып торган ташландык хәле белән аерылып тора — гарәп язулы җимерек кабер ташлары, үтеп чыкмаслык тилгән өрәңгесе әрәмәлеге. Бу зиратны карарга килгәннәргә, шуны белеп тору кирәк: монда ниндидер план-структура булмаганлыктан, сез каберләр өстеннән дә йөри аласыз. Аларга хөрмәтле мөнәсәбәт турында онытмагыз, фотосессияләр уздырудан да тыелу яхшырак.

Нәрсәне белү урынлы:

Айдар Ногманов

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ис. тарих институтында Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге мөдире

Татар җәмәгатьчелегендә Адмираллык бистәсенең Брюсов урамындагы зират хәзерге Казан территориясендәге иң борынгы (ул әле Идел буе Болгары вакытларында ук булган) Бишбалта бистәсе зираты дигән фикер кереп урнашкан. Без дә башта шулай дип уйлый идек. Ләкин чыганаклар һәм әдәбиятны өйрәнү дәвамында бу бистәдәге зиратның 1840 еллар тирәсендә барлыкка килүе раслана. Анда дары заводында, Бишбалта бистәсе предприятиеләрендә, якындагы сәүдә пристанендә эшләгән татарларны җирләгәннәр. Зиратта сакланып калган иң борынгы кабер XIX гасыр ахыры – XX гасыр башына, иң соңгысы — 1930 елларга карый. Бәлки, зиратның борынгырак өлеше Куйбышев сусаклагычы аркасында су астында калгандыр. Ләкин су басуга кадәр дөнья күргән бер генә әдәбиятта да бу тирәдә борынгы кабер ташлары булу турында мәгълүмат очрамады. Шулайда мин чыннан да аның иң борынгы каберстан булырга мөмкинлеге турында фикерне кире какмыйм, тик ул Бишбалта зираты шул бистә тирәсендәрәк, Адмираллык бистәсенең бер очында — хәзерге «Петрушкин двор»га юл аркылы, Иделгә табарак урнашкан булгандыр. Ләкин моны су астындагы археологик тикшеренүләр генә ачыклый ала.

Яңа Татар бистәсе зираты

Шәһәр халкы күзеннән Вахитов мәйданы тирәсендәге сәнәгый зона белән яшерелгән төп милли каберстан

Адрес:

Пригородная ур., 1


Зиярәт кылу вакыты:

май–сентябрь 8:00 – 18:00, октябрь–апрель 8:00 – 16:00

Ни өчен барырга:


Яңа Татар бистәсе «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән сүзләр белән каршы ала, алар көмеш төстәге, кайгыга чумган ана сынының ян-якларына язылган. Төп милли каберстан балачактан ук таныш исемнәрдән гыйбарәт тарих китабы белән бер. Монда татар милләтенең мәшһүр мәдәният һәм фән эшлеклеләре җирләнгән: Габдулла Тукай (иске төп аллея, беренче рәт), Марсель Сәлимҗанов (шунда ук), Шиһабетдин Мәрҗани (15 нче аллея, икенче рәт, сул якта), Таҗи Гыйззәт (15 нче аллея, беренче рәт, уң якта), Салих Сәйдәшев (шунда ук), Бакый Урманче (5 нче аллея, беренче рәт, уң якта), Сибгат Хәким (35 нче аллея, беренче рәт, сул якта), Габдрахман Әпсәләмов (төп аллея, беренче рәт, сул якта), Галимҗан Баруди (иске төп аллея, беренче рәт, уң якта), Хәния Фәрхи (2 нче аллея, беренче рәт, сул якта), Әлфия Авзалова (20 нче аллея, беренче рәт, сул якта) һәм башкалар. Зиратка ике капкадан керергә мөмкин — Пригородная урамы ягындагы төп капка һәм Мехчылар урамындагы «Идел капкасы»ннан. Боларның икенче ягы Габдулла Тукай каберенә якын булуы белән уңайлы. Хәер, зират буенча сәяхәтне төп капкадан башлаганда, күрсәткеч билгеләр ярдәмендә бөек татар шагыйренең каберен бик җиңел таба аласыз.

Нәрсәне белү урынлы:

Айдар Ногманов

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ис. тарих институтында Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге мөдире

Яңа Татар бистәсе зиратының барлыкка килү вакыты турында төрле фикер яшәп килә. Емельян Пугачев явыннан соң Казан яндырылгач, Әби патша (Екатерина II) каланың планын раслый, һәм төзелешләр шул план нигезендә алып барыла башлый. Әлеге документ кушканча, барлык зиратлар шәһәр корылмаларыннан аерылып торырга тиеш. 1771 елгы указ каберстаннарның торак биналардан ким дигәндә 100 сажин ераклыкта булырга тиешлеген билгели. Кайбер тарихчылар фикеренчә, Казанның Арча һәм Татар зиратлары нәкъ менә шул указ чыккач барлыкка килә. Ләкин Татар зиратына соңрак — XVIII гасыр ахырында нигез салынган булса кирәк. Рәсми әдәбиятта теркәлеп, бөтен белешмәлекләрдә дә искә алына торган иң борынгы кабер 1803 елгы дип күрсәтелә. Без тапкан каберләрнең иң әүвәлгесе — 1813 елгы. Элекке белгечләрнең кабер ташындагы язуны дөрес укымаган булуы ихтимал, чөнки алар барысы да гарәп телендә. Яки ул борынгы кабер инде хәзер бөтенләй югалган.

1813 елдан башлап, бу зират Казанның төп татар мазарлыгына әйләнә. Моңарчы мөселманнар мәрхүмнәрне Шәриф Камал урамындагы 5 нче хастаханә урынындагы зиратта җирләгән. Ул Иске һәм Яңа бистәләр арасында урнашкан булган. Әмма анда урын калмаган булу сәбәпле, XIX гасыр башыннан мәетләрне җир куенына Яңа Татар бистәсе зиратында гына иңдерәләр. Иске зират ташландык хәлгә килә, ә совет чорында ул урында 5 нче шәһәр хастаханәсе төзелә. Яңа Татар бистәсе зиратының моннан соңгы тарихы турында чыганаклар һәм документлар юк диярлек, мөгаен, мөселман өммәте бу мәсьәләләрне кәгазь боткасы белән баш катырмыйча, эш башкарылгач хәбәр салу ысулы белән генә хәл итеп килгәндер.

Зиратның мәйданы — 21 гектар. Г.Тукай җирләнгән кишәрлек — зиратның иске, ә төп капкадан кергән тирәләр яңа өлеше дип санала. Чынлыкта исә — нәкъ киресенчә. Зиратка кергән урын — мазарлыкның иң борынгы кишәрлеге, тикшеренүләр вакытында без анда 1820−1930 елларга караган каберләр таптык. Гомумән алганда, зират территориясе шактый тигез рәвештә үзләштерелеп килгән, 30-40 ел саен иске каберлекләр урынына яңа мазарлар казылган. Кабер ташлары кую гадәте бер үк вакытта борынгы да (андый кабер ташларын Алтын Урда чоры мазарларында да очратырга була), яңа да. Инкыйлабка кадәр чорда хәлле кешеләр — сәүдәгәрләр һәм дин әһелләре генә кабер ташы куйдыра алган. Халыкның төп өлеше каберләрне агач такталар белән генә тамгалап куя торган булган, алар инде билгеле сәбәпләр аркасында вакыт узу белән югалган. Берничә дистә елдан соң бу иске каберләр урынында яңа мазарлар пәйда була — шул рәвешле бөтен зират «яңарып тора». Шуңа күрә аны иске һәм яңа өлешләргә бүлү бик шартлы санала: һәр почмакта яңа каберләр дә, инкыйлабка кадәрге чорга караганнары да очратырга мөмкин.

Хезмәттәшләребез белән Бишбалтадагы бистәсендәге зиратны да, Рамазан мәчете янындагы «Пороховое» зиратын да тикшердек. Аларның беренчесе — 1930 елдан, икенчесе — 1960 елдан соң кулланылмый башлый, шул рәвешле, Яңа Татар бистәсе зираты — хәзер дә эшләп килә торган тарихи татар зиратларының иң соңгысы. Өстәвенә ул тарихи яктан да татар халкының төп каберстаны булып торган. «Пороховое» һәм Бишбалта зиратлары — гадирәк халык өчен, әлегә аларда күренекле кешеләрнең каберләрен очратырга насыйп булмады.
Былтыр апрель–июнь айларында Тарих институты үз теләге белән Яңа Татар бистәсе зиратында экспедицияләр уздырды. Без көн саен, бер кишәрлектән икенчесенә, бер кабердән башкасына күчеп, аларны бер-бер артлы өйрәндек. Безнең максатыбыз — зиратка нигез салынганнан бирле 1920 елларга ахырына кадәр (кириллица кертелгәнче) чорга карган, гарәп графикасындагы бөтен кабер ташларын ачыклап чыгу. Мондый вакыт чиген алуның үз сәбәпләре бар. Гарәп язулы кабер таш ядкәрләр 1930-1960 елларга да хас. Тик аларны да исәпкә алырга ниятләсәк, эш күләме шулкадәр зураеп, без бу хезмәтне бер җәйдә генә колачлап, башкарып чыга алмаячак идек. Без 1600 гә якын кабер ташын билгеләдек, араларында тулысынча сакланганнары да, бер кисәге генә калганы да бар. Шул ук вакытта алдыбызга башка бурыч та куйдык: татар халкының күренекле мәдәният, фән эшлекләренең, сәүдәгәрләр, эшмәкәрләрнең, дин әһелләренең каберләрен табу һәм теркәү. Бу очракта исә каберләрне яшь ягыннан чикләү юк иде. Киләчәктә без бөтен тупланган мәгълүматны картага төшерергә планлаштырабыз, чөнки зиратта кемнең кая җирләнгәнен бик азлар гына белә. Тагын бер бурычыбыз — һәр кеше Яңа Татар бистәсе зиратына килеп, үзен кызыксындырган каберне мөстәкыйль рәвештә таба алырлык белешмәлекләр, юл күрсәткечләр әзерләү. Хәтта язучыларга, композиторларга, дин әһелләренә багышланган аерым турист маршрутлары да ясарга була.

Фото: Регина Уразаева