«Гарри Поттер» на татарском. Пятнадцатая глава второй книги о юном волшебнике
«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод выполнен волонтерами просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Пятнадцатую главу по нашей просьбе оформила казанский иллюстратор Светлана Волосатова.
15 нче бүлек
Арагог
Сарай тирәсендәге җирләргә җәй посып килгән; күк һәм күл җәзаир миләүшәсе сыман зәңгәр төскә әйләнгәннәр, ә чәчәкләр өлгергән кәбестәләр хәтле үскәннәр. Әмма сарай тәрәзәләреннән бакча буйлап атлаган Һагрид һәм артыннан ияргән Казыктеш күренмәгәнгә күрә, Һарри өчен бу күренеш күңелсез иде; һичшиксез сарайдагы дөрес булмаган хәлләрдән яхшырак түгел.
Һарри белән Рон Һермиона янына керергә маташтылар, ләкин килүчеләрне хастаханә канатына кертмәделәр.
— Безнең башка ышанычларыбыз юк, — дип Мадам Помфри лазарет ишегендәге ярык аша аларга каты әйтте. — Юк, гафу итегез, һөҗүмченең бу кешеләрне юк итәр өчен кире кайтырга барлык мөмкинлекләре бар...
Дамблдор китүе белән курку хисе тагын да күбрәк таралды, ә сарай диварларын җылытучы кояш гөмбәзле тәрәзәләрдә тоткарлана дип күренә иде. Мәктәптә дулкынланмаган һәм киеренмәгән йөзне чакка очратып була иде, ә коридор буйлап яңгыраган теләсә нинди көлү ачы, ясалма һәм тиз басылучан булып ишетелде.
Һарри һаман Дамблдорның: «Мин мәктәпне миңа ышанучы беркем дә калмагач кына ташлап китәчәкмен... Һогвартста ярдәм сораганнарга ул һәрчак биреләчәк», — дигән соңгы сүзләрен кабатлый иде. Әмма бу сүзләр ни аңлаталар? Нәкъ үзләре кебек буталган һәм курыккан кешеләр ярдәмне кемнән сорарга тиеш иделәр?
Һагридның үрмәкүчләр турында ишарә итүен аңлау бик җиңел иде — мәсьәлә шунда ки, сарай буйлап ияреп барырга бер үрмәкүч тә күренмәде. Һарри бөтен барган ягына карана иде, ә Рон аңарга (шактый теләмичә) булышты. Әлбәттә аларга үзләренә генә йөрү рөхсәте булмау комачаулады, шуңа күрә сарай буйлап башка гриффиндорлылар белән ияреп йөрергә туры килде. Аларның күпченлек сыйныфташлары профессорлар янына сыйныфтан сыйныфка йөрүгә шатлана иделәр, ләкин Һарри моны артык ялыктыргыч дип кабул итте.
Әмма бер шәхес террор һәм шикләнү атмосферасыннан тулысынча ләззәтләнгән булып күренде. Драко Малфой мәктәп буйлап тәкәббер кыяфәт белән йөри иде, әйтерсеңлә аны әле генә Баш Егет дип билгеләгәннәр. Һарри Малфой артыннан утырып аның Крэбб һәм Гойл белән сөйләшүен ишетте, һәм Дамблдор белән Һагрид инде ике атна элек киткәннән соң аның Төнәтмәләр дәресендә нигә бәхетле булуын аңламады.
— Мин һәрчак әтине Дамблдордан котыла ала торган кеше дип уйлый идем, — дип ул хәтта тавышын төшермичә әйтте. — Аның Дамблдор мәктәпнең иң начар мөдире дип уйлавын сөйләгән идем ич. Бәлки хәзер безгә яхшырак мөдир бирерләр. Серләр бүлмәсенең ябылуын теләмәгән мөдир. МакГонагалл озакка тоткарланмас, ул болай гына...
Снейп Һермионаның урыны һәм казаны буш булуына берни әйтмичә Һарри яныннан тиз үтеп китте.
— Сэр, — дип Малфой каты эндәште. — Сэр, нишләп сез мөдир вазифасына гариза бирмисез?
— Тәк-тәк, Малфой, — дип Снейп нечкә елмаюын бастыра алмыйча дәвам итте. — Профессор Дамблдор әле генә губернаторлар тарафыннан читкә этелде. Ул тиздән яныбызга кайтырдыр дип уйлыйм.
— Әйе, дөрес, — дип Малфой авызын ерып куйды. — Әгәр сез эшкә гариза җибәрергә теләсәгез, сэр, әтинең тавышы сезгә юнәлер дип көтеп калам — мин әтигә сез мондагы иң яхшы профессор дип әйтәчәкмен, сэр.
Снейп сыйныфка карап авызын ерды. Ярый әле ул Симус Финниганның казанга кыскан булып кыланганын күрмичә калды.
— Шакшыканнар үзләренең букчаларын хәзер үк җыймаганнарына шаккатам, — дип Малфой дәвам итә иде. — Аларның берсе үләчәгенә биш галлеон куям. Грейнджер булмаса кызганачакмын.
Шул мизгелдә кыңгырау яңгыравы бик уңышлы булып чыкты; Малфойның соңгы сүзләрендә Рон урындыгыннан сикереп менде, һәм букча-китапларны җыю ыгы-зыгысында Малфойга барып җитү омтылулары күренми калдылар.
— Җибәрегез мине аңарга, — дип Һарри белән Дин аны кулларыннан тотып алган чакта Рон бакырып куйды. — Миңа барыбер, миңа таякчык та кирәкми, мин аны яланкул үтерергә әзермен.
— Ашыгыгыз, мин барыгызны да Үләннәр фәненә озатырга тиешмен, — дип Снейп сыйныф өстенә ырылдап куйды, һәм алар кузгалдылар, ә Һарри, Рон һәм Дин арттан бардылар, Рон һаман азатланырга маташа иде. Алар Снейп белән сарайдан чыгып бакчалардагы яшелчәләр аша узгач кына аны җибәрделәр.
Үләннәр бүлмәсе бик тонык иде; алар арасыннан ике кеше җитми иде, Джастин белән Һермиона.
Профессор Спраут барысына да хәбәш инҗир агачын кистерергә бирем бирде. Һарри бер кочак коры үрентеләрне туфрак ашламасына ыргытты да, Эрни Макмиллан белән йөзгә-йөз очрашты. Эрни тирән сулап куеп бик рәсми генә сөйли башлады: «Һарри, мин синнән шикләнүемә кызганам. Мин синең Һермиона Грейнджерга беркайчан да һөҗүм итмәвеңне беләм, һәм мин әйткән сүзләрем өчен гафу үтенәм. Без барыбыз да бер көймәдә, һәм, ә-ә...» Ул үзенең таза кулын сузды, һәм Һарри аны кысты.
Эрни һәм дус кызы Һанна Һарри белән Рон эшләгән инҗир агачы янына килделәр.
— Бу юләр, Драко Малфой, — дип корыган агач ботакларын сындырып Эрни әйтеп куйды, — ул бик канәгать булып күренә, алай түгелме? Беләсезме, минемчә, ул Слизерин варисы булырга мөмкиндер.
— Акыллы да инде үзең, — дип Эрнины Һарри кебек җиңел генә гафу итмәгән Рон җавап бирде.
— Һарри, синеңчә, ул Малфой микән? — дип Эрни сорады.
— Юк, — дип Һарри Эрни белән Һаннаны гаҗәпләндереп каты әйтте.
Бер секундтан соң Һарри нидер сизде.
Берничә зур үрмәкүч тәрәзәнең теге ягыннан җир өстенә төшеп алдан ук әзерләнгән очрашуга барган кебек табигый булмаган туп-туры юл салып бара иделәр. Һарри Ронны кулыннан агач кистерү кайчысы белән сугып куйды.
— Абау! Карале!
Һарри күзләрен кояштан каплап үрмәкүчләрнең хәрәкәтләнүенә күрсәтте.
— О, әһә, — дип Рон шат булып күренергә теләп әйтте. — Ләкин без хәзер үк алар артыннан бара алмыйбыз.
Эрни белән Һанна кызыксынып тыңладылар.
Һарриның күзләре үрмәкүчләрне күзәткәнгә күрә тарайдылар. Әгәр дә алар теркәлгән юллары буенча барсалар, димәк, нәтиҗәдә аларның кайсы җиргә килүләре билгеле иде.
— Алар Тыелган урманга баралар ахрысы...
Рон бу сәбәпле бәхетсез булып күренә иде.
Дәрес ахырында профессор Спраут сыйныфны Караңгы Көчләрдән Саклану дәресенә озатты. Һарри белән Рон башкалар сөйләшкәнне ишетмәсеннәр дип арттан калып бардылар.
— Без тагын Күренмәс мантиясен кулланачакбыз, — дип Һарри Ронга эндәште. — Без үзебез белән Казыктешне ияртә алабыз. Ул Һагрид белән урманга йөрергә ияләшкән, бәлки ул ярдәм итә алачактыр.
— Ярый, — дип борчу белән таякчыгын бармакларында әйләндергән Рон җавап бирде. — Эм-ә урманда вервольфлар юк ич, шулай бит? — дип Локһартның дәрес бүлмәсендә гадәти урыннарына утырып өстәде.
Бу сорауга җавап бирергә теләмичә Һарри: «Анда яхшы нәрсәләр дә бар. Мәсәлән, кентаврлар, яисә сыңармөгезләр...»— дип әйтеп куйды.
Ронның моңа кадәр Тыелган урманда булганы юк иде. Һарри аңа бер тапкыр керде һәм бүтән кермәс дип өметләнгән иде.
Локһарт бүлмәгә очып керде һәм сыйныф аңарга акаеп карады. Һәрбер укытучы гадәттән дә күңелсезрәк күренде, әмма Локһарт шат күңелле иде.
— Килегез, — дип ул як-якка каранып кычкырып куйды. — Нишләп йөзләрегез шундый моңсу? — Кешеләр ачулы карашлар белән алмашындылар, ләкин беркем дә җавап бирмәде.
— Аңлагыз инде, зинһар, — дип Локһарт әкрен генә аларга аңлатып әйтә башлады. — Куркырлык нәрсә юк! Җинаятьче кулга алынды.
— Кем әйтте? — дип Дин Томас кычкырып сорады.
— И, гүзәл кардәшем, әгәр Тылсым Министры йөз процентка Һагридның гаепле булуына ышанмаса, ул аны алмас иде, — дип Локһарт бергә берне тапкырлагач, ике булуын аңлата торган тавыш белән җавап бирде.
— О, әйе, «алмас иде», — дип Рон Диннан да катырак кычкырды.
— Һагридны кулга алу турында сездән күбрәк белүем мине юмалау хисләренә батыра, мистер Уизли, — дип Локһарт үзен яратучан тавыш белән әйтте.
Рон аның белән бәхәскә керә башлады, ләкин, Һарри аны өстәл астында каты итеп суккач, ул ярты сүзендә туктап калды.
— Без анда булмадык, истәме? — дип Һарри мыгырдап куйды.
Әмма Локһартның әшәке шатлануы, ул Һагридның һәрчак начар булуына ышанган дип әйтергә теләве, әлеге эш азакка килгәненә инануы — бу барысы да Һаррины шул кадәр ачулындыра иде ки, хәтта Локһартның ахмак чыраена аның «Убырлар белән уралу» китабын ыргытырга тели иде. Моның урынына ул канәгатьләнеп Ронга: «Бу төнне барабыз», — дигән язма бирде.
Рон хатны укып авыр йотып куйды да, күз кырые белән гадәттә Һермиона утырган буш урынга карады. Аның карашы катып калды, һәм ул башын селкеде.
Бу көннәрдә Гриффиндорның Уртак бүлмәсендә артык күп кеше булды, чөнки сәгать алтыдан башлап гриффиндорлыларга барырлык урын юк иде. Шулай ук сөйләшерлек сүз дә күп, нәтиҗәдә Уртак бүлмә еш кына төн уртасына кадәр тулы иде.
Һарри кичке аштан соң сандыгыннан Күренмәс мантиясен чыгарып кич буе аның өстендә утырды һәм бүлмәнең бушаганын көтте. Фред һәм Джордж берничә тапкыр Һарри һәм Рон белән «Өзелүче чатнау» уенын уйнадылар, һәм Джинни күңелсез кыяфәт белән Һермионаның яраткан урындыгында утырып алар артыннан күзәтте. Һарри белән Рон уеннарны тизрәк бетерик дип махсус биреләләр иде, ләкин болай да Фред, Джордж һәм Джинни төн уртасында гына йокларга киттеләр.
Һарри һәм Рон мантияне алып, аны үз өсләренә каплап портрет астындагы тишек аша узыр алдыннан еракткагы бүлмә ишекләре ябылу тавышын көттеләр.
Бу укытучылардан качып сарай аша бара торган чираттагы авыр юл иде. Ниһаять, алар алгы бүлмәгә барып җиттеләр, тышкы имән ишекләрнең йозагын ачтылар да, шыгырдау тавышын чыгарырга теләмичә генә ай нурлары яктырткан җиргә чыктылар.
— Беләсеңме, — дип Рон кара чирәм буйлап атлап барганда әйтеп куйды. — Без урманга барып анда эзләрлек әйбер юк икәнен аңлый алабыз. Бәлки теге үрмәкүчләр, гомумән, анда барырга теләмәгәннәрдер. Алар уртак юнәлештә барганнарына охшаган икәнен беләм, ләкин... — дип аның өметле тавышы яшеренеп куйды.
Алар Һагридның моңсу, кызганыч буш тәрәзәле йортына барып җиттеләр. Һарри ишекне ачкач, Казыктеш аларны күреп бәхетеннән исерде. Дулкынлануыннан ул сарайдагы һәрбер кешене үзенең тирән, тиз үсә торган өрүе белән уята ала иде, алар аны җәһәт кенә тешләрен ябыштырырга теләп мич өстендә яткан калай тартмадагы бәрәңге балы белән ашаттырдылар.
Һарри Күренмәс мантиясен Һагридның өстәлендә калдырды. Бу карурманда аның кирәге юк иде.
— Әйдә, Казыктеш, йөреп килик, — дип Һарри аягын суккалап үзенә чакырды һәм Казыктеш алар артыннан күңелле кыяфәт белән өйдән чыгып урман читенә йөгерде һәм тәпиен зур чинар агачына күтәреп куйды.
Һарри тылсым таягын чыгарып: «Люмос!» — дип пышылдады һәм аның ахырында кечкенә генә ут барлыкка килде, ул аларга сукмактан барып үрмәкүчләр эзен күрергә җитәрлек иде.
— Яхшы фикер, — диде Рон. — Мин дә үземнекен кабызыр идем, ләкин син беләсең — ул яки шартлар, яки башка ни булыр...
Һарри чирәмгә күрсәтеп Ронны иңбашыннан тиеп алды. Ике үрмәкүч таяк утыннан агачлар күләгәсенә кача иделәр.
— Ярый, — дип Рон иң начары белән килешеп тынын чыгарды. — Мин әзер. Әйдә, киттек.
Шулай итеп, алар агач тамыр-яфракларын иснәп әйләнеп йөри торган Казыктеш белән урманга керделәр. Алар Һарриның тылсым таягы яктырткан ут астында сукмактан барган үрмәкүчләр агымы артыннан юл тоттылар. Йөгерме минут дәвамында берни дәшмичә, алар, ботаклар ватылу һәм яфраклар кыштырдау тавышларына колак салып, артларыннан бардылар. Аннары, агачлар тагын да юанаеп, баш өстендә йолдызлар күренмәгәч һәм Һарриның таягы караңгылыкта үзе генә балкый башлагач, алар юл күрсәткән үрмәкүчләрнең сукмактан китүен күрделәр.
Һарри үрмәкүчләрнең кая барганнарын аңларга теләп тыныш алды, ләкин аның кечкенә ут чыганагыннан тыш булган барлык нәрсә кап-кара иде. Моңарчы аның беркайчан да урманда шул кадәр тирән булганы булмады. Ул Һагридның сукмактан китмәү кисәтүен истә тотты. Әмма хәзер Һагрид ерак иде, Азкабан зинданында утырадыр, һәм ул шулай ук үрмәкүчләр артыннан да юл тотарга диде.
Һаррины кулыннан ниндидер юеш әйбер тиде һәм ул артка сикереп Ронның аягын сытты, ләкин бу Казыктеш борыны гына иде.
— Ни уйлыйсың? — дип Һарри Ронның таяк утыннан чагылган күзләренә карап сорады.
— Без бик ерак кердек, — диде Рон.
Шулай итеп, алар үрмәкүчләрнең калтыраган шәүләләре артыннан агачлар арасында юл тоттылар. Хәзер алар тиз бара алмый иделәр; аларның юлында караңгылыкта күренмәгән агачларның тамыр-төпләре ятты. Һарри кулына килгән Казыктешнең кайнар сулышын сизеп куйды. Алар берничә тапкыр үрмәкүчләрне таяк уты астында табыр өчен туктап тордылар.
Алар ким дигәндә ярты сәгать бардылар, аларның мантияләре тәбәнәк агач ботакларына һәм кара бөрлегәнгә эләгеп кала иделәр. Ниндидер вакыт узгач, алар, агачларның шундый ук куе булуыннан карамастан, җирнең авышканын сизделәр.
Аннан соң Казыктеш кисәт кенә Һарри белән Ронны нык куркытып каты, яңгыраулы өреп куйды.
— Ни ул? — дип Рон як-якларына каранып, Һаррины терсәгеннән нык кысып каты сорады.
— Анда нидер селкенә, — дип Һарри сулап куйды. — Тыңла... Бик зур нәрсә кебек яңгырый...
Алар колак салдылар. Уң якларыннан ниндидер зур нәрсә, ботакларга тотынып агачлар аша үзенә юл сала иде.
— О, юк, — диде Рон. — О, юк, о, юк, о...
— Эндәшмә, — дип Һарри каты әйтте. — Ул сине ишетәчәк.
— Мине ишетәчәкме? — дип Рон ясалма югары тавыш белән сорады. — Ул инде Казыктешне ишеткән!
Алар куркып, нидер көтеп басып торганда караңгылык аларның күзләренә баса иде. Баштан сәер гөрелдәвекле шау чыкты, ә аннары соң тынычлык.
— Ул нишли икән, ни уйлыйсың? — дип Һарри сорады.
— Ташланырга әзерләнәдер, — диде Рон.
Алар калтырап, хәрәкәтләнергә теләмичә көттеләр.
— Синеңчә, бу беттеме? — дип Һарри пышылдап сорады.
— Б-белмим...
Аннан соң алардан уң ягыннан кисәт кенә ут кабыды, ул шундый якты иде ки, хәтта алар күзләрен саклар өчен кулларын күтәрделәр. Казыктеш өреп куйды вә качарга теләде, әмма ул чәнечкеләрде буталды һәм тагын да катырак өрде.
— Һарри! — дип Рон җиңеләеп ычкынып киткән тавыш белән кычкырды. — Һарри, бу безнең машинабыз!
— Нәрсә?
— Әйдә киттек!
Һарри Рон артыннан күрмичә, шуып, егылып утка таба бара иде һәм бер мизгелдән алар аланга чыктылар.
Мистер Уизли машинасы юан агачлар арасында тыгыз ботаклар астында буш булып торды, ә аның фаралары дөрләп яна иде. Фирәзә төстәге эт үз хуҗасына барган сыман, Рон авызын ачып барганда машина әкрен генә аңа таба бара иде.
— Ул гел монда булган иде! — дип Рон машинаны әйләнеп чыгып шатлыкланып әйтте. — Карале моңа. Урман аны кыргый...
Машинаның тышкы яклары кырылган һәм пычранган иде. Ул урман буенча мөстәкыйль йөргәнгә күрә шундый булган ахрысы. Казыктешкә моның барысына да барыбер иде; ул аның калтыравын сизгән Һаррига якын басып торды. Аның сулышы тагын әкренәйде, Һарри таягын кире мантиягә качырып куйды.
— Һәм ул безгә һөҗүм итәчәк дип уйлаган идек! — дип Рон машинага терәлеп, аны сыйпап әйтеп куйды. — Ул киткәч мин бит шаккаткан идем!
Һарри күзен кысып яктыртылган җиргә күбрәк үрмәкүч күрер өчен карады, ләкин алар якты фаралар утыннан качып киттеләр.
— Без эзне югалттык, — диде ул. — Әйдә киттек һәм табыйк аларны.
Рон дәшмәде. Ул селкенми иде. Аның күзләре нәкъ Һарри артында, урманнан өч метр бөегрәк булган ноктада арканланган иде. Аның йөзе куркудан агарды.
Һарри хәтта борылырга да өлгермәде. Каты чиртү тавышы булды, һәм кинәт ул нидер озын вә йонлы аны корсагыннан тотып алганны һәм җирдән күтәргәнен сизде ки, ул йөзе белән аска асылыны тора иде. Ычкынырга тырышып, куркып ул башка чиртү тавышларын да ишетте һәм Ронның аяклары җирдән күтәрелгәнен күрде, шулай ук Казыктешнең улаганын һәм бакырганын ишетте — шул мизгелдә ул кара агачлар арасына еракка ыргытылды.
Баш асылынып торды, Һарри аны тотып алган нәрсә алты йонлы һәм озын аяк белән атлаганын күреп алды, алдынгы икесе аны җем-җем килгән кара кыскычларга кыса иде. Арттан ул Ронны алып барган башка тереклекне ишетеп алды. Алар нәкъ урман үзәгенә юнәлә иделәр. Һарри өченче албасты белән көрәшеп каты шыңшыган Казыктешне ишетеп барды, әмма Һарри нык теләсә дә кычкыра алмый иде; ул үз тавышын машина белән аланда калдырды ахрысы.
Һарри албастының тырнакларында күпме вакыт булуын күз алдына китерә алмый; ул шуны гына белә иде — караңгылык кисәт кимегәч яфраклар төшкән җир өсте үрмәкүчләр белән мыжлап торды. Муенын янәшә күтәреп ул зур уйсулыкка барып җитүен аңлады, ул җир агачлардан чистартылган иде, йолдызларга бу куркыныч күренешне яктыртыр өчен берни дә комачауламады.
Үрмәкүчләр. Ләкин уйсулыкка баручы теге кеп-кечкенә үрмәкүчләр түгел. Йорт аты зурлыгындагы үрмәкүчләр, сигез күзле, кара, йонлы, гаять зур иде алар. Һаррины алып барган эре бер нөсхә текә тау бите буенча пәрәвездән ясалган тонык төсле гөмбәзгә таба менеп барды, ә аның кардәшләре табышны күреп дулкынланудан кыскычларын чиртә иделәр.
Һарри, үрмәкүч аны җибәргәч, дүрт аягына егылды. Рон белән Казыктеш аның янына төштеләр. Казыктеш бүтән уламады, тыныч кына урынында утырды. Рон нәкъ Һарри кыяфәтендә булды. Аның авызы әкертен кычкыруда киң ачылган килеш катты, ә күзләре сикереп чыкканнар.
Һарри кинәттән аңлады ки, аны ташлаган үрмәкүч нидер әйтте. Әйткәне аңлашылмады, чөнки һәр әйтелгән сүз белән аның кыскычлары чиртү тавышын чыгара иде.
— Арагог! — диде ул. — Арагог!
Һәм пәрәвездән ясалган тонык төсле гөмбәз үзәгеннән әкрен генә кечкенә фил зурлыгындагы бер үрмәкүч барлыкка килде. Аның кара гәүдәсенә һәм аякларына ак чәчләр баскан, ә аның кыфәтсез, кыскычлы башындагы һәрбер күзе сөт сыман ак. Ул сукыр иде.
— Ни бу? — дип ул кыскычларын тиз чиртеп сорады.
— Кешеләр, — дип Һаррины тоткан үрмәкүч чиртеп куйды.
— Ул Һагридмы? — дип Арагог якынаеп, үзенең сөт сыман сигез күзен аңлаешсыз селкетеп сорады.
— Чит кешеләр, — дип Ронны алып килгән үрмәкүч чиртте.
— Үтер аларны, — дип Арагог ачуланып чиртеп алды. — Мин йоклаган идем...
— Без Һагридның дуслары, — дип Һарри кычкырды. Аның йөрәге күкрәген калдырып муенында тибә иде бугай.
Барлык яктан үрмәкүчләр кыскычларыннан шырт, шырт, шырт дигән тавыш килә иде.
Арагог тыныш алды.
— Элек Һагрид безнең уйсулыкка кешеләр җибәрми иде, — дип ул әкренләп әйтте.
— Һагрид бәлагә эләкте, — дип Һарри бик тиз сулап әйтте. — Менә нишләп без килдек.
— Бәлагә эләктеме? — дип карт үрмәкүч сорады, һәм Һарри кыскычлар чирткән тавыш аша аның борчылуын ишетте дип уйлады. — Ләкин нишләп ул сине җибәрде?
Һарри аякка басырга дип уйлады, әмма кирек уйлады; аяклар әле һаман тота алмыйлардыр дигән фикердә калды. Шуңа ул җирдән мөмкин кадәр тыныч сөйли башлады.
— Аларның фикеренчә, мәктәптә, Һагрид укучыларга каршы... ә-ә-нәрсәнедер җибәргән. Алар аны Азкабанга алып киттеләр.
Арагог ачуланып кыскычларын чиртеп алды, һәм уйсулыктагы үрмәкүчләр төркеме чиртүне кабатлады; бу алкышларга охшаган иде, әмма алкышлар гадәттә Һаррины куркуыннан үзен начар хис иттерми иделәр.
— Әмма бу күп еллар элек булды, — дип Аргагог ачуланып сөйли башлады. — Күп-күп еллар элек. Мин яхшы истә тотам. Менә нишләп алар аны мәктәптән китәргә тиешле иттерделәр. Алар мине Серләр бүлмәсе дигән җирдә яшәгән албасты икәнемә ышана иделәр. Аларның фикеренчә, Һагрид бүлмәне ачып мине азат итте.
— Ә сез... сез Серләр бүлмәсеннән чыкмадыгыз мени? — дип Һарри маңгаеннан салкын тир акканын сизеп әйте.
— Мин! — дип Арагог ачу белән чиртеп әйтте. — Мин сарайда тумадым. Мин ерак җирдән килдем. Бер сәяхәтче мине әле йомыркада булган килеш Һагридка бирде. Һагрид әле малай гына иде, ләкин ул мине кайгыртты. Ул мине сарайда, чәй киштәсендә качырып өстәлдәге калдык-постыклар белән ашатты. Һагрид минем яхшы дустым, һәм, гомумән, яхшы кеше. Мине табып, кызның үлемендә гаепләгәч ул мине саклады. Шуннан бирле мин монда, урманда яшим, ә Һагрид һаман яныма хәл белергә килә. Ул хәтта миңа хатынны да тапты, Мосаг исемле, һәм сез безнең гаиләнең Һагрид ярдәмендә нинди зур булуын күрәсез.
— Димәк, сез беркайчан да... беркайчан да беркемгә дә һөҗүм итмәдегезме?
— Беркайчан да, — дип карт үрмәкүч гыжлады. — Инстинктларым иреккә чыкарга мөмкин иде, әмма Һагридны хөрмәт иткәнгә күрә мин беркайчан да кешегә зарар китермәдем. Кызның мәетен юыну бүлмәсендә тапканнар иде. Минем беркайчан да үскән киштәмнән тыш сарайның башка өлешен күргән булмады. Безнең төркем караңгылык һәм тынычлык ярата...
— Алайса... Ул кызны нәрсә үтергәнен беләсезме? — диде Һарри. — Чөнки, ни генә булмаса да, ул тагын һәм тагын кешеләргә һөҗүм итә...
Аның сүзләре каты чиртү тавышында һәм озын аякларның ачулы кыштырдавында батты; аның тирәсендә зур кара гәүдәләр җәһәт хәрәкәтләнә башладылар.
— Сарайда яшәүче нәрсә, — диде Арагог. — Ул безне, үрмәкүчләрне иң куркыта торган борыңгы бер тереклек. Ул мәктәп буйлап йөргәнен сизеп Һагридтан мине җибәрергә үтенеп сораганнарым яхшы истә калды.
— Нәрсә соң ул? — дип Һарри тиз сорады.
Кыштырдау һәм чиртү тавышлары зурайды; үрмәкүчләр тагын да якынайдылар.
— Без моның турында сөйләшмибез! — дип Арагог рәхимсез әйтеп куйды.
— Алайса без китәбез, яме? — дип Һарри арттан яфраклар кыштырдавын ишетеп Арагогка эндәште.
— Китәсез? — дип Арагог әкрен генә сорап куйды. — Мин алай уйламыйм...
— Ләкин... ләкин...
— Минем улларым һәм кызларым әмерем буенча Һагридка зарар китермәсләр. Ләкин мин аларга үзләре теләп кергән яңа гына итне ашарга тыя алмыйм. Сау бул, Һагридның дусты.
Үзенең таягына таба үрелеп Һарри бу фикерен шәп түгел икәнен аңлады, монда алар бик күп иде, әмма ул үләргә әзер булып торганда кинәттән каты, озын тавыш чыкты, һәм уйсулык аша якты ут янды.
Мистер Уизли машинасы тау бите астына очып барды, фараларын яктыртып, каты тавышланып үрмәкүчләрне кырыйга бәрде; кайберләре озын аякларын һавада болгап аркаларына аудылар. Машина Һарри белән Ронга кычкыртты һәм ишекләр ачылды.
— Казыктешне ал! — дип Һарри алгы утыргычка утырып бакырды; Рон алман догын гәүдәсенең уртасыннан алып аны машинаның арткы өлешенә ыргытты — ишекләр шап иттереп ябылды — Рон тәбәлдереккә һаман басмады, ләкин машинага ул кирәкми иде; этәргеч үкерде һәм алар күбрәк үрмәкүчне бәреп очып киттеләр. Алар уйсулыкның тау битеннән сикереп чыктылар да, урман аша тиз гөрелдәделәр, машина тәрәзәләрен ботакларга бәреп аңа билгеле булган киң аланнар буйлап барды.
Һарри Ронга карап куйды. Аның авызы һаман әкертен кычкырудан киң ачылган иде, ләкин күзләре бүтән сикереп чыккан кебек булмады.
— Син исән-саумы? — диде Һарри. Әмма Рон сөйләшә алмыйча алга карап утырды.
Алар вак агачлар аша ерып чыктылар, арткы утыргычта Казыктеш каты улады, һәм алар зур имән яныннан кысылып узганда Һарри тышкы көзгенең өзеп атылганын күрде. Ун шау-шулы, кыялы минуттан соң, агачлар сирәгәйде, һәм Һарри яңадан күк өзекләрен күрде.
Машина шул кадәр кисәт туктады ки, алар алгы тәрәзәгә бәрелә яздылар. Алар урман читенә барып җиттеләр. Казыктеш дулкынланып, тәрәзәгә атышып азатлыкка омтылды, һәм Һарри ишекне ачкач ул койрыгын бот арасына кысып агачлар аша Һагридның йортына ташланды. Һарри да чыкты, һәм якынча бер минуттан соң Рон инде үзен яхшы хис итте һәм аның артыннан киерелеп, акаеп барды. Һарри машинаны урманга кире кайткан өчен рәхмәтләп сыйпап алды һәм ул күздән югалды.
Һарри Күренмәс мантиясе артыннан Һагридның алачыгына керде. Казыктеш кәрзинендә юрган астында калтырап ятты. Һарри кире тышка чыккач ул Ронның кабаклар арасында нык авыртып утырганын күрде.
— Үрмәкүчләр артыннан барыгыз, — дип Рон авызын җиңенә сөртеп әкрен генә әйтте. — Мин Һагридны беркайчан да гафу итмәячәкмен. Исән калуыбыз үзе бер зур уңыш.
— Арагог аның дусларына зарар китермәс дип уйлаганына ышанам, — диде Һарри.
— Бу инде Һагридның мәсьәләсе! — дип Рон алачыкның диварын сугып әйтте. — Ул һәрчак албастыларның, кыяфәтләренә карамастан, яхшы булуларына ышана, һәм бу нәрсәгә китергәнгә кара! Азкабандагы читлек! — ул калтырап үз-үзен тота алмый иде. — Безне анда җибәрүнең ни мәгънәсе бар? Миңа кызыклы ич, без ни белдек?
— Һагрид беркайчан да Серләр бүлмәсен ачмаганны белдек, — дип Һарри Күренмәс мантиясен Ронга кидертеп, аны кузгалтыр өчен кулыннан этеп җавап бирде. — Ул гаепсез иде.
Рон каты гына пырх итеп җибәрде. Әлбәттә, аның фикеренчә, Арагогны киштәдә качыру аны гаепсез иттерми иде.
Сарай якынайган саен Һарри аяклары күренмәс өчен мантияне аска тарткалап ала иде, ә аннары шыгырдый торган тышкы ишекләрне этте. Алар сак белән алгы бүлмә аша кереп, мәрмәр баскыч аркылы өскә менеп, тыннарын алып сакчылар белән ташып торган күп санлы коридорлар буйлап уздылар. Ниһаять, алар янган уты инде көлгә әверелгән Гриффиндорның Уртак бүлмәсенә барып җиттеләр. Алар мантияне салып бормалы баскычтан йокы бүлмәләренә меделәр.
Рон чишенмичә караватына егылды. Ләкин Һарриның артык йоклыйсы килми иде. Ул ятагының чигендә утырып Арагогның барлык сөйләгәне турында уйлады.
Сарайның бер җирендә яшеренгән тереклек аның уйлавынча Волдемортка охшаган бер албасты иде — хәтта башка албастылар да аның исемен әйтергә теләмәделәр. Әмма алар Рон белән аның нәрсә икәнен, яки ничек ул үз корбаннарын ташка әйләндергәнен белә алмадылар. Хәтта Һагрид та Серләр бүлмәсендә ни булганын беркайчан да белмәгән.
Һарри аякларын караватка күтәрде һәм манара тәрәзәсе аша аның өстендә ялтыраган ай артыннан күзәтеп мендәрләргә ятты.
Алар тагын ни эшли алганнарын ул аңламады. Һәр яктан юлсыз тыкрык иде. Риддл ялгыш кеше тоткан, Слизерин варисы билгесез, һәм беркем дә бүлмәне шул ук кешеме, әллә яңа кеше ачканмы икәнен белми иде. Сорарга кеше дә юк. Һарри һаман Арагог әйткәнне уйлап ятты.
Ул йокыга бата иде, ләкин аның башына аларга соңгы өмет бирүче уй килде, һәм ул кинәттән туры утырып куйды.
— Рон, — дип ул караңгылык аша пышылдады. — Рон...
Рон Казыктеш кебек чинап уянды да, як-якларына акаеп Һаррины күрде.
— Рон... теге үлгән кыз. Арагог аны юыну бүлмәсендә тапканнар диде, — дип Һарри почмактан килгән Невиллның гырылдавына игътибар итмичә әйтте. — Нәрсә әгәр ул беркайчан да юыну бүлмәсен калдырмаса? Нәрсә әгәр ул һаман шунда?
Рон күзләрен ышкып ай нурына кашларын җыерды. Һәм аннары ул да аңлады.
— Син бит аны Елак Миртл дип уйламыйсың?
Сыңармөгез — единорог
Ирек Хәйрулла тәрҗемәсе