Burger
Туган як тарихына яңа караш. «Казан — инженер күзлегеннән» экскурсияләрен оештыручылардан шәһәр турында җиде факт
опубликовано — 29.05.2018
logo

Туган як тарихына яңа караш. «Казан — инженер күзлегеннән» экскурсияләрен оештыручылардан шәһәр турында җиде факт

«Кольцо»ның боҗрасы нинди авырлыкта, ни өчен Кремльнең манаралары түгәрәк, Казанның заманча архитектурасы кай ягы белән кызыклы

На «Инде» очередной текст на татарском языке — вновь связанный с проектом «Казань глазами инженера» (на этот раз он приурочен к запуску второго экскурсионного сезона).



22 апрельдә «Русская деревянная. Первая гора сто лет назад» дип исемләнгән экскурсия белән «Казан — инженер күзлегеннән» проектының яңа сезоны башланды. Экскурсияләрдән тыш, быел оештыручылар тематик лекторийлар да әзерләгән. «Шәһәр мохитен ничек өйрәнергә: теория һәм практика» дигән темага беренче чыгыш «Смена» үзәгендә 21 апрельдә узды, ә проект кысаларында Казандагы корылмаларның үзенчәлекләре хакында барлыгы дүрт лекция планлаштырылган. Аларда Кекин йорты да, «Кольцо» үзәге дә, башкалар да тикшереләчәк. Сезон башланыр алдыннан «Инде» «Казан — инженер күзлегеннән» проектының координаторы Лилия Кәлимуллинадан экскурсияләргә тарихи шәһәр мохите турындагы бик билгеле булмаган җиде факт аша ачыклама бирүен сорады.

«Казан — инженер күзлегеннән» — туган якны өйрәнү юнәлешендәге мәгърифәтчелек проекты, ул шәһәр төзелешен корылмалар, технологияләр һәм төзелеш материаллары тарафыннан өйрәнүне күздә тота. Казан төзелеш-архитектура университетын тәмамлаган экскурсовод Айрат Баһаветдинов — «Шухов ни уйлап тапкан» китабы авторы — дүрт ел элек Мәскәүдә, аннары Петербургта экскурсияләр оештырып җибәрә. 2017 елда проект Казанда ике тематик сәяхәт — «Шәрык дине һәм Европа төзелеш сәнгате. Казан мәчетләре» һәм «Кремль — инженер күзлегеннән» экскурсияләре белән ачылды.

Казан трамваена ничә яшь?

Электр көче белән хәрәкәтләнә торган тәүге трамвай Казанда 1899 елда йөри башлый (чагыштыру өчен: Россия империясендә андый беренче трамвай 1892 елда Киевта пәйда була). Моңарчы шәһәрнең тимер юллары буйлап конка — ат җигелгән вагон йөри. Конка электр куәтле вагоннардан 30 ел чамасы элегрәк барлыкка килә — 1870 елның 1 гыйнварында элемтә юллары министрлыгы отставкадагы штабс-капитан Петр Панаев проектын хуплый. Шул вакытта эш кайный башлый: шәһәрдә булачак юллар өчен урын ачыла, Урал заводларында рельслар сатып алына. Беренче линия Проломная (хәзерге Бауман) урамыннан Ерак тамак (Бишбалта бистәсендә Идел буендагы пристань). «Бу бөек вакыйгага һава торышы да уңай килә, — дип яза Казан газеталары. — Тимер юл маршруты узган бөтен Земская дамба (хәзерге Киров дамбасы) буйлап төрле төстәге флажоклар элеп чыгылган иде».

Атлы тимер юл 25 ел хезмәт итә. Аннары вагоннарны электр көченә көйлиләр. Трамвайларның үзәк станциясен 1898 елда Кабан буенда төзиләр. Беренче электрлы трамвай рельслар буйлап бер ел соңрак, 1899 елның 18 ноябрендә йөреп китә. Акрынлап Казанда 36 трамвай вагоны хезмәт күрсәтә башлый. Алар әллә ни зур булмый, акрын йөри. Тәүге трамвайларның бер үрнәге — «Империал» — Назарбаев (элекке Эсперанто) урамында ачык һавада күргәзмә рәвешендә куелган.

Сандецкий утарында һәм Татарстан Язучылар берлеге бинасындагы чүкелеп эшләнгән бизәкләр кемнең хезмәте?

Казанның төп тимерче осталары шәһәрдән берничә чакрым читтә, Чабакса авылында яшәгән. XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Казан губернасында гына түгел, бөтен Идел буенда танылган тимерчелек үзәге шунда урнашкан. Чабакча тимерчеләренең хезмәт җимешләрендә күзгә ташланып торган хасиятләргә күләмлелекне, «тере» бизәк тойгысы булдыруны, чабаксалы осталарның күп кенә эшләнмәләрендә үзенчәлекле «тамга» — спираль рәвешендәге күркәчек кебек бизәк булуны кертергә мөмкин. Заманча сәнгати тимерчелектән төп аерма — металл детальләрнең эретеп ябыштырусыз гына тоташтырылуы.

Чабакса осталарының иҗат җимешләре хәзер тулысынча диярлек Татарстан Язучылар берлеге (Мөштәри ур., 14), музыка мәктәбе (Жуковский ур., 14) биналарында һәм Сандецкий утарында (К. Маркс ур., 64) сакланган, ә менә Кекин, Пор йортларында һәм Карл Маркс, Щапов, Горький, Тукай урамнарындагы XIX гасырга караган башка күп кенә биналарда, ни кызганыч, чүкеп ясалган бизәкләр югалган яки заманча күчермәләре белән алыштырылган.

Чабакса осталары турында риваять яши: Гребенщиков фамилияле бер тимерче гражданнар сугышы вакытында кайдадыр Казан тирәсендә (ә бәлки, Чабаксададыр, ә бәлки, Казанның үзендәдер — кем белсен!) үзенең калыпларын күмеп куя. Ул шулар ярдәмендә бик нәфис яфракларны чүкеп ясаган булган. Күрәсең, чит-ят кулларга эләкмәсен яки юкка чыгарылмасын өчен, бу тимерче осталык серләрен Казан җирендә яшереп калдырырга карар иткәндер.

Тимерчеләрнең күбесе гражданнар сугышында башын сала, ә Бөек Ватан сугышында Чабакса алачыкларында лазарет өчен караватлар ясаганнар. Шуңа күрә осталарның эше сугыштан соң акрынлап тәмам туктый, югала, тимерче алачыклары нигезендә арба ясау заводы ачыла, ә элек тимерчеләрне укыткан һөнәрчелек мәктәбендә тракторчылар әзерли башлыйлар. Хәзер инде тимерче алачыклары җимерелеп беткән. Ярымхәрабә хәлендәге һөнәрчелек мәктәбе генә сакланып калган, ләкин анысы да хәзер шәхси милек, димәк, киләчәге караңгы.

«Әкият» курчак театры бинасы архитекторын нәрсә илһамландырган?

Архитектор Светлана Мамлеева проекты буенча төзелгән «Әкият» театры — автор тарафыннан яңа корылмада җирле элементлар кулланып ясалган заманча архитектураның бик сирәк үрнәге. Казан архитектурасы белән аз-маз таныш һәр кеше курчак театрында Кекин йорты — архитектор Генрих Руш проекты буенча 1904 елда төзелгән эклектика стилендәге кунакханә бинасы чалымнарын күрә алыр, аерым алганда, фронтонның күчермәсендә (өчләтә зурайтылган рәвештә!) һәм готик тәрәзәләрдә.

Чын тарихи агач йортны Казанда каян эзләргә?

Катанов тыкрыгындагы Арбузов музей-йорты — Казанның XIX гасырда төзелеп, тышкы яктан да, эчке яктан да һичкайчан үзгәртеп корылмаган (хәтта оригинал бизәлеше дә сакланган) бердәнбер агач йорты. Әлеге йорт модерн өслүбендә төзелгән, архитекторның исеме билгесез.

Тыкрыкта өч кенә агач йорт бар, инкыйлабка кадәр алар һәркайсы Ольга Ивановна Ижболдина милке булган. Бу йортлар кунакханә итеп файдаланылган, шәһәр халкы һәм мөсафирлар өчен вакытлы торак булып хезмәт иткән. 1916 елда йортны булачак академик, химик-органик Александр Ерминингельдович Арбузовка арендага бирәләр, ул анда 1968 елга кадәр яшәргә кала. Соңыннан монда аның музей-йортын ачарга карар кылына. Әнә шуның бәрабәренә генә бу йортны беренчел рәвешендә саклап калырга мөмкинлек туа.

Казанның заманча биналары ни белән кызыклы?

Казандагы заманча архитектураның тышкы күренеше турында бәхәсләр тынмый, ләкин шулай да чын-чынлап кызыклы биналар юк түгел. Мисал өчен, «Кольцо» сәүдә үзәге фасадындагы 22 метрлы боҗра рәвешле корылманың авырлыгы 20 тонна тәшкил итә. Ә «Кристалл» торак комплексы Россиядә рельеф күчеше 30 метрга кадәр җиткән һәм йомшак туфракларда (өлешчә хәтта өеп ясалган җирдә) төзелгән шундый зурлыктагы бердәнбер бина. Аны төзегәндә, хәтта Германиядән белгечләр чакырып киңәштеләр.

Испан архитекторы Хосе Асебильоның «Барселона» торак комплексы проектын тормышка ашырганда, һәр үзгәреш өчен җан талашырга туры килә. Эш шунда ки, архитекторның ватанында стандартлар һәм нормативлар безнекеннән аерыла — Испаниядә Россиядәге кебек кышлар юк, инсоляция күрсәткечләре дә бөтенләй башка. Әзер бинада казанлылар сигезәр метрлы аралыкларны алты метрлы итеп кыскарта, артык зур терәк колонналарны һәм калын катара түшәмәләрне кечерәйтә. Нәтиҗәдә, йорт тышкы яктан да шактый үзгәреш кичерә, дөресме-түгелме, архитектор бер дә канәгать калмаган, диләр.

Ни өчен Кремльдә манараларның түгәрәге дә, шакмаклысы да бар?

Казан Кремле — XVI гасыр уртасындагы рус фортификациясенең типик һәйкәле. Кирмәндәге манараларның күбесе түгәрәк формада, чөнки һөҗүмнән саклану өчен шулай кулайрак та. Физика кануннары буенча, түгәрәк манарага 90 градуслы почмактан атып эләктерү мөмкин түгел, шуңа күрә корылмага бик аз зыян килә. Шакмаклы манара белән бер үк мәйданга ия түгәрәк манарада периметр кыскарак, димәк, төзелеш материалы да азрак таләп ителә. Түбән ярустагы пичураларга (кальга диварларында ату өчен уемнар. — «Инде» иск.) түфәкләр (тюфяк) урнаштырыла. Картечь белән атып, дошман гаскәренә җитди зыян сала торган, якыннан сугыш өчен кулай тупларны әнә шулай дип атаганнар. Түгәрәк манаралар һәрвакыт кирмәннең почмакларында төзелә — шул рәвешле мөмкин кадәр киңрәк мәйданны күзәтү, утка тоту тәэмин ителә. Шакмаклы манара саклану максатына хезмәт итми, аны шәһәргә кереп-чыгып йөрү өчен файдаланалар.

Казан мәчетләре Якын Көнчыгыштагылардан кайсы ягы белән аерыла?

Инкыйлабка кадәр төзелгән мәчетләр мөселман булмаган архитекторлар тарафыннан эшләнгән. Әйтик, Борнай мәчете манарасын коручылар — гомумән диннән ерак мимар Лев Хрощоновский и епархия архитекторы Федор Николаевич Малиновский (Карл Маркс урамындагы Бөек җәфа чигүче Варвара чиркәве проекты авторы да әле ул). Нәкъ менә шуңа күрә бу өлкәне тикшерүчеләр архитектурада рус һәм татар мотивларның үзара керешеп китүен күрә. Мәсәлән, Петр һәм Павел соборының йөзем тәлгәше рәвешендәге бизәкләр белән нәкышләнүе һәркемгә мәгълүм. Шундый ук мотивларны без Әҗем мәчете фасадындагы капительләр нигезендә дә, Мәрҗани мәчетенең эчке бизәлешендә дә очратабыз. Шул ук вакытта йөзем тәлгәше — исламдагы дини архитектура өчен гаять ят элемент.

Рус мимарлары мөселман дини архитектурасының гомуми элементларын да, җирле үзенчәлекләрне дә бик нечкә тоемлаган. Мәсәлән, Мәрҗани һәм Апанай мәчетләренең койма баганалары Болгардагы манаралар үрнәгендә ясалган. Шундый ук образ Печән базары һәм Солтан мәчете манараларында да чагылыш таба. Ләкин шунысы иң мөһиме — Казанның барлык тарихи мәчетләре Урал буе һәм Идел буендагы мәчетләрнең һич тиңе булмаган структурасын кабатлый: аларның күбесендә манаралар бина түбәсенә корылган (андыйлар Төркиядә дә, Мисырда да очрамый).

Совет чорында мәчетләр чиркәүләргә караганда азрак зарар күрә. Казанда таш мәчетләрдән Татарстан урамындагы Казаков мәчетен генә җимерәләр (1975 елда), анысы да дин белән көрәшү кампаниясе кысаларында түгел, «хуҗалык ихтыяҗлары» аркасында. Манарасыз мәчет биналары төзелеш ягыннан дөньяви архитектура биналарына якын була, шуңа күрә аларны халык хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен күбрәк җайлаштыралар.

Фото: kraevushka.livejournal.com

Тәрҗемә: Илгизәр Зәкиев