Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Вторая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 25.08.2018
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Вторая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод появился по инициативе просветительского проекта «Гыйлем») с новыми иллюстрациями. Вторую главу по нашей просьбе оформила графический дизайнер Майя Нигматуллина.



ҺАРРИ ПОТТЕР ҺӘМ СЕРЛӘР БҮЛМӘСЕ

2 нче бүлек


ДОББИНЫҢ КИСӘТҮЕ

Һарри кычкырып җибәрә язды. Аның караватында ярканатныкы кебек зур колаклы һәм теннис шары зурлыгындагы яшел акай күзле кечкенә җан иясе утыра иде. Һарри аңлады: нәкъ шушы нәрсә иртән аның артыннан бакча капкасы аша күзәтте.

Алар бер-берсенә текәлеп катты, беренче каттан Дадлиның тавышы ишетелде:

— Пәлтәләрегезне алырга рөхсәт итегез, Мэйсон ханым һәм әфәндем?

Җан иясе караваттан шуышып төште дә озын юеш борыны келәмгә тиярдәй итеп башын иде. Аның өстенә куллары һәм аяклары өчен тишек ясалган иске мендәр тышлыгы киелгән иде.

— Эмм, сәлам, — дип, кыюсыз гына эндәште Һарри.

— Һарри Поттер! – астагылар ишетердәй чынап җибәрде җан иясе. – Добби шулкадәр озак вакыт сезне күрергә теләде, әфәндем… Шундый дан бу…

— Р-рәхмәт, — куллары белән капшап карап, зур читлегендә йоклаган Һедвиг янындагы кәнәфигә авып эндәште Һарри. Малайның аннан бик тә: «Син нәрсә?» дип сорыйсы килде, ләкин бу тупас яңгырар дип: «Син кем?» дигән сорау бирде.

— Добби, әфәндем. Бары тик Добби. Йорт эльфы Добби, — дип җавап кайтарды җан иясе.

— Чынмы? — диде Һарри. — Минем Сезне уңайсызлыйсым килми, ләкин хәзер өй эльфын кунак итү өчен иң уңайлы вакыт түгел...

Кунак бүлмәсеннән Петуния апаның яңгыравыклы ясалма көлүе ишетелде. Эльф башын түбән ийде.

— Танышуыбыздан шат түгелмен дип уйлый күрмәгез, — ашыгып кына әйтте Һарри, — ләкин Сезне берәр нинди җитди сәбәп китердеме?

— Әйе, әфәндем, — эндәште эльф. — Добби, әфәндем, шуны сөйләргә килде ки... аңлатуы авыр... Добби нәрсәдән башларга да белми...

— Рәхим итегез, — диде Һарри, ихтирам белән караватка күрсәтеп.

Аның гаҗәпләнүенә, эльфның күз яшьләре чәчрәп чыкты да җан иясе үкерергә тотынды:

— Рәхим итегез! Моңарчы беркайчан да... беркайчан да...

Астагылар бер мизгелгә тынып калды кебек.

— Гафу итегез, — дип пышылдады малай. — Минем Сезне үпкәләтәсем килмәгән иде.

— Үпкәләтергә Доббины! — күз яшьләренә буылды эльф. — Бервакытта та Доббига, аны тылсымчылар белән тигез күреп, утырырга тәкъдим итүчеләр булмады...

— Шшш! — дип пышылдый һәм шул ук вакытта кайгыртучан йөз ясарга тырыша-тырыша, Һарри Доббины караватка кадәр алып барды; зур һәм җирәнгеч бер курчакка охшап калган бу нәрсәне исә, шул караватка утыруга, очкылык тота башлады. Ахырда ул үз-үзен кулга алды да Һаррига соклану тулы күзләрен төбәде.

— Сиңа яхшы тылсымчылар күп очрамаган, ахры, — дип, аның күңелен күрергә тырышты Һарри.

Добби башын селкеде. Шуннан, бернинди искәртүләрсез, ул сикереп төштә дә башын, ярсулы итеп, тәрәзәгә төя башлады:

— Начар Добби! Начар Добби!

— Тукта! Нишлисең син? — Доббины кире караватка кайтарып, пышылдады Һарри. Һедвиг тавышлардан гадәттән тыш кычкырып уянды да канатлары белән читлеген төя башлады.

— Добби үз-үзен җәзаларга тиеш иде, әфәндем, — диде бераз күзләре кыйгайган эльф. — Добби гаиләсе турында начар сүз әйтте, әфәндем…

— Гаиләң турында?

— Добби хезмәт иткән гаилә, әфәндем... Добби йорт эльфы — бер йортка һәм бер гаиләгә гомере буе хезмәт итәргә тиешле...

— Алар синең монда икәнлегеңне беләме? — сәерсенәп сорады Һарри.

Добби сискәнеп куйды.

— Юк, әфәндем, юк... Добби Сезнең яныгызга килүегез өчен үзен катырак җәзаларга тиеш булачак, әфәндем. Добби моның өчен үзенең колакларын газ миченең ишекләренә кыстырачак. Алар берәр кайчан белсә, әфәндем...

— Ләкин алар синең мич ишегенә колакларыңны кыстырганыңны күрмәячәкмени?

— Күрәчәк, әфәндем. Добби һәрвакыт үзен нәрсәдер өчен җәзалый, әфәндем. Алар Доббига моңа рөхсәт бирә, әфәндем. Кайвакыт алар миңа башка җәзалар турында да искә төшерә...

— Ник син китмисең соң? Качмыйсың?

— Йорт эльфы азат ителергә тиеш, әфәндем. Ә гаилә беркайчан да Доббины азат итмәячәк... Добби үлгәнчегә кадәр гаиләсенә хезмәт итәчәк, әфәндем...

Һарри карап катты.

— Мин монда соңгы дүрт атнамны ничек түзәрмен дип уйлап йөри идем, — эндәште малай. — Дурсльләр болар янында кешелеклерәк кебек. Мин сиңа берәр ничек ярдәм итә алмыйммы? Ммм?

Һарри шунда ук әйткәненә үкенде. Добби тагы рәхмәт сүзләрен яудырырга тотынды.

— Зинһар, — дип пышылдады Һарри, тәмам өметен җуеп, — зинһар, тынычрак бул. Дурсльләр берәр нәрсә ишетсә, синең монда икәнлегеңне белсә...

— Һарри Поттер Доббига ничек ярдәм итә алам дип сорады... Доббиның Сезнең бөеклегегез турында ишеткәне булды, ләкин яхшылыгыгыз турында Добби беркайчан да ишетмәде...

Битенә кызыллык йөгергән Һарри:

— Бөеклек турында ишеткән нәрсәләрең барысы да чүп, — диде. — Мин хәтта Һогвартстның уку елын да тәмамлый алмас идем, ул Һермиона...

Һәм ул кинәт кенә тукталды, чөнки Һермионаны искә төшерү яраларны яңартып җибәрә иде.

— Һарри Поттер гади һәм тыйнак, — диде соклану тулы түгәрәк күзләрен төбәп Добби. — Һарри Поттер үзенең Исемен-Әйтергә-Ярамаганны тантаналы җиңүе турында сөйләми.

— Волдеморт? — дип, сорады Һарри.

Добби ярканаттай колакларын шап итеп япты да улап җибәрде:

— Исемен әйтмәгез, әфәндем! Әйтмәгез исемен!

— Гафу, — ашыгып кына әйтте Һарри. — Мин күп кенә моны яратмаган кешеләрне беләм — минем дустым Рон...

Ул тагын туктады. Рон турында уйлай шулай ук авыр иде.

Добби Һарри янына иелде, аның күзләре фаралар кебек яна иде.

— Доббига бер хәбәр килде, — дип башлады ул карлыккан тавыш белән, – имеш, Һарри Поттер ике атна элек Караңгы Лордны икенче тапкыр очраткан.... һәм Һарри Поттер кабаттан аннан котыла алган.

Һарри башын селкеп куйды, һәм Доббиның күзләре кинәттән күз яшьләреннән ялтырап җибәрде.

— Эх, әфәндем, — сулап куйды ул, почмаклы мендәр тышлыгының очы белән битен сөртеп. — Һарри Поттер кыю һәм батыр! Ул инде күпме дәһшәтләрне җиңгән! Ләкин Добби Һарри Поттерны сакларга, аны кисәтергә килде, моның өчен колакларны газ миче ишегенә кыстырырга туры килсә дә... Һарри Поттер Һовартска кайтмаска тиеш.

Берара тынлык булып алды; аны бары тик астан ишетелгән чәнечке һәм пычак чыңнары һәм Вернон җизнәй тавышының ерак гөрселдәве генә бүлә иде.

— Н-нәрсә? — мыгырдады Һарри. — Ләкин мин кайтырга тиеш — уку елы сентябрьнең берендә башлана. Шушы уй гына миңа түзәргә көч бирә. Син моның нәрсә икәнлеген белмисең. Минем урыным монда түгел. Минем урыным — Һогвартста.

— Юк, юк, юк, — колакларын селки-селки, сытып чыгарды үзеннән Добби. — Һарри Поттер кайда имин, шунда калырга тиеш. Аны югалтыр өчен ул артык бөек һәм изге җанлы. Һарри Поттер Һогвартска кайта икән, ул үлем куркынычы астында булачак.

— Ник икән? — гаҗәпләнеп сорады Һарри.

— Анда мәкерлекләр әзерләнә, Һарри Поттер. Бу елны Һогвартс Тылсым һәм сихер мәктәбендә бик куркыныч вакыйгалар булачак, — пышылдап әйтте Добби, кинәт кенә бөтен тәне белән сискәнеп куеп. — Добби моны айлар дәвамында ишетә килде, әфәндем. Һарри Поттер үзен куркыныч астына куярга тиеш түгел. Ул шундый мөһим, әфәндем!

— Нинди куркыныч вакыйгалар? — сорап куйды Һарри. — Кем аларны әзерләде?

Добби үзеннән сәер генә көлкеле тавыш чыгарды да бөтен көче белән башын диварга китереп сукты.

— Әйе, әйе! — эльфны туктатыр өчен кулыннан тотып, кычкырды Һарри. —Син әйтә алмыйсың, аңлыйм. Ләкин син минем өчен ник борчыласың? — Кинәт кенә Һарриның башына бер уй килде. — Тукта — болар ничек тә булса Вол — гафу — Үзең-Беләсең-Кемгә бәйле түгелме? Син башыңны гына селкетеп әйт, — дип тиз генә өстәп куйды Һарри, чөнки Доббиның башы, авырсынып, дивар ягына борылган иде инде.

Добби акрын гына башын чайкады.

— Юк, юк, бу Үзегез-Беләсез-Кем түгел, әфәндем.

Шулай да Доббиның күзләре шар итеп ачык иде, һәм ул гүя шуның белән Һаррига нәрсәдер әйтергә тели иде. Ләкин Һарри тәмам аптырашта калды.

— Аның абыйсы юк, шулай бит?

Добби башын чайкады, аның күзләре гадәттәгедән дә зуррак ачылган иде.

— Яхшы, алайса мин Һогвартста тагын шундый куркыныч нәрсәләрне эшли алырдай беркемне дә белмим, — диде Һарри. — Әйтәсем килә, анда бит Дамблдор бар. Син беләсеңдер бит аны?

Добби башын иде.

— Альбус Дамблдор барлык булган Һогвартс директорларыннан иң бөеге. Добби белә, әфәндем. Добби Дамблдорның Исемен-Әйтергә-Ярамаганның иң көчле вакытында да аңа каршы көрәшкәне турында ишетте. Ләкин, әфәндем, — Доббиның тавышы гел юк булды кебек, — ләкин Дамблдор җиңә алмый торган… бер тылсымчы да җиңә алмаган нәрсәләр бар...

Һәм Һарри аны туктатырга өлгергәнче, Добби караваттан тагын шуышып төште дә, Һарриның өстәл лампасын алып, үзәк өзгеч чинау белән башып төяргә тотынды.

Аста кинәт кенә тындылар. Берничә мизгелдән Һарри Вернон җизнинең, урта якка кереп, авыр сулыш белән әйтелгән:

— Дадли, шаян малай, тагын телевизорын сүндерергә оныткандыр, — дигән тавышын ишетте.

— Тиз! Шкафка кач! — диде Һарри, Доббины шул шкафка төяп һәм артыннан ишеген ябып. Һарриның караватка сикереп утыруы булды, бүлмә ишеге ачылып китте.

— Ни — чуртыма — син — монда — эшлисең? — кысылган тешләре арасыннан сытып чыгарды Вернон Җизнәй; аның чырае Һарриныкына терәлеп беткән иде. — Син яңа гына минем япон гольферы турындагы мәзәгемне боздың... тагы бер тавышын ишетәм икән, туганыңа үкенәчәксең, малай!

Ул авыр адымнар белән бүлмәдән чыгып китте.

Һарри Доббины шкафтан чыгарып атты.

— Күрдеңме, нәрсә соң бу? — диде ул. — Искә төшер әле, ник мин Һогвартска кайтмаска тиеш? — Ул минем дусларым булган (мин алар һаман бардыр әле дип уйлыйм) бердәнбер урын.

— Һарри Поттерга бер дә язмый торган дуслармы? — хәйләле тавыш белән эндәште Добби.

— Алар тиздән языр дип көтәм, — диде дә, кашларын җыерып, дәвам итте Һарри. — Тукта, ә син каян беләсең аларның язмаганлыкларын?

Добби аякларын селкеткәләп алды.

— Һарри Поттер Доббига ачуланырга тиеш түгел, Добби моны яхшы нияттән генә эшләде...

— Син минең хатларымны урладыңмы?

— Добби аларны монда җыеп барды, әфәндем, — диде эльф, Һарридан ераграк китеп һәм өстендәге мендәр тышлыгы астыннан юан хатлар төргәген чыгарып. Һарри Һермионаның пөхтә, Ронның шапшак язуларын һәм хәтта язуга охшатырга дәгъва кылган Һогвартс урманчысы Һагридның кәгазь бозуларын да таный алды. Добби каушап кына Һаррига карап куйды. — Һарри Поттер ачуланмаска тиеш... Добби өметләнде... Әгәр Һарри Поттер аны дуслары оныткан дип уйласа.... Бәлки Һарри Поттер Һогвартска кайтырга теләмәс иде, әфәндем...

Һарри аны тыңламый иде инде. Ул хатларны тартып алырга тырышты, әмма Добби аны тота алмаслык чигенде.

— Әгәр Һарри Поттер Доббига Һогвартска кайтмаска сүз бирсә, бу хатлар аңа кайтарылачак, әфәндем. Сез күрергә тиеш булмаган дәһшәтләр бу! Кайтмыйм дип сүз бирегез, әфәндем!

— Юк, — ачуланды Һарри. – Кайтар миңа дусларымның хатларын!

— Алайса Һарри Поттер Доббины мәҗбүр итә... — эндәште эльф моңсу гына.

Һарри хәрәкәтләнергә өлгергәнче, Добби бүлмәнең ишегенә ташланды, аның шакылдатып ачты да аска йөгерде.

Авызы кипкән, эче янган Һарри, бер тавыш та чыгармаска тырышып, аның артыннан ашыкты. Малай соңгы алты баскычны келәмгә сикереп кенә төште дә Доббига карады. Кунаклар бүлмәсеннән Вернон җизнинең тавышы ишетелде:

— ...Мейсон әфәндем, Петуниягә Америка сантехниклары турындагы мәзәкне сөйләгезче, аның үлеп ишетәсе килә...

Һарри аш бүлмәсенә йөгереп керде дә йөрәге туктаганын сизде.

Петуния апаның пудинг, тау кадәр крем һәм шикәрле миләүшәләр белән бизәлгән сәнгате түшәм буйлап йөзеп йөри иде. Добби буфет шкафы өстенең почмагында утыра иде.

— Юк, — карлыккан тавыш белән ялварды Һарри, — алар мине үтерәчәк...

— Һарри Поттер мәктәпкә кайтмаска сүз бирергә тиеш...

— Добби, зинһар...

— Әйтегез моны, әфәндем…

— Мин әйтә алмыйм!

Добби аңа моңсу караш ташлады.

— Алайса Добби моны эшләргә мәҗбүр, бу Һарри Поттер өчен иң хәерлесе.

Пудинг идәнгә йөрәк туктардай авырлык белән ишелеп төште. Тәлинкә ватылу белән крем бөтен тәрәзәләргә һәм диварларга чәчрәде. Камчы тавышын чыгарып, Добби һавада эреде.

Кунаклар бүлмәсеннән тавышлар ишетелде; күзләре акайган һәм башыннан алып Петуния апаның пудингына чумган Вернон җизни, Һарррины эзләп, аш бүлмәсенә атылып керде.

Әүвәл Верной җизни аңлатырга кереште:

— Безнең бертуганның улы бик борчыла, таныш булмаган кешеләрдән курка, шуңа без аны өстә тоттык...

Аннан ул шаккаткан Мэйсоннарны яңадан кунаклар бүлмәсенә озатты да, кире Һарри янына кайтып, малайны үтерергә янады һәм кулына идән пумаласын тоттырды. Петуния апа суыткычтан туңдырма алды, ул вакыт Һарри, һаман да калтырана-калтырана, аш бүлмәсенең идәнен юа иде.

Бәлки Вернон җизни үзенең килешүен төзегән дә булыр иде — ябалак очып керде.

Петуния апа тартмадан ашаганнан соң бирелә торган бөтнек кәнфитләрен таратырга керешкән генә иде, тәрәзәдән амбар ябалагы очып керде дә Мэйсон ханымның башына хат ташлады. Мэйсон ханым, сирена тавышы кебек чынап, ниндидер лунатиклар турында сөйләп өйдән атылып чыгып китте. Мейсон әфәнде озаклап Дурсльләргә хатынының төрле зурлыктагы һәм формадагы кошлардан куркуын аңлатырга кереште, һәм алар шулай шаяртырга теләгәннәр идеме дип сорады.

Һарри идән пумаласын кысып тотып аш бүлмәсендә торганда, күзләре яман ут белән янган Вернон җизни малайга ташланды.

— Укы! — пышылдады ул, малай алдында хатны болгап. — Әйдә — укы!

Һарри хатны алды. Аның эчендә туган көн котлаулары юк иде.

Хөрмәтле Һарри Поттер,

Безгә бүген Сезнең йортыгызда сәгать тугыз да 12 минутта Очу Әфсене кулланылган дигән мәгълүмат килде.

Белүегезчә, балигъ булмаган тылсымчыларга мәктәптән тыш әфсеннәр куллану тыелган, һәм тагын шундый бер гамәл мәктәптән куылу белән янарга мөмкин (Балигъ булмаган тылсымчыларны чикләү карары, 1875, Параграф С).

Шулай ук искә төшерәбез: теләсә нинди тылсымлы гамәлләрне тылсымчы булмаган җәмгыять вәкилләренә (Маггларга) күрсәтү куркынычын тудыру җитди җинаять булып санала (Тылсымчылар Яшеренлеге турында Халыкара Конвециясенең 13 нче бүлеге).

Яхшы яллар!

Ихтирам белән,

Мафальда Һопкирк

Тылсымны дөрес кулланмау идарәсе

Тылсым министрлыгы

Һарри күзләрен хаттан күтәрде дә тамактагы төерне йотып куйды.

— Син безгә мәктәптән тыш тылсымны кулланырга ярамаганын әйтмәдең, — диде күзләрендә ут уйнаган Вернон җизни. — Әйтергә оныттың... Башыңнан чыккан, шулаймы…

Ул тешләрен күркәткән зур бер бульдог шикелле Һаррины изүен дәвам итте.

— Ярый, малай, минем сиңа яңалыкларым бар... Мин сине бикләп куям... син беркайчан да мәктәпкә кайтмыйсың... беркайчан да... һәм тылсым кулланып карасаң — алар сине куачаклар!

Һәм шашкан кебек көлә-көлә, Һаррины баскычтан сөйрәргә тотынды.

Верной җизни сүзен тота торган кеше иде. Икенче иртәне ул Һарриның тәрәзәсен кадаклап кую өчен бер ир-атны яллады. Ишеккә мәчеләр өчен кечкенә ишекчекне исә үзе ясады, аннан көненә өч тапкыр бераз ризык биреп була иде. Алар Һаррига юыну бүлмәсе белән иртән һәм кич кулланырга рөхсәт итте. Башка очракларда ул үзенең бүлмәсендә бикләнгән иде.

* * *

Өч көннән соң дә Дурсльләрнең күңелләре йомшарырга охшап тормый, һәм Һарри бер чыгу юлын күрми иде. Малай, рәшәткәле тәрәзә артында баеп килүче кояшка карап, аның белән нәрсә буласын да белмәгән хәлдә ятагында ята иде.

Һогвартстан кусалар, бүлмәдән тылсым ярдәмендә чыгу юлларын эзләүдән ни мәгънә? Ләкин Бүрекүздә яшәү шулай ук мөмкин түгел иде. Хәзер Дурсльләр иртәләрен тычкан яки бака булып уянуларыннан курыкмый иделәр, һәм шулай итеп, ул үзенең соңгы сугыш коралын югалтты. Бәлки Добби Һаррины Һогвартста буласы ниндидер дәһшәтләрдән саклап калгандыр да, ләкин вакыйгалар болай барса, ул барыбер ачлыктан булса да үләчәк.

Кече ишек ачылды да Петуния апаның кулы консервлардан пешерелгән ашны сузды. Ачлыктан эче авырткан Һарри караватыннан сикереп төште дә ашарга ташланды. Аш бозланып каткан булса да, Һарри аны бер йотымда эчеп бетерде. Шуннан ул Һедвигның читлеге янына килде дә, утлыгына калган ризыкларны салды. Ул, йоннарын тырпайтып, хуҗасына усалланып карады.

— Томшыгыңны чөереп утырма, биргәнне аша, — төксе карап эндәште Һарри.

Ул буш савытны ишек янына илтеп куйды да, караватка кире ятканда, үзен никтер ашаганчыга кадәргедән дә ачрак итеп сизде.

Дүрт атна үтүгә ул исән булса да, Һогвартска кайтмаган очракта, аның белән нәрсә булачак? Кемне дә булса нәрсә булганны ачыклар өчен җибәрерләр микән? Дурсльләрне малайны җибәрергә күндерерләр микән?

Караңгылык бүлмәгә иңә бара иде. Мәгънәсез, җавапсыз сораулар белән үзен тирги-тирги, эче быгырдаган малай борчулы йокыга китте.

Аңа шундый төш керде: имеш, ул хайваннар бакчасында рәшәткә артында утыра, һәм аның рәшәткәсенә «Балигъ булмаган тылсымчы» дип язылган икән. Кешеләр исә салам өстендә яткан хәлсез һәм ачыгып беткән малай артыннан шул рәшәткә артннан күзәтеп тора икән. Алар арасында Һарри Добби йөзен таныды, аннан ярдәм сорады, тегесе исә җавапка бары:

— Һарри Поттер монда иминлектә, әфәндем! — дип ташлады. Шуннан соң Дурсльләр барлыкка килде, һәм Дадли рәшәткәнең баганаларын йолкый һәм аннан көлә башлады.

— Җитте! — бу авыр тавыштан арынырга теләп эндәште Һарри. — Калдырыгыз мине тынычлыкта... Китегез... Мин йокларга тырышам...

Ул күзләрен ачты. Ай яктысы тәрәзәдәге рәшәткәләр аша бүлмәгә керә иде. Һәм сипкелләргә баткан, ут төсендәге чәчле, озын борынлы кемдер аңа акаеп катты.

Һарриның тәрәзәсе артында Рон Уизли тора иде.

Гүзәл Әхмәтгәрәй тәрҗемәсе, Айдар Шәйхин мөхәррирлегендә
Переводчик — Гузель Азметгарай, корректор — Айдар Шайхин

Һарри Поттерны татарчага тәрҗемә итү төркеме, 2018 ел