Burger
«Гарри Поттер» на татарском. Семнадцатая глава второй книги о юном волшебнике
опубликовано — 19.01.2019
logo

«Гарри Поттер» на татарском. Семнадцатая глава второй книги о юном волшебнике

«Һарри Поттер һәм Серләр бүлмәсе» романын «Инде» белән бергә укыйбыз

«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод выполнен волонтерами просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями молодых дизайнеров и художников. Семнадцатую главу по нашей просьбе оформила иллюстратор из Украины Катерина Шевелитская.



17 нче бүлек

Слизерин варисы

Ул караңгы озын бүлмәнең бер башында иде. Көдрәләнгән еланнар белән бизәлгән таш баганалар караңгылыкта югалган түшәмнәрне таяндырып тора, аларның озын һәм тонык күләгәләре бу урынны төреп алган яшькелт ярым-караңгылыгында югала иде.

Аның йөрәге бик тиз типте. Һарри сап-салкын тынычлыкны тыңлап басып торды. Бәлки василиск багана артындагы караңгы почмакта качып торадыр? Ә Джинни кайда соң?

Ул таягын алды һәм еланлы баганалар буенча китте. Тонык диварлардан бик сак кына ясалган һәр адым тавышы бик көчәеп яңгырый иде. Ул күзләрен кысып йөрде, ә берәр хәрәкәт билгесе сизелсә, аларны шундук йомарга әзер иде. Таш еланнарның буш күз чокырлары аңа карап тордылар сыман. Берничә тапкыр аңа, үзенең корсагы тетрәнеп алганда, боларның берсе күченеп алгандай тоелды.

Аннары, ул баганаларның соңгы парын үткәч, аның күзләренә арткы диварда урнашкан, бүлмә хәтлек озынлыкта булган сын ташланды.

Һарри бу гать зур йөзне күрер өчен башын күтәрде: озын һәм юка, ташка әверелгән тылсымчыларның мантияләре яткан бүлмәнең тигез идәненә баскан соры һәм олы табаннарга хәтле сузылган сакаллы, бик борынгы сын иде бу. Һәм бу табаннар арасында, йөзен идәнгә куеп, бәләкәй, кара киемле, уттай җирән чәчле кеше ятып торды.

― Джинни! ― кычкырды аның янына йөгереп килеп тезләнгән Һарри. ― Джинни... үлмә... зинһар... ― Ул таягын бер якка атты да, Джиннины җилкәреннән тотты һәм аны әйләндерде. Аның бите мәрмәр сыман шундый ак иде, аны ташка әйләндермәсләр дә, аның хәтта йомылган күзләре дә суык булды. Әмма тиздән ул... ― Джинни, зинһар, уян, ― өметсезләнеп мыгырдады Һарри, аны тагын бер кат җилкәләреннән селкеп. Джинниның башы төрле якларга болганып торды.

― Ул уянмас, ― ишетелде бер йомшак тавыш.
Һарри сикереп алды һәм аның тезләре янында уралды.
Кара чәчле озын малай, якын баганага терәлеп, карап тора иде. Аңа парланган тәрәзә аша карап торган шикелле иде, аның кырыйлары сәер рәвештә ничектер томаланган булды. Әмма аны бер хатасыз танып була иде.
― Том... Том Риддл?
Риддл, карашын Һарриның битеннән алмыйча, башын иде.
― Ул уянмый дип, синең ни әйтәсең килә? ― кинәт сорады Һарри. ― Ул... Ул...
― Ул әле исән, ― диде Риддл. ― Әлегә генә.
Һарри аңа карады. Том Риддл Һогвартста илле ел элек булган, әмма монда шундый ук сәер, томанлы ут белән яктыртылган, уналты яшьтән бер көнгә дә артык түгел килеш басып торды.
― Син өрәкмени? ― шикләнеп әйтте Һарри.
― Хәтер, ― тыныч кына җавап кайтарды Риддл. ― Көндәлектә илле ел буена сакланган истәлек.
Ул сынның гаять зур аяклары астындагы идәнгә күрсәтте. Анда Һарри Елак Миртлның бәдрәфендә тапкан көндәлек ачык килеш ята иде. Берничә мизгелгә Һарри бу көндәлекнең монда ничек килеп чыкканы турында уйланды, әмма хәзергә икенче бер кичектерелмәслек эшләр дә бар иде.
― Син миңа булышырсың, Том, ― диде Һарри, Джинниның башын янәдән күтәреп. ― Безгә аны моннан алып чыгарырга кирәк. Монда василиск бар... Ул кайда икәнен белмим, әмма ул кинәт килеп чыга ала… Зинһар, ярдәм ит...
Риддл кыймылдамады. Һарри, тирләп, Джиннины идәннән яртылаш күтәрә алды һәм аннары үзенең таягын алыр өчен кабат иелде. Әмма аның таягы юкка чыккан иде.
― Син күрмәдеңме?..

Ул өскә карады. Риддл шулай ук аңа карап тора иде, әмма бу юлы озын бармаклары арасында Һарриның таягын әйләнедерә иде.

― Рәхмәт, ― диде Һарри, аңарга кулын сузып.

Риддл мәсхәрәле елмаеп куйды. Ул, таякны әйләндереп, аңа һаман карап торды.

― Тыңла, ― дәртләнеп әйтте Һарри, аның тезләре Джинниның авырлыгы аркасында бөгелеп торды. ― Безгә китәргә кирәк! Әгәр василиск килсә...

― Аны чакырмасалар, ул килмәячәк, ― тыныч кына әйтте Риддл.

Һарри, Джиннины моннан да күбрәк тота алмыйча, аны кире идәнгә яткырды.

― Син нәрсә әйтергә телисең? ― Диде ул. ― Карале, миңа таягымны бир әле, аның кирәге чыгар...
Риддл тагын да ныграк елмайды.

― Ул сиңа кирәк булмаячак, ― диде ул.

Һарри аңа акаеп карады.
― Ничек инде, ул миңа кирәк булмаячак?..
― Моны мин бик озак еллар көттем, Һарри Поттер, ― диде Риддл. ― Синең белән очрашу мөмкинлеген. Сөйләшү мөмкинлеген.
― Тыңла, ― диде Һарри, түземсезләнеп. ― Син аңламадың бугай. Без Серләр Бүлмәсендә. Без соңрак сөйләшербез...
― Без хәзер сөйләшәчәкбез, ― әйтте һаман да елмайган Риддл, Һарриның таягын кесәсенә тыгып.
Һарри аңа аптырап карады. Монда ниндидер кызык нәрсә бардыр.
― Джинни ничек мондый булды соң? ― әкрен генә сорады ул.
― Бу бик кызыклы сораудыр, ― ягымлы әйтте Риддл. ― Һәм бик озын хикәяттер. Минем фикеремчә, Джинни Уизли бу хәлгә күренмәгән сәер кешегә бар серләрен ачып биргәне өчен керде.
― Син ни турында сөйлисең? ― диде Һарри.
― Көндәлек, ― әйтте Риддл. ― Минем көндәлегем. Кечкенә Джинни аңа айлар буена язып, миңа бар мескен кайгыруларын салып бирде ― абыйлары аны шаяртуларын да, мәктәпкә иске-москы киемнәр һәм китаплар белән килгәнен дә, ― Риддлның күзләре ялтырап куйды, ― күренекле, яхшы, бөек Һарри Поттер аны беркайчан да ошатмас дигән фикерләрен дә...

Риддл сөйләгән вакытны, аның күзләре Һарриның битенә карап торды. Алар ач караш белән аны күзәтте диярлек. ― Бу бик күңелсез эш – унбер яшьлек кызның кечкенә генә бәла-казаларын тыңлап торырга, ― дәвам итте ул. ― Әмма мин сабыр булдым. Мин җаваплар яздым. Мин шәфкатьле булдым. Мин яхшы булдым. Джинни мине яратты. «Мине синең сыман беркем дә аңламый, Том... Мин ышана алган көндәлекне тапканга бик шат... Бу кесәмдә йөртә алган дус сыман».

Риддл аңа килешмәгән рәвештә илтифатсыз көлергә тотынды. Бу Һарриның калтырап куярга мәҗбүр итте.
― Үзем турыда сөйләгәндә, Һарри, мин үземә кирәк булган кешеләргә үземне бик тиз ошаттыра алам. Шуңа күрә Джинни миңа үзенең җанын бирә барды, ә аның җаны нәкъ миңа кирәге булып чыкты... Аның иң тирән куркулары һәм иң яшерен серләре белән тукланып, минем көчләрем һаман да арта барды. Мин кечкенә мисс Уизлидән дә куәтлерәк булдым. Мисс Уизлигә кайбер үземнең серләремне ача башларга, үземнең җанымны аңа кертә башларга да куәтле булдым...
― Син ни турыда сөйлисең? ― диде авызы кибеп беткән Һарри.
― Башыңа килмәдемени әле, Һарри Поттер? ― диде тыныч кына Риддл. ― Джинни Уизли Серләр бүлмәсен ачты. Ул янаулы язмалар калдырыр өчен мәктәп әтәчләрен буып үтерде. Ул Слизерин еланына дүрт шакшыкан белән сквибның мәчесен бирде.
― Юк, ― пышылдады Һарри.
― Әйе, ― әкрен генә әйтте Риддл. ― Әлбәттә, башта ул нәрсә эшләгәнен белмәде. Бу бик кызык иде. Аның көндәлегендәге яңа язмаларны күрсәтәсем килә... Алар күпкә кызыграк булды.

«Кадерле Том», ― укый башлады ул, Һарриның коточкыч битенә карап. ― Мин үз хәтеремне югалтам бугай. Минем киемнәрдә әтәч каурыйлары, ә мин алар ничек анда эләккәнен белмим. Кадерле Том, мин Һэллоуинда ни эшләгәнемне хәтерләмим, әмма кемдер мәчегә һөҗүм иткән, һәм минем өстем буяуга баткан. Кадерле Том, Перси мин бик агарган һәм үземә охшамаган дип әйтүне дәвам итә. Минем фикеремчә, ул миннән шикләнә бугай... Бүген икенче тапкыр кемгәдер һөҗүм иткәннәр, ә мин кайда булганымны белмим. Том, мин нишлим соң? Акылымнан язам бугай... Мин барысына да һөҗүм итәм дип уйлыйм, Том!

Һарриның йодрыклары кысылган иде, ә аның тырнаклары үч төпләрен изеп торды.
― Кечкенә тиле Джиннига үз көндәлегенә ышанмаска кирәген аңлау бик озак вакыт эчендә барып җитте, ― диде Риддл. ― Ниһаять, ул шикләнә башлады һәм моннан котылырга булды. Һәм монда син кысылдың, Һарри. Син аны таптың, һәм мин бик шат булдым. Моны ала алган бар кешеләрдән моны син алдың, мин очратырга теләгән кеше...
― Ә нигә син мине очратырга теләдең? ― диде Һарри. Ул бик усал иде, шуңа күрә тавыш күтәрмәү бик авыр нәрсә булып тоелды.
― Үзең күрәсең, Джинни миңа синең турында барысын да сөйләп бирде, ― әйтте Риддл. ― Син үзең бик мавыктыргыч тарихтыр. ― Аның тагын да ач була барган карашы Һарриның маңгаендагы яшенле ярага текәлде. ― Мин белдем ки: миңа синең турында күбрәк белергә кирәк, синең белән сөйләшергә, ә барып чыкса — очрашырга да. Шуңа күрә мин сиңа бу ахмак Һагридның фаш ителүен күрсәтергә теләдем — син миңа ышансын өчен...
― Һагрид — минем дустым, ― диде Һарри, хәзер аның тавышы калтырый иде. ― Һәм син аңа яла яктың, шулаймы? Мин син ялгыштың дип уйлаган идем, әмма...

Риддл янәдән үзенең каһкаһәле тавышы белән көлде.
― Минем сүзем Һагрид сүзенә каршы булды, Һарри. Директор Армандо Диппетка бу ничек тәэсир иткәнен күз алдыңа китерә аласыңдыр инде. Бер яктан — Том Риддл, шундый чиста күңелле һәм камил, ятим, әмма шундый батыр, мәктәпнең Баш егете, үрнәк укучы... Икенче яктан — олы, арбалы, атна саен бәлага чума торган, карават астында вервольф балаларын үстерергә теләгән, тролльләр белән ярышыр өчен Тыелган Урманга качучы Һагрид... әмма мин таныйм, хәтта мин дә план ничек яхшы үтәлгәнгә гаҗәпләндем. Кем булса да Һагрид Слизеринның варисы була алмавы турында уйларга тиеш иде бит. Миңа Серләр бүлмәсенә керү юлын табар өчен биш ел кирәк булды... Һагридның моның өчен мие җитмәс иде! Әверелеш укытучысы Дамблдор гына Һагридның гаепсез булуын белде бугай. Ул Диппеттан Һагридны урманчы итеп куюны ризалаштырды. Әйе, Дамблдор моны белгәндер дип уйлыйм... Дамблдор мине башка укытучылар кебек ошатмады.

― Дамблдорның сине үтәли күрүендә шикләнәсе юк, ― диде Һарри, тешләрен кысып. ― Ул, чыннан да, Һагрид куып чыгарылганнан соң минем артымнан күзәтеп туйдыра башлады, ― кинәт кенә әйтте Риддл. ― Мин белдем: бүлмәне мин мәктәптә чакта янәдән ачу куркыныч булачак. Әмма мин бу озак елларны эзләнүләргә әрәм итмәскә булдым, уналты яшьлек үземне калдырган көндәлекнең битләренә керттем, шуңа күрә, әгәр берәр көнне бәхет елмайса, мин кемне дә булса үз артымнан алып китеп, Салазар Слизеринның изге эшен тәмамларга әзерләндем.

― Шулай да, син аны тәмамламадың, ― бер горурлык хисе белән әйтте Һарри. ― Бу юлы беркем дә үлмәде, хәтта мәче дә. Берничә сәгатьтән соң мандрагора төнәтмәсе әзер булачак, һәм ташка әверелгән һәр кеше дә кире үз хәленә кайтачак…
― Мин сиңа әйтмәдеммени әле, ― тыныч кына башлады Риддл, ― шакшыканнарны үтерү мине бүтән кызыксындырмаганны? Күп айлар буена син минем максатым булдың.

Һарри аңа акаеп карады.

― Көндәлегем киләсе тапкыр ачылгач, анда синең урыныңда Джинни булгач, мин ничек усал булганымны күз алдыңа китер әле. Ул сине көндәлек белгән күргән ич, шуңа күрә борчылган. Син аның белән ничек кулланырга кирәген белеп, мин сиңа аның бар серләрен салып бирсәм ни булыр? Начаррагы — мин сиңа әтәчләрне кем буганын әйтсәм ни булыр? Шуңа күрә тиле бәләкәй апай сезнең бүлмәгез буш булганын көтте дә, көндәлекне кире урлады. Әмма мин нәрсә эшләргә кирәген белдем. Сез Слизерин варисын эзләгәнегезне мин ачык күрдем. Джинни синең турында сөйләгәннәрдән, әгәр иң яхшы дусларыңның берсенә һөҗүм итсәләр, син, әлбәттә, бу серне ачыклар өчен һәрнәрсәгә дә әзер булачагыңны аңладым. Джинни син елан телендә сөйләшә алганыңны бөтен мәктәп белгәч, барысы да ыжгырдап тора дип әйтте… Шуңа күрә мин Джиннидан диварда үз саубуллашу сүзләрен яздырттым да, монда төшәргә куштым. Ул каршы килде, елады. Әмма аңарда бик күп яшәү көче дә калмады… Көндәлеккә, ягъни миңа, ул шундый күпне бирде. Бу битләрдән чыгарга хәтле мөмкинлекне бирде... Без монда килгәч үк мин сине көтә башладым. Киләчәгеңне белдем. Минем сиңа бик күп сорауларым бар, Һарри Поттер.

― Ниндиләр? ― Һарри төкереп алды, аның йодрыклары шулай ук кысылган иде.

― Мәсәлән, ― диде Риддл, ягымлы елмаеп, ― ничек булды соң ул, син – бер сәер сәләтсез дә арык тылсымчы малай – дөнья күргән иң бөек тылсымчыны җиңә алдың? Лорд Волдемортның куәтлеге җимерелгән вакытны, ничек син яра эзе белән генә котылдың соң?

― Нигә мин ничек котылганым турында кайгырасың? ― Әкрен генә әйтте Һарри. ― Волдеморт синнән соң булды бит.
― Волдеморт, ― диде Риддл, пышылдап. ― Ул минем үткән гомерем, хәзерге яшәешем һәм киләчәгемдер, Һарри Поттер…

Ул кесәсеннән Һарриның таягын алды да, аның белән өч җемелди торган сүзләр сызып, аны һавада болгый башлады:

ТОМ МЕРВОЛОН РИДДЛ

Аннары ул тагы бер кат таякны болгады да, хәрефләр үз урыннары белән алыштылар:

МИН ЛОРД ВОЛДЕМОРТ (в оригинале Tom Marvolo Riddle меняется на I am Lord Voldemort. — Прим. «Инде»)

― Күрәсеңме? ― пышылдады ул. — Бу исемне мин Һогвартста, минем иң якын дусларым каршында гына кулландым, әлбәттә. Син әллә магл атам биргән кабахәт исемне мәңгегә калдырырмын дип уйладыңмыни? Кан тамырларымда анамнан кергән Салазар Слизеринның каны аккан минме? Мин туганчы, анам тылсымчы икәнен белеп, мине калдырган тиле, гади магл биргән исем белән калыйммыни? Юк, Һарри — мин үземә яңа исем алдым, мин алдан ук белгәнчә, мин дөньядагы иң бөек сихерче булгач, тылсымчылар бу исемне әйтергә куркачак исемне сайладым!

Һарри уйлый алмый сыман торды. Ул, акаеп, үскәч аның ата-анасын, бик күп кешеләрне үтерәчәк ятим Риддлга карады... Ниһаять, ул теленә килде.

— Син андый булмадың, — диде ул, аның тавышы нафрәт белән тулган иде.
— Нинди булмадым? — төрттереп әйтте Риддл.
— Дөньядагы иң бөек тылсымчы булмадың, — диде Һарри, тиз сулышлар алып. — Синең күңелеңне кайтаруым һәм барлык нәрсә өчен гафу ит, әмма дөньядагы иң бөек тылсымчы — Альбус Дамблдор. Барысы да шулай ди. Хәтта син дә көчле булганда, син Һогвартска һөҗүм итәргә тырышмадың да. Дамблдор син мәктәптә булганда, сине үтәли күрде, һәм син кайда гына качсаң да, син аннан һаман да куркасың…
Риддлның битеннән елмаю юкка чыкты, аның урынында бик ямьсез караш урнашты.
— Дамблдор бу кирмәннән минем хәтеремнән генә дә куркып китте, — ысылдады ул.
— Ул син уйлаганча гына китмәде! — каршы килде Һарри, бу дөрес булганына күбрәк ышанып. Риддл авызын ачты, әмма катып калды.

Каяндыр көй ишетелә башлады.

Риддл буш бүлмәне карап алырга борылды. Көй тавышы көчәя барды. Ул куркыныч, йөрәк яргыч, бу җирнеке түгелдәй иде, ул Һарриның башында чәчләрне күтәртте, аның йөрәге икеләтә олаеп, жу итте сыман булды. Аннары, көй тавышы өчен Һарри кабыргалары эчендә тибрәнеш сизә башлагач, иң якын багананың өске өлеше янында ут янып китте.

Аккош зурлыгындагы куе алсу төстәге кош, үзенең сәер көен түшәмгә хәтле яңгыратып, кинәт килеп чыкты. Ул тависныкы сыман озын алтын койркыклы иде, үзенең ялтырап торган алтын тырнакларында ул ертылып беткән капчык тотып торды.
Берничә мизгел үткәч, кош нәкъ Һаррига таба очып килде. Ул аякларында тоткан ертылган нәрсәне аска ыргытты, ә үзе, көчәнеп, аның җилкәләренә утырды. Кош үзенең олы алтын канатларын җыеп куйгач, Һарри башын өскә күтәреп карады һәм кошның озын, үткен алтын томшыгын, энҗе бөртекле кап-кара күзләрен күрде. Кош җыры туктады. Ул Һарриның яңакларыннан килә торган җылыны сизеп, һаман да Риддлга карашын үзгәртмичә карады.

― Бу феникс... ― диде Риддл, аңа текәлеп карап.
― Фоукс? ― тирән сулыш алды Һарри, аннары кош тырнаклары белән назлы гына аның җилкәләрен кысып сыйпады.
― Ә монысы ― әйтте хәзер Фоукс ыргыткан нәрсәгә карап торган Ридлл, ― монысы мәктәпнең иске Бүлүче Эшләпәсе…
Бу дөрес иде. Кыршылып, таушылып беткән пычрак эшләпә бер дә селкинмичә Һарриның аяклары астында ятты.
Риддл янәдән көлә башлады. Аның шундый нык көлүеннән тавышлар караңгы бүлмәдә яңгырап, монда аның белән бер үк вакытны ун Риддл көлгән сыман булды:

― Менә моны Дамблдор үз сакчысына җибәрә! Җырчы кош һәм иске эшләпә! Батырлыкны сизә башладыңмы, Һарри Поттер? Хәзер куркынычсызлыкны сизәсеңме?

Һарри җавап бирмәде. Ул Фоукс белән Бүлүче Эшләпәнең монда нинди файдасы була алуын белмәде, әмма хәзер ул ялгыз булмады. Ул Риддл батырлыктан көлүдән туктаганын көтте.

― Эшкә тотыныйк, Һарри, ― диде Риддл, шулай ук киң елмаеп. ― Без ике тапкыр — синең үткәннәреңдә һәм минем киләчәгемдә — очрашканбыздыр. Ике тапкыр да мин сине үтерә алмадым. Ничек син исән калдың? Миңа барысын да сөйлә. Әгәр озаграк сөйләсәң, ― әкрен генә әйтте ул, ― озаграк исән булырсың.

Һарри, үзенең мөмкинлекләренә бәя биреп, бик тиз уйлады. Риддлның таягы бар. Аңарда, Һаррида, Фоукс һәм Бүлүче Эшләпә бар, аларның берсе дә көрәштә бик көчле түгел. Ярар, бу бераз начаррак күренде... әмма Риддл монда күбрәк басып торган саен, Джиннидан яшәү көче дә күбрәк чыгып торыр... бу вакытны Һарри, һәрхәлдә, Риддлның кырыйлары, аның тышкы сызымнары күбрәк күренә торган булып ачыклана баруын искәрде... Әгәр аның белән Риддл арасында сугышу булса, бу сугышуның иртәрәк булуы соңга калуыннан уңайлырак.

― Син миңа һөҗүм иткәндә нигә куәтеңне югалтканыңны беркем дә белми, ― кинәт әйтте Һарри. ― Мин үзем дә белмим. Әмма мин син нигә мине үтерә алмадың турында беләм. Чөнки әнием мине коткарыр өчен үлде. Минем гади гына магллардан туган әнием, ― өстәде ул, үзенең котырынуын басып. ― Ул сине мине үтерүдән туктатты. Һәм мин сине чынбарлыкта да күрдем, былтыр күрдем. Син бичара кеше. Син көчкә генә яшисең. Куәтең сине бу хәлдә калдырды. Син качып йөрисең. Син бозык, син яман...

Риддлның чырае сытылды. Аннары ул тагын да ямьсезрәк елмайды.

― Димәк, анаң сине коткарып үлде. Әйе, бу көчле кире-тылсымдыр. Хәзер аңлыйм... синең бернинди дә үзенчәлегең юк, алайса. Күрәсең, миңа кызык. Шулай да, безнең арада сәер охшашлыклар бар. Хәтта син дә искәргәнсеңдер. Икебез дә кушма-канлылар, маглларда тәрбияләнгән ятимнәр. Бәлки Слизеринның үзеннән соң Һогвартска ике генә елан телен белүче килгәндер. Без хәтта ничектер охшаш булып күренәбез... һәрхәлдә, син үзеңне миннән саклап калган бәхет елмайган гади гына очракка эләктең. Минем моны гына беләсе килде.

Һарри, әзерләнеп, Риддл аның таягын күтәрәчәген көтеп басып торды. Әмма Риддл тагын да киңрәк көлемсерәп тора башлады.

― Хәзер, Һарри, мин сиңа кечкенә генә сабак бирергә телим. Әйдә лорд Волдемортның, Слизерин варисының, көчләре белән күренекле Һарри Поттерның көчләрен һәм аңа Дамблдор җибәрә алган иң яхшы коралларын чагыштырыйп карыйк…

Ул Фоукс белән Бүлүче Эшләпәгә мәсхәрәле караш бирде дә китте. Һарри, оеган аякларын турайтырга куркып, Риддлның ике биек багана арасында туктап, алар өстендәге ярым караңгылыкта күтәрелгән Слизеринның таш битенә карашын юнәлткәнен карап торды. Риддл авызын ачты һәм ысылдады, тик Һарри ул нәрсә сөйләгәнен аңлады… ― Дәш миңа, Слизерин, Һогвартс Дүртесеннән иң бөеге.

Һарри сынга карар өчен борылды, Фоукс аның җилкәсендә тирбәлеп торды.

Слизеринның гаять зур таш бите селкенә башлады. Һарри аның киңәя-киңәя ачыла торган авызын күргәч, коточкыч хәлгә калды, сынның авызында олы кара ярык барлыкка килде.

Сынның авызы эчендә нидер хәрәкәтләнә иде. Нидер аның түрләреннән шуышып барды.

Һарри караңгы Бүлмәнең диварына бәрелгәнгә хәтле артка чүкте, аннары, күзләрен кыскач, ул яңаклары белән Фоуксның канатларын җилпеп җибәрүен сизде, кош очып китте. Һарриның: «Мине калдырма!» ― дип кычкырасы килде, әмма феникс еланнар патшасына каршы ни эшли ала соң инде?

Ниндидер олы нәрсә Бүлмәнең таш идәненә бәрелеп төште. Һарри калтырый башлады: ул нәрсә булганын белде, ул моны сизә иде, гаять зур елан Слизеринның авызыннан үрмәләвен күрде диярлек.
Аннары ул Риддлның ысылдаган тавышын ишетте:

― Үтер аны.

Василиск нәкъ Һаррига таба барды, ә ул аның авыр тәне пычрак идән буенча шуышканын ишетеп торды. Күзләре һаман да ябык килеш, Һарри, бернәрсәне дә күрмичә, бер якка йөгерергә тотынды, кулларын болгап, ул юл кайда икәнен белде. Волдеморт көлә иде.

Һарри абынды. Ул каты итеп ташка егылды һәм кан тәмен тойды, ә елан әкрен генә аның кырыена шуыша барды, ул аның якынайганың ишетә алды.

Аннары бик көчле, шартлаулы тавыш нәкъ аның өстендә ишетелде, аннары нәрсәдер Һаррины бик көчле бәреп, аны диварга атты. Аның тәне аша үтәчәк казык тешләрне көткәндә, нәрсәдер баганалар өстендә кыргыйларча тавыш җибәрде. Һарри берни дә эшли алмый иде. Ул нәрсә булганын күрер өчен күзләрен генә киңәйтеп ачты.

Олы, ачык яшькельт төстәге, имән кәүсәсе юанлыгындагы елан үз-үзен өскә күтәргән, аның тупас башы баганалар арасындагы һавада әйләнеп тора иде. Һарри, калтырап, әгәр бу нәрсә борылса, күзен йомарга әзерләнде, әмма еланның игътибарын нәрсәдер читкә юнәлдерде.

Фоукс аның баш очында очты, василиск аңа карап, үзенең озын һәм нечкә булган кылычтай казык тешләрен шакылдатты.
Фоукс туктады. Аның озын алтын томшыгы бераз вакыт күренмичә торды, ә аннары кинәт кара кан идәнгә чәчри башлады. Еланның арт койрыгы болганды, ул чүт кенә Һаррины бәреп китмәде, әмма Һарри үз күзен йомганчы, елан борылды, Һарри аның чыраена карады һәм бу еланның күзләрен, ике чыгынкы сары күзләрен феникс чокыганын күрде. Кан идәнгә агып төшә иде, ә елан газаплануларга чумды.

― ЮК! ― Һарри Риддлның бакыруларын ишетте. ― КАЛДЫР БУ КОШНЫ! КАЛДЫР КОШНЫ! МАЛАЙ СИНЕҢ АРТЫҢДА! СИН АНЫҢ ИСЕН ҺАМАН ДА СИЗӘ АЛАСЫҢ! ҮТЕР АНЫ!

Сукырайган елан шулай ук куркыныч итеп селкенде, әмма хәзер ул каушаган иде. Фоукс, үзенең хәвефле көен уйнатып, аның башы янында урап очты, еланның юкка чыккан күзләре урыныннан кан аккан вакытны, кош аның борыны төшендәге кабыгына төрткәләп торды.

― Коткарыгыз, коткарыгыз, ― кыргыйларча мыгырдады Һарри, ― беркем, кем булса да…

Еланның койрыгы янәдән идәнгә төште. Һарри иелде. Аның битенә нәрсәдер тиеп китте.

Василиск Бүлүче Эшләпәне Һарриның куллары янына ыргытты. Һарри аны тотып алды. Бу аңарда бар калган нәрсә, аның соңгы өмете иде. Ул аны башына киде, һәм василискның койрыгы янәдән аның өстеннән үтә башлагач, ул идәнгә ташланды.
― Коткарыгыз… коткар, ― уйлады Һарри, аның күзләре эшләпә астында аларды. ― Зинһар, коткар…

Бернинди җавап та булмады. Моның урынына эшләпә, аны күренмәс кул бик тыгыз кыскандай, эчтән кечерәя башлады.
Ниндидер бик авыр нәрсә чүт кенә бәрелмичә калып Һарриның баш очына төртелде. Аның күз алдында йолдызлар җемелди башлаган чакны, ул эшләпәнең өске өлешен тотып, аны салды һәм аның эчендә ниндидер каты әйберне сизде. Эшләпә эчендә көмеш кылыч барлыкка килде, аның сабы йомырка хәтлек якутлар белән ялтырап торды.

― ҮТЕР МАЛАЙНЫ! КАЛДЫР КОШНЫ! МАЛАЙ СИНЕҢ АРТЫҢДА! ИС... ИСНӘ АНЫ!

Һарри, әзер булып, аякларында басып тора иде. Василискның башы чайкалып торды, аның тәне төрле якларга әйләнде, баганаларга таба борылган чакта, аларга да бәрелде. Һарри аның олы, канаган күз чокырларын, аны тулысынча йота алырлык киң иттереп ачылган авызын, анда тезелгән, Һарриның кылычы кебек үк үткен, озын, нечкә һәм агулы тешләрне күрде…

Ул сукыр килеш ыргылды. Һарри читкә тайпылды һәм елан Бүлмә диварына бәрелде. Ул янәдән ташланды, һәм аның тармакланган теле Һарри ягына сузылды. Һарри кылычны ике кулы белән тотты...

Василиск яңадан ташланды, һәм бу юлы ул үз максатына иреште, әмма Һарри бөтен бар көчен кылычка юнәлдереп, аны елан авызының өске өлешенә кадап кертте…

Һәрхәлдә, Һарриның куллары аша җылы кан аккан вакытны, кул терсәгеннән өстәрәк өлеш бик нык авырта башлады. Бер озын, агулы теш аның кулына тирәнрәк һәм тирәнрәк керә иде, ә василиск, тартылып, бер ягы белән идәнгә үлеп егылганда теш ярылды.

Һарри диварга ышкылып төште. Аның тәне буенча агу тараткан тешне тотты һәм кулыннан тартып чыгарды. Әмма ул соңга калганын белде инде. Газапландыручы авырту бөтен тән буенча әкренләп һәм аз-азлап кына тарала барды. Хәтта ул тешне ташлап, үзенең каны киемнәр буенча акканга караган чакта, аның карашы томаланган иде. Бүлмә моңсу, аерылмас төсләргә тоныклана башлады.

Ал төсле таплар үтеп китте, һәм Һарри артыннан килгән тырнак калтырану тавышларын ишетте.
― Фоукс, ― каты итеп әйтте Һарри. ― Син искиткеч булдың, Фоукс...

Һарри кош ничек үзенең гүзәл башын еланның теше кергән җиргә куйганын сизде.

Ул адымнар тавышларының яңгыравын ишетте, ә аннары аның янына караңгы шәүлә якынайды.

― Син үләсең, Һарри Поттер, ― ишетелде аның артыннан Риддлның тавышы. ― Үләсең. Хәтта Дамблдорның кошы да моны белә. Күрәсеңме, ул нишли, Поттер? Ул елый.

Һарри күзләрен йомып ачты. Ул Фоуксның башына карады. Зур, шәмәхә күз яшьләре аның шома каурыйларыннан агып төшә иде.

― Мин монда утырып, синең үлгәнеңне карарга җыенам, Һарри Поттер. Ашыкма. Мин кабаланмыйм.

Һарриның йокыга таласы килде. Тирә-ягындагы һәрнәрсә болгана башлады.

― Шулай итеп күренекле Һарри Поттер вафат була, ― диде Риддлның ерагайган тавышы. ― Ялгыз, дусларсыз, уйламыйча каршы килгән Кара Лордка, ниһаять, җиңелгән килеш. Син үзеңнең кадерле шакшыканлы анаңа кайтачаксың, Һарри... Ул сиңа унике ел вакытны әҗәткә бирде... әмма Лорд Волдеморт, тиешле булганча, сине үзенә алды…

Әгәр бу үлем булса, уйлады Һарри, бу бик начар түгел. Хәтта авырту да аны калдыра иде…

Әмма бу үлем идеме соң? Караңгылыкка чумарга тиеш Бүлмә моның урынына, киресенчә, ачыграк күренә барды. Һарри башын бераз иде һәм Фоуксның һаман башын аның кулына яткырып торганын күрде. Шәмәхә яшь тамчылары яра кырыенда ялтырап торды... әмма бу инде яра булмады…

― Кит аннан, кош, ― кинәт ишетелде Риддлның тавышы. ― Кит аңардан, дим, кит…

Һарри башын күтәрде. Риддл Һарриның таягын Фоукска каршы куйды һәм мылтык каккан шикелле бәрү булды, һәм Фоукс яңадан алтын вә кызыл төсләрдәге өермәдә очып китте.

― Феникс яшьләре... ― тыныч тавыш белән әйтте Риддл, Һарриның кулларына карап. ― Әлбәттә… дәвалый торган көчләр... Мин оныттым.

Ул Һарриның йөзенә карады.

― Әмма бу бернәрсәне дә үзгәртми. Дөресен әйткәндә, миңа бу ныграк ошый. Мин һәм син генә, Һарри Поттер… мин һәм син…

Ул таягын күтәрде…

Аннары, канатларын җилпеп, Фоукс баш өстендә очып китте һәм нәрсәдер Һарриның тезләренә нидер килеп төште — бу көндәлек иде.

Һарри да, таягын күтәргән Риддл да, берничә мизгел эчендә басып, көндәлеккә күзләрен төбәделәр. Аннары, берни турында да уйга батып тормыйча, Һарри, моны һәрвакытта эшлисе килгән сыман, идәндә аның янында яткан василискның тешен эләктереп алып, аны нәкъ китапның уртасына кадады.

Бик озак барган коточкыч, ачы тавыш ишетелде. Көндәлектән кара агымнары чәчрәп, Һарриның кулларыннан агып, идәнгә тама башлады. Риддл бөтерелде, авыртудан өзгәләнде, кычкырып боргаланды, ә аннары...

Ул юкка чыкты. Һарриның таягы шакылдап идәнгә килеп төште һәм бүлмә тынлыкка талды. Бу тынлыкны көндәлектән һаман да аккан каралар тамчылары бозып торды. Василискның янып торучы агуы да нәкъ аның аша үтте.

Какшанып, Һарри күтәрелде. Аның башы, ул мич валчыгы белән күп мильләргә еракка киткәндәй, әйләнә иде. Әкрен генә, ул таягы белән Бүлүче Эшләпәне алды һәм, бик күп көч куеп, кылычны василискның авызыннан чыгарды. Аннан соң Бүлмәнең икенче бер башыннан көчсез бер ыңгырашу ишетелде. Джинни селкенә иде. Һарри аңа таба ашыккач, ул утырды. Аның карашы үлек зур василиск белән киемнәре канга баткан һәм кулында көндәлекне тоткан Һарри арасында югалып йөрде. Ул бик тирән сулыш алды һәм аннары аның чиста ачык йөзенә яшьләр чыга башлады.

― Һарри… Аһ, Һаррри… Мин сиңа моны иртән ашаганда әйтергә теләгән идем, әмма мин моны Перси каршында моны әйтә а-алмадым… бу мин идем, Һарри… әмма мин ант итәм, мин аңламый и-идем… Р-Риддл мине нәрсә эшләткәнен, ул мине алдап торды… һәм… син ничек моны үтердең… бу нәрсәне? Риддл к-кайда? Исемдәге соңгы нәрсә — Риддлның ничек көндәлектән чыкканы…

― Барысы да яхшы, ― диде Һарри, көндәлекне тоткан килеш Джиннига теш белән чокылган ярыкны күрсәтеп. ― Риддл бетте! Кара! Ул һәм василиск. Әйдә, Джинни, әйдә китик моннан…

― Мине куып чыгарачаклар! ― елады Джинни, Һарри аңа бик сак кына аягына басарга ярдәм иткәндә. ― Мин бит Һогвартска Б-Билл килгәч үк барырга теләгән идем, ә хәзер мин китәчәкмен, һәм… әни белән әти ни дияр?

Фоукс, Бүлмәгә керү ягында очып, аларны көтеп торды. Һарри Джиннига алга барырга кушты, алар хәрәкәтсез яткан үлгән василискның тәне аша атладылар һәм ярым-караңгылыктан кире тоннельләргә кайттылар. Һарри таш ишекләрнең ниндидер бер ысылдау белән ябылганын ишетте.

Тоннельләрдә берничә минут йөргәч, Һаррига әкрен генә ташларны күчерә тоган шыгырдаулар тавышы килеп җитте.

― Рон! ― кычкырды Һарри, тизәеп. ― Джинни исән-сау! Ул минем белән!

Ронның шөкер иткән авазлар чыгарганы ишетелде һәм алар тагын бер тапкыр борылып, таш өемендә аның йөзен генә күрерлек итеп ясалган ярыкка карадылар.

― Джинни! ― Рон аларны икенче якка тартып алыр өчен башта Джиннига кулын сузды.
― Син исән! Ышана алмыйм! Ни булды? Хәзер... нәрсә... бу кош каян килде соң?
Джиннидан соң Фоукс ярык аша очеп керде.
― Ул Дамблдорныкы, ― диде Һарри, үз-үзен этеп керткәндә.
― Син кылычны кайдан алдың? ― әйтте Рон, Һарриның кулында ялтырап торган коралга карашын текәп.
― Моннан чыккач аңлатырмын, ― диде Һарри, тиз генә тагын да ныграк елаган Джиннига карагач.
― Әмма...
― Соңрак, ― кыска гына әйтте Һарри. Ул Джинни каршында Ронга кем Бүлмәне ачканны сөйләү бик яхшы фикер түгел дип уйлады, һәрхәлдә. ― Локһарт кайда?
― Арттарак, ― әйтте Рон, шундый ук гаҗәпләнгән карашы белән, әмма аннары ул башын торбага таба селтәде. ― Аның хәле начар. Кил дә кара.

Алар караңгылыкка кызыл канатлары белән алтын яктылык сипкән Фоукс артыннан кире торба башына киттеләр. Гилдерой Локһарт, үзенә авыз эченнән генә җырлап, шунда утыра иде.

― Ул хәтерен югалтты, ― диде Рон. ― Хәтер юу тылсымы артка эшләде Безнең урыныбызга аны бәрде. Кем булганын да, кайда булганын да, яки без кем булганыбызны да белми. Аңа монда килеп, көтәргә кушкан идем. Ул үз-үзенә дә куркыныч.
Локһарт аларның барысына да миһербанлы гына карап алды.
― Сәлам, ― әйтте ул. ― Начар урын, шулаймы? Сез монда яшисезмени?
― Юк, ― диде Рон, күзләрен Һаррига каратып.
Һарри иелде һәм озын, караңгы торбага карады.
― Син без ничек чыгуыбыз турында уйладыңмы? ― диде ул Ронга.
Рон башын селкеде, әмма Фоукс фениксы Һарри янына очып килде һәм хәзер, аның янында, караңгылыкны ялтырап торган вак күзләре белән яктыртып, җелфердәнеп торды. Ул койрыгындагы озын алтын каурыйларын болгап торда. Һарри, шикләнеп, аңа карап алды.
― Аның синнән үзен тоттырасы килә бугай... ― диде Рон, аңламыйча карап. ― Әмма кош сине өскә күтәрергә син бик авырсыңдыр.
― Фоукс, ― бишлады Һарри, ― гади кош түгел, ― Бик тиз ара эчендә ул калганнарга таба борылды. ― Бер-беребезгә тотынырга кирәк. Джинни, Ронның кулын тот. Профессор Локһарт...
― Ул синең турында әйтә, ― диде Рон Локһартка.
― Сез Джинниның икенче кулын тотыгыз…

Һарри кылыч белән Бүлүче Эшләпәне каешы эченә кыстырды, Рон Һарриның өске киемнәрен алды, һәм Һарри, сузылып, Фоуксның сәер һәм кайнар койрык каурыйларына тотынды.

Гади булмаган җиңеллек аның бөтен тәненә таралды сыман булды һәм киләсе мизгелдә, канатлар җилпенгәч, алар торба аша өскә менеп киттеләр. Һарри аңардан астарак очкан Локһартның «Искиткеч! Искиткеч! Бу тылсымдыр!» дип кычкырганын ишетте. Салкынча һава Һарриның чәчләрен тырпайтып торды, һәм ул очудан ләззәтләнгәнче барысы да тәмамланды — аларның дүртесе дә Елак Миртл юыну бүлмәсенең юеш идәненә төштеләр. Локһарт үзенең эшләпәсен дөресләгәндә торбаны качырган юынгыч үз урынына килеп басты.

Миртл аларга акаеп карады.

― Син исән, ― сүлпән генә әйтте ул Һаррига.
― Шундый канәгатьсезлек белән сөйләргә кирәкми, ― әйтте ул, күзлегеннән лайла һәм кан эзләрен сөртеп.
― Алайса... Мин уйлаган идем... әгәр син үлсәң, син минем бәдрәфтә торы алыр идең, ― диде Миртл, көмеш төсләрдә кызарып.
― Аһ! ― әйтте Рон, алар юыну бүлмәсеннән караңгы һәм буш коридорга чыккач. ― Һарри! Минемчә, Миртл сиңа гашыйк булган! Синең көндәшең бар, Джинни!
Әмма Джинниның йөзеннән яшьләре шулай ук әкрен генә агалар иде.
― Хәзер кайда? ― диде Рон, Джиннига борчылып карап. Һарри төртеп күрсәтте.

Фоукс, коридорны алтын төсләргә балкытып, аларны алып барды. Алар аның артыннан барып, берничә мизгел үткәч, профессор МакГонагалл эш бүлмәсе янына чыктылар.

Һарри ишеккә шакыды һәм аны ачып керде.


Мәсхәрәле — насмешливый, издевательский
Әҗәт — долг
Кире-тылсым — защитная магия
Фаш итү — разоблачать

Азат Якупов тәрҗемәсе