Burger
Татарстан — инженер күзлегеннән: яңа туристлык маршрутлары өчен 6 идея
опубликовано — 08.05.2018
logo

Татарстан — инженер күзлегеннән: яңа туристлык маршрутлары өчен 6 идея

Сармандагы бакыр рудник, Кукмарадагы Шухов манарасы һәм республиканы яхшырак белү өчен башка сәбәпләр

На «Инде» очередной текст на татарском языке. На этот раз мы перевели материал, приуроченный к прошлогоднему запуску в Казани серии экскурсий «Глазами инженера», в котором основатель проекта Айрат Багаутдинов рассказал о шести интересных с точки зрения инженерии объектах республики. Также на татарском языке на «Инде» можно прочесть тексты о фантастике в татарстанской литературе, исторических кладбищах Казани, истории татарской архитектуры и татарстанского кино, новой биографии Ленина, женских именах в городской топонимике, классической музыке и деятельности НИИ «Прометей».


Февраль аенда Татарстан башкаласында «Казан — инженер күзлегеннән» проектының беренче экскурсияләре узды. Тәүге очрашуда Урта гасырлар рус фортификациясе тарихи һәйкәле буларак — Кремль хакында, ә иртәгәсе көнне татар мәчетләренең үзенчәлеге һәм аларның Россия һәм дөньякүләм архитектура контекстындагы урыны турында сүз барды. Әлеге проектны башлап җибәрер алдыннан, «Инде» аның авторы — Казан төзелеш-архитектура университетын тәмамлаган, «Шухов ни уйлап тапкан» китабын язган, «Инженер күзлегеннән» проектына нигез салган экскурсовод Айрат Баһаветдиновтан Татарстанда тагын нәрсәләргә игътибар бирергә мөмкин икәнлеге турында фикерләре белән уртаклашуын үтенде.


«Казан — инженер күзлегеннән» — туган төбәкне өйрәнү юнәлешендәге мәгърифәтчелек проекты, ул шәһәр төзелешен корылмалар, технологияләр һәм төзелеш материаллары ягыннан өйрәнүне күздә тота. Айрат Баһаветдинов өч ел элек Мәскәүдә, аннары Петербургта шундый эчтәлектәге экскурсияләр оештырып җибәрә, ә соңгы берничә айда проект командасы Казанда экскурсияләренә маршрутлар әзерләде (Әлегә ике экскурсиягә узды: «Шәрык дине һәм Европа төзелеш сәнгате. Казан мәчетләре» һәм «Кремль — инженер күзлегеннән»). Киләчәккә планда — Татарстан буйлап ял көне турлары булдыру һәм эшләтеп җибәрү.



Кукмарадагы Шухов манарасы

Казаннан ераклыгы — 155 км

Татарстан территориясендә инженер Владимир Григорьевич Шухов системасында биш манара төзелгән. Болар Шаболовкадагы телебашняга тиңдәш ныклы һәм җиңел, шундый ук челтәрле корыч корылмалар. Аларның өчесе әле бүгенгәчә Казан дары заводында, берсе — «Казан җитене» комбинатында (бу оешма сакланмады), тагын берсе, 1927 елда төзелгәне исә, Кукмарадагы киез итек-киез комбинатында басып тора. Бу — гомумтиптагы проект, ләкин әлеге сыйфат челтәрле корылманың бар шәплеген һич кире какмый. Беренчедән, ул — бик арзанлы, икенчедән, озын гомерле конструкция. Былтыр башняга 90 ел тулды, аңа бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган, шул ук вакытта килеш-кыяфәте дә бик шәп, суэтем башнясы булып хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Дөрес, бүген инде ул җитештерү ихтыяҗларын тәэмин итми, заводның ашханә һәм бәдрәфләренә генә су бирүгә хезмәт итә.

Тарихи ядкәр буларак кыйммәтеннән кала, Кукмарадагы Шухов башнясы бик яхшы педагогик үрнәк тә булып тора: ул XIX−XX гасырлар чигендә Россиядә инженерлык тармагының чәчәк ату тарихын ачык күрсәтеп, патриотизм тәрбияли. Моннан тыш, әлеге манара Кукмара өчен территориаль үзбилгеләнеш формалаштыру ягыннан да әһәмияткә ия. Тарихи күзлектән караганда, Кукмара — нигездә авыл хуҗалыгы төбәге булган республиканың сәнәгать үсеш алган сирәк калаларыннан. Анда рудниклар һәм заводлар эшләгән, шул исәптән бүгенгәчә сакланган киез итек фабрикасы да. Шунлыктан җирле хакимияткә сәнәгый туризм тармагын үстерүгә игътибар бирергә кирәк, ә бөтен Ватаныбызга һәм хәтта чит илләрдә лә да билгеле Шухов башнясы бу мәсьәләдә бик шәп ярдәмче булачак. Моны завод директоры да аңлый, ул комбинат территориясендә ачык һавадагы сәнәгый музей булдыру эшенә алынган: күптән түгел башня янында инкыйлабка кадәр ясалган «күперле кран» да урнаштырып куйганнар.

Сарман бакыр руднигы

Казаннан ераклыгы — 290 км

Сәяхәтче, капитан Н.П. Рычков (1760 һәм 1770 елларда Пермь, Вятка, Оренбург һәм Казан губерналарына сәфәр кыла) хатирәләренә күрә, Татарстанның көнчыгышында җир астыннан бакыр чыгару эше XVII гасыр ахырларында башлана. Минзәлә елгасы буйлап берничә мәгъдәнлек булган, безнең көннәргә кадәр Сарман авылы янындагысы аеруча яхшы сакланып калган. Аның иң ихтимал яше — 250 ел, озынлыгы — ике километр чамасы. Беренчедән, бу тарихи һәйкәл үзенең яше белән игътибарга лаек. Икенчедән, теләсә кайсы җир асты корылмасы — метро булсынмы ул, катакомбамы — һәрвакыт инженерлык ягыннан кызыксыну уята, чөнки җир астында төзелеш эше катлаулы һәм моның өчен билгеле бер осталык кирәк. Сармандагы ата-бабаларыбыз бу мәсьәләне бик тапкыр хәл иткән: алар гөмбәзле аркасыман тоннель салган (Гадәттә, шахталар ясаганда турыпочмаклы юллар ярып, туфракны тотып тору өчен агач ныгытма корылганын күрергә күнеккәнбез). Кызганыч, рудникка керү җиңел түгел: шахта тишекләре бу максатта көйләнмәгән, җимерү куркынычы тикшерелмәгән, мәгъдәнлеккә юламансыз гына төшү куркыныч. Ләкин бу проблемаларны республика хакимияте әллә ни авырлыксыз хәл итә алыр иде. Моның өчен стимул да бар — популярлык казанырга сәләтле яңа туристлык юнәлеше булдыру.

Романов тимер юл күпере

Казаннан ераклыгы — 57 км

10 ел элек Идел аша Романов күперенең (башка исеме — Зөя күпере) 1910 елдан калган оригинал кисәкләре алыштырылды, шуннан соң инде аны тарихи һәйкәл түгел, ә яңа корылма дип санау дөресрәктер. Әлбәттә, инженерлык корылмасы бүгенге көн таләпләренә җавап бирергә тиеш, һәм кешеләрнең тормышы, иминлеге турында сүз барганда, аны саклап калыр өчен көрәшү урынсыз. Шулай да Новосибирскида моңа тиңдәш күперне үзгәртеп корганда, аның бер аралыгын саклап калалар һәм хәзер яр буендагы шәһәр паркында 150 метр озынлыктагы музей ядкәре урын алган. Романов күперен үзгәртеп корганда башкача эш йөртүләре кызганыч анысы.

Әмма күпер хәзер дә мемориаль кыймәтен югалтмый, ни дисәк тә, Россиядә иң өлкән яшьтәге тимер юл күперләренең берсе ул. Күп кенә Транссебер магистральләре белән чагыштырганда, корылышы ягыннан да шактый кызыклы, Аны Россиянең легендар инженеры, рус күпер төзү мәктәбенә нигез салучыларның берсе, төзелеш материалларын сынау һәм стандартлаштыру өлкәсендәге кабатланмас үз теориясен булдырган Николай Белелюбский проекты буенча корганнар.

Печищидагы геологик киселеш

Казаннан ераклыгы — 49 км

Геологик киселеш, бер карасаң, антропоген (кеше кулы булдырган) түгел, ә табигый күренеш, шунлыктан инженерлык күзлегеннән бернинди дә кызыксыну уята алмый кебек. Ләкин Печищидагы киселеш ким дигәндә өч сәбәп аркасында тиңдәшсез санала. Беренчедән, анда Казан Кремлен һәм Зөя соборларын төзү өчен кулланылган известьташны күрергә мөмкин. Еш кына кешеләр төзелеш материалларының каян алынганын аңламый, шуңа күрә Печищига экскурсия — моны тәгаен күрсәтү өчен бик шәп форсат. Икенчедән, тау итәкләрендә XIX−XX гасырларга караган, хәрабә хәлендә саклануга алынган таш эшкәртү мичләре бар. Билгеле бер күләмдә тырышлык куеп, төзелеш материалын ясау технологиясен кире торгызырга да булыр иде. Өченчедән, мәгарәләрдә томалап куелган яшерен штольнялар бар, дип сөйлиләр, аларны ачып, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгәндә, туристларга күрсәтергә мөмкин.

Казан белән Бөгелмә арасында төзелеп бетми калган тимер юл

Көньяк Урал белән РСФСРның үзәк өлешен тоташтыру өчен 1930 еллар ахырында планлаштырылган тимер юлны 1940 елда сала башлыйлар. Беренче этапта рельслар Дәрвишләр бистәсе белән Кама яр буен тоташтырыр дип ниятләнә, икенче этапта — Чистай белән Бөгелмәне, ләкин Бөек Ватан сугышы башлангач, төзелешне туктатып торалар, тик Җиңүдән соң проектка әйләнеп кайтмыйлар. Бер еллык эш нәтиҗәсе буларак, инешләр, җир асты сулары өчен тимер-бетон торбалар һәм юл өеме генә сакланып калган. Бу объект төрле ташландык урыннар, хәрабәләр романтикасын сөючеләр өчен кызыклы булачак.

Алабугада болгар кальгасы калдыклары

Казаннан ераклыгы — 210 км

Мәскәүдә, Петербургта һәм хәзер инде Казанда да «Инженер күзлегеннән» проекты экскурсоводларын гадәттәгечә кызыксындыра торган тема — саклану корылмалары. Казандагы тәүге экскурсиянең Кремльдә — XVI гасыр уртасына караган рус фортификациясе һәйкәлендә узуы да юкка түгел. Алабугадагы шәһәрчек — Болгар чоры фортификациясеннән сакланып калган бик аз санлы һәйкәлләрнең берсе. Ул үз чоры өчен типик корылма, шуңа күрә дә үзенә күрә үрнәк булып тора. Монда табигый рельефны саклану максатларында куллану да, почмакларда дошманга төрле яктан ату мөмкинлеге биргән, һөҗүм вакытында каршы тору ныклыгын тәэмин итә торган түгәрәк манаралар корылу да — барысы да әһәмияткә ия. Экскурсия вакытында шул чордагы технологияләр һәм төзелеш материаллары турында фикер алышырга, Урта гасырларда шәһәрләрне камап алу сценарийлары турында әңгәмә корырга мөмкин.

Иллюстрацияләр: Таня Черногузова