Burger
Казанлыларның АКШ белән сугышы, күренмәс затның фашистларга каршы көрәше һәм шәригатькә хезмәт итүче биопанк. Татарстан фантастлары ни турында яза?
опубликовано — 15.02
просмотры — 1430
logo

Казанлыларның АКШ белән сугышы, күренмәс затның фашистларга каршы көрәше һәм шәригатькә хезмәт итүче биопанк. Татарстан фантастлары ни турында яза?

Жанрның 50 еллык тарихы — ун китапта

«Инде» продолжает вещание на татарском языке. На этот раз мы перевели материал о фантастике в татарстанской литературе. В предыдущих выпусках: гид по историческим кладбищам Казани, история татарской архитектуры и татарстанского кино, обзор классической музыки и деятельности НИИ «Прометей».


Фантастик әсәрләр җәмгыятьнең хыялларын, идеалларын, дошман образын һәрнәрсәдән ачыграк чагылдыра. Татарстанга әлеге жанр, «кызыл спейс-опера»ның чәчәк аткан чорыннан ун елга калышып, 1960 елларда кереп урнаша. Бүген бу юнәлештә дистәдән артык автор иҗат итә, аларның стилистик диапазоны — сугышчан фантастикадан мистик триллерга кадәр. «Инде» әлеге жанрга сукмак салучы җирле әдипләрнең китапларын, заманча бестселлерларны һәм киң аудиториягә таныш булмаган хикәяләрне өйрәнеп, Татарстан фантастикасының ун төп үрнәгеннән гыйбарәт күзәтү әзерләде.


Гадел Кутуй. «Рөстәм маҗаралары», 1964

Кем:

Гадел Кутуй — үзен беренче татар футуристы дип атаган, татар сәнгатенең СУЛФын (Сул фронтын) оештырган язучы һәм шагыйрь. Күбрәк «Тапшырылмаган хатлар» повесте аша билгеле. Шул ук вакытта аның күренмәс малай турында «Рөстәм маҗаралары» повесте (1944) — мөгаен, фәнни фантастика жанрында язылган беренче татарча әсәрләренең берседер. Ни кызганыч, Кутуйның хәрби госпитальдә вакытсыз үлеме аркасында әсәр тәмамланмый кала.

Нәрсә турында:

«Рөстәм, гадәттәгечә, иртә белән дәрескә чыгып китте һәм шул китүеннән кайтмады»— күренмәскә әйләнеп, фашистларны кырыр өчен фронтка киткән совет малае турында повесть атаклы «Миссис Дэлуей чәчәкләрне үзем алам диде» гыйбарәсе белән ярышырлык кыска һәм мәгънәле җөмлә белән башлана. Образның пропагандалау куәте күзгә бәрелеп тора, ләкин икенче яктан, сугыш булмаса, без бүген Капитан Американы да белмәс идек. Рөстәм тиз арада «безнекеләр» арасында легендага һәм немецларны дер калтыраткан затка әверелә (комиксларда тагын бер тиңдәше — Готэмның җинаять дөньясын куркытып торган Бэтмен). Шул ук вакытта бик хисле һәм гаять гади, беркатлы сюжетны (бер күренештә Рөстәм төшендә хәтта Гитлерны эләктергәнен күрә) Кутуй сәнгати ачышка тиң детальләр белән баета: әсәрнең беренче бүлекләре бөтенләй диярлек хоррорны хәтерләтә (гаиләдә баланы эзлиләр, ә ул үзе турында өйдә тузгытып ташланган әйберләр белән белдерә), ә кинәт һавада Рөстәмнең күзе пәйда булу күренеше Universal студиясе төшергән «Невидимка» (1933) классик фильмын язучы һичшиксез караган булган дигән фикергә этәрә.

Цитата:

Безнең кечкенә каһарманыбыз ял итәргә теләмәде, ләкин арыганлык үзен сиздерә иде. Салкын көннәр дә булгалады, шундый чакларда ул үзенең юка мамык киемендә кая качарга да белмәде. Аның өс-башы керләнгән, күптән алмаштырмаган күлмәк-ыштан тәмам каешланып беткән иде. Чалбары тузды, күлмәгендә бер төймә генә калган иде. Күптән мунча да кергәне юк. Көннәрдән бер көнне, салкын яңгырлар килгәч, Рөстәм лычма юешләнде, аңа җылыну өчен бер йортка керүдән башка чара калмады. Ул кемнеңдер пиджагын киеп, урамга чыккан иде. Пиджакның күренү ихтималын ул оныткан да иде.

— Карагыз әле, пиджак бара! — дип гаҗәпләнеп кычкырышты авыл бала-чагасы. — Үзеннән-үзе бара!

Рөстәм шул ук минутта пиджакны өстеннән салып ыргытты. Малай-шалай җиргә төшкән пиджак турында бик озак пышылдашты әле. Аларның бу хәлдән тәмам котлары очкан иде — урамнан буш пиджак үтеп барсын әле!

Зөфәр Фәтхетдинов. «Сер бәһасе гомер», 1982

Кем:

Зөфәр Фәтхетдинов — юрист, хокук фән укытучысы, фәнни эшеннән бушаган арада 10 роман, берничә җыентык канатлы гыйбарәләр язган әдип. Фәтхетдинов фантаст түгел, аның юнәлешен бик көчле мистик эчтәлеккә ия тарихи детективлар жанры дип билгеләү дөресрәк, башкача әйтсәк, ул – Казанның Дэн Брауны, ләкин анда христиан диненең меңьеллык кануннарын җимерү омтылышы гына юк.

Нәрсә турында:

НТВ каналындагы ностальгия белән сугарылган «Следствие вели…» тапшыруын алып баручы программаны «Ә инде монысы бөтенләй башка тарих» дигән атаклы гыйбарә белән тәмамлый. «Сер бәһасе гомер» романында нәкъ менә шул тарих сөйләнә дә кебек. Әсәрдә Бөек Ватан сугышы алдыннан милиционерлар һәм контрразведканың Идел буе төбәгендә фашист агентурасы белән көрәше турында сүз бара. Вакыйгалар уйланма Светловолжск шәһәре белән Святовск бистәсендә бара (аларның прообразы — Казан һәм Зөя). Авторның әйтүенчә, романны бастырыр алдыннан гына, топонимнар КГБ хезмәткәрләре таләбе белән алыштырылган. Ә шул ук вакытта текстта урамнарның үз исемнәре сакланып кала: совет милициясе шпионнарны Уң Болак һәм Проломная урамнары буйлап куа чыга. Җинаятьчеләрне аулаганда, Идел монастыреның (Зөя монастыре) күп гасырлык серләре ачыла, әсәрдәге баш явызлар аның идән асларын үз максатларында кулланган булып чыга. Романда чын мистика да бар, дөрес, ахырда ул «Скуби Ду» мульфильмы рухында эреп юкка чыга, хәер, автор соңгы биттә янә томан җибәреп, сиквелга өмет уята.

Цитата:

Кыштырдаган тавыш ишетелде. Ул ишеккә карады да куркудан тораташ катып калды: ап-ак кул, еландай боргаланып, ишек белән аның яңагы арасындагы ярыктан сузыла иде. Метелева аптырап китте: ачкычны йозак тишегендә калдырган иде бит ул, ишекне ничек ачканнар соң? Зур бриллиант йөзекле ниндидер кул ишек чылбырын капшап тапкач, курку хатынның бар тәнен һәм аңын зәмһәрир суыктай бикләп, катырып куйды. Ул кычкыра да, лейтенант Измайлов кушканча, стенага да шакый алмады. Метелева гипнозланган кеше кебек теге кулга караган хәлдә көтә бирде: ишекне ачарга ирек бирмәгән чылбыр менә-менә ычкындырып җибәреләчәк иде. Аны бу имәнеч халәттән теге йөзектәге куркыныч кан чагылышы уятып җибәрде. Миңгерәгән аңны яшендәй уй сызып узды: «Бу бит үлгән квартирант Постнов йөзеге! Кул да аныкы!»

Владимир Корчагин. «Астий эдельвейсы», 1982

Кем:

Балачакта Владимир Корчагин, табигатькә якынрак гомер кичерер өчен, урманчы булырга хыяллана. Казандагы югары уку йортларында андый белгечлек тапмагач, В. Корчагин геология юнәлешендә укырга керә һәм минералогия белән кызыксына башлый. Ташлар белән мавыгу аны бөтенсоюз күләмендә таныткан «Явыз рухлар елгасының сере» фәнни-маҗаралы повестенда чагылыш таба. Владимир әйтүенчә, бу әсәр аркасында КДУга геолог булырга теләүчеләр елга булып агыла. 1970 елларда В.Корчагин антикапиталистик рухтагы сай-фай юнәлешенә күчә — «Легенданың бетүе» эко-антифашистик романында карикатура рәвешендә сурәтләнгән Америка хәрбиләре пемзадан ясалган йөзмә утрауда база төзи, ә «Астий эдельвейсы»ның дәвамы — «Кешелек исеме белән» әсәре җиңүче илдән янаган атом-төш куркынычын кире кайтару турында сөйли. Гомер соңында В.Корчагинның кызыксынулары эзотерика тарафына борыла — аның «Ике гомер» дип исемләнгән ахыргы китабы реинкарнация темасына багышланган.

Нәрсә турында:

Корчагин «Астий эдельвейсы» әсәрен ун ел эшли, антропогенез турында материаллар туплый. Сюжет чит планета вәкилләре белән контакт тирәсендә корылган. Романның төп герое сүзләренчә, галәм кунакларының бу инде икенче тапкыр килүләре: беренчесендә чит планета «кешеләре» Җиргә бик борынгы чорларда кагылып киткән булган. Күзгә бәрелеп торган антиамериканизмга карамастан, әлеге китап «Явыз рухлар елгасының сере» кебек популярлык казанмый, чөнки Әдәбият буенча дәүләт комитеты кулъязманың басылуын тыя. В.Корчагин аңлатканча, моның сәбәбе совет фантастикасының титаны Иван Ефремовның романга уңай бәяләмәсе белән бәйле булырга мөмкин, чөнки ул чорда бу әдип антитоталитар рухтагы «Үгез сәгате» әсәре белән түрәләрнең ачуын кабарткан иде.

Цитата:

Җирдәге дәүләтләр иҗтимагый һәм икътисади үсешнең төрле баскычында тора. Әлбәттә, Этана төп игътибарны иң югары үсешкә ирешкән илгә юнәлтергә карар кылды. Ә аны ничек сайлап алырга? Кибер исә дәүләтнең гомуми энергетик потенциалын нигез итеп алырга кушты. Өстәвенә, бу ысул безнең разведчик приборларга урнаштыру өчен дә иң җайлысы иде. Тиздән андый дәүләт табылды да. Төньяк Америка кыйтгасының көньягында урнашкан ил бик озакка җентекле өйрәнү объектына әйләнде. Ил үзе дә, аның элемтәләре дә, башка мәмләкәтләр белән мөнәсәбәтләре дә тикшерелде. Тик без аны никадәр озаграк күзәткән саен, Этананы шулкадәр төшенкелек били барды. Ул бер кызыклы үзенчәлекне белеп алды. Баксаң, әлеге зур, бай, куәтле ил гел курку астында яши икән. Курку аның тормышындагы һәр тарафны биләп алган иде. Бу илнең гражданнары никадәр зуррак дәрәҗәгә, никадәр күбрәк байлыкка ия булса, курку аларның гамәлләрен шулкадәр күбрәк билгели. Бу — аларның тормышка карашы үзгәрүдән, иҗтимагый тәртипләре җимерелүдән, киләчәктән курку иде. Теге «бик алга киткән» илдә башка кешеләрдән — алар яшәгән кырыс кануннар белән түгел, ә бүтәнчә гомер кичергән адәм балаларыннан курку хөкем сөрә. Әнә шулай акрынлап без бөтенләй башка, һичшиксез, цивилизациянең алдынгы тибы булган сезнең илегезне, идеологиягезне, тормыш рәвешегезне ачуга ирештек.

Адлер Тимергалин. «Кабул булсын теләгең», 1990

Кем:

Яшь чагында физика-математика укытучысы булган Адлер Тимергалин – татар әдәбиятының төп фантасты: ул бар гомерен бары шушы жанрга гына багышлый. Аның «Пәһлеван кабере» (1960), «Ерак планетада» (1967), «Космостан кунаклар» (1974), «Таш алиһә» (1980), «Кабул булсын теләгең» (1990) кебек китаплары дөнья күрә.

Нәрсә турында:

Роберт Шеклиның тугры дәвамчысы буларак, Адлер Тимергалин зур булмаган хикәяләрендә океан аръягындагы каләмдәшен борчыган шул ук сорауларга җавап эзли: «Ясалма акыл барлыкка килгәч һәм Җирдән читтәге аң-зиһен белән очрашкач, кешелек нишләячәк?» Вариантлар төрлечә була ала: нуар әсәр — «Кибернетик хыялы»нда конкурентлар сәнәгый шпионны сүтеп-ботарлап тикшерелергә тиешле яңа буын робот дип кабул итә. «Кайтыр юллар»дагы астронавтлар чит планетага килеп әләгә. Анда яшәүчеләр чынбарлыктагы тормыш урынына алдан билгеләнгән сценарийлы төшләрдә («Матрица»га сәлам!) тормыш кичерүне өстенрәк күрә һәм, үзләре дә сизмәстән, озын йокыга тала. «Яңадан башлау» әсәренең үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җиткән героена вакыт эчендәге сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен үзгәртергә сәләтле ниндидер билгесез, ясалма акыл өч тапкыр ярдәм итәргә тырышып карый. Адәм баласы һаман да идеаль киләчәкнең иң проблемалы өлеше булып тора, димәк, Тимергалин фикеренчә, кешелекнең үз-үзен саклап калырга мөмкинлеге бар.

Цитата:

Кара эшләпә, кара күзлек кигән бу шикле кешенең мыегы да кара иде. Урам чатындагы кичке ыгы-зыгыда аңа игътибар итүче булмады. Ул, халык диңгезен көч-хәл белән ерып, ике катлы йортның ишек төбенә килде дә, як-ягына карап алгач, күзлеген салып, ат башыдай эре хәрефләр белән язылган игъланга текәлде. «Игътибар! Биредә проф. Стенли Моусның тере машиналары — кибернетик ташбакалар күрсәтелә. Билет бәясе 2 пизарро. Фотокиноаппаратлар алып керергә рөхсәт ителми».

(«Кибернетик хыялы»)

Шамил Идиатуллин. «Татар сугу», 2005

Кем:

Шамил Идиатуллин Казан университетының журналистика факультетын тәмамлый, «Известия Татарстана» һәм «Время и деньги» газеталарында эшли, хәзерге вакытта «Коммерсант»ның төбәк редакциясен җитәкли. «Национальный бестселлер», «Большая книга», «Интерпресскон» һәм «Бронзовая улитка» премияләре номинанты. Күптән түгел Идиатуллинның 1980 еллар башында Чаллы шәһәрендә булган вакыйгалар турындагы «Брежнев каласы» («Город Брежнев») романы дөнья күрде.

Нәрсә турында:

Үзәктә атом бомбасына тиң сюжет: монда узган унъеллык башында — нефть бәяләре түбән тәгәрәгән, милли республикалар белән федераль үзәк арасында ызгыш чыккан чорда республиканың өметләре, омтылышлары һәм куркулары чагылыш тапкан. Шул вакытта Татарстан Россия составыннан чыгарга җыена, НАТО җитәкчелеге исә фетнә вакытыннан мәкерле файдаланып калырга карар кыла. «Татар сугу» әсәренең үзенчәлекләре — Федор Бондарчук кинокартиналарына барырлык борылмалы-сыгылмалы сюжет (Марий Элда АКШ базасы! Ту-160 очкычының кайтуы һәм КАПО заводының киредән торгызылуы! Ак йортны юк итү!), хәрби-техник детальләр күплеге һәм Югославияне бомбага тоту сәбәпле ярсу кайтавазы ишетелгән мескен көчсезлек. Болар барысы бергә 2000 еллар башындагы уй-ниятләр сеңдерелгән дәртле дә, чама белән экзотик та геосәяси боевикка туплана. «Сез, хәшәрәтләр, әле миңа Чистай өчен җавап тотачаксыз!»

Цитата:

Шул билгеле булды: Ак йортка бомба яудыру белән, — бәлки, нәкъ менә бомбага тоту аркасындадыр — whitehouse.gov сайтында «Аерым контрольдәге документлар» бүлеге һәркем өчен ачык булып чыкты. Андагы әллә ни кызык булмаган берничә закон проекты арасында «Ирекле Россия» һәм «Рухи яңарыш» планнары да бар иде. Әлеге планнар документларда рус акценты белән Rucciя дип язылган Россияне бүлгәләү һәм асылда колониягә әйләндерүне күздә тота иде.

Сергей Челяев. «Яңа ел плюс Чиксезлек», 2006

Кем:

Литвада туган, Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган, «Компьютерная Казань» һәм «Компьютер-Word-Поволжье» газеталарында, «ХайТех для всех», «ТехноЭкспресс-регион» журналларында эшли. Үзенең фэнтези-романнары белән билгеле. Балт мифларына нигезләнгән «Коростель ачкычлары» дебют трилогиясе өчен «Зилант» әдәби бүләгенә лаек була. Балалар өчен Денис Котик турында фантастик романнар сериясе авторы. Александр Зорич (Дмитрия Гордевский һәм Яна Боцманның уртак тәхәллүсе) белән берлектә танылган «С.Т.А.Л.К.Е.Р.» — постапокалиптик сериясе өчен китаплар яза.

Нәрсә турында:

«Яңа ел плюс Чиксезлек» — күп персонажлы, эпик колачлы роман. Андагы бугаз ярып кычкыру интонациясе илебездәге сай-фай юнәлешен сөючеләрне икегә аерды — Челяев тарафдарларына һәм авторны психик тайпылыш чигендәге графоманлыкта гаепләүче хейтерларга. Сюжет буенча, Раштуа кичендә Вадим яңа танышы Аннага гашыйк була. Алар Яңа елда очрашырга сүз куеша, саубуллашканда, Вадим башка бер хатын-кызга да күз салмаячагына вәгъдә бирә. Тылсымлы артефакт та (Кыш Бабайның көмеш каләме) катнашкан төрледән-төрле хәлләр Вадимның теләге сүзгә-сүз үтәлүгә китерә: аның язмышын билгеләгән кыз белән очрашуга кадәр һәр көн яңа дөньяда, яңа хәлләрдә уза (асылда төрле романнарда). Югыйсә герой үзенең чынлыкта кем икәнен белми, чираттагы сынауга бер адым калганда гына, үз-үзен искә төшерә. Әйтик, автор фантазиясенең төпсез диңгезе хәтерсез һәм тәҗрибәсез геройны аның бер көнгә сыйган тормышында иң хәлиткеч, иң мөһим юлны сайлау таләп ителгән мизгелләргә китереп куя.

Цитата:

Өстенә кызыллы-аклы кием, башына колпак кигән озын буйлы карт, кулына йомарланган зур чүпрәк тотып, өйалды баскычыннан йөгереп төште дә, ашыга-ашыга, туп-туры чаналарга ыргылды. Эльф, кулларын тыныч кына күкрәгендә чалыштырган хәлдә, аны көтә иде, ләкин шулай да күзен кысып, усал карашын картка төбәгән иде.

Карт болай да артык соңарганын бик әйбәт белә. Шуңа күрә, нидер өмет иткәндәй, гаепле рәвештә елмайды да кулларын җәеп җибәрде. Аның берсендә үгез котырта торган кызыл чүпрәк кебек озын буш капчык җилфердәде.

— Кичерүегезне үтенеп сорыйм, — дип башлады ул.— Болай соңару кирәкмәслеген аңлыйм. Тик берәүне бик-бик күрү лазем иде, өстәвенә тугандай якын ахирәтемә раштуа белән котлау хаты калдырырга да кирәк иде.

Сүзләрен исбатлап, карт куе кызыл тунының кесәсеннән бозсыман көмеш төсендәге кечкенә каләм чыгарды да, аны һаман дәшми торган компаньонына сузып, авыз чите белән, бик кыюсыз гына елмаеп куйды.

Рәис Мөхәммәдиев. «Билгесез планетада: фантастик hәм маҗаралы повестьлар hәм хикәяләр», 2006

Кем:

КДУның тарих-филология факультетын тәмамлаган Рәис Мөхәммәдиев — дистәләгән фантастик хикәя һәм повесть авторы. «Билгесез планетада: фантастик hәм маҗаралы повестьлар hәм хикәяләр» җыентыгын чыгара.

Нәрсә турында:

Рәис Мөхәммәдиев — Галәмнең ерак чикләрендә яңадан-яңа әхлакый сынаулар белән очрашкан астронавтлар турында кыска, сурәтләмә хикәяләр остасы. «Дөньяда ниләр юк» әсәрендәге космик разведчиклар командасы оҗмах планетага тап була; анда акыллы кальмарлар һәм тышкы яктан бик матур, тик һич гакылсыз кешеләр яши — боларны моллюсклар азык буларак файдалана. Җир кешеләренең аборигеннар белән озын әңгәмәсе тупикка килеп терәлә — акыл дәрәҗәләре мәченекеннән әллә ни артмаган «кешеләр»не ризык булып ашалудан коткарыргамы, һәм гомумән, аларны кеше дип атап буламы? «Җәүһәр планета» геройлары — соңыннан шәп бәягә сатып җибәрү өчен планеталарны яулап алучы космик пиратлар. Планетада җан ияләре яшәүгә алар һич игътибар бирми — анда акыллы тормыш итүчеләр булу күк җисеменең бәясен шундук арттыра гына. Команда алмаз планета таба, һәм алар, үз уңышларына ышанмыйча, акылдан яза башлый, хәтта үзләренең җирле халык кулына эләгүләрен дә аңламый калалар.

Цитата:

Кыз, куак артыннан әкрен генә чыгып, сак кына Майерска таба килә башлады. Гаҗәпләнүдән Майерсның күзләре бөтенләй түгәрәкләнеп китте: кызның өстендә бернәрсә дә юк иде. Аның гәүдәсе теләсә нинди борынгы грек скульпторларыныкына караганда да матуррак булуына Майерс бер генә секундка да шикләнмәде. «Мондый гәүдәне төштә дә күреп булмас», — дип уйлады Майерс һәм чынлап та йокламыйм микән дип күзләрен уып куйды. Юк, ул йокламый, кыз әкрен генә аңа таба якынрак килде һәм карап тора башлады.

(«Дөньяда ниләр юк»)

Фәнил Галиев. «Йолдызлар ник дәшмәде», 2008

Кем:

Заманында Казанның Идел буе районында прокурор булган, уфологиягә баш-аягы белән бирелгән Фәнил Галиев совет прокуратурасы эшчәнлеге турындагы «Өрәк эзеннән» детектив җыентыгы белән күбрәк билгеле. Үзе әйтүенчә, НЛО сурәтләре белән алты альбом туплавына карамастан, фантастика жанрына ул бер тапкыр гына — «Йолдызлар ник дәшмәде» романында мөрәҗәгать итә.

Нәрсә турында:

Татарстанның бер почмагындагы участковый Әмирхан Закиров өчен җинаятьчеләрне эзәрлекләү бик сагышлы, моңсулы нәтиҗәгә китерә — ул оча торган тәлинкә очрата, шәмәхә күзле чит планета кызына гашыйк була, һәм күп тә үтми, тимер чаршау эчендәге илдән оҗмах планета — Эндигорга кача. Яңа хатыны Суанта һәм балалары булуга карамастан, Альтаксның (Әмирханның яңа исеме) җанын сагыш корты кимерә һәм ул кайтырга карар кыла. Җирдә инде күптән СССР да, АКШ та юк, чит, яңа дөньялар белән элемтәләр гадәти нәрсәгә әйләнгән, хәләл хатыны Асия вафат, ә атасының кинәт юкка чыгуын балачактан ук бик мавыгып өйрәнгән улы Марат атаклы уфолог галим булып куйган. Шул урында Татарстан романы Голливуд фильмына охшап китә, яшь ата белән аның картайган баласы гәп корган күренештә «Интерстеллар»дагы шуңа охшаш эпизодны күз алдына китерәсең. Ләкин текстта инде совет дәреслекләрендә генә калгандыр дип уйлаган «Августның аяз көннәре иде» кебек гыйбарәләр килеп чыккач, Нолан өрәге юкка чыга да куя.

Цитата:

Әйе, бу чын хисләр ташкыны иде. Берсеннән-берсе төрле, яндырып үтә торган хисләр иде ул. Андый тойгыларны Альтакс бер генә тапкыр, тегендә, урман аланында — ул тәүге тапкыр Суанта белән чит планета кунаклары корабына утырганда, Рамда һәм аның алмаш пилоты, гашыйкларның мәхәббәттән янып торган күзләрен күргәч, үтә күренмәле нур бөркелгән бүлмәдә аларның икесен генә калдырып, дисколеттан китеп торганда кичергән иде. Башта алар, космик чит-ятлык киртәсен атлап чыгарга җөрьәт итмичә, бераз каушап калды, ләкин Суанта кулларының салмак хәрәкәтләре белән комбинезонын салып, үзенең акылдан яздырырлык, гайре табигый бар матурлыгын ачкач, Альтаксны шундый кайнарлык, түзеп тора алмаслык дәрт биләп алды. Ул шул ук мизгелдә Суантаны кочагына алды да аны башка җибәрмәде, хәтта дисколет йолдызлы төнге күккә күтәрелгәндә дә куеныннан чыгармады...

Айнур Сибгатуллин. «Профессор әл-Мортада васыяте», 2016

Кем:

Юрист, татар интернеты энтузиасты, Людмила Козинец исемендәге «Шәмәхә кристалл» премиясе лауреаты (2015 елда Кырымга багышланган иң яхшы әдәби әсәр өчен), «Ислам интернеты» китабы һәм берничә кыска фантастик хикәя авторы.

Нәрсә турында:

Вакыйгалар якын киләчәктә бара, биопринтинг технологияләре инде кешеләргә хезмәттә, әмма караклык өчен шәригать кануннары буенча әле һаман да кулны кисәләр. Төп герой (әлбәттә, мөселман кеше) пирожныйлар урлаган өчен кулсыз кала, һәм хатын-кыз күзе төшәрлек килеш-кыяфәтен кайтару өчен, лабораториягә бикләнә дә, принтерда яңа кул ясаганчы, шуннан чыкмый ята. «Шашкан уйлап табучы» сукмагы аны тулысынча тәнен үзгәртүгә алып килә — герой очарга, кит кебек су астында йөзәргә, телекинез ярдәмендә поездлар күчерергә өйрәнә. Ул үзе уйлап тапкан технолгияләрне дин кардәшләре белән уртаклаша, алар исә вөҗүдләрен камилләштереп, әүвәл Европаны хәлифәткә буйсындыралар, ә аннары үзара сугыша-ызгыша башлыйлар. Үзгәртеп ясалган кешеләрнең үлемсезлеге хәлне тагын да катлауландыра.

Цитата:

Син, мөгаен, минем кебек бай кешенең үлемгә дучар булганына гаҗәпләнгәнсеңдер? Гомумән, үлем төшенчәсе үзе дә онытылып барган безнең заманда бу хәл ничек килеп чыга алды соң? Элекке Париж хәлифәтенең теләсә кайсы кешесе хәзер үзенең тузган тәнен биопринтерда алыштыра ала. Ә аларның күп өлеше минем корпорациянеке. Кеше вөҗүденең һәм аңының һәр өлеше, һәр кисәге алыштырыла яки гайре табигый нәрсәгә әйләндерелә ала, шул рәвешле үлем куркынычыннан тулысынча диярлек котылган чиксез куәтле затка әверелеп була.

Альбина Нури. «Тормыштан сызып ташланган», 2017

Кем:

Нури (чын фамилиясе — Нурисламова) бик үк фантаст булмаса да, Татарстанда коммерция ягыннан аның кебек уңышлы язучылар бик сирәк очрый. Үзен мистик триллер жанрына багышлаганчы, А. Нури «Известия Татарстана» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли, проза әсәрләрен Алла Глебова һәм Гоша Таланов тәхәллүсләре белән бастыра. Әдибәнең әйтүенчә, аны шәһәрнең ярымташландык урыннары илһамландыра: «Казанның кайбер почмакларында ниндидер серле көч тоям — әйтик, каланың борынгы өлешендә яки Әмәттәге миңа галәмәт зур яралар булып тоелган чокырлар янында». А. Нурисламова бик тиз һәм күп яза торган автор: яз көне ул бер әңгәмәсендә «Эксмо» нәшриятына өч яңа роман («Чикнең аръягында» сериясеннән) җибәрүен, тагын берсен дәвам итеп ятуын телгә алды. Әле монда басмага әзерләнеп яткан кыска әсәрләр җыентыгы исәпкә кермәгән.

Нәрсә турында:

«Оҗмахта югалганнар»ның әңгәмәләренә бай сюжет Филипп К. Дикның үлемсез «Вакыт баулары өзелде» (аны башка исемдә дә очрата аласыз) әсәрен хәтерләтүе гаять шик уята. Төп хатын-кыз герой гадәти чынбарлыкның кинәт үзгәрә башлавын тоеп ала: иң әүвәл кибеттә сатып алынган туфлинең өйгә кайткач төсе алышына, соңыннан апасының иренә башка исем белән дәшә башлыйлар, ахыр чиктә тирә-юньдәге вакыйгалар чылбыры бу хатында үз истәлекләренең хаклыгына карата шик тудыра.

Цитата:

— Сәлам, — диде Кира, Геля телефонны алгач, — өйдә үзең генәме? Сөйләшә аласыңмы?
— Үзем генә. Сөйләшә алам. Тавышыңа ни булды? — дип җавап бирде дусты, һәрвакыттагыча, сәлам бирү турында уйламый да.
— Борис Аркадьевич янында булдым.
— Шуннан? — Геля куркудан катып калды. Хәтта сулышын тыйды.
— Бернәрсә дә түгел. Шеш юк дип әйтүем. Син сау-сәламәт, диде ул.
— Аллага шөкер, — дип сулышын чыгарды Геля, — туктале, син сөенмисеңме әллә?
— Нәрсәгә шатланырга икәнен белмим дә инде. Кыскасы, психиатрга күренергә кушты ул миңа. Менә шундый ычкынган кызый синең дустың.