Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Тринадцатая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 08.12.2018
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Тринадцатая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод выполнен волонтерами просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Тринадцатую главу по нашей просьбе оформил казанский иллюстратор Сергей Котов.



13 нче бүлек

Бик серле бер көндәлек

Һермионага хастаханәдә берничә атна уздырырга туры килде. Раштуа ялларыннан соң кабат мәктәпкә килгәч, укучылар арасында Һермионаның югалуы турында сүзләр йөри башлады, чөнки барысы да аңа һөҗүм иткәннәр дип уйлый иде. Шулай итеп, бик күп укучылар, Һермионаны күрергә теләп, хастаханә тирәсендә таптанып йөрделәр. Һермионаның йонлы битен яшерер өчен, Помфри ханым аның карават тирәсен чаршау белән уратып алды.
Һарри белән Рон Һермиона янына һәр кич килеп йөрделәр. Яңа семестр башланганнан соң, алар аңа һәр көнне кушылган өй эшләрен алып килделәр.
– Әгәр дә миңа сакал-мыек ише әйбер чыккан булса, мин үземә ял алган булыр идем, – диде Рон беркөнне Һермионаның караваты янындагы өстәлгә бер өем китапларны урнаштыра-урнаштыра.
– Юләрләнмә инде, Рон, мин укудан артта калмаска тиешмен, – диде Һермиона. Битендәге йоннары кими, үзенең коңгырт-кара күз төсе кайта башлаганга күрә аның кәефе шактый күтәрелгән иде.
– Уйлавымча, яңалыкларыгыз юк инде? – дип өстәде ул Помфри ханым ишетмәслек итеп пышылдап.
– Берни дә юк, – диде Һарри моңаеп.
– Малфой булуында бер шигем дә юк иде бит, – диде Рон (бу җөмләне аның инде йөзенче мәртәбә әйтүе булгандыр).
– Нәрсә бу? – дип сорады Һарри Һермионаның мендәре астыннан чыгып торучы ниндидер алтын кырыйлы әйбергә күрсәтеп.
– Ачык хат кына ул, – диде Һермиона ашыгып.
Һермиона ул әйберне күз алдыннан алырга теләп тотынуы гына иде, тик Рон аңа караганда җитезрәк булып чыкты. Рон ачык хатны тартып чыгарды һәм кычкырып укып та җибәрде: «Грейнджер туташның тиз арада терелүен теләп, аның өчен борчылып торучы укытучысы, өченче дәрәҗә Мерлин ордены иясе, Караңгы Көчәрдән Саклану лигасының мактаулы әгъзасы, „Тылсымлы атналык“ның иң сокландыргыч елмаю буенча биш кат җиңү яулаучысы, профессор Гильдерой Локһарттан».

Рон Һермионага җирәнеп карап куйды.
– Син шуны мендәр астына куеп йоклыйсыңмы?
Бәхеткә каршы, Һермионаны җавап бирү өлешеннән Помфри ханым коткарып калды – ул Һермионага кич белән эчә торган даруларны алып килгән иде.
– Локһарт шулкадәр ялагай кеше микәнни? – диде Рон Һаррига хастаханәдән чыгып, баскыч буйлап Гриффиндор манарасына менеп барганда.
Снейп аларга бик күп өй эше биргән иде. «Без боларны, мөгаен, алтынчы курс ахырына гына эшләп бетерә алырбыздыр», – дип уйлап куйды Һарри. Ронның «Һермионадан Чәчүрәторгыч төнәтмәгә ничә күсе койрыгы салырга кирәклеген сорарга булыр әле», – дип үзалдына әйтеп бетерүе генә булды, өстәге каттан колак яргыч тавыш белән акыру яңгырады.
– Бу Филч, – дип мыгырдады Һарри. Шуннан алар баскыч буйлап өске катка ашыктылар һәм мыштым гына тыңлап тордылар.
– Берәрсенә һөҗүм иткәннәрдер дип уйламыйсыңмы? – диде Рон киеренкелек белән.
Алар туктап калдылар һәм Филчның тавышы килгән якка таба башларын суздылар.
– ...тагын күпме эш үземә! Төне буе җыештырырга, әйтерсең лә минем башка бер эшем дә юк! Юк, җитәр, мин Дамблдор янына барам...
Аның адымнары коридор буйлап таралды да ерактан ишекнең ачылып ябылганы ишетелде.
Һарри белән Рон почмактан башларын суздылар. Филч үзенең күзәтү урынын калдырып киткән иде. Алар кабат миссис Норриска һөҗүм ясалган урынга килеп чыктылар. Һарри белән Рон Филчның нигә шулай ярсып-ярсып акырганын шунда ук аңлап алдылар. Ярты коридорны су баскан иде, һәм әле һаман да Миртлның юыну бүлмәсе ишеге астыннан су агып тора иде. Хәзер инде (Филчның тавышы тынганнан соң) юыну бүлмәсенең диварлары аша Миртлның елаган тавышы кайтаваз булып ишетелә иде.
– Ни булган инде аңа? – диде Рон.
– Әйдә, барыйк та карыйк, – диде Һарри мантиясенең итәген өскәрәк күтәреп, һәм, «Эшләми» язмасына игътибар да итми, җыелып торган су аша атлап чыкты да эчкә узды.
Елак Миртл элеккегә караганда да ныграк итеп үкереп елый иде. Ул үзенең гел качып утыра торган бәдрәфендә иде бугай. Юыну бүлмәсендә караңгы иде, чөнки бөтен дивар һәм идән буйлап аккан су барлык шәмнәрне дә сүндереп бетергән иде.
– Ни булды? – диде Һарри.
– Кем анда? – дип кызганыч итеп җавап кайтарды Миртл. – Тагын миңа берәр нәрсә ыргытырга дип килдегезме?
Һарри аның кабинкасы янынарак килеп:
– Ник инде мин сиңа нидер ыргытырга тиешмен? – диде.
– Сораулар бирмә миңа! – дип акырып, Миртл тагын да күбрәк су дулкынын болай да юешләнеп беткән идәнгә чәчрәтеп җибәрде. – Менә мин монда үз эшләрем турында уйлап утырам димәк, һәм кемдер миңа китаплар ыргытуны кызык дип тапты...
– Тик әгәр дә кемдер сиңа нидер ыргытса, ул бит сиңа зыян салмаячак, – диде Һарри акыллы итеп. – Ул әйбер бары синең аша чыгып кына китәчәк бит, дип әйтүем инде, шулаймы?
Һарри артыгын әйтеп ташлады. Миртл пырхылдап кычкырып ук җибәрде:
– Әйдәгез соң, барыбыз да Миртлга китаплар ыргытыйк — ул бит моны барыбер сизмәячәк! Аның ашказанына эләгә алган кешегә – ун балл! Башы аша уздыра алсагыз, илле балл! Шәп бит, ха-ха-ха! Нинди искиткеч уен, тик мин алай уйламыйм!
– Шулай да, кем ыргытты соң боларны? – дип сорады Һарри.
– Белмим... Мин үлем турында уйлап, бөгелгән килеш утыра идем, һәм ул нәкъ минем башыма тиде, – диде Миртл аларга карап. – Әнә анда ул, юылып төште...
Һарри белән Рон Миртл күрсәткән җиргә, су савыты астына карадылар. Анда кечкенә генә нәзек китап ята иде. Ул кырылып беткән кара тышлыклы һәм, юыну бүлмәсендәге бар нәрсә кебек үк, юеш иде. Һарриның китапны күтәрергә дип бер адым ясавы гына булды, тик Рон аны шунда ук туктатып калды.
– Нәрсә бар? – диде Һарри.
– Акылдан яздыңмы әллә? – диде Рон. – Бу бит куркыныч булырга мөмкин.
– Куркыныч? – диде Һарри көлемсерәп. – Якка кит әле, ничек инде бу куркыныч булсын, ди?
– Шаккаткан буласың тагы, – диде Рон китапка шикләнебрәк карап. – Кайбер китапларны Министрлык хәтта конфискацияли дә икән — әти сөйләгән иде. Бер китап кешеләрнең күзләрен көйдерә торган булган. Һәм әгәр дә берәрсе «Сихерче Сонетларын» укыса, шул кеше гомере буе бары лимериклар белән генә сөйли икән. Әле Батта торучы бер карт убырлыда беркайчан да укудан туктап булмый торган китап бар икән! Китапны гел борын төбендә тотып, башка эшләрне икенче кулың белән эшләргә тиеш буласың. Һәм әле...
– Ярар, аңладым мин, – диде Һарри.
Кечкенә, юешләнеп беткән билгесез китап идәндә ята бирде.
– Ярый, без аны алып карамасак, бернәрсә дә белә алмаячакбыз, – диде Һарри һәм, Ронны узып, китапны идәннән күтәреп үк алды.
Һарри моның көндәлек икәнлеген шунда ук аңлап алды — төсе китеп беткән тышлыкта бу көндәлеккә илле ел тулганлыгы язылган иде. Һарри аны түземсезлек белән ачып җибәрде. Көндәлекнең беренче битендә җәелеп киткән кара белән «Т.М. Риддл» диелгән иде.
– Тукта әле, – диде Рон курка-курка гына Һарриның җилкәсе аша карап. – Мин бу исемне беләм бит... Т.М. Риддл – илле ел элек мәктәп тарафыннан ниндидер үзенә бертөрле эшләре өчен бүләкләнгән кеше.
– Кайдан беләсең син боларны? – диде Һарри гаҗәпләнеп.
– Чөнки Филч мине тотканнан соң, калканын илле кат чистартырга мәҗбүр иткән иде, – диде Рон ачуланып. – Ул теге миннән лайлачлар чыккан вакыт иде. Бер сәгать буе лайланы кеше исеме өстеннән чистартырга туры килсә, син дә ул исемне исеңдә калдырыр идең.
Һарри көндәлекнең юеш битләрен каера башлады. Алар барысы да буп-буш иде. Аларда күренер-күренмәс язу эзе дә, хәтта Мейбл апаның туган көне, яки өченче яртыда – теш табибына дигән язмалар да юк иде.
– Ул көндәлегенә бернәрсә дә язмаган бит, – диде Һарри өметен тәмам өзеп.
– Миңа шунысы кызык: кем аны агызып җибәрергә теләде икән? – диде Рон кызыксынып.
Һарри китапны икенче ягы белән әйләндерде һәм анда китап алынган кибетнең исемен күреп алды — Воксһолл-Роуд, Лондон.
– Маггл булып туган кеше булырга тиеш бу, – диде Һарри уйга батып. – Воксһолл-Роудтан көндәлек сатып алыр өчен...
– Ярый, сиңа бу гына ярдәм итә алмас шул, – диде Рон. Аның тавышы түбәнәйде. – Миртлның борынына тия алсаң, илле балл.
Шулай да Һарри аны кесәсенә тыгып куйды.
Һермиона хастаханәдән сакал-мыегыннан, койрыгыннан һәм йоныннан башка чыкты (ул вакытта февраль башы иде). Гриффиндор манарасындагы тәүге кичләренең берсендә Һарри аңа Т.М. Риддлның көндәлеген күрсәтте һәм көндәлекне кайдан табулары турында сөйләде.
– О-о-о, аның бит яшерен көчләре дә булырга мөмкин, –дип дәртләнеп әйтеп куйды Һермиона көндәлекне кулына алып, аны яхшылап карарга тотынганнан соң.
– Әгәр алар көндәлектә бар икән, димәк, бик яхшы итеп яшерелгән инде алар, –диде Рон. – Бәлки ул оялырлык әйберләрдер. Мин аңламыйм, ник син аны тотып атмадың соң, Һарри?
– Мин аны нигә ыргытуларын ачыкларга теләгән идем, – диде Һарри. – Һогвартсның Риддлны нинди эшләре өчен бүләкләгәнен дә белмим.
– Нәрсә өчен дә була ала инде, – диде Рон. – Бәлки ул утыз Я.Б.А.Л.А.К. җыйган булгандыр яки берәр укытучыны бик зур кальмардан коткарып калгандыр. Бәлки Миртлны үтергәндер; бу барысына да файда булган булыр иде...
Тик Һермионаның дикъкать белән карап торуыннан чыгып, Һарри аларның икесенең дә бер әйбер турында уйлауларын чамалап алды.
– Нәрсә? – диде Рон бер Һаррига, бер Һермионага карап.
– Димәк, Серләр Бүлмәсе илле ел элек ачылган булган, шулаймы? Моны Малфой әйткән иде.
– Әйе... – диде Рон әкрен генә.
– Һәм бу көндәлеккә дә илле ел, – диде Һермиона дулкынланып.
– Шуннан?
– Уян инде, Рон, – дип ырылдап куйды Һермиона. – Без Серләр Бүлмәсен соңгы мәртәбә ачкан кешенең илле ел элек куылганын беләбез. Без Т.М. Риддлның илле ел элек мәктәп тарафыннан үзенә бертөрле эшләре өчен бүләкләнгәнен беләбез. Ә ул бүләк Слизерин Варисын тоткан өчен бирелгән булса? Аның көндәлеге, бәлки, безгә барысын да сөйләп бирә алыр иде: ул Бүлмәнең кайда икәнлеген, аны ничек ачып булуын, анда нинди җанвар яшәгәнен; бу һөҗүмнәрне башкаручы кеше тәгаен үзенең кем булуын белүләрен теләми, шулаймы?
– Искиткеч фараз, Һермиона, – диде Рон, – тик аның бер кечкенә генә кимчелеге бар. Аның көндәлегендә берни дә язылмаган.
Тик Һермиона инде сумкасыннан тылсымлы таягын алып маташа иде.
– Күзгә күренми торган кара белән язылган булырга да мөмкин бит! – диде Һермиона пышылдап.

Ул көндәлеккә өч тапкыр тиеп алды һәм «Апарециум!» диде.
Берни дә булмады. Курку белмәс Һермиона кулын тагын сумкасына тыкты һәм ачык кызыл төстәге, бетергечкә охшаган әйбер тартып чыгарды.
– Бу — Тапкыч. Мин аны Кыек тыкрыктан алган идем, – диде ул.
Иң беренче эш итеп ул гыйнварны бетерергә тотынды. Берни дә булмады.
– Әйтәм бит инде мин сезгә, без аннан берни дә таба алмаячакбыз, – диде Рон. – Риддл аны Раштуа бүләге итеп алгандыр да тутырырга кирәк дип тапмагандыр.
Ник бу көндәлекне тотып атмаганын Һарри хәтта үзенә дә аңлата алмый иде. Эш шунда ки, көндәлекнең буп-буш булуын белсә дә, Һарри һаман аның битләрен актарды, әйтерсең лә ул шулай әлеге булган вакыйганы тәмамларга тели иде. Тик шулай да, Һарриның моңа кадәр беркайчан да Т.М. Риддл исемен ишеткәне булмаса да, бу исем аңа ниндидер бер мәгънәгә ия кебек тоелды; әйтерсең аның кайчандыр, бик кечкенә вакытында, Риддл исемле дусты булган, һәм хәзер ул аны инде яртылаш оныткан кебек иде. Тик бу башка сыймаслык әйбер иде. Чөнки аның Һогвартска кадәр бер дусты да юк иде (моның өчен Дадлига рәхмәт әйтергә кирәк).
Шулай да Һарриның Риддл турында белү теләге бер дә кимемәде. Шуңа күрә ул икенче көнне тәнәфес вакытында Риддлның махсус бүләген карар өчен бүләкләр бүлмәсенә юл тотты (аның артыннан, әлбәттә, кызыксынучан Һермиона һәм тәмам ышанычын югалткан Рон да иярде; җитмәсә, Рон ул бүлмәне туйганчы күрүе турында да искәртеп торды).
Риддлның ялтырап торган алтын калканы почмактагы шкафка яшерелгән иде. Аның Риддлга ни өчен бирелгәне турында бернинди дә искәрмәләр юк иде. («Бик яхшы, юкса ул тагын да зуррак булган булыр иде, һәм миңа аны һаман да ялтыратып утырырга туры килгән булыр иде», – диде Рон).
Шулай да алар Риддлның исемен «Тылсымда күрсәткән хезмәтләре өчен» диелгән иске медальдә һәм Баш Егетләр исемлегендә таптылар.
– Бу Перси кебек ахры, – диде Рон борынын җыерып, – Перфект, Баш Егет... әле һәр фәннән дә өстен дә булгандыр...
– Син моны ниндидер начар әйбер турында сөйләгән кебек әйтәсең, –диде Һермиона бераз үпкәләгән тавыш белән.
Һогвартста кабат якты көннәр башланды. Сарай эчендә өметкә бай кәеф хөкем сөрде. Башка бернинди дә һөҗүмнәр булмады, Башсыз диярлек Ник та, Помфри ханым да Джастиндагы мандрагораларның көйсезләнә һәм йомыла башлаулары турында бик шатланып хәбәр иттеләр, чөнки бу аларның күчеш чорына җиткәннәрен аңлата иде.
– Бетчәләре тигезләнгәннән соң, аларны күчереп утыртырга мөмкин булачак, – дип Помфри ханымның Филчка сөйләгәнен ишетеп алды Һарри, – һәм шуннан соң инде без аларны кисеп, төнәтмә әзерләрбез. Аннан Миссис Норрисны «кайтарып» булачак.
«Слизерин Варисы бөтенләй кыюлыгын югалтты бугай», дип уйлап куйды Һарри. Хәзер Серләр Бүлмәсен ачу өчен бик зур тәвәккәллек таләп ителә иде, чөнки бөтен мәктәп халкы да бик уяу һәм шикләнүчәнгә әйләнде. Әлеге җанвар да, нинди генә булуына карамастан, тагын бер илле елга йокыга талырга уйлагандыр, мөгаен.
Әлеге фикерләр белән Һаффлпаффтагы Эрни МакМиллан гына килешергә теләмәде. Ул һаман да Һаррины гаепле дип санавын һәм дуэль вакытында Һарри үзен-үзе сатты дип дәлилләвен дәвам итте. Пивздан тарафыннан да яклау булмады; ул туп-тулы коридорларда кинәт кенә пәйда була торды, һәм «Оһ, Поттер, син корттыр...» дип җырлап-биеп үртәп йөрергә кереште.
Гильдерой Локһарт һөҗүмнәрнең туктавында үзен сәбәпче итеп күрде. Профессор МакГонагал гриффиндорлыларны трансфигурация дәресенә алып барганда, Локһартның да аларга ияреп, үзенең шөһрәт казанулары турында сайрап баруын Һарри ишетеп алды.
– Мин тагын күңелсез вакыйгалар булыр дип уйламыйм, Минерва, – диде ул борынына каккалап. – Хәзер инде Бүлмә мәңгегә ябылды дип уйлыйм. Җинаятьче минем аны нишләтәсемне аңлап алды бугай, бу бары вакыт мәсьәләсе генә. Аның хәзер туктавы хәерле дә, чөнки мин аның белән чын-чынлап көрәшергә тотынсаммы... Беләсезме хәзер мәктәпкә нәрсә кирәк? Күтәренке рух! Үткән семестрдагы вакыйгаларны башыгыздан алып ташлагыз! Мин хәзер тәгаен нишләргә кирәклеген әйтә алмыйм, шуны әйтә алам...
Ул тагын борынына каккалап алды да якка китте.
Сүзнең нинди күтәренке рух турында баруы ундүртенче февраль көнне билгеле булды. Квиддич буенча соңга кадәр барган күнекмәләр аркасында Һарриның йокысы туймаган иде. Ул, бераз соңга калып, Олы Залга ашыкты. Иң элек ул үзен дөрес ишектән кермәгән дип уйлап куйды.
Диварлар зур алсу төстәге чәчәкләр белән бизәлгән иде. Алардан бигрәк, аксыл-зәңгәр түшәмнән йөрәк формасындагы конфеттилар асылынып тора иде. Һарри Гриффиндор өстәленә таба килде – Ронның кыяфәте яхшылардан түгел иде, ә Һермиона хихылдап утыра иде бугай.
– Нинди хәл бу? – дип сорады Һарри алар янына утырып һәм беконы өстендәге конфеттины алып атып.
Рон, сүз белән әйтеп бирә алмагач, укытучылар өстәленә төртеп күрсәтте. Локһарт бизәлешкә туры китереп алсу төстәге киемнәрдән утыра иде, һәм шунда ук, тынычлануны сорап, кулын селтәп куйды. Аның як-ягында утыручы укытучыларның йөзләре таш булып каткан кебек тоела иде. Һарри утырган җиреннән профессор МакГонагаллның бите тартышып куйганын күреп алды. Снейп исә яңа гына бер касә Сөякүстергеч эчкән кеше кебек күренә иде.
– Изге Вәли көне белән! – дип кычкырып җибәрде Локһарт. – Иң элек миңа котлау хатлары җибәргән кырык алты кешегә рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез! Әйе, мин бар кыюлыгымны җыеп, шушы кечкенә генә сюрпризны ясарга булдым, тик әле сюрприз моның белән генә чикләнми!
Локһарт кулларын чабып куйды, һәм ишекләрдән залга бер төркем чырайлары сытылган гномнар керә башлады. Тик бу гадәти гномнар түгел иде. Локһарт аларның аркаларына алтын канатлар беркетеп, кулларына арфалар тоттырган иде.
– Минем ягымлы хат ташучы купидоннарым! – дип балкып куйды Локһарт. – Алар бүген мәктәп буйлап сезнең котлау хатларыгызны таратып йөриячәкләр! Әле бар кызык моның белән генә тәмамланмый! Коллегаларымның да бу бәйрәмгә үз өлешләрен кертү теләге бардыр дип уйлыйм! Нишләп әле профессор Снейптан Мәхәббәт төнәтмәсе ясау серләрен сорамаска, ди! Ә профессор Флитвик исә Сөйдергеч тылсымнар турында теләсә кайсы карт тылсымчылардан да яхшырак белә!
Профессор Флитвик битен куллары белән каплады. Әгәр берәрсе Мәхәббәт төнәтмәсе ясарга теләп Снейпка мөрәҗәгать итә калса, Снейп ул кешегә агу эчертергә мөмкин кебек тоела иде (Снейпның йөзе буенча бу бик яхшы күренә иде).
– Син ул кырык алты кеше арасында түгелдер бит, Һермиона? Зинһар «юк» дип әйтә күр! – дип ялварды Рон Олы Залдан чыгып, беренче дәресләренә барган вакытта. Тик Һермиона Ронны ишетмәмешкә салынып, сумкасыннан җәдвәлен* эзләргә кереште.
Гномнар көне буе, укытучыларның ачуларын чыгарып, бер сыйныфтан икенче сыйныфка чабып йөрделәр, ә төштән соң, гриффиндорлылар баскыч буйлап Тылсымга менгән вакытта, Һаррины бер гном куып тотты.
– Әй, син, Арри Поттер! – дип башка гномнарга караганда да шыксызрак булган бер гном акырып җибәрде. Кешеләрне як-якка төрткәләп, ул Һарри янына килеп җитте.

Беренчеләр алдында мәхәббәт хаты алу оятыннан (алар арасында Джинни Уизли да бар иде) Һаррига эсселе-суыклы булып китте һәм ул качмакчы булды. Тик ул ике адым атларга өлгергәнче, гном кешеләрне этә-төртә аның янына килеп тә җитте.
– Миндә Арри Поттерның шәхсән үзенә таптырыр өчен көйле хат бар, –диде ул арфасын янап диярлек алга таба сузып.
– Монда гына түгел, – дип ысылдады Һарри качарга теләп.
– Кузгалма! – дип ырылдады гном Һарриның сумкасына ябышып, аны үзенә таба тарткалап.
– Җибәр мине! – дип ырылдады Һарри.
Ертылган тавыш чыгарып, аның сумкасы икегә каерылды. Идәнгә аның китаплары, тылсымы таягы, пергамент һәм каләме коелды. Ә кара савыты* ватылды ук.
Гном җырлый башлаганчы дип, Һарри тиз генә коелган әйберләрен җыя башлады. Коридор буйлап кешеләр җыела башлады.
– Ни булды монда? – дип Драко Малфойның салкын, сузылып чыккан тавышы яңгырады.
Һарри калтырана-калтырана, Малфой көйле хатны ишеткәнче дип, әйберләрен ертылган сумкасына тутырып бетерергә тырышты.
– Нинди тамаша бу тагын? – дип Перси Уизли да килеп җитте.
Башы бәлагә тарыганын аңлап алгач, Һарри качарга карар кылды, тик шул ук мизгелдә гном аның тезеннән эләктереп алды, һәм Һарри идәнгә килеп төште.
– Менә, – диде ул Һарриның тубык сөягенә утырып, – бу синең көйле хатың:
Аның күзләре шундый яшел, гүя яңа тозланган бака,
Аның чәчләре шундый кара, әйтерсең язма такта.
Булса иде ул минеке, ул, чыннан да, илаһи,
Кара Лордны җиңә алган, ул бит бөек бер даһи!
Шул ук мизгелдә юкка чыгар өчен Һарри Гринготтста булган бөтен алтынын да бирергә риза иде. Башкаларга кушылып көләргә тырышып, Һарри торып басты, аның аяклары гномның авырлыгыннан көзән җыера башлаган иде. Перси җыелган кешеләрне таратырга теләде, тик алар яшьләрен сөртә-сөртә көлүләрен дәвам иттеләр.
– Барыгыз, китегез, кыңгырау биш минут элек чыңлады, сыйныфларыгызга барыгыз, – дип куарга тырышты ул кайбер беренчеләрне. – Син дә, Малфой...
Һарри, артына борылып, Малфойның бөгелеп нәрсәнедер күтәреп алганын күреп алды. Хәйләкәр генә итеп, ул аның Крэбб белән Гойлга күрсәтте, һәм Һарри ул әйбернең Риддлның көндәлеге икәнен аңлап алды.
– Бир аны миңа, – диде Һарри тыныч кына.
– Кызык, Һарри монда ниләр язды икән? – диде Малфой.
Ул тышлыкта язылган елга игътибар да итмәде бугай һәм Һарриның үз көндәлеге бар дип уйлады булса кирәк. Күзәтүчеләр тып-тын калдылар. Джинни, куркынып, карашын көндәлектән Һаррига төшерде.
– Бир әле монда, Малфой, – диде Перси кырыс итеп.
– Мин карап чыкканнан соң гына, – диде Малфойкөлемсерәп көндәлекне Һарри алдында әйләндереп.
– Мәктәп старостасы буларак, –дип Персиның сүзен башлап кына җибәрүе генә булды, тик Һарри тәмам чыгарыннан чыкты.
Ул тылсымлы таягын чыгарды да Снейпның Локһартны коралсыз калдырганы кебек «Экспеллиармус!» дип, Малфойның кулындагы көндәлекне һавага очырды. Рон, утыз ике тешенә елмаеп, көндәлекне эләктереп алды.
– Һарри! – диде Перси кычкырып ук. – Коридорда тылсым кулланырга ярамый. Белгәнеңчә, мин моның турында хәбәр итәргә тиешмен!
Ләкин Һаррига инде барыбер иде, ул Малфойга күрмәгәнен күрсәтте, һәм бу эш Гриффиндорның биш баллына тора иде. Малфой чыгарыннан чыккан иде, һәм ул, сыйныф бүлмәсенә ашыгучы Джинниның артыннан:
– Поттер синең хатыңны ошатты дип уйламыйм! – дип ачулы тавыш белән кычкырып калды.
Джинни йөзен куллары белән каплап, сыйныф бүлмәсенә чабып кереп китте. Рон да ырылдап, кесәсеннән тылсымлы таягын чыгарды, тик Һарри аңа төртеп җибәрде. Тылсым дәресендә лайлачлар чыгарып утыру Рон өчен кирәкле әйбер түгел иде.
Профессор Флитвикның сыйныф бүлмәсенә җиткәндә генә Һарри Риддл көндәлегенең бер сәер ягына тап булды. Аның барлык китаплары да кызыл төстәге карага буялып беткәннәр иде. Тик көндәлек, аңа кара савыты түгелер алдыннан да нинди чиста булса, хәзер дә шул килеш калган иде. Ул моны Ронга күрсәтергә теләгән генә иде, тик Ронның эше бик кызу булып чыкты – ул тылсымлы таягының башына килеп чыккан ниндидер шәмәхә куыкчыклар белән мәшгуль иде, һәм аны бу вакытта башка бер ни дә кызыксындырмый иде.
Ул төнне Һарри барысыннан да иртәрәк йокларга ятты. Моның сәбәбе, бер яктан, Фред белән Джорджның «Аның күзләре шундый яшел, гүя яңа тозланган бака» дип җырлауларын ишетмәс өчен булса, икенче яктан, аның Риддл көндәлегенең серенә төшенәсе килде, тик Рон моны бушка вакыт уздыру гына дип саный иде.
Ул чаршау кырылган краватына менеп утырды һәм буп-буш битләрне актарырга кереште – аларда бернинди дә кызыл төстәге кара түгелгән эз юк иде. Шуннан ул карават янындагы тартмадан яңа кара савыты чыгарып, аңа каләмен манды һәм көндәлекнең беренче битенә бер тамчы төшереп җибәрде.
Көндәлек битенә тамган кара бары бер мизгел генә күренеп торды да аннан, биткә сеңеп диярлек, юкка чыкты. Һарри, шаккатып, каләмен тагын карага манды һәм көндәлек битенә “Минем исемем – «Һарри Поттер» дип язды.
Сүзләр шул ук мизгелдә балкып куйдылар һәм шулай ук бик тиз арада юк булдылар. Аннан, ниһаять, нидер була башлады.
Көндәлек битенә шул ук язылган кара килеп чыкты һәм Һарри язмаган, бөтенләй икенче сүзләр пәйда булды.
«Сәлам, Һарри Поттер. Минем исемем – Том Риддл. Син минем көндәлеккә ничек тап булдың?»
Бу сүзләр дә Һарри җавап яза башлауга юк булдылар.
«Кемдер аны бәдрәфкә ташламакчы булган».
Ул түземсезлек белән Риддлның җавабын көтте.
«Ярый әле мин истәлекләремне каләм белән түгел, ә ышанычлырак ысул белән калдырганмын икән. Шулай да, бу көндәлекне укырга теләмәүчеләр дә булачагын гел белеп тордым».
«Нәрсәне күз алдында тотып әйтәсең?» дип кырып диярлек язды Һарри көндәлек битен дулкынлануы белән тутырып.
«Бу көндәлектә бик куркыныч әйберләр турында хатирәләр саклануын әйтергә телим. Яшерен әйберләр. Һогвартс тылсым һәм сихер мәктәбендә булган вакыйгалар».
«Мин хәзер нәкъ шунда инде», дип тиз генә язды Һарри. «Мин Һогвартста, куркыныч вакыйгалар да булгалады. Син Серләр Бүлмәсе турында берәр нәрсә беләсеңме?»
Аның йөрәге дөп-дөп итеп тибәргә тотынды. Риддлның җавабы озак көттермәде, аның язуы күренер-күренмәсләнгән иде, әйтерсең лә ул бар белгәнен сөйләргә ашыга иде.
«Әлбәттә, Серләр Бүлмәсе турында беләм мин. Минем вакытта безгә аны әкият, ул бүлмә булмаган дип сөйлиләр иде. Тик бу ялган иде. Мин бишенче курста булганда, ул бүлмә ачылды һәм андагы җанвар берничә укучыга һөҗүм итте, ә берсен хәтта үтерде дә. Мин ул бүлмәне ачкан кешене тоттым, һәм аны мәктәптән кудылар. Мәктәп директоры, профессор Диппет, бу хәлләрнең Һогвартста булуына бик хурланды һәм миңа моның турында авызымны да ачмаска куштылар. Кызның үлемен бәхетсез очрак дип сөйләделәр. Миңа яхшы, ялтырап торган, каеп язылган калкан бүләк иттеләр һәм авызымны ябып йөрергә әмер бирделәр. Тик мин бу хәлләрнең тагын кабатланырга мөмкин булуын белдем. Җанвар һаман исән һәм аны чыгара алган кеше һаман иректә».
Һарри кабалануыннан кара савытын төшереп җибәрә язды.
«Бу хәлләр хәзер кабатлана. Өч һөҗүм булды инде, һәм берсе дә бу эшләр артында кем торуын белми бугай. Соңгы кат бу вакыйга кайчан булган иде?»
«Теләсәң, мин сиңа күрсәтә дә алам», дип җавап бирде Риддл. «Сиңа моның өчен минем сүзләр кирәкмәс. Мин сине хәтерем аша ул җанварны тоткан төнгә алып бара алам».
Һарри шиккә калды. Аның каләме көнләдек өстендә катып калды. Риддл ни әйтергә тели икән? Ничек башка кешенең хәтеренә кереп була икән соң? Ул, тәмам борчылып, караңгылыкка чумган бүлмәнең ишегенә карады. Янә көндәлеккә караганнанссоң, ул анда яңа сүзләр күреп алды.
«Күрсәтергә рөхсәт ит».
Һарри бер секунд уйлап торганнан соң, бер сүз язды.
«Ярый».
Көндәлек битләре көчле җилгә эләккән кебек әйләнергә тотындылар һәм июнь уртасында туктап калдылар. Һарри, авызын ачып, унөченче числоның кечкенә генә телевизор экраны кебек тәрәзәгә әйләнгәнен күреп алды. Ул калтыраган куллары белән көндәлекне күзләренә якынрак китерде һәм, аны-моны аңлап өлгергәнче, алга таба иелде; тәрәзә киңәеп китте, һәм Һарри тәненең караваттан аерылганын сизеп алды, аннан ул башы белән көндәлек битендәге төрле төсләрдәге әйләнмәгә тартылып кереп китте.
Ул аяклары белән каты җиргә тигәнен сизеп алды, аягында басып калырга тырышты, һәм күренер-күренмәс фигуралар кинәт фокуска керделәр.
Ул үзенең кайда икәнлеген шунда ук аңлап алды. Йоклап утыручы портретлы түгәрәк бүлмә Дамблдорның бүлмәсе иде, тик өстәл артында Дамблдор утырмый иде. Ябыгып беткән, сырхауга охшаган, пеләш башлы (башындагы бер-ике бөртек ак чәчен санамаганда) тылсымчы шәм яктысында хат укып утыра иде. Һарриның моңа кадәр бу кешене күргәне юк иде.
– Гафу итегез, – диде Һарри калтыраган тавыш белән. – Мин кисәтүсез керергә уйламаган идем...
Тик тылсымчы башын да күтәрмәде. Ул бераз кашларын җыерган килеш хатны укуын дәвам итте. Һарри аның өстәле янына ук килеп басты да:
– Э-э, мин китим инде алайса? – дип сузып җибәрде.
Тик тылсымчы аңа һаман игътибар да итмәде. Ул аны ишетми дә иде бугай. Тылсымчыны саңгыраудыр дип уйлап, Һарри тавышын көчәйтә төшеп:
– Борчыганым өчен гафу итегез. Мин китим инде, – дип кычкырып ук җибәрде.
Тылсымчы авыр сулап, хатны җыеп куйды да торып басты, ул Һаррига карамыйча да аны узып китте һәм тәрәзә янына барып, пәрдәләрне ачты.
Күк йөзе кып-кызыл иде; кояш байый иде. Тылсымчы өстәл артына утырды да, ишеккә карап, бармакларын өстәлгә шакылдатып утырды.
Һарри бүлмәгә кз йөртеп чыкты. Феникс та, көмеш бызылдавык әйберләр дә юк иде. Бу Риддл белгән Һогвартс иде, һәм бу әлеге тылсымчының Дамблдор түгел, ә директор булуын аңлата иде (ә бу илле ел элекке вакытта исә Һарри өрәк шикелле, кешеләр күзенә күренмәс зат иде).
Бүлмә ишегенә шакыдылар.
– Керегез, – диде карт тылсымчы көчсез тавыш белән.
Бүлмәгә уналты яшьләр тирәсендәге очлы башлы эшләпә кигән егет узды. Аның күкрәгендә көмеш перфект тамгасы ялтырый иде. Ул Һарридан бераз озынрак иде, тик аның да чәчләре кара төстә иде.
– Аһ, Риддл, – диде директор.
– Сез мине күрергә теләдегезме, профессор Диппет? – диде Риддл. Ул борчулы күренә иде.
– Утыр, – диде Диппет. – Мин әле генә син җибәргән хатны укып чыктым.
– Ә, – диде Риддл. Ул утырды һәм кулларын каты итеп кысып торды.
– Балакаем, – дип йомшак кына әйтте Диппет, – мин сине җәйге ялларда Һогвартста калдыра алмыйм. Синең чыннан да өеңә кайтасың килмиме соң?
– Юк, – дип кырт кисте Риддл. – Теге җиргә кайтканчы, мин Һогвартста калуны кулайрак күрәм...
– Син яллар вакытында магглларның балалар йортында торасың, шулай бит? – дип сорады Диппет кызыксыну белән.
– Әйе, сэр, – диде Риддл бераз кызарып.
– Син маггл булып тудыңмы?
– Яртылаш, – диде Риддл, – әти – маггл, әни – тылсымчы.
– Һәм синең әти-әниең икесе дә...
– Әнием мин тууга ук үлгән, миңа исем генә бирергә өлгергән ул. Әти хөрмәтенә – Том, бабам хөрмәтенә – Марволо.
Диппет аны җәлләп, авыр сулап куйды.
– Эш шунда ки, Том, – дип башлады ул, – синең өчен кирәкле шартларны да тудыра алыр идек без, тик хәзерге хәлләрне күз алдында тотканда...
– Сез һөҗүмнәрне күз алдында тотып әйтәсезме, сэр? – диде Риддл, һәм Һарриның йөрәге атылып чыгардай булып тибә башлады, ул, яхшырак ишетер өчен, алар янынарак килде.
– Нәкъ шулай, – диде директор. – Балакаем, семестр азагында сине мәктәптә калдыруны күз алдына да китереп булмый бит, бигрәк тә бу хәлләрдән соң... бу кечкенә кызның үлеменнән соң... Балалар йортында сиңа яхшырак, куркынычсызрак булыр дип уйлыйм. Тылсым министрлыгы мәктәпне ябу турында сүз дә кузгатты инде. Бу вакыйгаларның чишелешенә бер адымга да якын килә алмадык бит без.
Риддлның күзләре киң итеп ачылып китте.
– Сэр... Ә әгәр дә җинаятьче тотылса... Һәм бу хәлләр җайга салынса...
– Нәрсәне күз алдында тотып әйтәсең син? – диде Диппет тавышын өздереп диярлек, һәм урыныннан кузгалып ук китте. – Риддл, син бу һөҗүмнәр турында берәр нәрсә беләсеңме әллә?
– Юк, сэр, – дип җавап бирде Риддл тиз генә.
Тик Һарриның ул «юк»ның үзенең дә Дамблдорга «юк» дип әйтүенә тәңгәл килүендә бер шиге дә юк иде.
Диппет тәмам төшенкелеккә бирелеп, урынына утырды.
– Син китә аласың, Том...
Риддл урындыктан шуып төште һәм бүлмәдән чыгып китте. Һарри аның артыннан иярде. Алар баскыч буйлап һәм яртылаш караңгы коридорга, горгулья янына төштеләр. Риддл туктагач, Һарри да аның артыннан күзәтеп, туктап калды. Риддл бик мөһим әйбер турында уйлый иде бугай. Ул кашларын җыерып, иренен тешләп торды.

Аннан, карар кылган шикелле, ашыгып, кузгалып китте. Һарри тавыш-тынсыз гына аның артыннан шуышты. Сарай алдына барып җиткәнче, алар каршысына бер кеше дә очрамады, тик кинәт озын буйлы, озын җирән чәчле һәм сакаллы тылсымчы мәрмәр баскычтан Риддлга эндәште.
– Шундый соң вакытта нишләп йөрисең, Том?
Һарри тылсымчыга карап катты. Бу илле яшьлек кече Дамблдор иде.
– Мин директор янында идем, сэр, – диде Риддл.
– Ярый, ә хәзер йокларга ят инде, – диде Дамблдор Һаррига бик таныш булган кискен караш ташлап. – Бу көннәрдә коридор буйлап йөрмәвең хәерлерәк...
Ул авыр сулап куйды, һәм Риддлга тыныч төннәр теләп, юлын дәвам итте. Риддл аның күздән югалганын көтеп торды һәм, тиз-тиз атлап, җир астына юнәлде, ә Һарри пешеп-янып аның артыннан чапты.
Тик Риддл аны яшерен җиргә яки серле туннельгә түгел, ә Снейп төнәтмәләр ясарга өйрәтә торган җиргә алып килде. Утлар сүнгән иде, Һарри Томның ишекне бераз ачык калдырып, эчке яктан күзәтеп торуын карап торды.
Һаррига алар анда ким дигәндә бер сәгать басып тордылар кебек тоелды. Аның бар күргәне ишек ярыгыннан нидер көтеп, таш кебек катып карап торган Риддл гына иде. Бу көтүдән тәмам туйганнан соң, Һаррида чынбарлыкка кайту теләге туа башлады, тик шул вакытта ул аяк тавышларын ишетеп алды.
Коридор буйлап кемдер килә иде. Ул Риддл белән Һарри качып торган җирне узып китте. Риддл шыпырт кына, шәүлә кебек ишектән чыкты да аның артыннан китте. Һарри да, аяк очларына басып, аның артыннан иярде (ул үзенең тавышсыз икәнлеген тәмам оныткан иде инде).
Алар биш минут тирәсе адымнар артыннан бардылар. Риддл яңа тавышларны ишетеп алганнан соң, кинәт кенә туктап калды һәм ул якка башын иде. Һарри ишек ачылып киткән тавышны ишетеп алды, ә аннан кемдер карлыккан тавыш белән:
– Әйдә... Миңа моннан китәргә кирәк... Әйдә... Тартмага кер... – диде.
Бу тавышта ниндидер таныш чалымнар бар иде.
Риддл кинәт кенә почмактан сикереп чыкты. Һарри аның артыннан чыкты. Ул ишек төбендә зур тартма тотып торучы ниндидер кара малайның чалымнарын күреп алды.
– Хәерле кич, Рубеус, – диде Риддл кинәт кенә.
Малай ишекне япты да торып басты.
– Нишлисең син монда, Том?
Риддл якынрак килде.
– Барысы да тәмам, – диде ул. – Миңа синең турында сөйләргә туры киләчәк. Һөҗүмнәр тәмамланмаган очракта, Һогвартсны ябарга уйлыйлар.
– Син нәрсә...
– Мин сине кемнедер үтерергә уйлагансыңдыр дип уйламыйм. Тик мондый җанварлардан тәртипле өй хайваны ясап булмый. Син аны бары йөреп килергә генә дип җибәргән булгансыңдыр...
– Мин беркайчан да, берсен дә үтермәдем! – диде зур малай ябык ишеккә терәлеп. Ишек артыннан Һарри сәер кыштырдау һәм чиртүләрне ишетеп алды.
– Киттек, Рубеус, – диде Риддл тагын да якынрак килеп. – Үлгән кызның гаиләсе иртәгә монда булачак. Һогвартс әлеге гаилә өчен эшли алган иң кечкенә әйбер ул – аларның кызын үтергән нәрсәнең юк ителүе.
– Ул түгел иде ул! – дип үкереп җибәрде малай, һәм аның тавышы бөтен коридор буйлап яңгырап китте. – Ул түгел! Ул беркайчан да алай эшләмәс иде!
– Якка кит, – диде Риддл тылсымлы таягын чыгарып.
Аның әфсене бөтен коридорны бик якты ут белән тутырды. Зур малай артындагы ишек шундый көчле итеп ачылды ки, ул малайны икенче диварга атып җибәрде. Һәм аннан Һаррины озын итеп, бик каты итеп кычкырырга мәҗбүр итәрлек (ул тавыш ишетелерлек булмаса да) әйбер чыкты.
Гаять зур, биек булмаган, йонлы тән һәм кап-кара аяклары булган нәрсә; бик күп ялтырап торган күзләр һәм бер пар очлы кыскычлар – Риддл кабат таягын күтәрде, тик ул соңга калды. Әлеге җанвар котылу юлын эзләп, аның аша үрмәләп китте һәм коридор буйлап чабып, күздән югалды. Риддл аның артыннан күзәтеп торып басты, кабат таягына үрелде, тик зур малай аның өстенә сикерде, таягын эләктерде һәм «Ю-Ю-Ю-ЮК!» дип кычкырып, Риддлны егып салды.
Күз аллары әйләнергә тотынды, караңгылык басты; Һарри үзенең егылуын сизеп алды һәм ул, дөбердәп, Гриффиндор бүлмәсендәге караватына килеп төште. Риддлның көндәлеге аның корсагында ята иде.
Ул тын алып өлгергәнче, бүлмә ишеге ачылып китте, һәм Рон килеп керде.
– Менә син кайда икән, – диде ул.
Һарри торып утырды. Ул шыбыр тиргә баткан һәм калтырана иде.
– Ни булды? – диде Рон аңа тынычсызланып карап.
– Ул Һагрид булган, Рон. Илле ел элек Һагрид Серләр Бүлмәсен ачкан.


Ачык хат — открытка
Лимерик — абсурд эчтәлекле, бишьюллык шигырь жанры
Калкан — щит
Җәдвәл — расписание
Кара савыты — чернильница
Даһи — гений


Сәрбиназ Шәйхелова тәрҗемәсе