Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Шестнадцатая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 29.12.2018
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Шестнадцатая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод выполнен волонтерами просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Шестнадцатую главу по нашей просьбе оформила иллюстратор Елизавета Шавикова.



16 нчы бүлек

Серләр бүлмәсе

– Без бәдрәфтә булган вакытта ул бит якында гына иде, – икенче көннең иртәнге аш вакытында ачуланып башлады Рон. – Без аннан бөтен әйберне дә сорый ала идек, ә хәзер…

Үрмәкүчләрне табу бик кыен, ләкин Елак Миртлның бәдрәфенә, нәкъ соңгы һөҗүм булган җирдән ике генә адымда булган бәдрәфкә, күзәтүче укытучыларга күренмичә үтәргә – бөтенләй була алмаслык хәл иде.

Ләкин аларның беренче дәресләрендә – әверелешләр дәресендә – берничә атнага беренче тапкыр аларның уйларын Серләр бүлмәсеннән аерган бер хәл булды: профессор МакГонагалл бер атнадан, беренче июньдә, имтиханнар башланачак дип игълан итте.

– Имтиханнар? – акыра башлады Симус Финниган. – Безнең әле имтиханнар да буламы?

Һарри артында нәрсәдер дөбердәде. Невилл Долгопупсның таякчыгы кулынна шуып төште дә, өстәлнең бер аягын юкка чыгарды. Профессор МакГонагалл үзенең таякчыгы белән селтәп, аякны урынына кайтарды да, караңгы чырай белән Симуска борылды.

– Мәктәбебезне япмауның төп сәбәбе – ул сезгә тиешле белем бирү, – кырыс кына әйтте ул. – Имтиханнар гадәттәгечә үтәчәк һәм мин сезнең тырышып әзерләнүегезне көтәм.

Тырышып әзерләнергә! Һарри мәктәп мондый хәлгә төшкәч, имтиханнар булыр дип уйламаган иде. Бүлмәдә шау-шу күтәрелде һәм профессор МакГонагалл тагын кырыс карый башлады.

– Искәртеп китәсем килә: профессор Дамблдор мәктәп кагыйдәләрен үтәргә кушты. Ел дәвамында өйрәнгәннәрне имтиханнар аша тикшерү – шулай ук кагыйдә.

Һарри моңсуланып, тәпкәләргә әйләндерелергә тиешле ике ак куянга күз ташлады. Ул бу елда нәрсәләргә өйрәнде? Уйлап карагач, имтиханда файдалы булган бернәрсәне дә уйлап таба алмады.

Рон катып калды, әйтерсеңлә аңа хәзер үк Тыелган Урманга яшәргә китәргә куштылар.

– Мин моның белән ничек имтиханнарны бирермен, күз алдыңа китерәсеңме? – ул Һаррига үзенең имгәнгән таякчыгын күрсәтте. Ул нәкъ шул вакытта чатырдап, очкыннар чыгарды.

Беренче имтиханга кадәр өч көн алдан профессор МакГонагалл, иртәнге аш вакытында, тагын бер яңалык әйтте.

– Минем яхшы хәбәрләрем бар, – диде ул һәм башта тыныч булган Зур залны шау-шу басты.

– Дамблдор кире кайта! – дип күбесе шатландылар.

– Сез Слизерин варисын тоттыгыз, – дип Каргатырн өстәленнән бер кыз кычкырды.

– Квиддич уеннары яңадан башлана! – үкерде Вуд.

Тавыш бераз басылгач профессор МакГонагалл сүзен дәвам итте.

– Профессор Спраут мандрагора өлгерде дип хәбәр итте. Инде бүген кич белән без бөтен катыру әфсененә дучар булган кешеләрне кире терелтә алачакбыз. Исегезгә төшерәсем килә, кобраннарның берсе аларга кем, яки нәрсә һөҗүм иткәнен әйтә алачак. Бу котычкыч ел җинаятьчене тоту белән тәмамланыр дип бик ышанып калам.

Бөтен зал шатланып тавышланды. Һарри Слизерин йортының өстәленә күз ташлады: Драко Малфой шатлыкка кушылмады. Һарри ни өчендер гаҗәпләнмәде. Ә Рон, киресенчә, берничә көнгә беренче тапкыр бик шат иде.

– Миртлдан сорап торуның мәгънәсе инде юк, – ул Һаррига эндәште. – Һермионаны терелткәч, ул бөтен сорауларга да үзе җавап бирә алачак. Уйлап кына кара, имтиханнарның өч көннән башлануын белгәч, ничек ул дулар! Ул бит әзерләнмәде. Мин аның урынында булсам, имтиханнар бетүенә хәтле таш булып ятып торыр идем.

Вакыт та үтмәде, Джинни Уизли килеп, Рон янына утырды. Ул бик каушаган һәм борчылган иде. Һарри кулларына карады, каты кысылудан, алар ак төскә кергәннәр иде инде.

– Нәрсә булды? – дип сорады Рон үзенә тагын солы боткасын салып.

Джинни дәшмәде. Ул Гриффиндор өстәлен буйга-буй курыккан караш белән генә карап чыкты. Шул чак ул Һаррига кемнедер охшата иде, тик кемне икәнен аңламады.

– Әйдә инде, сөйлә, – диде Рон аңа карап.

Шулчак Һарри аңлады: үзенең урынында алга-арка чайкалып, Джинни аңа Доббины хәтерләтә иде. Нәкъ теге төнне кебек, үзенә генә билгеле булган бер серне әйтергә-әйтмәскә икәнен уйлап утырган сыман.

– Минем сезгә бер әйтәсе әйберем бар, – диде ул пышылдап, Һаррига карарга оялып.

– Әйт, курыкма, – йомшак кына җавап бирде Һарри. Ләкин Джинни әйтергә сүз таба алмыйча утыра иде.

– Әйт инде, я! – сабырлыгын югалта башлады Рон.

Джинни авызын ачты, ләкин аннан тавыш чыкмады. Һарри алар янына иялеп, Рон белән Джиннига гына ишетерлек итеп:

– Ул Серләр бүлмәсе турындамы? Син кемнедер күрдеңме? Кемдер үзен сәер тотамы?

Джинни тулы сулыш алып әйтәм дигәндә генә, алар янына арган һәм төсе киткән Перси Уизли килеп утырды.

– Син ашап бетерсәң, мин монда утырам алайса, Джинни. Мин бик ач, хәзер генә сактан кайттым.

Урындыгына электр тогын тоташтырганнар сыман, Джинни урыныннан сикереп торды да, Персига тиз, куркулы караш ташлап, чыгып чапты. Перси урындыкка утырды һәм өстәл уртасыннан зур чынаяк алды.

– Перси! – ярсып китте Рон. – Ул безгә мөһим әйбер әйтергә теләгән иде!

Чәйне эчкән Персиның мондый кычкырудан тамагы тыгылды.

– Нәрсә әйтергә теләгән иде соң ул? – йөткереп сорады ул.

– Мин аннан сәер әйберләр күрмәгән микән дип сорадым, ул инде әйтергә дә әзер иде…

– Бу… э-эм... бу Серләр бүлмәсенә кагылмыйдыр, – бүлде аны Перси.

– Ә син кайдан беләсең? – гаҗәпләнүдән Ронның кашлары күтәрелде.

– Эм.. Беләсегез килсә, Джинни… эм… без аның белән бервакыт очраклы очраштык һәм ул мине… юк, сез уйламагыз… мин бер әйбер эшли идем һәм аны шуның турында беркемгә дә сөйләмәвен сорадым. Ул сүзендә торыр дип уйлаган идем. Бу чыннан да юк нәрсә. Мин теләр идем…

Һарри Персины мондый уңайсыз хәлдә күрмәгән иде әле.

– Син нәрсә эшләдең соң анда? – көлемсерәп сорады Рон. – Әйт безгә, без көлмәбез.

Ләкин Перси җитди иде.

– Һарри, миңа теге күмәчне бир әле. Мин бик ачыктым.

Һарри аңлый: иртәгә, аларның Рон белән ярдәменнән дә башка, бөтен серләр ачылыр, ләкин ул, мөмкинчелек туса, Елак Миртл белән сөйләшергә теләр иде. Һәм шундый мөмкинчелек туды. Төштән соң Гилдрой Локһарт аларны тылсым тарихы дәресенә алып барды.

Локһарт, куркынычлыкларның инде бетүе турында бик еш кабатлый иде, ләкин мәктәптә барган вакыйгалар киресе турында сөйлиләр. Менә хәзер дә ул, аларның коридор буйлап тыныч барулары – аның эше дип, чын күңеленнән ышана иде. Ләкин аның бәясе дә гаять зур: аның алтын чәчләре гадәттәгечә үрелмәгән һәм ялтырауларын югалтканнар. Бу аның төне буе дүртенче катны саклавы турында сөйли иде.

– Сүземне истә калдырыгыз, – диде ул сыйныф почмак артына борылгач, – яңадан терелтегән кешеләрнең беренче сүзләре: «Ул Һагрид иде» булыр. Чынлап әйткәндә, ни өчен профессор МакГонагалл бу саклау чаралары дөрестән дә кирәк икән дип уйлавын мин аңламыйм.

– Мин Сезнең белән килешәм, – диде Һарри, ә Рон, гаҗәпләнүдән, китапларын төшереп җибәрде.

– Рәхмәт, Һарри, – чын күңелдән әйтте Локһарт, Һаффлпафф укучыларының озын кәрванын уздырып. – Мине дөрес аңлагыз, безнең, укытучыларның, мәктәпне саклаудан һәм укучыларны сыйныфтан сыйныфка озатудан тыш та эшебез күп.

– Сүзегез хак, – диде Рон эшнең нәрсәдә икәнен аңлап. – Ник сезгә безне монда гына калдырмаска, бер генә коридор барасы калды бит.

– Сез дөрес әйтәсез, Уизли. Миңа чыннан да икенче дәресемә әзерләнергә кирәк.

Шул сүзләр белән Локһарт ашыгып китте.

– Дәрескә әзерләнергә, – авыз ерып куйды Рон. – Чәчләрен бөдрәләргә китте инде.

Сыйныфларын алга җибәреп, алар кире якка, Елак Миртл бәдрәфенә таба йөгерделәр. Ләкин үзләренең искиткеч планнарын тормышка ашырулары турында шатлана гына башлаганда.

– Поттер, Уизли, сез монда нишлисез? – профессор МакГонагалның каты тавышы аларны туктатты.

– Без… без монда... – югалып калды Рон. – Без бара идек… бара идек карарга…

– Һермионаны, – булышып җибәрде Һарри. Рон белән МакГонагалл икәү аңа текәлеп карадылар.

– Без аны инде бик күптәннән бирле күрмәдек, – дәвам итте Һарри берни дә булмагандай һәм Ронның аягына басты. – Без хастаханәгә тиз генә кереп чыкмакчы идек, сез бит әйттегез, мандрагоралар инде өлгереп җитәләр һәм Һермионага шуны әйтергә теләгән идек.

Профессор МакГонагалл Һаррины бик игътибар белән тыңлап торды. Һарри инде киләсе үгетне тыңларга әзер иде, ләкин профессор МакГонагалл тыныч, йомшак тавыш белән башлап җибәрде:

– Әлбәттә, барыгыз, – аның күз кырыенда күз яше ялтырый иде. – Мин аңлыйм, сезнең кебек якын дусларга бик авырдыр. Әлбәттә, Поттер, сез Һермионаны күреп чыга аласыз. Мин профессор Бинска сезнең кая баруыгызны әйтермен. Помфри ханымга мин ризалык бирдем дип әйтегез.

Булган хәлгә ышанмыйча, Рон белән Һарри тиз генә китеп бардылар. Почмак артына борылгач, алар профессор МакГонагаллның елаган тавышын ишеттеләр.

– Бу син уйлап тапкан иң шәп хикәя булды, – диде Рон дулкынанып.

Хастаханәгә барып, Помфри ханыма профессор МакГонагалл Һермионаны күрергә рөхсәт бирде дип әйтәсеннән башка эш калмады.

Помфри ханым аларны теләк белдермичә генә кертте.

– Катырылган кешеләр белән сөйләшү мәгънәсез, – дип әйтте ул һәм Һарри белән Рон, Һермиона янына утырып, ризалашмый алмый иделәр. Хәзерге хәлендә Һермиона үзенә килгән кунаклар турында да, мандрагора өлгереп, аны тиздән терелтәчәкләр турында да берни аңламас иде. Аның белән карават янындагы өстәл белән сөйләшкән кебек иде.

– Ул һөҗүм итүчене таныса яхшы булыр иде, – әйте Рон Һермионаның җансыз йөзенә карап. – Ул барысын да посып кына катырса, без беркайчан да аны танымаячакбыз…

Ләкин Һарри Һермионаның йөзенә түгел, ә уң кулына карый: бармаклары йодрыкланган һәм йодрыгыннан ниндидер кәгазь кисәге күренә иде.

Помфри ханымның якында булмаганын күргәч, ул Ронга шуны күрсәтте.

– Аны чыгарып кара, – дип әйтте Рон һәм Һаррины Памфри ханымның карашыннан ябар өчен урындыгын күчерде.
Бу җиңел эшләрдән булмады. Һарри кәгазьне сак кына Һермионаның таш йодрыгыннан алырга тырышты. Тартты, җибәрде, яктан-якка боргалады, тагын тартты һәм, ниһаять, чыгарды.

Бу – китапханәнең бик борынгы китабыннан ертып алынган бер бит иде. Һарри таушалган битне тигезләтте, Рон укырга дип якынрак килде.

«Безнең дөньяда яшәүче барлык хайваннардан һәм җанварлардан иң куркынычы – Василиск, аны шулай ук Еланнар Патшасы дип тә атыйлар. Бу елан гаять зур озынлыкка үсә һәм йөзләгән еллар яши ала. Ул бака утырып чыгарган тавык йомыркасыннан туа. Аның үтерү ысуллары иң гаҗәепләрдән: агулы тешләреннән башка, аның карашы газаплап үтерү көченә ия. Үрмәкүчләр василисктан куркып качалар, ә үзе ул әтәчләрдән генә курка, чөнки аларның кычкыруы аның өчен үтергеч».

Китап сүзләреннән соң Һермиона үз кулы белән язган – Һарри аның язуын таныды – бер генә сүз иде. Торбалар.

Кемдер Һарриның башында ут кабызгандай булды:

– Рон, – җиңел сулап куйды ул. – Менә ул! Менә җавап! Серләр бүлмәсенең җанвары ул – Василиск, Еланнар Патшасы. Шуңа күрә мин генә бөтен җирдә сәер тавыш ишеттәм, чөнки мин еланнар телен аңлыйм.

Һарри башка караватларга күз ташлады.

– Василиск кешеләрне карашы белән үтерә, ләкин бер кеше дә үлмәгән, чөнки берсе дә аның күзләренә карамаган. Колин аны фотоаппараты аша күрде, василиск аның элпәсен эретте, ә Колинны үзен ташка әверде. Дҗастин… Дҗастин аны Башсыз диярлек Ник аша күрде. Ник карашның бөтен көчен үзенә алды, ләкин ул бит икенче тапкыр үлә алмый. Ә Һермиона белән Каргатырнның Баш егете янында кечкенә көзге ята иде. Һермиона Серләр бүлмәсенең җанвары василиск икәнен аңлаган. Теләсә нәрсәгә бәхәсләшә алам, Һермиона беренче очраткан кешегә почмак артына көзге ярдәмендә карарга тәкъдим иткән. Аннары нәрсә булганын инде беләсең…

Ронның бар дөньясы астан өскә килде.

– Ә Миссис Норрис? – түземсезләнеп сорады ул.

Һарри, теге Һэллоуин төнен күз алдына китереп, уйлана башлады.

– Су... – диде ул әкрен генә. – Исеңдәме, ул төнне Елак Миртлның бәдрәфен су басты. Минемчә, Норрис ханым судагы чагылдыруны күргән.

Ул тагын бер тапкыр битне өйрәнеп чыкты. Укыган саен мәгънәсе күбрәк ачыла иде.

– Әтәчләрнең кычкыруы аның өчен үтергеч, – кычкырып укыды ул. – Һагридның әтәчләрен үтерделәр! Слизерин варисы, Серләр бүлмәсе ачылгач, якын тирәдә берсе дә калмасын дип тырышкан. Үрмәкүчләр василисктан куркып качалар. Барысы да туры килә!

– Ләкин ничек василиск мәктәп буенча хәрәкәтләнә? Шундый зур еланны кемдер күрер иде.

Һарри Һермионаның бит ахырында ашыгып язган сүзенә күрсәтте.

– Торбалар... Аңлыйсыңмы, Рон, василиск мәктәп буйлап салынган тобралар буенча хәрәкәтләнә.

Шуңа күрә мин шул сәер тавышны дивар аркылы ишеттем.

Рон Һарриның кулын тотты.

– Серләр бүлмәсенә керү урыны… – аның тавышы каушаудан басылган иде. – Серләр бүлмәсенә керү бәдрәфтә булса? Ә бәлки ул…

– Елак Миртл бәдрәфендә! – дусты өчен әйтеп бетерде Һарри.

Дуслар урыннарында, фаразларына ышанырга теләмәгәндәй, катып калдыдар.

– Димәк, мәктәптә тагына кемдер Еланнар телендә сөйләшә ала. Бу, әлбәттә, Слизеринның Варисы һәм ул василиск белән идарә итә.

– Безгә хәзер нәрсә эшләргә инде? – Ронның күзләре ялтырый иделәр. – Бәлки, профессор МакГонагалл янына барырга?

– Дөрес, киттек укытучылар бүлмәсенә! – урыныннан сикереп торды Һарри. – Ун минуттан тәнәфес булачак һәм ул шунда килер.

Алар аска йөгерделәр. Укытучылар күрмәсен дип, алар башка коридор буйлап киттеләр. Укытучылар бүлмәсе буш иде. Һарри һәм Рон дулкынлыктан утыра алмыйча бу зур, кара агач урындыкларга тулган бүлмә буйлап йөрделәр.

Ләкин тәнәфесне белдерүче кыңгырау тын иде.

Аның урынына коридорлар буйлап, тылсым ярдәмендә көчәйтелгән, профессор МакГонагаллның тавышы яңгырады.

– Бар укучыларга да хәзер үк бүлмәләренә кайтырга кирәк! Бар укытучыларга укытучылар бүлмәсенә җыелырга! Зинһар, тизрәк!

Һарри Ронга әйләнеп карады.

– Яңа һөҗүмме әллә?

– Безгә нәрсә эшләргә соң? Бүлмәгә китәбезме? – Ронның коты алынган иде.

– Юк, – диде Һарри бүлмәне күзләре белән өйрәнеп. Сул ягында, укытучы мантиялары белән тулган, ямьсез бер шкаф тора иде. – Шунда. Шунда качып, укытучылар нәрсә турында сөйләшкәннәрен тыңлап торырбыз. Аннары аларга үзебезнең табышыбыз турында сөйләрбез.

Алар шкафка качтылар. Баш өстендә бүлмәләренә ашыккан укучыларның аяк тавышлары ишетелде. Кинәт укытучылар бүлмәсе ишеге дөбердәп ачылды. Тынчыган плащларның бөрмәләре аша алар укытучыларның бүлмәгә керүләрен күзәттеләр. Кайберләре аптыраган, кайберләре нык курыккан иде. Иң соңгы булып профессор МакГонагалл керде.

– Бу хәл тагын кабатланды, – тынып калган укытучылар бүлмәсенә дәште ул. – Җанвар укучыга һөҗүм иткән һәм аны Серләр бүлмәсенә алып киткән.

Профессор Флитвик кычкырып җибәрде, профессор Спраут авызын куллары белән каплады, профессор Снейп урындыгын көч белән артка этеп җибәрде.

– Кайдан шундый төгәллек?

– Слизерин Варисы... – агарган МакГонагалл аңлата башлады. – Ул тагын бер хәбәр калдырды. Нәкъ беренчесе өстендә: «Аның сөякләре Серләр Бүлмәсендә мәңгегә калачак».

Профессор Флитвик күз яшьләрендә батты.

– Кем хәзер? Кайсы укучыны алып киттеләр? – аңын җуяр хәлендә, урындыкка шуып төшкән Терекөмеш ханым сорады.

– Джинни Уизли, – тын тавыш белән әйтте профессор МакГонагалл.

Һарри Ронның аның артында тын гына идәнгә эреп төшкәнен сизде.

– Без бар укучыларны иртәгә үк өйләренә җибәрергә тиешбез, – диде профессор МакГонагалл. – Һогвартсны ябырга мөмкиннәр. Дамблдор әйтте…

Шул вакытта укытучылар бүлмәсе ишеге тавыш белән ачылып китте. Бер генә мизгелгә Һарри бу Дамблдор кире кайтты дип хыялланды, ләкин бүлмәгә ялтырап Локһарт керде.

– Гафу үтенәм, йоклап киткәнмен. Мөһим әйбер булдымы?

Башка укытучылар аңа ниндидер ачы нәфрәт белән караганнарын ул күрмәгән шикелле иде. Снейп аңа таба атлый башлады.

– Менә ул! Менә ул безгә кирәк кеше! Локһарт, җанвар укучы кызны урлады, аны Серләр Бүлмәсенә алып китте. Сезнең гамәл кылыр вакытыгыз җитте.

Локһарт агарды.

– Чынлап та, Гилдерой, – профессор Спраут сүзгә кереште. – Узган төнне Сез Серләр Бүлмәсенең кайда икән белүегез турында әйттегез түгелме соң?

– Мин... әйе, мин... – ык-мык килә башлады ул.

– Ә миңа сез анда нәрсә яшәгәнен дә беләм дидегез, – кушылып китте профессор Флитвик.

– Мин әйттемме? Хәтерләмим дә…

– Ә мин сезнең Һагридны бик иртә тотканнарына һәм үзегезнең көчегезне күрсәтергә өлгермәгәнегезгә зарлануыгызны бик яхшы хәтерлим, – басып килде Снейп. – Сез иң баштан ук үзегезгә эш иреген сорадыгыз. Мондый хәлләргә төшеп җитмәс идек дип йөрдегез.

Локһарт таш йөзле коллегаларына карап.

– Мин… мин чынлыкта... Сез мине дөрес аңламагансыз…

– Димәк, барысын да Сезгә тапшырабыз, Гилдерой, – кисеп куйды профессор МакГонагалл. – Бүгенге төн – иң шәп вакыт.

Без һәм укучылар сезгә комачауламабыз. Бөтен мәктәптә сез һәм котычкыч җанвар гына, үзегезнең батырлыгыгызны күрсәтерсез дә инде.

Локһарт ярдәм эзләп, бөтен укытучыларга карады, ләкин берсе дә ярдәмгә килмәс иде. Ул инде шундый матур булып күренмәде: иреннәре калтырый, йөзендәге елмаюы бетте. Ул ничектер мескен һәм көчсез булып күренде.

– Б-б-бик яхшы, – тын гына дәште ул. – Мин… мин үз бүлмәмдә булам… әзерләнермен…

Шул сүзләр белән ул укытучылар бүлмәсеннән чыгып китте.

– Яхшы, – диде ачуын кысып торган профессор МакГонагалл. – Бу аны безнең аяк астыбыздан алып куяр. Йорт җитәкчеләре, укучыларга булган хәлләр турында сөйләгез. Аларны Һогвартс Экспрессы иртәгә беренче рейс белән үк өйләренә илтәчәк. Калган укытучылар, бар укучыларның үз Йорт бүлмәләрендә калуын тәэмин итегез.

Укытучылар тын гына бер-бер артлы бүлмәдән чыгып киттеләр.

***

Бу Һарриның иң начар көне булгандыр, мөгәен. Һарри, Рон, Джордж һәм Фред Гриффиндорның бүлмәсе үзәгендә сүзсез утыралар иде. Перси гына юк иде. Ул әти-әнисенә хат белән ябалакны җибәреп, үзенең бүлмәсендә ябылды. Гриффиндор бүлмәсе әле беркайчан да шулай тулган һәм тын булмаган иде. Кояш батканнан соң игезәк Фред һәм Джордж, башка болай утыра алмыйча, бүлмәләренә йокларга киттеләр.

– Ул нәрсәдер белә иде, – диде Рон. Укытучылар бүлмәсеннән чыгып киткәннән бирле ул бер сүз дә дәшмәгән иде. – Аны шуның өчен тотканнардыр. Ул Перси турындагы мәгънәсез әйбер түгел, ә Серләр Бүлмәсе турында нәрсәдер белгән. Башка сәбәп була алмый… ул бит… – Рон күз яшьләрен сөртте — ул бит чын тылсымчылар гаиләсеннән.

Һарри канлы-кызыл кояшның батуын күзәтеп утырды. Ул әле беркайчан да үзен шулай начар хис итмәгән иде. Алар нәрсә генә булса да эшли алсалар иде. Теләсә нәрсә.

– Һарри, ничек уйлыйсың, өмет бар микән әле, аның... Джинниның... аңлыйсыңмы?

Һарри нәрсә әйтергә дә белмәде. Ул Джинниның әле дә ничек исән кала алуын күз алдына китерә алмый иде.

– Беләсеңме нәрсә? – дәште Рон. – Миңа калса, без Локһартны күреп кайтырга тиеш. Аңа бар белгәннәребезне сөйләрбез. Ул бит Серләр Бүлмәсенә керергә җыена. Без аңа аның кайда икәнен һәм анда василиск икәнен әйтә алабыз.

Һарри нәрсә эшләргә белмәгәнгә, ә нәрсәдер эшләргә теләгәнгә ризалашты. Бөтен Гриффиндорлар Уизлиларның кайгыларын уртаклашканга, Һарри белән Ронга факультет бүлмәләреннән китәргә комачауламадылар.

Алар Локһартның бүлмәсенә менгәндә инде караңгы төшкән иде. Ишек артында ниндидер тавышлар бар иде: нәрсәдер өстериләр, ташыйлар, ашыгып йөриләр иде.

Һарри ишеккә какты һәм бүлмәдә бөтен тавышлар да тынды. Ишек бераз гына ачылды, ярыктан аларга Локһартның күзе карады.

– Ә, Һарри һәм Рон әфәнделәр, – әйтте ул ишекне бераз күбрәк ачып. – Минем хәзер эшем бик күп, ләкин сез тиз генә булсагыз.

– Профессор, безнең сезгә әйтәсе сүзебез бар. Безгә калса, ул сезгә булышыр, – диде Һарри.

– Э-э-э… ярар… кирәкмәс иде… – Локһартның йөзе, дөресен әйткәндә, аның ярыкта күренгән өлеше, бик каушаган иде. – Эх… ярый, керегез.

Ул ишекне ачты һәм дуслар бүлмәгә керделәр.

Бүлмәне талап чыкканнар сыман иде. Ике зур чемодан идәндә ачылып ята. Берсендә ашыгып өелгән мантияләр: ачык яшел, аксыл шәмәхә, төнге күк һәм сирень төсендә; икенчесендә өелеп-өелеп Локһартның китаплары ята. Диварны каплап торган фотосурәтләр дә бер өемгә җыелганнар.

– Сез каядыр җыенасызмы? – сорады Һарри.

– Э-э-э… әйе, – дип җавап бирде Локһарт, ишек артыннан салынган, үзенең тулы буйга рәсемен бөтәрләп. – Ашыгыч хәбәр булды… кичектергесез эш… китәргә кирәк…

– Ничек китәргә? Ә минем сеңлем?

– Әйе, шундый бәхетсезлек, – диде ул егетләрнең күзләренә карамаска тырышып. Өстәл тартмасының эчтәлеге дә чемоданга китте.

– Сез Караңгы көчләрдән Саклану дәресенең укытучысы, – ашыгып бүлдерде аны Һарри. – Сез китә алмыйсыз! Хәзер монда бөтен караңгы көчләр җыелган.

– Әйе, беләсезме, мине бу эшкә чакырганда, – ул оекбашларын мантияләр өстенә ташлады, – мондый хәлләр буласын беркем дә әйтмәде. Уйлап та карамаган иде…

– Димәк, сез качасыз?! – Һарри ышанмый иде. – Китапларыгызда язылган бар шул батырлыклардан соң сез куркып качасызмы?

– Дөрес, китаплар бераз ялгышлыкка китерә алалар, – диде Локһарт нәзакәтле генә.

– Сез аларны яздыгыз! – кызды Һарри.

– Дустым минем, – диде Локһарт Һарри өстеннән күтәрелеп. – Кешеләр бу батырлыкларны мин үзем башкарган дип уйламасалар, китапларның яртысы да сатылмас иде. Авылны вервульфтан карт әрмән тылсымчысы коткарса, аның турында кем укыр иде? Ул кыяфәте белән китап тышлыгын бозар иде, киенә дә белми бит. Ә Ирландиянең Бэндон баншиен юк иткән тылсымчыбикәнең ияге йонлы иде. Минем әйтәсем килә…

– Сез башка кешеләрнең батырлыкларын үзегезгә алдыгыз дип әйтәсегез киләме? – ышанмыйча сорады Һарри.

– Һарри, Һарри, – диде Локһарт башын чайкап. – Бу болай гына җиңел түгел. Бу шундый ук эш. Миңа ул кешеләрне табарга кирәк булды, барысын да төгәлләп сораштырырга, аннан соң хәтер юу әфсенен кулланып, аларның бар булганнарын истән чыгарырга туры килде. Юк, күп эш китте моңа. Бөтен китапларга кул куярга, сурәткә төшәргә… Данга лаек булырга теләсәгез, күп көч түгәргә кирәк.

Ул чемоданнарын «шап!» итеп ябып куйды.

– Менә барысы да булды, бугай. Бернәрсәне дә онытмадым микән? Ә, бер генә әйбер, – шул сүзләр белән Локһарт үзенең таякчыгын Һарри белән Ронга төзәде.

– Миңа бик кызганыч, егетләр, ләкин мин сезгә хәтер юу әфсенен салырга тиеш. Сез бик күпне белдегез, минем серләремне сөйләп йөри алмыйсыз. Алайса мин бер китапны да башка сата алмаячакмын…

Ләкин шул ук вакытта Һарри үзенең таякчыгын алды да, Локһарт сүзен әйтеп бетерергә өлгергәнче «Экспеллиармус» дип кычкырып җибәрде.

Локһарт шул ук вакытта артка, үзенең чемоданнары өстенә, очып китте, таякчыгы читкә очты. Рон аны тотып алып, ачык тәрәзәгә күтәреп атты.

– Профессор Снейпка моңа өйрәтергә рөхсәт бирмәскә кирәк иде сезгә, – диде Һарри усалланып, Локһартның чемоданын тибеп. Локһарт, укытучылар бүлмәсендә кебек, көчсез һәм мескен күренә иде.

– Сез миннән нәрсә телисез соң? – чыелдап сорады ул. – Мин Серләр бүлмәсенең кайда икәнен белмим, берничек тә булыша алмыйм.

– Сезнең бәхетегез, – диде Һарри, таякчыгы белән Локһартка аякка басырга кушып. – Без Серләр бүлмәсенең кайда икәнен беләбез дип уйлыйбыз һәм анда нәрсә икәнен дә беләбез. Киттек.

Алар Локһартның бүлмәсеннән чыгып, якындагы басмадан төшеп, Слизерин Варисы хатлар калдырган дивары буйлап, Елак Миртл бәдрәфенә киттеләр.

Локһартны беренче керттеләр. Һарри аның куркуыннан дерелдәвенә бик рәхәтләнеп карады.

Елак Миртлы бәдрәфнең иң соңгы кабинасында утырды.

– Тагын синме? – дәште ул Һаррины күргәч. – Бу юлы нәрсә кирәк?

– Синең ничек үлгәнеңне белергә телим, – диде Һарри.

Миртлы дәртләнеп китте, әйтерсең, аны әле беркем дә моның турында сорамаган иде әле.

– Бу би-и-ик котычкыч иде, – башлап җибәрде ул ләззәт белән. – Ул нәкъ менә монда, бу кабинкада булды. Мин аны бик яхшы хәтерлим. Оливия Һорнби минем күзлегемнән көлде, шуңа да мин монда качтым. Ябык ишек артында мин елап утыра идем, кинәт кемдер бәдрәфкә керде һәм мин тынып тыңлый башладым. Алар ниндидер кызык, чит телдә сөйләштеләр. Бер сөйләшүче малай иде. Мин аңа үзенең бәдрәфенә барсын дип әйтергә ишекне ачтым гына һәм... – Елак Миртл горурланып басты, күзләре ялтырый иде – …мин үлдем!

– Ничек? – сорады Һарри.

– Үзем дә белмим, – диде Миртл гади тавышы белән. – Мин тик ике зур-зур, сары күзләрне генә хәтерлим. Тәнем башта кысылды, ә аннары мин җиңеләеп, очып киттем, – Миртл Һаррига моңаеп карады. – Аннан соң, күрәсең, мин кире кайттым. Үзем өчен Оливия Һорнбрины, миннән көлгәне өчен, эзәрлекләргә сүз бирдем. Ул бик каты үкенде.

– Син теге ике күзне кайда күрдең, төгәл күрсәтә аласыңмы?

– Кайдадыр шунда, – Миртл аның кабинкасы алдында торган юынгычка таба кулын селтәде. Һарри белән Рон шунда ашыктылар. Локһарт артта калды, аның йөзендә коточкыч курку иде.

Читтән караганда бу гади юынгыч иде. Һарри һәм Рон аның һәр ягын өйрәнеп чыктылар: өстен, астын, хәтта торбаларын да. Һәм, ниһаять, Һарри аны тапты – кечкенә генә елан сыны төшкән бакыр боргыч.

– Бу боргыч беркайчан да эшләмәде, – шатланып әйтте Миртл, Һарриның маташуын күзәтеп.

– Һарри, – Ронның тавышы гыҗлый иде. – Һарри, елан телендә әйтеп кара.

– Ләкин, – Һарри тырышып уйлый башлады. Ул елан белән бер генә тапкыр сөйләшкән иде һәм ул елан чын иде, ә бу… Һарри тырышып бу сынның чын елан икәнен күзаллый башлады. – Ачыл, – диде ул басылган тавыш белән.

Рон башын чайкады:

– Бу безнеңчә, – диде ул.

Һарри яңадан еланга текәлеп карады. Ул башын әйләндерсә, бүлмәдәге шәмнәр яктысында елан селкенгән шикелле күренә иде.

– Ачыл! – кабатлады ул тагын бер тапкыр.

Бу юлы аның сүзләрен беркем дә ишетмәде. Һарри ничектер чыҗылдады һәм боргыч ачык ак төс белән ялтырап, тиз-тиз әйләнә башлады. Шунда ук юынгыч аска батып, күздән югалды. Аның урынына, аска төшәргә теләгән кеше сыярлык, зур торба ачылды.

Рон авыр сулап куйды. Һарри уйларын җыеп, икенче адымга әзерләнде.

– Мин шунда төшәм, – диде ул.

Ул бармый кала алмый инде. Хәзер, алар Серләр Бүлмәсен тапкач, Джинниның исән булуына бик кечкенә, өметсез, тылсымлы мөмкинлек калса да, ул барырга тиеш иде.

– Мин дә төшәм, – диде Рон.

Дуслар тынып калдылар.

– Мин сезгә бүтән кирәкмим, ахырсы, – элеккегечә елмаерга тырышып дәште Локһарт. – Мин нәкъ…

Ул кулы белән ишек тоткычына тартылды, ләкин шул ук вакытта Һарри белән Рон аңа үзләренең таякчыкларын төзәделәр.

– Сез беренче бара аласыз, – кырыс әйтте Рон.

Куркуыннан агаргар, таякчыксыз Локһарт ачылган дивар янына килде.

– Малайлар, – аның тавышы калтырады. – Малайлар, нинди яхшылыкка китерсен инде бу?

Һарри аның аркасына үзенең таякчыгы белән төртте, Локһарт аякларын торба эченә салындырды.

– Мин чынлап та уйлыйм бу… – башланган сүзендә Рон Локһартны тибеп җибәрде һәм теге мескен торба буйлап аска очты. Һарри аның артыннан ашыкты. Ул әкрен генә тотынып торба эченә кереп утырды да, бармакларын җибәреп, шулай ук аста югалды.

Аска очулары караңгы, юеш, бетмәс таудан шуу кебек булды. Алар аркылы башка торбалар һәм юллар үтте, ләкин берсе дә алар төшкән торба кебек зур түгел иде. Бер яктан икенче якка боргаланып, әйләнеп торган торба бик каты аска китә иде. «Һогвартс мәктәбе астында бик тирәндә качкан икән бу Серләр Бүлмәсе», – дигән фикер туды Һарри башында. Рон да торба буйлап сызгырып төшеп барды.

Җиргә төшкәч, нәрсә булыр икән дип уйлый гына башлагач, торба кинәт борылды һәм бетте дә. Һаррины ШАП итеп кеше басарлык караңгы туннельның юеш идәненә ташлады. Читтәрәк Локһарт инде аягына баскан иде: бөтен өсте пычрак, йөзе генә агарган. Торбадан Рон очып чыкканчы, Һарри читкә адым ясарга өлгерде.

– Без мәктәп астында берничә миль тирәнлегендәдер, – Һарриның тавышы туннель буенча кайтаваз булып яңгырады.

– Бәлки, күл астындадыр, – диде Рон караңгы, юеш диварны кулы белән сөртеп.

– Люмос, – пышылдады Һарри таякчыгына һәм аның очында кечкенә генә ялкын кабынды.

– Киттек, – диде ул һәм алар өчәү эчкә юнәлделәр. Юеш идәндә аяк тавышлары аеруча тавышланып шапылдадылар.
Туннель дөм караңгы иде, хәтта Һарриның таякчыгыннан чыккан ут та аяк астына гына карарлык яктылык бирә иде. Әле җитмәсә, аларның шәүләләре дымлы диварларга котычкыч ияләр булып сузылып, соңгы котларын алдыдлар.

– Истә калдырыгыз, – диде Һарри тын тавыш белән, алар эчкәрәк кергән саен. – Теләсә нинди тавыш ишетсәгез – шунда ук күзегезне йомыгыз!

Ләкин туннель кабер сыман тып-тын иде. Беренче көтелмәгән тавыш – ул Ронның күсенең баш сөягенә басып, аны сытканнан чыккан шыгырдау тавышы булды. Һарри таякчыгын идәнгә юнәлтте: бөтен идән хайваннарның кечкенә сөякләренә күмелгән иде. Джинниның шундый хәлгә төшкән дигән фикерен куалап, Һарри караңгылык буенча хәрәкәтен дәвам итте.

– Һарри, алда нәрсәдер бар, – диде Рон калтыраган тавыш белән, дустын җилкәсенән тотып.

Алар туктап карый башладылар. Һарри туннельның ахырында яткан ниндидер зур, бөгәүле әйбернең хәрәктәсез ятуын күрде.

– Бәлки, ул йоклыйдыр, – юлдашчыларына әйләнеп әйтте ул. Локһарт күзләрен куллары белән кысып йомды. Һарри кире әйбергә күзен ташлады, тынлыкны йөрәгенең каты тибеше җимерде.

Күзләрен мөмкин кадәр кысып, таякчыгын баш өстеннән күтәреп, Һарри алга атлады.

Яктылык идәндә яткан гаять зур, агулы яшел төстәге елан тиресенә төште. Бу тирене калдырган ия егерме фут озынлыгында булырга тиеш!

– Абау! – ишетелер-ишетелмәс кенә әйтте Рон.

Артларында тавыш ишетелде. Әйләнеп карасалар, Локһарт хушсыз идәндә ята.

– Торыгыз, – боерды Рон үзенең таякчыгын аңа төзәп.

Локһарт басты һәм шул ук вакытта Ронны төртеп, аны җиргә аударды. Һарри алга сикерде, ләкин инде соң иде: Локһарт, Ронның таякчыгын кулга алып, элекке елмаюын кайтарып, тулы буйга басты инде.

– Маҗараларыгыз бетте, малайлар, – диде ул тынын кайтарып. – Мин бу тиренең бер кисәген мәктәпкә, дәлил буларак, алып китәм. Кызны коткарып булмады – соң иде, ә сез икәү аның үле гәүдәсен күреп, акылдан шаштыгыз дип әйтермен. Истәлекләрегез белән хушлашыгыз, – шул сүзләр белән ул Ронның таякчыгын өскә күтәреп, «Обливиэйт!» әфсенен әйтте.
Таякчык нык шартлау белән челпәрәмә килде. Һарри, башын куллары белән саклап, елан тиресенә абынып, түбәдән җимерелеп, идәнгә ява башлаган ташлардан качты. Бер мизгелдән ул берүзе калды. Аны Локһарт белән Роннан җимерелгән ташлардан өелгән зур дивар аера иде.

– Рон! Рон, синең белән бар да яхшымы? – кычкырды ул ташлар аша.

– Мин монда, – икенче яктан дустының тавышы ишетелде. – Бар да яхшы, ә бу кабәхәтне шартлау шәп селкетте, ахрысы.
Тын кагу һәм каты «Ай» тавышы ишетелде. Әйтерсең, Рон Локһартның аякларына типте.

– Хәзер нәрсә эшләргә инде? – Ронның тавышы төшенке иде. – Без алга бара алмыйбыз, бу бик күп вакытны алыр…
Һарри туннельның түшәменә карады: анда зур-зур ярыклар ачылганнар. Аның, бу ташлар кебек, зур әйберләрне тылсым ярдәмендә җимергәне юк иде әле, хәзер дә башлап карарга бик ук уңайлы вакыт түгел – түшәм өелеп төшергә мөмкин.
Тагын бер тын кагу һәм «Ай» тавышы ишетелде. Алар вакытны юкка үткәрәләр. Джиннины Серләр Бүлмәсенә алып киткәннән инде дүрт сәгатьтән артык вакыт үтте… Һарри бер генә чишү юлын күрде.

– Көтегез монда, – ташлар аркылы Ронга кычкырды ул. – Көтегез Локһарт белән. Мин киттем… бер сәгатьтән кайтмасам…
Дуслар тынып калдылар.

– Мин кайбер ташларны алып карыйм, – Рон тавышын тыныч тотарга тырышты. – Шулай син кире кайта алырсың. Һәм, Һарри…

– Күрешербез, – диде Һарри, шулай ук тавышын тыныч тотарга тырышып.

Һәм ул Елан тиресе аша берүзе китте. Тиздән Ронның ташларны җыештырган тавыш та тынды. Туннель борылды һәм тагын борылды. Һарриның һәрбер күзәнәге каты чеметтерде. Ул туннельның тизрәк тәмамлануын теләде, ләкин аның ахырындагы табышыннан курыкты. Һәм, ниһаять, тагын бер борманы үткәч, ул зур дивар каршына чыкты. Анда зур, ялтырый торган зөбәрҗәт күзле ике елан сыны төшерелгән иде.

Һарри якынрак килде, тамагы кипте. Бу таш еланнарның чын түгел икәнлекләренә ышану кыен – күзләре үтә җанлы ялтырыйлар иде.

Нәрсә эшләргә кирәген ул бик яхшы аңлый иде. Якынрак килеп, тамагын чистартты. Елан күзләре ялтырап киттеләр.
– Аччч, – түбән, тын тавыш белән пышылдады ул.

Еланнар аерылып, дивар икегә бүленеп ачылды. Һарри баш очыннан, үкчәләренә кадәр дерелдәп, эчкә керде.



Элпә — пленка

Сын — скульптура

Айнур Җамалетдинов тәрҗемәсе