Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Четвертая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 08.09.2018
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Четвертая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод появился по инициативе просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Четвертую главу по нашей просьбе оформила казанский иллюстратор Хаят Мустафина.



4 нче бүлек

«Флориш белән Блоттс»та

«Өн»дәге тормыш белән Бүрекүз урамындагы тормыш арасында җир белән күк аермасы бар иде. Дурсльләр бар әйбердә тәртип, төп-төгәллек ярата иделәр. Уизлиләрнең өйләрендә исә сәер вә көтелмәгән әйберләр тулы булып чыкты. Һарри беренче тапкыр аш бүлмәсе миченең киштәсе өстендәге көзгегә карагач, аның: «Күлмәгеңне кыстыр, йобалгы» дип әйтүен ишетеп коты ботына төште. Чормадагы бүкәй карашынча бик тын була башласа исә, ул уларга тотына, морҗаларны шаулата, ә Фред белән Джордж бүлмәләрендә ишетелгән җиңелчә генә шартлау тавышлары гаять гадәти әйбер итеп кабул ителә иде. Тик Һарри өчен Роннардагы иң сәер һәм күнекмәгән әйбер сөйләшә торган көзге дә, тавыш чыгарган бүкәй дә түгел. Иң сәере: аны монда кешегә саный иделәр.

Уизли ханым аның оеклары хакында көрсенде һәм, ашарга утырсалар, аннан дүртәр тапкыр ашамлыкны өстәп ашатты. Уизли әфәнде, Һаррины аш өстәле алдында үзе янына утыртып, Магглар белән яшәү турында, розеткаларны һәм почтаны ничек куллану турында сораулар яудырырга яратты.

— Искиткеч! – дигән булды ул Һарри аңа телефон турында сөйләгәндә. – Бик акыллы, дөресен генә әйткәндә, тылсымсыз гына никадәр хаҗәтләрен тәэмин итү юлларын тапканнар алар.

«Өн»гә килеп берәр атнадан соң, бер кояшлы иртә белән Һаррига Һогвартстан хат килде. Алар Рон белән иртәнге ашларын ашарга дип аска төшкәндә Уизли әфәнде, Уизли ханым һәм Джинни инде өстәл алдында утыра иделәр. Джиннинең Һаррины күрүе булды, алдындагы ботка тәлинкәсен шалдыратып төшереп тә җибәрде. Бүлмәгә Һарри килеп кердеме, Джинни никтер һәрвакыт нәрсә булса да әйләндереп каплый ул. Менә ул тәлинкәсен алыйм дип өстәл астына чумды да, чыкканда, йөзе гүя баеп барган кояш кебек кызыл булды. Күрмәмешкә салышып, Һарри утырды һәм Уизли ханым сонган кәтермәчне алды.

— Мәктәптән хатлар килде, – диде Уизли әфәнде Һарри белән Ронга бер үк саргылт, адреслары яшел кара белән язылаган күнкәгазь[1] конвертлар сузып. Дамблдор синең монда икәнеңне белеп тә алган икән, Һарри... аннан берни дә яшереп булмый. Сезгә дә килде, – диде ул өстәп һаман да пижамачан бүлмәгә кереп килүче Фред белән Джорджка.

Барысы да хатларын укыган арада бүлмәдә берничә минут тынлык хөкем сөрде. Һарриныкында, гадәттәгечә, беренче сентябрь көнне Кингс Кросс станциясеннән Һогвартс Экспресс поездына утырырга кирәклеге турында хәбәр ителә иде. Шулай ук, анда яңа уку елына кирәкле китаплар исемлеге дә язылган иде.

Икенче сыйныфта укучылар өчен кирәкле китаплар:
Миранда Гушакның «Стандарт әфсен китабы» (2 сыйныф)
Гилдерой Локһартның «Баньши белән чәйләү» китабы
Гилдерой Локһартның «Бүкәйләр белән бию» китабы
Гилдерой Локһартның «Убырлы карчык белән утырмалар» китабы
Гилдерой Локһартның «Трольләр белән сәяхәт» китабы
Гилдерой Локһартның «Убырлар белән юлда» китабы
Гилдерой Локһартның «Убыр бүреләр белән уеннар» китабы
Гилдерой Локһартның «Кар кешеләре белән бер ел» китабы

Үзенең китап исемлеген карап чыккан Фред Һарриныкына үрелеп карады.

— Сиңа да Локһартның барлык китапларын алырга кушканнар, – диде ул. – Яңа Караңгы көчләрдән саклану укытучысы бик ярата ахрысы аны... хатын-кыз булса кирәк бу укытучы.

Шул чак Фред әнисенең карашын күреп алды да мармелад ашаган кыяфәт чыгарды.

— Барлык бу китаплар очсыз булмас, – диде Джордж тиз генә әтисе белән әнисенә карап. – Локһартның китаплары чыннан да бик кыйбат.

— Җаен табарбыз, – диде Уизли ханым, тик аның карашы борчулы иде. – Джиннига кирәкләрнең күпчелеген кулланылган әйберләр кибетләреннән табалырбыз дип уйлыйм.

— О, син дә быел Һогвартска барасыңмыни? – дип сорады Һарри Джиннидан.

Ул башын какты, ялкын төсендәге чәчләренең тамырларына кадәр кызарып чыккан кыз ялгыш терсәген тәлинкәсенә тыкты. Бәхеткә, моны Һарридан башка берәү дә күрмәде, чөнки менә нәкъ шул вакытта Ронның тагын бер абыйсы – Перси бүлмәгә керде. Ул инде киенгән, Һогвартс префектлары тамгасы жилетына кадалган иде.

— Хәерле иртәләр, – диде ул җәһәт кенә. – Нинди матур көн.

Ул бердәнбер буш калган утыргычка утырды да шунда ук кире сикереп торды һәм астыннан ниндидер соры каурыйлы чүпрәк тартып чыгарды... хәер ул бары тик Һаррига башта шулай тоелган икән, чөнки Һарри ул нәрсәнең сулыш алганын шәйләде.

— Эррол! – диде Рон һәм Персиның кулыннан аксак бер ябалак алды, анары канаты астыннан хат чыгарды. – Ниһаять Һермионаның җавабын алып кайткан. Мин аңа сине Дурсльләрдән коткарырга җыенуыбыз турында язган идем.

Ул Эрролны арткы ишек төбендәге куначасына алып барды да бастырып карады, тик Эррол тагын аска мәтәлеп төште. Рон, «адәм көлкесе» дип, аны савыт-саба киптергечендә калдырып китте. Моннан соң ул Һермионадан килгән хатны ертып ачты да тавыш белән укый башлады:

Кадерле Рон, һәм, әгәр анда булсаң, Һарри!

Эшегез уңган һәм Һарриның хәлләре яхшыдыр дип өмет итәм. Рон! Аны коткарганда ярамаган берни дә кылмагансыз дип ышанасым килә, чөнки бу Һаррига дә зур кыенлыклар китерер. Бик борчылам сезнең өчен, һәм, әгәр Һарриның хәлләре әйбәт булса, рәхим итеп миңа берәр кош теле хат юллавыңны үтенәм. Кош дигәннән... бүтән бу ябалакны җибәрмә, чөнки, куркам ки, тагын бер сәфәр аны бетереп ташлар.

Мин, әлбәттә, өй эшләрем белән бик мәшгульмен...

— Ничек инде?.. – диде Рон гаҗәпләнеп, – Каникул бит!

...Һәм без киләсе чәршәмбе Лондонга дәреслекләр алырга барабыз. Кыек Тыкрыкта очрашыйкмы соң әллә?

Миңа тизрәк хәл-әхвәлегезне җиткерегез.

Яратам, Һермиона.

— Эш уңае, без дә шул вакытка бара алабыз, – диде Уизли ханым, өстәлне җыештыра башлап. – Бүген нишләргә җыенасыз?

Һарри, Рон, Фред һәм Джордж Уизлиләрнең тау башындагы бер кишәрлекләренә менәргә җыенган иделәр. Ул кишәрлек, тирә-ягы тоташ агач булганга һәм астагы авылдан күренмәгәнгә күрә, алар бик югары күтәрелми генә, анда бераз квиддитч уйнарга җыена иделәр.

Алар чын квиддитч туплары кулланмадылар, чөнки, әгәр тупларны берәрсе генә дә читкә очып, авылга таба китсә, моны аңлатуы кыен булыр иде. Алар урынына малайлар бер-берсенә алмалар атып уйнадылар. Иң яхшы себеркене – Һарриның «Нимбус ике мең»ен чиратлап кулландылар. Ронның иске «Комета»сын еш кына хәтта күбәләкләр дә узып киткәләде.

Биш минуттан инде алар себеркеләрен иңнәренә салып тауга менеп бара иделәр. Персига уенга кушылырга тәкъдим ителгәч, ул эшем бар гына диде. Килгәннән бирле Һарри Персины аш вакытларында гына күрде, калган вакытны теге үз бүлмәсендә бикләнеп ятты.

— Нәрсә майтара икән ул анда? – диде Фред кашларын җыерып. – Үзенә охшамаган ул бу көннәрдә. Синнән бер көн алда аның имтихан нәтиҗәләре килде. Унике Ө.К.Э.[2] алса да, бер дә масаймады әле.

— Өлгереш Квалификация Экзамены, – дип аңлатты Джорҗ Һарриның сораулы карашын күреп. – Билл да уникене алган иде. Сак булмасак, гаиләбездә тагын бер Мәктәп әйдаманы пәйда булырга мөмкин. Мондый хурлыкка ничек түзәрбез?

Билл – Уизлиләрнең иң олы абыйлары иде. Ул да, аннан соң килгән Чарли дә инде Һогвартсны бетереп чыгып киткәннәр. Һарри аларның берсен дә күргәне булмаса да, Чарлинең Румыниядә аждаһалар өйрәнгәнен һәм Биллның Мисырда Гринготтс тылсым банкында эшләвен белә иде.

— Әти белән Әни ничек итеп бөтен мәктәп кирәк-ярагын ала алыр, белмим, – диде Джорҗ бераздан. – Биш Локһарт китаплары җыелмасы! Ә Джиннига тагын кием-салымы да, таягы, тагын әллә нәрсәләре дә кирәк...

Һарри бер ни дә эндәшмәде. Бик сәер хис итте ул үзен. Лондонда Гринготтсның бер базында аның мөлкәте бар. Әлбәттә, Тылсым дөньясында гына бар – галеон, сикль һәм кнат акчаларга маглл кибетләрендә бер ни алып булмый. Ул үзенең Гринготтстагы хисабы турында Дурсльләргә бер ни дә әйткәне юк. Чөнки, алар тылсым белән бәйле һәммә әйбердән дә курыксалар да, зур алтын өеме дигәндә куркулары онытылып китү бик ихтимал иде.

Киләсе чәршәмбе көнне Уизли ханым аларны барын да бик иртә уятты. Һәммәсе дә, тиз генә ярым дистәләп сәндвич ашаганнан соң, киенделәр, Уизли ханым мич өсте киштәсеннән бер гөл савытын алып аның эченә күз салды.

— Бетеп килә, Артур, – диде ул көрсенеп. – Бүген тагын алырга кирәк… әйе, башта кунаклар. Әйдә, Һарри! – диеп савытны Һаррига сузды.

Һарри аңа карап торган Уизлиләргә аптырап карады.

— М-мин нишләргә тиеш соң? – дип сорады ул тотлыгып.

— Аның беркайчан да Очком ярдәме белән сәфәр кылганы булмагандыр ул, – диде Рон кинәт. – Гафу ит, Һарри, онытканмын.

— Беркайчан дамыни? – диде Уизли әфәнде. – Алайса былтыр Кыек тыкрыкка мәктәп кирәк-яраклары алырга ничек бардың соң син?

— Мин метро белән бардым...

— Шулаймыни? – диде ул кызыксынып, – Анда эскалаторлар да бар идеме? Төгәл итеп ничек?...

— Куй инде, Артур, – диде Уизли ханым. – Очком белән сәяхәт итү күпкә тизрәк, бәпкәм. Тик син аны моңарчы кулланмадыйсаң, Я, Раббым...

— Бер ни булмас, әнием, – диде Фред. – Һарри, безгә кара.

Ул чүлмәктән чеметеп кенә ялтырап торган очком алды да, утка кереп басып, аны ялкынга сибеп җибәрде.

Ялкын, үкереп, зөбәрҗәттәй яшел булды, буйга Фредтан да биегрәк үсеп китте, Фред исә ялкынның уртасына кереп басты да «Кыек аллея» дип кычкырды һәм юк булды.

— Сүзләреңне ачык итеп әйт, үскәнем, – диде Уизли ханым Джордж кулын гөл савытына тыккан арада. – Һәм кайсы мичтән чыкканыңа игътибар итә күр.

— Нәрсәдән чыгарга? – диде Һарри дулкынланып. Бу арада ялкын тагын бер кат үкергән тавыш чыгарып, Джорҗны да күз күременнән алып китте.

— Тылсымчыларның мичләре бик күп ул, тик ачык итеп әйтсәң...

— Булдыра ул, Молли, бызлама, – диде Уизли әфәнде үзенә чеметеп кенә очком алып.

— Туктале, җанашым, әгәр ул югала калса, апасы белән җизнәсенә ни диярбез?

— Алар шатланыр гына, – диде Һарри аңа. – Мин берәр морҗа эчендә югалган очракта, Дадли моны бик яхшы шаярту дип кенә кабул итәр иде, бу хакта борчылмагыз...

— Ярый, алайсам... Артурдан соң барырсың, – диде Уизли ханым. – Ут эченә кереп баскач, кая барасыңны әйт...

— Терсәкләреңне җыеп тот, – диде Рон киңәш итеп.

— Күзләреңне йом, – диде Уизли ханым. - Корым...

— Кыбырсыма, – диде Рон. – Югыйсә кирәкмәгән мичтән атылып чыгуың бар...

— Куркуга бирелмә һәм мичтән иртә чыга күрмә, Фред белән Джорҗ күренгәч чыгарсың.

Боларның барын да истә калдырырга тырышып, Һарри чеметеп кенә очком алды да мич янына килде. Тирән сулыш алып очкомны учакка атты, аннары алга атлады. Ут бары бик җылы җил кебек кенә иде, барасы урынны әйтәм дип авызын ачуы булды, авызына көл кереп тулды.

— К-Кы-ек тыкрык, – диде ул йөткереп.

Әйтерсең лә гаять зур чоңгыл суырып алды аны. Гүя бик зур тизлек белән әйләнә иде ул — колак төбендә җилнең үкерүе саңгыраулатырлык иде — ул күзләрен ачык тотарга тырышса да яшел ут өермәләре аның күңелен болгатты, нидер бик каты итеп аның терсәгенә китереп бәрде дә ул аны, һаман да әйләнә-әйләнә, гәүдәсенә кысты, хәзер инде кемдер салкын куллары белән аның битенә чәпи иде кебек... ул күзлеге аша күзләрен кысып тонык кына мичләр һәм бер чеметеп кенә мич артларындагы бүлмәләрне күрде... ашаган сәндвичләре кире чыгарга сорадылар... тизрәк бетсен иде бу дип ул күзен йомган иде...

Ниндидер салкын ташка йөзтүбән барып төште, күзлеге урталай сынды.

Башы әйләнде, сугылган җирләре күгәргән, өсте-башы корымга баткан; Һарри сынык күзлеген күзенә китереп курка-курка гына торып басты. Кеше фәлән дә күренмәде, Һарри кая эләккәнен дә белмәде. Зур ярымкараңгы тылсым кибетендә таштан чыгарылган мич эченә басып торуы гына күренә иде. Тик бу кибеттә Һогвартска яраклы бер ни дә юк иде бугай.

Якында гына, бер пыяла тартма эчендә, мендәргә куелган киптерелгән кул, канга баткан бер комплект уен кәртләре һәм акаеп торган пыяла күз бар иде. Диварлардан явыз кыяфәтле битлекләр карап тора, ләүкәләрдә кеше сөякләре тезелгән һәм түшәмнән тутыгып беткән, чыгынтылы[3] әллә нинди кораллар эленеп тора иделәр. Моннан да начаррагы шул иде ки, кибетнең тузанга баткан тәрәзәләре аша күренеп торган урам бер дә Кыек Аллеяга охшамаган иде.

Тизрәк ычкынырга кирәк моннан. Җиргә бәрелгән борыны һаман сызланган көенә Һарри бертавышсыз җәһәт кенә ишеккә томырылды. Ләкин, ярты юлны да үтеп өлгергәнче, тәрәзнең теге ягында ике кеше пәйда булды. Шуларның берен адашкан, корымга баткан һәм сынык күзлек кигән вакытта һич тә күрәсе килми иде Һарриның: ул Драко Малфой иде.

Ул тиз генә тирә-ягына каранып алды да сулда карага буялган бер зур шкаф шәйләп алып, шуның эченә атылып кереп посты һәм, күзәтеп торыр өчен, ишекне сызак кына ачык калдырды. Ул да булмады, ишектәге кыңгырау чыңлавы белән Малфой кибет эченә аяк басты.

Аның артыннан кергән ир Драконың әтисе булуы шунда ук аңлашылды. Шул ук агарынган, ябык йөзле һәм шундый ук салкын соры күзле иде ул. Малфой әфәнде кибеткә атлап керде, иренеп кенә, салмак кына сатулык әйберләргә күз йөгертте дә янсәкедәге кыңгырауны чыңлатты. Аннары улына таба борылып:

— Бер нигә дә кагылма, Драко, – диде.

Пыяла күзгә барып җиткән Малфой:

— Мин сине миңа бүләк алырга җыенасың дип уйлаган идем, – диде.

— Мин сиңа ярыш себеркесе алырмын дидем бит инде, – диде әтисе бармаклары белән янсәкегә суккалап.

— Йортымның такымында булмагач, моның ни файдасы бар соң? – диде Малфой ачуыннан иренен кабартып, – Һарри Поттерга былтыр Нимбус Ике Мең бирделәр. Гриффиндор такымында уйнар өчен Дамблдордан махсус рөхсәт булды. Юньләп уйный да белми бит, ичмасам, бары тик мәшһүр булганы өчен... Маңгаенда теге ниткән яра эзе булган өчен генә... – Малфой баш сөякләре тезелгән киштәне карарга дип иелде, – ...барысы да аны шундый акыллы дип уйлыйлар, яра эзе һәм себеркесе булганы өчен яраталар...

— Син миңа моны инде кимендә ун тапкыр әйткәнсеңдер, – диде Малфой әфәнде улына тыныч кына карап. – Һәм мин сиңа менә нәрсәне исеңә төшерим: Һарри Поттерны безнекеләрнең күпчелеге Кара Лордны юк иткән каһарман итеп кабул иткәндә, аннан да ким булу килешмәс безгә... Ә-ә, Боргин әфәнде.

Янсәке артында, майлы чәчләрен йөзеннән артка чөереп, бер бөкрәйгән кеше басып тора иде.

— Малфой әфәнде, янә сезне күрү нинди шатлык, – диде Боргин әфәнде чәчләре кебек үк майлы тавыш белән. – Шатмын... яшь Малфой әфәнде, сезгә дә... шатмын. Ничек ярдәм итә алам сезгә? Сүз уңае, бүген бик шәп ташламалар көне...

— Сатып алырга килмәдем бу юлы, Боргин әфәнде, сатам. – дидем Малфой әфәнде.

— Шулаймы? – Боргин әфәнденең йөзендәге елмаю бераз сүрелә төште.

Малфой әфәнде эчке кесәсеннән бер күнкәгазь тартып чыгарды да:

— Әлбәттә ки сез Министрлыкның тагын да тентүләр уздыруын ишеттегез, — диде ул, Боргин әфәндегә кәгазьне сузып. – Минем... әйтик... әгәр Министрлык кереп чыгарга уйласа, йөземә кызыллык китерерлек берничә әйберем бар.

Боргин әфәнде борынына кечкенә пенсне беркетеп кәгазьгә күз төшерде.

— Министрлык сезне бочырга кыймастыр ул, әфәндем?

Малфой әфәнде иреннәрен кысты.

— Әлегә килмәделәр. Малфой исемн әле ихтирам итәләр, тик Министрлык кыюланганнан кыюлана, тенкәгә тия. Яңа Маглларны Яклау Акты чыгачагы турында сүз йөри, шөбһә юк ки, теге бет тешләгән магллар сөюче Артур Уизлинең эше бу...

Һарриның ачуы кузгалды.

— ...һәм, үзегез аңлыйсыздыр, бу агуларның кайберләре тагын да...

— Аңлап торам, сэр, әлбәттә, – диде Боргин әфәнде. – Кая әле...

— Менә моны алсак буламы? – дип бүлдерде Драко мендәр өстенә куелган киптерелгән кулга күрсәтеп.

— Ә-ә, Шанлы Кул! – Боргин әфәнде Малфой әфәнде биргән кәгазьдән аерылып, Дракога таба борылды. – Бу кулга шәм кыстырсаң, яктылыгы бары тик кулның хуҗасына гына төшәчәк. Карак һәм талаучыларның иң якын дусты ул! Улыгызның зәвык тойгысы бар икән, сэр.

— Улым караклык вә угрылык көненә калмас дип өмет итәм, Боргин. – Малфой әфәнденең тавышы салкын яңгырады. Боргин әфәнде исә ашыгып:

— Хурларга да, мыскылларга да ниятем юк иде, әфәндем... – диде.

— Алай да, мәктәптәге билгеләре яхшырмаса, – диде Малфой әфәнде тагын да салкынрак итеп, – шул юл гына калырга мөмкин аңа.

— Монда минем гаебем юк, – диде җавап итеп Драко. –Бар укытучыларның да яраткан укучылары бар, теге Һермиона Грейнджер...

— Мин сине, ниндидер тылсымсызлар гаиләсеннән килгән кызның бөтен имтиханнарда да сине уздырганына оялырсың дип уйлаган идем, – дип Малфой әфәнде улының йөзенә чәпәде.

Һарри Драконың оятыннан каушап калуын, ачуы кабарганын күреп эченнән генә:

— Һә! – диде.

— Бөтен җирдә дә бер хәзер, – диде Боргин әфәнде шул майлы тавышы белән. – Тылсымлы канны санламый башладылар...

— Мине санлый карасыннар, – диде ачудан кызарынган Малфой әфәнде.

— Әйе, сэр, мин санлыйм сезне, – диде Боргин әфәнде бик итагатьле башын иеп.

— Алайса, бәлкем, мин биргән кәазьгә кире кайтырбыз, – диде кырт кисеп Малфой әфәнде. – Ашыгам, Боргин, бүген башка җирдә дә бик мөһим эшләрем бар...

Алар сатулаша башладылар. Һарри Драконың, сатылырга куелган әйберләрне караштыргалаган булып, ул качып торган җиргә һаман да якыная баруын бик борчылып карап торды. Менә Драко кеше асылынган бер киләп бау янына туктады, аннары, мыскыллык белән елмаеп, бик күркәм ак ахактан ясалган бер муенсага беркетелгән «Дикъкать: Кагылмагыз. Каһәре бар, Инде унтугыз магглның гомерен өзде» дигән язуга карап торды.

Драко аннан борылды да каршындагы шкафны күреп, аңа таба атлады... кулын тоткасына сузды...

— Килештек, – диде Малфой әфәнде янсәке каршында. – Киттек, Драко...

Драко борылып киткәч, Һарри җиңе белән маңгаен сөртте.

— Хәерле көн сезгә, Боргин әфәнде. Әйберләр артыннан өемә иртәгә килегез.

Ишекнең ябылуы булды, Боргин әфәнденең майлы рәвеше юкка чыкты:

— Хәерле көнегез үзегезгә булсын, Малфой әфәнде. Әгәр йөргән сүзләр чын икән, сез миңа өегездәгенең әле яртысын да сатмадыгыз...

Үз-үзенә нидер сөйләнеп, Боргин әфәнде эчке бүлмәләрнең берсенә кереп югалды. Һарри, теге кире чыкмагае дип бер-ике минутлап көткәннән соң, шыпырт кына шкафтын чыкты да, пыяла тартмаларны узып, кибеттән чыгып ычкынды.

Ул, сынык күзлеген күзләренә китереп, як-ягына карады, Караңгы Сәнгать кирәкләрен саткан кибетләрдән генә торган диярлек бер пычрак тыкрыкта пәйда булган икән. Ул әле генә чыгып киткән Боргин һәм Бәркс исемле кибет болардан иң зуры иде кебек; тик аның каршындагысында кечерәйтелгән башлар күргәзмәсе, ә аннан тагын да ике бина аскарак читлек эчләрендә дәү зур үрмәкүчләр бар иделәр. Ике юбалгы кыяфәтле тылсымчы ишек күләгәсенә басып аны күзәтеп тора һәм бер-беренә нидер пышылдый иделәр. Коты очкан Һарри күзлеген борнына кысты да, бу җирдән исән-имин чыгу өмете белән, атлый башлады,

Агулы шәмнәр саткан кибет өстендә эленеп торган иске агач элмә тактада Караңгыр Тыкрык дип язылган иде. Моны белү Һаррига берничек тә ярдәм итмәде, мондый урын турында аның беркайчан да ишеткәне булмады. Күрәсең Уизлиләрдә ул, авызына көл тулганга, барасы урынның исемен дөрес һәм ачык итеп әйтә алмагандыр. Тыныч булып калырга тырышып ул ниишләргә икән дип уйланды.

— Әллә адаштыңмы, бәпкәм? – диде колак төбендә бер тавыш аны сикереп куярга мәҗбүр итте.

Каршында, бармактан сурылып алынган кеше тырнакларына охшаган тулы типше[4] тоткан бер тылсымчы карчык басып тора иде. Ул, черек тешләре белән авызын ерып, аңа таба иелде. Һарри аннан читкә атылды.

— Юк, адашмадым. – диде ул. – Мин бары тик...

— ҺАРРИ! Нәмәшләп йөрейсең син мында?

Һарриның йөрәге дә, теге карчык та сикереп куйдылар. Карчыкның тырнак тулы типшесе аска, аяк астына мәтәлеп төште дә пумаладай таралган сакалы өстеннән ялтырап торган чем кара күзле Һогвартста ачкычлар хуҗасы Һагридның дәү гәүдәсе алар янына атылып килеп җиткәч, карчык куркышыннан сүгенеп җибәрде.

— Һагрид! – диде Һарри җиңел сулап. – Адаштым мин... Очком...

Һагрид Һаррины җилкәсеннән эләктереп алды да, убырлының кулыннан типшесен бәреп төшереп, малайны тизрәк аннан алып китте. Алар бормалы тыкрыктан көн яктысына чыгып җиткәнчегә кадәр карчыкның чәрелдәгән тавышы ишетелеп торды. Һарри бераз читтәрәк кардай ап-ак мәрмәрдән бина күрде – Гринготс Банкы. Һагрид аны туп-туры Кыек тыкрыкка алып чыккан икән.

— Өс-башыңа карале! – Һагрид Һарриның өстендәге корымын шундый көч белән какты ки, Һарри чак кына даруханә янында торган аждаһа тиресле бер мичкә эченә кереп китмәде.

— Караңгыр Тыкрыгында йөр инде... Моннан да «бетлерәк» урын белмим мин, Һарри... Анда йөргәнеңне кеше күрмәсен...

— Аңладым инде хәзер, – Һагрид тагын өстен кагарга дип сузган кулыннан качып, диде Һарри. – Әйттем бит мин сиңа, адаштым, дип. Син үзең анда нишләп йөрдең соң?

— Ит ашаучы лайлачка каршы дару эзләп кергән идем, – диде Һагрид кашын җимереп. – Мәктәп кәбестәсенә зыян итәләр. Син үзең генә түгелдер бит?

— Мин Уизлиләр белән бергә идем дә, аймылыш булдык, — дип аңлатты Һарри. – Миңа аларны табарга кирәк... – Алар бергәләшеп урам буйлап атлый башладылар.

— Нигә син миңа бер дә хат язмадың? – диде Һагрид янәшәдә йөгереп барган Һаррига (җитешер өчен аңа Һагридның һәр адымына өч адым атларга кирәк иде). Һарри Добби белән Дурсльләр турында барын да сөйләп бирде.

— Юньсез магллар, – диде Һагрид ырлап. – Белгән булсам аны...

— Һарри! Һарри! Мин монда!

Һарри башын күтәреп караса, Гринготтсның ак баскычында басып торучы Һермиона Грәйнҗерне күреп алды. Кыз, тузган көрән чәчен җилфердәтеп, аның каршына йөгереп төште.

— Күзлегеңә ни булды синең! Сәлам, Һагрид... Янә сезнең белән күрешү нундый шәп... Син Гринготска керәсеңме, Һарри?

— Уизлиләрне табыйм да... – диде Һарри.

— Аларны эзләп торасы юк, – дип елмайды Һагрид.

Һарри белән Һермиона борылып карасалар, кеше тулы урам буйлап Рон, Фред, Джордж, Перси һәм Уизли әфәнде чабып килә иделәр.

— Һарри, – диде Уизли әфәнде тиз-тиз сулап. – Без сине бер мич ары гына киткәнсеңдер дип өмет иткән идек... – Ул ялтырап торган пеләшен сөртеп алды. – Молли җенләнә... Хәзер килеп җитәр...

— Кая барып чыктың син? – дип сорады Рон.

— КараңгыТыкрыкка, – диде Һарри караңгы чырай белән.

— Шә-әп! – диделәр Фред белән Джордж икәүләшеп.

— Безгә беркайчан да анда керергә рөхсәт итмиләр, – диде Рон көнләшеп.

— Мин анда кергәнче ике уйлар ием, – диде Һагрид ырлап.

Хәзер инде Уизли ханымның йөгергәне күренде, бер кулында тилеләрчә букчасы селкенә, икенчесендә Джинни сөйрәлә иде.

— Йа, Раббым... Һарри! Бәпкәм... Кайдан эзләргә дә белмәдек сине...

Ул еш-еш сулап олы чүпрәксыман пумала тартып чыгарды да Һагрид кагып бетермәгән корымны себереп төшерә башлады.Уизли әфәнде исә Һарриның күзлеген алып тылсым таягы белән бер генә кагылды — күзлек өр-яңа булды.

— Ярый, миңа китәргә кирәк, – диде Һагрид. Уизли ханым аның кулын тарткалый иде («Караңгы Тыкрык! Син аны тапмаган булсаң, Һагрид…»). – Һогвартста күрешәек! – Һәм ул, шыгрым тулган урамдагы барыннан да биегрәк дәү кеше, китеп тә барды.

— «Боргин һәм Бәркс» кибетендә кемне күрдем дип уйлыйсыз? – дип сорады Һарри Гринготтс болдырыннан менеп барышлый Рон белән Һермионадан. – Малфой белән әтисен.

— Люциус Малфой берәр нәрсә сатып алдымы? – дип сорады Уизли әфәнде.

— Киресенчә – сатты...

— Димәк борчыла башлаган ул, – диде Уизли әфәнде усал канәгатьлек белән. – Люциус Малфойны утыртып куяр идем мин берәр нәрсә өчен...

— Сак була күр, Артур, – диде Уизли ханым кырыс кына. Ишек төбендә бер гоблин аларга баш игәч, алар банк эченә уздылар. – Ул гаиләнең бите юмаган. Тешең үтәр микән синең аларга?

— Димәк син Люциус Малфойга минем тешем үтми дисең инде? – Уизли әфәнденең ачуы кабарды да, мәрмәр залның буеннан буена сузылган мөштәри өстәле янында, Һермионаның аларны башкалар белән таныштыруын көтеп басып торган әти-әнисен күреп, онытылды.

— Сез бит магллар! — диде Уизли әфәнде куанып. – Безгә сезнең белән утырып бераз тамак чылатып алырга кирәк. Нәрсә ул сезнең? Әәә, сез маггл акчасы алыштырасызмыни? Молли, кара! – диде ул, дулкынланып, Грейнджер әфәнденең кулындагы ун фунтлык берничә кәгазь акчага төртеп.

Уизлиләр белән Һаррины бер Гринготтс гоблины акчалары сакланган базларына алып китә башлагач:

— Шушында күрешербез, – диде Рон Һермионага.

Сейфлары янына алар кечкенә, гоблиннар идарә иткән вагоннарга утырып, банкның җир асты тоннельләрендәге нәни генә тимер юллары буйлап җилдертеп бардылар. Уизлиләрнең базына барышлый Һарри тирә ягына башын боргалый-боргалый сокланып карап барган иде дә, барып җиткәч, Караңгы Тыкрыкка элләккәннән дә битәр тетрәнеп куйды. Анда кечтик кенә көмеш сикльләр өеме һәм бары тик бер генә алтын галеон бар иде. Уизли ханым башта почмакларны сирмәп чыкты, аннары бөтен акчаны букчасына себереп салды. Үз базына җиткәч Һарри үзен тагын да начаррак хис итте. Күн янчыгына ашыга-ашыга учлап тимер акчалар салганда ул гәүдәсе белән базында булганнарны капларга тырышты.

Инде мәрмәр болдырга чыгып җиткәч, алар бары да төрлесе төрле җиргә таралдылар. Перси үзалдына гына яңа каурый каләм кирәклеге турында мыгырдаган кебек итте. Фред белән Джордж Һогвартстагы дуслары Ли Джорданны күреп алдылар. Уизли ханым белән Джинни кулланылган киемнәр кибетенә юл тоттылар. Уизли әфәнде исә Грейнджерләрне үзе белән Тишек Казанга берәр нәрсә белән тамак чылатып алырга чакыра иде.

— Бер сәгатьтән барыбыз да «Флориш белән Блоттс» кибете янында күрешеп, сезгә мәктәпкә китаплар алырбыз, – диде Уизли ханым Джинни белән китеп барышлый. Һәм китеп барган игезәкләрнең артларыннан өстәп: – Караңгы Тыкрыкка аяк басасы булмагыз, – диде.

Һарри, Рон һәм Һермиона таш җәелгән, җиләс урам буйлап атладылар. Һарриның кесәләре шыгрым тулган алтын, көмеш һәм бронз акча тизрәк туздырылуларын сорап торганга, Һарри өчесенә дә дәү җир җиләге катыш җир чикләвеге туңырмасы алды да, алар, төрле кибет тәрәзәләреннән күзләрен дә алмыйча, алкы-салкы йөреп, шул туңдырмаларны бөкләделәр. Рон Сыйфатлы Квиддитч Яраклары исемле кибет тәрәзәсендәге Чадли Кәннон такымы киеменә ымсынып каранып торганда Һермиона аларны күрше кибеткә берничә каурый каләм белән күнкәгазь алырга сөйрәп алып кереп китте. Гәмбол илә Җәйпснең Тылсымлы Кызык-Мызык кибетендә алар кесәләренә Доктор Филибәстәрнең Гаҗәеп Чыланмас Кызмый Торган Фейерверкларын тутырып торучы Фред белән Джорджны һәм Ли Джорданны очраттылар; кечкенә, сынык тылсым таяклары, кыек үлчәүләр һәм төнәтмә тапларына батка тузган җөббәләр сатылган иске-москылар кибетендә «Югарыга күтәрелгән префектлар» китабына исе китеп торган Персины күреп алдылар.

«Һогвартс префектлары һәм мәктәптән соңгы карьералары», дип укыды Рон кычкырып китапның тышын. «Бик кызык китапка охшаган бу…»

— Ычкын моннан, – диде Перси кызып.

— Шөһрәтсөяр ул безнең, Перси, планнары бар... Тылсым министры булмакчы... – диде Рон Һарри белән Һермионага пышылдап. Алар өчәүләп аның яныннан китеп бардылар.

Бер сәгать узгач, алар «Флориш белән Блоттс» кибетенә юнәлделәр. Китап кибетенә юл ярып баручылар күп иде. Барып җиткәч, кибетнең эченә керә алмый азапланган кеше өере күреп, аптырашта калдылар. Моның сәбәбен ал тәрәзәгә берткетелгән элмә тактадан укып белделәр:

ГИЛДЕРОЙ ЛОКҺАРТ биография китапларын имзалыячак.
«ТЫЛСЫМЛЫ МИН»
Бүген сәгать 12:30−16:30

— Без аның үзен күрә алабыз, – диде Һермиона чәрелдәп. – Исемлектәге китапларның күбесен ул язган бит, карагыз.
Җыелган халыкның күпчелеге Уизли ханым яшендәге ханымнар иде. Ишек төбендә басып торган, йөзенә борчылуы бәреп чыккан бер тылсымчы:

— Зинһар тынычланыгыз, ханымнар... Төртешмәгез... китаплар белән сак булыгыз... – дип тора иде.

Һарри, Рон һәм Һермиона кысылып эчкә уздылар. Озын чират уңга, кибетнең эченә, Гилдеррой Локһарт үз китапларын имзалап торган җиргә борыла иде. Өчесе дә берәр «Икенче сыйныф өчен стандарт әфсен китабы»н эләктределәр дә, чиратта басып торган Грәнйҗер ханым һәм әфәнде белән барлык Уизлиләргә бардылар.

— Ә-ә, килдегезме, яхшы, – диде Уизли ханым. Тыны кыслыган кебек тоелды аның һәм ул бертуктамый чәчен төзәтеп торды. – Бер минуттан аны күрербез...

Гилдерой Локһарт салмак кына халык янына чыкты да, күз кысып һәм күз камаштыручы ап-ак тешләрен ялтыратып торган дәү сурәтләре белән уратып алынган өстәл алдына килеп утырды. Чын Локһарт өстенә төп-төгәл күзләре төсенә туры килгән кычкырып торган зәңгәр җөббә кигән, бөдрә чәче башына кыек тылсымчылар эшләпәсен кырын салып кигән иде.

Кәрлә буйлы тенкәгә тигәк бер адәм, аның тирәсендә бөтерелә, үзенең һәр яктылык сирпүендә шәмәхә төтен чыгарып торган кара камерасы белән фотога төшереп йөри иде.

— Кит юлдан, – диде ул Ронга ырлап, яхшырак урыннан төшерер өчен артка хәрәкәт итеп. – «Көндәлек пәйгамбәр» өчен...

— Харапсыз инде, – диде Рон фотограф басып киткән аягын угалап.

Гилдерой Локһарт аны ишетеп алды да башын күтәрде. Башта Ронны, аннары Һаррины күрде. Аз гына акаеп карап торганнан соң сикереп торып:

— Һарри Поттермы әллә бу? – дип кычкырып җибәрде.

Халык кызу гына пышылдашып алды да юл бирде; Локһарт алга чумды, Һаррины кулыннан эләктереп алга тартып чыгарды. Халык дәррәү кул чапты. Уизлиләрне төтенгә батырып, фотограф, йөзе кып-кызыл булган Һаррины һәм аның кулын селкегән Локһартны бик җитез итеп фотога төшерде.

— Әйдә, елмай, Һарри, – диде Локһарт үзе дә тешләрен ялтыратып. – Син дә мин – бергә төшкән фотобыз гәҗитнең тышкы битенә куелырга лаек.

Ниһаят ул Һарриның кулын җибәргәндә Һарри бармакларын тоймый башлаган иде инде. Малай мыштым гына Уизлиләр янына китеп бармакчы иде дә, Локһарт аны иңеннән кочып алды да көч белән үзенә артты.

— Ханымнар һәм әфәнделәр, – диде ул көр генә, тынлык сорап кулын болгап. – Бик танталалы мизгел бу! Күптәннән әйтергә торган кечкенә игъланымны әйтергә бик кулай вакыт! Һарри углан бүген «Флориш белән Блоттс» кибетенә атлап кергәндә бары тик минем Тәрҗемәи хәл китабымны алырга теләгәндер – бушка гына бирәм мин аны, акча алмыйм... – халык тагын кул чапты. – Ул уйлап та карамагандыр... – дип дәвам итте Локһарт Һаррига төртеп. Һарриның күзлеге борын очына гына эләгеп калды. – Монда кергәч тәрҗемәи хәлемне, «Тылсымлы мин» китабыннан башка тагын да күбрәген, әллә ни кадәргә күбрәк алачагын. Аңа һәм мәктәбендәге иптәшләренә чын тылсымлы Мин эләгәчәк. Әйе, ханымнар һәм әфәнделәр, зур шатлык һәм горурлык белән бәян итәмен ки, бу сентябрьдән мин Һогвартс Тылсым мәктәбендә Караңгы көчләрдән Саклану дәресен укытачакмын.

Халык тагын да хисләнеп кул чапты, Һаррига исә Гилдерой Локһарның тулы җыентыгын тоттырдылар. Бу китапларның авырлыгыннан сыгылып ул бүлмә түреннән – почмагына, яңа казаны янында басып торган Джинни янына атлап килде.

— Болар сиңа булсын, – дип мыгырдады аңа Һарри китапларны казанына салып. – Мин үземнекен сатып алырмын...

— Ошап киттеме, Поттер? – бу тавышны Һарри һич кыенлыксыз таныды. Ул тураеп басты һәм гадәттәгечә мыскыллы елмаеп торган Драко Малфой белән күзгә күз килде.

— Мәшһүр Һарри Поттер, – диде Малфой. – Гәҗит тышлыгына эләкмичә кибеткә дә кереп чыгалмыйсың бит син.

— Кагылма аңа. Сорап алган әйбере түгел бу аның! – диде Джинни. Бу аның Һарри каршында беренче тапкыр сөйләшүе булды, һәм ул Малфойга бик ачулы карап тора иде.

— Кәләшең дә бар икән синең, – диде Малфой сүзләрен сузып. Джинни кып-кызыл булды. Икенче яктан алар янына юл ерып, Локһарт китаплары өемен күтәреп, Рон белән Һермиона килеп җитте.

— Синмени бу? – диде Рон Малфойга аның кәвеше очында ниндидер пычрак сыман карап. – Син Һаррины монда күрермен дип уйламагансыңдыр, име?

— Мин СИНЕ ниндидер кибеттә күрермен дип уйлап та карамас идем, Уизли, – дип җаваплады Малфой. – Күрәсең, әтиең белән әниең монда әйберләр алып, бер-ике айга ач калыр инде.

Рон Джинни кебек үк кызарынды. Ул да китапларын казанга атты да Малфойның өстенә бара башлады, тик Һарри белән Һермиона аны пинҗәгеннән эләктереп калдылар.

— Рон! – диде Уизли әфәнде Фред белән Джорджны ияртеп килеп. – Нишләвең бу? Кеше күп монда, тышка чыгыйк.

— Менә сиңа мә... Артур Уизли.

Бу Малфой әфәнде иде. Ул улының иңенә кулын салып, нәкъ аның кебе үк мыскыл итеп елмаеп басып тора иде.

— Люциус, – диде Уизли әфәнде салкын гына баш кагып.

— Министрлыкта эшең күп икән дип сөйлиләр, – диде Малфой әфәде. – Тентәмәләр уздырып... Өстәмә түлиләрдер бит?

Ул Джиннинең казанына кулын сузды да, Локһартның елтыр китаплары арасыннан, бик иске һәм таушалган «Әверү фәненә кереш» китабын тартып чыгарды.

— Хәер, юк... Түләмиләр икән, – диде Малфой әфәнде. – Ярабби! Тылсымчы исеменә тап китереп тә яхшы итеп түләмиләр икән, моннан ни файда?

Уизли әфәнде баягы Рон белән Джиннидән дә битәр ныграк кызарынды.

— Күрәсең, тылсымчы исеменә нәрсә тап китергәнен төрлечә аңлыйбыздыр без, Малфой. – диде ул.

— Шулайдыр күрәсең, – диде Малфой әфәнде салкын күзләре белән куркынып карап торган Грейнджер ханым һәм әфәнделәрне тишеп чыгардай итеп. — Кем белән чуалып йөрисең бит, Уизли... мин синең гаиләң тагын да түбәнгәрәк тәгәрәмәс дип уйлаган идем.

Джиннинең казаны очты һәм бәрелеп зың итте; Уизли әфәнде Малфой әфәндегә ташланып тегене китап киштәсенә сылады. Унлап дәү әфсен китабы дөбердәп башларына коелды; Фред белән Джордж «Кирәген бир аның, әти» – дип кычкырдылар; Уизли ханым «Тукта, Артур, кирәкмәс» – дип чәрелдәде; халык артка чигенеп тагын берничә киштәне аударды; «Әфәнделәр, зинһар... зинһар!» – дип кычкырды сатучы һәм шуннан соң тагын да кычкырыбрак:

— Җитәр, куегыз, әфәнделәр. Булды... – диде.

Һагридның китап диңгезен ерып аларга таба ашыкканы күренде. Ул да булмады, дәү кеше Уизли белән Малфой әфәнделәрне бер-береннән каерып та атты. Уизли әфәнденең ирене ярык, Малфой әфәнденең исә күз төбенә «Зәһәрле гөмбәләр белешмәлеге» китабы белән эләккән иде. Джиннинең «Әверү фәненә кереш»е һаман да әле аның кулында иде. Ул аны, ачулы күзләре белән карап, Джиннигә ташлады да:

— Мә, кызый... ал китабыңны... әтиең сиңа шундыйларны гына ала ала... – Ул Һагридтан ычкынды да, Дракога бармагы белән ишарә итеп кибеттән чыгып ычкынды.

— Игътибар итәсе түгел анарга, Артур, – диде Һагрид, Уизли әфәнденең җөббәсен төзәткәләгәндә җирдән аякларын аера язып. – Җилегенә кадәр черек бит ул, гаиләсе дә шул, барсы да белә моны... Малфойларны тыңлап торалар димени... алама кан, шул гына... ягез... киттек моннан.

Кибетче башта аларны туктатмакчы да иткән иде, тик Һагридның иңнәренең киңлеген күреп, кире уйлады. Алар тизрәк тышка чыгуларын белделәр, Грейнджерлар куркуларыннан, Уизли ханым исә ачуыннан калтырады.

— Балаларыңа бик яхшы үрнәк булды инде бу... кеше алдында сугышу... Гилдерой Локһарт ни уйлагандыр...

— Ул бик шат иде, – диде Фред. – Без чыгып барганда аның ни дигәнен ишетмәдеңмени син? Ул теге «Көндәлек пәйгамбәр»дән килгән адәмнән репортажга сугышны да кертеп булмас микән дип сорый иде... имештер, реклама булачак...

Сөмсерләре коелган төркем «Тишек казанга», андагы мичкә юнәлделәр; Һарри, Уизлиләр гаиләсе һәм алар сатып алган барлык әйберләр дә очком белән кире Өнгә кайтырга тиеш иделәр. Алар мәйханәнең тегеяк Лондонга чыгарга тиеш булган Грейнджерлар белән саубуллаштылар; Уизли әфәнде автобус тукталышларының ничек эшләвен сорый башлаган иде дә, Уизли ханымның йөзен күргәч, шып туктады.

Һарри, учына тутырып очком алыр алдыннан, күзлеген ипләп кенә кесәсенә салып куйды. Сәяхәт кылуның бу ысулы аңа бер дә ошамый иде.


*Күнкәгазь — пергамент
*Өлгерешне квалификацияләү экзамены. Оригиналда O.W.L. Owl (ингл.) — ябалак. Татарчадагы Ө.К.Э. – өке (ябалак, байгыш) сүзенә нисбәт ителде
*Чыгынты – шип, чәнечке
*Типше — поднос

Заһир Хәсәнов тәрҗемәсе, Айдар Шәйхин мөхәррирлегендә