Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Первая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 18.08.2018
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Первая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

Издать Гарри Поттера на татарском языке активисты просветительского проекта «Гыйлем» пытались несколько лет. В 2017-м, после затяжных переговоров Татарского книжного издательства с агентством Джоан Роулинг, перевод книги «Гарри Поттер и философский камень» наконец появился на сайте potter.tatar. Год спустя пришел черед «Тайной комнаты», предполагаемая дата выпуска романа — конец этой осени. А пока каждую субботу «Инде» будет публиковать на сайте по одной татароязычной главе. По нашей просьбе иллюстрировать текст будут дизайнеры и художники со всей России. Над изображениями к первой главе работал дизайнер «Инде» Владимир Павлов.



ҺАРРИ ПОТТЕР ҺӘМ СЕРЛӘР БҮЛМӘСЕ

1 нче бүлек

ИҢ НАЧАР ТУГАН КӨН

Менә инде ничәнче тапкыр иртәнге аш вакытында Бүрекүз урамының дүртенче йортында җәнҗәл кубадыр. Вернон Дурсль әфәндене иртән-иртүк җияне [1] Һарриның бүлмәсеннән килгән каты уһылдау тавышы уятты.

— Бу атнада өченче тапкыр бит инде! — диде ул өстәл алдында җикереп. — Әгәр син ул ябалагыңны тыя алмыйсың икән, юк итәм мин аны!

Һарри тагын, инде ничәнче тапкыр, аңлатып карады.

— Арыды ул, — диде малай. — Ул тегендә-монда очып йөрергә өйрәнгән. Төннәрен тышка чыгарырга рөхсәт итсәгез менә...

Вернон җизнәсе ырылдап:

— Мин юләрме әллә сиңа? — диде. Куе мыегына ябышкан куырылган йомырка кисәге селкенеп куйды. — Ул ябалагың синең тышка чыкса, ни булачагын беләм мин.

Алар Петуния апа белән астан гына бер-беренә карап алдылар.

Һарри ризасызлык белән тагын бәхәсләшим дигәндә, аның сүзләрен Дурсльләрнең улы Дадлиның бик каты кикерүе бүлдерде.

— Тагын бекон ашыйсым килә.

— Табада тагын бар, бәбкәм, — диде Петуния апа дымлы күзләре белән әзмәвердәй булып үскән улына карап. — Мөмкинлегебез булган кадәр ашатып калырга кирәк сине... Миңа мәктәбегездәге ашату ошамый...

— Юк инде, Петуния, Сасынгста укыганда бер дә ач булмадым мин, — диде Вернон җизни хисләнеп. — Дадли җитәрлек ашый анда, име, улым?

Дадли шулкадәр симез иде ки, арт саны аш бүлмәсе урындыгының ике ягыннан да асылынып тора иде. Ул әтисенә тешләрен ыржайтып алды да, Һаррига борылып:

— Табаны монда бир әле, — диде.

Һарри ачу белән:

— Син тылсымлы сүз әйтергә оныттың, — диде.

Гади генә бу җөмлә Дурсльләр гаиләсенә шундый тәэсир итте ки, Дадли авызын ачты да, утырган урындыгыннан очып төшеп, бөтен аш бүлмәсен селкетте; Дурсль ханым чинап җибәрде, аннары ике кулы белән авызын каплады; кан тамырлары бүртеп чыккан Дурсль әфәнде исә сикереп торды.

— «Зинһар өчен» дип әйттермәкче идем, — диде Һарри ашыгып. — Башка бер ни дә...

Җизнәсе өстәл аркылы төкрек чәчеп:

— МИН СИҢА БУ ЙОРТТА УЛ Т. СҮЗЕН ӘЙТМӘСКӘ ДИМӘДЕММЕ? — дип җикерде.

— Мин бит...

— ДАДЛИГА ЯНАРГА НИЧЕК ЙӨРӘГЕҢ ҖИТТЕ?! — дип бакырынды Вернон җизнәсе һаман өстәлгә йодрыгы белән тондырып.

— Әйтәм бит...

— МИН СИҢА БУ ЙОРТТА ИМГӘКЛЕГЕҢ ТУРЫНДА ИШЕТӘСЕМ КИЛМӘГӘННЕ ӘЙТМӘДЕММЕ? ӘЙТТЕМ БИТ!

Һарри кызарып шешенгән җизнәсеннән Дадлины торгызып иза чиккән, агарынган апасына күз йөртеп алды.

— Ярый, — диде ул, — аңладым...

Вернон җизни кире урынына утырды. Ул тыны киселгән мөгезборын кебек сулый һәм кечкенә үткен күзләренең кырые белән Һаррига карап тора иде.

Һарри җәйге ялларга кайтканнан бирле Вернон җизни Һаррига гүя менә хәзер шартларга җыенган бомба кебек карады. Ни өчен дигәндә, чөнки Һарри Поттер гади генә малай түгел иде. Чынлыкта бу малай никадәр гадәттән тыш булып булса, шул кадәр гадәттән тыш иде.

Һарри Поттер тылсымчы иде. Әле яңа гына Һогвартс Тылсым һәм Сихер мәктәбендә беренче елын тутырып кайткан тылсымчы. Һәм әгәр Дурсльләр җәйгелеккә Һарриның яннарына кайтуына шат булмасалар, Һарриның ниләр кичергәне белән чагыштырганда ул берни дә түгел иде.

Ул Һогвартсны шундый сагына иде ки, гүя бертуктаусыз эч авыртуы кебек иде бу хис. Ул серле сукмаклы, өрәкләр белән тулган Һогвартс сараен сагына иде; дәресләрен сагына иде (хәер, мөгаен, Снейпның төнәтмә дәресеннән башка), ябалаклар китереп торган почтаны, Олы Залдагы бөек табыннарны, манаралы йокы бүлмәләрендәге япмалы караватында йоклауны, Тыелган урман янында кечкенә алачыгында яшәүче ачкычлар хуҗасы Һагрид янына хәл белергә керүләрен һәм, аеруча, квиддичны (алты капка, дүрт оча торган туп һәм себеркегә атланган ундүрт уенчылы), тылсым дөньясының иң мәшһүр уенынын, сагына иде.

Һарриның барлык ырым китаплары, тылсым таягы, мантиясе, казаны, һәм иң мөһиме «Нимбус-2000» себеркесе — барысы да малай кайтып төшүгә үк Вернон җизни кулы белән баскыч астындагы чоланга бик астына куелды. Җәй буена бер дә оча алмаганга, Йортының квиддич такымындагы урынын югалтса, Дурсльләргә моннан ни дә, кире мәктәбенә бер өй эшен дә эшли алмыйча килсә ни? Дурсльләр, тылсымчылар әйтмешли, магл халкыннан иделәр (тамырларында бер тамчы да тылсымчы каны булмаганнар), һәм аларның фикеренчә гаиләдә тылсымчы булуы — бик зур хурлык иде. Вернон җизни хәтта Һарриның ябалагын, тылсымчы берәүдән хат ташымасын дип, читлегенә бикләп куйган иде.

Һарри Дурсльләргә хәтта бармак очы белән дә охшамаган иде. Вернон җизнәсе муенсыз олы гәүдәле, мәһабәт мыеклы кеше; Петуния апасы сөякләре беленеп торган озынча йөзле бер ханым иде. Дадли сары чәчле, дуңгызныкына охшаган алсу тәнле малай булса, Һарри кечкенә, ябык, елгыр яшел күзле һәм тарак күрмәгән чем кара чәчле малай иде. Ул күзлек кия һәм нәзек кенә маңгаенда яшен шәкелле яра эзе бар иде.

Менә нәкъ шушы яра эзе, хәтта тылсымчылар өчен дә, аны шундый гаҗәеп гайре гадәти итә иде дә инде. Бу яра эзе Һарриның үткәннәренә караган серле вакыйгаларның бердәнбер әсәре, аның унбер ел элек Дурсльләрнең ишек төбендә калдырылуының бер ишарәте иде.

Бер яшь чагында Һарри ничектер тарихта иң бөек явыз сихерченең ләгънәтеннән исән калган иде. Лорд Волдеморт иде ул сихерченең исеме, һәм бу исемне күпчелек ир һәм ханым тылсымчылар әле һаман әйтергә курка иделәр. Волдемортның һөҗүменнән соң Һарриның әтисе белән әнисе һәлак булганнар, Һарри үзе маңгаенда яшен шәкелле яра эзе белән котылып калган. Моннан соң, берәү дә нигә икәнен белми, Волдеморт Һаррины үтерә алмаган секундта ук көче дә, үзе дә юкка чыккан.

Шуңа Һаррины гүр иясе әнисенең апасы һәм җизнәсе үстерделәр. Ул үзенең ун ел буена ни өчен теләмәстән сәер әйберләр сәбәпчесе булуын һәм имештер әтисе белән әнисенең гомере өзелгән бу һәлакәттә аның маңгаенда яра эзе барлыкка килгән дигән Дурсльләрнең бу хикәясенә ышанып уздырды.

Шуннан соң, нәкъ бер ел элек, Һаррига Һогвартстан хат килде һәм бары да ачыкланды. Һарриның үзе дә, аның яра эзе дә мәшһүр булган тылсым мәктәбенә укырга барды. Тик менә хәзер, уку елы тәмамлангач, ул җәйге ялларга кире Дурсльләргә кайтты, һәм монда аны янә ниндидер шапшак эт урынына күрә иделәр.

Дурсльләр хәтта малайның бүген уникенче туган көне икәнен хәтерләмәделәр. Аның моңа өмете дә бик зурдан түгел иде, әлбәттә. Аларның Һаррига беркайчан да чын бүләк биргәннәре булмады, торт турында әйтәсе дә юк... Тик менә бөтенләй туган көне юк кебек кыланулары...

Шул вакыт Вернон җизнәсе тамагын кырып алды да, болай диде: «Барыбыз да белгәнчә, бүген бик мөһим көн».

Һарри колагы ишеткәненә ышана алмыйча башын күтәрде.

— Бүген үз гомеремдә иң зур килешү төзелергә мөмкин, — диде Вернон җизнәсе.

Һарри янә кыздырылган икмәген ашавын дәвам итте. Әйе инде, дип уйлады ул күңеле төшеп, Вернон җизнәсе теге уздырыласы каһәрле табын турында әйтә иде ул. Ике атна буена шуны гына сөйли иде бит. Бик бай булган бер төзүче хәләле белән кунакка килергә тиешләр һәм Вернон җизнәсе (аның ширкәте бораулар ясый иде) аннан бик зур күләмле заказ алырга өметләнеп йөри иде.

— Тагын бер тапкыр кунакларны кабул итү тәртибен кабатлап чыгарга кирәктер дип уйлыйм, — диде Вернон җизни. — Барыбыз да сәгать сигезгә үз урыннарыбызда булырга тиешбез. Петуния, син кайда булачаксың әле?

— Түр бүлмәдә, —диде Петуния апа шундук, — аларны өебездә илтифат белән каршы алырга көтеп торачакмын.

— Бик яхшы, шәп. Дадли, син?

— Мин алар өчен ишекне ачарга көтеп торачакмын. — Дадли җирәнгеч итеп елмаеп куйды. — Китерегез, пальтоларыгызны алыйм, Мәйсон әфәнде һәм Мәйсон ханым.

— Яратачаклар да инде улыбызны, — дип кычкырды Петуния апа сокланып.

— Бик яхшы, Дадли, — диде Вернон җизнәсе. Аннары Һаррига борылып: — Ә син? — диде.

—Мин бүлмәмдә өнсез генә, анда берәү дә юк кебек утырачакмын, —диде Һарри төссез тавыш белән.

—Нәкъ шулай, — диде Вернон җизни әшәке итеп. — Мин аларны түр бүлмәгә алып керәм дә, Петуния, синең белән таныштырам, аннары эчемлекләр салып бирәм. Тугызынчы унбиш минутта...

— Мин барыгызны да табын янына чакырам, — диде Петуния апа.

— Син ни диячәксең, Дадли?

— Әйдәгез мин сезгә аш бүлмәсен күрсәтим, Мәйсон ханым, — диде Дадли күзгә күренмәгән ханымга симез кулын сузып.

— Кечкенә чын дҗентелмәнем минем, — диде Петуния апа борынын тартып.

— Ә син? — диде Вернон җизни каты тавыш белән.

— Мин бүлмәмдә өнсез генә, анда берәү дә юк кебек утырачакмын, — диде Һарри арыган тавыш белән.

— Шулай. Хәзер без табын янында әйтеләсе берничә комплимент уйлап чыгарыйк. Петуния, нинди фикерләрең булыр?

— Вернон миңа сезне бик яхшы итеп гольф уйнысыз дип әйтте, Мәйсон әфәнде... Бу күлмәгегезне кайдан алдыгыз, әйтегезче, Мәйсон ханым...

— Бик яхшы... Дадли?

— «Мәктәптә „Кемнән үрнәк алыр идем“ дигән темага инша язарга кушылгач, мин сезнең турыда яздым, Мәйсон әфәнде» дисәм, ничек булыр?

Бусы инде Петуния апа өчен дә, Һарри өчен дә җитә калды. Петуния апа елап җибәрде, барып улын кочып алды, Һарри исә эчен тотып, көлгәнен күрмәсеннәр өчен өстәл астына чумды.

— Я, малай, ә син нишләячәксең?

Һаррига, өстәл астыннан чыккач, көлеп җибәрмәс өчен үзен бераз тотарга туры килде. — Мин бүлмәмдә өнсез генә, анда берәү дә юк кебек утырачакмын, — диде ул.

— Нәкъ шулай итәчәксең, — диде Вернон җизни. — Мәйсон әфәнде белән хәләле синең хакта берни белмиләр һәм белмәячәкләр дә. Кичке аш тәмам булгач, син Мәйсон ханымны түр бүлмәгә каһвә эчәргә чакырырсың, Петуния, ә мин исә бораулар турында сүз кузгатырмын. Сәгать ундагы Яңалыклар карар вакыт җиткәнче килешүне төзеп, куллар куеп, мөһерләп тә куярбыз, Алла теләсә. Ә иртәгә бу вакытта Майоркага ял йортына барыр өчен әйберләр алырга барырбыз.

Бу хакта Һарри артык шатланмады. Дурсльләр аны Бүрекүз урамындагы өйләрендә булганда яратмаганны Майоркага баргач кына ярата башламаслар иде.

— Ярый, алайса, мин Дадли белән үзем өчен табын киемнәре алыр өчен шәһәргә киттем. Ә син… — диде ул ырылдап Һаррига, – Апаң җыештырган вакытта яак астында чуалып йөрисе булма.

Һарри арткы ишек аша тышка чыкты. Көне кояшлы вә ямльле иде. Чирәмгә басып узды дә, бакчадагы эскәмиягә гөрселдәп килеп утырды һәм борын төбенә генә:

— Котлы булсын минем… шушы туган көнем… — дип җырлады.

Котлау хаты да юк, бүләкләр дә. Җитмәсә бу кичне ул гүя бөтенләй бу дөньяда юк кебек кыланырга тиеш иде. Ул моңаеп куак киртәгә күз салды. Моңа кадәр бер дә әле үзен бу кадәр ялгыз хис иткәне юк иде аның. Һогвартстагылардан барыннан да ныграк, кивиддич уеныннан да ныграк ул иң якын дуслары Рон Уизлине һәм Һермиона Грейндҗерны сагына иде. Ә алар менә аны бер дә сагынганга охшамаган. Җәй буена икесенең бере дә аңа бер хат язмады, Рон үзләрендә бераз яшәргә кунакка да чакырырмын дигән иде югыйсә.

Мең тапкырлар Һарри Һедвигның читлеген тылсым белән ачарга да, кош аркылы Рон белән Һермионага хат юлларга талпынып карады, тик аңлады ки — кирәкмәс. Яшьләре тулмаган тылсымчыларга мәктәптән тыш тылсым кулланырга ярамый иде. Һарри моны Дурсльләргә әйтмәде, әлбәттә, чөнки ул аларны барын да тирес коңгызларына әйләндерә ала дигән куркудан гына тегеләр Һаррины, чыбыгы һәм себеркесе белән бергә, баскыч астындагы чоланга ябып куюдан тыелып тора иделәр. Баштагы бер-ике атна Һарри авыз эченнән генә нидер пышылдап, Дадлины куркытып, тегенең симез аяклары белән бар көченә бүлмәдән шылганын карап торып юана иде. Тик Рон белән Һермионаның болай авызларын су капкандай булулары аны тылсым дөньясыннан тартып алынгандай хис иттерде ки, Дадлины үртәүдән дә тәм тоймый башлады. Ә хәзер менә Рон белән Һермиона аның туган көнен дә онытканнар, җитмәсә.

Һогвартстан килгән берәр кош теле хаты өчен ни генә бирмәс иде ул хәзер. Теләсә нинди тылсымчыдан... Боларның барын да төшендә генә күрмәгәнен белер өчен генә бөек дошманы Драко Малфойны күрсә хәтта шат булыр иде кебек.

Һогвартстагы былтыргы вакыты күңел ачу белән генә үтмәде, әлбәттә. Үткән уку елының ахырында лорд Волдемортның үзе белән күзгә күз очрашты ул. Лорд Волдеморт хәзер элеккеге кебек булмаса да, һаман куркыныч, мәкерле һәм һаман да элеккеге көченә кайтырга тәвәккәлле иде. Һарри аның кулыннан икенче тапкыр качып котыла алса да, бу котылу бик җиңел булмады. Һәм менә, ничә атна узган булса да, Һарри әле һаман төннәрен салкын тиргә манма булып уяна, Волдемортның кайдалыгы турында уйланып, аның явыз йөзе, тиле күзләре хәтирәләреннән сискәнә иде.

Һарри кисәк кенә утырган бакча эскәмиясендә тураеп куйды. Ул беравык бер ни күрми куак киртәгә карап торганда, киртә аңа карап тора икән бит. Яфрак арасыннан ике ифрат зур яшел күз күренә иде.

Һарри сикереп торды һәм шул ук вакытта чирәмнең теге башыннан мыскыллаган тавыш ишетелде.

Дадли җырлагандай сузып һәм аңа таба мичкә тәгәрәгәндәй атлап:

— Мин бүген нинди көн икәнен беләм, — диде.

Баягы теге күзләр йомылдылар да, гаип [2] булдылар.

— Нәрсә дидең? — дип сорады Һарри һаман теге күзләрне күргән җирдән карашын алмыйча.

— Мин бүген нинди көн икәнен беләм, — дип кабатлады Дадли һәм Һарриның янына ук килеп басты.

— Афәрин сиңа! — диде Һарри. — Ниһаять атна көннәрен отып алдың инде, болай булгач.

— Бүген синең туган көнең. — Дадли мыскыллау белән карап тора иде. — Нигә соң сиңа берәү дә котлау хаты җибәрмәгән? Әллә шушы имгәк мәктәбеңдә дә берәү белән дә дуслашалмадыңмы?

Һарри тыныч кына:

— Синең минем мәктәбем хакында сөйләнеп йөргәнеңне әниең ишетмәсен, — диде.

Дадли симез арт сыныннан төшеп барган ыштанын тартып куйды.

— Нигә син киртәгә текәлеп торасың, — диде ул шөбһәләнеп.

— Менә ут төртер өчен нинди әфсен кулланыйм икән дип уйланып торам әле, — диде Һарри.

Йөзенә курку йөгергән Дадли шундук артка чигенде.

— Яр-р-рам-м-ый сиңа... Әти сиңа әфсен итәргә рөхсәт юк диде... Ул сине өйдән куып чыгарачак... Башка барасы урының юк синең... Үзләренә алырлак дусларың юк...

— Әпсен-төпсен! — диде Һарри аяусыз тавыш белән. — Алалы-колалы... ырым-шырым...

— ӘНИИИИИ! — дип улады Дадли өенә таба тиз-тиз һәм вак-вак атлап. — ӘНИИИИИ! Ул тагын теге нәрсәсен итә!

Һаррига бу шаяруы өчен бик каты эләкте. Дадлига да, киртәгә дә бер ни булмаганын күргәч, Петуния апа аның тылсым кулланмаганын аңласа да, Һаррига сабынлы авыр таба атты, малайга иелеп калырга туры килде. Аннары ул Һаррига эш кушты, бетермичә ашатмыйм диде.

Дадли аяк астында буталып туңдырма ашап йөргән арада Һарри тәрәзәләрне, машинаны юды, чирәмне кыркып чыкты, чәчәк түтәлләрен утады, гөлчәчәкләрне кыркып суын сипте һәм бакчадагы эскәмияне буяды. Күктәге кояш бик каты кыздырды, малайның җилкәсен якты. Һарри Дадлиның котыртуына бирешәсе калмаганын белә иде дә ул, тик Дадли Һарриның башындагы уйларны уртага ярып салды бит... Әллә чыннан да аның Һогвартста бер дусты да юк микән?

Чәчәк түтәлләренә ашлама тараткан арада «Менә күрегез инде мәшһүр Һарри Поттерны хәзер», — дип уйлады Һарри ачуы килеп. Биле авырта, йөзеннән тирләр ага иде.

Хәлдән тайган Һаррины Петуния апасы керергә чакырганда кичке сәгать сигезенче ярты җиткән иде инде.

— Кер әйдә! Гәҗит өстенә генә басып атла!

Һарри бик шатланып ялт иткән аш пешерү бүлмәсенең рәхәт салкынына чумды. Суыткыч башында табынга дип әзерләнгән пудиң, күпертелгән каймак өеме һәм шикәрдән ясалган миләүшә чәчәкләре тора иде. Газ мичендә исә дуңгыз билдәмәсе чыжлый иде.

— Аша тиз генә! Мәйсоннар тиздән килеп җитерләр! — диде Петуния апа өстәлдәге ике телем ипигә һәм сыр кисәгенә күрсәтеп. Ул инде өстенә алсу төстә коктейль-күлмәк киеп өлгергән иде.

Һарри кулларын юды да, бу мескеннәр кичке ашын кабып та йотты. Ашап бетерүе генә булды, Петуния апасы тәлинкәсен тартып алды да: — Бар бүлмәңә! Сыпырт! — диде.

Түр бүлмә ишеге яныннан үтеп барышлый ул күз кырые белән генә Вернон җизнәсе белән Дадлиның күбәләк галстуклар тагып, табын кәчтүмнәрен кигәннәрен күрде. Һәм икенче катка менеп җитүе булды, ишек кыңгыравы чыңлады. Баскыч төбендә Вернон җизнинең котырган йөзе пәйда булды.

— Тавышың гына чыгып карасын, малай актыгы...

Һарри аяк очына гына басып бүлмәсенә узды, ишекне ябып караватына аварга дип борылса, караватына кемдер утыра иде аның.


[1] *җиян — племянник
[2] *Гаип булу — юк булу, югалу

Заһир Хәсәнов тәрҗемәсе, Айдар Шәйхин мөхәррирлегендә