Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Восемнадцатая (последняя) глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 26.01.2019
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Восемнадцатая (последняя) глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» заканчивает публикацию книги «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод выполнен волонтерами просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников. Последнюю главу по нашей просьбе оформила иллюстратор из Минска Елизавета Гончарова.


18 нче бүлек

Доббиның бүләге

Пычрак, лайла һәм (Һарри очрагында) кан белән капланган Һарри, Рон, Джинни һәм Локһарт бүлмәгә кергәч, бер мизгелгә тынлык урнашты. Тынлыкны каты тавыш өзде:

― Джинни!

Бу мич каршында утырган Миссис Уизли тавышы иде. Ул сикереп менеп, Мистер Уизли белән бергә кызына ташланды.

Һарри исә аларның өстеннән карый иде. Профессор Дамблдор нурлы кыяфәт белән мич янында басып тора иде, аның янында профессор МакГонагалл авыр һәм каты сулап, күкрәген тотып тора иде. Фоукс Һарри колагы янында узып, Дамблдор иңбашына очып утырды. Һарри белән Рон исә, үзләре сизмәстән, миссис Уизли кочагына эләкте.

— Сез аны коткаргансыз! Сез аны коткаргансыз! Бу ничек булды?

— Моны барыбыз да белергә тели дип уйлыйм, — диде көчсез генә профессор МакГонагалл.

Миссис Уизли Һаррины җибәрде, Һарри бер мизгелгә икеләнеп, өстәл янына килде һәм аңа Бүлүче эшләпә, якутлы кылыч һәм Риддл көндәлегенең калдыкларын куйды.

Шуннан соң ул барысын да аларга сөйли башлады. Якынча чирек сәгать буе ул тулы тынлыкта сөйләде. Һарри гәүдәсез тавыш ишетүен, ахыр чиктә Һермионаның бу василиск тавышы булганны аңлавын, Рон белән урманга үрмәкүчләр артыннан ничек баруларын, Арагогның василискның соңгы корбаны кайда үлгәне турында сөйләвен, аның бу соңгы корбан Елак Миртл булганны һәм Серләр бүлмәсенә керү урыны аның бәдрәфендә булганын аңлавын сөйләде.

— Бик яхшы, – диде профессор МакГонагалл тукталуга. – Димәк, син керү урынын таптың, моны йөзгә якын мәктәп кагыйдәсен боздың дип тә өсти алам, ләкин нинди могҗиза белән сез шуннан исән чыктыгыз, Поттер?

Һарриның тавышы күп сөйләүдән инде хырылдый башлады. Ул Фоуксның вакытлы килүен һәм Бүлүче эшләпәнең аңа кылыч бирүен сөйләде. Шуннан Һарри тукталып калды. Ул моңа кадәр Риддл көндәлеге һәм Джиннины телгә алмыйча сөйләп килде. Ул башын Миссис Уизли иңбашына куйган килеш басып тора иде, аның күзләреннән һаман яшьләр тамып тора иде. Алар аны мәктәптән кусалар? Һарри паникага бирелде. Риддл көндәлеге инде эшләми… Алар көндәлекнең Джинни белән идарә итүен ничек дәлилли ала?

Ирексездән Һарри Дамблдорга карап куйды, ул исә йомшак кына елмайды, мич уты анын ярым ай сыман күзлегендә ялтырап куйды.

― Мине күбрәк менә нәрсә кызыксындыра, – диде Дамблдор итагатьле итеп, – минем чыганакларым миңа Волдермортның Албания урманнарында качуын хәбәр итә, ничек соң ул Джиннины сихерли алган?

Һарри җылы һәм җиңел генә сулап куйды.

― Нннәрсә? – дип сорады Миссис Уизли басылган тавыш белән. – Үзегез беләсез кем? Ул Джиннины сихерләгән? Ләкин Джинни... ул бит... чыннанмы?

― Көндәлек ярдәмендә, – диде Һарри тиз генә, көндәлекне күтәреп һәм Дамблдорга күрсәтеп. – Риддл аны уналты яшендә язган.

Дамблдор көндәлекне Һарри кулыннан алып, озын, кәкре борыны белән янган һәм дымлы сәхифәләргә иелде.

― Искиткеч, – диде ул йомшак кына, – әлбәттә, ул мөгаен Һогвартс күргән иң укымышлы укучы булгандыр. Дамблдор буталган килеш торган Уизлиларга борылды.

― Бик аз кеше Волдемортның элек Том Риддл исемен йөрткәнен белә. Мин аны илле ел элек үзем Һогвартста укыттым. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң югалды. Бик еракларга сәяхәт иткән. Караңгы сихергә бик нык күмелгән, шулкадәр күп куркыныч, тылсымлы трансформацияләр аша узган ки, соңыннан Волдеморт буларак кире кайткач, аны инде танып булмый иде. Беркем Лорд Волдемортны кайчандыр биредә Баш егет булган акыллы, сөйкемле егет белән уртаклык таба алмый иде.

― Әмма Джинни, – диде Миссис Уизли. – Джинни аның белән ничек бәйле булган?

― Аның ккөндәлеге! – дип сулкылдап куйды Джинни. – Мин анда яза идем, һәм ул миңа ел буе җавап бирә иде…

― Джинни! – дип гаҗәпләнде Мистер Уизли. – Сиңа күпме әйттем! Нәрсә дидем? Беркайчан да фикер йөртә алган, ләкин син аның баш миен кайда саклаганын күрмәгән нәрсәләргә ышанма! Син бу көндәлекне ник миңа яки әниеңәк үрсәтмәдең? Моның сыман шикле предметлар, билгеле, Караңгы тылсым белән тулы!

― Мин бе-белмәдем, – тагын сулкылдап куйды Джинни. – Мин аны әнием миңа биргән китаплар арасында таптым. Мин аны кемдер куеп оныткан дип кенә уй-уйладым.

― Мисс Уизли туп-туры хастаханәгә барырга тиеш, – дип каты тавыш белән бүлдерде Дамблдор. – Бу аның өчен куркыныч һәм катлаулы сынау булды. Җәза булмаячак. Аннан олырак һәм зирәгрәк тылсымчылар да Лорд Волдеморт тарафыннан алданган булган. – Ул ишеккә килеп, аны ачты.

― Ятакта ял итү һәм, мөгаен, зур кайнар шоколад чынаягы. Мине ул һәрвакыт дәртләндерә, – диде ул Джиннига йомшак итеп карап. – Мадам Пофри әле йокламый. Ул Мандрагора суын тарата башлаган, василиск корбаннары якын арада уяныр дип әйтә алам.

― Димәк, Һермиона белән бар да яхшы! – диде Рон шатланып.

― Аларга зур зыян килмәде, – диде Дамблдор.

Миссис Уизли Джинины тышка алып китте, мистер Уизли да, һаман шаккатмалы кыяфәттә, алар артыннан чыкты.

― Беләсезме, Минерва, – диде уйланып Дамблдор профессор МакГонагаллга. – Минемчә, без барыбыз да бәйрәмгә лаеклы. Сезне ашханәдә эшләүләрне барып борчырга сорый аламмы?

― Әлбәттә, – диде профессор МакГонагалл каты гына һәм ишеккә таба юл тотты. – Димәк, Поттер һәм Уизли белән эш итүне сезгә калдыраммы?

― Әлбәттә, – диде Дамблдор.

Ул чыгып китте. Һарри белән Рон исә билгесез караш белән Дамблдорга карап куйды. Профессор МакГонагалл «алар белән эш итү» дигәндә нәрсәне күз алдында тотты икән? Аларны… җәзаларга тиеш түгелләрдер бит?

― Дөрес хәтерләсәм, мин сезгә кабат мәктәп кагыйдәләрен бозу өчен мәктәптән куып чыгарачагымны әйткән идем, – диде Дамблдор.

Рон куркып авызын ачты.

― Бу шуны дәлилли: арабызда хәтта иң яхшыларга да кайчак үз сүзләрен кире алырга туры килә, – елмаеп дәвам итте Дамблдор. – Икегез дә мәктәпкә күрсәткән ярдәмегез өчен бүләкләнәчәксез, һәм, карыйк әле, әйе, Гриффиндорга 200 балл өстәрбез.

Рон Локһартның Изге Вәли көнендәге чәчәкләре сыман кызарды һәм авызын кире япты.

― Ләкин арабыздан берсе мондый куркыныч маҗараларда катнашуын әйтми калырга тели кебек, – дип өстәде Дамблдор. – Тыйнаклык кайдан, Гилдерой?

Һарри тетрәнде. Ул тулысынча Локһарт турында онытты. Борылгач, ул Локһартның бүлмә почмагында югалган елмаю белән басып торуын күрде. Дамблдор аңа эндәшкәч, Локһарт борылып, җилкәсе аша кемнең сөйләшүен карап куйды.

― Профессор Дамблдор, ― диде Рон тиз генә. ― Серләр бүлмәдә бер көтелмәгән хәл булды. Профессор Локһарт…

― Мин профессормыни? ― диде Локхарт гаҗәпләнеп. ― Аллам, мин бит үземне бөтенләй өметсез дип уйлаган идем.

― Ул хәтер юу тылсымын ясарга теләгән иде, тик тылсым таягы кире атты, ― дип Рон әкрен генә Дамблдорга аңлатты.

― Гаҗәп, ― диде Дамблдор башын селкеп, аның көмеш мыеклары да селкенеп куйды. ― Үз кылычыңнан зыян күрдеңме, Гилдерой!

― Кылыч? ― диде Локһарт югалып. ― Миндә бернинди кылыч юк. Ә менә бу малайда бар, ― дип ул Һаррига күрсәтте. ― Ул сезгә биреп тора ала.

― Син профессор Локһартны хастаханәгә алып бара аласыңмы, ― дип сорады Дамблдор Роннан. ― Минем Һаррига берничә сүз әйтәсем бар…

Локһарт ашыйкмыйча чыкты. Рон Дамблдор белән Һаррига кызыксынучан караш белән карап алып, ишекне япты.
Дамблдор мич янындагы кәнәфиләрнең берсенә утырды.

― Утырып ал, Һарри, ― диде ул һәм Һарри үзен җайсыз сизеп утырды. ― Беренчедән, Һарри, минем сиңа рәхмәт әйтәсем килә, ― диде Дамблдор күзләрен кысып. ― Син Серләр бүлмәсендә миңа чып-чын тугрылыкны күрсәткәнсең булып чыга. Бу гына Фоуксны чакырта алган.

Ул тезенә күчкән фениксны сыйпап алды. Һарри көлемсерәп куйды, Дамблдор исә аңа карады.

― Димәк, син Том Риддл белән очрашкансың, ― диде тирән уйга чумып Дамблдор. ― Мөгаен, ул синең белән нык кызыксынгандыр…

Кинәт кенә Һаррины борчыган мәсьәлә аның авызыннан чыкты.

― Профессор Дамблдор… Риддл минем аңа охшаш булуымны әйтте. Ул моны сәер охшашлык итеп атады…

― Шулаймы? ― диде Дамблдор, уйланып көмеш кашлары астыннан Һаррига карап. ― Син нәрсә уйлыйсың соң?

― Мин аның кебек дип уйламыйм, ― диде Һарри, ниятләгән тавышыннан бераз катырак итеп. ― Ягъни, мин… мин Гриффиндорда, мин…

Шуннан ул тынды, аңа яшерен шик уй килде.

― Профессор, ― дип башлады ул тын алгач. ― Бүлүче эшләпә миңа мин... мин Слизеринда була алам дигән иде. Барысы да минем Слизерин нәселеннән булуымны уйлады... чөнки мин еланнар белән сөйләшә беләм…

― Син Парселтонгта сөйләшә беләсең, Һарри, ― диде Дамблдор тыныч кына. ― чөнки лорд Волдеморт — Салазар Слизеринның соңгы нәсел вәкиле — елан телендә сөйләшә ала. Мин ялгышмасам, ул сиңа бу яра калдыраган төндә сиңа үзенең кайбер көчләрен дә биргән. Үзе моны теләмәсә дә, әлбәттә…

― Волдеморт миңа үзенең өлешен калдырдымы? ― дип шаккатып сорады Һарри.

― Шулай булып чыга шул.

― Димәк, мин Слизеринда булырга тиеш идем, ― диде Һарри, төшенкелек белән Дамблдор йөзенә карап. ― Бүлүче Эшләпә миндә Слизерин көчен күрә алды, һәм…

― Сине Гриффиндорга җибәрде, ― диде Дамблдор тыныч кына. ― Кара әле, Һарри. Синдә Салазар Слизерин үз укучыларында бәяләгән күпсанлы сәләтләр бар. Аның үзенең сирәк очрый торган сәләте – елан теле, тапкырлык, тәвәкәллек, күпмедер күләмдә кагыйдәләргә битарафлык, ― дип өстәде ул һәм аның мыеклары селкенеп алды. ― Ләкин Бүлүче Эшләпә сине барыбер Гриффиндорга җибәргән. Нигә икәнен үзең беләсен, уйла…

― Ул мине Гриффиндорга җибәрде, ― диде Һарри җиңелгән тавыш белән. ― бары тик минем Слизеринга җибәрмәүне сораган аркасында.

― Нәкъ шулай, ― диде Дамблдор, тагын бер кат балкып. ― Һәм бу сине Том Реддлдан аера да. Кешене сәләтләре түгел, ә сайлаган юлы билгели.

Һарри шаккатып, хәрәкәтсез урындыкта утырды.

― Синең Гриффиндорга лаек булганын дәлилләвемне теләсәң, Һарри, сиңа менә моңа якынрак каравыңны киңәш итәм.
Дамблдор профессор МакГонагалл өстәле янына килеп, канга буялган көмеш кылычны күтәрде һәм аны Һаррига сузды. Һарри, аңламыйча, аны борды, кылыч мич утында кызыл якут утлары белән балкыды. Шуннан Һарри кылыч сабы астында язылган исемне күрде: «Годрик Гриффиндор».

― Бары тик чын гриффиндор укучысы гына аны эшләпәдән чыгара ала, Һарри, ― диде гади генә Дамблдор.
Бер минут дәвамында икесе дә дәшмәделәр. Аннары Дамблдор профессор МакГонагалл өстәленең бер тартмасын ачып, аннан каурый һәм язу карасы савытын чыгарды.

― Сиңа хәзер кирәк булганы, Һарри, – ризык һәм йокы. Сиңа аска, бәйрәм табынына төшәргә тәкъдим итәм. Мин шул вакытта Азкабанга язармын, безгә караучыбызны кире кайтарырга кирәк. Һәм миңа «Көндәлек пәйгамбәр» өчен реклама да язасым бар. Безгә Караңгы көчләрдән саклану фәненнән яңа укытучы кирәк бит... Алар бездә озакка калмый шул, шулай бит?
Һарри басты һәм ишеккә таба китте. Ул ишек тоткычына сузылды гына, кинәт кенә ишек ачу белән ачылып, диварга бәрелде.
Ишек артында Люциус Малфой басып тора иде, аның йөзендә ачу иде. Аның аягы артында тулысы белән бинтларга чорналган Добби басып тора иде.

― Хәерле кич, Люциус, ― диде Дамблдор йомшак кына.

Мистер Малфой бүлмәгә кереп, Һаррины аягыннан ега язды. Добби йөзендәге дәһшәтле курку кыяфәте белән иелеп, аның артыннан атлап китте.

Эльфта пычрак чүпрәк тотып барган, ул аның белән мистер Малфойның аяк киемен чистартып бетерергә маташа иде. Мистер Малфой ашыгып киткәне күренә иде, аның аяк киеме яртылаш кына чистартылган булган, аның гадәттә ялтыраган чәче бу юлы таралмаган иде. Аның аяклары янында гаепле кыяфәт белән сикереп торган эльфка игътибар итмичә, ул Дамблдорга таба салкын карашны юнәлтте.

― Димәк! — диде ул. ―Сез кайттыгыз. Багучылар сездән шикләнде, ә сез барыбер Һогвартска кайтырга булдыгыз.

― Күрәсезме, Люциус, ― диде Дамблдор елмаеп. ― Сездән башка 11 багучы бүген минем белән элемтәгә керде.

Чынбарлыкта әйткәндә, бу ябалаклар буранына эләгү кебек иде. Алар Артур Уизли кызының үтерелүен ишеткән һәм минем кайтуымны теләгән. Күрәсең, алар минем хәзерге шартларда вазифа башкаруга иң дөрес кеше булуымны уйлыйлар. Шул ук вакытта алар бик сәер нәрсәләр дә сөйләгән. Берничә багучы хәтта, мине алып атмау очрагында, сезнең аларның гаиләләргә янауларыгызны да әйткән…

Мистер Малфой гадәттәгедән дә агарды, ләкин аның күзләре ачу белән тулды.

― Димәк, сез һөҗүмнәрне инде туктаттыгызмы әллә? ― диде мыскыллы гына ― Җинаятьчене тоттыгызмы?

―Әйе, ― елмаеп әйтте Дамблдор.

― Һәм ― диде Малфой кырыс кына. ― Кем булган ул?

― Соңгы вакытлардагыча, бер үк кеше, диде Дамблдор. – Ләкин бу юлы Лорд Волдеморт башка чараны кулланды. Менә бу көндәлекне.

Ул уртасында зур тишек булган кечкенә кара китапчыкны уртага куйды. Дамблдор игътибар белән Малфойга караса, Һарри Доббига күз салды. Эльф үзен сәер тота башлады. Ул, нидер әйтергә теләгән сыман зур күзләре белән Һаррига карады, аннан башта көндәлеккә, шуннан соң Мистер Малфойга төртеп күрсәтте һәм йодрыгы белән маңгаена сукты.

― Күрәм… — Малфой әфәнде Дамблдорга әкрен генә шулай диде.

― Бик хәйләкәр план, — диде Дамблдор тигез тавыш белән. Ул һаман да Малфойның йөзенә туры карый иде. — Монда Һарри… — Малфой Һаррига җитез кискен караш ташлады. — …һәм аның дусты Рон булып, китапны тапмасалар, Джинни Уизли гаепле булып калыр иде. Беркем дәаның бу гамәлләрне үз теләге белән кылмавын исбатлый алмас иде.

Малфой әфәнде дәшмәде. Аның йөзе маскага әверелде.

— Күз алдына китерегез, — дәвам итте Дамблдор. — Шуннан соң нәрсә булыр иде. Уизлилар иң атаклы чиста канлы гаиләләрнең берсе. Әгәр Артур Уизлиның үз кызы магл канлыларга һөҗүм иткән һәм аларны үтергән булып чыкса, аның үзен һәм ул яклаган маглларны яклау канунын нишләтерләр иде… Бәхетебезгә бу көндәлекне таптылар һәм Риддлның хатирәләрен юкка чыгардылар.

Малфой үзен җавап бирергә мәҗбүр итте.

— Бик уңышлы булган, — диде ул теләмичә генә.

Ә Добби исә һаман да боргаланып, бер көндәлеккә, бер Люциус Малфойга төртә-төртә, маңгаена сугуын дәвам итте.
Һәм Һарри кинәт кенәаңлап алды. Ул Доббига баш какты һәм эльф почмакка чүгеп, үзен җәзалар өчен колагын борырга тотынды.

— Көндәлекнең Джинни кулына ничек эләккәнен белмисезме, Малфой әфәнде? — дип сорады Һарри.
Люциус Малфой аңа борылып карады.

— Ахмак кызыйның аны ничек тапканын мин каян белергә тиеш? — диде ул.

— Аны бит сез бирдегез, — диде Һарри. — «Флориш белән Блоттс»та. Сез аның иске дәреслеген алдыгыз да, аныңурынына көндәлекне салдыгыз, шулай бит?

Малфойның агарган бармакларын кысты.

— Исбатла моны, — дип ысылдады ул.

— О, хәзер инде моны беркем дә исбатлый алмас, — диде Дамблдор, Һаррига елмаеп карап. — Өстәвенә, Риддл көндәлектән юкка чыкты инде. Икенче яктан, Люциус, мин сездән Лорд Волдемортның мәктәптән калган вак-төякләрен кешегә таратмавыгызны сорар идем. Әгәр шундый әйберләр тагын гаепсез кулларга төшсә, Артур Уизли сезнең гаебегезне исбатлый алыр дип уйлыйм.

Люциус Малфой бер мизгел селкенмәде, һәм Һарри аның уңкулының тылсым таягын тартып чыгарырга җыенгандай селкенүен күрде. Әмма ул йорт эльфына борылды.

— Без китәбез, Добби!

Ул ишекне киң итеп ачты һәм, эльф аныңянына ашыгып килеп җитүгә, аны ишектән тибеп очырды. Доббиның коридор буйлап авыртынып аксавы ишетелде. Һарри бер секундка туктап, бик каты уйлап алды. Шунда аның башына фикер килде.

— Профессор Дамблдор, — диде ул ашыгып. — Көндәлекне Мистер Малфойга кайтарсам ярыймы?

— Әлбәттә, Һарри, — диде Дамблдор тыныч кына. — Әмма ашык, бәйрәмгә төшәргә онытма.

Һарри көндәлекне тотты да бүлмәдән йөгереп чыкты. Коридор почмагында Доббиның тынып барган үксүе ишетелә иде әле.

Планының барып чыкмавыннан куркып, Һарри аяк киемен салды да, пычрак юеш оегын да салып, аны көндәлек эченә тыкты һәм тегеләр артыннан чапты.

Ул аларны баскыч буенда гына куып тота алды. Тиз-тиз сулап, ул туктады һәм дәште:

– Малфой әфәнде, моны алыгыз инде… – диде ул һәм оеклы көндәлекне Малфойга тоттырды.

– Монысы нәрсә тагын…

Малфой оекны көндәлектән тартып чыгарды, аны кырыйга алып ташлады һәм ярсулы караш белән Һаррига карады.

– Син ата-анаң кебек харап булачаксың. Якын арада. – Аның тавышы тыныч та, куркыныч та иде. – Алар да нәкъ шундый ахмаклар иде, кирәкмәгән җиргә борыннарын тыгалар иде. Киттек, Добби. Кемгә әйттем, киттек дим!

Ләкин Добби тораташтай каткан иде. Ул, һавадан тотып алган пычрак оекны кысып тоткан да, бәһасе булмаган энҗе-мәрҗән күргәндәй карап тора иде.

– Хуҗа Доббига оек бирде, – диде ул гаҗәпләнеп. – Хуҗа аны Доббига бирде…

– Нәрсә? – диде Малфой. – Нәрсә мыгырдыйсың анда?

– Добби оек алды, – дип кабатлады эльф, үз бәхетенә ышана алмыйча. – Хуҗа аны ыргытты, Добби тотты, һәм Добби… Добби ирекле!

Малфой әфәнде, котырып, эльфка карады ә аннары Һаррига ябышты:

– Син минем хезмәтчемне тартып алдың, малай актыгы!

Әмма Добби аңа кычкырды:

– Син хәзер Һарри Поттерга зыян сала алмассың!

Нидер шытырдап тавыш чыгарды һәм Малфойны атып бәрде. Ул баскыч буйлап аска тәгәрәде һәм идәнгә килеп төште.

Ярсуыннан кызарып чыгып, ул шунда ук сикереп торды һәм кесәсеннән таягын тартып чыгарды. Әмма Добби озын нечкә бармагы белән аңа ишарә ясады.

– Хәзер үк кит моннан, – дип боерды ул. – Син Һарри Поттерга тиялмәссең. Син хәзер үк китәсең.

Люциус Малфой буйсынды. Нәфрәт тулы соңгы карашын ике дошманына да ташлагач, ул мантиясенә бөркәнде һәм баскыч мәйданчыгыннан коридорга чыгып китте.

– Һарри Поттер Доббины азат итте! – дип сөенеченнән кычкырып җибәрде эльф, Һаррига мәхәббәт белән карап, Аның түп-түгәрәк зур күзләре тәрәздән агылган ай яктысында ялтырыйлар иде. – Һарри Поттер Доббины азат итте!

– Сиңа шуннан яхшырак берни эшли алмас идем, – дип елмайды Һари. – Әмма син, Добби, башка беркайчан да минем гомеремне коткармаска вәгъдә бир.

Ямьсез соры йөзле эльф киң итеп елмайды. Һарри, эльфның калтыраган куллар белән оекны киюен карап, бер соравын искә төшерде.

– Соравым бар әле… Син теге чакта мине көткән куркыныч Үзең Беләсең Кем белән бәйле түгел дигән идең, хәтерлисеңме? Ә чынлыкта менә нәрсә килеп чыкты!

– Бу бит ачкыч иде, әфәндем, – җавап бирде Добби һәм күзләрен акайтты, әйтерсең, сүз һәркемгә билгеле мәгълүмат турында иде. – Добби сезгә киная ясады. Элек Караңгы Лордны курыкмыйча исеме белән атыйлар иде. Ә соңрак ул үзенә яңа исем уйлап тапкач кына тегесен тыйдылар. Аңлашыламы?

– Аңлашыла, – диде Һарри, ышаныр-ышанмас кына. – Ярар, мин барыйм алайса. Анда бәйрәм итәләр… Һермиона да аңга килергә тиеш…

Добби нечкә куллары белән Һаррины нык итеп кочаклады.

– Һарри Поттер Добби уйлаганнан да бөегрәк, – дип кычкырды ул елый-елый. – Сау бул, Һарри Поттер!

Салют аткандагы күкрәү тавышы белән Добби юкка чыкты.

***
Һарри Һогвартсның төрле бәйрәмнәрендә булды, әмма мондыйны күргәне юк иде әле: барысы да пижамаларда, бәйрәм үзе дә төне буена сузылды. Бу төн аңа күпме сөенеч китерде! Һермиона аны күреп, кычкырып җибәрде: «Син җиңдең, Һарри!».

Джастин, өстәл артыннан чыгып, бик озаклап аның кулын кысып, шикләнгәне өчен кабат-кабат гафу сорады. Дүртенче яртыда Һагрид та каяндыр килеп чыкты һәм Һарри белән Ронның аркасын уйламыйчарак какты да, тегеләр борыннары белән тәлинкәләренә бәрелә яздылар. Аннан профессор МакГонагалл шундый сөенечле вакыйга уңаеннан мәктәп җитәкчелеге быел имтиханнарны үткәрмәскә карар кылды диде («Кызганыч!» – дип сукранды Һермиона). Һарри белән Рон алган дүрт йөз балл аркасында Гриффиндор быел да Мәктәп кадәхен алачак дип тә сөендерде. Ә инде Дамблдор, ни кызганыч, профессор Локонс караңгы көчләрдән саклануны башка укыталмаячак, хәтерен югалтып, хәзер дәваланырга барачак дип әйткәч, укучылар белән бергә кайбер укытучылар да сөенде.

– Менә бит, ә, – дип сукранды Рон, кайнатмалы бөккән ашый-ашый. – Ул миңа ошый гына башлаган иде…

Һарри гомерендә беренче тапкыр шулкадәр бәхетле иде.

***

Җәйге чирекнең соңгы атналары кояшлы һәм эссе рәхәт көннәр белән үтте. Һогвартс гадәти көндәлек тормышына кайтты.

Дөрес, үзгәрешләр дә булды. Караңгы көчләрдән саклану дәресләрен быелга бетерделәр («Без саклану дәресеннән шөгыльләнмәдек түгел инде», – дип тынычландырды Рон борчылып беткән Һермионаны). Багучылар шурасыннан Люциус Малфойны чыгардылар. Драко Һогвартс үзен хуҗа сыман тотудан туктады. Хәзер аның кыяфәте гел үпкәләгән кешенеке сыман иде. Ә Джинни, киресенчә, бәхетеннән балкый иде.

Кайтыр вакыт исә бик тиз, хәтта артык тиз килеп җитте. Һарри, Рон, Һермиона, Фред, Джордж һәм Джинни Һогвартс – Лондон экспрессына утырдылар. Җәйге ял башланырга берничә сәгать кенә калды, димәк, укучыларга тылсымларга рөхсәт әле. Дуслар яраткан шөгыльләренә чумдылар. Югала торган кәрт тә суктылар, игезәкләрнең соңгы аткычларын аттылар, тылсым белән бер-берсен коралсызландырдылар. Һарри бу эштә чын оста иде.

Кингс-Кросс вокзалына җиткәндә Һарриның исенә төште:

– Джинни, исеңдәме, син Перси турында әйткән идең? Ул нидер эшләгән дә, шуның өчен бик оялган һәм беркемгә дә сөйләмәскә сораган? Нәрсә иде ул?

– Исемдә әлбәттә. – Джинни көлемсерәп куйды. – Персиның дус кызы бар.

Китап алырга үрелгән Фред бер бәйләмне Джорджның башына төшереп җибәрде.

– Нәрсә-нәрсә?

– Каргатырн баш кызы Пенелопа Кристал, – дип аңлатты Джинни.

– Былтыр җәен ул аңа хатлар язды. Мәктәптә алар качып очрашалар иде. Берсендә буш сыйныфка килеп керсәм, алар үбешәләр. Ә аннары Пенелопага… аңлыйсыз инде… аңа һөҗүм иткәч, ул нишләргә дә белмәде. Сез аны үчекләмәссез бит инде? – дип сорады ул борчылып.

– Мин? Уйлап та карамыйм бу турында! – яктырып китте Фред.

– Әлбәттә юк, – диде Джордж, тончыга язып.

Экспресс әкренәйде һәм туктады.

Һарри каләм, пергамент кисәге алды да, Рон белән Һермиона борылды.

– Бу Дурсльләрнең телефон номеры, – диде ул Ронга һәс номерын ике тапкыр язып, кәгазьне ике кисәккә бүлде. – Узган җәй көне әтиеңэ телефонны ничек кулланырга икәнен аңлаттым, ул сине өйрәтер, шалтыратыгыз миңа. Ике ай Дадли белән генә сөйләшүгә түзә алмаячакмын.

– Ә син җизнәң белән апаңа каһарманлыгың турында сөйлә, – диде Һермиона, тылсымлы дивар янына килеп баскач. – Алар синең белән горурланырлар.

– Горурланырлар? Беләсеңме ничек көенәчәкләр алар! Кадерле туганнары күпме тапкыр үлә язган да, барыбер исән калган! Ачуларыннан шартламасалар ярый инде!

Һәм дуслар, бу юлы инде авырлыксыз, бергәләп дивар аша чыктылар һәм тылсымчылар дөньясыннан магллар дөньясына кайттылар.


Лайла — слизь
Якутлы — рубиновый

Рашат Якупов тәрҗемәсе